Логотип Казан Утлары
Юмореска

КАЗАН КЕШЕСЕ


иокоз эшләпәле кеше дүртенче көн инде район
ашханәсендә туклана иде.
Әле моңарчы күренмәгән яңа вә сәер кеше булганга,
ашханә мөдире аны беренче күрүдә үк мыек очына
чорнап куйды. Аш пешерүче апа- түтәйләр янына кереп,
колакларына тукыды:
— Әнә теге агайны күрәсезме? Карагыз аны, абайлап
эш итегез: Казан кешесе! Берәр юньсез әйбер ашата
күрмәгез!
Пешекчеләр бер авыздан:
— Борчылмагыз, иптәш мөдир, һич борчылмагыз! — диделәр.— Сый-
хөрмәттән өзмәбез үзен! Авызы-борыны майда-балда гына булыр!
Һәм алар сүзләрендә тордылар да: гади клиентлар әчкелтем- төчкелтем
кәбестә шулпасы чөмергәндә, вискоз эшләпә итле аш, тутырган тавык, майда
чыжылдап пешкән өчпочмак сыпырып утырды.
Мөдир боерыгы белән, кадерле кунакны гомуми залдан аерым бүлмәгә
күчерделәр. Ни әйтсәң дә, Казан хәтле Казаннан килгән кешегә җыен сукбай-
клиентлар белән янәшә утырып ашау бер дә килешми, дип фикер йөртте мөдир.
Бишенче көнне мөдир ашханәгә, чалбарына ут капкандай, аты лып керде дә
пешекчеләргә ябырылды:
— Эшләпәгә нәрсә пешерәсез? Гөбәдия? Отставить! Вак бәлеш? Отставить!
Чәк-чәк? Отставить!
— Ни булды, иптәш мөдир? Зинһар, аңлатып бирегез! — диештеләр
түтәйләр.
— Ялгышканбыз! Казан кешесе дигәнебез безнең районга яңа килүче ат
духтыры икән!..
...Әбәт вакытында вискоз эшләпәле ветеринар әчкелтем-төчкелтем кәбестә
шулпасы алып ашады.