Логотип Казан Утлары
Очерк

ЧАЛЛЫ ҖИРЕНДӘ


Чаллы. 720 кеше яши. 138 йорт, чиркәү, училище, су тегермәне, 18 кибет, җомга көнне базар, оч мәртәбә ярмарка була. Кама елгасы буенда пристань. Анда торучылар, иген игүдән тыш, бурлаклык белән шөгыльләнәләр һәм пристаньда эшлиләр.
(Россия империясенең 1888 елгы гсографик-статистик сүзлеге.)
Иртә таң белән
ртәнге эңгер-меңгер, күрше бүлмәдәгеләр инде аяк өстендә. Безне уятмас өчен аяк очларына гына басып, кухняга узалар, табак-савыт шалтырый — иртәнге аш әзерлиләр. Алар инде биредә ике айдан артык яшиләр, бәрәңгесен, суганын дисеңме, чәй-шикәрен дисеңме — барысын да булдырганнар, ашханәгә барып йөрмиләр. Яшьләрнең өлкә газетасы хәбәрчесе Володя белән без дә торабыз, күршеләр әзерләгән чәйне эчәбез — без әле монда яңа кеше, запасларыбыз юк. ...Без утырасы автобус әлегә юк, эш юктан эш
булсын дип. белдерүләр тактасына күз салабыз. Әйтергә кирәк, бик гыйбрәтле бу белдерүләр, яшь шәһәрнең үзенә күрә визит карточкасы дияргә була аларны. Белдерүләрнең күбесе эшкә чакыра. Штукатурлар, малярлар, ашханәләргә табак-савыт юучылар, йөк ташучылар, радистлар, электромонтерлар, парикмахерлар — тагын бик күп төрле һөнәр ияләре. Менә монысы бүтән төрдәге белдерүләр: «Ново- кузнецск шәһәрендәге өч бүлмәле квартираны Чаллыдагы шундый ук квартирага алыштырам», «Салават шәһәренең үзәгендәге ике бүлмәле квартираны Чаллыдагы шундый ук яки бер бүлмәле квартирага алыштырам».
«Пермь шәһәрендәге өч бүлмәле квартираны...» һ. б. шундыйлар. Кешеләр Чаллыга ашкына.
һәр җирдәге кебек, монда да көлке белдерүләр дә юк түгел: «Кәҗәсен югалткан кеше ГЭС поселогының яшелләндерү’ бүлегенә мөрәҗәгать итсея. 15 йорт, яшелләндерү бүлеге». Бу белдерү ике айдан бирле эленеп тора икән инде, ә кәҗәне килеп алучы һаман юк, ди. Кәҗә бәясе штраф бәясеннән арзанрактыр, мөгаен. ф
Менә тагын берсе: «Вак бәрәңге сатыла...» Кызык: кибетләрдә о бәрәңге тулып ята, кемгә кирәк булсын инде ул вак бәрәңге?! 5
Әмма тормыш тормыш инде.
Тукталышта халык күбөйдя. Менә бер-бер артлы автобуслар да В килеп туктады. Берсенә «К1ЭС— Сидоровка»,— дип язылган. Бу - без барасы маршрут түгел, Чаллыдан бөтенләй кире якка. «КГЭС — ч Гравзавод»—дигәне дә безнеке түгел. «ЗЯБ—КГЭС», «Орловка— < КГЭС» дигәннәренә дә утырмыйбыз, кирәкләре чыга-нитә калса дип, блокнотларыбызга маршрут номерларын язып кына куябыз.
Урамның һәр ике ягына биш катлы йортлар тезелеп киткән. Әнә. П хәрефе кебек итеп салынган өч йортның берсендә яшьләр тулай торагы. Аскы катында — кафе. Йортларны төзелеш номерлары белән генә табарга мөмкин: 4/1, 4/2. Шунда ук—«Камгэсэнерго- строй» конторасы һәм кадрлар бүлеге.
Ишек алдына халык җыелган. Бу тирә Чаллыда хәзер иң җанлы урын. Халык өзлексез килә тора. Чемодан, рюкзак тоткан егетләр, кызлар эскәмияләргә утырганнар, бер-берсе белән танышалар, кадрлар бүлегеннән чыгучыларга кызыгып карыйлар. Юк, эш турында кайгырмыйлар алар,— эшнең монда очы-кырые юк,— тулай торакта урын алу — төп мәсьәлә.
4/2 номерлы йорт артында авыл ихаталары тезелеп киткән. Рәшәткә буенда сыер утлап йөри. Проспектта гына ул машиналар агымы, кешеләр ыгы-зыгы килә. Почмактан тыкрык белән кереп китсәң — тып-тын...
Тукталышның бер ягында — мәктәп, ә аннан ерак түгел, бетоннан һәм пыяладан ясалган гигант аквариумны хәтерләтеп, «Чулпан» кинотеатры тора...
Менә безнең автобус та килеп туктады. Без аңа утырып, парк янына кадәр бардык. Төштек тә Кама ягына таба атладык. Монда әлегә барлык нәрсә Чаллының авыл вакытын хәтерләтә.
Комсомолның шәһәр комитеты әлегә электәге урынында — ике катлы агач йортка урнашкан. Секретарь үзе дә монда булып чыкты.
— ВЛКСМ Үзәк Комитеты члены Вазих Мавликов янына бармый калмагыз,— диде ул.— Виктор Филимонов бригадасы белән дэ танышыгыз...
Аннары Валерий Кузьмин кадрлар турында сөйләп китте. Кадрлар һәм торак мәсьәләсе — беренче чиратта хәл ителәсе мәсьәләләр. Төзелеш эшләре моңа кадәр күрелмәгән темплар белән барса да, барысын да тулай торакларга һәм яңа йортларга урнаштырып бетереп булмый бит. Ике мең ярым кеше тирәяктагы авылларда торып эшли, мең ярымы — Чаллының үзендә кеше фатирларында яши. Ә халык һаман килә дә килә...
Эшләрнең күләме гаять зур. Җитмеш беренче елны гына да 240 миллион сум акча эшкә сарыф ителә. Бу — һәр эш көнендә бер миллион сум дигән сүз.
Быел монда төзүчеләр поселогы төзелеп бетә һәм яңа шәһәргә нигез салына. Илле алтынчы елга тикле 28 мең кеше яшәгән булса. Хәзер инде Чаллыда аңа караганда халык саны бермә-бер артык. Ә 1976 елда Чаллы шәһәре 300 мең кешелек булачак. Менә бу үсеш Дисәң дә үсеш!..
ГЕННАДИИ □ А ) Ш К И II
Биеклек
Бер биек бина тирәсендә йөрибез дә йөрибез, керергә һич тә ишек таба алмыйбыз.
— Ничек керергә монда? — дип сорыйбыз бер эшче егеттән.
— Тегендәме? — ди егет, ияге белән өскә ымлап.
•— Әйе.
— Лифт белән! — һәм егет, кулларын селки-селки, ул лифтның бик әкрен генә өскә таба менәсен аңлата.
Күренеп тора: шаярта... Йорт әле эшләнеп бетмәгән, кайдан килсен ди лифт?!.
— Кран ягына чыгыгыз,— дип киңәш бирә егет аннары.— Анда ишек кебек бер тишек булыр, ул тишек каты кәгазь белән капланган булыр, шул кәгазьне төрттегез исә — юл ачык, рәхим итәсез...
Без ул ишекне таптык, кәгазьне этәреп эчкә кердек һәм үзебезне бик тирән таш коеның нәкъ төбендә итеп хис иттек. Бер адәми зат та юк, тик кайдандыр, бик югарыдан тонык кына булып: «Майна-вира, вира-майна»,— дигән авазлар гына ишетелә.
Борынгы заман кальгасындагы сыман, сакланып кына басмадан өскә таба күтәреләбез. Беренче кат мәйданчыгында стенага: «Бинаны чүпләмәгез, чисталык саклагыз!» —дип язып такта элеп куйганнар. Аяк асты тулы төзелеш чүп-чары, вак таш, кибеп каткан цемент эремәсе кисәкләре, йомычка... Күрәсең, егетләр шаярта беләләр...
Минем юлдашым Танюша — комсомолның шәһәр комитетында эшләүче кыз — төзелешләргә күп йөргән, мондагы монтажчыларны да яхшы белә. Ул җилкенеп-җилкенеп баскычтан өскә ыргыла. Мин аның артыннан өлгерә алмыйм — тыным кыса.
— Тукта әле, Таня! Ничәнче катны менәбез икән инде?
— Әнә бит стенага язылган. Алтынчы кат. Тагын алтыны менәсе кала.
Кара син аларны, рәхмәт төшкерләре, килүче-китүчеләр турында ничек кайгыртканнар... һәр катны менгәч, язып куелган. «Җиденче кат» ...Күңелле булып китте: «Тугыз булды, тагын өч кенә калды!»
— Әйдә, Таня, азрак тын алыйк! Әнә, күрәсеңме, стенага да: «Ун. Уникенчегә дә җитәрбез! Әмма исеңдә тот: биеклек арткан саен, кыенлык та арта бара!» дип язганнар.
Безнең өстә дүрт почмаклы булып зәңгәр күк йөзе күренә. Әкренләп таш коеның соңгы мәйданчыгына җитәбез. Кемдер өстән безге дәрт биреп тора:
— Әйдә, әйдә, кыюрак атла! — ди.
Иң өстә чардакка менү өчен тимер баскыч куелган. Көч-хәл белән анысыннан да менәбез.
— Исәнмесез!
— Сәлам!
— Биектә яшисез.
— Без һәрвакыт югарыда.
Танышабыз.
— Филимонов,— дип кулын суза озын буйлы, киң җилкәле, өстенә телогрейка кигән бер егет. Чырае яшь, ягымлы. Елмайганда бит уртасы чокырая. Мин гаҗәпләнеп Таняга карыйм: юлда килгәндә, аңардан бригадирның ниндирәк кеше булуын сорагач, ул Виктор Филимоновның яше инде шактый олы булуын әйткән иде...
Безнең янга озын буйлы, ябык кына бер егет килде дә, дикъкать белән безгә карап торганнан соң:
— Николай Мартынов,— дип кулын сузды.— Ә сез Мәскәүдәнме әллә?
— Пардон, мсье,— дип Николай, кулын күкрәгенә куеп, башын түбән иде.— Түбәнчелек белән гафу итегез, галстук тагарга онытканмын.— һәм ул галстугын барлагандай итеп, кулын күлмәк якасына тидереп алды. «Одессадан килгән егет булырга тиеш»,— дип ф уйлап куйдым мин. Ә Мартынов маскасын киде дә эшенә тотынды. _
Мин кырык метрлы бу биеклектән тирә-якны күзәтергә керештем. S Дугаланып торган Кама елгасының ярлары көзге урманга төренгән, й еракта шырпы тартмасы кебек кенә авыл өйләре тезелеп киткән, = нечкә тасма кебек сузылган юллардан йөк машиналары йөгерә. Чал- « лы — электәге Чаллы — уч төбендәге кебек күренә моннан. Әнә эле- з ватор, су кудыргыч башня, мәктәп, партиянең шәһәр комитеты би- 5 налары... <
— Яңа шәһәр елга буйлап югары таба сузылачак,— дип сөйләп китте Филимонов.— Әнә тегендә таба, Боровицкое авылына кадәр, * күп катлы йортлар тезелеп китәчәк. Алар белән завод арасында бер = километр киңлегендә урман утыртылачак. Ә йортлар менә дигән - итеп салына. Кайсылары табигый таштан салынган кебек итеп тыш- = лана, кайбере гранит яки мәрмәр кебек — күз явын алырлык... > Ә юллар... Бетон һәм асфальт. Шәһәр белән завод арасындагы урман- * да — дачалар...
«Чыннан да,— дип уйлап куйдым мин.— Вакытның агышы тиз. 5 Виктор сөйләгәннәр бик тиз чынга ашар. Күптәнме соң әле Әлмәт, ч Лөниногорок шәһәрләре төзелә генә иде! Хәзер инде алар үзләренең < унъеллык юбилейларын үткәрделәр. Ә мондагы темп тагы да куәтле- ® рок: дүрт ел эчендә яңа шәһәр һәм автогигант салу! Ялгышмасам, м мондый зур темп, мондый зур төзелеш бөтен дөнья тарихында булга- u ны юк...
Ул арада безнең янга Мартынов килеп басты.
— Без сала торган йорт,— диде ул,— алты-өч номерлы йорт — бөтен Чаллы өчен гыйбрәтле. Ул йорт Мәскәүдән кайтты. Безнең бригада аның детальләрен Мәскәүнең үзендә ясады һәм аларны җыярга да Мәскәүнең үзендә өйрәнде...
Николай Мартынов чыннан да Одессадан килгән булып чыкты. Ул Днепропетровск шәһәрендә туган. Урта мәктәпне бетергәннән соң. Одесса — Кишинев газ трассасында эшләгән. Анда... культмассовик булган.
— Бер дә көлмәгез,— диде ул, бик җитди итеп.— Массовик эше бик җаваплы эш ул. Трассада эшләгәндә, массовиктан башка эш бармый. Кеше ипи белән генә тук яшәми...
Аннары ул илебезнең күп шәһәрләре буйлап сәяхәт иткән. Серпухов шәһәрендә электросварщик һөнәренә өйрәнгән.
— Мәскәүгв командировкага барган идем,— дип дәвам итте ул сүзен.— Ухтага китәргә тиеш идем. Кулыма газета эләкте дә бөтен планнарым җимерелде: Кама буенда автогигант төзелә икән! Тоттым да Казанга килдем...
Бу йорт түбәсеннән төшеп килгәндә, безне күзлек кигән ябык кына бер кеше туктатты.
— Каян килеп чыктыгыз сез монда? — диде ул. бик кырыс итеп.
Мин Таннга тэба ымладым: ул комсомолның шәһәр комитеты инструкторы, мондагы тәртипне ул белергә тиеш, янәсе.
— Әйе,— дип сүзен дәвам итте бу кырыс кеше,— электрод дигән нәрсәне күргәнегез бармы сезнең?
— Күз алдына кигерәбез...
— Менә шулай... Электродның бер кисәге шушы йорт биеклегеннән төшеп, цементны тишеп керә. Беләсезме шуны?
— А тай икән...
— Әгәр дә башыгызга,— ул идәндә яткан кирпеч ватыгын~аЯГЙ белән тибеп җибәрде,— шушындый таш кисәге килеп төшсә!.. Kes кушты сезгә монда йөрергә?..
Без «гаебебезне» танырга мәҗбүр булдык. Түбәнчелек белән гаф; үтендек. Ниһаять, бу кырыс кешенең күңеле йомшарды. Таныштык Ул мастер Юрий Матвеевич Сибяков булып чыкты. Үзе Чувашияда туып-үскән икән. Элек Саратовта төзелеш эшендә эшләгән.
— Ничек соң анда — өстә? — дип сорап куйды ул.
— Бик шәп!
...Икенче көнне бу форт өстендә, дөрләп торган факелны хәтерлә теп, кызыл флаг җилферди иде...
Горурлык
Кешеләре якын, үз булып әверелгән, үзең тормышка аяк баска! җирне ташлап китү җиңел түгел. Минем өчен андый җир — Тимер Тау шәһәре иде. Анда мин металлургия комбинаты салуга кат наштым.
Шулай да илебезнең автомобиль төзелеше гигантын салуга үз кулларым белән катнашу теләге көчлерәк булып чыкты. Менә инде елдан артык мин биредә эшлим. Әллә ни зур вакыт түгел. Әмма шул Вакыт эчендә шәһәрнең һәм бу якларның язмышы бөтенләй үзгәрде...
Безнең бригаданың үз горурлыгы бар. Чаллыда иң беренче унике катлы йортны без салдык. Аның һәр каты безнең коллективның үсеш этабы булды...
В. ФИЛИМОНОВ,
«Каигэсэнергострой» тезелеше идарәсенең СУ-31 монтажчылары бригадиры, КПССныд XXIV съезды делегаты.
(•Советская Татария» газетасыннан.)
Җәлил эшли торган бригадада
Әле төзелеп тә бетмәгән элемтә үзәге янына иртә таңнан ук халык җыела. Моннан вахта автобуслары кешеләрне эш урынына алып китә.
Мин шул урында урамны аркылы чыгам да түбән очка таба юнәләм. Биредә биш катлы торак йортлар салына. Кайбер йортларга күченгәннәр дә инде: тәрәзәләренә пәрдәләр эленгән, балконнарында керләр җилферди. Салынып бетмәгән йортлар яныннан кешеләр урабрак үтәргә тырышалар — аларың балконнарыннан, тәрәзәләреннән төзелеш чүп-чары, такта, каткан цемент кисәкләре, кирпеч ватыклары сибелә...
Моны күргәч хәтергә шул төште: Италия шәһәрләрендә, борынгы Рим кешеләренең йоласы буенча, яңа ел алдыннан тәрәзәләрдән иске чүп-чар ташлыйлар икән. Янәсе, «яңа тормышжа алар ияреп кермәсен. Монда да ниндидер зур бәйрәмгә әзерләнәләрдер, шуңа күрә бар нәрсәне тәртипкә китерәләрдер, чистарталардыр кебек тоелды. Чыннан да бәйрәм бит: яңа квартирага күчүне ке.м бәйрәм түгел дип әйтә ала!..
■ Мика </о номерлы йортны табарга кирәк иде. Дөрес, Филимонов бригадасы салган «небоскреб» түбәсеннән күрдем мин аны. Әмма югарыдан күргән нәрсәне түбәннән эзләп табып кара син!.. Ф
Азык-төлек сата торган кибетләр яныннан үтеп, бер бушлык жир- ф гэ килеп җиткән идем, юлыма бульдозер аркылы төште. Аны әйлә- S неп уздым да салынып ята торган бер йортның фасады каршысына 2 килеп чыктым. Нәкъ шушы бит инде 7/6 номерлы йорт! Әнә ишек = өстенә: «Бу йортны ВЛКСМ Үзәк Комитеты члены Вазих Мавликов ” җитәкчелегендәге комсомол-яшьләр бригадасы сала»,— дигән язу 3 кадакланган.
Бригадирны мин бик тиз таптым. Ябык кына гәүдәле егет икән, г Танышу белән бер-беребезне әллә кайчан белгән кешеләр кебек сөй- ф ләшеп киттек. Мөгаен, минем ишеләр күп килеп йөридер монда: _ алдан сөйләшеп куйган кебек, ул үзләренең эш нәтиҗәләрен күрсә- ~ тергә, бригада членнары белән таныштырырга кереште. х
— Монда Арча бригадасы эшли,— диде Вазих, тантаналы тавыш Э белән.— Барысы бергә бер районнан килделәр, барысы бергә эшли- * ләр, бергә торалар. с
— Ә бергә-бергә күңеллерәк бит ул,— диделәр егетләр.
Әйе, мондый бригаданың булуы әйбәт, әлбәттә!..
Без бишенче катка күтәрелдек. Стена кырыена килгән идек. «л кранда утыручы кызның ачулы тавышын ишеттек:
— Вазих! Кранга йөкне кем беркетә?
Мавликов иелеп түбәнгә карады һәм, аны-моны әйтмәстән, бас- * кычтан аска йөгереп төшеп китте. Ә кранчы кыз усал итеп миңа карап куйды.
Шунысы гаҗәп: монда кранчылар барысы да кызлар һәм барысы да ачулылар. Кызык: җир өстендә йөргәндә дә шундыйлар микән алар?
Вазих кран ыргагына бетон багана эләктерде. Кран угына асылган багана, баш өстемдә дуга ясап, аргы почмактагы төзүчеләр янына килеп төште.
Мин, төзү эшләрен карый-карый, юлымда булдым. Ике кыз. түгәрәк куыш калдырып, кирпеч тезәләр иде.
— Бу трубалар нигә кирәк? — дип сорадым.
" Кызларның берсе — алтын кысалы күзлек кигәне — тураеп басты да гаҗәпләнеп миңа карады. Янәсе, шуны да белмәгәч, нигә эч пошырып йөрисең монда? Мине бу кыен хәлдән Вазих килеп коткарды.
— Вентиляция каналлары була бу.— диде ул.
— Әлеге күзлекле кыз кем ул? — дип сорадым мин, читкәрәк киткәч.
— Әлфинур Әхмәтова,— дип сөйләп китте Мавликов.— Казаннан килде. Анда беренче трестта, СМУ-3 тә эшләгән. Уку комбинатында өч айлык курсларны бетергәч, ташчы булып, безгә килде.
Әлфинурга карата әйтелгән бу сүзләр бик гадәтн булып тоелды миңа. «Аның язмышы алай бик гадәтн булмаска тиеш».— дип уйлап куйдым мин. Матур йөзеннән, кырыс күз карашыннан нык характерга ия булуы күренеп тора аның...
Ташчылар монтажчылар белән ярыша. Рәттән генә эре панельле Йорт салынып ята. Әмма Мавликов бригадасы ташчылары алардан калышмыйлар. Гаҗәп, ничек өлгерәләр икән: монтажчыларның бербер панельләре бөтен бер стена, ә ташчылар кирпеч тезәләр.
— Мондый өлгерлеккә кайдан өйрәндегез? — дип сорыйм бригадирдан.— Бал кортлары кәрәз ясаган кебек четерекле бит ул кирпечтән йорт салу.
— Биредә, төзелештә өйрәндек,— ди вазих.— оу uupi ujuupin! леккә имтихан булачак. Срогына тәмамласак, димәк, бригада аякка басты, дигән сүз.
— Сезнең эшегез болай да аллага шөкер!
— Башта ничек булганын күрсәгез иде...
Мавликов бригадасына таштан йөз квартиралы биш катлы йорт салуны тапшырганда, тәҗрибәле ташчылар бармак белән генә санарлык була.
Эшкә керешәсе генә калган: нигез әзер, төзү материаллары әзер.
— Хәерле сәгатьтә,— ди Вазих,— башладык, егетләр! Әмма егетләр ашыкмыйлар.
— Төз җөйле итеп ничек тезәргә соң кирпечне? — дип аптырыйлар алар башта.
— Ние бар аның,— дип елмая Мавликов,— кирпеч араларындагы җөй нигездән алып түбәгә кадәр тигез булырга тиеш.
— Йорт салуның ние бар — мүклисе дә чутлыйсы,— ди берсе, төрттереп.— Тезеп күрсәт син, я!..
Вазих, җиңнәрен сызганып, эшкә керешә...
— Кара, кара, барып чыга бит!
— Ничек тигез бара!..
...Шулай итеп, төзелеш барышында өйрәндек.— дип сөйли Вазих.— Җөйләр дә тигез булып югары үрмәләде... Шулай көннәрдән беркөнне бригадага Ганс Нәбиев килде... Әнә ул үзе, почмакларны тигезли...
Дүртенче разрядлы ташчы дип таныштыра үзен Ганс. Шатлана егетләр, уен эшмени — тәҗрибәле оста! Эшләр ходка китәчәк хәзер!
Прораб эшкә куша моны.
— Ну, егет, күрсәт әле разрядыңны!
Нәбиев җиңнәрен сызгана һәм... ике куллап кирпечкә тотына. Прорабның гаҗәпләнүдән кашлары югары сикерә.
— Тукта, егет,— ди ул, фуражкасын баш түбәсенә чөеп.— Дүртенче разряд өчен буыннарың йомшак синең...
— Кирпечләр авыр бит. Силикат кирпеч. Берсе-берсе ярты пот бардыр...
— Әйе,— ди прораб,— силикат кирпеч — яхшы кирпеч. Һәркемгә тиз генә ияләшми ул. Башта өйрән...
— Ә хәзер,— дип дәвам итте Вазих,— Ганс әнә почмаклар коя. Почмакта тору бик җаваплы ул.
— Димәк, өйрәнгән?
— Дүртенче разрядны югалту белән килешәсе килмәде. Бөтен көчен биреп тырышты... Нижний Тагил шәһәрендә берьеллык ташчылар курсын бетереп эшләгән. Әмма соңрак һөнәрен алыштырган — заводта токарь булырга туры килгән. Электәге һөнәрен оныта язган.
— Бездә җан-фәрман белән эшкә кереште. Кыенлыкка бирешмәде. Беркөнне килә бу минем янга. «Почмакка куй әле!» — ди, ә күзләре ут булып яна. Тәвәккәлләдем. Ә хәзер иң яхшы почмак коючы.» Әйдә, янына барыйкмы?
Нижний Тагил шәһәрендә аның семьясы, яхшы квартирасы калган. Ике кызы музыкага өйрәнә, пианинолары да бар икән. Үзе дә музыкант һәм әйбәт җырчы булып чыкты ул.
— Яратам музыканы,— диде Нәбиев һәм кинәт сүзен бүтәнгә борды: —Без күптән түгел үз бригадабызга Муса Җәлилне алдык.
— Муса Җәлилне?
—- Әйе, Муса Җәлилне,— дип раслады аның сүзен Мавликов.— Герой-шагыйрьне бригадабызга член итеп алдык. Ул болай булды. Ничектер, бервакыт бригадабызга комсомолның өлкә комитеты
^секретаре килде. Эшебезне мактады. Аннары әйтеп куймасынмы: «Күңелсез яшисез, дуслар. Хыяллана белмисез...» — диде.
Бу сүзләрдән без уйга калдык. Будкага җыелдык та тормыш хәлләребез турында киңәшкә керештек. Чыннан да, күңелсез яшибез: төзелеш мәйданы да тулай торак. Башканы белмибез. Ә җаны ф булган адәмгә ул гына җитәме соң?! о
Хәбир Нәбиуллин— безнең комсорг — сүз сорады. «Шәп эшли- = безме? — дип сорады егетләрдән. «Шәп»,— дип җавап бирделәр. ь «Әмма,— дип дәвам итте комсорг.— «Хыяллана белмисез дип кисәт- S теләр бит безне». «Беләбез. Аерым квартирада торырга хыяллана- 2 быз». «Әнә, Алексеев өйләнергә хыяллана». «Ә Коляның бөтен хыя- = лы — җәен каптыру!»
Мин сүз алдым. «Сүз ул турыда бармый,— дим.— Хыял диңгез - кебек киң, баш өстендәге күк йөзедәй биек булырга тиеш. Түшәмгә ф төртелеп калырлык булмасын ул». _
♦Көй чыгарырга яисә шигырь язарга кушасыңмы? — ди Ганс.— = Анысын да булдырабыз». -
«Дөрес! — дип элеп алды комсорг.— Шигырь яки музыка!.. - Менә мин Пахмутованы бригадабызга член итеп алыргатәкъдим <
кертәм». Е
«Ә ул үзе кайда?» в
«Мәскәүдә». =
«Ә аның өчен кем эшләр?» 5
«Бригадабыз белән эшләрбез. Аны үзебезнең кичәләребезгә чакы -
рырбыз».
«Җырларгамы?» u
«Безнең турыда музыка язар. Ә җырлавын үзебез җырларбыз.
Килештекме?»
Ташчылар уйга калды...
«Ә бәлки, бригадабызга Муса Җәлилне язарбыз»,— дип тәкъдим ясады Равил Вәлиев. Барысы да аңа текәлде. Равил университет бетергән. Төзелешкә путевка белән түгел, үзе әйтмешли, «күңел кушуы» буенча килгән икән. Гади ташчы булып.
«Муса — үзе герой, үзе шагыйрь,— дип сүзен дәвам итте Равил.— Аның фамилиясен табельгә языйк, һәм ул һәркөн безнең арада яшәр, эшләр».
«Чыннан да,— дип кушылды аңа комсорг.— Әйбәт тәкъдим бит бу!»
«Мусаны алыйк!»—дип бердәм кычкырыштылар яшьләр.
«Ә нәрсә,— дип каршы төште берсе.— Үз кесәбездән бишәр сум, Димәк?.. Шул булдымы хыял?..»
«Тынлык!—дип кычкырды Нәбиуллин.— Хәзер аңлатам... Акча үз файдабызга тотылачак. Кичәләр, экскурсияләр оештырабыз, баян сатып алабыз, иң яхшы ташчы исемен алу өчен конкурс игълан итәбез... Я, килештекме?..»
•Яңа квартирага күчү көннәрен бәйрәм итәрбез,— дип дәвам иттеләр аның сүзен егетләр.— Туган көннәрне билгеләп үтәрбез. Культбудканы җиһазландырырга кирәк. Анда Муса Җәлил портретын эләрбез».
Бригада төзүчеләре шулай итеп: «Муса Җәлилне бригадага член итеп алырга һәм махсус Муса Җәлил сменасы булдырырга» дип карар чыгардылар...
Шул көннән башлап Муса Җәлил — Вазих Мавликов җитәкчелегендәге бригаданың даими члены, Җәлил аларнын бәйрәмнәренә катнаша, аларның шатлыкларын уртаклаша, эшләрендә яңа уңышларга рухландыра, аларны яңа, матур, кызыклы тормышка чакыра...
Мин шулар турында уйлыи-уилый кайтыр юлга чыктым. Элемтә үзәге янына җиткәч, артыма борылып карыйм. Силикат кирпечтән салынган, панельдән җыелган якты йортлар!.. Әнә Мавликов бригадасы салып ята торган йорт. Ап-ак силикат кирпечләр арасындагы җөйләр тип-тигез булып ерактан ук беленеп тора! Матур төзиләр. Йортларның күренеше бәйрәмчә. Урамнар киң. Ләкин аларның әле- гә исемнәре юк. Йортлар үзләре дә төзелеш номерлары белән генә йөртелә.
Мин хәзердән үк, үземчә, урамнарга биреләчәк исемнәрне күз алдыма китерергә тырышам. Ни өчендер гел мең шәһәрдә мең тапкыр кабатланган урам исемнәре генә хәтергә килә. Шәһәр башкармасы каршында, ай-һай, авыр эш тора!..
Бу эшне төзүчеләрнең үзләренә кушарга кирәктер, минемчә. Үзләренең туып-үскән авыл яки шәһәр исемнәрен кушсыннар, балачакларында су коенган елга-чишмәләрнең исемен бирсеннәр, сөйгән кызларының исемнәре белән атасыннар!
Моңа аларның хаклары бар!..
Хезмәткә катнашу коэффициенты
Төзүчеләр янында көн бик тиз үтте. Ә кичке сәгатьләрнең очы- кырые юк кебек. Җитмәсә тагын, Мавликовтан ишетеп калган: «Хезмәткә катнашу коэффициенты»,— дигән сүзләрнең мәгънәсенә һич төшенә алмыйм. Үзеннән сорарга кыенсынган идем. Күршеләр дә кайтып җитми, ичмасам...
Аптырагач, иске газеталарны актарырга керештем. Күбесе инде укылган. Иң аста «Коммунизм байрагы»—район газетасы — ята икән. Аның битләренә күз салдым. «Эксперимент дәвам итә...»
Кызык, нинди эксперимент икән ул?..
Түбәндәге сүзләрне укыйм: «Коллектив членнарына хезмәт хакын бүлгәндә, хезмәткә катнашу коэффициенты кертелде...»
Хәбәрче бетончылар турында язган. Бригадада егерме ике кеше булып, алар август аенда ике йоргка нигез койганнар. Тариф буенча билгеләнгән хезмәт хакын эшләнгән эшкә һәм разрядларга карап бүлгәннәр. Ә премия һәм артык эшләнгән эш өчен тигән акча һәркемнең гомуми хезмәткә кергән өлеше коэффициенты буенча бүленгән...
«Хезмәткә катнашу коэффициенты ничек билгеләнә икән?..» Укуымны дәвам итә.м, формула кебек коры һәм төгәл сүзләрнең мәгънәсенә төшенергә тырышам. Әһә, менә ничек! Моны бригада советы һәркемнең намуслы эш дәрәҗәсенә карап билгели икән.
Бригадада барысы да яхшы эшләгәннәр. Бары тик Семков дигәне генә эштә булырга тиеш кайбер көннәрендә «күңел ачкан». Ана хезмәт хакы тариф буенча түләнүен түләнгән. Ә премия бөтенләй тәтемәгән, чөнки бригада советы аның хезмәткә катнашу коэффициентын «ноль» дип билгеләгән. Ә Шакирҗанов хезмәткә катнашу коэффициенты буенча гына да, тариф белән түләнгән хезмәт хакыннан тыш, 126 сум 52 тиен өстәмә акча алган.
Менә нәрсә икән ул хезмәткә катнашу коэффициенты!..
Филимоновта да. Мавликов бригадасында да эшләр бердәм бара. Әлеге коэффициент турында да мин иң беренче башлап Вазихтан
эшеткап иде.™ ишына тагын иарырга, элеге «эксперимент»-
ны ничек гамәлгә ашыралар икән — белергә кирәк...
Иртәгесен 7/6 номерлы йортка тагын киттем. Мавликов юк иде, Равил Вәлиевне очраттым. Равил — үзе дә башлап язучы икән — минем сорауларыма каршы язганнан укыган кебек итеп сөйләп ките. Мин елмаям, күренеп тора: Равил миңа үз композициясен, үзе уйлаган сюжетны тәкъдим итәргә җыена. Сорауга турыдан-туры жавап бирми, түбән коэффициент алган кеше турында сөйләргә керешә.
Бу кеше, минем гаҗәпләнүемә каршы, Ганс Нәбиев булып чыкты. Мөгаен, Гансны Равил хөрмәт итә торгандыр — ул аның эшен, тормышын игътибар белән даими күзәтеп бара икән.
Бригада советы «үзбаш» йорт салучылар исемлеген төзегән. Алар беренче чиратта квартира алырга тиешләр. Бу исемлектә Ганс Нәбиев тә булган. Алар, сменадан соң калып, 200 сәгать эшләргә тиешләр икән.
Әмма мәхәббәт Ганс Нәбневкә аяк чала. Юк, Гансның үз мәхәббәте түгел. Аның үз семьясы бар, ул хатыныннан башка берәүгә дә гыйшык тотмый. Хикмәт шунда, элек фамилиясе исемлектә булмаган Алексеев табельщица кызга гашыйк була һәм өйләнеп тә җибәрә. Ә бригада советы, аларның хәленә кереп, исемлеккә Алексеевлар фамилиясен өсти. Шулай итеп, Нәбиев чираты ераклаша.
Бу карар турында ишеткәч, Нәбиев бригадир янына килә дә таләп итә: я аны исемлектә әлектәге чиратта калдырсын, я ул эштән хитө, янәсе. Бернинди үгет-нәсихәткә колак салмый — «я тегеләй, я болай». Җитмәсә тагын, батырлык өчен дип, «кәгеп» килгән.
Иртәгесен акылга утырып, гафу үтенергә дип килсә — терсәк кыска — «0,9» коэффициенты куелган.
— Безнең бригадада,— ди Равил,— түбәгә кем беренче булып җитә, шуңа — көненә унөч сумнан премия. Стимул! Берәрсе эчсә яисә эшкә килмәсә, премиядән колак кага... Менә хезмәткә катнашу коэффициенты шул инде. Кем гомуми хезмәткә тырышып, күңел биреп катнаша, һәр минутның кадерен белә — аның коэффициенты зур... Комсомол оешмасы көчле безнең. Комсорг Хәбир Нәбиуллин белән таныткансыздыр инде. Ул егет—Казаннан. «Теплоконтроль» заводында фрезеровщик булып эшләгән. Бала чакта поездлар йөртергә, машинист булырга хыялланган. Юдинодагы тимер юл училищесына кергән. Әмма аннан машинист булып түгел, тепловозлар ремонтлаучы слесарь гына булып чыккан. Шулай да тора-бара үзенекен иткән— машинист ярдәмчесе булуга ирешкән. Комсомол төзелеше турында ишеткәч, беренчеләрдән булып, монда килгән һәм яңа һөнәргә — төзүче һөнәренә өйрәнгән.
, Безнең комсомолецлар әлеге «эксперимент»ны беренчеләрдән булып башлап җибәрделәр, һәм ул үзен аклады да...
Әйе, мондагы яшьләр хыялланырга да, хыялларын тормышка ашырырга да өйрәнгәннәр. Хәзер инде бу мәсьәләдә аларны гаепләп булмый...