Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хатлар

Афзал Шамовка 4 август. 1943 ел Эх, малай, Әбҗәлттин, Әбҗәлттин!1 Сагынуның әче шәрабын мин дә касә тутырып эчәм аның, малай, шуңа курә мин сине больше чем аңлыйм. Кайвакытта, малай, әйтергә оят, тамак телләре кытыкланып китә. Беразга гына булса да кайтып килергә мемкин булса, Казан каласына дүрт аякланып керер идем, яңа солдатский чалбарым буяла дип тормас идем. Менә ничек, малай! Ләкин сезнең хәл — җәннәт, минеке белән чагыштырганда... Җәннәт кенә дә түгел — рай. «Ник!» дисең инде син. Кайтам дисәң, кайтаручысы бар, ара якын, аннан, ни әйтсәң дә, үз кешеләр. Это много значит. Мин бит җиде ят арасында. Җитмәсә, үзем — певец, үзем — җнец, үзем — в дудку игрец. Безнең икенче литературный сотрудник каләме әлифне таяктан гына аера. Бетен авырлык миндә — терпи минем бөкре. Ә Клиблинең - телен беләсең... Аннан ул гаҗәп кызык политика тота: бернәрсә дә эшләми, буквально бернәрсә дә; бер җөмлә әйбер язмый, бер кәлимә тәрҗемә итми. Аның бөтен эше — макет оештыру, ул да чиле-пешле. Калган вакытын я йоклап, я авырып, врачларга йөреп үткәрә. Мин макандировкага3 киткәч, алар бер газета чыгарганнар. Укып карау өчен җибәрәм. Аяк мәкалә4 — аның тәрҗемәсе. Клибли, малай, туйда [—] 6 . Ләкин аның да бер яхшы ягы бар: ул бер эшкә дә тыгылмый, ягьни мешать итми — шул ягы җөдә (үзбәкләрнең «бик» дигән сүзе) яхшы. Алты ай дигәндә звание кундырдылар — младший лейтенант. Аңа да бик канәгать — акчасы бар. Аннан минем хәлне беләсең бит син. Синеке белән чагыштырып булмый — җәяүле6 идем бит мин. Менә шулай. Пауза. Болай, барысын бергә җыеп алганда, ничего торабыз. Берничә (!) хикәя яздым. Берничә ай эчендә бит, ә элек ничәме елга берәү дә язылмый иде. Материал бар да, тынычлык җитеп бетми. Ни әйтсәң дә, сугыш бит инде. Мин сезгә бернәрсә дә җибәрә алмыймг , чөнки язганнарым санаулы. Миңа гел тәрҗемә белән (русчадан татарчага һәм киресенчә) шөгыльләнергә туры килә. Әгәр син җибәрә алсаң, бик яхшы булыр иде. Ласипедь дигәнең кайтты шикелле инде. Ул аны илтеп бирә алмагандыр, бездә тора торгандыр. Ләкин аның тәгәрмәче өчен9 синнән (синнән бигрәк, Гадиләдән уңайсызланып торам. Сугыш бетеп, исән-сау калсак, җайларбых Үзең син берәр хикәя яздыңмы, ә! (-] Менә шулай, малай, ят-чит җирләрдә, тәмсез су эчеп, бомбалар сызгыруы астында, кайчан муены сына инде бу Гитлерның дип, өмет белән яшибез. Тагын берәр елга түзсәк, шаять, очы-кырые күренә башлар иде инде. Гыймадига", А. Әхмәткә12 сәлам! Дусларча сәлам белән ИБРАҺИМ. 1 Ә 6 җәлттин — Әфзалетдин, Афзал Шамов; гади халыкча әйтелеш. Ибраһим Гази мине шулай атап йөртә иде. Моның кыска гына тарихы да бар. Утызынчы елларның башында ул, минем квартирага килгәч, әнинең миңа Әбзәлеттин дип эндәшүен ишетте дә, моны бик ошатып, мине шулай атап йөртә башлады, тик «э» хәрефен «җ» белән генә алыштырды. (Афзал Шамовка адресланган хатлардагы искәрмәләр Афзал ага тарафыннан эшләнде. Журнал редакциясе.) ) атланып киләләр. Ничек булса, шулай булды, ләкин жатың килде — рожмет! Кырым шәһәрләренең борееннан агачтагы чәчәкләр санынча, бетнең андагы ф ИБРАҺИМ ГАЗИНЫҢ ЭДЭВИ МИРАСЫ ф -Г. X. Клеблееа; Баек Ватан сугышы елларында башта Кеньак фроит- Укранна фронтында чыккан «Сталин байрагы» исемле татар газетасы 9 сентябрь. 1944 ел Әбҗәлттин! Исәнме-саумы, малай! Синең 8 нче июльдә язган хатыңны 8 нче сентябрьдә any бәхетенә ирештем. Менә шуннан соң хат язарга ничек итеп каләм күтәрелсен инде! Ике ай бит! Ул ике ай эчендә мин Кырымнан Карпат тауларына кадәр килеп җиттем. Бер атна Казанда булып, хикәяләремә договор тезеп, хатынны-баланы кочаклап, Казанка буйларын әйләнеп килдем. Ә синең хатың килгән дә килгән. Карпат таулары арасында йөри хәзер синең абыең. Кичә генә Фәйзи 1 белән алгы сызыктан кайттык: тузан тулмаган тишек калмады, тирләп, сасып беттек. Мин хуҗа2 , ләкин хуҗаның хуҗалыгы гына юк. Без өйләнгәч, тен кыскарды — бетерделәр, яптылар3 . Алдагы көндә кайда эшләрмен — билгесез. Имеш, монда татарлар аз_ Инде, малай, хикәяләр язуга күчәргә дә вакыт иде. Сугышның очы күренә шикелле. Материал — муеннан! Вакыт бирелсә, әллә ниләр язарга мөмкин. [-1 Баян' Бухарестта хәзер. Аның адресы: 08739-4. Сәлам белән дустың. Р. S. Фәйзидән сәлам. Эх, күрешәсе иде бер! Менә сөйләшер идек. 1 Фәйзи — Әхмәт Фәйзи (1903—1958), шагыйрь, «Сталин байрагы» газетасының хәрби хәбәрчесе. 2 Мин хуҗа — Г. Клеблеев хезмәтеннән алынгач, И. Гази газетаның вакытлы редакторы итеп билгеләнгән иде. Сүз шул турыда бара. 3 Яптылар — газетаны чыгарудан туктаттылар. 4 Баян — Нур Баян (1905—1945), шагыйрь; Бөек Ватан сугышында һәлак булды. 21 ноябрь. 1944 ел Әбҗәлттин! Калын (!) җилкәңә атланып, муеныңнан кочып үбәм үзеңне! Элекке кебек, урамдагы исерек түбәләшүчеләрне аерып, милициягә илтергә яратучы батыр, таза, гайрәтле, куәтле, дәһшәтле (беттеме, әллә тагын бармы!) һәм добродушный Әбҗәл булсаң, бу наянлыгымны, шуклыгымны, шаянлыгымны (үзең сайлап куй!) гафу итәрсең. Иптәшләрне сагынып искә алганда, сине аеруча (48 ж. баш)1 юксынып, искә алам. Әллә бик озак заманнар тәрҗемә өстендә бергәләп «бөкре чыгаргангамы» (минеке һсман чыга да чыга!) һәм бергәләп «тирес башын» актаргангамы , әллә үзең шундый добродушный әдәм булгангамы, син минем күңелдә аерым (курсив) урын тотасың. ■Менә кызык!» — диярсең инде син. «Торыл-торып торҗәгун, исән торасыңмы! 40 яшькә җиткәч (40 бик тиздән! Ә синекен әйтергә дә куркам инде мин — цензура кызлары, куркып, хатны ташлаулары мөмкин!), кырыкка җиткәч, безнең Ибраһим гакыяга җиңеләйгән, ахры, үзенең иске дусларына мәхәббәт изһар итә башлады»,— диярсең. Теләсәң нәрсә әйт. Күңелдә барны яздым. Ммп, Карпат тирәсендә тау төшә, тау менә бераз йөргәч, пайтәхеткә чакырылып, 1 иче як руска3 бәрәңге ашарга озатылдым. Резерв дигән җан биздергеч җирдә бераз кыйналгач, 1 нче ак рустагы тастымалның4 бер почмагыннан барып тоттым. Тиздән, бәлки, сез безнең тастымалга кул (кул гынамы!) сөртә башларсыз. Теге немецлар өчен алган|мы!) орденың белән котларга рөхсәт ит. Инде сиңа орден тегеләй дә, болай да бирелергә тиеш, чөнки син — Шиһабетдин үгезе5 — газетагызда вол урынына эшләп килдең һәм күчеп-нитеп йөрмәдең, Ә 7 мимечны да плен алгач, берәр йолдыз (күктән алып булса да) бирәсе иде. Мин булсам, йолдызын да, аен да бирер идем сиңа. Анысы инде, малай, берәүгә йолдызы, ә синең белән миңа: «Йом күзең» — маңгаеңа сукканда чәчрәп чыкмасын. «Яшәсен аркадагы бөкре!» Тагын бераз үссә, айга да, йолдызга да барып тияр! Нәрсә булса да язасыңмы! Синең дәшми ятуыңнан курка башладым инде мин; дәшми-дәшмн торып, естәлгә, шалт иттереп, берәр роман чыгарыл саласыңмы инде син! Алдан ук әйтеп куям: кеиләячәкмен! Кенләячәкмен, ләкин сеенәчәкмен. Әгәр киде тагы очерклар тупламасы гына булса, шулай ук алдан әйтеп куям, минем кашлар җыерылган булыр. Ә күзләр күзлек остеннән ачулы карарлар. Кутуй •, язарга комачаулап, уң ягымда сейләнеп утыра. Сәлам язарга кыстый. ♦ Сәлам аңардан. Ярмәки ' сөйләнмичә генә сул ягымда утыра. Күзлеген әле сзла. әле - кия — кигәчме яхшырак күрә, салгачмы — әйтми. Я, бир кулыңны. Сау бул! Гыймаднга сәлам әйт. Абдуллага да сәлам күндер. Хат котел дустың — ИБРАҺИМ. Адресым болай; 482S1-A. 1 (4 8 ж. баш) — 48 пунктлы кара баш хәрефләр; типография билгесе, эре = хәрефләр белән җыярга кушу 1 «Т и р е с башын» актаргангамы — Татарстан китап нәшриятында безнең кул- “ га эшләнел бетмәгән әдәби әсәрләр, начар тәрҗемәләр еш кына килеп кергәли иде. Я Шундый кулъязмалар әстендә эшләүне без «тирес башын актару» яисә . -ирсетеп энҗе-мәрҗән эзләү» дип атый идек Бу очракта Ибраһим шуны искә ала. 3 1 иче ак руска—Беренче Белоруссия фронтына 4 Тастымалның — газетаның. Татар телендә чыккан «Кызыл Армия» газетасы = күздә тотыла. * ■ Шиһабетдин үгезе — бу исемнең до үзенә күрә тарихы бар Сабый ча- ~ гымда мине абыйларым үз яшемдәге күрше малайлары белән корәштерергә яраталар иде, хәтта сезештерәләр дә иде Олылар кушкач, җитмәсә, мактау сүзләре әйтеп, дәртләндереп, котыртып та торгач, без чын күңелдән бирелеп, күзләребездон утлар чәчрәгәнче тырышып сезешә идек Сеэештергоидә мине Шиһабетдин үгеэе дип атыйлар иде (әтием Шиһабетдин). Беряакыт мин, бала чагымны искә төшергәндә. моны Ибраһимга сөйләгән идем. Аңа, һәрторле шаянлыкны, уйнап-келеп сөйләшүне яратучы дустыма, бу җитә калды, шуннан соң ул мине кайвакытларда. бигрәк тә аоыр эш эшләгәндә, мәзәкләп. Шиһабетдин үгезе дип атый башлады "Кутуй—Гадел Кутуй (1903—1945). язучы, югарыда телгә алынган газетачың хәрби хәбәрчесе Беек Ватан сугышыннан соң хәрби госпитальдә яафат булды. 1 Ярмәки — Ярулла Ярмәкиея (1905—1968), журналист, шул ук газетаның редакторы. 14 январь, 1^45 вл Әбҗәлттин! Үзең язмагансың да, озын колаклардан мшегеп кенә белдем. Не хруша . erext Орден алуың түгел, әйтмәвең ие хруша! (_) Әллә минем хатлар барып җитми, әллә син хат яза белми башладың, һич кенә минем хаттагы мәсьәләләргә җавап азмыйсың. Нәрсә дә булса берәр нәрсә (мәсәлән, повесть, румаи! Тылдагыпар румаи язалар!) язасыңмы, әллә вак-төяккә чәчелеп бетәсеңме! Минем «Алар өчәү иде»ие укыдыңмы! Ник берәр сүз әйтмисең! Язучының күңеле мактау кете бит. каһәрең.- Минем планнарым зур, ләкин үзең беләсең: план — это люди, это мы с вами, е мин хәзергә «люди» түгел, ялюд» та түгел, о люди кушканны эшләп кенә нори торган бәндә... Бу сугышта йерү бик күп иәрсә бирде, малай: вакыт булса, хәзер хикеяие коймак урынына (коймакның хәзер еш пешмәгәнен дә искә алганда) птше- рер идем. Повестьлык та материал бар. Синең дә күптер инде хәзер, ә! Синең күкрәккә берәү (котлы булсын!), күршесендә тагын ике урый әзер — кетеп торалар. Яшәсен киң күкрәк! Гынмадига, Абдуллага сәлам сөйлә. Минем моннан элек сиңа мәхәббәт иэһар итеп язган хатымны алдыңмы! Ниж җавап язмыйсың! Кара әле, Өбҗәл, ходай язып. Казан каласында, синең, я минем бүлмәдә (шкафтан китаплар карап тора!| очраша капсак, московсинн-особынны естәлгә утыртып [кызыл-мызып бер якка китсен, интеллигентлар һам кызлар эчемлеге!), бер рәхәтләнеп сыйланыр идек, ә!1 Я, хуш! Мә минем ябык кулны! Дустың ИБРАҺИМ, 1 Не хруша— не хорошо. 2 Ру ман — роман. Соңгы ике сүзне, гадәтенчә, шаяртып әйтүе. ’...сыйпаныр идек — Ибраһим градуслы эчемлекләрне бервакытта да эчмәде. Бу аның: иЭчмәүчеләрдән булсак та, явыз дошманны тәмам җиңгәннән соң, Шатлыгыбыздан шулай да синең белән бер эчәр идек»,— дип язуы. Гаеплебез: Беек Җиңү көнен, бик олылап, күп мәртәбәләр искә алсак та, аны беркайчан да аракылы касәләр белән үткәрмәдек. Кыям Хисмәтуллинга 5 февраль. 1966 ел Кыям туган, мин сиңа инде әллә кайчан җавап язарга тиеш идем. Катокта шуып йереп салкын тидердем дә авырып яттым. Сәламәтләнгәч тә кулга каләм аласы килмәде. Бик арылган. Син оныттың дигән шикеллерәк упкә белдергәнсең. Хат язышмауны оныттыңга санаганда, син мине дә оныттың. Казанга килгәч, Ярмәки янына керәсең икән, минем янга — юк! Ләкин мин үпкәләмим. Ә сине онытканым юк, гел искә алам. Тәмәке те- тененә төренеп, тезеңне чәнчеп утырып торганың бер дә куз алдымнан китми. Ростовтан алып, Шахталар аша, Мелитопольләр, Карпатта, редакция әйберләрен саклап, ниндидер сарай чормасында кунуларыбыз, аннары соңгы Берлин, Потсдамдагы тормышлар һич куз алдымнан китми. Мине бик гаҗәпләндергәне — синең сөйләшмәвең. Синнән бит сүз алып булмый торган иде. Гел бер үзең утырасың: баш турында болыттай тәмәке төтене, тезне кочаклагансың, бармак арасында папирос. Ни уйлый бу кеше, ничек япа-ялгыз утырып тора ала — һич төшенә алмыйм. Инде Чирмешәнгә килгәндә, Чирмешән юлында мин бит уз иркемдә кеше түгел. Бригада. Кая алып барсалар, шунда барам. Сине мин уйладым. Шушы тирәдә Кыям тора бит. дим, сине яшел шинелең белән күз алдына китерәм, фуражка бераз кырын салынган, иреннәр җәелгән — елмаясың... Шул килеш син мәңгегә минем күңелдә калган. Ләкин хат алмаганга ничә еллар. Шушындамы ул хәзер! Кил дип чакырганы да юк. Барам дисәң, машина да юк. Шулар барысы бергә мине синең янга алып бармады. Аннары минем бер гадәтем бар — кешегә комачау итүдән мин, уттан курыккан кебек, куркам. Картая барган саен шушы тойгы миндә көчәя бара. Үз тормышыма килгәндә, «Онытылмас еллар» романының II китабын язып бастырдым. Озакламый русчасы басылачак. Аннары «Канатланыр чак» дигән бер повесть язып ташладым. Анысы быел март-апрель саннарында «Казан утлары» журналында чыгачак. Картая баруымны сизәм. Хәзер инде теге еллардагы кебек эшләп булмый. Җәйләрен дачада ятам. Бакча карыйм, чәчәк үстерәм. Җәйли Казанга килсәң. Язучылар союзына кереп, Лебяжье дигән җиргә ничек барасы дип сорашып, минем янга сугыл. Сөйләшеп утырырбыз. Автобус гел йөреп тора. Местный вокзал яныннан китә. «Казань — Зеленый дол» дигәнгә утырырга кирәк. Лебяжье дигән тукталышта төшеп каласың. Аннары уңга борылып, урман эчләп, балалар лагерьлары яныннан безгә. Сорасаң күрсәтерләр. Дача писателей дип сора. Билет бәясе (Казаннан безгә хәтле) 20 тиен. Фатих Хөсни исән-сау йөри. Ул да картая инде, чәчләре агарды, тамак аслары салынды. Ярмәкине гел күрәм. Пенсиядә булса да, эшләп йөри. Картайса да әллә ни бирешми әле. Миңа хат язарга уйлаганда болай язарсың: Казань, центр, а я, 12. Карчыгыңа сәлам диген. Мин аны рәтләп белмим бит. Казанга килгәндә бер күргән идем. Я, сау-сәламәт булып торыйк. Ибраһим. Кыям — язучының фронтовик дусты Кыям Хисмәтуллин. Га риф Ахуновка 4 декабрь. 1964 ел Гариф, китеп эзең дә суынып җитмәде (тышта — 30® суык булса да), артыңнан хат чыгып чапты. Теге Зарипов ' белән эшлисе китабыгызның кулъязмасы.— дип кайтып әйтте Мурзаһит Фатхееоич март аенда Мәскәу нәшриятында булырга тиеш. 10 табаклык китап ике ай калып бара, аена S табак язарга син әзерме! Мәскәудә чакта, нәшриятка кереп, белешеп чык. ЬУ бупды бер. Икенчесе. Тәрҗемәләр ечен гүләргә 300 сум акча табылды — каяндыр килеп чыкты. Нинди тәрҗемәләр ечен, кемгә түлисебез бар,— шуны әйтел телеграмма сук. Киткәч тә тынычлык юк! Равил ‘ килде, эшли башлады. Казандагы 30’ ка син эләкмәдер борының исәм калды. Декабрь ахырында Мәскәудә пленум5 була дип ишеттек, син шунда килерсең бит. Хуш! ИБРАҺИМ ГАЗИ. 1 Зарипов — Марсель Зарипов, язучы һем журналист. ’Мурзаһит Фатхеевич— КПССның Татарстан елке комитеты секретаре М. Ф Вәлиен. •10 табаклык китап — «Без Казаннан. Иделдән» исемле китап. 1971 елмы «Советская Россия» нәшрияты бастырып чыгарды. Татарстан турындагы очерклар тупланган. 4 Равил—Раяил Файзуллин, шагыйрь, Язучылар союзының Әлмет бүлеге җаваплы секретаре Г. Ахунов ялда чехта Казанда, Язучылар союзында эшләп торды Хат язучыларның Мескәү янындагы иҗат йортына — Малеевкага җибәрелгән иде. ‘Мәскәудә пленум — РСФСР язучылар союзы пленумы. Ред. 13 декабрь. 1963 ел Гариф, пленум хакында безгә хәбәр җибәргәннәре юк. Син пленумда бул. Ленин темасына язылачак китаплар турында чыгыл сойлә. Син аларны күңелдән дә беләсең. Аяз Гыйләҗев Ленинга бәйләнгән пьеса яза — Парадский затонны меньшевиклар демонтировать итаргә җыеналар, эшчеләр, күтәрелеп, Ленингә телеграмма сугалар һ. б. һ. б. Мин вллә барам, елле юк. Син. бер кич утырып, хәзерлән. Син — каласы кә**, мин —китәсе. Күрен шунда, аралаш. ИБРАҺИМ АБЫЕҢ. Бу хат та Язучыларның Мәскәу янындагы иҗат йортына — Малеевкага җибәрелгән. ИВРАЫ1М ГАЗИНЫҢ 0ДӘВН МИРАСЫ Агреппина Сердинскаяга III корпус, 1 этаж, 7 комната 26 октябрь, 1970 ея Әнисе, китэм, ә күңелдә тынычлык юк. Син ейне тутырып, матурлап тора идең син булмагач, өй буш, имансыз, шыр... Температураң гына төшсә дә яшәү күңеллерәк булыр иде, синең җанып ятуыңны белеп торгач, бик кыен... Ашыйсы килми, тынычлап йокыга ятасы килми. Үзем авырсам, миңа ансат булыр иде, менә хәзер генә мин синең җәйли бик каты борчылуыңны аңладым, синең авыруың минем үзем авырудан кыенрак. Тик шуның белән юанам, син хәзер врачлар кулында, алар кирәк чакта ярдәм итәрләр, өйдә ятуга караганда врачлар янында тизрәк сәламәтләнүеңә өмет бар, шул уй мине юата, тик барыбер бушлыкны тутыра алмый. Я, әлегә хуш. Берничә көннән кайтырмын. Балаларга әйтеп калдырам, сине карарлар. Тик ул су ташуның кирәге булырмы, шул ук чәй суыдыр бит ул! Кирәк тапсаң сорарсың, мин Ритага әйттем. Оля укып утыра, бу хатны кичтән язам, чөнки самолет иртән сәгать 10 с 25 м. китәргә тиеш, һава ирек бирсә. Әлеге шул картың. 1970 елның көзендә — 27/X дә Казан язучылары Әлмәткә «Әдәбиятта хезмәт кешесе образы» дигән темага киңәшмә уздырырга бардылар. И. Гази бу хатны шунда китәр алдыннан больницага хатыны А. Сердинскаяга язган. Ред