Логотип Казан Утлары
Шигърият

МӘХӘББӘТТӘ ЯНСА ЙӨРӘКЛӘР...


СОНЕТЛАР
Мәхәббәтлек бар үз кануны: Буйсынмый ул һичбер акылга. Алыштырмый яшерен януны һичбер сыйга, һичбер алтынга.
Ишекне дә шакып тормыйча, Туп-туры ул түргә ера юл. Тынгылыгың жуя тормышта — Әйтерсең лә төклетура ул!
Сихри утны, соңмы-иртәме. Сөягеңә кадәр сеңдереп, Бөтен шикне, барлык киртәне Юлларыңнан ата себереп.
Мәхәббәт ул — әжәл даруы, Тугыз баллы хисләр давылы.
йөзләрең — таң: яна-нурлана. Керә алсу-алтын төсләргә. Күзләреңнән кайнар нур ява. Йөрәгең бай, димәк, хисләргә.
Орлыгыннан шытып хисеңнең, йолдызларга гыйшкың үрләсә, Кояш үзе. ачып ишегең. Бусагаңнан атлый гүргәчә.
Тылсымлы көч, әйе, хатын-кыз. Ул теләсә, таулар чигенә!.. Яшәп кара ярсыз, хатынсыз. Чәчләреңә бәсләр чигелә.
Җил-явымсыз, дымсыз — жир ятим,
Хатын-кызсыз — егет-ир ятим.
Бала гына бит син үзең дә. Ләкин минем шуңа ис китә Шәрап бармы әллә күзендә^ Карадыңмы — шундук исертә!..
Таң яктыра кебек йөзеңдә Елмайсаң да кайчак ялгышып... Магнит бармы әллә күзендә? Карадыңмы — калам ябышып.
йөзәсең син күңел күгемдә, Көндез кояш, төнен ай булып... Нәрсә бар соң синең күзеңдә? Карадыңмы — булмый аерылып.
Минем өчен, әй. яшь гүзәлем, Илһам таңы синең күзләрең.
Ак йолдызлар яуган кич иде, Җем-жем итеп торды юл балкып!.. Үзәгемә кайнар хис иңде Иреннәрең аша шул вакыт.
Януыңның яшрен ялкыны Бөтен тәнем буйлап йөгерде. Онытылды кышның салкыны, Керфекләрдә ак бәс эреде.
Ул кич жиргә. безнең күңелгә Бриллианттай балкыш китерде! Ул кич йөздек ләззәт күлендә. Бәхетле пар аккош шикелле.
Гашыйк карлар кичтән явалар. Гашыйк ярлар эчтән яналар!-
Нәрсәнедер яшереп каласың, Чишкән чакта серләр капчыгын. Күңелгә шик-шөбһә саласын. Сөйләмичә эшнен хак-чынын.
«Берни дә бу сизмәс»,— дип узсан Ялгышасың — кайт ул уеңнан.
Аңла шуны: нәни шик-тузан Давыл булып куба соңыннан!
Учак сыман балкып уз яннан. Тырнак астына кер туплама.
Инә очы тикле тузаннан Тау кадәрле могор туктала.
Күкелдә кер. телдә чүп йөртсәң, Кояш йөзен күрмәс күп иртән.
Саргаешып бакча төбендә. Сибелә дә яфрак сибелә. Күңелемдә минем, телемдә Син генә тик, әйе, син генә!
Бөртегенә чаклы чәчеңнең Никтер мина якын тоела... Хәтерләтеп утны-яшенне, Сулышымнан ялкын коела.
Син ничектер? Янам мин утта— Сагыну белән газап иш икән!
Сине, иркәм, һәрбер минутта Үз янымда кебек хис итәм.
Янымда син. мәңге җанымда —• Учагым да, ямьле таңым да.
Бер тымызык айлы кичен син Күңелемә кереп урнаштың... Шул мизгелдән минем өчен син Мәхәббәттә нурлы чор ачтың.
Жылысында синең кояшның Шау чәчәктә сизәм үземне... Читкә этсәң, тиңем-юлдашым, Төн томалар ике күземне.
Сукыраермын кинәт шул вакыт — Тамырыннан гыйшкым йолкыныр... Минем өчен тормас юл балкып — Гомерлеккә кояш тотылыр.
Сине җуйсам, .миңа көн бетәр, йөрәгемне кайгы көл итәр.
Хәятында хәләл хатының — Гаиләңнен мәрмәр нигезе. Ул — мәңгелек ярын-якының, Хисләреңнең зәнгәр дингезе.
Яннарыңда ярың барында Иң бәхетле син җир шарында! Тәмен нанның, ямен кояшның Аның белән бергә тоясың.
Унсаң ярдан, уңсак хатыннан, Гомерен гөл булып үрелә. Ул бөркегән сулыш-ялкыпнан Сүнеп барган жанын терелә!
Син дип үлеп торса хатынын, Алтын булып балкый бакырың.
Каршы куеп жилгә күкрәген, Текә тауга сукмак яра ир. Учка кысып кайгы күкрәвен, Тешен кысып жырлап бара ир.
Сынау килсә, төшми сынып ул: Давылларда — яллы арыслан! Җиденче кат тирен сыгып ул, Җинеп чыга яудан-ярыштан.
Ил өчен ир — арка сөяге. Хатын өчен — алтын багана. Янып типсә ир-ат йөрәге, Хәвеф-хәтәр белми замана.
Толпар ялы жил дип тарала, Ир-ат башы ил дип агзра.
Бер күрүлә күклем кол итте Кояш сыман кайнар карашы! Сөюемне ләкин көл итте — Гомерлеккә калды ярасы.
Тәүге гыйшкым сыкрап сулудай Әрнеп әйттем: «Бүтән сөймим яр!..» Мина хәзер яшен сугудан Чатнап ауган ялгыз сирень пар.
Берәү мине сөя — лаек тин. Күреп торам: үлеп ярата! Кирәгеннән артык аек мин. Артык салкын аңа карата.
Кабынмагач хисләр, нишләргә? Әмер биреп булмый хисләргә.
Тылсымлы төн эри кашында. Тере тюльпан — уймак иренен. Иягеңнең нәкъ уртасында Янып тора туты минекнек.
йөзеп йөри йолдыз күзеңдә, Карашларың назлы, ягымлы. Нинди магнит, белмим үзем дә, Гел үзенә тарта җанымны.
Бит алманда ал таң сызыла. Көмеш көзге —> күңлең көрлеге. Алмаштырмыйм мин хур кызына, Син бит язның янар бер гөле.
Кара куе — күзең сөрмәсе, Ә үзең син — сафлык хөрмәсе.
Ут йотсам да көләм-елмаям. Сиздермим аһ-зарның исен дә. Күңелем — яз тулы гөл-мәйдан, Яктыра ай ачык йөземдә.
Чыраемны чытмыйм — елмаям. Зарыксам да гел кан төкереп... Илһам алып имин еллардан. Балкып яшим зәңгәр төн кебек.
Газраилга хәтта елмаям, Җор күрсәтеп юри күңелне. Шук, янәсе, үзем, гел наян... Юк, юлатмыйм җанга үлемне!
Холкым белән гел шат, гел шаян: Елар чакта да мин елмаям!
©
Минем әчеп олы агай син, Ләкин гел үз була барасын. Белмим, якын нигә алай син —• Әллә нишләтә күз карашың.
Нидер сизәм, үзем ничектер Сизгәнемне әйтә алмыймын... Күрешүне, зинһар, кичектер, Оялам мин синнән, абыем.
Гел күрешмик дияр идем дә, Күңел никтер сиңа омтыла. Әллә ниләр кайный миемдә, Агай икәнең дә онтыла...
Кочып алса гыйшык кояшы, Истән чыга бөтен дөньясы.
Комын, диләр, күптән коелган. Картлык йөри калгып өеңдә. Чыгарып ат, диләр, уеннан Януларны хистә-сөюдә.
Юк, килешмим! Тонык күзләрем, Чибәр кызлар күрсә яктыра... Өзгәләнеп никтер үзәгем. Ямансулап куям чзк кына.
Ай, бу яшьлек! Ай, бу матурлык!.. Сихерле дә, саф та, татлы да... Яшен угы сыман атылып. Яралый ул миндәй картны да!..
Картлыкта да гыйшык тилертә. Хисләреңне янар көл итә!
Иң иске хис жирдә—мәхәббәт: Кыю кичә суиы-утны да! һәммә ялкын анда, һәммә дәрт— Төкерә ул төпсез упкынга!
Иң яңа хис жирдә — мәхәббәт: Ярып үтә тауны-ташны да!
Ул мәңгегә горур, мәһабәт — Көлеп карый шашкын ташкынга!
Иң изге хис жирдә — мәхәббәт: Ул яшь килен сыман ояла... Күпме сафлык анда, мәрхәмәт — Тиңдәш ул иң биек кыяга!
Упкын, ташкын, кыя—барсы да Күндәм бер кол сөю каршында!
1970—1971