Логотип Казан Утлары
Шигърият

Хатлар язар идем

Хатлар язар идем дә бит сиңа. Почтальоннар илтеп бирмәсләр. Вер туйганчы сөйләшәсе килә. Бирер идең миңа киңәшләр. Адресыңны белмим. Ичмасам, мин Чәчәк илтер идем үзеңә. Әрнетәләр җанны кайчакларда, Мохтаҗмын шул. эткәй. Бик мохтаҗмын, Җылы бөркеп торган сүзеңә. Каһәр суккан Сугыш бутады шул. Адресларны бик нык бутады Везнен өчен хатлар йөрсәләр дә. Сезнең өчен хатлар тукталды Бик кыенга туры килгәндә дә Түзәбез без. Әткәй, дәшмибез. Күңел һаман үзенекен итә. Гел өметләр белән яшибез. Көтеп яшәве ул Көтмәгәнгә Караганда аргык тоела. Резедалар утызынчы язын Каршыларга инде җыена; Көтеп яшәүләре кыен ла. Син кайтырсың кебек бу елда. Ирдәй ирләр Сашка бүрек кигәннәр Барсы да ир булмыйлар. Ир кешенең ирлеген Утта-суда сыныйлар. Чын ир кеше, билгеле. Сабыр булыр, көйрәмәс. Әйткән сүзе бер аның, Ике тапкыр сөйләмәс. Ирдәй ирләр һәр җирдә Хаклык өчен таш ярыр. Ир кешенең ирлеге Бишектән үк башланыр. Ир-егетләр ир булса, Булмый алар җилкуар. Ирдәй ирләр һәр җирдә Җиң сызганыр, бил буар. Ирдәй ирләр давылда Бөгелмәс һәм сыгылмас. Дошманнары алдында. Үлсә үләр, егылмас. Шатлык һәм кайгы Йортына яу килгәндә, Күршең билен бумаса, Кайгы туйга җыена, Шатлыкларың елаша. Кайгы авыр аяклы, Аска тарта иңнәрне. Оча кеше кош булып. Килсә шатлык җилләре. Шатлык шатлык инде ул. Менә зәңгәр күкләргә. Аны кеше бергәләп тә. Ялгызы да күтәрә. Ә кайгыны беркем дә Күтәрелми бер үзе. Чөнки кайгы төбендә Ята елан мөгезе. Син әгәр дә кешегә Кояш китерсәң башлап. Бәхет кошың беркайчан Китмәс ул сине ташлап. Кыпычым—яманнарга Мин колы да, солдаты да Түгелмен «аллаларның». Кемгәдер таш аттырырга Яраннар ялламадым. Вак җанлы адәмнәр белән Итмәдем алыш-биреш. Яраттым җирне, күкләрне Саф килеш, аек килеш. Очраса юлда эт, бүре, Юк, кире чигенмәдем. Дошманым кылыч селти дип, Булмады иелгәнем! Юл биргәннәргә юл бирәм. Кул биргәнгә кул бирәм. Тәкәббергә мин тәкәббер, Кулда корыч дилбегәм. Кешегә, җиргә, дөньяга Изгелек кылганнарга Табынам аллам итеп мин, Кылычым — яманнарга! к У.» м I. 65 Базы буе бөдрә тал Базы буйкайлары. Эй, бедра тал, Базы буйкайлары куаклык. Күңелләрне суыталмый икән Вакыт белән ара ераклык. Юлда йөреп. Рәхәт кыен күреп. Чәчләргә чал кергән, арылган. Тик шулай да Мине туган ягым Онытмаган, Бик нык сагынган. Әллә кайчан. Чаналарга салып, Алып киткән чакта юлларым, Елмайгандыр дөнья. Мин көчле дип. Олактырам диеп ир җанын. Сагынырдайларны онытмыйлар, Кайталмыйча ятып калса да. Ирдәй ирләр түзә барысына, Утны-суны кичә, таш яра. Андыйларның кайта исемнәре. Мәңге үлмәс данга төренеп. Исемең дә булсын исәннәргә Горур басып җирдә йөрерлек. Базы буйкайлары. Әй, бөдрә тал. Чабаклары уйный таң белән. Сиңа булган кайнар мәхәббәтем Малай чагымнан ух кабынган. Базы буйкайлары, Әй, бөдрә тал. Үткәнеңнән үзең гыйбрәт ал! Шагыйрьләр килгән авылга Шагыйрьләр килгән авылга. Өр-яңа шигырь алып. Шыгрым тулы урыннар, Ни әйтер икән халык. Утырмый алар бу залда Кызык һәм мәзәк өчен. Сыный ул олы накалда Шигырьнең тарту көчен. Юк монда тамак аралау, Шаккатмый исемеңә. Гөнаһны дуслык хакына Теләми кичерергә. Төсләрне таный, күрә ул. Чүп-чарны ата читкә, Халык ул шагыйрь, олы дип, Әйтмәгән Тукай тиккә. Селкенми тыңлый шигырьне Бер җан, бер кеше булып. Кайчакта ташып чыга ул Ярлары аша тулып. Ә кайчак Шигырь белән зал Тоташа алмый сүнә. Пегаслар төшә әйләнеп, Пегаслар ятып үлә! Әнкәем минем Шатлыкларым минем — синең шатлыгың, ә кайгыларым — синең дә кайгың. Балам, балам дип, йөрәгең синең күпме сызлаган. Йөзендә гүя — дөнья картасы, укып бетмәслек — тирән сызмалар. Әнкәем минем! Кара чәчләрең — ап-ак сөт кебек, аяз күк кебек — тора җемелдәп. Бу алтын куллар күпме оеклар, күпме бияләйләр кидергән безгә бәйләп, егерләп, Әнкәем минем! Кулыңнан синең җир исе килә, күпме изгелек кылган ул җиргә. Сабый чагымнан — син минем күгем. Дөньямны көйлим, матурлыйм диеп гомер буеңа яндың да көйдең. Әнкәем минем! Син яккан уттан күпме җылылык, күпме көч алдым. Ләкин аларны үземә түгел, мин кешеләргә өләшә бардым, Әнкәем минем! Бер ләйсән яңгыр нихәтле шифа китерсә җиргә! Бер елмаюың — шул яңгыр кебек, көч бирә миңа, күңел кошымны төшерми җиргә. Әнкәем минем! Белем мин, белам, балам кайтыр дип, мичең ягулы, ашың салулы. Көтәсең иртән, көтәсең кичен, белмисең бер дә ару-талуны. Әнкәем минем! Аллаларга тиң, хөрмәткә лаек җир йөзендәге барлык аналар. Чөнки мин белә.м, аналар җаны гел изге утган гына яралган. Әнкәем минем! Йөрәк Читлек эчендәге арысландай Тыпырчына йөрәк. Әй мөкатдәс, олы, якты дөнья, Борчылырга өйрәт. Сөйләсәләр, әйдә сөйләсеннәр. Миңа кагылмый, дип, Тыныч кына, борчулардан читтә Йөрүче дә бар бит. Яхшы белән яман буталмасын. Бутаучылар булыр. Түбәнлектән саклана күр берүк. Бул, йөрәгем, горур! Сынап карый Севастополь ярларына Юл тота безнең кораб. Сапун тау итәкләренә, Бастионнарга карап. Көлешеп бара идек без, Җырлашып бара идек. Күкрәккә диңгез һавасын Тутырып ала идек. Кузгалды көчле дулкыннар. Ишелеп килә өскә. Штурман безнең гәүдәне Аудармый тота көчкә. Су чыга аяк астына. Батабыз кебек тоела. Юк, сынап кына карый ул... Куркакның җаны коела. IIIIIIIIIIHIIIII