Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Яшьлек
Мин кичмәгән әле океан-сулар, Иркендерме дөнья, киндерме... (Миңа әле бары егерме.) Учка кысып издем чуерташны. Тезгә куеп бөктем тимерне. Мин давылдан өлгер булмак булдым. Ә ул каршы төшеп өлгерде. (Миңа әле бары егерме.) Күкрәк киереп давыл аша киттем, һәм ул җиңелеп артка чигенде.
«Жаның алам» — диеп Әҗәл килде, (Миңа әле бары егерме.) «Жаның алам!» — дидем мин Әҗәлгә, Әҗәл башта теш ыржайтып көлде, Аннан тынды...
Тәмам каушап калды... Соңра кинәт борылып йөгерде. (Миңа әле бары егерме.)
Таныш түгел эткә
Тимер җене кагылгандыр, ахры, сина. Нигә килеп ияләштең безнең цехка? Түшең дә ак, тырнакларың, маңгаен да. Күзләреңдә шатлык та юк, юк кайгы да. Тезләренә баш куярлык юк дусларың, Өреп-әрләп озатырлык юк дошманың.
Анысы дөрес: урынын җылы, тамагың тук. Ләкин этләр көнләшерлек этлеген юк. Жил-яңгырда ачлы-туклы йөргән этләр Синнән, җаным, күп мәртәбә бәхетлеләр. Назланма да, акланырга да тырышма, һәркемнең дә бар үз урыны бу тормышта.
Кою цехында
Тимер тавышы бөтен җирдә, Тимер кебек кызган һава. Исеп тора утлы җилләр, Тимер очкыннары ява.
Бар нәрсәгә көче җиткән
Мифик алла, титан төсле,
Яраткан да тимер дөнья Тик елмаеп тора кеше.
Каеннар
Серләшеп туймый каеннар Яшел хәтфә аланда. Каен телендә сөйләшү Рәхәт, ахры, аларга.
Корган каен гына сүзсез Тирән уйларга чумган. Ана телен белми торган Кызганыч кеше сыман.
Исендәме, ак көймәгә утырып, Ап-ак җилкән корып, ак таңда Ак дулкыннар ярып киткән идек Диңгездәге ап-ак атауга.
Текә ярлар мәрмәр иде анда, Ә кыялар — ялг-йолт: нәкъ көзге. Әкияттәге серле кала кебек Күптән тарткан иде ул безне.
Ераклык та, жил дә, дулкыннар да — Дуслар булды башга барысы да. Кара болыт төяп кара давыл Чыкты ләкин безнең каршыга.
Ак ишкәкләр кара суга акты. Кара җилгә очты ак җилкән. Күңелләрдә кара шик яралды: «Ерактагы атау ак микән?»
«Ак түгелдер»,— дидек давыл аша Күрә алмасак та без аны. «Ирешәлмәслек ерак хыял сыман Алдап торгандыр ла ул бары».
...Ярга чыккач тагын хәйран калдык Карап теге серле атауга:
Тау башлары җем җем энже чәчә, Кыялардан көмеш нур ага.
Үкенсәк тә. кызыксак та ләкин Кабат анда бара алмадык. «Ерактагы атау ак түгел»,—дип. Үзебезне үзебез алдадык.
Үлеп гашыйк булучылар
Янып сөйгәннәр:
«Онытылмый,— диләр—һич тә
Яшьли сөйгән яр*
Юк сүз икән, ә мин менә
Оныттым сине.
йөрәк өзгәләнми генә
Үзгәне сөйде.
«Оныттым»,— дип кабатлыйм мин Көн саен, һаман.
Тик күрәсе иде әле
Сине яңадан.
Күкрәгемә кысып-кысып
Әйтәсе иде:
«Оныттым мин, оныттым,—дип,— Оныттым синеэ.