Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КАЗАН УТЛАРЫ»НЫҢ КЫСКАЧА БИОГРАФИЯСЕ

Журналның иҗтимагый йөзе ушы елның май аенда «Казан утлары» журналының чыга башлавына SO ел тула. Билгеле булганча, «Казан утлары* — татар теленде чыга торган бердәнбер калын әдәби журнал. Аны киң илебезнең бетен почмакларында беләләр, яратып укыйлар. Менә ярты гасыр инде татар язучыларының иң яхшы романнары, повесть һәм хикәяләре, шигырь, позмәлары һәм сәхнә әсәрләре башлап шушы журнал битләрендә донья күреп килә. Бопардан тыш. анда совет кешеләренең эшен, тормышын, уй-хис- ләрен чагылдырган әдәби очерклар, әдәби хәрәкәтнең актуаль мәсьәләләренә багышланган тәнкыйть мәкаләләре, халкыбызның тарихына, театр, музыка, рәсем сәнгате үсешенә караган фәнни материаллар, яңа чыккан китапларга рецензияләр, әдәбият һәм сәнгать яңалыклары турында хәбәрләр басылып бара. Журнал укучыларны тугандаш халыклар әдәбиятының һәм чит ил язучыларының иң яхшы үрнәкләре белой таныштырып бару эшенә дә житди игътибар бирә. Бер сүз белән ойткәндә, «Казан утлары* — киң профильле, бай эчтәлекле журнал. Журналның илле еллык тарихы татар совет әдәбиятының һәм гомуми культурабызның формалашу, үсү-чәчәк ату тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Аны татар соает мәдәниятенең үсеш юлын чагылдырган җанлы елъязма дип атарга момкин. Журнал язучыларны һәм сәнгать кочләрен оештыруда, әдәби процесска юнәлеш бирүдә, язучыларның игътибарын чорның актуаль мәсьәләләренә юнәлтүдә, киң катлау укучыларны идоя-эстетик яктан чыныктыруда, аларны халыклар дуслыгы рухында тәрбияләүдә зур һәм файдалы эш башкара. Журналның нәсел-ыруы ■Казан утларымның шәҗәрәсе татар халкының атаклы әдибе Галимҗан Ибраһимое инициативасы белен оештырылган «Б о з и о ң юл* журналыннан башланып китә. Татарстан республикасы Үзәк Башкарма комитеты һәм Халык Мәгариф Комиссариаты карамагындагы бу журналның беренче саны 1912 елның май аенда чыга. Журнал яңа чорның үз әдәбиятын тудыру, сүз сәнгатен аңлый һәм тоя белүче укучылар тәрбияләү эшенә зур олеш кертә. «Безнең юл» журналына актка язышучы авторлар арасында Галимҗан Ибраһимое, Фатих Әмирхан. Шәриф Камал, Шамил Усманов. Фәтхи Бурнаш. Шәһит Әхмәдиев. Фатих СәАфи-Каэанлы. Габдрахмаи Сәгъди. Гомер Гали кебек күренекле әдил һәм галимнәрне очратырга момкмм. Ш Бүгенге «Казан утлары» белән чагыштырганда «Безнең юл» бераз үзгәрәк һәм киңрәк программалы журнал була. Әдәби әсәрләр белән бергә, аның битләрендә резолюция һәм партия тарихына караган материалларга, совет тезелеше, хуҗалык һәм экономика мәсьәләләренә багышланган мәкаләләргә киң урын бирелә. 1930 елның апреленә кадәр журнал «Безнең юл» дигән исем белән чыгып килә. Ә май аеннан исә аның урынына берьюлы ике әдәби журнал чыга башлый. Берсе—«Яңалиф», икенчесе «Атака» исемле. Дөрес, «Яңалиф» журналы 1917 елда ук оештырыла. Тик баштагы дүрт елда ул нигездә татар халкы арасында яңалиф шрифтын пропагандалау эше белән мәшгуль була. Үзенең бу юнәлештәге теп бурычын үтәгәннән соң, 1930 елның маеннан «Яңалиф» әдәбият, тәнкыйть, сәнгать мәсьәләләрен яктырта торган зур күләмле айлык журналга әйләнә. «Атака» Татарстан пролетариат язучылары ассоциациясе (ТАПП) органы буларак оеша. Үзеннән-үзе аңлашылса кирәк, журнал эшчеләр арасыннан әдәби кадрлар тәрбияләп үстерү эше белән шөгыльләнә, аның битләрендә эшче һәм изелгән сыйныф арасыннан чыккан әдипләр иҗатына, пролетариат идеологиясен чагылдырган әсәрләрне пропагандалауга киң урын бирелә. Бер ук елда, бер ук айда чыга башлаган бу ике журнал бер ук вакытта диярлек тукталалар да. Ике ел ярымлап вакыт эчендә «Яңалиф» журналының 23 саны, ә «Атакайның 31 саны [1932 елда журнал айга икешәр мәртәбә чыкканын) деньяга ныгып кала. Партия Үзәк Комитетының әдәби оешмаларны үзгәртеп кору турындагы 1932 елгы мәгълүм карарыннан соң, «Атака» һәм «Яңалиф» журналлары урынына «Совет әдәбияты» исемле яңа журнал чыга башлый. 1965 елга кадәр ул шул исем белән басылып килә. Утыз оч елдан артык вакыт эчендә «Совет әдәбияты» журналы татар совет әдәбиятын устеру һәм пропагандалау эшенә зур элеш кертә. Журнал үз тирәсенә республиканың иң яхшы әдәби кочләрен туплый. Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте, Кави Нәҗминең «Язгы җилләр». Гомәр Башировның «Намус», Фатих Хәсни- иең «Җәяүле кеше сукмагы», Мирсәй Әмирнең «Саф күңел». Габдрахман Әпсәләмов- ның «Алтын йолдыз» романы кебек күп милләтле совет әдәбиятының алтын фондына кергән әсәрләр беренче мәртәбә шушы журнал битләрендә басылып чыга. 1965 елның июнь аеннан журналга «Казан утлары» исеме бирелә, һәм ул бугенге контә кадәр шушы исем белән чыгып килә. Җаваплы редакторлары Ярты гасыр вакыт эчендә егермеләп кеше журналның җаваплы редакторы булып торган. Алар арасында Фатих Сәйфи-Казанлы. Галимҗан Нигъмәти. Кави Нәҗми. Гомәр Гали, Газиз Иделле, Гомәр Бәшнрое, Гази Кашшаф кебек танылган әдипләр һәм тәнкыйтьчеләр бар. Бу эшне озак еллар буе башкаручылар Г Кашшаф (10 елдан артык), К. Нәҗми |6 еллап), А. Гумеров [6 еллап), Р. Мостафии (3 ел) һәм 3. Нури [3 ел). Бүгенге кондә журналның җаваплы редакторы — Гариф Ахуиов. Җаваплы редактор вазифасын вакытлыча башкарып торучылар да булган. Бу эш терпе елларда, торле вакытта Р Ильяс, X. Хәйри, А. Шамоа, Г. Эпсәләмое, С. Хәким һәм Л. Ихсановаларга йекләнгән. Редколлегия членнары Редакциядәге топ эшләрне журнал аппаратындагы хезмәткәрләр [җаваплы редактор һәм секретарь, бүлек модирләре һәм әдәби сотрудниклар, техник хезмәткәрләр) башкара. Аппараттагы кешеләрнең эшен тикшереп-күзәтеп тору, кирәк булганда аларга эшлекле ярдәм курсәтү эчен, редколлегия сайлана. Журналның редколлегия составына элек-электән иң күренекле язучылар сайлана килгән. Әгәр журналның ярты гасырлык тарихын күздән кичерсәк, редколлегия членнары арасында без Ш Камал. Г Толымбаиский. Г Сәгъди, К. Тинчурин. һ. Такташ. Т. Гыйззәт. X. Туфаи. И. Гази. М. Садри, Г. Бәширов, X. Хәйри, Ә. Ерикәй, А. Шамов, Г. Әлсәпәмов. Ф Хәсии кебек танылган әдипләрне очратабыз. Редколлегия членнарының составы да. саны да үзгәреп торган 1930 елда, масе- леи. «Атака» журналының, ә 1931 елда «Яңалиф, журналының редколлегия составында нибары 3 кеше булган. Әдәбият үскен саен, журналның күләме калыная барган һәм редколлегия членнарының да саны арткан. Бүген «Казан утлары, журналының редколлегия составына, баш редактордан тыш. 13 иеше керә: Хәй Вахит. Шәүкәт Галмее. Әмирхан Еники. Ләбибә Ихсаиоеа. Шәйхи Маннур Рафаэль Мостафии. Газиз Мохәммәтшин. Рәфыйк Нәфинов. Атилла Расих. Гали Халит. Сибгат Хәким. Нил Юэиев һәм Мирсәй Әмир. Алар журнал редакциясенә вилгәи әдәби әсәрләрне һәм фәнни хезмәтләрне сайларга булышалар, яшь һәм баш пая язучы авторларга консультацияләр бирәләр, журналның эш планнарын тезүдә катнашалар Журналның күләме һәм тиражы ■Казан утлары» баштан ук айлык, ягъни айга бер мәртәбә чыга торган журнал булып оеша. Эмма, торле сәбәпләр аркасында, бигрәк тә баштагы елларда, бу тәртиптән читкә китүләр дә булгалаган. 1924 елда, мәсәлән, журналның 3 кенә, ә 1923 елда 9 гына саны чыгып кала. 1933 елдан алып бүгенге конгә кадәр журнал даими теста айга бер тапкыр чыгып килә. Ярты гасыр вакыт эчендә журналның күләме өзлексез арта бара. «Ьезнең юл» журналының беренче саны урта кул форматта, 84 бит күләмендә басыла, 5 саны исә 64 кенә бит булып чыга. «Яңалиф» журналының күләме беркайчан да 5,5 басма табактан артмый, «Атака» исә тагын да юкарак була. «Совет әдәбияты» 5 басма табак чамасында чыга башлый. Шулай да беренче елларда аның күләме еш кына узгәргә- ләп тора. 4 табакка кадәр кимегән чаклары да, 6 басма табакка җиткән саннары да була. 1950 елда журнал 8 басма табак күләмендә чыга башлый. 1962 елда аның күләме 13 басма табакка җитә. Бүгенге «Казан утлары» —16 басма табак күләмендәге, 192 битлек калын журнал. Күләме ягыннан ул илебездәге иң калын әдәби журналлар белән тигезләшеп килә. Журналның тиражы турында да шул ук сүзләрне сайләргә туры килә. Баштагы елларда тираж гел тирбәлеп, үзгәреп тора. Ике, өч меңгә күтәрелгән еллар очрый, мең-мең ярымнан артмаган вакытлар күп була. Журналның тиражы Бөек Ватан сугышы елларында аеруча нык арта. 1941 елда ук тираж биш меңнән узып китә, 1944 елда 10 000 гә җитә. Шулай да үсешнең иң зур өлеше 60 елларга туры килә. Әле 1965 елда гына «Казан утлары» нибары 20 000 данә тираж белән чыгып килә иде. 1967 елда бу сан — 57 000 гә, 1968 елда — 65 000 гә, 1969 елда — 84 000 гә. ә 1970 елда 88 UUU гә җитте. Хәзер ул тираж ягыннан «Дружба народов», «Волга». «Сибирские огни», «Урап» кебек журналларны артта калдырды. «Казан утлары» журналының тиражы якын елларда 100 000 гә җитәр дип өметләнергә тулы нигез бар.