Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮРЛӘРГӘ КЫЮ АТЛЫЙ


Үзенең табигате, холкы белән сабыр һәм гаять тыйнак булган ИбраһитЛ Салахов, 1928—1931 елларда Казан педагогия техникумында укыганда, балалар-яшьләр матбугатында шигырьләре, әдәби парчалары белән катнаша башлый. Сонрак ул үзе катнашып килгән еЯшь ленинчы». <Кызыл яшьләр» газеталары редакцияләрендә эшли дә.
Без. замандашлары, аның Кызыл Армия сафларында хезмәт иткән елларын да ачык хәтерлибез. Өс.тенә соры шинель, башына кызыл йолдызлы шлем кигән бу шат күңелле, тере карашлы егет иҗат эшчәнлеген һаман көчәйтә, адымнарын тизләтә барды. 1935 елда аның <Ярату» исемле пьесасы басылып чыкты Бу әсәргә карата үз вакытында матбугатыбызда җылы сүзләр әйтелде. Пьеса Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелды. ,
Тормыш ага торды. Ибраһим да заман адымнарыннан калышмаска тырышып каләм тибрәтә торды. Аның педагогия институтында укыган еллары да бер-бер артлы артта калды Язучының Кызыл Армия тормышыннан алып язылган повесте еДуәль» шулай ук китап укучылар тарафыннан ярыйсы ук җылы каршы алынды. Язучы, ел- дан-ел каләмен ныграк чарлый барып. 1937 елда *Сакта» исемле шигырьләр җыентыгы бастырып чыгарды. Шул елларда аның кызылармеецлар тормышын сурәтләгән < Мәхәббәт һәм өмет» дип исемләнгән повесть язуын да хәтерлибез. Бу әсәрнең кайбер башламнары *Кызыл Армия» газетасында басылып чыкты.
Бөек Ватан сугышыннан соң язучы үзенең туган җире Казагыстан якларына китә. Шунда яшәп, чирәм җирләр үзләштерүчеләрнең тырыш хезмәтен өйрәнә. Моның нәтиҗәсе буларак. Ибраһим Салаховның гДала дулкыннары» исемле яңа шигырьләр җыентыгы мәйданга килә.
Шулай да. минем уемчо. Ибраһим Салаховны язучы буларак таныткан әсәр чирәм җирләр күтәрүчеләрнең катлаулы характерын ачкан *Күкчәтау далаларында» романы булды. Бу әсәр, киң полотнода язылып, вакыйгаларның оста үрелүе, матур теле, шактый мавыктыргыч сюжеты белән аерылып тора Әсәрне әдәби тәнкыйть тә төксе чырай белән каршы алмады еКүкчәтау далаларында» романының уңышлы әсәр булуы Татарстан язучыларының VI/ съездында да билгеләп үтелде.
һәр кошның үз тавышы, уз моңы булган кебек. И. Салаховның да байтак кына иҗат үзенчәлекләре бир. Аның киң далаларны сөюен, тугандаш казакъ халкына ти- рәнтен ихтирам белән каравын ул язган әсәрләрнең байтагында күрәбез Язучы бер урында таптана башласа яки катып калса, үз-үзен кабатлый башласа — бу фаҗига. Бәхеткә каршы, безнең Ибраһим андыйлардан түгел. Ул. тынгысыз җан, эзләнә, уйлана, тапталган сукмактан бармаска тырыша. Ибраһим дус болай өлкән яшьтә булса да. үткән юлы белән әле ул карт түгел Аның иҗат канатлары һаман ныгый баруын күреп, күңелдә куанычлы хисләр туа.
И Салахов — иге-чиге күренмәгән Казагыстан далаларында туып-үскән кеше Туган якларның үзенә тарту куәте көчле була. Ул. баштарак әйткәнебезчә, тагы менә хәтсез еллардан бирле шул үзе туган газиз туфрагында гол(ер сөрә. эшли, иҗат итә Язучының иҗат офыклары киңәю белән бергә, аның әсәрләрендә драматик мотивлар камилләшә һәм каһарманнарның психологик сурәтен ачуда уңышлары арта бара.
Яшьләре олыгайган саен иҗат мөмкинлекләре чикләнә барган чзучы tap да бао дәньяда. Безнең Ибраһим андый чзучы түгел. Аның иҗат чишмәсе елдан-ел куәтлерәк ургый, иҗат активлыгы бер дә сүрелми. Бу аның чКүкчзтау далаларында» романы овкъяга килгәннән соң да дистәләгән хикәяләр очерклар, шигырьләр язуында ачык күренә Язучы үзенен шигырьләрендә казакъ далаларының матурлыгына, аларнрсң күңелдә изге хисләр уятуына (с Казан утлары» журналы 1967 ел. 3 сан) мәдхия укый. Ул һәр яктан киң карашлы булырга тырыша. Әдәби әсәрләр язу белән бергә, язучыны әдәбият тарихына кагылышлы мәсьәләләр дә кызыксындыра. Мәсәлән, мин аның *Фәх- ретдин бине Мифтахетдин» дигән мәкаләсен нык кызыксынып укыдым (с Казан утлары» журналы 1968 ел. 8 сан.) Ибраһим Салахов кирәк карт гвардия вәкилләре, кирәк яшьләр, бүгенге кан каһар.Маннары турында язсын Казан утлары» журналы 1968 ел. 2 сан һәм 1970 ел. 7 сан), аның кешеләргә, табигатькә чын күңелдән гашыйк икәнен төсмерлисең. каләменең үзенчәлекле икәнен тоймый калмыйсың. Аның очерклары да хикәяләр кебек җиңел укыла, җанга ятышлы булып чыга.
Язучы хәзер шул үзе яшәгән Күкчәтау якларында революция елларыча, казакъ һәм татар халкының ирек өчен көрәшенә багышлап зур күләмле әсәр өстендә зшли. Ышанырга кирәк — ул ины уңышлы төгәлләр.