Логотип Казан Утлары
Хикәя

УЛ ЯШӘРГӘ ТИЕШ ИДЕ


үземнән йокы качканга бүген өченче тәүлек китте.
Моннан ике көн элек әнидән хат килгән иде. Шул хатында әни. авыл хәлләренә дә кагылып: «Узган атнада күршебез Хәмидә апаң да үлеп китте. Жинеләебрәк киткән чагында агу йоткан»,—дип язган иде.
Менә шул хәбәр качырды йокыны. Чөнки бертуган апамдай якын булган Хәмидә апаның шул хәлгә барып житүенә ип элек мин гаепле. Тик мине беркем дә гаепле дип санамаячак.
Хәмидә япанын дөньядан туяр дәрәжәгә килеп житү сәбәбен миннән башка һичкем белми.
Ә шулай да йокы качты менә. Күземне йома башладыммы — мәрхүмә Хәмидә апа картыма килә дә баса. Сөрмәле кара күзләрен мөлдерәтеп. нәкъ кырык өченче елнын июнь аендагыча итеп, мине каргарга тотына: «Синен аркаңда гына шушы хәлгә төштем мин, имансыз малай! Тырнак очы кадәр дә гөнаһым юк иде. Шул синен керми калуын гына харап итте тормышымны! — ди — Шул чакта син кергән булсаң, мин дә башкалар төсле рәхәтләнеп яшәгән булыр идем. Ә хәзер менә, кырык тугыз яшем лә тулмас борын, кара гүрлә ятарга туры килә инде!» — ди.
Кешенен тормышын бозу да. аны дөньядан туяр хәлгә китереп жит- керү Дә бик ансат икән. Мин үземнең мәнге төзәтеп булмаслык хата ясавымны чирек гасырдан артык вакыт узгач, әнидән әлеге хат килеп төшкәч кенә аңладым.
Ә Хәмидә апа күз алдымнан китми дә китми.
Менә без анын белән Зәйнетдин абыйны озата барабыз. Зәйнетдин абый — Хәмидә япанын ире. Анын сугышка китеп барышы. Ул бераз кызмача. Шуна күрә, миннән артык тартынып тормыйча:
— Әй, бәгырькәем, каласын бит! — дип, барган уңайга Хәмидә апаны әледән-әле үбеп ала.
Бу малайның да хәтерен калдырмыйм, диптер инде, ара-тнрә минем дә аркамнан каккалап куя. Аннары янә Хәмидә апаны кочып үбә дә. аны үпкән чагында арбадагы печән өстенә куеп торган тальян гармунын кулына алып, дәртләнеп, үзе уйнап, үзе жырлап жибәрә:
Барасы юлларым ерак.
Арымас микән атларым Исән йчреп. сауллр кайгыр Микән гаэна башларым...
Моилы итеп, үзәкләрне өзәрдәй итеп, шулай берничә жыр җырлый Да кинәт тукталып кала һәм, Хәмидә апаның күзләренә текәлеп;
— Кара аны, Хәмидә, мин югыңда матур гына йөр. яме! Кайта алмае дип уйлама, менә күрерсең, исән-сау әйләнеп кайтачакмын мин ан» нан! — ди.
Хәмидә апа башта иркә генә итеп елмаеп куя. Аннары ул да. Зәй» нетдин абый кебек, җитдиләнеп китеп:
— Ни сөйлисен, Зәйнетдин? Күңелеңә дә китермә андый нәрсәне, күз нурым! — ди.
— Мин сина ышанам, Хәмидә,—ди Зәйнетдин абый.— Ну шулай да ялгызын гына яшәмә, яме. Көндезләрен ялгыз торсаң да. төнлә үзен генә кунма. Әбизәтелне. берәр ышанычлы кеше белән куна торган бул!
— Кемне чакырырмын икән сон, Зәйнетдин? Бер дә туган-тумачабыз юк бит безнең бу Укмаста.
— Анысы шулай инде,— ди Зәйнетдин абый, уйга калып. Бераздан кинәт ачылып китеп, мине күтәреп алдына утырта да, Хәмидә апага карап:—Менә безнең иң якын дустыбыз, Хәмидә! — ди.—Шулаймы, Сафиулла?
— Шулай, Зәйнетдин абый! —дим мин, аның олы башы белән мине үзенә дус итеп санавына куанып.
— Әйт әле, Сафиулла,— ди ул миңа, чыннан да, үз энесенә дәшкәндәй ягымлы итеп,— бүгеннән башлап, мин сугыштан әйләнеп кайтканчы. Хәмидә апаң янына кереп кунып йөрерсеңме?
Мин аптырабрак калам. Бер яктан караганда, Хәмидә апа япына кереп куну мина рәхәт кенә буласы, чөнки безнең өйдә миннән башка да ике абыем, бер сеңелем бар, шунлыктан һәр көн кич урын-җир өчен тарткалашырга туры килә. Ә Хәмидә апаларда куна башласам — йомшак урында ятачакмын. Икенче яктан караганда. Хәмидә апаны күне» лем нигәдер бик үк өнәп тә бетерми шикелле. Дөресрәге, ул үзе мина салкынрак карый сыман. Менә бүген Зәйнетдин абый үзен озатканда мине районга тикле утыртып алып барырга булгач та, Хәмидә апаның кәефе кырылыбрак киткән төсле тоелды. Хәтта ул:
— Бала-чага ияртеп йөргәнче, икебез генә барсак әйбәтрәк булмасмы соң? — дип, Зәйнетдин абыйга әйтеп тә караган иде. Бары Зәйнетдин абый: «Зыян юк, барсын. Син мине озатып йөргәндә ат саклап, арбада утырып торыр!» —дигәч кенә ризалашырга мәҗбүр булды.
Ә менә Зәйнетдин абый безнең авылга килгән көннәреннән үк уз малаеннан да болайрак яратты мине. Алар безнең авылга әле узган ел гына килеп урнаштылар. Ачыграк итеп әйткәндә, Зәйнетдин абыйны безнең авылга эшкә — балалар укытырга җибәргәннәр иде. Аңарчы алар бүтән районда эшләгән булганнар. Безнең авылга килгәч, күршебездә буш торган өйне сатып алдылар да нигез күршебез булып куйдылар. Менә шул чактан ук ярата башлады мине Зәйнетдин абый. Урамда күргән саен, башта күтәреп алып сөя. аннары үзләренә алып кереп я конфет, я башка шундый тәмле әйберләр белән сыйлап чыгара торган иде. Тагын ике елдан бишенчегә күчәчәгемне белеп, бишенче класста татар телен миннән укыйсың инде. Сафиулла, дип. мине куандырып йөря башлаган иде. Ләкин укытырга туры килми инде болай булгач. Шул инде ул. яхшы кешеләр кайда да ип алдан кирәк. Сугышта да андыйлар» сыз булмый торгандыр, күрәсең. Шуңа болай тиз алып китәргә булганнардыр Зәйнетдин абыйны... Тукта, ни дип җавап бирергә соң әле ана?..
— Мин керүен керер идем дә бит, Хәмидә апа риза булырмы икән соң, Зәйнетдин абый?
Күрәсең, минем җавабымнан канәгать булыптыр, Зәйнетдин абый рәхәтләнеп елмаеп куя да, Хәмидә апага карап:
— Ишетәсеңме. Хәмидәкәй, син риза булсаң, Сафиулла каршы түгел! — ди.
— Риза булмыйлармы соң инде! —ди Хәмидә апа, кинәт мин һич тә көтмәгәнчә яктырып китеп.— Кунып кына йөрү түгел, бөтенләй минем
янымда торса — тагын да яхшырак булыр иде әле- кибеттән кайтканда бикле ишеккә түгел, ачык ишеккә кайтып керер идем!
Зәйнетдин абый зәп-зәнгәр күзләре белән миңа карый да:
— Я, Сафиулла,— дип, тимердәй нык куллары белән мине күккә чөеп ала.— я, әйт әле, мин сугыштан кайтканчы Хәмидә апаңның малае булып торырсыңмы?
— Гармуныңны уйнарга рөхсәт итсәң, торырмын! — дим мин. Хикмәт шунда, мин Зәйнетдин абыйның гармунына алар безнен авылга килгән- нәк бирле кызыгып йөрим инде. Тик уйнап карарга дип сорарга йөрәгем генә житми.
Зәйнетдин абый шундук гармунын мина суза:
— Менә, энем, хәзерге минуттан башлап синеке бу гармун! Тик син аны өегезгә алып чыкма, анда абыемнар ватып бетерер аны. Бездә генә тот, и рәхәтләнеп, туйганчы уйна! Хәмидә апаңны гына ялгыз калдырма—куркыр ул. Аңладыңмы, Сафиулла, мин әйткәннәрне?
— Аңладым, Зәйнетдин абый!.. Ярый әле, Зәйнетдин абыйның әйтәсе сүзләрен юлда әйтеп калырга башы җиткән. югыйсә, юньләп сөйләшергә дә өлгерә алмаячакбыз икән.
Без районга килеп кереп, военкомат янына барып туктаганда, сугышка х китәчәк кешеләрне инде сафка тезеп бетереп торалар иде.
— Сау булып торыгыз! Мин әйткәннәрне онытмагыз! — дип, Зәйнет
дин абый тиз генә башта Хәмидә апаны суырып үпте, аннары мине * кочаклап башымнан сыйпады да, биштәрен кулына алып, китүчеләр £ сафына барып басты... х
Зәйнетдин абыйны озатып кайтканнан сон, атылып өнгә кердем дә: д
— Әни, бүгеннән башлап, мин Хәмидә апа малае булам, аларда тора к
башлыйм,— дидем. з
Әни, беркавым исе китеп, ни әйтергә белмичә мина карап торды. * Аннары: а
— Ниткән юк сүз сөйлисең син, малай актыгы? — дип сорады.
Мин кабаланя-кабалана мәсьәләне аңлатып бирдем һәм:
— Миңа шуның өчен Зәйнетдин абый гармунын да биреп калдырды! — дидем.
Әни башта бик каты торды: «Кунарга да кермисен, малае да булмыйсың, кешегә бирерлек артык балам юк минем!» — диде.
Ә мин һаман үземнекен тукыйм:
— Мин Зәйнетдин абыйга сүз биреп калдым, сүземдә тормасам — егетлек булмый бит ул. әни! — дим.— Әгәр мине Зәйнетдин абый кайтканчы Хәмидә апа малае итеп торасың килми икән, давай, ул чакта әтигә әйт, минем үземә гармун алып бирсен! Син әйтсәң, тыңлый ул, минекен генә колагына да элми,— дим.
Дөресе дә шулай. Йөз тапкыр сораганмын инде мин аннан, гармун алып бир әле, әти. дип. Ләкин ул алып бирергә уйламый да.
— Йөрмә әле. малай, эчне пошырып, аннан башка да кирәк нәрсәләр бетәсе түгел! —дип. минем үземне орышты.
Үзара байтак сүз көрәштергәннән сон, әни мина Хәмидә апаларда к\на башларга рөхсәт итте, ләкин көндезләрен гел өйдә булырга кушты. Нишлисең, ризалашырга туры килде, чөнки әни сүзе—изге сүз. Ана сүзеннән чыккан кеше гомер-бакый рәхәт күрми, ди безнең әни.
Озакламый әтине дә сугышка алып киттеләр
Көз җитте. Мәктәптә укулар башланды. Мин мәктәптән кайтышлый Да Хәмидә апаларга кагылгалый башладым Шуңа кагылам, чөнки мин кайтканда Хәмидә апа һәрвакыт өйдә була һәм беркайчан да ашатмыйча чыгармый.
— Бер дә тартынмыйча яхшылап аша. энем, сиңа җигәрлек кенә бар, шөкер! —дип кенә тора.
УЛ ЯШӘРГӘ ТИЕШ ИДЕ
Кибеттә эшли ул. Сельпога барып кайткан көннәрендә хәтта бүтәа малайларның төшенә дә керми торган өрек яки йөзем «имешләре белая дә сыйлый.
Дәресләрне мәктәптән кайткач ук әзерләп куям. Ә кичләрен. Хәмидә апа янына кунарга кергәч, ул әйдә ятыйк инде, энем, дип әйткәнгә кадар гармун кычкыртам. Кычкыртам гына түгел, «Әпипә» белән «Авыл көе»н хәйран гына сукалый да башладым бугай инде: кәефе яхшы булган чакларда, Зәйнетдин абыйга бияләй яки оекбаш бәйләп утырган жнреннәв дәртләнеп китеп, Хәмидә апа мин уйнаганга биеп тә алгалый. Аны биетә алырлык булгач—ярап тора инде ул!..
Тора-бара минем хәлләр тагын да шәбәйде. Теге чакта әни: «нигә юкны сөйләп торасың, улым», дигән булса да, кырык икенче елның чамасыз салкын кышы килеп җиткәч һәм безнең келәтнең бура төпләре дә бик нык саегып калгач, ул узе миңа Хәмидә апаларга төн кунарга гына түгел, бәлки көндезләрен дә ешрак кергәләп йөрергә кирәклеген аңлата башлады. Ә миңа шул гына кирәк тә инде! һәм мин өнгә сирәк кенә, әнине сагынганда яки абыйлар белән бер котырышып аласым килгәндә генә чыгып кергәли торган малайга, дәү абый сүзе белән әйтсәк, кибетченең иркә малаена әверелеп киттем. Өс-башны да Хәмидә апа карый. Урын-җир өчен дә борчыласы юк: икебезгә болын хәтле түшәк һәм зур йомшак ястык. Юрганнары да минем ише алты малай ябынып йокларга җитәрлек. Шулар өстенә, Хәмидә апа көн саен иртән олы мичкә, кич бәләкәенә ягып тора һәм һәрвакыт мине май шикелле йомшак кулы белән кочаклап ята. Кайбер көннәрне көрсенеп-уфтанып ала да:
— Их, Сафиулла! Кайтып керсен иде менә хәзер Зәйнетдин абыең! — дип. ут кебек кайнар күкрәгенә кыса.
Зәйнетдин абый ул кайтканчы үзләрендә торып торырга кушкач, теге чакта юкка гына икеләнеп маташкан булганмын икән. Хәмидә апа мине көннән-көн күбрәк ярата бара. Ул кибеттән кайткан чагында өйләрендә булмасам, бикле ишекләрен дә ачмыйча һәм мине эзләп тапмыйча торып, бусагасыннан аяк та атлап керми.
— Син минем үз улым шикелле хәзер, Сафиулла, синсез бер минут та яши алмыйм мин бу өйдә!—дип, әледән-әле үземә дә әйтеп тора...
Шулай кырык икенче ел үтеп китте, кырык өченчесе килеп җитте. Минем эшләр ипле генә тәгәри дә тәгәри. Өйдә яшәмәсәм дә сизенәм, абыйларның хәле көннән-көн мөшкелләнә: кием-салымнары да күзгә күренеп туза, ашау-эчү яклары да һаман кысыла, сыегая бара. Бер минем абыйларныкы гына түгел, авылдагы бүтән малайларның да хәлләре яман. Ләкин мин аларның барсына да булыша алмыйм шул. Ә үземнең абыйларга кулдан килгәнчә ярдәм иткән булам шунда. Я Хәмидә апа кибетенә киткәндә миңа дип калдырган ипине алып чыгып бирәм, я, үзләрен алып кереп, аштыр, бәрәңгедер ашатып чыгарам.
Бер караганда сөенеп, рәхмәт кенә әйтеп торырлыклары бар инде, кана. Бүтән малайларга анысы да эләкми бит әле. Ләкин, юк. барыбер ярап булмый абыйларга. Чак кына сүзгә килештекме, хәзер «сатлык җан», «куштан тәре, бер гармун белән бер тамак өчен кеше малае булып йөрисең!» дип теңкәгә тияләр. Бик белеп торам: көнләшүдән шулай дип әйтә инде алар. Үзләренә тәтемәгәнгә.
Шулай да ачу килә. Әллә Хәмидә апа янына керми башлыйм микән дип уйлап куйгалаган вакытларым да була. Ләкин Зәйнетдин абыйга биргән вәгъдәм искә төшә дә, ачуымны эчкә йотып, ашау белән гармун өчен генә йөрмим ич мин, сүз тыңлап, амәнәт үтәп йөрим дип, үземне- үзем юатып-рухландырып. ул уемнан кире кайтам...
Чыннан да, яхшы уйный башлаганмынмы әллә, аракы эчә торган кеше түгел, очсызгарак төшәр диптерме — анысын өзеп кенә әйтә алмыйм —соңгы вакытларда авылда мәҗлес үткәрергә ниятләгән кешеләрнең барысы да диярлек, гармунчы итеп, мине дәшәргә тотындылар.
— Әй, Сафиулла энем, рәхәтләнеп бер күңелемне бушатып кайттым =
бит әле бүген, рәхмәт инде сиңа! Әле ярый син гармун уйнарга өйрән- = дсн! — ди. ~
— Анда барып йөргәнче, өйдә генә җырлап утырсаң, яхшырак бул-
Mac иде микән? — дисәң, тирән итеп көрсенеп куя да: £
— Юк, энем, булмый: халык тыңлап тормаганда җырлыйсым да -
килми, җырлаганда да юньләп булдыра алмыйм!—ди. е
Зәйнетдин абыйның соңгы айларда язган хатлары шактый өметле: с һәр хатында диярлек, бәлки, кунакка да кайтып китә алмаммы әле дип з яза. һәм, әлбәттә, һәр хатында, ничек анда Сафиулланың хәлләре, сүзен- х дә торамы, кунарга керәме синең яныңа? — дип сорашып тора. Моңарчы д бер көн дә кермичә калганым юк иде. Ә хәзер, Зәйнетдин абый шулай менә кайтам, менә кайтам дип торганда, сүземнән чыгаммы соң? Кунарга керми калу турында уйлаган да юк инде анысы, хәтта аена бер-ике кинода утырган чагымда Зәйнетдин абый кайтып төшәр дә, мин аларда булмагач, кәефе кырылып, әллә ниләр уйлап куяр төсле тоела. Шундый күнелсез хәл килеп чыкмасын өчен, кичләрен генә түгел, көндезләрен дә, абыйлар янына да кереп чыкмыйча, гел Хәмидә апаларда үткәрә башлаган идем сонгы айларда...
Ләкин...
Җете кызыл гиз уна, дип бик дөрес әйткән икән борынгылар. Үлгәндә дә онытасым юк, кырык өченче елның июнь ае, көннәрнең чамасыз нык кыздырган чагы иде. Минем ише малай-шалай бер караңгыдан алып икенче караңгыга тикле судан чыкмый ята.
Бер дә бер көнне шулай су коенып кайтып керсәм — күзен тозландырып. Хәмидә апаларда бер ят ир кеше утыра. Зур гына гәүдәле, кап- кгра бөдрә чәчле, өстенә зәңгәр күлмәк, кара чалбар, аягына ялтыравыклы кара туфли кигән, калын кашлы, кылыч борынлы һәм зур колаклы шул кешене күрүгә, әллә нишләп, куркып-аптырап, ишек төбендә каттым да калдым. Ул да миңа текәлде. Бер-беребезне тикшереп тнк торабыз: ул да дәшми, минем дә сүз башларга кодрәт җитми. Ә Хәмидә апа күренми. Мин су коенырга киткәндә дә өйдә юк иде ул Ишекне үз кулым белән бикләп киткән идем. Шулай булгач, бу бәндә безнең өйгә МИчек керә алды икән? Әллә ишек яңагындагы ярыкка кыстырыл кнткән җиремнән ачкычны табып, ишекне үзе ачып кергән берәр угры-фәләнме бу? Порт басучы караклар шәһәр җирендә нәкъ менә шушылай яхшы киенеп пәриләр икән дип сөйлиләр иде, шуларның берсе монда да килеп чыкканмы әллә?
— Нигә син куркасың, малай? —диде ул кеше, минем уйларымны
Ә мине дәшү — ^әмидә апаны да чакыру дигән сүз. Чөнки, я салмыш баштан берәрсе гармунны ватар, яисә Сафиулланың үзенә бәйләнеп китүләре бар дип, Хәмидә апа беркайчан да мәҗлескә минем үземне генә җибәрми.
Минем үземнең бер дә барасым килеп тормый торуын. Олылар мәҗлесендә утыруның минем ише ун-унбер яшьлек малай өчен ни кызыгы ♦ булсын? Ләкин чакырганда барырга туры килә шул. Чөнки мәҗлескә йөрүне Хәмидә апа бик ярата. Шуңа күрә, бармыйча калып, аны үпкәләтәсем килми. Аннары тагын шунысы да бар: мәҗлестә утырган чакларда Хәмидә апаның җырлавын тыңлап кайтам мин. Ә ул тегенди-мондый гына җырчы түгел. Күңелләрне әллә ни кыландырып айкап, йөрәкнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек итеп җырлый ул! Бер мин генә түгел, мәҗлестә утырган кешеләр, хәтта инде шактый «йомшап» бара торган агайларга кадәр, ачкан авызларын ябарга да онытып, сокланып тыңлап торалар аның җырлаганын.
Ләкин шунысы гаҗәп: кичләрен өйдә икебез генә утырганда бик сирәк җырлый ул. Ә менә мәҗлесләрдә исә, җырла дип әйткәнне дә көтмичә, үзе башлап җибәрә, һәм өйгә кайткач әйтә:
УЛ ЯШӘРГӘ ТИЕШ ИДЕ
белеп торган сыман итеп.— Курыкма, мин татарча оеләм. IHH—• татарин. Кем сина кирәк. Хәмидә апасына килдэммэ.
Хәмидә апаның исемен әйткәч, жинел сулап куйдым: димәк, карак түгел! , _ v4
— Курыкмыйм. нигә куркыйм!—дим мин. батыраеп китеп.—Ә Хәмидә апа кая китте3
— Ул су артыннан китте, скоро килер.
Мин. түзә алмыйча, кычкырып көлеп жибәрәм.
— Ничек инде ул «су артыннан»? Су алып кайтырга китте дип әйтмәкче буласыңмы син?
Ул да рыясыз гына елмаеп куйды. Аннары хәйран әйбәт итеп татарча сөйли башлады — теләсә булдыра икән, шайтан!
— Әйе, әйе. син дөрес әйтәсең,—диде ул.
— Син кем буласың соң? Ник килдең безгә?
— Эш белән килдем.
— Нинди эш белән йөрисең, дим мин?
Ул миңа районнан Хәмидә апаның кибетенә ревизия ясарга килгәнлеген аңлатып бирде дә:
— А син үзең кем малае? Монда нишләп йөрисен? — диде.
Мин аңа күрше малае булуымны, ә хәзер Хәмидә апаларда яшәвемне әйттем. Ул шуннан соң күзгә күренеп яхшырып китте һәм:
— Бик яхшы, бик яхшы, давай, кил монда! — дип сөйләнеп, аксый-
аксый яныма килде. Л
Унбер яшьлек малайның күңелен табу өчен күп нәрсә кирәкмени? Хәмидә апа су алып кайтып кергәндә, мин инде теге абзыйны тәмам үз итеп, күптәннән аны белгән сыман сөйләшеп утыра идем. Болай итүем Хәмидә апаның күңеленә дә хуш килде, ахрысы:
— Карале син аны! Шактый батыр малай икәнсең бит син. Сафиулла! — дип мактап та алды.
Көндезге аштан соң Хәмидә апа кибетенә китте, ә Роберт абый:
— Көн дә бик эссе, юл килеп арытты да Бүген мин магазинга бармыйм. Ревизияне иртәгә башларбыз.—дип. минем белән өйдә калды.
Сакау күп сөйләр, дигәндәй, татарчасы бик шома булмаса да. сүзгә япьтәш адәм булып чыкты ул. Үзенең ничек итеп кырык беренче елнын ахырына чаклы фашистларга каршы сугышып йөргәннәрен, ничек итеп разведкага барып, «тел» алып кайтканнарын, аягы кайда һәм ничек яраланганлыгын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Үзе татар була торып, ни өчен татарча бик үк яхшы белмәвенең сәбәпләрен дә әйтте. Бик яшьли — нибары алты яшь ярымда — ятим калган да шуннан соң балалар йортында, руслар арасында тәрбияләнгән икән.
— А хәзер сиңа ничә яшь? — диде ул миңа, нигәдер кинәт кенә минем белән кызыксынып.
Минем унбер яшьтә икәнемне белгәч:
— Но-о!—дип. калын кашларын сикертеп, белмим, никтер куанып куйды да:— Беләсеңме. Сафиулла, детдомнан мин какраз синең шикелле унбер яшьтә качтым!—дип. үзенең малай чаклары турында сөйләргә кереште.
Балалар йортыннан качканнан соң. үзебезнең Татарстаннан китеп Ташкент якларына барып чыккан да, «Папаша» кушаматлы бер өлкән яшьләрдәге карак җитәкчелегендәге шайкага юлыккан һәм. шул шайка- дагылар белән бергәләп, бурлык-мутлык белән көн күреп йөргән икән ул. Сөйләвенә караганда, күбрәк базар тирәсендә чуалганнар. Туры килгәндә. башка төр әйберләрне «сөртүдән» дә тайчанмаганнар, әмма төп кәсепләре кесә «чистарту» булган. Анда да очраган бер кешенекен түгел, бәлки спекулянтларныкын һәм баерак кешеләрнекен генә чистартканнар. Әнә шул «кәсеп» белән шөгыльләнеп йөргән вакытта үзе юлыккан маҗаралар тү рында бик күп сөйләде ул миңа.
лк күп нәрсәләр турында сораштырып утырды. Ләкин, барыннан да игрәк, ул .минем ни өчен Хәмидә апаларда яшәвем белән кызыксына ле, ахрысы. Аның, син нигә монда торасын, нигә үз өегездә тормыйсын? ип соравына мин башта, болай гына, Зәйнетдин абый кайтканчы гына эрып торам дип, серне бик үк ачып бетермичәрәк котылмакчы булган дем. Ләкин Роберт абый аның белән генә канәгатьләнмәде: «Кем алай тәргә кушты? Хәмидә апан үземе, әллә Зәйнетдин абыеңмы’» — дип чентекләргә тотынды. Мин Зәйнетдин абый үзе шулай кушып киткәнле- ен әйтергә мәҗбүр булдым. Шуның өчен хәтта гармунын да миңа кал- .ырып киткәнлеген әйттем.
Мин шуларны сөйләп биргәннән сон, Роберт абый ничектер күңелсез* әиебрәк киткән сыман булып, байтак кына уйланып утырды. Аннары:
— А син төнлә Хәмидә апан янында йоклыйсыңмы? — дип сорады. — Анысы сиңа ни пычагыма кирәк инде? — дидем мин. аның шушы- 1ай чамадан тыш кызыксына башлавына ачуым килеп.— Сине бит кем-
<ен канда йоклаганын тикшерергә түгел, кибет тикшерергә дип кенә ф кибәргәняәрдер. шулаймы?
Ул минем бу соравымнан соң аптырабрак калды, ахрысы, дәшмәде. ’ Ә мнн шул
арада әйттем аңа: ч
— Алай бик беләсең килгәч — бел инде, алайса: без көн дә Хәмидә *
эпа белән бергә йоклыйбыз! — дидем. £
Болай да киң танавы тагын да киңәебрәк китсә дә, ул, тыштан артык * исе китмәгән атлы булып күренергә тырышып: ®
— Яхшы, яхшы, син дөрес эшлисең, шулай кирәк? — диде һәм елмай- ө
ганда н итте. с
Аннары кесәсеннән минем баш бармак юанлыгы кара ручка чыгарып. * луны ачып ябып уйнарга тотынды. Минем беркайчан да андый шәп < ручка күргәнем юк иде әле. Шуңа күрә, әле яна гына ачуымны китерүен = 1ә онытып, тыелгысыз рәвештә. Роберт абыйга якынрак барып бастым. Берәр минут шулай торгач, үзем дә сизмәстән, тегенең ручкасына үрел- аем. Ул һичнинди каршылыксыз, хәтта сөенебрәк тә бугай әле, ручкасын дундук мина сузды. Куанычымнан тыннарым кысылып, калтыранган сулларым белән ручкасын әйләндерә-әйләндерә карый башладым. Роберт абый бик канәгать кыяфәт белән елмаеп куйды да:
— Беләсеңме, Сафиулла, бу нинди ручка? —диде һәм. минем җавапчы да көтеп тормастан, үзе барысын да аңлатып бирде. Аның ул ручкасы гади ручка гына түгел, бәлки карага манмыйча да көне буе яза горган ручка икән ләбаса! «Авторучка» дип атала икән ул.
— Ә кайдан алдың сип моны, Роберт абый?
— Фронттан алып кайттым. Немецныкы бу ручка.
— Шушы берәү генәме синең мондый ручкаң? Тагын юкмы өегездә?
— Юк, Сафиулла. Нәрсә, сиңа да кирәкме әллә?
— Өегездә тагын булса, монысын мина сатарсыңмы әллә дип сора- »ым иде... Ә ничә тәңкә тора бу ручка, Роберт абый?
— Мең сум, Сафиулла.
— һо-о! Алай булгач, өегездә тагын шушындый ун ручка булса да. чина тәти торган түгел икән! Аның кадәр акча миндә түгел, минем әнидә 1ә булганы юктыр әле!
Роберт абый, минем шушылай шаккатып калуыма кәефе килеп, юка |ренле авызын җәелә алган кадәр җәеп, рәхәтләнеп көлеп жнбәрде. кннары кинәт көлүеннән туктады да:
— Телисенме, мин сиңа бу ручканы бушка бирәм? — диде.
— Ы ы, көт синнән бушлай! Чукынсаң да бирмәячәксең син аны! — (идем мин, бирәсе булса тизрәк бирсен өчен, юри шулай аның канын сыздырырга ниятләп.
Дөрес ниятлә! әнмен икән.
L «К. У.» А» В.
УЛ ЯШӘРГӘ тикш ИДЕ
49
— Минме? Мин бирмимме? — лиде ул, бик нык әсәрләнеп.—Мз, хәзер үк ал и ул сина була!
Ялт итеп кулыннан тартып алудан көчкә тыелып калдым да, шаярт- мыймы икәнен белер өчен:
— Белеп тор, Роберт абый бер алсам кире бирмим мин аны,—ди- дем.
— Ә мин больше синнән сорамыйм да аны, мә ал!—диде ул, әле һаман ручкасын сузып торган килеш.
— Рәхмәт, Роберт абый, бик зур рәхмәт! — дип, ручкасын тиз генә ( эләктереп кесәгә салдым да, су буена төшеп, су коенып ятучы малайлар , каршында мактанып кайтмакчы идем. Ләкин алай ук итеп йөрергә 1 насыйп булмаган икән. Атылып капка төбенә генә чыгып җиткән идем, . Роберт абыйның:
— Сафиулла, син кая йөгерәсең? — дигән тавышы ишетелде.
Мин шып туктап борылып караганда, ул тәрәзәдән башын тыгып | карап тора һәм кыяфәте, өйдә ялгызы гына калырга курыккан кешенеке , төсле, куркынып-агарынып киткән иде.
— Курыкма, Роберт абый, мин хәзер: ручканы иптәш малайларга i күрсәтеп кенә кайтам! —дидем мин, аны тынычландырмакчы булып.
Ләкин ул үзен ялгыз калдырып киткәнгә түгел, ниндидер бүтән сәбәп аркасында пошаманга төшкән иде булса кирәк.
— Киләле монда!—диде ул, чыраен сытып.
— Нәрсә, Роберт абый?
— Беләсеңме мин сиңа ни өчен бирдем бу ручканы?
— Ни өчен соң?
— Мин сине яратам, Сафиулла. Вот и бирдем. Ә син мине яратасыңмы?
— Бик яхшы кеше син, Роберт абый!
— Во, во, Сафиулла! Мин шулай уйладым да синең турыда. Беләсеңме, сиңа бүген нәрсә эшләргә кирәк?
— ?
— Син бүген Хәмидә апаңнарда кунма, ярыймы!
— Юк, Роберт абый! Хәмидә апаларда кунмыйча ярамый мина! — дидем мин, күңелем нигәдер хәвефләнеп китеп.— Зәйнетдин абыйга бер көн дә Хәмидә апа янына керми калмаска дип сүз биреп куйган кеше бит мин!
— «Сүз» дә «сүз»! Нәрсә ул сүз! —диде Роберт абый, ачуын тыеп тора алмыйча кызарынып-бүртенеп.— Чепуха ул сүз! Ә мин сина мен сумлык ручка бирдем. Син, понимаешь, шулай да мине тыңламыйсын!
Әһә, тел төбе аңлашылды моның: шушы авторучкасын биреп, мине алдалап, Хәмидә апа белән икәүдән-икәү генә кунасы килә икән ич бу кылыч борынның. Юк инде, абзыкаем, булмас инде анысы ук! Синең әллә нинди фашист кулларында йөргән бер ручкаңа гына түгел, шундый йөз ручка бирәм дисәң дә Хәмидә апа янына керми калачак кеше түгел мин! Сиңа ышанып калдырсаң...
— Мә алайса ручкаңны!
— Нәрсә, сиңа кирәкми, да? — диде ул, мин әле генә чамасыз нык куанып алган ручкасын кире сузганга аптырап.
— Кирәген бик кирәк иде ул миңа. Мондый ручка белән язсам, гел бишле куярлык итеп, матур язар идем. Минем үземнең ручка — агач ручка гына. Аның да каләме биш былтыр элек бозылып бетте инде. Шулай булса да, мин синең бу ручканны ала алмыйм, болай булгач. Чөнки мин Зәйнетдин абыйга сүз биреп калдым. Мин — совет укучысы. Ә совет укучысы беркайчан сүзеннән чыкмаска тиеш!
Шуннан соң Кылыч борын минем белән күп сатулашып тормады: кулыннан килсә кабып йотардай булып, күзен акайтып карады да:
— Ах, син — татарчонок! — дип, ручкасын тартып алды һәм тәрәзәне шапылдатып ябып ук куйды
13е idiap uaujni ucvien шу.ии дин ЛЧИОШЫрЫП ТОрГЗНЫ ӨЧвН, МЯПӨМ ДӘ бик яман ачуым чыкты.
— Мин татарчонок булсам, син ишәк колак! — дидем дә, чатыр чабып, су коенырга төшеп киттем.
Юри озак йөрдем мин ул көнне су буенда. Бер авторучка биреп, мине ахмакка чыгарып калдырырга теләгән теге Кылыч борын күзенә ♦ күренәсем килмәде.
Мин кайтып кергәндә Хәмидә апа инде самоварын кайнатып өстәлгә ук китереп утырткан һәм табын хәзерләп йөри иде. Кылыч борыннын да кәефе шәп: авызын колагына кадәр ерып көлә-көлә Хәмидә апага нидер сөйләп утыра. Көндезге ачуын оныткан иде, ахрысы: мин килеп кергәч тә чырае караңгыланмады. Инде өстәлгә китереп куелган бер банка балык консервасы, бер ит консервасы янына Хәмидә апа бер таба йомырка тәбәсе дә алып килеп утырткач, тегенең йөзе тагын да яктырып китте һәм ул, кулларын уып:
— Эх, мондый яхшы закуска астына йөз грамм да булса! — дип, күзләрен майландырып, калын кашларын сикертеп куйды. Аның шушы сүзләреннән сон, Хәмидә апа кинәт уңайсызланып. кыга- рып, беркавым уйланып торды. Аннары идән астына төшеп китте һәм = аннан Зәйнетдин абый заманыннан ук калган, ул кунакка кайткач аны сыйларга дип саклап тоткан бер <чәкүшкә» аракысын алып менде. ч
«Чәкүшкә»не күргәч, Кылыч борынның авызлары ерылып китте. £ Хәзерге кыен заманада шешәле чын аракыны авыл җирендә түгел, * Мәскәүнең үзенә барсаң да табулары бик кыен булуын, ә Хәмидә апа = менә авылда торып та әлеге «әж.әл даруын» юнәтүен әйтеп, башта аны ө татарча мактады. Аннары, бер стаканны йомырка тәбәсе астына салып с куйгач, русчалатып мактарга тотынды...
Ул сөйләгәннәрнең барысын да аңлап бардым дисәм — ялган булыр. < Шулай да тел төбен чамалап утырдым мин аның. Кылыч борынның сүз- ® ләренә караганда, безнең Хәмидә апа дөньяда ин уңган һәм иң матур хатын иде. Мондый хатынның ире, ягъни Зәйнетдин абый була инде, үзен жир йөзендә иң бәхетле кеше дип санарга тиеш. Ә менә Кылыч борын үзе ул яктан бик бәхетсез икән: хатыны искиткеч усал булып чыккан аның. Шуңа күрә Кылыч борынның ул хатын янына кайтып керәсе дә килми икән. Әгәр дә Хәмидә апа үзенә кияүгә чыгарга риза булса, Кылыч борын иртәгә үк хатынын аерыр иде дә Хәмидә апа белән рәхәтләнеп тора башлар иде. Алардан да бәхетлерәк семья булмас иде, имеш, бу дөньяда.
Ул шулай тузга язмаганнарны лыгырдап утырган вакытта мин, Хәмидә апа бу ахмакның тасма теленә ышанып куймаса гына ярар иде дип, куркып, гел ана гына карап утырдым. Бәхеткә каршы, бер дә андый-мондый хәвефле нәрсә күренмәде аның йөзендә. Киресенчә, соңга таба Кылыч борынның хәттин аштырып лыгырдавына аның да эче поша башлады сыман тоелды мина. Ләкин, шул ук вакытта, ул ачуын Кылыч борынга сиздерергә дә теләми, шуңа күрә, үзен көчләп булса да, елмайгандай итеп утыра. Ревизор булганга шикләнә иде, ахрысы, ул аннан. Югыйсә, Хәмидә апаның талканы бик коры була торган иде башка чакга. Болай зурдан кимсетү турында әйткән дә юк инде, хәтта аның кибетендә чак кына урынсызрак сүз ычкындырган кешеләрнең дә авызларын бик тиз томалап куя торган иде.
Әй, бу адәм баласының нәфескәйләре! Кара инде син аны, ә? Сүз белән ялагайлануы гына жнтмәгән, Хәмидә апаның иңенә кулын салырга да итенә башлады бит теге Ишәк колак!.. Хәмидә апаны да әйтер идем: әле һаман шуның кыланышларына түзеп тора бит. Үзенең ачуы тнмгел-тимгел булып битләренә үк бәреп чыккан, ә шулай да дәшми, түзә, агай! Шулай ук куркыныч кеше микәнни соң бу Ишәк колак?.. Киг
УЛ ЯШӘРГӘ ТИЕШ ИДЕ
инде, КИТ. ревизор ДИГӘЧ ТӘ. ӘЛЛӘ кем t Ү« сидер млл« инде мич
алдыннан берәр утын агачы алып килеп, сизмәгәндә генә...
Сиздермичә генә муен тамырына берне сыйлыйммы икән әллә дип кенә торганда, ниһаять, түземе төкәнде булса кирәк — Хәмидә апа, телгә килеп, башта:
— Җитте. Роберт агай, бераз шаярдың — булды! — диде. Аннары тегенең кулын кискен читкә кагып, кече якка кереп китте.
Шуннан соң Кылыч борын кулын озайтмады, ләкин теле белән инде йокларга яткач та әллә ни гомер җыен юк-барны сөйләп, лыгырдап ятты. Нигәдер мине йоклатып җибәрәсе килә иде аның. Әледән-әле:
— Сафиулла, йокла инде, йокла! — дип үгетләп маташты.
Ә мин, аңа юри үч итеп, күзләрем йомыла башласа үземне чеметә- чеметә булса да, түздем һәм ул тәмам эреп гырлап китмичә тәки йокламадым.
Шулай итеп, ул төндә мин җиңүче булып калдым. Ләкин менә икенчесендә!..
Иртән мин йокыдан торганда кояш инде әллә кая күтәрелгән иде. Хәмидә апа да. Кылыч борын да өйдә юк. кибеткә ревизия ясарга киткәннәр иде булса кирәк. Көн тәкатьсез кыздыра. Җилнең әсәре лә юк. Тиз генә тамакка капкалап алам да су коенырга чабарга кирәк дип. өстәл янына килеп утырсам—ике күзем дүрт булды күрәсең. берәр нәрсә язарга алган җиреннән онытыптыр инде. Кылыч борын теге авторучкасын өстәл өстендә калдырып киткән иде!
Бу көтелмәгән шатлыктан йөрәгем гөрс-гөрс типкән хәлдә, башта мин ул ручка белән язып карарга тотындым. Менә ручка иде ул, ичмаса! Шундый шома, шундый тигез итеп яза — шаклар катарлык. Ничек кулга төшерергә сон моны?.. Әллә инде яшереп куярга да. Кылыч борын сораса, күрмәдем-белмәдем. мин йокыдан торганда өстәлдә бернинди ручка да юк иде дип, алдашып, үземә алып калыргамы моны? Бигрәк тә шәп нәрсә бит, чукынган! Кылыч борын барыбер кадерен белми бугай аның, тәки менә шушылай, бүгенге шикелле, берәр төштә онытып калдырып харап итәр. Яки берәрсенә үзе бушка биреп калдырыр. Әнә кичә Хәмидә апа янына кермәскә риза булган булсам, миңа да биреп калдырасы иде бит ул аны?..
Шулай тәвәккәлләп алып калган булсам, ак сакаллы карт буласы икәнмен. Кылыч борын бер тузынып алыр иде дә шуның белән вәссәлам булыр иде. Хәмидә апаның намусына да тап төшмәс, тормышы да җимерелми калыр иде Ләкин, гомергә алдашканым булмаганлыктан, ул көнне дә ялганларга йөрәгем җитмәде. Уйладым, уйладым да ахырдан Кылыч борынның ручкасын, кибеткә илтеп, үзенә тапшырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдем. Тик шуңарчы, су буена алып төшеп, дус-иш малайларга күрсәтеп, алар алдында бераз мактанып, дәрәҗәне к^тәРеп менмәкче булдым, һәм менә шул шайтан коткысына бирелү харап итте дә инде бөтен эшне
Су буена төшеп җитеп, ручканы кесәмнән чыгарган гына идем — бер көтү малай сырып та алды үземне. Аларның күбесе миннән зурраклар, ә минем абыйларның берсе дә күренми. Күренергә тиеш тә түгелләр, чөнки алар икесе дә колхоз эшенә йөри хәзер. Теге малайлар мине сырып алдылар да, кая. тотып кына карыйм әле. Сафиулла дус. дигән булып, башта берсе кулын сузды, аннары икенчесе, аннары өченчесе— Ул да булмады, тизрәк тотып карарга тырышып, бер-берен этешергә- төртешергә тотындылар. Чып-чынлап талаш китте һәм .. башта шырт иткән тавыш ишетелде, аннары кайсыдыр:
— Сындырдыгыз бит, тәре караклары! —дип ачыргаланып кычкырып жибәрде.
Мин кем сындырганын белергә дә өлгерә алмыйча калдым: минут эчендә җыелган егермеләп малай, өреп очыргандай таралышып, секунд
Иртәгесен мин барып кергәндә Хәмидә апаларның өе ачык, ләкин ♦ өйләрендә беркем дә юк иде. Әмма мин өйләре ачык һәм анда кеше = булмаганга түгел, ә өйнең яме качканга аптырап калдым. Әле кичә = генә чип-чиста һәм бар нәрсәләре тәртибе белән тиешле урынына куелган, картлар әйтмешли, көлеп торган өй эчен бүген бөтенләй танып > булмый: караваттагы урын-җир башка көннәрдәгечә пөхтәләп җыеп “• куелмаган гына түгел, киресенчә, туздырып ук ташланган, бер мендәр в хәтта идәндә үк ята; йодрык-йодрык кадәрле кып-кызыл чәчәкләргә күмелеп, моңарчы тәрәзә төбен балкытып утырган яран гөле дә кемгәдер _. комачаулаган, ахрысы — аны да, бәреп төшереп, чүлмәген чәлпәрәмә 3 иткәннәр. Хәтта кече мичне олы мич белән тоташтыра торган калай х торбаны да бәреп төшерә язганнар: баш-башларыннан сылап куелган * урыннары кубып, идәнгә коелган, торба үзе дә чак-чак кына эләгеп тора. Ләкин барыннан да бигрәк мине менә нәрсә өнсез итте: Зәйнетдин абын мина калдырып киткән гармун да тәмам эштән чыгарылып, уртага аерылып ташланган иде!..
Кыскасы, Хәмидә апалар өенең асты-өскә китерелгән иде.
Ә эшләр менә болайрак булган икән ул төндә. Инде кайчаннан бирле менә кайтам, менә кайтам дип безне өметләндереп йөргән Зәйнетдин абый, ниһаять, шушы үткән төндә кайтып төшкән. Кайтып төшкән дә. Хәмидә апаны уятып, ул каршына чыкканны көтеп торырга да түземе житмичә, ин элек ишек аллы як тәрәзәсенә килгән һәм, кул фонарен яктыртып, өй эченә караган. Караган да, Хәмидә апа яткан карават янында бер ир кеше басып торганын күргән һәм, күкерт урынына кабынып, атылып өйләренә барып кергән. Барып кергән дә иң элек теге Ишәк колакны сугып еккан, аннары Хәмидә апаны туздырырга тотынган. Ихтимал, кызулыгы белән ул аларны шунда тынсыз ук та иткән булыр иде, ләкин әлеге Кылыч борынның куркып бик каты кычкыра башлаган тавышын ишетеп, безнең әни барып кергән дә, Зәйнетдин абыйны жайлап-көйләп, эшне алай ук зурга җибәрергә ирек бирмәгән.
Теге Ишәк колакның коты шул тикле алынган булган бичараның — вин килеп керүгә, киемнәрен култык астына кыстырган да, ишеккә дә барып тормастан, тәрәзәдән генә чыгып сызган!
йодрык кадәр кызыл чәчәкле яран гөле әнә шул чакта харап булган инде.
Кылыч борын чыгып качкач, кем иде ул, синең яныңда нишли иде. дип Зәйнетдин абый Хәмидә апаны тыкырдатырга керешкән. Хәмидә ана, күз яшьләрен гүгеп:
— Кибеткә ревизия ясарга килгән кеше ул. Кичә ревизия бетеп җитмәде дә шуңа күрә кунарга калган иде. Ләкин безнең арабызда бер-
ччеядә суга сикерешеп тә беттеләр. Ә ручка кыл урталай сыйган һәм аны төзәтеп-сипләп кенә игә китерерлек түгел иде инде.
Шушы хәлдән сон бик нык аптырашка калдым мин. Шайтан да кушмага» көенчә, мактанчыкланып, су буена төшүем өчен ин элек үземне сугып үтерерлек булдым. Аннары яр буена барып басып, малайларны бик каты итеп сүктем. Алан да ачуым басылмагач, үзебезнен өйгә кай- ♦ тып. тезмәгә мендем дә, печән өстенә сузылып, бу чамадан тыш кыен хәлдән ничек котылырга икән дип, уйланып яттым. Уйлана торгач менә мондый карарга килдем: Хәмидә апа янына кунарга кермәскә риза булсам, кичә теге Кылыч борын мина ручкасын бирергә уйлаган иде бит шулай булгач, нигә бүген дә шуңа риза булмасын икән? Әйе-әйе, тотарга да, ревизия ясый торган жиренә — кибеткә барып, ялгыш мин синен руч- канны сындырдым, Роберт абый, шуңа күрә мин синең кичә әйткән сүзенә риза, дип әйтергә кирәк...
Менә шушылай итмәк булган идем мин. Ләкин анысына да йөрәгем житмәде. һәм мин, ул көнне беркемгә бер сүз дә әйтмичә, беркемгә дә күренмичә, тезмәдә кундым.
УЛ ЯШӘРГӘ ТИЕШ ИДЕ
пи дә булмады. Җир йотсын әгәр ялганласам, менә шушы урынымча яшен суксын, берни дә булмады! Минем яныма әле яна килеп баскан гына иде ул. Алай-болай кагыла-нитә калса, тибеп очырырга дип тора идем мин аны. Менә шул чакта син килеп керден. Ипинең чыраен күрмим, шулай гына булды! — дип әйтеп-анлатып биргәч, бераз гына йомшый-сүрелә төшкән шикелле дә булган икән. Ләкин бераздан тагын кызып китеп:
— Ярый, монысы шулай да булган булсын ди! Ә Сафиулла кая соң? Син аны һәркөнне минем янда куна дип яза идең бит хатларыңда! Бүген нигә юк соң ул, нигә алып кермәдең аны? — дип, Хәмидә апаны тагын тинтерәтә башлаган.
— Башка көннәрне гел үзе керә торган булгач, кичә дә шулай кайтып керер дип белдем мин аны. Ишекне дә шуңа бикләми калдырган идем,— дигән Хәмидә апа.
— Ә кермәгәч нигә үзең алып чыкмадың? — дигән Зәйнетдин абый, һаман үз туксанын туксанлап.
— Күрәчәгем шулай булгандыр инде,— дигән Хәмидә апа, тагында ныграк итеп елап җибәреп.— Көн буе ревизия белән азапланып, башларым катып беткән булгангадыр инде, Сафиулланы кереп алырга бөтенләй уема килмәгән шул. Растрата зур булыр төсле, шуңа күрә башкайларым бер дә юньләп эшләмәгәндер инде! Югыйсә син киткәннән бирле бер генә төн дә Сафиулладан башка ялгыз кунганым юк иде!
— Хәмидәң бик дөрес әйтә, наным Зәйнетдин: әйе, Сафиулласыз кунганы булмады аның. Куну гына түгел, гел Хәмидәң янында яшәде ул. Мин аны бүген да Хәмидә янындадыр дигән идем әле,— дип минем әни дә әйтеп-аңлатып караган икән каравын.
Ләкин Зәйнетдин абый аларның сүзенә ышанмаган. Ярсыган үгез шикелле җенләнеп, башта гармунны аерып ыргыткан, аннары шул сәгатендә үк авыл Советы председателен һәм андый чакта шаһит булырга тиешле кешеләрне чакырттырган һәм Хәмидә апаны аерган да кайткан юлыннан кире китеп тә барган. Әти-әниләре Биектауда яши дип сөйләгәннәр иде аның. Аларны күреп китәргә дип шунда юнәлгәндерме, әллә туп-туры үзе хезмәт итә торган частька юл тоткандырмы — анысын беркем дә әйтә алмады.
Шул китүеннән ул безнең авылга бүтән кайтмады. Кайберәүләр анык турында: Хәмидәне аерып киткәннән ары озак та тормыйча сугышта үлеп калган, имеш, дип, икенчеләре, киресенчә, бик зур батырлыклар эшләгән икән дә шул батырлыклары әчеп герой исеме алган икән дип сөйләделәр. Бу имеш-мимешләрнең кайсысы дөрес икәнен тәгаен генә әйтеп бирә алмыйм. Шунысын гына кистереп әйтә алам: Татарстан геройлары турындагы китапта Ширнязданов Зәйнетдин Шакир улы дигән герой юк. Миңа ышанмасагыз — үзегез тикшереп карагыз. Кем белсен: бәлки, ул үлмәгәндер дә, герой да булмагандыр. Меңнәрчә совет солдатлары кебек үк. герой исемен алмаса да. сугышның ахырына тикле батырларча сугышып йөргәндер дә. сугыш беткәч исән-имин туган авылына кайтып, яраткан эшенә — балалар укытырга керешкәндер Ихтимал. әле хәзер дә укытуын дәвам итәдер... Кем белә, бәлки, ул әле дә теге чактагы юләрлеге өчен үкенеп. Хәмидә апаны сагынып-саргаеп яши торгандыр. Үлеп ярата иде бит ул Хәмидә апаны. Әнә. кырык беренче елны сугышка киткәндә юл буе сөеп һәм үбеп туя алмаган иде...
Ә Хәмидә апаң нишләде соң. дисезме?
Зәйнетдин абый аны аерып киткән көнне мин аларга кереп, өйләренең туздырылган кош оясына охшап калуына шаккатып торган чакта, Хәмидә апа елый-елый шешенеп бетеп, кайдандыр кайтып керде дә:
Их. малай, малай! Кичә капларда гына булдың сон син?—дип. бик үк каты булмаса да, шактый сизелерлек итеп, артыма тибеп чыгарып җибәрде.
Ул чакта мин бит әле эшнен нәрсәдә икәнен белмим, щука күрә, бердән, ейләренен шулай пыр туздырылган булуыннан, икенчедән, Хәмидә апаның орышып, артыма тибеп озатуыннан чыгып, мин аны бер төн эчендә акылга жиңеләеп калган, ахрысы, бу, дип уйлаган идем. Ләкин мәсьәләне әни анлаткач ачыкланды: ул көнне үз акылында булган әле ул. Ә менә соңыннан...
Төнне кайда үткәргәндер һәм көндез төш авышканчы кайларда йөргәндер — анысын шайтан белгән, әмма төштән сон теге Кылыч борын, ревизияне ясап бетерергә кирәк дип, Хәмидә апаның кибетенә китеп кергән. Менә шунда Хәмидә апа, бичаракаем, бик зур хата ясаган. Зәйнетдин абый белән булган хәлләрдән сон нервылары какшаган булгангадыр инде, күрәсең, Кылыч борын ревизия турында авыз ачуга, кинәт ярсып киткән дә:
— Менә сиңа ревизия, сасы кәжә тәкәсе! — дип, яшик ача торган тимер белән тондырган тегенә.
Кылыч борынның сыйрагына барып тигән дә сыйрак сөяген азрак күгәртеп чыгарган тимер. Аның урынында башка бер адәм рәтлерәк кеше булса, бу эшне әллә ни зурга жибәрмәс, бер кычкырып алыр иде дә шуның белән онытыр иде. Ләкин Ишәк колак хатын-кыздан да вакчылрак бәндә булып чыккан. Минуты белән башта Хәмидә апа үзенә бәргәндә кибеттә булган кешеләрнең нсем-фамилияләрен язып алган, аннары авыл фельдшерыннан сыйрагы күгәреп чыкканлыкка белешмә алып, аксый-аксый районга чапкан.
Шуннан сон райпотребсоюздан өч кеше килеп, атна буе төпченеп, ревизия ясап интектерделәр Хәмидә апаны. Ләкин эшен чиста алып барган булып чыкты ул: телгә алып сөйләрлек гаебен таба алмадылар.
Ул мәшәкатьләрдән котылган гына иде, теге Кылыч борын мәсьәләсе буенча бимазаларга тотындылар. Бимазалап кына да калмадылар, хулиганлыкта гаепләп, ел ярымга утыртып та куйдылар бичараны.
Әнә шул хәлләрне башыннан кичергәннән ары акылга жиңеләеп калды ул. Болай карап торырга ипле генә, акыллы гына күренә иде ул үзе. Колхоз эшендә дә җен урынына эшли торган иде. Ләкин вакыт-вакыт кинәт кенә ычкынып китеп, үз алдына нидер сөйләшә, кайт, тилереп йөрмә, Зәйнетдин, жир йотсын әгәр, минем сина хыянәт иткәнем юк, дип кычкырып-кычкырып куя башлый. Аннары кызганыч һәм моңлы итеп җырлап жибәрә;
Их, Зәйнетдин, күрдек микән Алма чәчәк атканын?
Сонгы сулышыма кадәр Көтәм синек кайтканың.
Иделләрне ннләп-буйлап Пвзәрсек, үрдәккәем. Бүген кичкә дә кайтмасаң — Түзмәс бит йврәккәем-
Жпнеләеп китеп, шушы жырларны жырлый башладымы. Хәмидә апаның холкын белгән ир-атлар аның тирәсеннән ераграк булу ягын чамалыйлар. Андый чакта ир-ат затын һич тә күрә алмый, аларны ата— казлар, тормыш бозгычлар дип пыр туздыра торган иде.
Инде менә әни шул Хәмидә апаның вафат булуын әйтеп язган...
Ә бит ана әле кырык тугыз да тулмаган иде. Яшәргә тиеш иде әле ул. Рәхәтләнеп яшәргә тиеш нде! Теге чакта Роберт-ишәк колактан куркып тезмәдә качып ятмаган булсам, һичшиксез, рәхәтләнеп яшисе кеше нде. Аның шушылай вакыты житмичә үлеп китүенә иң элек мин гаепле ләбаса!..
Дөрес, мине беркем дә хөкем итмәячәк. Чөнки закон күзлегеннән караганда җинаятьче түгел мин. Тих шулай да йокы качты менә.
Өч тәүлек тула инде күзне йокы алганы юкка.