Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШЬ БУЫН ИҖАТЫ


Шагыйрьләр поэзияне иң кыен жанр диләр. Драматурглар, драма язудан да авыр эш юк. дип бара. Прозаикларның бу бәхәскә алай күп катнашканнарын мин хәтерлә- мим. Бу хәл проза жанрының җиңеллегеннән түгел. бәлки прозаикларның башка жанр вәкилләре алдында әдәп саклауларыннан булса кирәк. Шаяртып әйткәндә, прозаиклар башкалардан тыйнаграк күренәләр. Бусы, бәлки, проза әдәби жанрларның иң олысы булуыннандыр дип уйлыйм.
Ә дөресе, әдәбият дип олы. чын әдәбиятны истә тотып сөйләсәк, башкаларыннан җиңелрәк яисә кыйммәтлерәк дигән жанр юк —барысының да дәрәҗәсе тиң. ШулаЛ да, алданрак тууы ягыннан булмаса да. җитдилеге, тирәнлеге һәм салмаклыгы ягыннан прозаны башка жанрларның анасы кебек күрүемне тагын бер кат әйтеп үтәсем кил». Бусы, бәлкем, үземнең проза кешесе булуымнан туган фикердер. Ни генә дисәк тә. бер илнең, бер милләтнең йөзен күрсәтерлек әдәбият турында сөйләгәндә, ул илнең иҗтимагый тормышы, психологиясе, культура байлыгы һәм культура дәрәҗәсе башка жанрларга караганда прозада (бер чорда, бер әсәрдә) тирәнрәк тә, киңрәк тә күренүе бәхәссез.
Бу уйларымны мин әдәби жанрларның кайсы мөһимрәк дигән сорауга җавап бирер өчен түгел (андый сорау үзе үк дөрес булмас иде), бәлки гомумән әдәбияттагы җитдилек, мәгънәлелек, тирән тек кебек сыйфатларны аеруча билгеләп китәр өчен әйттем.
Кыргыз әдәбиятының яңа. соңгы буыны вәкилләре 50 нче елларның азагында һ»я 60 нчы еллар башында әдәбиятка килгәндә нәкъ менә шундый караштан чыгып эш иттеләр. Тар тирәлек белән чикләнеп калмыйча, әдәбиятка биектән карап, уз иҗатында шул югары таләпләргә җавап бирергә тырышу яшьләрнең иҗади бер үзенчәлекләре булды. Бу яхшы сыйфат күптән өмет ителеп килгән хасыять иде. Билгеле, алар әле яшь иде һәм яшьлеккә хас кимчелекләрдән дә азат түгел иделәр. Әмма бу кимчелекләр, үсү дәверенең вакытлы бер җитешсезлеге генә булганлыктан, яхшы якларның җитлегә, ныгый баруына киртә була алмадылар.
Актуаль теманы кыю күтәрү актуальлекне тирән һәм дөрес төшенүне таләп ит», аны югары сәнгать дәрәҗәсенә җиткереп ачып бирү зур талант һәм осталык сорый. Безнең яшьләр бу таләпләргә нигездә җавап бирә алдылар дип уйлыйм.
Бер әдәбияттагы бөтен бер буынның шундый сокланырлык үзенчәлеккә ия булуы, әлбәттә, юк җирдән генә килеп чыкмаган.
Безнең гомуми совет җәмгыятебездә, рухи тормышыбызда 50 нче елларда булган яңару, тирәнгәрәк керү тенденцияләре ул чакта үсемлек чорын кичергән яшьләргә зур тәрбияви йогынты ясап, дөньяга карашларын һәм культура дәрәҗәләрен ачыклый, үстерә төште, осталык яңа баскычка күтәрелде. Иҗатта аналитик уй йөртә белү, психологик тирәнлек, тормыш чынлыгын сәнгать чынлыгына әйләндерүдә үз-үзеңә ышанганлык — язучы яшьләрнең беренче әсәрләрендәге уңай яклар шулар иде. Моны иҗтимагый тормышта туган әлеге тенденцияләрнең логик нәтиҗәсе итеп аңларга кирәк.
Болар әле мәсьәләнең бер генә ягын тәшкил итә Әгәр дә соңгы буын язучы яшьләр олы буын язучыларның эзендә таптанып, алардан югары күтәрелә алмыйча, аларның
1 Бу мәкалә һәм хикәяләр Татарстан китап нәшриятында басылып чыгачак кыргыз хикәяләре җыентыгыннан алынды.
м
чакта atar' кузгат у гл лаек булмаслар, уз вакытында күзгә дә күренми
калган булырлар иде. 60 нчы еллардагы укучылар 40—50 нче еллардагы укучылар түгел иде инде. Димәк, аларның әдәби, эстетик таләпләренә җавап бирердәй әдәбиятны тормыш үзе даулап, үзе биргән. Аннары, өченчедән. кыргыз әдәбияты 60 нчы еллардан соң гына үсә башламады. Шулай булгач, яшьләр элекке буыннарның иҗат тәҗрибәсенә таяндылар, аларның казанышларын һәм кимчелекләрен өйрәнделәр. Моны искә алмыйча торып, яшьләрнең иҗади йөзен тулысынча куз алдына китерү мөмкин түгел.
Яшьләр әдәбият мәйданына күбесенчә хикәя белән килделәр. Хикәя алар өчен, прозаның оператив жанры гына булмастан, киләчәктә зур полотноларга күчәр алдыннан үзләрен сыный торган полигон хезмәтен дә үтәде. Аларның беренче хикәяләре, бик тиз телгә кереп, капма-каршы фикерләр дә тудырды. Омча бу фикерләр, барыннан да элек, яшьләрнең, һичшиксез, сәләтле икәнлекләрен раслады.
Әдәбиятка килгәндәге уртак сыйфатлары, алда әйтелгәнчә, бер булса да, һәркайсы- ның үзенә генә хас тавышы беренче әсәрләрендә ул инде аермачык сизелеп торды. Берәүләр һәр детальне ювелирчә нечкәләп, образны вак штрихлардан корып ясаса, икенчеләре буяуны куе салып, каләмнәрен зур зур адымнар белән атлатты, берәүләр кешенең психологиясенә үтеп кереп, аны тирәннән ачуга омтылса, икенчеләре характерларны экспрессив алым белән төзүне күз алдында тотты. Мондый индивидуаль үзенчәлекләр яшьләрне берсе-берсеннән бөтенләй аерып куймады, ә киресенчә, бер буынның гомуми иҗади йөзен, характерын мәгънәлерәк итеп күрсәтте.
Бу яңа буынның иҗатындагы тагын бер үзенчәлек исә — масштаблылык булды. Билгеле, бу әле аларның әсәрләрендә тәмам бирелеп җиткән масштаблылык түгел, ә бәлки уйлау киңлеге, милли мәдәниятнең байлыгына, мөмкинлегенә дөнья культурасы биеклегеннән карап эш итү киңлеге иде. Элегрәк көндәлек таләпләргә яраштырып язылган кочак-кочак романнардан алҗый башлаган укучылар, вак тема, кечкенә хикәя булса да. зур фикер сеңдерергә тырышкан яңа әсәрләр укыганда, үзләрен эчпошыргыч күңелсез өйдән саф һавага чыккандай сизделәр. Яшь буын язучылар укучы хорның эстетик ихтыяҗларын менә шул юнәлештә тәрбияләп, аларны үзләренә тарта башлады.
Дөрес, глобаль масштабта уйлау дигәндә, ике аягың белән нык басып торган җирдән аерылып, буш һавада асылынып калу куркынычы да бар Әмма яшьләр мондый хәлгә төшмәделәр. Беренчедән, алар ил-җирләре, тормыштагы бүгенге җитди таләпләр белән нык бәйләнештә иде; икенчедән, студент эскәмиясеннән туп туры әдәбиятка килеп керсәләр дә, җилкәләрендә бай тормыш багамы бир иде сугыш чорындагы авыр еллар аларның үсмерлек аң сиземенә, йөрәкләренә тирән кергән; сугыштан соңгы кыен ел.tap да акылга утыра торган, тормышка уйланып кирый торган чакларына туры килгән Ә инде язучы өчен бөтен гомере эченнән бала вакытында башыннан кичергәннәре һәм күңеленә сеңеп, исендә калганнары мәңге кипшенмәс чишмә булуын онытмаска кирәк. Менә шуңа күрә без яшьләрнең мәдәни дәрәҗәсе ятлап алынган сай. ясалма культура булмыйча, талантларына сеңгән аңлы культура икәненә ышандык һәм алардан тагын да зуррак әсәрләр көтеп калдык.
Бу көтүнең җимеше хәзер аз-азлап күренә башлады инде. Дөрес, башта ду килеп, герләп чыккан яшьләр соңгы өч дүрт ел эчендә бераз сүрелеп калдылар Моны, яшьләрнең оеткысы айныды, дип уйлау дөрес булмас. Таудан ташланып, шарлап килгән су үзәнгә төшкәч, тирәнәеп, салмакланып аккан кебек, алар да баштагы ярсудан соң акы : туплап, иҗатларының эчтәлеген тирәнәйтү юнәлешендә эшләп яткандай сизелгән иде. Соңгы елларда аларның кайберләре таләпчән укучыларның күңелен биләрлек әсәрләр бирде. Әмма күбесе безне һаман әле көттереп тора. Шулай да безнең алардан өмет өзгәнебез юк, чөнки аларга ышанабыз.
Бу җыентыкка кергән әсәрләрне укып чыгып, һәркайсының үзенчәлеге, уңышы Һәм кимчелекләре турында уй йөртүне укучыларның үзләренә калдырыйк. Мин барыннан да элек татар укучыларын безнең кыргыз әдәбиятының кече буыны белән гомумән таныштырып. аларга булган өметебез һәм ышанычыбызны гына бүлешеогә теләдем.