Логотип Казан Утлары
Комедия

КҮК КАПУСЫ АЧЫЛСА


КОМЕДИЯ-ВОДЕВИЛЬ, ӨЧ ПӘРДӘДӘ1
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
Якшәмбе Өстәлнен ике кисәге дә. бер-берсеннән шактый ераклыкта, аерым өстәлләр итеп әмәлләнгән. Госман үз өстәлендә Гайфине сынлап утыра. Өстәл өстендә аракы шешәләре, алма, апельсиннар.
Госманның кулында Арслановнын чертежы. Ул аны жиргә жәеп сала да аракы шешәләре белән бастырып куя.
Госман. Ай-яй. зур эш бу синең.
Гайфи (саклык белән генә). Госман Ганиевич, сез теге этнең хуҗасын белә алмадыгызмы?
Госман. Сораштым. Гайфи исемле кеше икән, автовокзалда шофер булып эшли. ди. Тфү. исемен телгә аласым да килми, дуңгызның. Эттән туган эт нәмәрсә! Күрсәтәм әле мин ана. Судка бирәм! Болай калдыраммы соң! Ә этен, ю-юк, аттырмыйм да, астырмыйм да. Тереләтә тиресен тунатам мин аның. Сантиметрлап, миллиметрлап. Тәүлек буе җан бирсен. Ә хуҗасын, кабахәтне, койрыгыннан тоттырып торгызам.
Гайфи. Гайфи, Гайфи... Беләм мин ул кешене.
Госман. Танышыңмыни?
Г а й ф и. Ул минем личный шоферым булып эшләгән иде.
Госман. Шулаймыни. Әгәр дә якын танышың икән, ул чакта минеи нең хакыңа...
Г айфи. Танышымны яклап калырга теләүдән түгел. Госман Гание- вич, сезнең үзегез өчен борчылып әйтәм. Бер башкисәр ул. Дуслары, шайкасы бер көтү. Караңгы төндә очратулары бар. Ташлагыз сез аны, вакланмагыз.
Госман. Ю-юк. мине шүрләтә алмас. Бетәм икән үзем дә бетәм. аны да бетерәм. Инде мәгәр судка бирмәскә дибез икән, бары синең танышың булганга күрә генә коткарам мин аны. Синең хакыңа гына.
Гайфи. Рәхмәт. Госман Ганиевич.
Госман (рюмка күтәреп). Килештек!
Гайфи. Килештек! (Чәкештереп эчәләр.)
1 Ахыры. Башы 7 санда.
килеп терәлгән иле. Ай, экономия юлларының берәр әмәлен ничек табасы дип йөргәндә, синец тәкъдимең килеп керде. Ялваруларым күк ка- пусы ачылган моментка туры килгән, диярсең.
Г a ft ф и. Күк капусы? ♦
Госман. Элек картлар әйтә торган иде, бәйрәм кичендә күк капу- < сы ачыла, имеш. Шуның ачылганын күреп, теләгеңне әйтеп калсаң, шул И кабул була, янәсе. (Көлә.) Менә мина күк капусы ачылды. Теләгәнем = кабул булды. Менә ул! (Чертежны җәя.) Кара бу могжнзаны, конвейер' < (Рюмка күтәреп.) 3
Эх-ма. ә<5т шуны.
Кук капусы ачылды.
Кук капуслары ачылды.
Кайгыларым басылды. х
х
(Чәкештереп эчә.) .
Госман. Әт-әт-тә! Моны ходка жибәрсәк, иехлар графикны боза н алмый шул инде. Үзең өстерәләсең икән, күршеңне дә өстерисен. Шу- “ лай булгач, өлгер! Әһә, аңлашыла, синең монда редуктор куелган. Табам < мин аны, жиде кат жир астыннан булса да табам. Ә бусы нәрсә?.. »
Га ft фи (рюмкага коньяк салып). Күк капусы ачылды, Госман Га- = ниевич. Борчуларым басылды. (Күтәреп эчеп җибәрә.) ”
Госман. Бу ни соң?
Гайфи (карарга мәҗбүр). Бумы3 Ә бу... тимер юлы.
Госман. Нәрсә?!
Гайфи (ялгыш әйткәнен аңлап, төзәтмәкче була). Сон инде... Шоссе.
Госман (карап аптырап торгач, кисәк көлеп җибәрә). Ха-ха-ха... Шаяртасын икән. (Гайфи дә. бераз икеләнеп торгач, көлә башлый, икесе дә җәелеп көлешәләр.) Молодец. Искитмәле сниең бу чертежың. Озак утырдыңмы? ,
Г а й ф н. Юк, бик тиз эшләнде бу.
Госман. Газапсыз гына туган икән.
Гайфи. Ниткән газап, ди, ул, рәхәтенә чумдым. Күк капусы ачыл* ди. Госман Ганиспнч!
Госман. Әйе, акыллы фикер көтмәгәндә килүчән була.
Гайфи. Бөтенләй көтмәгәндә, үзем аңламыйча да калдым. Уйламаганда. Кешегә сөйләсәң, кеше ышанмас.
Госман (чертежны төреп). Байлык бу, уңыш, премия! Без моның белән комбинатны олы юлга чыгарачакбыз.
Гайфи (исерә төшкән). Вперед!
Госм а н. Мондый чертежга селедка төрмисен шул инде. (Газияләр ягына баш айкый.) Юкса, бар бит бәндәләр. Белми ул чертежының селедка төрүдән башкага ярамаганын, ә борын чөя. (Гайфинең җилкәсенә кул салып.) Күч миңа. Техника бүлегенә. Бергәләп гөрләтеп эшләр идек.
Гайфи. Анда кеше юкмыни?
Госман. Бар да, мәгънәсе юк. Шуның өстенә, кеше үнышын күрә алмаучы. Менә синекенә дә ике аягын терәп каршы чыкты Шул ирый торган эшме? Үзе күтәреп аласы урынга. Юк, мин андый кешене ул эштә калдыра алмыйм.
Гайфи. Уйларга кирәк булыр.
Госман. Менә рәхмәт. (Чертежны кертә китә.)
Баскычта 111» мен я туктал». Яна күлм»ктаи. Гайфига ку» 1*б»п гор» Гайфи аиыя каршында чсчс1*а суга. Аннан жырлап та ала.
Керфекләреңне тибрәтеп Тик бер генә күз аттын, йөрәгемдә тынып калган Давылларны кузгаттың.
Шәмсия. Арсланым, хискә бирелеп китеп оныттың, ахры.
Г а й ф и. Онытмадым. Сиңа әйтәсем килгән сүзләрне һаман да айтеп бетерә алмыйм.
Шәмсия. Я, хәзер нинди машина уйлап чыгарырга җыенасын?
Г а й ф и. Минме? Ә, әйе, мин. Ул шундый машина булачак, үзе шырпы тартмасына сыя, үзе кешенең яшерен серен сөйли дә бирә. Менә. (Кесәсеннән шырпы тартмасы алып Шәмсиянең күкрәгенә куеп тора) О!..
Шәмсия. Нәрсә?
Г а й ф и. Тойгы белән бөтен йөрәгең тулган. Мөлдерәмә булган. Карап тотсаң өч кешегә җитәрлек. О! Ялкын! Үрләп китеп бөтен тәненә ут кабына күрмәсен, сүндерик. (Шәмсияне кочаклап упмәкче була, Шәмсия, ирләр көче белән кочып алгач, көчкә ычкына.)
Шәмсия. Болар берсе дә сер булмады. Тойгымны мин синнән, яшермим.
Г а й ф и. Ашыкма, хәзер. (Сызгыра-сызгыра. шырпы тартмасын Шәмсиянең маңгаена куеп тора.) О!.. И-и-и...
Шәмсия. Нәрсә, ди?
Г а й ф и. Бу хатын зур акчалы ир артыннан куа икән, ди.
Шәмсия. Кит, җүнсез. (Гайфине, иңеннән басып, луиргә тезләндерә дә, өстеннән атлап чыга.)
Г а й ф и. Чү, чү... Син миңа кияүгә чыгарга ашкынасың икән ләбаса. Шәмсия. Булмады, ялганлады. Тагын кияүгә чыксам, әти мин? өйгә дә кертмәс.
Г а й ф и. Ә без өйләнешкәнебезне берәүгә дә әйтмәбез.
Шәмсия. Бала булса?
Г а й ф и. Балага әйтербез, әлбәттә.
Шәмсия. Кит, булмаслыкмы сөйләнмә! Синең кебек хатын аерып йөрүче белән чәчләреңне бәйләсәң...
Г а й ф и. Нишләргә иде соң миңа, бала тапмады ич.
Шәмсия. Минеке дә кысыр булып чыкты шул.
Г а й ф и. Күрден. икебез дә бер үк бәхетсезлеккә дучар булганбыз. Димәк, безнең язмышларыбыз уртак. Я, ни дисең?
Шәмсия. Әгәр юк дисәм.
Г а й ф и. Менә аяк астыңда егылып үләчәкмен.
Шәмсия. Әйе дисәм.
Г а й ф и. Ул чакта шатлыктан үләм. (Музыка башлана.) Эх, Шәмсиям, тик сине сөям.
Бир кулыңны сандугачым, Сөярлек булсаң гына. Гомерлеккә үземнеке Диярлек булсаң гына.
Пар күгәрченнәр шикелле Гөрләшик кенә әле, Дөньясының кадерен белеп Серләшик кенә әле.
Шәмсия,
Бир кулыңны, арысланым, Сүрелмәс булсаң гына. Ал чәчәктән гөл чәчәккә Үрелмәс булсаң гына.
Пар күгәрченнәр шикелле Гөрләшик кенә әле, Двямсынык кадерен белеп Серләшик кенә әле.
(Куплетлар биюгә күчә.) А
Г а й ф и. Кинога билет алып киләм. <
Шәмсия. Йегер, Арсланым.
Гәйфи урамга чыгып китә. Шәмсия өенә керә Музыка яңгырый Бераздан < »лсшә-квлеш». Шакир, Газиз. Ризван ишек алдына чыга. Ризван юынырга — исрләнә Анын купеле күтәрелеп киткән, монда ишеткән хәб^р ана кызык булып тоела. 3
Шакир (сөйли-сөйли чыга). Югыйсә. Газизгә ышанмыйлар. Исәп- < <ә дә алмыйлар. Менә шуна күрә ул бу хезмәтен икенче фамилия х белән — Арсланоа исеменнән биргән. 5
Ризван. Минем исемнән? Ха-хаха. Кызык бу. кызык.
Газиз. Хезмәтне болай ошаттылар, әмма әлегә кабул ителмәгән. ♦ Андый-мондый эш фамилиягә терәлеп калса...
Шакир. Арслановның үзен котик, үзен күрик дип киреләнсәләр? = . Газиз. Менә шул чакта синен кирәк булуын бар. †
Шакир. Төрле хәл булуы ихтимал. Әзер булып торганын яхшы. а Сакланганны алла саклаган. =
Ризва н. Алайса, мина синен ул хезмәтен белән танышып чыгарга -> кирәк булыр. Сораша башласалар, төртелеп калмаска. х
Газиз. Әлбәттә. Миндә копиясе калды
Ризван. Ә шулай да ни өчен син именно минем фамилияне сайладык?
Газиз. Ни әйтсәң дә, син туганрак тиешле. Аннан үзен дә чертежлар белән маташкалыйсын.
Ризван. Анысы дөрес. Мин үзем дә новатор. Тик юл гына бирмиләр. Әле менә тозак-йозак уйлан чыгардым. Әти мәрхүм бүреләргә капкын куя иде. Хәзер бүре зоопаркта иина калды. Шуна мин капкынны кешеләргә көйләдем. Кодагый, кодагый дим! Кая, алып бир әле минем капчыкны.
Әсыа Ризванның юл капчыгын алып чыга Анда әллә ниткән механизмнар белән эшләнгән капкын.
(Ризван аны саклык белән генә җиргә куя) Менә, тозак йозак дип атала (Шакир белән Газиз капкын янына бара башлагач)
Айт, сак булыгыз, каптырып алмасын'.. Менә колхоз амбарларына каравылчы урынына шуны гына куясын Карак килсә, аягы белән басуча —• Шалт! Пружинасы ычкынып та китә, аякны богаулап та ала. йозагы бикләнеп тә өлгерә. Бер эләктеңме инде, ычкынырмын димә. Ачкыч белән генә ачарга мөмкин. Ә ачкычы анын председатель кулында^ булыр. Бсзнсн тегендә — сельхоэтехннкада аны ходка жибәреп булмый. Сездә эш башка. Производство! Җайлыйсы кешесен жайласан. майлыйсын майласаң, дигәндәй, меңәрләп ясап чыгарырга була. Синең нәчәлства тирәсендә сүзен үтәдер. Ярдәм итәргә теләсәң^.
Газиз. Куй әле, кода, кеше келдермә.
Ризван. Теләмисенмени? Аңлашылды.
Шакир. Юк әле, юк. кола, аңлашылмады. Шаярта ул. (Газизгә ) Дәшми кала алмыйсын мәллә?!
Ризван. Менә шул: сез мина ярдәм итәсез, мин сезгә. Бәйрәм ашы — кара-каршы.
Шакир. Шулай булмыйча!
† «КУ» •* и
65
Ризван. Алып куегыз.
Ш а к и р (капкынны читеннән генә тотып күтәрә дә шунда ук хаты- кына кычкыра). Әнкәсе, тиз бул, тот!
Әсма капкынны капчык белән каплап тота да алып кереп китә.
Ризван. Арслановны кем дип беләләр соң алар?
Шакир. Зур дәрәҗәле кешегә исәплиләр, күрәсең.
Ризван. Ә нигә. Арсланов кечкенәләрдән түгел. Суммасы зур булачакмы инде аның?
Г а з и з. Кызыксынмадым.
Шакир. Аз булмас дип уйлыйбыз.
Ризван. Минемчә дә, шактый булырга тиеш. (Әсма чыга.)
Г а з и з. Без сине, кода, кирәгең чыкса гына борчырбыз. Әлегә ял ит. Кунак бул.
Шакир. Хәзергә тыгылып йөрергә кирәкмәс. Эшне бозып ташлавын бар. Күршеләр алдында да тугарылып китәргә ярамый.
Ризван. Күршеләрегез белән тату тормыйсызмыни? Хәер, күрше белән кем тату яши.
Шакир. Алар белән бик катнашып китмәвең хәерлерәк булыр. Сорасалар, без сине авырып тора диярбез.
Ризван (аңа барысы да кызык). Ничек, минем сездә авырып ятуыммыни?
Шакир. Әйе, син хәзергә авырыйсың. (Көлә.)
Ризван. Булдырабыз аны, авырыйбыз. Бик рәхәтләнеп, җиренә җиткереп авырыйбыз. Тик сез авыру артыннан яхшырак карагыз инде. Авыру кеше ризыкны да талымлаучан була, башкасын да дигәндәй.. Минем авыруга күбрәк коньяк килешә.
Шакир. Эткән мәрхүм...
Ризван. Монда әткәйнең катнашы юк, кода. Сүзегезне тынлап кына килдем. Югыйсә, сабан туена әзерләнеп ята идем.
Әсма. Әчәч, сабан туена да әзерләнеп торалар димени? Чыгасын да карыйсың.
Ризван. Чыгарлыгың булса, көрәшергә аңа. ай-һай, көч кирәк. Ел саен бер ай алдан әзерләнә башлыйм. Өч көнгә бер сарык.
Әсма. Алайса, килмәскә кирәк булган икән шул.
Ризван. Килдем инде, зарланмыйм. Аны бит монда да әзерләнеп була.
Әсма. Өч көнгә бер сарык дисең түгелме соң?
Ризван. Сарыгы булмаса, тавыклары булыр.
Әсма. Өч көнгә берме?
Ризван Ә юк, тавыгы бер көнгә өчәү. (Юынып бетерде Өйгә атлый.)
Шакир (кереп барышлый Әсмага). Син, битараф икәнсең, битараф бул, телеңә хуҗа була бел.
Ө'1гэ кереп китәләр. Ишек алдында савыт-саба белән маташып Әсма үзе генә кал». Өйләреннән Шәмсия чыга. Күлмәген алмаштырган, кинога барырга әзерләнгән.
Күңеле күтәренке. Як-ягына карана, урамга күз төшереп ала.
Шәмсия. Әсма апа, теге күренмәдеме?
Әсма. Кемне әйтәсең?
Шәмсия. Арслановны. Килеп җитәргә тиеш иде. Озаклады.
Әсма (текәлеп кала). Ни арада әле аның белән танышып та өлгердең?
Шәмсия, һәй. ана күп кирәкмени?
Әсма (ачылып китмичә генә). Бездә.
Шәмсия. Кара, нишләп утыра анда? Әсма апа, әллә ул сезгә туган тиешлеме?
Әсма. Туган. Чыбык очының очының очы. Син аны бик борчып иөр-
) инде, Шәмсия, авырып тора.
Шәмсия (борчылып). Әле генә сау-сәламәт иде. Ни булган?
Әсма. Эченең кәефе киткән.
Шәмсия, һай аллам икән. Кинога барабыз дип кенә торганда.
Әсма. Коньяк сорап ята. Оятны белә торган бәндә түгел, ахры. ♦ Шәмсия. Коньякның шифасы тия иде шул. Тукта әле. әтинең кал- < 1ды икән? (Өенә кереп кита. Әсма да уз алдына мыгырдана-мыгыр- « гна өенә атлый.)
Әсма. Җиләккә йөрермен дип кенә тора идем, каян килеп чыкты. < фшына Ризван очрый Әсма кереп китә. Ризван да анын артыннан кермәкче 3 te, күрше йорттан килеп чыккан яшь хатынны күрел туктала Шәмсиянең кулын
да яр!ы шешә коньяк. Ул туры террасага атлый. =
Шәмсия (узып барышлый). Исәнмесез. *
Ризван. Белсәң иде, кая болай ашыгалар икән.
Шәмсия. Авыру янына.
Ризван. Әйтүләренә караганда, бу өйдә авыру кеше мин бугай. * Шәмсия. Юк, миңа Ризван кирәк.
Ризван. Ризван? х
Шәмсия. Әйе, Ризван Арсланов. и
Ризван. Бу коньяк аңамы? „
Шәмсия. Ана иде шул. Эче китә.
Р и з ва н. Әсма апа әйткән инде алайса. Кая әле Әйе. монын шифасы ч имм калмас. (Коньякмы стаканга сала башлый.) *
Шәмсия. Гафу итегез... (Шәмсия артык бер сүз дә әйтә алмый, аҗәпләнеп Ризванга карап тора. Ә Ризван ашыкмыйча гына коньякны үтзреп эчә дә бик ошатып авызын сыпырып куя)
Ризван. Әйбәт нәрсә. Аяк бармакларыма хәтле тәгәрәде. (Тагын чәсе килеп ) Ә үзе өч кенә йолдызлы
Шәмсия. Нишләп өч кенә булсын, биш йолдызлы.
Ризван. Кая. кая?
Шәмсия. Менә. бер... ике... өч... дүрт биш ..
Ризван йолдызлар санашкан булып. шеШәнен башын асма — стаканга табан авыштыра
Ризван (коньяк шешәдән стаканга агып беткәч) Биш икән шул.
Стаканны күтәреп, эчеп җибәрә.)
Шәмсия. Бу ни эшегез булды инде?!
Ризван Ә нигә? Үзегез. Арслановка алып килдем дисез ич
Шәмсия. Арслановка шул, сезгә түгел.
Ризван. Арсланов абыең менә мин булам да инде.
Шәмсия. Ә? Сез?
Ризван. Мин.
Шәмсия Арсланов?
Ризван. Арсланов.
Шәмсия. Ризван?
Ризван. Ризван.
Шәмсия. 25 яшьтә? Новатор’
Ризван. Егерме биштә. Новатор.
Шәмсия. Арсланов...
Ризван, Ышанмасан менә паспортым.
Шәмсия. ОЙ... тоты1ыз мине, егылам. (Чайкала башлый )
Риэва н. Сезгә пи булды? Чү! (Шәмсияне ике җилкәсенә к>тә,г г вл<| да кая куярга белмичә ишек алды буйлап йөри. Аннан өстәлгә ки тереп утырта. Эшләпәсе белән җилләтергә тотына.)
Шәмсия (айнып). Башым әйләнеп китте. (Күзен ачып ) Зинһар. Д в ресен әйтегез, бу сезме?
Ризван. Баскан урынымда жир упсын менә, әгәр дә мин мин бул- масам.
Шәмсия. Сез шулай зур кешеме?
Ризван. О, сез минем турыда ишетерсез әле!
Әсма чыга.
Әсма. Кода, керәсеңме?
Ризван. Жаркой көтәме? Нәрсә итеннән?
Әсма. Чеби итеннән.
Ризван. Яшь чебидәнме?
Әсма (ошатмыйча). Урта яшьтәгеләрдән.
Әсма белән Р н з в а н өйгә кереп китәләр. Шаян музыка янгырап ала.
Шәмсия (сөенеп). Ул! Үзе! (Икеләнеп.) Әллә түгелме? (Кычкыра) Рәмзия. Рәмзия!
(Рәмзия килә.)
Шәмсия. Сеңелкәем, эш харап, тагын бер Арсланов килеп чыкты.
Рәмзия. Тагын?
Шәмсия. Әнә, болдырда.
Рәмзия. Ә кайсы чын Арслан?
Шәмсия, һай. белә алсам. Үзем дә шул турыда баш ватам шул. Кайсы новатор? Икесе дә күзләрен чекерәйтеп «мин» дип торалар. Тегесенә ышанып беткән идем инде, монысы да ышандыра. Паспортын күрсәтә. Бар, бел кайсысы чын аларның. Нишләргә инде? Берсен санлар идең, ә новаторы икенчесе булып чыкса? Юк. мондый чакта осечка бирергә ярамый. Үзең утырган ботакны үзеңнең үк кисеп ташлавын бар. Нишлим, бер Арсланны тәмам кулга ияләндереп бетергән идем инде, эш пешә дип кенә йөргәндә монысы пәйда булды.
Рәмзия. Әй, апа, бер дә килешкән эш түгел бу. Мәхәббәт шулай буламыни. Төкер икесенә дә.
Шәмсия. Синең яшендә төкерергә дә була. Минем яшькә житкач,. бик төкеренмәссең. Син менә апаңа киңәш бир: менә хәзер бер Арслан капкадан килеп керер дә кочагын жәеп торыр, икенчесе әнә террасада^ елмаеп, тешләрен ыржайтып торыр. Кайсына барып башымны тыгыйм?
Рәмзия. Әй!.. (Өйгә кереп китмәкче була.)
Шәмсия. Тукта! Беренче Арслан белән кинога минем урынга син барасың. Ә мин монда икенчесен дрессировать итәргә керешәм.
Рәмзия. Юк. юк, миңа ышанма, минем вакытым юк.
Шәмсия. Апаң әйткәч, табарсың. Икесен дә кулдан ычкындырырга ярамый. Кара аны, аң бул, башкаларга күз төшермәсен, үз яныңнан беркая да җибәрмә.
Рәмзия. Апа дим... мин Газиз белән барырга сүз бирдем.
Шәмсия (ике сөйләргә калдырмыйча). Әйткәнне үтә. Әгәр W анысы чын Арсланов булып чыкса, ахырдан мин аны үземә алырмын. Килә, җебеп торма.
Өйгә кереп китә Капкада Г анфн күренә Шул вакытта террасага Әсма чы Моңарчы да савыт-саба тирәсеннән бушамаган йорт хозяйкасына кунак килгәч i‘ бигрәк тә күбәеп киткән, күрәсең. Г а н ф н Әсма янына бара.
Гайфи (шоколад суза). Апа, җәберсенмичә генә ал әле. Сер car лый беләсең икән.
Әсма. Шәмсия өченме? Бөтенләй урлап ук китсәң дә бер сүзен юк. Рәхмәт кенә әйтермен. (Шоколадны алмыйча.) Кирәкмәс иде.
Г а й ф и. Ал инде. ал. (Шоколадны тумбочка өстенә куя.) НаморД никны чыгарып бир әле. (Үзе Рәмзия янына килә.)
Рәмзия. Апа әйтергә кушты, кинога бара алмый. Көтелмәгән ма шәкать пәйда булды.
Гай фи. Шулаймы.. Калдич, калдич Казан сөлгесе, апасыннан чи- ip сеңелесе. (Культ сузып.) Арсланов! Әгәр дә апасы урынына сеңе- •сен чакырсам, ни дияр икән.
Рәмзия. Ә сез башта чакырып карагыз, иптәш Арсланов.
Гай фи (тезләнеп). Үтенеп сорыйм.
Рәмзи я. Жиңдегез. Әмма кинога теләгем юк. Күл буйларын, бакча-
|рны әйләнеп кайтыйк, дисәгез генә инде.
Гайфи. Бигрәк тә шәп булыр.
Рәмзия. Апа!..
Гайфи. Апаң кирәкми. Әйдә киттек.
сна намордник алып килә. Гайфи аны кулы белән генә ишарәләп калдыра дз Рәмзилне алып чыгып китә.
Әсма (кычкыра). Газиз. Газиз!
Газиз ейдән чыга.
эмзняне алып китте бит, әнә!
Газиз карый, әмма бер ни күрми. Подзорный труба дип белеп, әнисе кулындагы убасын ала да Рәмзияләр киткән яма карын башлый. ■ жин ул саминио трубасы лып чыга I азнз аны җиргә ташлый да чыгып китә Шаян мчзыка ТсррасаД! из нан күренә. Тумбочка өстендәге шоколадка күзе төшә Алып ашын ук башлый.
Ризван. Кодагый, кичке якка нәрсә әзерләрсең икән?
Әсма (шаяртып). Әчәч, ятыр вакыт җитә түгелме соң инде Ризван. Миңа көненә алты мәртәбә әбәд итәргә кирәк.
Әсма. Шул сабан туе өчен тырышасыңмы? Бигрәк җәфалы нәрсә кан.
Ризван. Мөмкин кадәр тырышырга туры килә. Булдыра алган i;i ф
Әсма. Сыйган кадәр?
Ризван, Шунсыз ярамый. Мәйданга чыккач сынатасы килми. Ту- Исын әйтим, кодагый, мин оят саклап тора алмыйм.
Әсма. Ә мин тагын ятыр корсак ятыр дип юанын йөрим. Ярар, риәнке мае салып бирермен. Ипи манып ашарсың.
Р н з в а н. Синең шулпалы бәлешең тәмле була торган иде. Мин авы-
/ кеше, симәнке маеннан йөрәгем кыза.
Әсма. Шоколадтан кызмыймы соң?
Ризван (аңлап алып). Кара, үзем дә сизмәстән алып ашый баш- гганмын. Кичке якта шулпалы бәлешкә өлгерә алмассың, тутырган та- акка да вакыт күп кирәк. Бардыр әле шунда, балыкмы, каймакмы, /чка итеме.
Әсма. Чучка? Портка кергән нәрсә тугел, дуңгыз.
Ризван. Бифштекс, рулет, антрекот...
Әсма. Ишетмәсәң ишет. Син. көнсез кияү, бик талымлама инде Ризван. Мин авыру кеше. Ә бәлки мин авыру түгелдер, ә? Алай tan, әйтегез, мин кайтам да китәм. (Кычкыра башлый.) Кнтәм...
Әсма. Юк, юк. Авырыйсын, авырыйсын. Ярар инде, нишләмәк ки-
. Кунак килсә таптырыр, актык кәжәнне саттырыр, дигәннәр. Чуч- 1СЫ да булыр, алла бирсә, башкасы да. Кичкә пилмән бөгеп бирермен, вбан туе елга бер килә ләбаса.
ә ыс ия күренә. Эченнән генә жыр суза Ниндидер зш белән шөгыльләнгән була, ә үзенең күнеле Ризванда
Әсма (тәрәзәгә кычкыра). Сиңа әйтәм, Шакир, плитада шулпам 1лды. Мин биш минутка гына күршеләргә кереп чыгам. Кайнап бет- >сен, берәр сәгатьтән алып куярсың. (Капкадан чыгып китә )
Кай жнрдә тудын син. Кап илдә устен син. Нинди саф чишмәнең Суларын эчтең син. Буйларың —тал зифа, Карашың сер генә. Карачы үземә Елмаеп бер генә...
Нишләп пәри икән бу бәндәләр, үрдәк шикелле йөзеп кенә?
Шәмсия. Боҗра эзлим. Портка Арслан килеп кергән, шуны боҗра аша. сикерергә өйрәтмәкче булам.
Ризван. Сикерер дисезме?
Шәмсия. Сикерер, алла боерса. Әмәлен беләм. Ал-ло. хоп!..
Куллары белән Ризван муенына чылбыр ыргыткан шикелле хәрәкәт ясый. Әйтерэд чылбыр муеныннан эләктереп алды. Ризван тартылып куя. Ул да булмый. Шәмси: Ризванны «чылбыр» буйлап үзенә зарга башлый, ә Ризван буйсына, Шәмсия- г ә якыная Килеп житкәч, кочаклап ук ала.
Ризван. Сезнең шикелле чибәрләр сораса сикерерсең дә шул. Аннан соң?
Шәмсия. Өйрәтеп бетергәч, циркка алып барып уйната башлыйм.
Ризван. Ялыннан сыпырырсыз, борыныннан үбәрсезме?
Шәмсия. Өстенә атланып йөрермен.
Ризван. Аннан соң?
Шәмсия. Аннан соң күз күрер.
Ризван. Әгәр дә ул сезгә ияләнеп китеп, артыгыздан тагылып йөри башласа, эт кебек?
Шәмсия. Ә чылбыр нәрсәгә?!
Ризван. Чылбыр? (Музыка.)
Дуэт.
Ризван.
Китер әйдә чылбырыңны. Менә муеным’
Зинһар, уйныйк инде тизрәк Гыйшык уенын.
Кайда, бармы утлы божраң. Әйдә снкерәм Синен өчен янып торган
• Утларга керәм.
Ах, минем гүзәлем. Өзеләдер үзәгем.
Син янымда чакта дөньям ямьле, Синсез ничек түзәрмен?
Шәмсия.
Гомергә якын сердәшем, Юлдашым булсаң. Сүзләремнән чыкмый торган Юашым булсаң, йөрер булсаң артларымнан Калмыйча гына.
Күзләремнән күзләреңне Алмыйча гына.
Ризван.
Ни теләсәк шуна риза, Зинһар, куш кына Синең өчен жаным фида. Булыйк дус кына.
Шәмсия.
Бигрәк сабырсыз күңелен, йөрәгең ярсу.
Ризван.
Ризван.
Белсән иде синнән башка Ничек ямансу.
Бергә.
Ах. минем гүзәлем, *
Өзеләдер үзәгем. <
Син янымда чакта дөньям ямьле. У
Сннсез ничек түзәрмен?.. 3
жлетлар танеи биюгә күчә. Ризван белән Шәмсия азартка бирелә баралар < Террасага Шакир чыга. Ул Ризваннын Шәмсия белән ичрашуыннан риза 3
түгел.
Шакир. Кода, бу ни эшен? Сиңа ярамый. Авыру кешегә.
Ризван. Дәвасын таптым мин.
Шакир. Язмаганны. Бар-бар, кереп ят. (Ризванны өйгә этәрә.) £ Ризван. Кода дим, тукта әле, кода...
Шакир. Ярамый, ярамый. (Көчләп диярлек кертеп җибәрә) ♦
Шәмсия дә бер карарга килеп. Арсланов артыннан кереп хитмәкче була ~
Шакир. Шәмсия! Булышмассынмы, каптырмамны каптыра ал-и 1ЫЙМ. с
Шәмсия. Кая. Муеныңны боргалама.
Шакир (шаярта). Сиңа гына, тик сиңа карап торам.
Кант ы р м а м н ы каптыра м с ы н. ?
Шәмсия (ул да шаярта). Каптырам, каптырам
Шакир. Сиңа гына, тик сиңа карап торам.
Каптырмамны каптырамсың?
Шәмсия. Каптырам, каптырам
Шакир. Сиңа гына, тик сиңа карап торам
1мец биюгә күчәләр. Арт капкадан килеп кергән Әсма бу »әлче күреп тукталып М», кулына әйбер ала. Ә Шакир белән Шәмсия аны курмиләр, биешүне дәвам
игәләр.
— Каптырманы каптырамсың?
— Каптырам, каптырам.
— Сиңа гына, тик сина
Карап торам.
Шакир (Әсманы күреп алып) Ай. шулпам ташый торгандыр.
[Өйгә йөгерә.)
Әсма. Каптырырмын мин!
артыннан атлый Бакчада Гяйфи белән Рәмзи*не к көлешкән тавышлары
НРстслә. Шәмсия Гайфигә күренмәс өчен тиз 1виә өег J кереп китә. Музыка тукталмый. Гайфи белән Рәмзия бакчадан чыгалар
Гайфи (җырлап-биеп килә).
Керфекләренме тибрәтеп Тик бер генә күз ат тын. йөрәгемдә тынып калган Давылларны кузгаттык.
Рәмзия. Иптәш Арсланов, синен, сәхнәдә уйнаганың бармы әллә?
(/ айфи аптырап кала ) Бик килештерәсең.
Гайфи. Син миһербансыз, Рәмзия. Ә мин ихлас күңелемнән
Рәмзи и. Кыю Үз-үземә бик ышанган кеше генә шулай кыю була вла.
Г а й ф и. Ә мин ышанам. Кеше ышанмаслыккй ышанам. Эйтсеивам дөньядагы барлык кызлар да сиңа үлеп гашыйк булган дисеннәр, ышаныр идем. Әйтсеннәр, ни теләсәң шуны кылан, сиңа килешә днсеннар, ышаныр идем. Чөнки мина күк капусы ачылды Картлар әйтә иде: имеш* күк капусы ачылса, теләгеңне әйтеп калсаң, шуңа ирешәсең дип. Мин моңа элек әкият дип кенә, көлеп кенә карый идем. Ә кичәгедән бирле ышана башладым. Кичә мина күк капусы ачылды. Ни теләсәм шул кабул була. Менә шуның өчен бүген мин тартынмыйча, курыкмыйча сине телим, һәм ышанам, бу тормышка ашачак. Башкача булуы мөмкин да түгел. Әйтәм ич, миңа күк капусы ачылды. (Тезләнеп, Рәмзиянең кулын үбә.)
Рәмзия (шаяртып). Туктагыз әле, сезнең капкачыгыз ачылганга минем ни гаебем бар.?
Госман (өеннән кычкыра). Иптәш Арсланов!
Г а й ф и. Мин хәзер.
Кереп китә. Рәмзия Газизне к\реп ала.
Рәмзия. Газиз, син дә кинога бармадыңмыни?
Газиз дәшми, радиола төзәтә.
Барырга иде. кызыклы картина диләр. Билет та алган булгач.
Газиз дәшми.
Минем аркадамы?
Газиз дәшми.
Вакытым булмады бит.
Газиз дәшми, Рәмзия китә алмый.
Үпкәләгән кешеләр.
Газиз. Каян алдың? Ни хакым бар?!
Рәмзия. Ачуланма инде, гафу ит. Мин гаепле.
Г а з и з. Синең бер гаебең дә юк.
Рәмзия. Барырбыз дип ышандырдым да сүземдә тормадым. Мин тиеш идем.
Газиз. Юк, тиеш түгел идең. Теләмәгән кешең белән бармассын бит?! Киресенчә, мин үзем гаепле. Чакырмаска тиеш идем, аңларга тиеш идем. Ялгышканмын. Моннан соң булмас, беренчесе-соңгысы. Андый ялгышлыкны кабатламам!
Рәмзия (югалып кала). Ә син. курыкма... Аның ояты юк. Тагын ялгышсаң да була, мин ачуланмыйм.
Газиз. Бер вакытта да! Ялгышып кына да ялгышмам!
Рәмзия. Аңлашылды. Кинога да ялгышып кына дәшкәнсең икай Алай булгач, ялгышмаска кирәк булган шул.
Газиз (чәнчеп), Унсигез ел буе күргәнмен.
Рәмзи я. Унсигез ел белми йөргәнмен
Бергә. Карашларын өзеп ала икән,
Йөрәкләрдә эзе кала икән.
Газиз. Унсигез ел буе күргәнмен,
Бергә. Унсигез ел белми йөргәнмен...
Госман белән Г а й ф и ишек алдына саф һавага чыга Г османнын кулында ftp шешә коньяк. Рәмзия закускага алма, рюмкалар чыгара
Госман. Эх, киявем итәр идем мин сине. Берсеннән-берсе чибәр ике кызым бар, әйдә, теләгәнеңне сайлап ал.
Г а й ф и. Сеңелесен.
BWT, uip. oHjd, ике куллап оирәм.
Гай фи. Рәмзияне.
Госман. Чү, аның узенен ризалыгы кирәк. Рәмзия! Кызым, я. ни шсен?
Рәмзия (Газизгә ишеттереп). Әти ихтыярына карышмам инде. ♦
Госман. Тукта, кызым, ашыкма. Мин сине көчләмим.
Рәмзия. Арслановка чыгарга кем теләмәс?!
Гоем а и. Риза алайса. Шайтан икәнсез, ни арада бер-берегезне та- 2 !ышып та өлгердегез әле? 5
Цул чзкта Газиз радиоланы, колак яфрагын ярырлык тавыш чыгартып, эшләтә ~ башлый. Госман дөрестән дэ нке кулы белән калакларын каплый, тузына. *
Госман. Ни эшен бу. ташла! 2
Гайфи. Туктат! а
’основ ярсынып өенә кереп китә. Менә без аны тәрәзәдән күрәбез: телефоннан “ номер жыя. Бераздан террасада телефон шалтырый. Әсма килеп трубканы ала ф
Әсма. Әллү... н
’оси ая трубкага нәрсәдер акыра, әмма анын сүзләрен аерып булмый. Радиоланын < тавышы ку мә. а
Әсма (трубкага кычкыра). Ә? Кем бу? =
Трубканы Шакирга бирә Шакир кулы белән ымлап Газизгә радиоланы х сүндерергә куша.
Әсма. Берни аңлап булмый. Бик ерактан.
Шакир (трубкага). Алло! Тыңлыйм сезне.
Госман (трубкага). Бандитлык! Ишек алдында тынычлап кына җйләшеп утырып та булмый.
Шакир. Ә бу синмени әле, күрше? Жалобаң булса, хатка язып ючтага сал! (Трубканы куя.)
Әсма. Якыннан гына икән. Җирле, аны аңлап булмый.
Шакир (Гайфине күрсәтеп). Бусы нинди бәндә моның? Гел болар гирәсендә сырпалана?
Әсма. Ул үзенең этен коткарырга йөри.
Шакир. Ә-ә-ә... Әле эте исән калганга гына риза түгел, Рәмзияне (әгъвалыймыни? Кара син аны, йомры баш.
Госман чыгл. Шакирлар ягына карамыйча гына өсгәл янына килеп утыра.
Госман Нервага тияләр, понимаешь
Әсма. Кая барасың инде, килешмәгәнне.
Шакир Госманнар янына килә.
Ша ки р. Телефонга ябышкач, әллә өстәлгә чакырамы дип торам.
Госм а н. Әйдә, рәхим ит. Мин алай тар күңелле түгел.
Гайфи. Исәнме, бабай. (Кул бирә)
Шакир (кулын кыса). Исәнмесез. Кайдадыр күргән кебек булам.
Га йф н. Юктыр. Мин сезне белмим, сез мине белмисез. (Кулын тарып ала )
Ш а к и р. Кайля очраткан илем соң? Исемегез ничек әле?
Госман. Арсланов. Ризван.
Шакир. Арсланов? Юк. ул чакта сезнең исемегез башка иде. Кем
ше сон әле. (Гайфи маңгаеннан тирен сөртеп куя.)
Госман Син нәрсәдер бутыйсын, күрше.
Шакир. Юк. бутамыйм. (Хәтерләгән булып.) Точно. Теге урамда органда бер егет бар иде. снна бик охшаган иде. Койган да куйган.
тыньт кала, ә / осман каоынып китә;
Госман (сикереп ук тора). Бу ниткән эшен инде. Шакир ага, балага саныйсыңмы — бертуктаусыз үртәргә?! Күрше хакы дип тормам мин, в конце-кониов!
Шакир. Как хошь. Әйттем исә кайттым.
Госман. Маташма, кәефемне боза алмассың. Бүген миндә бәйрәм!
Гайфи (аракы салып бирә). Бабай, әйдә, давай.
Шакир. Давай. (Эчә.)
Гайфи (тагын салып бирә). Давай, бабай.
Шакир. Юк. ни давай... күрше, бүген дә балыкка барырга уйламыйсыңмы? (Госман арты белән борылып утыра.) Ә. әйе. анда овчарка бар бит әле. Төн буе эт белән этләшеп ятмассың инде. Эткә нәрсә турында сөйлисең, пи әйтсәң дә аңламый бит ул.
Госман (кабынып китә). Әйе. аңламый. Ялындым, ялвардым, тыңламады Көл әйдә, көл, сөен. Төн буе суда тотты.
Ш а к н р. Колактан?
Госман. Колактан.
Шакир (һаман да сабыр гына, берни булмагандай). Балык тотып булмаган икән алайса?
Госман. Булмады. Шатлан.
Шакир. Булмагандыр шул. Селкенергә дә ирек бирмәде, дисең бит. Хәер, су астында кул белән генә тотсаң инде.
Госман (дәшми калырга исәпләгән иде. түзә алмады). Тоттым. Чалбар кесәсенә үзләре килеп керделәр. Я. күңелең булдымы инде?!
Шакир. Шулайдыр, андый чакта балык кайгысы буламы...
Госман (сикереп тора, бугазы ярылганчы кычкыра). Житте! Мальчишка таптыңмы?! Сакалыңнан оялыр идең, әдәпсез пенсионер! (Кереп китә.)
Гайфи (куа). Давай, бабай! Давай!
Шакир (кузгала). Ах, син, шельма, һав-һав!
Шакир китә Гайфине Шәмсия туктата.
Шәмсия. Кем син?
Г a ft ф и. Әтиеңнең булачак кияве.
Ш ә м си я. Апасыннан сенелесе яшьрәк, дисен икән.
Г a ft ф и. Калдич, калдич Казан путасы, ташлап китте мине тутасы. Син үзең миңа хыянәт иттең, туганым апа, үзеңә үпкәлә. (Госман артыннан кереп китә.)
Шәмсия. Оттырам, ахры, ялгыштым, ахры... (Рәмзияне туктата.) Ә!.. Мин сиңа аны кинога бару өчен генә биреп тордым, ә син...
Рәмзия. Ике көймәнең койрыгын тотмыйлар аны.
Шәмсия. Хәйлә дә үзеңдә. Арсланов икәнен белеп алган да... ул үземе? Чыннан да ул чын Арслановмы? Каян белдең, кемнән, ничек?- Яшерәссн? Апаңның алдына төшәсең.
Рәмзия. Ә бәлки мин аны яратамдыр.
Шәмсия. Акчасын.
Рәмзия (Газизгә ишеттереп). Шундый талантлы кешенекем яратмас икән?!
Өйгә кереп китә Шәмсия аһ-ваһ килеп кала. Әле Шакирга әле Г а з и з г э бармакчы була, аннан Рәмзия артыннан атлый.
Газиз. Арсланов... У-у-у! Мин аны тудырдым, хәзер ул минем үз башымны ашый. Күз тоткан кызымны ала. Мин уйлап чыгармасам. ул кем иле? Буш куык. Күләгә. Атып та, дуэльгә чакырып та булмый бнт аны. Кем ышаныр, язучы китап язганда бер бандит образын уйлап чы-
1меш'! У у-у Арсланов. 1үзәрлегем калмады, керәм дә әйтәм.
Шакир. Кемгә?
Газиз. Госманга.
Шакир. Син аның Арсланов ту гел икәнен каян беләсең’
Газиз. Ничек белмим, үзем була торып. ♦
Шакир. Ах, син шуны Госманга әйтмәкче буласыңмыни’ Арсланов < мин лип күкрәк киермәкче? Бар бар, ә Госман синең чертежыңа селедка г төреп кайтыр. Онытма, әле эшең кабул ителмәгән. 5
Газиз. Нишлим? <
Шакир. Ышандыра алуың да икеле. Әнә мин әйтеп карадым ич. з ышандымы? Ул аны Арсланов дип тәкатьсез калган. Үзен, син Госман £ түгел, башка кеше дип тизрәк ышандырырсың. Ә Арслановтан шиклән- 5 дерә дә алмассың. х
X Өйдзн Ризван килеп чыга. Ниндидер уй белән иләсләнпн Кулында Газкзнен S чертежы.

Ризван. Бик зур эш икән ич бу. Ай-яй-яй. хөкүмәткә күпме файда м китерәчәк. Стоящий бу. х
Газиз. Шул башыма житте. Рәтсез булса, Арслановны күтәрмәс- * ләр дә иде. я
Ризван. Сузарга ярамый. Барырга кирәк. Хезмәте өчен түләргә с тиешләр. Суммасын да, премиясен дә...
Шакир. Ашыкма, ашка пешәрсең.
Ризван. Бөтенесен үк үземә алмам, курыкмагыз. Мин комсыз түгел, реэгә дә өлеш чыгарырмын. Әйдә, яхшылык миннән булсын, унбиш .. ярар, егерме биш проценты сезгә.
Ill а к и р. Ничек?!
Ризва и. Югыйсә, нәрсә дип мин монда вакыт уздырып ятам’ Карточкага төшерерләр дидем, күренми. Газетка язарлар дидем, ишетелми Тозак-йозакны да ходка җибәрергә җыенмыйсыз.
Шакир. Ташла әле, кола, кеше көлдермә.
Ризван (кызып китеп). Күп көлделәр инде миннән. Уйлап тапкан бар эшемне юкка чыгара килделәр. Хәзер акыллырак булырга уйлыйм.
Шакир. Кеше хезмәте белән!
Ризван. Ачуымны китермә, кода, бардым әйттем булыр. Чертежы- ГЫ3.1.1Н бөтенләй колак какмагаегыз.
Газиз. Ә?
Шакир. Ах. оятсыз.
Ризван. Алаймы? Оятсызмы? Оятсыз булса, менә шул чертеж минеке! Үзем уйлап таптым, үзем сыздым, үзем китереп тапшырдым да Суммасы ла. премиясе дә минеке, патенты ла. (Газиз белән Шакир сүзсез калдылар.) Ь ник? Кем фамилиясе тора анда’ Арслановмы? (Күкрәк кагып.) Менә мин ул Арсланов. Ышанмасагыз. паспортым!
Ш а к и р. Әстәгьфирулла.
Ризван (Газизгә. көлеп). Син үзенне Арсланов лип күрсәтергә жыенмыйсыңдыр ич? Ә бәлки син мине, чертежны белми, диярсең? Сора. Кайсы тармагын сөйләп бирим? Я?
Газиз. Танышып өлгердең?
Ризван. Ә син бу ташбаштан булмас дип исәп тоткан идекме? Ачуымны чыгардыгыз, кода, үзегезгә үпкәләгез: чертеж минеке! (Ярсынып Giles кереп китә )
Газиз. У-у-у!.. Берсе җитмәгән иле. икенчесе. Нишләтим бу котырган Арслановларны?!. Кайда тегенеп эт ата торган мылтыгы?
Шуа чакта күнелле MVINM Яашчвнв III ә м с н • *йзэа чыга всталгә ризык куа Ә үзе Һаман да ике Адлановны аера алмыйча азаплана.
Кайсы монык Арсланов,
Тегесеме, монысымы?
һай.
Ниләр генә кылмас идем Белә алсам менә шуны.
(Әсма янына килә). Әсма апа, боларнын кайсы чын Арсланов сон?
Әсма. Икесе дә.
Шәмсия. Ничек инде алай?
Әсма. Госманның өч кызы булса, алар өчәү булыр иде әле.
Шәмсия. Шакир абый?
Шакир. Берсе дә түгел.
Шәмсия. Газиз, синеңчә?
Г азиз. Бөтенесе дә. Син дә, мин дә, ул да. теге дә. Урамдагы һәр кеше күземә Арсланов булып күренә башлады. Менә хәзер капкадан бер-бер артлы төркемнәре белән килеп керерләр төсле. Әнә керәләр түгелме сон? Әллә күземә күренәме?
Шәмсия. Ходаем, шаярма, болай да башым әйләнеп бетте. (Өстәлгә килә.)
Кайсы монын Арсланов,
Тегесеме, монысымы?
һай.
Ниләр генә бирмәс идем
Белә алсам менә шуны
Кайсына багышлыйм икән Күнелем ышанычын.
(Тамашачыларга.)
Әйтсәгезме, бу икемен Кайсы ялган. каТ4сы чын’
Бокаллар күтәреп Рәмзия чыга.
Рәмзия (тамашачыларга).
Күк капусы ачыла.
Белмим кемнен башына.
Әйтсәгезме, бу йөрәгем Нигә шулай ашкына?
Өстәл янына килә Өйдән Г а й ф и килеп чыга. Музыка дәвам итә.
Га й ф и (тамашачыларга). Я. әйтегез, шушы хәлләрдән соң да күк капусы ачылуга ничек ышанмассың?!
Ачылды, ачылды, һаман ачылып тора Нинди теләген бар. Гайфи, Тартынма, әйдә, сора: Биеп торсын атасы. Көлеп торсын апасы. Сеңелкәе кочагында Бөгәрләнеп ятасы.
Өйдән Г осман килеп чыга. Кулында шампанское.
Госман.
Күк капусы ачылды. Борчуларым басылды.
Кияү, мә әле. ач әле (Шампанское бирә.) Күршеләр, рәхим итегез, бүген бездә олы бәйрәм!
Күк капусы ачылды. Борчуларым басылды. Г a ft ф и. Ачылды, ачылды. һаман ачылып тора. * Кемиен нинди теләге бар, < Рәмзия. Тартынма, әйдә, сора. Кук капусы ачыла, ? Белмим кемнең башына. Шәмсия. Кайсы ялган, кайсы чын, > Кем минем ышанычым? Е Газиз, < Бар да минем башыма, Кем гаепле барсына?. Пәрдә Ф ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ
к
Терраса янында Әсма самоварга ут салып яз кан җирендә, улый кызганып, елап жибәрә I а а и э өйгә кереп китә. Тәрәзәдән Рәмзия күренә. Ул да моңлана. Рәмзия. Кердек д» син күңелемә Былбылым булып сайрадың. Сине генә, тик бер генә Гомерлеккә сайладым. Лә-лә, лә-ләләлә... Лә лә, лә лә лә-лә...
Рәмзия (самоварга күрсәтеп). Электрла гына кайнатсагыз нн була, пожар чыгуы бар.
Әсма. Чыкса, янар. Сабан туйлары белән кычкыра-кычкыра янсын Шунда, Бер сүзем юк. Безне ташлап китәргә булдыңмыни инде, Рәмзия? Ярата илем үзеннс. Апаңа охшамагансың. Киленем булырсың дип йөри идем. Сагышка салдың Газизне. Ашы аш түгел, йокысы йокы түгел.
Рәмзия. Юктыр ла. Син арттырасың инде.
Әсма. Кем белән язмышыңны бәйләгәнеңне үзең беләсеңме соң?.. Чык әле, чык.
Рәмзия ашыгып Әсма янына килә Әмма шул чакта ук террасада Газиз күренә Әсма Газизне күргәч, Рәмзияне бакча ягына алып китә.
Әйдә әле, әйдә.
Лүшамбе Кич. Музыка Газиз Рәмзиянең тәрәзәсенә килә. Өй стенасына сөялеп и җырлый.
к Газиз. п йөрәгемдә ташкай хисләр Тулыр да бер, түгелер дә. Күз алдымда йөрмәсәң дә, йөрерсең күңелемдә. Яна минем йөрәгем, Өзеләдер үзәгем. Әйтелмичә калыр микән инде Әйтер сүзләрем Онытмам дип сөйгән ярым Тик син генә, бер сии генә. Күләгәңнән күзем алмыйм. Үзең белмисең генә. Лә лә лә, лә-лә-лә. Лалә, лә-лә-ләлә...
Бсрзз баргеч. Рәмзия тагын борыла.
Әйдә дим!
Чыгып китәләр Капкадан Шәмсия килеп керә Яна күлмәктән. Кулында продуй тулы сумка Эштән кайтып килеше Туп-туры Газиз каршына атлый.
Шәмсия. Аида конвейермын язмышы хәл ителә, ә ул кинәшиэяе ташлап өенә тайган.
Га знз. Мин үз фикеремне әйттем инде. Язып та бирдем.
Шәмсия. Укыдым. Туры әйткәнгә ачуың килмәсен, күрше, мни сине бу кадәр үк кара эчле кешедер дип уйламаган илем. Имеш. Арсланов- нын тәкъдиме әллә ни шаккатарлык ачыш түгел. Имеш, аң карагыз, ялгышмагыз.
Г а з и з. Бер мәртәбә кискәнче жиде мәртәбә үлчәсеннәр.
Шәмсия, һай. бу көнчелек! Нинди кешеләрне харап итә бит.
Газиз. Проектны кабул итәрләр микән соң?
Шәмсия. Итәчәкләр! Менә күрерсең!
Өй артыннан Ризван килеп чыга Итәгечә яшелчә салган. Газиз каршына хиш баса.
Ризван (усал). Арслановның хезмәтен юкка чыгарып йөрисен-; мени? Мина аяк чаласың?! Минем уңышымны күрә алмыйсың?! Утыр!
Шәмсия. Утыр! (Газизне көчләп утырталар.)
Газиз. Мин үземне үзем тәнкыйтьләдем.
Ризван. Ул хезмәтне бөтен комбинат ошатканда, бер син генә килештермәгән буласың. Оят түгелме, кода?! Чебен дулап тәрәзә ватканны кайда күргәнең бар! Барыбер берни чыгара алмассың. Менә күрерсең, хезмәтне кабул итәчәкләр. Ә сиңа... үкенергә туры килмәгәе.
Г а з и з кисәк кузгала да бетенләй чыгып ук китә.
Ризван (бераздан). Р-р-р-р. (Арыслан булып ырылдый).
Шәмсия. Ни булган минем Арсланыма?
Ризван. Зарыккан... Р-р-р... Муенына чылбыр салып, йөрәген арканлап куйдың да оныттын.
Шәмсия. Он. минем кыргыем, әй, минем түземсезем. (Арсланның «сыртыннан, ялыннан» сыпыра ) Зарыгып беткән ул. ябыгып беткән Бер кишергә генә калдырганнар.
Ризван. Пөрергә алып чыгар идең.
Шәмсия. Алып чыгарга кирәк шул. Бераздан, соңрак, яме?
Ризван. Кайчан? Ничек очрашабыз?
Ш ә м с и я. Хәбар бирерсең.
Ризван. Сызгырырмын.
Шәмсия. Сызгыруның чакыру икәнен кем аңламый.
Ризван Алайса, эт булып өрермен Өч мәртәбә. (Өреп күрезн)
Шәмсия. Шулай итәрсең. Бик килештерәсең дә икән. (Шәмсия өйгз кереп китә.)
Ризван (уз алдына) Мина аяк чалып маташамы? Ярар, син алай итәсең дә миң менә болай итим әле. (Кычкыра.) Кодагый, Әсма апа'. Кодагый дим!
Әсма керә. .
Кайда йөрисең, ә?
Әсма. Кая, юып бирим.
Ризван итәгемдәге кишерләрне савытка сала.
Ризван. Кодагый, мина Газиз эшли торган контораның телефо» номерын табып бирмәссең микән?
Әсма. Ул анда булырмы икән соң? Эш сәгате бетте.
Ризван. Бүген булмаса иртәгә булыр. Тап әле. тап Берәр жирдә язылгандыр. Әмма кемгә дә сиздермичә генә.
Әсма. Карармын. (Яшелчә юа башлый, Ризван өйгә юнәлә) Ф
(Әсма үз алдына ачуланып.) Җитәсе булмады бу сабан туеның < да. Бетен түтәлләремне утап бетерде. Кара инде боларны, влгереп тә житмәгәннәр бит әле. з
Урамнан Шакир кайтып керә.
Нәрсәләр алдын?
Ша ки р. Монысы чүчка сыйраклары, холодец пешереп бир теге би 5 ранга. (Шампанское суза.) Монысын яшереп кун, күрә күрмәсен
Әсма шампанское ала да алъяпкыч итәге белән каплый. х
Үзе ни эшли? >
Әсма. Сабан туена әзерләнә. Арсланов түгел, Обжоров ул. Анысы х ошамый, монысы килешми. Тавыктан туйды, үрдәк ите сорый. ♦
Шакир. Үләксә ите пешереп бир син ана. н
Әсма. Нәрсәгә кирәк булгандыр. Госманның телефонын сорый. = Шакир. Шулаймыни? Алайса ул анын күршедә икәнен белми әле. < (Газета читенә номерлар яза да ертып алып Әсмага бирә.) Мә. тоттыр! о (Узе плащын, эшләпәсен салып террасадагы кадакка элә дә. чк-ягына в карана-карана. күршеләренә кереп китә, тәрәзәләреннән Ризванны © күзәгә )
Ризван ейдән чыга.
Ризван. Булдымы? (Әсмадан телефон номерын алгач ) Я. бар тай. бар инде, бар!..
Әсма кереп китә Ризван, тирә-юньдә кеше юклыгына тамам ышангач тш генә телефонга килә Номер жыя Бераздан Госман оеидә телефон шалтырый Шаквр ашыкмый, еч-дүрт тапкыр гудок ишетелгәч кенә трубканы ада.
Шакир (тавышын үзгәртеп, эре генә). Алло.
Ризван (трубкага). Конторамы?
Ш а к и р. Үзе.
Ризван. Госман Ганиевичны мямкин булмасмы?
Шакир. Госман тынлый.
Ризван. Исәнмесез, Госман Ганисвич.
Шакир. Ни бар?
Ризван. Сезне Арсланов борчый.
Ш а к и р. Ә-ә, килеп чыктыңмы, күптән кет ә илек
Ризван. Моңарчы килә алмадым, авырып киттем Кннәшмәләре бетте микән, минем хезмәтне кабул иттеләр микән, дигән идем... Анын ачен сумма тиеш булыр бит.
Шакир. А как-же.
Р и з в а и. Баксаң-күрсән, шактыйдыр ул әле?
Шакир. А как-же.
Ризван. Шуның беразын алып булмасмы дигән идем Аванс рәвешендә. Л
Шакир. Ә нигә аванс? Бирсәк без аванслап кына тормыйбыз, бя- тенесен берьюлы тондырабыз. (Кулын йодрыклап). Берәгәйле итеп.
Ризван (сөенеп). Шулаймы? Паспортым үзем белән. Хәзер килсәм. соң булмасмы икән? *
Ш а к и р. Ашыгасынмыни?
Ризван. Узын барышлый гына тукталган илем.
Шакир. Әһә, алайса, тизрәк алырга да таярга икән исәп, Рнстан интәш.
Ризван (төзәтеп). Ризван.
Шакир. Алай бик ашыккач, чыгып йөрмә. Үзем машина жпЬ- рермен.
Ризван. Борчылмасагыз ла.
Шакир. Ябулы машина.
Ризван. Ә?
Шакир. Ике милиционеры белән.
Ризван. Ми-ли...
Шакир (тавышын күтәреп). Адресын кайда?
Ризван. Адрес?
Ш а к н р. Кайда яшеренеп ятасың, дим?
Ризван. Ә-ә... ә...
Ша к ир. Безне монда бер нәрсә дә белмиләр дип уйладыкмы? Төпсез көймәгә утыртып китәргә исәпләдең? Ах, шельма! Мошенник! Аферист!
Ризван. Ә...
Ш а к и р. Синең нинди авыру белән авырганынмы бик яхшы беләбез. Менә көн буе инде минем кешеләр сине эзлиләр. Урыныңнан кузгаласы булма! Бел аны, чыгып таярга чамаласаң, эзеңә тиз төшәрбез!
Ричван шүрләп кала Бер сүз дә әйтә алмый Трубканы куя да артка чигенә Башыннан салам эшләпәсен салып ыргыта да Шакирның террасада эленеп торган эшләпәсе белән плащын кия. Бу арада Шакир да. күршеләреннән чыгып, сиздермии I генә урам якка үтә. Ризван, рәшәткә өстеннән генә сызарга чамалап, шул якка юнәлгәндә, капкадан Г а й ф и килеп керә.
Г а й ф и. Бу нинди тип? Рәмзия тәрәзәсе төбендә нишләп йөри ул? А ну, әфәндем!
Ризван каушап кала, эскәмиягә егыла. Г а й ф и үзе белән бер баянчыны да иярткән.
Гайфи. Таныш булыйк, Арсланов!
Ризван. Юк, мин Арсланов түгел. Ә, әйе, Арсланов шул.
Г а й ф и. Арсланов? Исемең Ризван, егерме бишләрдә, өйләнмәгән, новатор?
Ризван. Әйе, ә юк... әйе, әйе.
Гайфи. Беләм мии синең нинди Арсланов икәнлегеңне.
Ризван. Ышаныгыз, зинһар, минем бертөрле дә гаебем юк. Мине бутадылар.
Гайфи. Так. анысын да беләм. Таныш.
Ризван. Таныштыр, сөйләгәннәрдер. Ләкин сез аларга ышанмагыз.
Гафу итегез. (Кузгалып китмзкче.)
Г а н ф и. Юк, мин гафу итмим. Бер Казанга ике тәкә башы сыймый. Биредә ниен калган? Кайсына күз тотасың, ә? Апасынамы, сеңелесенә* ме? (Каршына атлый.)
Р и з в а н. Сез нншләмәкче буласыз?
Г а й ф п. Мин сине шартлатам. Син 6vui куык. Бармак белән төртү жигә. Кем алдына төшәргә чамалыйсың.-'!
Р и з в а н. Аңлагыз, зинһар... Мин авыру. Мин кайчакта авышып ки- тәм. Акыл ягы такыррак. Әйе, әйе, мин акылга тулы түгел. Шуңа күрә мине судка да бирә алмыйлар-
Г а й ф и. Җүләрләргә закон язылмаган. Алайса, син дивана? Ризван. Дивананың диванасы.
Г а й ф и. Күреп торам. Акыллы кеше шулай сөйләмәс.
Ризван. Шуны бел, мине куркытырга да ярамый. Минем өянәгем тота. Менә, менә тота башлады. Ай!.. («Өянәге тота» — җилкәсе белән бер кулын җыерып ала да кисәк айкап җибәрә, җыерып ала да айкап җибәрә. Аягы чалышая. Ул шулай чатанлап бакча ягына чыгып китә.)
Керфекләреңне тибрәтеп
Тик бер генә күз аттын.
йөрәгемдә тынып калган ♦
Давылларны кузгаттың. <
Рәмзия чыга. Гайфи аны баянчы белән таныштыра да. култыклап алып, музыка 3 астында бакчага табан алып китә. Әмма аларны Рәмзия туктата. г
Рәмзия. Туктагыз!.. Туй мәсьәләләрен хәл итәсе иде. 3
Гайфи. Туй? (Квтмәгән иде. баянчы белән карашып ала.) Мин ‡ үзем дә зарыктым да бит. <
Рәмзия. Зарыккач, урла да алып кит. Үзем булышам. х
Гайфи. Син риза? *
Рәмзия. Кайчандырбуласы туйны көтеп ятканчы. х
Гайфи. Әйдә, киттек сон! ->
Рәмзия. Шушында гына көтегез. Минем барысы да әзерләнгән. ь (Өйгә кереп китә.) =
Гайфи. Күк капусы ачылды! *
а
Шул чакта капка буенда машина килеп туктаган тавыш ишетелә. Гайфиләр яшеренәләр Капкадан Госман керә. Эштән кайтып килеше. Машина кузгалып китә “
Атасы каршына өйдән Шәмсия килеп чыга, кулыннан портфелен ала. и
Шәмсия. Әти. нинди хәбәр алып кайттын, кабул иттегезме?
Госман. Канда ул?
Шәме и я. Кем?
Госман. Арсланов!
Шәмсия. Кайсы?
Госман. Синеңчә ул берничәмени?!
Шәмсия. Мм...
Өйгә кереп китәләр О «ак та үтми. Рәмзия тәрәзәдән чем •■■ч суза, аны Гайфи тотып ала Бераздан Рәмзия үзе дә ишектән килеп чыга
Рәмзия. Менә шулай, яраталар икән мине—урлап китсеннәр Гайфи. Очтык, күгәрченем. (Чемоданны күтәреп. Рәмзияне җитәкләп капкага омтыла.)
Рәмзия. Ой!..
Гайфи. Ни булды тагын2
Рәмзия. Костюмымны оныттым, ахры. Әллә салдым микән.
Гайфи. Ачып кара сон. Тиз генә.
Рәмзия. Монда ачсаң чуалып бетә инде ул.
Гайфи. Өенә кире керәсенме?
Рәмзия. Кире керсәң юл уңмый. Әйдә, күршеләргә генә. Анда, ичмасам. иркенләп актарырга була.
Г а й ф и. Дөрес. Әйдә.
Га йф и чемоданны күтәреп өйгә юнәлә Террасага җитк?ч, Р әм • и я. чемоданны алып.
Г лтизләр өенә кереп китә Г айфн баянистны такси алырга жибәрә Үзе өй тирә- ССНЛӘ Рәмзияне көтеп йөренә, Рәмзия чыкмый Аптырагач үзе дә такси эзләп кит > Ул күмелүгә. Ризван күренә Кеше юклыгына ышангач, өй читенә посып, өч мәртәбә эт булып өрә. Ана ияреп күрше-тирәдәге барча этләр өр-з башлый. Госман* нар өендә шяч-шу күтәрелә Мен ишектән котырынып Го.ман килен чыга.
Кулында ау мылтыгы. Артыннан Шәмсия чыга
Госман. Тагып йокы бирми икән, үләт кыргыры. Пушал! Үз башына «ресенме?
Ill ә м с и я. Әти, эт түгел бугай ул.
‡ «к. у.» м в. SI
Г а й ф и.
(Шул чакта ишек алдыннан үрмәләп йөгергән Ризванны күреп ала да артына төзәп ата.) Эләкте! Ха-ха-ха... (Сөенеченнән сикеренгәләп куя.)
Шәмсия. Нәрсә белән аттын, нәрсә белән, ядрә беләнме?
Госман. Тоз белән. Ха-ха-ха...
Өйгә кереп китә Шәмсия Ризван янына ашыга.
Шәмсия. Ни булды?
Ризван бер сүз дә әйтә алмый, телсез калган, ынгыраша Утыра торган жирмея кычыт) уңа чыдый алмый, х^рәсең. Эскәмиягә утырып кашына.
Ризван. А... а... а... а...
Шәмсия (куркуга кала). Әй. ходаем, харап итте бит кешене. Я инде. я. тынычлан... Нигә дип кидең бу кеше киемен?
Ризван (сүзләрен көчкә әйтә). Сакланганны алла саклаган, ди. Шәмсия. Я. тынычлан. Җырла, әйдә жырла. Басылмасмы. Ризван (җырларга азаплана).
Кай ил...дә тудын син.
Кай жир-дә үстен син-
Алар шулай парлашып бакчага кереп китәләр. Бераздан өеннән Әсма килеп чыга Шатлыгы эченә сыймый.
Әсма. Кара бу сөенечне. Атасы кая сон? Шакир. Шакир днм. Кая олактың. шунда гына чуала идең бит. Ша... (Еракка — бакча эченә текәлә.) Чү. теге кемнәр’ Шәмсиясе белән ул түгелме сон? Эшләпәсе, плащы. Ах. бәдбәхет! Азгын! Сенелесе малаема, апасы үземә диюләре хак икән. Нишлим? Ничек үч алыйм? Боланга киләләр түгелме?.. Тукта! (Ярсынып өйгә кереп китә. Ризванның тозак-йозагын күтәреп чыга) Эскәмиясен дә тикмәгә ясамаган икән. (Эскәмия янына барып тозак- йозакны аяк астына сала. Аннан килеп баганада янган утны сүндерә) йокладылар дип уйласыннар. (Өйгә кереп тәрәзәдән күзәтә.)
Менә бакчадан Шәмсия белән Ризван чыга Эскәмия янына киләләр. Утыралар.
Ризван (онытылып сөйләнә). Бүреләргә куя торган капкынны мин кешеләргә көйләдем. Тозак-йозак дип атала. Менә, Шәмсиюшкам. ул шундый: кеше килеп бастымы, аягын буып та ала. йозагы бикләнеп тә өлгерә. Эләктеңме, ычкынырмын дип уйлама инде... (Эскәмия астындагы тозакка баса да капкынга эләгә.) Ай!..
Шәмсия (көлә). Ха-ха... Кызык та сон.
Шул чакта Әсма өеннән чиләк алып чыга, ашыгып килен, аны «Шакирывын» башына киертеп үк куя.
Әсма. Азгын! Тол хатынга күзең төштеме?! (Кычкыра.) Әй, кем бар анда, чыгыгыз, күрегез!
Газиз керә. Өеннән Г осман чыга. Инендә мылтыгы Шәмсия читкә тайпыл»
Госман. Ни булды? м|
Әсма. Карагыз бәдбәхетләрне... (Барып баганадагы утны яндыра.)
Шул чакта арт капкадан Шакир кайтып керә.
(Шакирны күргәч, Әсма чигенеп үк куя. лап итеп җиргә утыра.) Әстэгь- фирулла.
Ризван. Нишләвең бу синең? Бу ни эшен?
Әсма. Ай алла, бу син булдыңмыни әле?
Шакир. Ни бар?
Ризван. Ачкыч кайда?
Әсма Кызулыгым белән әллә ташладым инде
Р и з в а н (куркуга калып). Ыргыттыңмы? Кая. кайсы якка’
Әсма. Кем белгән инде аны.
Ризван.. Аңлыйсыңмы син нишләгәнеңне?! Ачкычсыз моны ачыл ♦ булмый бит.
Әсма. Әй ходаем икән.
Шакир. Богауга эләктеңмени?
Ризван. Мин нишләргә тиеш хәзер, шушыны өстерәп йөрергәме1 < йоклаганда да. урамга чыкканда да...
Шакир. Хатының янына кайтканда да.
Шәмсия (моны ишеткәч, кычкырып ук җибәрә). Ә?..
Шакир. Ычкындырмыймы? Син, алайса, шатлан инде. кода, тозак- $ йозагын ышанычлы икән.
Ризвая бер кулы белән богауларны жыепкүтәреп тота да. аксаклап, шалгыр-шелгыэ х килеп, ейгә кереп китә ф
I Әсма. Кода, кода. »-
Шакир. Үз тозагына үзе килеп эләккән. Кешеләрне каптырырга * дип йөри иде. Ах, минем битараф хатыным. Болай булгач, син битараф < булып калмадың. Көрәшче булып чыктың син. әнкәсе. а
Госман. Аказия сезнең белән. (Күккә атып җибәрә) Кайда сон s бу Арсланов? *
Шәмсия. Икенчесеме? Хәзер табып килям. (Чыгып китә.)
Госман. Нәрсә ул үз бәхетеннән качып йөри Шатлыклы хәбәрне беренче булып үзем әйтермен дигән идем. Аның хезмәте кабул ителде.
Шакир. Шулаймыни? Комиссия тарафыннанмы?
Госман. Беравыздан расланды
Шакир. Приказ да бирелде, имза да салындымы? Булган. Шзм- панскоены белеп алганмын икән.
Госман. Син нәрсә шул кадәр очынасың? Аның акчасы синең ке- сәнә керми торгандыр ич?
Ш а к и р. Белмәссең.
Госман. Арсланов хәзер бездә эшләячәк. Техника бүлегендә.
Шакир. Ә Газиз?
Госман. Ана икенче эш эзләргә кирәк булыр Якалыкка аяк чалып килгән кешене без техника бүлегендә тота алмыйбыз. Менә бүген дә.. Комиссия утырышында катнашып, уз фикерен әйтәсе, яклап чыгасы урында ул нишли? Кайта да китә. Шул кадәр салкын карау булырмы’
Шакир. Ай-Һай, Арсланов тикле Арсланов шундый кечкенә зар- платада утырырга риза булыр микән. Газиз түгел бит ул.
* Госман. Ә без аның зарплатасын арттырдык.
Шакир. Шулаймыни? Менә анысын әйбәт эшләгәнсез.
Газиз. Дөрес булган. Күптән сүз бара иде.
Шакир. Шәп булган. Әйтәм ич. шампакскоены бик белеп алып кайтканмын. (Госман Шакирга гаҗәпләнеп карап куя.)
Газиз. Болай булгач, әти. ике шешә аласын калган.
ГОСМАН шулай ук гажәпләнеп Газизгә дә кәрап куя.
Шакир. Янына тагын бер акны диген.
Госман. Кайда соң үзе?
Ш а м с к я белән Г a ft ф н керә.
А-а-а, герой! Синнән сөенче! Тәбрик итәбез, котлыйбыз үзенне’ Кызлар, әйдәгез табын әзерләгез. Мондый вакышаны юмыйча ярыймы. Төи безнеке! Күрше, чыгар шампакскоены!
1 осман (1 айфигә). син нәрсә сүзсез кз.т;п»тг. куанычыңнан телеңне йоттыңмы әллә? Әйдәгез өнгә, иптәш Арсланов
Шул чакта богауларын өстерәп террасага Ризван килеп чыга. Ачуы кабарган, ярсулы.
Ризван. Кем анда үзен Арсланов дип таныта? Күрсәтсен паспортын!
Госман. Бу ни дигән сүз?!
Ризван. Менә мин ул Арсланов. (Паспортын чыгара.) Карагыз! (Госман аның янына килеп паспортын карарга мәҗбүр була.)
Госман (укый). Арсланов... Ризван... (Гайфигә.) Ә син кем? Кем син?
Г а й ф и. Белмим. Мин үз исемемне оныттым да инде. Арсланов та Арсланов дидегез... (Хәтерләгән булып.) Ә-ә-ә, әйе, мин Габдрахманов идем бугай.
Госман. Аптыратканыңны үзем дә анладым. Исемең?
Әсма. Гайфи, син монда этенне коткарырга дип килгән кеше идең. Син аны әнә Шәмсия белән коткар инде.
Госман (кычкырып ук җибәрә). Гайфи?! (Сүзсез кала. Аннан акыра.) Судка! Үзеңне дә, этеңне дә!
Гайфи. Ашыкмыйсың микән, кайнатай?
Госман. Кайнатай? Тю-тют сиңа Рәмзия. Үзе теләсә дә бирмим.
Г а й ф н. Ә без Рәмзия белән аерылыштык инде. Күңелемә менә Шәмсиясе ошыйрак бирә.
Госман (Шәмсиягә). Ә син?
Ш ә м с и я. Мин... (Уйлап тора да Гайфигә якыная.)
Госман (башын тота). Ой!.. (Гайфигә.) Алайса син миннстер- ствоның эчендә утыру түгел, тирәсендә лә йөрмисен?
Г а й ф и. Кызганычка каршы. Безне Кремльгә кертмиләр, мин грузовикта эшлим бит.
Госман. Шофер?..
Р и з в а н. Я, ышандыгызмы инде?
Госман. Арсланов... Өр-яңасы. Әле генә мичтән чыкканы. Хәерле булсын. Әйдәгез, рәхим итегез, иптәш Арсланов, өйгә. Ә, әйе. тәбрик итәргә онытып торам икән. (Янына бара ). Котлыйм, котлыйм. (Ризван богаулары белән шалтырый башлагач.) Акылдан шашырсың. (Дулап.) Тагын берәр Арсланов юкмы? Я. кайсыгыз? (Кызларына ) Сез түгелме? (Әсмага.) Синме? (Шакирга.) Бәлки син дә Арслановтыр?
Шакир. Юк, мин Арслановның әтисе генә.
Госман. Ә?.. (Бераздан, ялынып.) Кодасы диген ичмасам.
Шакир. Әтисе. (Госман хәлсезләнеп утыра.)
Госман. Тагын ниләр ишетәсем бар икән.
Газиз. Кода, син шулай гомергә богау белән йөрергә булдыңмыни?
Ризван. Ачкычы, ачкычы, ачкычы югалды бит.
Г а з и з. Миндә.
Ризван. Ач. зинһар. Коткар.
Г а зи з. Ачам. Тик башта бер сорауга җавап бир: тәкъдим кемнеке? Синекеме, минекеме? Кем чын Арсланов?
Р и з в а н. Ачкыч...
Газиз. Җавап!
Ризван. Син, син чын Арсланов.
Шакир. Менә хәзер шампанскоены ачарга да була.
Госман. Чәчеп үстерәләрме әллә бу Арслановларны? (Газизгә.) Димәк, син?
Газиз. Күпме тәкъдим кертеп карадым, Госман Ганиевич. Берсен дә санга санамадыгыз.
Г л з и з. Сез кешенең эшенә караудан бигрәк, исеменә карыйсыз. Дэрәжәсенә. Аптырагач, соңгы хезмәтемне икенче фамилия белән бирергә мәжб^р булдым.
Гос м а н. Лх, мин жүләр.
Шакир. Менә монысын дөрес әйттен, күрше. Шулай да, Газизнен * зарплатасын арттырып, бер акыллы эш эшләгәнсең.
Госман. Газизнекен? *
Шакир. Безнең өчен тырышып йөргәнгә рәхмәт инде, күрше. з Госман. Газизнең... Ә-ә, әйе, аныкы булып чыга шул. >
Ризван (ялварып). Кода...
Газиз. Хәзер, хәзер. (Барып Ризванның богавын салдыра.)
Ризван (богаудан ычкынгач). Үз башыма алып килгәнмен икән, i
Шәмсия (Гайфи янында) Арсланга атланып йөрергә иде исәп. S булмады. Ярар, хәерле булсын, бер туйганчы машинага утырып йөрер- “ мен. ичмасам. >
Госман. Грузовикка.
Г а й ф и. Кабинасына. ♦
Шәмсия. Шоферы белән янәшә. н
Госман. Шуны бел, этен коткару өчен генә өйләнә ул сина. х Гайфи. һәркем үзенчә балык тота, Госман Ганиевич. (Кычкыра) < Әсма апа, кая, чыгар әле намордникны. Эт жөгәнен! »
Шәмсия. И-и-и, син бигрәк инде. s
Әсма (өйдән чыга). Газиз, безгә нинди чемондан кертеп куйганнар? ’ Кем дә булса килмәгәндер ич.
Га зн з башта берни дә аңламыйча тора, аннан сизенеп ейгә ташлана. Аннан Рәмзия килеп чыга. Туй күлмәге киеп алган.
Газиз. Рәмзия! Димәк?
Рәмзия. Күрше хакы алла хакы, диләр. Күршене ничек ташлап китәсең. Аннан, аерылырга туры килсә дә, ансат. Мәшәкате аз: чемоданны бу «йлән бу өнгә генә күчерәсең.
Әсма. Рәмзия килен, әйдә, табын әзерлик. Газиз уңышы хөрмәтенә.
Рәмзия. Әйдә, әнкәй. .
Госман. Килен?
Шакир. Әт-тә-тә-тә, без әле килен төшердекмени? Бәракалла. Төкле аягың белән, килен.
Рәмзия. Рәхмәт, әткәй.
Ш а к и р. Безнең йортка берьюлы ничә шатлык алып килдең. (Маңгаеннан үбә.) И-и-и, Газиз, шампанскоены өч шешә алырга кирәк булган ич.
Рәмзия (әтисенә килә). Әти?
Госман (иңенә кул салып). Бер сүзем юк. Үзен беләсеңдер. Бәхетле булыгыз.
Рәмзия. Рәхмәт, әти.
Госман (Газизгә). Кнл, алдакчы. (Газизнең маңгаеннан үбә)
ILI акир (өстәлнең уз якларындагы кисәген күтәреп) Я әле, күрше, китер әле икенче яртысын. Бол ай булгач киселгәнне ялгарга туры килә.
Госман. Ябыштырабыз аны. кода. (Госман өстәшең икенче кисәген алып килә. Әмәлен таба tap, ике кисәкне бергә кушып, ябыштырып куялар.)
Ill а к н р. Менә шулай.
Госман. Кайда соң бокаллар?
(Музыка башлана )
Ш а к н р. Барысы да парлашып бетте, безгә дә. әнкәсе, никах яңартмыйча ярамас. Шул кадәр көнләшүләреннән соң?
Рәмзия Осләь Газиз үзләренен жырын башлыйлар Аларга башкалар па кушыла.
Йөрәгемдә ташкын хисләр Тулыр да бер. түгелер дә. Күз алдымда йөрмәсәк дә, йөрерсең күнелемдә.
Яна минем йөрәгем, Эчеләдер үзәгем.
Таң атканчы сөйләсәм дә бетмәс Әйтер сүзләрем.
Өстәлдә бокаллар булмаса ла. һәркайсы өстәл янына килеп, куллары белән бокал күтәргәндәге кебек хәрәкәт ясыйлар. Музыка дәзам итә.
Лә-лә, лә-лә-лә-лә, Лә-лә. лә-лә-лә-лә..
Эчке пәрдә төшә. Әсәрдә лейтмотив булып килгән музыка башлана Эчке пәрдә ачыдк, артистлар баш ияргә чыгалар, ә музыка һаман яңгырап тора.
Сокланалар мина карап дуслар, Ямь табасың диеп тормыштан.
Шаг яшәргә сездән өйрәндем мин. Шаянлыгым минем тумыштан.
Яннарымда якын дуслар барда Гөрләп уза жәем, кышларым Зәңгәр күктә күпме йолдыз булса, Шул кадәрле жирдә дусларым.
Моңаерга күнекмәгән күнлем. Дөнья мине көләч яраткан.
Туганчы ук минем күгемдәге Кайгы томаннарын тараткан.
Минем өчен исә тан жилләре, Минем өчен сайрый кошларым. Зәнгәр күктә күпме йолдыз булса. Шул кадәрле жирдә дусларым.
Җырлап басам сагышларым булса, Җырлап ачам ярсу күңлемне.
Җыр юлдашым минем, жыр сердәшем. Болытлардан арчый күгемне.
Лә-лә-лә-лә, лә-лә-лә-лә. лә-лә.
Лә-лә-лә-лә. лә-лә-лә-лә. лә-лә. Зәнгәр күктә күпме йолдыз булса. ШУЛ кадәрле жирдә дусларым
Хор астында Шакир белән Әсма бер-ике адыНч алга чыгып баш ияләр.
Шакир (залга). Малаемны өйләндерәм, һәркайсыгыз туйга рәхим итегез!
Хор дәаам итә. Шакир белән Әсма башкалар янына барып баскач, алга Газиз белән Рәмзия чыга. Баш ияләр.
Г а з и з. Унсигез ел буе күргәнмен...
Рәмзия. Унсигез ел белми йергәнмен.
Баш ияргә Госман чыга Чыга да иңендәге мылтыкның курогын тартып жибәрә. Мылтык атыла. Госман урынына барып баса. Хор дәвам итә Баш ияргә Р и заа я
чыга.
Ризван. Ут себергере тозак-йозагын, үз башыма алып килгәнмен икән.
Баш ияргә Шәмсия белән Г а й ф и чыга
Шәмсия. Барыбер чын Арысланов ана эләкте.
Г а й ф и. Күк капусы ачылды.
(Хор дәвам итә )
П әрд»