Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮЛЛАР ЧАТЫНДА


Шагыйрь исемендәге шәһәрдән репортаж
Бәхетле син. ерак илдәш.
Хезмәтеңә мин баш нам. һәйкәл булып яшьлегеңә Үскән монда бер карт имән.
өрәккә якын, таныш юллар. Әйтерсең ле Муса Жегил алармы нәкъ шушында яшәүчеләргә багышлаган. Биредә алар аеруча мәгънә белән, үлем- сеэлекнең тантанасы булып яңгырыйлар. Вакыт сынауларын, бормалы >ор- мыш юлларын үтеп, менә кайда җыр яшьлек белом очраша!..
Алар да шушы чатта очраштылар. Барысын да баштан башларга, кыенлыклармы җиңәргә, җил-бураннарны кичерергә туры килде аларга.
Менә шушы урында шәһәр тезелергә тиеш, диделәр Бу фикерме иң башлап ул ааиыттагы «Әлкеинефть» промыселлар идарәсе коллективы яклап чыкты. Экономистлар исә аны үзләренчә, хуҗалык исәпләреннән чыгыл расладылар. Эшчеләрнең вахта юлларында әрәмгә үткән вакытларын, артык транспорт чыгымнарын, тонна-километрларны һәм сумнарны исәпләделәр алар Барыннан да бигрәк тирә-як авылларда ’аркау яшәүче нефтьчеләрне шәһәрчә тезекләндерәлгон бер урынга җыйнап, анда аларга нормаль көнкүреш шартлары тудыру күздә тотылды. Бу нсә, үз чиратында, нефть чыгару производствосын тагыи да үстерүгә уңай мөмкинлекләр бирергә тиеш иде. Ниһаять, ГИПРОГОР естәлләречдоге ак кәгазьләргә булачак шәһәрнең контурлары тешә башлады Ә тезүче мастер Тимергалнев җитәкчелегендәге эшчеләр Әлмәттән килеп, салыначак йортларның нигезләрен корырга керештеләр.
һер яңа башлангыч каршылыклар белен керешүне таләп итә. Биредә дә тоомыш- иың бу законын читләтеп үтәргә момкин булмады. Кенә җиткәч, аерым семьяларның эчендә дә җил-бураннар күтәрелде Шәһәрдәге менә дигәч квартираларын яки авылдагы йорт-җирләрен, мал-туарларын калдырып китертә кызганучылар да булды Әмма Бик күпләр яңа поселокка күчү кенен, зур бор бәйрәмне каршылаган шикелле, атлы- гыл кетәп алдылар.
Ул кон иилде. Тик анда да. юри ачу иткән кебек, буран бик әшәке котырды. Төялеп чыккан машиналар карлы юлларда югалып калдылар Ярый әлә — бульдозерлар. Ул кемнәрнең геройлары Филиппов Борис, Суфияноә Салихләр тәүлек буеие ол- ларны әрчеп буран эчендә кайнадылар. Стихия чигенде. 11 январь таңында «аәр<ир«- лерде беренче утлар кабынды.
Й
• 704 ИЛНЫҢ оу КЫШЫН оирод» яшоү ... ------------ -г-- ............. ... Г"-'—Н ,Яц.
кәгә тиделәр. Инде бетте, рәт калмады, дип китәргә җыенган чаклар да булмады түгел. Ләкин яшәү көче җиңде. Мөхәммәтҗанов Әкълим һәм аның иптәшләре кеоеч арысландай батыр егетләр тормышны башлап җибәрүче инициаторлар булдылар, Авырлыкларны җиңел итеп кичерергә тырыштылар алар. Карт әбиләр дә аптырап тормады, чокырлар аша сикереп үтәргә күнектеләр. Әлмәт юлында автобуста бала тудырулар да гаҗәпкә саналмады. Тышкы ишекләрне кар күмеп китсә, тәрәзәдән чыгып, көрәп ачтылар. Ул йорт котлау туйларын әйтәсе дә юк: дүрт-биш катлы булып, > шаулап уздылар. Яшьләр бит! Нәкъ Муса Җәлил язганча, буран булса да күңелле ида;
Туңдырса да тәнне, кыздырса да Адаштырып кырда, урамда — Тын тормыштан, дуслар, мең мәртәбә Күңеллерәк икән буранда.
Шулай итеп, зур Татарстан нефте өчен көрәш юлында мөһим бер терәк пункты — Җәлил эшчеләр поселогы барлыкка килде. Ул көрәш инде 1951 елда ук, Сөләй мәйданындагы беренче скважиналардан башланган иде. Тора-бара промыселлар хуҗалыгы киңәйде, Әлкәй, Чишмә һәм Ташлыяр мәйданнарына җәелде. Якында гына цехлары һәм мастерскойлары белән промбаза шәһәрчеге үсеп чыкты. Яна Сөләйдә, соңрах Якыйда һәм Чишмәдә нефть эшкәртү корылмалары төзелде.
Нефть өчен көрәш барышында кешеләр үзләре дә устеләр, күтәрелделәр. Нефтьче мастерлардан дан казанган геройлар чыкты. Социалистик Хезмәт Геройлары Корбан Вәлиев белән Павел Савельевның исемнәре бөтен илгә билгеле булды. Йөздән артык кеше хөкүмәтебезнең орденнары һәм медальләре белән бүләкләнде. Нефтьчеләрнең иң алдынгы вәкилләреннән: «Татнефть» производство берләшмәсе начальнигы Әгъзам Вәлиханов, «Татнефтестрой» начальнигы Л. А. Гагалашвили, Социалистик Хезмәт Герое Әхәт Гобәйдуллин, «Әлмәтнефть» идарәсенең партком секретаре Наилә Закирова, нефтеавтоматика заводы эшчесе Т. И. Саблина, «Лениногорскнефть» идарәсе операторы А. Г. Соловьев партиябезнең XXIV сьездына делегат булып катнаштылар. Алар Җәлил коммунистларының да вәкилләре иде.
Хәзер Җәлил поселогыннан тугандаш ике предприятиенең — «Җәлилнефть» һәм «Сөләйнефть» идарәләренең эшчеләре һәм инженер-техник работниклары вахтага йөриләр. Бергә-бергә юллар да күңелле була. Алар кулга-кул тотынып, огы юлга — үзара ярышка чыктылар.
Ә юллары нинди!
Сезне, юллар, аяк эзе түгел. Йөрәк хисе салган бу җиргә.
Чыннан да, Муса Җәлил мең мәртәбә хаклы. Чиксез йөрәк хисе, фантазия алерпа! Бер карасаң, алар, һич тә исәпләшеп тормастан, суларны, текә тауларны һәм урманнарны кисеп үтәләр. Дөресрәге, алар кисмиләр, ә тоташтыралар, шәһәрләрне бәйлиләр, дусларны кавыштыралар. Шушы чатта аерылышалар да, кушылалар да алар. Очлары Әлмәт, Бәгелмә, Азнакай урамнарына барып керә, Чаллы, Сарман якларына китеп, күздән югала. Авыр йөк машиналары үкереп узалар. Купшы автобуслар чираттагы вахтага ашыга. Төоле типтагы махсус машиналар, үзйөрешле агрегатлар буровойларга, скважиналарга юл тоталар. Бу хәрәкәтнең үзенә күрә тәртибе, закончалыклары бар. һәр машинаның үз путевкасы, үз маршруты. Диспетчер кызлар йөзләрчә машинаны юлга озаталар. Отличник шофер Борһанов Нигъмәт тә юлга чыга. Аның кайчандыр Ромашкинодан ук башланган тормыш маршруты уңышлы дәвем итә. Куәтле «татр»ы юл чатларында, койрыклы йолдыз шикелле, күзгә чалынып кына кала. Әле генә Бөгелмә базасында була, икенче карауга инде йөз километрларны артта калдырып, скважиналар арасында йөри. Әйе, ару-талуны һич белмәүче шоферлар күп биредә. Агрегат машинисты Вәлиев, бульдозерчы Җамалиев, автобус йөртүче Саттаров һәм Кандалинцев кебек танылган механизаторлар, маяк булып, колонналарның алдыннан баралар. Бу юлларда үтелгән сәгатьләр дә, тонна-километрлар да — барысы Д« нефть чыгаручыларга хезмәткә куелган. Хәерле юл аларга!
ву ЯИЛСН'О ■а.тв.р «илсп чыккан юлчы гадәттә плакатларга бизәп тео
рем «орган индустриаль картинаны эзли. Кая алар, гигант корылмалар, төтеннәрен бариеп торган биек торбалар? Юл буйларындагы скважиналар да. баганалап да артык зур тәэсирле булып тоелмыйлар. Ләкин әнә шул баганаларга сузылган чыбыклар буйлап эур-эур елгаларның көче ташып ага түгелме соң! Юкка гына шауламыйлар, мең керчә ат кече белән экономик районнарның производство механизмын хәрәкәткә ♦ китерәләр алар. Юкка гына шауламыйлар, гүя нерә җепләредәй, биредәге промысел- лер «уҗалыгын илебезнең йөрәк тибеше белән бәйлиләр алар. Диспетчерлар үз урыннарында, мастердан министрлыкка кадәр оператив сводкалар агылып тора.
Җәлил тирәсендәге мәйданнарда — меңнәрчә скважиналар. Операторлар алармы үз савым сыерларыдай яхшы беләләр. Арада төрлесе, нефтьме бик күпләп биргәннәре дә бар. Юлларның иң олысы менә шулердан башлана да инде. Җир астыннан үткән торбалар буйлап җыю пунктларына, ә аннан товар паркларына нефть туктаусыз агып тора.
Якый товар паркы һәм андагы стабильләштерү корылмалары — нефть юлындагы ф үзәк станцияләрнең берсе. Техниканың соңгы сүзе буенча җиһазландырыл-ан махсус я узелларда нефть иң беренче башлап эшкәртелә — бензин парларыннан, су Һәм гоз о кушымталарыннан арындырыла. Биредәге катлаулы агрегатлар һәм технология про- = цесслары белән югары квалификацияле операторлар идарә итә. Шәүкәт Әхәт. Рәнас Г Садит һәм башкалар — барысы да шушы Җәлилдә яшәүче егетләр. Инженер-диспетчер < Лариса Каржилова операцияләрнең барышына контрольлек итә. Көннәр айлар, еллар п буема шулай миллионнарча тонналар, алар кулыннан үтеп, «Дуслык» магистраленә — в олы юлга — чыга.
Озатылган тонналар сумнар булып кайталар. Яңа экономик система белән эшләүче э предприятиенең хуҗалык күрсәткечләре әнә шулардай чыгып билгеләнә. Илгә күбрәк х иефь— кара алтын бирергә! Коллектив алдында торган төп бурыч әнә шундый. Бу меһим мәсьәлә җыелышларда әледән-өле көн тәртибемә куеп тикшерелә.
Бу җыелышларда идарә начальнигы Әхмәдиев Галимҗан доклад белән чыга Аның докладында да юллар — акка кара белән сызылган юллар, узган хуҗалык чорының йомгакларын характерлаучы саннар Һәм фактлар. Кечкенә клубның залында зур месь- әлөпор күтәрелә. Фикер алышулар уйлармы еракларга, алдынгы операторлар Әхмә- дулгин Хәмзә, Рәкаев Җәмилләрнең эзләре белән, скважиналарга алып китә. Нефтьне күбрәк чыгару өчен барысы да эшләнгәнме! !агын нинди резервлар, нинди юллар бар! Шушы идея кызыл җеп булып сузыла. Гади эшчеләр, инженерлар һәм геологлар белен бергәләп, җир асты катлауларының торышы, меһим техник проблемалар турында фәнни яктан тирәнтен фикер уртаклашалар.
Әйе, техника прогрессы өлкәсендә эшлисе эшләр күп ә«е Нефть чыгару, аны башлап эшкәртү һәм озату технологиясен тагын да камилләштерү һәм автоматлаштыру бурычы даими кайгыртучаилыкны һәм эзләнүләрне таләп итә. Биредә моның эчен тулы мөмкинлекләр һәм сәләтле көчләр бар. Промыселларда, цехларда рационализатор һәм уйлап табучыларның иҗади эшчәнлеге кайнап тора. Алар тарафыннан бертуктаусыз яңа. файдалы җайланмалар һәм камилләштерү тәчьдимнәре производствога кертелеп тора. А. Ртищев. Р Минһаҗов. А. Ульбаеэ һәм В. Гарипоеларның тәкьдимнәро ееручв файдалы булды. Инженер Шагалеев Файразның нефтьне судан арындыру һем суны тагын да файдалану буенча тәкъдим иткән җайланмалары да уңышлы булды.
Коллектив үз вәкилләренең уңышлары белән горурлана һем ил каршына чыга. Бөтенсоюз ярышында җәлилчеләр әләдән-әле алдынгылар рәтечдо призлы урыннарны алып киләләр. Мәскеүдә һәм Казанда Халык хуҗалыгы каззнышпары күргәзмәләрендә Җәлилдән китерелгән экспонатлар бар. Украинаның «Долиннефть» промыселлар идарә- сө һәм башка шундый илебезнең 26 предприятиесе белән дусларча, эшлекле эләмто- пәр тотыла. Җәлилчеләр, үз Җәлилләре белән бергә, бер тавыштан кабатлыйлар шик элпе;
Бер ананың туган балалары — Ташкын булып бергә кузгалдык, һичкайчан да. һичбер коч алдында Җиңелмәс бу изге туганлык.
ЮЛЛАР ЧАТЫНДА
ьу ташкыннар көчәя Ьаралар. Алдынгылар сафына яңа коллективлар, күплеген“I ударниклар өстәлә. Бүген йөзгә якын участок һәм бригаде, ике мең чамасы кеше коммунистик хезмәт ударнигы исеме алу өчен көрәшәләр. Вахтадан-вахтага, вакыт елга барган саен, график һәм план үтәлешен күрсәткән контроль сызык та күтәрелә бара,
«Якын арада тагын бер әһәмиятле үр яуланачак — безнең ятмаларда беренче миллиард тонна нефтьне чыгару төгәлләнә,— диде КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Ф. Табеев партиябезнең XXIV сьездында сөйләгән речендә,— Нефть чыгаруның шундый күләменә нибары 20 ел эчендә ирешеләчәк. Ватаныбыз нефть индустриясендәге бу тиңдәшсез тәҗрибә безгә ятмаларның нәтиҗәлелеген күтәрү юлларын эзләү өчен тагын да зуррак стимул булып хезмәт итәчәк».
Алда тагын яңа үрләр һәм бәйрәмнәр. Башкача мөмкинме соң! Алерның легендар якташлары, Моабит төрмәсендә үлем көткәндә дә, үзенең партиябезгә, илебезгв карата булган мәхәббәт хисләрен менә ничек җырлагач иде;
Кайгырма, җир. йөрәк калтырамас
Синең өстә чакта аяклар.
Аның исеме белән ачылган тел, Үлгәндә дә аны кабатлар.
Бу чатка килеп чыккан юлчы, бәлки, әлеге карт имәнне эзләр. Ләкин әкияттәге кебек башка картинаны күреп гаҗәпкә калыр. Юк, әкият тә, гаҗәп тә түгел. Генпланда каралган масштабларда Җәлил эшчеләр поселогы үсүендә дәвам итә. Торак йортлар белән беррәттән культура-көнкүреш объектлары да үсеп чыгалар. Әле менә яңа уку елына 960 урынлы яңа мәктәпнең ишекләре ачылды. Биш катлы тулай торак, 140 урынлы балалар бакчасы файдалануга кабул ителде. Культура сараен һәм больница шәһәрчеген төзү мәйданнарында киеренке эш бара. Бер үк вакытта поселокны тезекләидерү һәм яшелләндерү чаралары күрелә. Үзәк бульвар буйлап тезелеп киткән сәүдә һәм башка көнкүреш биналары хәзерге заман культурасы ямен күрсәтеп торалар. Поселокның символик эмблемасы булып мәйдан уртасында Муса Җәлил һәйкәле тора. Ул мәһабәт, горур карашы белән кэн саен якташларын вахтага озата, каршылый һәм гүя үзе дә алар белән бергә яши. Аның тирәсендә чәчәкләр клумбасы. Бик яраткан бит ул чәчәкләрне.
Чәчәкләр, үсегез, чәчәкләр.
Дәрт биреп безнең шат күңелгә.
Сезгә бу шатлыклар, рәхәтләр Бит җиңеп алынган гомергә.
Әйе, ул шатлыклар һәм рәхәтләр... Үзеңне үз җиреңдә хуҗаларча тоеп яшәү нинди зур бәхет! Шулерны уйлыйсың да, бүгенге тормышны күрәсең дә. мәрхүм шагыйрьнең үз хәле турында «Соңгы үпкә» дигән әсәрендәге түбәндәге юлларын укыгач, күздвн яшьләр килә;
Туган илем, үксез улың булып,
Үләм инде читтә тилмереп.
Яшем барсын сиңа елга булып. Каным шытсын кызыл гел булып.
Яшәүнең кадерен беләләр җәлилчеләр. Аларның яңа биналарны, объектларны тезрәк һәм биегрәк итеп үстерәселәре, үз поселокларын мактаулы шәһәрләргә тиң итеп күрәселәре килә. Җәлилнең һәм шәһәрнең ле--ендар исеме белән горурланалар алар.
Алар шушы чатта очраштылар. Тормыш төрле яклардан китерде аларны. Болай карауга күбесе яшьләр, кордашлар. Ләкин һәрберсенең үз биографиясе, үткән тормыш юлы бар. һәрберсенең үзенә хас характеры һәм тормышта тоткан урыны бар. Берәүләре— тормыш юлын беренче скважиналардан башлаган шушы як кешеләре. Илебезнең башка районнарында инде нефть исе сеңдереп яки махсус уку йортларын тәмамлап килүчеләр дә байтак. Хәзер инде алар барысы да үз кешеләр.
Әйтик, менә баш инженер Зиятдиновның эш бүлмәсенә килүчеләр гел өзелеп тормый. Юныс Ибраһимович дип, якын итеп, аңа эш белән дә, үз тормыш хәлләре
турында киңәш сорап та керәләр. Файдалы җавап алачакларына ышанып керәләр '•лар- Хәбибуллии Фәһим һәм Бәдруноа Хәләфләр — эштә алтыи «уллы мастеолар, 'миләдә «иң күңелле әтиләр. Парикмахер Шура пам икмәк сабучы Ниса аланы, игелек- яв һәм ягымлы булганнары очен. фамилияләрен атап әйтмичә дә. бетен <аш» белә һ»м ихтирам итә. Пенсионер Аксенов Михаилның узган еллар тарихыннан еейләгән ‘истәлекләрен яшьләр зур кызыксыну белән тыңлыйлар. Әстәәеиә, ул бакчачылык буемча да бик файдалы киңәшләр бирә. Фатыйма апаларына ерактан ук олылап сәлам бирәләр. Шәфкатьле сузе генә дә аның авырулар эчен шифалы булып 'оела. Башта ‘‘бетен поселокка бер үзе иде. Хәзер врач Әкмәдиеаа поликлиниканың медработниклар коллективына җитенчелек итә. Урамны иңләп комендант йәри. Аптырыйлар аңа: ничек олгерә бу Оркыя, һич җитешмәгәне юк, диләр. Чыннан да. әйтергә генә ансат, тулай торакта берничә йеэ кеше яши. Аларга нормаль шартлар тәэмин итәргә кирәк. Өстәвенә Әхметова җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, яшьләргә тормыш кору буемча киңәшләр бирә. Олы яшьтә дип тормый, Шакирова Зейтүиә бик дәртләнеп, драмтүгәрәк эшләрен оештырып йәри. Роберт Хәлиуллин җитәкчелегендә укытучылар коллективының концерт чыгышларын тамашачылар алкышлап каршылыйлар. Кендәлек эшләр һәм мәшәкатьләр белән шулай кайнашып яшәү дәверемдә, барысы әчем дә уртак булган яңа гадәтләр һәм нормалар барлыкка килә, традицияләр формалаша.
• Шунысы характерлы, биредәге тормышның лульсендә яшьлек ритмы аеруча ‘Сиэелап тора. Муса Җәлилнең яшьләргә карата әйтелгән сүзләре девиз булып -яңгырыйлар:
Яшьлек дисез, әскә үрләр очен Бирелгән бит аңа канатлар.
• Шундый ялкынлы лозунглар белән яшь коммунистик хезмәт ударникларының '■слетлары булып үтә. Комсомол рейдлары, прожекторлары, спорт ярышлары һәм башка шундый масса чаралары практикага кереп баралар. Пенсионер Семен Михайлович
• җитәкчелегендәге 80 кешедән торган оркестрның тавышы юллар чатыннем әржларгв ‘ яңгырый. Бәйрәм ’антаналарым да шушы музыка бизи. Мәктәптә Муса Җәлил истәлегеме багышлап музей бүлмәсе ачылды. Аңа «Ал камефео» түгәрәге членнары шефлык итә. Яшь җәлилчоләр үлемсезлек һәм дуслык турымдагы шигырьләрне 'олден- толге күчереп кабатлыйлар, ташларга язалар:
Үзем үлсәм, исемем, җырым үлмәс. Ул яңгырар илнең кырында.
Сойләп илгә тоткын күңелләрдә Чәчәк аткай дуслык турында.
’ Шул җырлар һәм хезмәт маршы астында тормыш алга бара. Бу поселокка җиде 'генә яшь дип һич уйламассың. Күл катлы йортлар, тарих тирәнлегенә тамыр җәйгәндәй, нык утыралар. Менә күңелләргә сафлык, йерәкләргә дәрт биреп, җиләс җил исә. Түбәлер әстендо кызыл флаг җилферди. Юкка гына җилфердәми ул: шул бинаның утырышлар залында поселок советының чираттагы сессиясе бара. Делутатлер, сайлаучыларның наказларыннан чыгып, хуҗалык һем культура тезелеше елкесәндәге меһим чараларны билгелиләр.
Юлларда бертуктаусыз хәрәкәт. Йеэ миллион тонналы Татарстан нефте әчем > керешнең алгы сызыгы менә шушы аклардан үтә. Быел бу тирәдәге мәйданнарда* 1 20 миллион тонна чамасы кара алтын алу күздә тотыла. Сарман буйларына таба кип ■ фронт болен һеҗүм җәелдерелә. Яңа скважиналар бораулама. Электр һәм элемтә линияләре сузыла. Әлбәттә, асфальт юллар салына. Шушы юллар чатында форпост б/лыл, үломсәэлеккә һәйкәл булып, нефтьле ҖӘЛИЛ поселогы күтәрелә.