Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАБДРАХМАН СӘГЪДИ


|Qg|Q елларда әдәбият мәйданына чыгып, татар теле һәм әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән бу галимгә 1929 елда ук профессор исеме бирелә. Ә 1949 елда, үзбәк әдәбияты классигы Нә- вои иҗаты турында язган зур хезмәте өчен, ул филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә ала.
Габдрахман Сәгъди 1689 елның 14 (26) мартында элекке Уфа губернасы Златоуст өязе Таймееаа авылында мулла семьясында туа. Ул капитализм чорында бик күп татар шәкертләре күргән кыен һәм катлаулы тормыш юлы’ уза. Автобиографиясендә язганча, унике яшенә кадәр үги ана кулында тәрбияләнә. Атасы да ачың укып кеше булуына ышанмый. «синнән сукачыдан башка кеше чыкмас» дип кенә карый. 1902 елда әтисе үлгәч, Габдрахман Троицк мәдрәсәсенә килеп урнаша Шул көннән башлап ул үз көнен үзе күрә, баерак шә-кертләргә хезмәт итеп тамагын туйдыра. Мәдрәсәдә ул гарәп, фарсы, төрек телләрен яратып өйрәнә, көнчыгыш халыклары тарихы, философиясе белән кызыксына. 1906 елда Троицк мәдрәсәсен тәмамлагач, туган якларында ике ел укытучылык итә. 1908 елда Истамбулга барып, андагы университетның филология факультетына укырга керә. Анын укытучылар хәзерләү бүлеген 1911 елда тәмам итеп кайткач. Ак- түбә һәм Алма-Ата шәһәрләрендә балалар
Патша хөкүмәте шартларында шәкертләр хәрәкәтендә актив катнашкан бу прогрессив карашлы кешенең укытучылык эш- чәнлеге дә тыныч кына бармый. Ул 1913 елдан башлап политик күзәтү астында яши. 1914 елның башларында Алма-Ата жандарм идарәсе Габдрахман Сәгъдине укытучылы* эшен алып барудан да тыя. ә шул елның зпрелендә инде аны бөтенләй Урта Азиядән китәргә мәҗбүр игәләр. Сәгъди эчне Россиягә кайта, Екатеринбург (хәзерга Свердловск) шәһәренә килеп балалар укыта. Үзенең әдәби-педагогик эшчәнлеген дә ул шул елларда башлап җибәрә. 1910 елда «Шура» журналында аның «Әдәбиятыбызны мәдрәсәләрдә укыту» дигән методик мәкаләсе басыла. 1911 елда «Кавагыйде әдәбият» һәм аңа «Гыйлавә» һәм 1912 елда «Әдәбият ысуллары» дигән хезмәтләре аерым китап булып басылып чыга Татар телен укытуга караган дәреслекләре («Телебезнең сарыфы». 1912 ел; «Телебезнең иәхүе». 1914 ел) һәм 1912—1915 еллар ара-сында «Шура» журналында басылган «Тел вә әдәбият укыту ысуллары» дип исемләнгән мәкаләләре үз вакытында зур кызыксыну тудыралар.
Габдрахман Сәгъдинең педагогик, әдвби һәм гыйльми эшчәнлеге Бөек Октябрь со-циалистик революциясеннән сон тагын да күтәрелеп китә. Ул Октябрь революциясен Бөгелмә шәһәрендә, алдынгы укытучыларның берсе булып, шатланып каршы ала- Шул чакларда татар мәктәпләре өчен соает укытучылары хәзерләүгә зур көч куя, дүрт»- еллык татар-башкорт педагогия курсларында мөдир була, шул курсларда татар -ела һәм әдәбиятын укыта. Бөгелмәдә торган елларында (1917—1921) Сәгъди соаеу, профсоюз эшләрендә актив катнаша. Шун*. да большевиклар партиясенең еяэ комитегЫ
лицистнк макаләлирея Оаныра. я#леге мә-каләләрендә ихлас күңелдан совет власте политикасын яклый, буржуаз милләтчеләр- иең мәкерле планнарын фаш ител яза. («Якты юл» газетасы. 1919 ел. 10 сан; 1920 ел. 31 һем 43 саннар.)
1921 елның башында Габдрахман Сәгъди кабат Урта Азия якларына — Ташкентка барып чыга. 1925 елга кадар Ташкентта терло милләт (үзбәк, төрекмән, казакъ, татар) халыклары очен ачылган мәгариф институтында, рабфакларда һем Урта Азия дәүләт университетында эшли. Шул вакытларда үзбәк, казакъ, тәрокман һом татар телендә чыгып килгән газета-журнал ларда («Кызыл байрак», «Теркестан», «Үзбәкстан», «Ак юл», «Белем учагы», «Инкыйлаб», «Төрекмән иле») актив катнаша, күп сандагы әдөби-тәикыйть мәкаләләрен бастырыл чыгара. Үзбәк, казакъ һәм тооекмои әдәбиятларына караган бу хезмәтләре аның тугандаш халыкларыбыз культурасына керткән кыйммәтле элеше булып тора. Ул бер үк вакытта Казанда чыккан татар матбугатында да мәкаләләрен бастыра. Шундыйлардан: «Татар шагыйрьләре арасында Габдулла Тукай». «Тәнкыйтьчеләребез арасында», «Әдәбият тарихымы яки язма документлар тарихымы!» дигән хезмәтләрен күрсәтергә мемкин.
1925 елда Татарстан халык мәгариф ко-миссариаты, Галимҗан Ибраһимов инициа-тивасы белән, Габдрахман Сәгъдине Казанга чакырып ала. Ул башта Татар коммунистлар университетында татар толе һем әдәбиятын укыта. Соңрак Көнчыгыш педагогия институтына күчә, доцент булып сайлана, анда татар теле һом әдәбияты кафедрасын, шулай ук әдәбият кабинетын оештырып җибәрә Нәкъ менә шул елларда аның татар әдәбияты тарихы һом тел белеменә караган әһәмиятле гыйльми хозмот- ларе мәйданга килә. Гомуми тел белеменә караган «Кешелек дөньясында тел. әдеби- язу һем аларның тарихи үсүлеро» (1926 •"), «Татар әдәбияты тарихы» (1926 ел). •Татар театр әдәбияты һәм аның үсү тарихы» (1926) һәм «Пролетариат диктатурасы дәверендә татар әдәбияты» (1930 ел) дигән фундаменталь хезмәтләре басылып чыга.
Үзенең зур күлемле бу китаплары белен ул безнең тол культурабыз әдәбият һәм театр тарихыбызны ойрәнү һәм бер системага салу юлында гаять кирәкле һәм кыю адым атлый. «Тотар әдәбияты тарихы» Дигән әсәрендә әдәбиятыбызны дәверләргә бүлеп ейронү юлында беренче тәҗрибә чо, матур әдәбият тарихын ул татарлардагы иҗтимагый фикер үсешенә бәйләнешле рәвештә тикшерә. Хезмәтнең «Оикерм хәрәкәттә Курсавиның эшләре», «Татар әдәби теленең гыйльми-назари эшләнүе юлында Каюм Насыйри», «Матур әдәбиятта европалашу». «Татарда беренче роман» дигән бүлекләре аеруча кызыклы итеп һәм яңа чыганакларга нигезләнеп язылган. Китэпта 1905 ел революциясеннән соң булган әдәби күтәрелешкә һәм анда катнашкан аерым язучылар иҗатына карата уңышлы гына кү-зәтүләр ясала. Шулай ук «Гафур Коләхме- тов һәм татар пролетариат әдәбиятына беренче адым», «Г. Ибраһимов» дигән бүлекчәләр аеруча бай һәм матур бирелгәннәр. Дөрес, бу хезмәтнең уңай яклары күл булу белән беррәттән. башлангыч тикшеренү буларак, аерым кимчелекләре, хәтта ялгышлары да юк түгел иде. Ул кимчелекләр, беренче чиратта. Г. Сәгъдинең шул чор әдәбият белемендә күренгән вульгар социологизм тәэсиренә бирелүендә сизелә. Без аны, аеруча, Г. Сәгъдинең халык ша-гыйре Габдулла Тукай иҗатына биргән бәясендә ачык күрәбез. Анда: «Тукай, чыннан да, идеолог бер лирик иде. Ул үзенең шигырьләре аркылы татар либераль буржуазиясенең дини, милли идеологиясенә ачык бер систем биреште...» дигән юллср бар.
Ә бит шуннан өч ел элек кенә халык шагыйренең үлүенә ун ел тулу уңае белән ■Безнең юл» журналының 1923 елгы 3 санында басылган мәкаләсендә Габдрахман Сәгъди ботенләй башка һом гаять дөрес карашта торган иде Ул анда халык шагыйре Тукайга, терле яктан килеп, объектив һом дорос бөя бирә алган. Мәкаләнең исеме — «Тотар шагыйрьләре арасында Тукай». Тәнкыйтьче Сәгъди үз мәкаләсендә Тукайның әдәбият тарихыбызда, конкрет алганда, татар шагыйрьләре арасында тоткан югары урынын бик хаклы һом дерес билгели. Сәгъди мәкаләсен: «Тукайны халык үзе исән чакта ук «беренче шагыйребез» дип таны-ды»,— дип башлый да аңа булган урынсыз тәнкыйтьләоне кире кага. Мәкаләсен ул тү-бәндәге рухта дәвам итә: «Тукай .. татарның иң беренче кечле . йерәк шагыйре. Йөрәк шагыйрьләрендә., күзәтелгән нәрсә самимият. чын күңелдән булу, эчтән кайнап чыгу— Тукайда бу хосусыять тегел мәгънәсе белен бар... Тукайның шигырьләрендә аның үзлеге (шехсыяте Туканлыгы) бия ачык күренеп тора. Бу хосусыятьдаһи
I укай тезмәдә татарча яңа, садә әдәви тел эшләп бирде. Безне җиңел әдәби сөйләргә, саф рәвештә көйләргә өйрәтте. Анда чәчмәдә дә осталык күрәбез. Ул шигырь мәктәбе тудыра алды. Ниһаять, Тукайда, һәрнәрсәдән бигрәк, гаммәгә 1 якынлыкны, ярлыларга дуслыкны күрәбез. Менә бу хәлләр... Тукайны мәэлумнар сафына куйды...»
Менә шул рәвешчә, Г. Сәгъди 1923 елда ук халык шагыйре иҗатына дөрес һәм тулы анализ ясый алган, бүген дә сокланып укырлык фикерләр әйткән. Ә соңыннан аның Тукайга карата ялгыш фикергә килүен шул чорның вулгарь социологизмы йогынтысына бирелүдән дип кенә аңлатырга мөмкин.
Г. Сәгъди егерменче еллар әдәби хә-рәкәтендәге төрле агымнарга карата да үз карашларын белдерә барган. «Безнең юл» журналының 1924 елгы 3 санында аның «Яңа әдәби агымнардан футуризм» дигән мәкаләсе басыла. Шунда тәнкыйтьче Гадел Кутуй һәм Кави Нәҗмиләрнең бу формалистик әдәби юнәлеш белән мавыгуларын яңалык һәм уңай күренеш дип карый. Ә соңрак үзе үк футуристик алым белән язылган шигырьләрнең халыктан ерак торуын да күрә башлый. 1930 елда басылган «Пролетариат диктатурасы дәверендә татар әдәбияты» дигән китабында бу мәсьәләдә Ленинга таяна, юлбашчының: «Сәнгать — халыкныкы. Аның тамырлары бик тирәндә, хезмәт ияләре халык массаларының калын катлавында булырга тиеш. Ул шушы массалар аңларлык һәм сөярлек булырга тиеш. Ул шушы массаларның хисләрен, фикерен һәм ихтыярын берләштерергә һәм аларны югары күтәрергә тиеш»— дигән фикерләрен китерә. Бөек юлбашчының шул фикерләре яктылыгында Кутуйның футу-ристик шигырьләренә күзәтү ясый һәм. «Сәнгатькә Ленинча... караган кешеләр... Кутуй шигырьләренә очраганда, һичшиксез, аның күп шигырьләренең күпчелек өчен түгел, бер торкем укымышлылар өчен генә тудырылган шигырьләр булуыннан канәгать хасил итәчәк... Бигрәк тә аның «Җан сата- мкыннан соң «Октябрьда», «Көннәр йөгергәндә», «Көнгә ике кул», «Май», «Пионер
* Гаммә — масса, халык.
2 Г. Сәгъди. Пролетариат диктатурасы дәверендә татар әдәбияты. Казан. 1930 ел. 125 бит.
лылардан да'-здоила1нтырмдрг ди. рәвешчә, кайчандыр футуризмга әдәбиятта, гы яңа адым дип караган Сәгьди соңра» сәнгать әсәрләренә Ленин әйткәнчә кипа башлый. Бу инде тәнкыйтьченең шигъри әсәрләрне бәяләгәндә дөрес юлга басуын күрсәтә.
Г. Сәгъдинең 1925—1930 елларда «Безнең юл» һәм «Мәгариф» журналларында басылган мәкаләләре арасында «Беренче татар пролетариат язучысы Гафур Колэт- метов», «Галимҗан Ибраһимов иҗатында типлар эволюциясе», «Шагыйрь Сәгыйть Рәмиев ничек һәм нинди ритм белән язды?», «Борынгы дәвер татар әдәбиятыннан яңа материаллар», «Бездә әдәби тәнкыйть» дип исемләнгән мәкаләләре үзләренең тирән эчтәлекле һәм әдәби зәвык белән язылган булулары ягыннан игътибарга паеклы-
Галимҗан Ибраһимов Мөрҗани турында язган бер хезмәтендә болай дигән иде: «Беренче кул мөхәррирләр моңарга кадәэ тарих китапларына кермәгән хәл һәм ва-кыйгаларны иске һәйкәлләрдән, кабер таш-ларыннан, тирле кулъязмалардан, халык авызыннан алып җыялар, тарихка кертәләр. Ягъни материалны беренче кулдан алалар. Икенче кул мөхәррирләр төрле китапларда булган тарихи вокугатьне (вакыйгаларны — М. Г.) үзенчә тәртип итә, яки чит телдән үзенә күчерә».
Габдрахман Сәгъди үзенең әдәбият та-рихын җыюга һәм тикшерүгә караган хез-мәтләрендә, нәкъ менә шул беренче кул тарихчы сыйфатында эш ител, бик күп язу- чыларыбыз турында (Мәүла Колый һ. б.) беренче башлап суз әйтте, әдәбият тари-хыбызны өйрәнү өчен бай материал кал-дырды. Әдәбият теориясенә һәм гомум тел белеменә караган хезмәтләрендә ул башка телләрдә булган чыганакларга таянып һәм шуларга ияреп яза. Моңа мисал итеп, югарыда искә агынган «Кешелек дөньясында тел. әдәбият, язу һәм аларнын тарихи үсүләре» исемле зур күләмле китабын күрсәтергә кирәк. Сүз башында автор үзе үк күрсәткәнчә, бу катлаулы хезмәтен язгандв автор ПотеЬня. Веселовский. Рубакин, Me- лиоранский, Вамбери, Радлов, Бартольд. Самойлович, Малоз кебек мәшһүр галимнәрнең тикшеренүләреннән, фикер һә* карашларыннан файдалана. Габдрахман Сәгъди татар, төрек һәм гарәп телендәге
s Шунда ук.
Ләрҗаиииың <■ /ЛЫиДщшймЛириетиың ое" >енче һәм икенче кисәкләрей?"5Вафиятел- »слаф»ыи, Р Фәхретдиновның «Асар»ын, Ләхмүд Кашгарииың «Китабе диван әл-лө- гате эт-төрек». Нәҗиб Гасыймның «Иске герек языйсы» исемле әсәрләрен таяныч итеп алганы күренә. Бу зур галимнәрнең фикерләре белән гомуми тел белеменә карата үз халкын үз ана телләрендә таныштыра башлау — китапның беренче әһәмиятле ягы. Шуның белән бергә, Сәгъди иярү һәм башкаларның фикерләрен уз китабына күчер/ юлы белән генә дә бармый, бәлки, чыганакларга, тарихи материалларга ачык күз белән карап, берсен икенчесе белен чагыштырып язарга тырыша. Барыннан да бигрәк, гаять катлаулы мәсьәләләрне киң күпчелеккә аңлаешлы ачык әдәби телдә сөйләп бирә ала. Бу — аның хезмәтенең икенче әһәмиятле ягы. Китаптагы «Телләрнең туулары һәм аларның үсүләре» дигән бүлек аеруча яратып язылган. Телләрнең тууы, ясалыш һәм үзгәрешләре турында сөйләгәндә, автор кайбер татар сүзләренең ничек килеп чыгулары турында кызыклы гына күзәтүләр ясый һәм мисаллар китереп уза (14—22 битләр).
«Халык шигъриятенең өч юлы» дигән бүлекчәдә Сәгъди күп кенә татар җырларын мисалга ала һәм аларның үзенчәлекләре турында кайбер кызыклы фикерләр дә әйтеп уза. Ул татар җырларының күпчелегендә алдагы мисраглары белән соңгылары арасындагы мәгънә бәйләнешен расларга омтыла.
Арыслнн ла киек. пй. сикермәс.
Кәршысында биек тау булса.
Егет тә ген.» кеше һич кайгырмас.
Газие башы аның сау булса.
Менә шушы рәвештәге бәрабәрчелекте гүя ике төрле хәл бер-берсе балән кара- каршы куелып, чагыштырып үтелә, ди. Шунда ул Тукай белән дә бәхәскә керә. Тукайның татар җырларының баштагы ике мисрагы белән соңгы мисрагы арасында әһәмиятле бәйләнеш булмауга мисал итеп китергән.
Сандугачлар су ташый. Кийдп икән су башы? Бетнең җанкай ялгыз башы. Хизер булсын юлдншы.—
диген җырның үзен үк алып, болар арасындагы бәйләнешнең гаять көчле булганын түбәндә’ечө аңлата: чы, пәрхәлдә, матур таоигать эчендә, сандугач сайравы— тәэсирендә калган бер кеше. Икенчедән — җырның элекке мисрагын- дагы «су башы» сүзенә аеруча дикъкать итеп үтик... Татарларда һәм башкортларда егетнең җанашы яшь килен булып йортка төшкәч, «су юлы башлату» дигән... мөһим бер гадәт бар. Бу җырның әнә шуның белән мөнәсәбәте бар.. «Сандугачлар су ташый» мисрагы исә. җырчының сандугач белән җанкае арасында охшаш табуының, яки, үзе дә сизмәстән, йөрәгенең тәэсире белән җанкаен сандугачка охшатуның нәтиҗәсе икәнен кем инкарь итәр. Менә монда нечкә бер шигърият юкмы? Аннан, «безнең җанкай ялгыз башы, хәзер булсын юлдашы» дип куюы бик табигый бернәрсә булуы өстенә, теге югарыгы ике мисрагы белән мәгънә ягыннан да гаять тыгыз багълаигаи бер төп уй булып кала».— ди .
Шулай итеп. Сәгъди үзе тикшергән мәсь-әләләренә төрле яктан килә, үз фикерләрен белдереп бара. Бу хәл аны мөстәкыйль фикерләүче әдәбият галимнәре рәтенә куя.
Без күзәткән китапта «Халык җырларында вәзечнәр» дигән бүлекчә аеруча кызыклы язылган. Ул монда да татар җырларыннан күп кенә мисаллар китерә, үзенчә аларның ритмик төзелешен билгели. Җыр, шигырь юлы уртасында тыныш цезура булуы турында искәртә. Аныңча: «Җырларның һәр юлы ике өзектән тора. Өэек-стопа дип тезмәнең сүз басымы үзенә төшү белән аерылган өлешенә әйтелә. Өзекнең (стопә- ның) эченә кергән иҗекләрдән берсе басымлы, калган күрше иҗекләр басымсыз, яки басымнары бик йомшак, бер дә сизелмәслек булалар Өзекләр ике иҗекле до. еч иҗекле дә Ләкин өзекләрнең иҗекләре берсе яки берничәсе кыска иҗекле була. Җырларның һәрбер өзегендә дүрт иҗек булса да. күбрәк соңгы мисрагта еч иҗек кенә була. Дүрт иҗекле езекләрнең элеккесе озын, ягъни сузыбрак әйтелә торган, калган өчесе кыска әйтелә торган иҗекләр булалар».
Күрәсез, Габдрахман Сәгъди татар җыр-ларында. шигырьләрендә булган үзенчәлекне күрсәтү буенча хәзер дә игътибарга лаеклы фикерләр әйтә. Ләкин ул ачык һәм ябык иҗекләрнең билгеле бер тәртиптә
1 Г. Сәгъди. Кешелек дөньясында тел, әдәбият, язу һәм аларның тарихи үсүлере. Казан. 1926 ел. 71—73 битләр.
герә алмый Бусын инде 30 елларда Хәйретдин Вәли, 50—60 елларда Хатип Госман (1962), Әхмәт Исхаклар (1963) әйтәләр, үз хезмәтләрендә күрсәтәләр.
Сәгъди үз фикерләрен раслауда кардәш халыкларның җырларына таянып эш итә. Моңа, әлбәттә, аның үзенең шул халыклар арасында булуы һәм күп телләр белүе (гарәпче, фарсыча, русча, госманлыча, үзбәкчә, казакъча һ. б.), һичшиксез, ярдәм иткән.
...1930 елда Габдрахман Сәгъди яңадан Үзбәкстанга эшкә күчә. Ул шул еллардан башлап үзенең иҗат сәләтен үзбәк әдәбияты тарихын, беренче чиратта, Нәвои иҗатын өйрәнүгә багышлый. Аның 162 исемдәге барлык фәнни хезмәтләренең яртысыннан артыгы үзбәк әдәбияты тарихын өйрәнү һәм пропагандалауга караган. Үзбәк һәм рус телләрендә басылган шул хезмәтләр арасында «Творчество Навои, как высший этап в развитии узбекской классической литературы» дип исемләнгән хезмәте үзенең сыйфаты белән рус галимнәренең дә югары бәясен ала (Н. К. Дмитриев. Е. Э Бертельс һ. б.).
...Мин үзем 1928 елның көзендә Габ- драхман ага белән Көнчыгыш педагогия институтына укырга килгәч очраштым. Ул бәздән керү имтиханын үзе алды. Мин аның лекцияләрен тыңладым.
1944 елнын көзендә профессор Сәгъди Казанда кунакта булды. Аның шул чакта сыйриның роле» дигән мәкаләсе «Совет әдәбияты» (1944 ел. 10 сан) журналында басылып чыкты.
Соң. ы мәртәбә укытучым Габдрахман Сәгъди белән 1956 елның көзендә Сәмәр, кандта очраштым. Авырыксынып торуына карамастан, ул гаять тулы иҗат дәрте белаи яши иде. Шунда ул үз иҗатына тәнкыйть күзе белән карап, элек язган хезмәтләрең, дө булган кимчелекләрне танып, галимнең ялгышларын объектив һәм намус белән тәнкыйть итеп телгә алу аның исеменә үзе зур хөрмот була дигән фикерләрне әйткән иде. Ул безнең шул очрашуыбыздан соң бер айдан, ягъни 1956 елның ноябрендә, вафат булды.
Интернациональ карашлы, барлык халык-ларның культура мирасына хөрмәт белән караган бу галимне Урта Азиядәге, аеруча Үзбәкстандагы, күп санлы укучылар бүген дә бик якын итеп искә алалар, әдәбият тарихларында үзбәк совет әдәбияты белемен нигезләүчеләрнең берсе итеп күрсәттеләр. Профессор Сәгъдинең әдәби-пе- дагогик эшчәнлеге партиябез һәм хөкүмәтебез тарафыннан югары бәя ала. Ул 1946 елның мартында Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.
Культурабыз тарихына зур өлеш керткән галимебезнең иҗат мирасы ныграк өйрәнүне көтә әле.