Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЙОЛДЫЗЛАРГА ЙОДРЫК


нде караңгы да төште.
— Әйдәгез, кызлар, үзәккә алып барам,— диде кемнедер кунак өенә китергән такси шоферы. Ишек төбендә аптырабрак торган Сәгадәт белән Чулпан, бу тәкъдимгә артык сөенеч белдерми генә, яшел күзле җиңел машинага кереп утырдылар. «Кызлар», «кызлар» дип, шофер төрлечә сүз катып карый. Аның сөйләшәсе килә. Ул инде эшен тәмамлаган, кәефе күтәренке. Кызларның сөйләшәселәре килми. Аларның әле эшләре башланмаган да. Башланырмы, юкмы — анысы да билгеле түгел. Башка чак булса, унҗиде яшьлек кызы Чулпан белән бер рәттән Сәгадәтнең «кызлар» булып йөрүенә, мөгаен, кәефе килер иде. Бүген Сәгадәт ул сүзләрне гүя ишетми.
Такси тәрәзәсенә кунган вак тамчылар салкын пыяла буйлап тәгә- рәп-тәгәрәп төшәләр. Асфальтка җәелгән яңгыр суларын чәчрәтә-чәч- рәтә тәгәрмәчләр алга тәгәри. Шофер күңелле көй сызгыра. Ә менә Сәгадәтнең тормыш күчәре көрчеккә килеп төртелде. Ничек кузгатып җибәрергә аны, кайсы ягыннан тотынырга? Бар өмет Чулпанның вузга керүендә иде. Ул да, көмеш балдагын суга төшергән кәләштәй, буш бидрәләрен шалтыратып кайтып керде. Сәгадәтнең нишләтергә белми йөргән башына таш булып төште бу хәл. Тагын бер омтылыш ясап карарга кирәк. Кичке факультетларда имтиханнар башлана. Казандагы иске танышлары ярдәмендә эшкә урнаштырып булса кызны...
Администраторның күңелен Сәгадәтнең үтә талчыккан йөзе йомшарттымы—үзәк гостиницаларның берсендә бер урын тәкъдим иттеләр. Анысы да ярап торыр. Кызы белән икесе бер караватта ничек тә төн уздырырлар.
Сәгадәтләр кергәндә бүлмәдә ике хатын-кыз бар иде. Алар яңа гына каяндыр кайтып кергәннәр булса кирәк, урындык аркасына эленгән җиңел плащлары дымлы күренә, каш-керфекләрендә яңгыр тамчылары җемелди. Маңгай чәче яшьләрчә кыска киселгән түгәрәк йөзле мөлаем хатын арыган кыяфәттә өстәлгә терсәкләнеп утыра. Кара
костюм түшендә алтын йолдыз... Озын буйлы, какчарак гәүдәлесе йолдызлы костюмын салып, бик пөхтәләп элгечкә элеп маташа. Геройлар.. Мондый данлыклы кешеләр белән очрашу-сөйләшү булыр дип һич уйламаган иде Сәгадәт. Тегеләр дә, Сәгадәтнең уен аңлагандай, гадәттә әйтелә торган сәламләү сүзләре әйттеләр дә үз эшләрендә булдылар.
— Рәшидә, өсләреңне алмаштыр, чәй эчеп алырбыз, — диде озын буйлысы кыска чәчлегә. Үзе ситсы халат киеп алды, юка коңгырт чәчен тарак белән бер-ике сыпырып, артка төенләп куйды.— Хәзер кайнар чәй алып керәм, Федотовка күчтәнәче белән чәйләп алырбыз.
Какча хатын чемоданыннан төргәкләр чыгарып, өстәлгә тезә башлады. Ул арада Рәшидә дигәне дә, урыныннан җәһәт кенә кузгалып, костюмын салды, чәчәкле халат киеп куйды, чәйнекне алып чыга да башлады.
— Өстәлне әзерли тор, Настя, авыл күчтәнәчләре миндә дә бар. Геройларны, нигәдер, кәперенке итеп күз алдына кигерә иде Сәгадәт. Бу хатыннарның шулай гап-гади нәрсәләр турында сөйләтүлә
реннән Сәгадәтнең жанына җылы йөгергәндәй булды .Авылга, түтә- ♦ кәйләренә кунакка кайткан сыман хис итте ул үзен. Кайнар чәй. күчтә- < нәчләр .. Гаилә җылылыгы бөркелеп торган мондый сүзләр Сәгадәте өчен сәер дә, тансык та... °
Рәшидә ялтыравыклы чәйнек белән кайнар су алып кергәндә Сәга- < дәтләр өс-башларын, аяк киемнәрен алыштырган, юл сумкаларын > урнаштырганнар иде. £
—■Әйдәгез, балалар, чәй эчәбез, — диде Рәшидә, ишек төбендәге ц карават янында нишләргә белмирәк басып торган ана белән кызга,— ® Юлдан килгән кешегә кайнар чәй бик кулай булыр. Менә монысы и һиндстан күчтәнәче. Рәшидә ханым сумкасыннан бәләкәй генә кәгазь £ төргәк чыгарды. — Ә монысы безнең Иркәнәш күчтәнәче дип белер- я сез. — Сумкадан банка белән бал чыкты.
«һиндстан күчтәнәче» дигәч, Сәгадәт белән Чулпан да, әдәплелек * дигән нәрсәне бер читкә куеп, төргәкне ачып маташучы хатын кулына күз төшерделәр. Ул да булса гомер-гомергә эчә торган «индийский» чәй икән. Күңелле генә көлешеп алдылар. Өстәл тирәсенә утырышканда бер берсен ят итү шактый кимегән иде. Ни көйсез Чулпан, ул да чәйдән баш тартмады. Танышу-белешүнен язылмаган кагыйдәләрен үтәү йөзеннән, хатыннар яңа кунаклардан җиңелчә генә сорашып алдылар: юлчылар кайсы якныкы, Казанга эш беләнме, озаккамы? Сорауларына җавап ишетсәләр дә, ана белән кызның җәелеп китәргә исәпләре югын күреп, хатыннар артык төпченмәделәр. Ул арада Чулпан, аны-моны капмый гына бер стакан чәен эчеп бетерде дә, рәхмәтен әйтеп, өстәл яныннан китеп тә барды.
— Шундый зур кызыгыз бар, үзегез бик яшь күренәсез, — диде Настя, Сәгадәткә сокланып карап.
Бер берсенең яшьләрен сорашу-белешү китте. Сәгадәткә гадәттә биш-алты яшь ким бирәләр Бнюле җырлы бәйрәм кичәләрендә JH елны ук киметеп ташлыйлар. Аның яшьлеге — юка, сылу гәүдәсендә, җиңел хәрәкәтләрендә. Ә менә Рәшидә ханым бер ел да киметмәде.
— Алай да утыз сигез яшь булыр.— диде. Аның аз гына кысынкы коңгырт күзләре кешене үтәли күрәләр кебек иде «Алай» да диюе, «яшь күренсәгез дә» диюе инде. Рәшидәгә җавап итеп Сәгадәт тә нәкъ уйлаганын әйтте:
— Сезгә утыз тугыз-кырых яшьләр
Дөрес әйткән, Рәшидәгә кырыгынчы яшь икән. Настя олырак күренсә дә, Рәшидә белән алар бер яшьтә булып чыктылар Сүз б^ген концертта җырлаган популяр артисткага күчте. Тавышының сафлыгы, үзенең сылулыгы! Рәшидәдән дә олы булырга тиеш инде ул. ә ничек яшь саклана! Узган ел гына кияүгә чыккан дн, дөрес микән? Дөрес дн.
ЙОЛДЫЗЛАРГА ЙОДРЫК
белгән кешеләр сөйләгән. Яшь кенә хатынын аертып, баласын ташлат- тырып, үзенең баянчысына чыккан ди.
— Партиядә түгел микәнни сон алар?
— Бер-берсенә мәхәббәтләре төшкәндер. Партиядәге кешеләрнең дә йөрәкләре таш түгелдер бит? — Сәгадәт үз фикерен хуплауны да, кире кагуны да көтмәстән, урыныннан кузгалды,— Арылган, ял итәргә кирәк.
— Таш түгелен анысын таш түгел дә...— диде Рәшидә, беркемгә дә карамый гына, үз алдына сөйләнгәндәй итеп.— Әмма анда нәфескә баш булырга өйрәтәләр. Бала өчен кем җавап бирә?
Сәгадәтнең кайнар чәй. якты йөздән бераз ачылып киткән күңелен гүя тимер капка белән авырттырып ябып куйдылар. Нинди кырыслар авыл кешеләре!..
Чулпан стенага карап яткан, әллә йоклый, әллә йокламый. Сәгадәтнең карашы урам яктысы төшкән түшәмгә төбәлгән. Хатыннар йокларга яткач та сөйләшеп туялмыйлар. Аларның караватлары янәшә. Сәгадәтнең буталчык уйлары арасына ара-тирә тегеләрнең пышылдаган тавышлары килеп керә.
— Бер туйганчы йокларга кирәк әле. Авылда иртәнге икедән торам мин. Дүрткә чаклы сыерым савылган, мал-туарым каралган, мичем ягылган була.
Боларны Рәшидә сөйли. Колхозда бригадир булып эшли икән ул. Сәгадәтнең күңеленнән генә гаҗәпләнүен Настя сүз белән әйтә: нигә Рәшидә сыер асрап үзен җәфалый, ферма сөтен яратмыймы? Бала- чагасы да булмагач...
— Мал асрамый да яшәп карадым, малай. Хатыннар хәзер усал бит. Эш буенча азрак тәнкыйть сүзе әйтә башласаң, «и, синең эш беткән лә ул, мал-туарың юк, фермада сөтең әзер» дип, авызны томалыйлар.
Барысыннан да күбрәк эшләп, һәммәсеннән иртәрәк өлгерергә кирәк икән Рәшидәгә. «Әмма анда нәфескә баш булырга өйрәтәләр...» Ничек кырыс итеп фикер йөртә ул үзе дә. Сәгадәтнең менә ике ел инде, төнлә йокысын, көндез зиһенен алган нәфес ашкынуы гынамы? Үз күңеле өчен бер дә яшәми микәнни соң бу үткен карашлы чая хатын? Әһә, әнә, яшь чакларын исенә төшерә. Күгәрчен гөрләгән кебек, әкрен генә сөйли Рәшидә.
— Мәк чәчәге кебек янып торган чагым иде. Үзем укытучы, үземне бригадир итеп куйдылар. Ике эшне дә алып барам, сугыш беткән яз, егетләр, ирләр кайта башлады. Кич белән күрше авылга клубка барга- лыйбыз. Берсенең күзе төште бит миңа. Капитан. Киң җилкәле, түгәрәк йөзле чибәр егет Җәй клубка йөрергә вакыт юк. Караңгы төшәр- төшмәс тулган ай кебек балкып килеп җитә үзе. Хат язышып торган егетләрем дә бар. Бергә укып, бергә уйнап үскән. Берсен яшертен генә көтә идем. Өзелеп-өзелеп хатлар яза иде. Хәзер, әнә, райком секретаре. Кемнең ничек буласын яшь чакта каян уйлап бетерәсең? Аем балкып торганда — йолдызларга йодрык дигән бит. Аннары, үзем авылда җитәкче кеше, күз өстендә каш кебек. Очрашып, сайланып йөрү килешми. Бер озаттыргансың икән, кире борылу юк инде. Көзгә туй ясадык.
Рәшидәнең хикәятен урамда әледән-әле выжлап узган машиналар тавышы күмә. Ул арада Сәгадәтнең күз алдына үз капитаны килеп баса. Ак күбәләктәй чак. Сәгадәт дүрт туган арасында иң кечесе, аның үз юлы юл, үз көе көй. Сугыш беткән ел иде. Унны тәмамлап укырга Мәскәүгә китте, керә алмады. Ах алла, киләсе елга Ленинградка барыр Дус-дошманнан хурланмыйча, Казанга керәсе юк. Эшләп алыр. Өс-башын карар. Хәер, Сәгадәтнең өс-башы болай да коеп
куйган кебек. Атасы чит илдән посылкалар җибәреп торды. Посылкалары килде, үзенә кайту насыйп булмады. Әнисенә ялгыз кыен, бер ел булса да янында торыр Сәгадәт. Укырга кермәве әйбәт тә булды әле. Әнисе өчен кайтты да инде ул. Таныш-белешкә әнисе шулай диде бит. Әни кеше белми сөйләмәс. Әйе, әтисе кайгысыннан ВУЗга керә алма- < ды бит Сәгадәт. Әтисенен танышлары әйбәт кенә эшкә урнаштырдылар. Хәрби оешмага. Андагы танцылар! Буе камыш, биле балдак капитан... Вася-Василек, Василичек... Аларның бер-берсе өчен яратыл гая икәнлекләрен бөтен кеше аялады. Тиздән булачак туйны көттеләр. Сәгадәтнен сылулыгына табынучылар бер ул гына да түгел иде Бигрәк тә берсе күбәләктәй кызны үзенеке итәргә теләде. Авыл егете. Хәрби училищены тәмамлап фронтка китүгә, сугышны бетереп куйганнар. Казанга. Сәгадәтләр оешмасына эшкә кайтты лейтенант. Бер вальстан ук башы-күзе әйләнде егетнең, Сәгадәтнең артыннан калмас булды. Сәгадәт бии, көлә, ана күңелле. Җинелчә ирештереп бераз Йөртте Сәгадәт лейтенантны. «Тиздән үзеңне туйга чакырам» дип. шаркылдап көлгәч, егетнең бер сүнеп, бер кабынган кара күзләре...
Туй булмады. Дөресрәге, булуын булды ул. Ләкин билгеләнгән вакыттан шактый соңгарып һәм бөтенләй башка кеше белән. Әлеге кара күзле авыл егете белән. Ул чакларны искә төшермәү яхшырак.
Хатыннар һаман сөйләшәләр. Настя тыңларга, Рәшидә сөйләргә ярата икән.
— Эчәргә сабышты. Сельпо мөдире булгач, җае да чыгып тора. Ирләр хатын-кызның дәрәҗәсен күтәрә алмыйлар бит. Аерылсаң, авыл халкы алдында кыен. Борынын күтәрде диярләр. Председательлектән төшеп калуым шуннан булды. Как раз колхозларны эреләндергән чакка туры килде. Гаиләң таркалып барсын, үзең олы хуҗалык белән идарә иткән бул.... Район хуҗалары белән киңәштек тә, бригадирлыкта калырга булдым.
— Хәзерге бригадир элекке председатель белән бер дәрәҗәдә инде ул, —ди Настя, Рәшидәне юаткандай итеп. — Минем дә гаиләмнең сүтеләм-сүтеләм дигән чаклары бар иде. Балалар яшь... Әле ярый, картым түзем булды.
Сабый чагындагы сыман, Сәгадәтнен кулбашына борынын төртеп, Чулпан мыс-мыс йоклый. Баласының шушындый якынлыгын күптән тойганы юк иде инде Сәгадәтнең... Имчәк баласы сыман итеп, кысып сөясе иде дә... Уянуы мөмкин...
Түшәмгә урам фонарьларының шәүләсе төшә Тәрәзәгә җилле яңгыр бәрә. Әле алсу, әле кара шәүләләр хәрәкәткә килә. Кинодагы сыман тагын үткән күренешләр.
Өйләнешкән чорда лейтенант Сәгадәткә үлеп гашыйк иде. һәрхәлдә, Сәгадәткә шулай тоелды. Шундый гашыйк булганы өчен дә чыкты ана Сәгадәт. Алданган мәхәббәтеннән, ачынуыннан, гарьлегеннән кияүгә чыгып котылмакчы булды ул Егетнең исеме Вәсил булуы да шактый роль уйнады Тегесе Василий иде бит. «Без Вася белән», «Минем Василек»... дип, кызларга күп тәтелдәгән иде Сәгадәт. Белгәннәр бар. белмәгәннәр бар Шул ук Вася дип уйлаучылары да булыр. Тора-бара барысы да онытылыр Чыннан да. тора-б.тра капитанны телгә алмый башладылар Ни булмас яшьләр арасында? Тнк менә Вәсил генә онытырга теләми Оныта алмый. Их. нигә ичмасам исеме шундый булды! Сәгадәт тора бара иренә исеме белән дәшәргә курка башлады. Нигәдер ул бу исемне йомшак итеп әйтә алмый, катырак нтеп әйтә. Бигрәк тә иркәләгән, иркәләнгән вакытларда бу исемне ишетүгә ире кинәт үзгәреп китә Сәгадәте беренче мәхәббәтен сагынадыр, аңа дәшәдер төсле... Сәгадәттә исә, ул беренчегә күңел җәберлә-
САҖИДӘСӨЛӘПМАНОВА ф ЙОЛДЫЗЛАРГА ЙОДРЫК
нүеннән башка бс\> нәрсә калмаган, бөтен барлыгын иренә тапшырырга әзер Сәгадәт. Янәшә барганда горурланырлык буй-сыны, хатынын бәла- казадан каплый алырлык киң күкрәге, нәни кулларың белән кереп адашырлык дулкын-дулкын кара чәчләре бар Вәсилнең. Сәгадәт гомер буе шулай ире белән горурланып, апа аркаланып яшәр иде. Тик менә Вәсил генә.. Вася белән булган хәлләрне ул белә. Сәгадәт аңа үзе дә сөйләгән иде. Туй алдыннан гына тегенең фронттагы хатыны килеп төшүен... Капитанның әле үзе дә белмәгән-күрмәгән баласын күтәреп.» Сәгадәт нишләп балалы кеше белән язмышын бәйләсен? Бәхет күбәләген дошманнардан тартып алган кебек хис иткән иде үзен Вәсил ул чакта. Шат иде, горур иде. Кинәт аны алыштырып куйгандай булды. Бүтәннәргә кирәкмәгән өчен генә тигән итеп күрә башлады ул Сәгадәтне. Кеше сүзе кимерә иде бугай Вәсилнең йөрәген.
Кызлары тугач аралар тагын да катлаулана төште. Бала гел атасына охшаган: алкаланып торган кара чәч, кара-кучкыл йөз, ияк уртасында сөйкемле чокыр. Бала җанлы Вәсил кызын бик ярата, күкрәгенә кысып күтәреп йөртә. Ул да булмый, нидер исенә төшеп, кинәт үзгәрә, баланы тиз генә урынына сала. Китап яки газетага каплана да, кич буе аннан бер сүз алалмыйсың. Исерткечкә һәвәсләнеп китте. Кыз- мача кайтып, хатынына кул күтәрүгә чаклы барып җитте. Сәгадәтнең әнисе моңа түзеп тора алмады, киявенең эш урынына барып жалу ясады. Шуннан әйләнеп китте дөнья каруселе!.. Әниләренең квартираларында түгел. Казанда калу-калмау мәсьәләсе килеп басты яшь гаилә алдына. Нигә шул чакта аерылып калмаган Сәгадәт? «Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас» дия иде әнисе мәрхүм. Балаң атасын белә башлаганчы, үзең яшь чакта аерылып кал, барыбер игелек күрсәтмәс дигән иде. Тыңламады. Ире артыннан яшь нефть шәһәренә күченеп китте. Безне белмәгән кешеләр арасында сүз-күз булмас, тынычрак булыр дип уйлады.
Башта шулай булды да. Тормышны өр-яңадан кору дәрте белән янып йөргәндә, булып узган зилзиләләр онытылды. Вәсил институтка читтән торып укырга керде, хәрби кешедән укытучы булып китте. Сәгадәт өйдә генә торды, Чулпан мәктәпкә кергәнче бала тәрбияләү белән мәшгуль булды. Ул үзен күп нәрсәгә сәләтле дип уйласа да, кулында диплом юк. Юк-бар эш хакына вакыт уздырып йөргәнче, өйдә тору файдалырак булыр дип карар кылынды. Квартира ялт итеп тора, баласының, әтисенең өс-башы чиста, ашарларына әзер. Әнисе янында үскән кыз буларак Сәгадәтнең кулы һәрнәрсәгә ятып тора. Тик менә Вәсилнең эше чамадай тыш күп булса да. айлыгы азрак. Нефтьчеләр ягына йөз тоту кирәк булыр. Иң перспективалы эш.
Байтак әзерлектән соң бу план да тормышка ашты. Ләкин моның өчен Сәгадәткә соңыннан үкенергә туры килде. Вәсил яңа эшкә күчкәч, бик басынкыланып китте, сөйләшмәс булды. Яңаны үзләштерү җиңел түгел, узар дип уйлады Сәгадәт. Күрә, ире эчкәләп кайта, ирлеген күрсәтеп, кулын да уйната башлады. Әкренләп тормыш Казандагы эзенә килеп төште. Тагын Сәгадәт гаепле. Ул Вәсилне яраткан эшеннән аерган, аңа акча гына булсын! Китәргә иде теге шома... егет белән! Кинәндерер иде уңга-сулга алимент таратып! Я ходай, тагын ниләр ишетәсе бар икән Сәгадәтнең? Нигә соң Вәсил Сәгадәтне тынлап башка эшкә күчкән? Сәгадәт аның нинди эш яратканын каян белсен? Булмады бәхет, булмады. Әтисе мәрхүм «Сәгадәтем-бәхетем» дип сөя иде аны. Бәхет дигән нәрсәнең исемен ишетә йөреп, үзен күрмә икән. Кимсетелү гарьлегеннән ачынып елаган чаклары аз булмады Сәгадәтнең. Кеше кулларында кагылып-сугылып яшәр өчен үстемени сылу кыз? Аның белән бер сөйләшүне бәхеткә санаучылар бар иде бит заманында. Үзен бәйсез итеп, көчле итеп, күпләрдән өстен итеп саный иде бит ул Нишләп җебеп төште әле?
Язу-сызу эшенә хезмәткә керде Сәгадәт. Эшләмәгән кешене бигрәк санга санамыйлар. Эштә Сәгадәтне пөхтәлеге, җитезлеге өчен яраталар. Кайбер дипломлы һөнәр ияләреннән остарак башкара ул эшне. Шул югары белемле мактанчыкларга бераз ирония белән карый Сәгадәт. Ромбик тагып киләләр дә, түшләрен киереп, хокуклар таләп итә башлыйлар. Үзләре бит башта ук шушы днпломсыз-нисез Сәгадәт кулына килеп эләгәләр. Аларның бөтен документлары Сәгадәт кулыннан уза. Берничә елдан Сәгадәтне танымаска әйләнә кайберсе.
Сәгадәт үзен шулай һәрьяклап язмыш тарафыннан рәнҗетелгән итеп сизә. Вәсилнең җене алмашынган чакларда, һич кичектерми аерылам дигән карарга килә. Ике-өч көн сөйләшми йөргәннән соң, тормыш тагын үз җаена төшә. Бала бар бит. Ике арадагы өзелгән кылны ялгаучы ул. Вәсил Чулпанны бик ярата. Аның бөтен куанычы да кызы булса кирәк. Укый башлагач, Чулпан әллә нишләп әтисенә якынаеп китте. Сәгадәт кухня тирәсендә маташканда, алар бер-берсенә әкият ләр сөйлиләр. Кызы авылда күреп кайткан каз бәбкәләрен, кәҗә бәрәннәрен әкияткә әйләндерә. Әтисе әкиятләрендә Алып батыр комбайннар давыл пәриләренә каршы көрәшәләр. Җәй көне балыкка да кызы белән йөри Вәсил. Шушы баланы атасыннан аерып ничек алып китә-сең? Китәргә теләрме әле Чулпан? Шулай бер дулкынланып, бер тынган гаилә тормышына күнегеп тә килә бугай Сәгадәт. Яхшыга да күнегә кеше, яманга да. Тагын көчлерәк давылга сәбәп чыкмасз, бәлки шулай дәвам иткән булыр иде тормыш. Хәзер алай дәвам итә алмый. Ә Сәгадәт бер чарасын таба, яисә... Бу хакта уйласаң, баш чатный Уй-исәпнең чигенә чыгып булмас, йокларга тырышырга кирәк.
Үз уйларыннан арынуга Сәгадәт бүлмәдәшләренең мөңгер-мөнгер сөйләшүләренә колак сала. Ничек булып бетте икән Рәшидәнең гаилә хәлләре?
— Яшьләр калмый авылда, яшьләр... Шәһәрчә итеп культура йорты да салдык. Шәһәр артистлары даими килеп тора. Әнә минем карт өч стенасын үтә күренмәле итеп яшьләр кафесы салдырып ята. Юк, тотып булмый яшьләрне. Үземнекеләр өчесе берьюлы институтта укыйлар әнә. Тәмамлагач авылга кайтабыз диләр инде. Минекеләр дә кайгмаса, бүтәннекеләргә сүз дә юк.
Рәшидә тавышы бу. Малайларча кырысрак сөйләшә ул. Настяның тавышы иркә кызларныкы сыман.
— Бездә дә шул хәл. Әле дә машина бар. кем эшләр иде?
— Синең эш көйле. Насту к. Кнопкага басасың да дуңгызларын симерә. Эшеңнән дә уңгансың, иреңнән дә. Молодчина!
— Эшем шул картым аркасында жайга салынды. Механизмнарны ул эшләде. Яшь балалар чорында гына кыенга килә. Машинага ышанып булмый алармы.
Гаилә хәсрәте күрмәгән икән Настя. Сөйләшүеннән үк иркә хатын икәне күренеп тора. Әнә бит, ире ничек кадерли икән аны!
Сәгадәт тагын йокыга китә алмады. Ул ирексездән үз язмышын шушы хатыннар тормышы белән чагыштыра. Герой исемен юкка бирмәгәннәр аларга. Үз хакларыннан бигрәк ил хакын хаклыйлар Алар кирәкле кешеләр. Алардан башка җирдә яшәү юк. Сәгадәтнең эшендә кәгазьләр дә папкалар, өйгә кайтса, үпкәләш тә тарткалаш. Ничек көйләде икән Рәшидә үз гаиләсен?
Сәгадәтнең карават сиртмәсе шыгырдаудан хатыннар тынып калдылар, кешене уяттык дип уйладылар, ахрысы. Бер-нке сүз пышылдашып алдылар да бүтән сөйләшмәс булдылар.
САҖИДӘ СӨЛӘЯИАНОВ
Күз алдында тагын хатирә хәрабәләре. Үткән тормыш жеп очыннан тартып сүткән бәйләм сыман алга өелә тора. Башта соңгыраклары, аннары арырак калганнары, онытылып беткәннәре...
Ире белән соңгы сөйләшү... Сөйләшүме соң! Бергә яшәгән бөтен тормышны астын өскә китереп ташлау булды бу. Вәсил кычкырды, Сәгадәт ярсыды. Соңгы вакытта сүзләр сайлап тору гадәте беткән иде алар арасында. Сәгадәт тә әрепләшергә өйрәнеп китте. Ниләр генә әйтмәделәр бер-берсенә! Үз сүзләрен Сәгадәт хәтерләми инде, ә иренең ямьсез тавышы әле дә колакны ярып тора. «Иснәшеп өлгергәнсез, табышкансыз, командировкага дип йөрүләрен шуның өчен икән!..» Тагын әллә нәрсәләр... Василий белән очрашу хакында бу. Көтмәгәндә Казанда Василий белән очрашу Сәгадәт өчен бер афәт булды. Чираттагы командировкасына килгән иде Сәгадәт. Әнисенең туганнары яшәгән элекке квартирына кереп чыкмакчы булды. Гомумән, анда кереп йөрергә бик яратмый ул. Вакыт та кысан була, үткәннәрне искә төшерәсе дә килми. Бу юлы керәсе итте.
Иске бакча. Көзге яфракларны җил очыра. Таныш таш койма. Вася белән соңгы тапкыр шушында очрашкан, шушында аерылганнар иде. Туй алды ыгы-зыгысы. Вася сулышына кабынып килгән. Сәгадәтне өйдән чакырып чыгарды. Ашыгып-ашыгып нидер сөйли башлады. Сәгадәт башта берни дә аңламады. Вася кат-кат бер үк нәрсәне кабатлагач кына кызның аңына барып җитте: туй булмый. Сәгадәтне алдаганнар. Васяның хатыны, баласы бар икән. Вася тукталырга курыккандай һаман сөйли: «Син бераз сабыр ит, Сәгадәт, мин Мәскәү- гә китәргә, аларны урнаштырырга тиеш. Без, һичшиксез, синең белән булырбыз. Мин сине генә... Коточкыч ялгышлык булган ул...» Зиһене ачыла башлаган Сәгадәттә ярсу ташып килә иде.
— Югал күземнән!..
Сәгадәтнең бәхилләшү сүзе шул булды. Мондый кара нияттән соң бергә булу мөмкинлеге турында башына да китермәде ул чакта Сәгадәт. Хатыны, баласы була торып... Ничек җир упмый үзен!.. Ул чакта шулай уйлады Сәгадәт. Яшь чакта шулай уйлау тиешле дә. Хәзерге ачы тәҗрибәсе булса, башкача уйлаган булыр иде, бәлки. Кай тарафларда йөри икән хәзер Сәгадәтнең яшьлек мәхәббәте? һәм... менә Сәгадәт алдында, күктән иңгәндәй, Василий басып тора! Аны уйлап кына килгәндә... Бер-берсен уйлаган кешеләр арасында биотоклар йөри диләр, дөрес, дөрес икән!
Бер-берсенә карашып сүзсез тордылар. Олыгайган Вася, калынайган, штатский киемнән, чит-ят кеше булган. Гади танышлар сыман гына хәл-әхвәл сораштылар. Арадан күпме салкын җилләр исеп үткән бит. Икесе дә элеккеге түгелләр. Сәгадәт үзен горур, бәйсез тотарга тырышты. Моңа иреште дә бугай ул, Вася бераз югалып калды. Ул Казанга эш белән килгән, бүген китә. Поездга чаклы күпмедер вакыт бар икән. Иске дуслар турында кайбер нәрсәләр белеп булмасмы дип, монда килгән. Теге чакта аерылышканнан соң өченче килүе икән. Менә бит, өченче тапкырында гына Сәгадәтне очрату бәхетенә ирешкән.
Сәгадәт Васяны көзге бакча буйлап озата барганда шуларны белде. Фән юлыннан киткән икән Вася, галим булган. Гаилә турында берни сорашмадылар. Бәхеткә аркылы сызык салган кешенең дөньяда барын-югын да беләсе килми иде Сәгадәтнең. Василий исә Сәгадәтнең гаиләсе хакында белә бугай. Сөйләшүне я шунда туктатырга, я бик тирәннән кубып сөйләшә башларга кирәк иде. Сәгадәт үзенең хәзерге тормышыннан бик канәгать сыман кыланды. Үткәннәре өчен үкенмә-венә ишарә ясады. Нигә иске җәрәхәтләрне кузгатырга? Хәзер Вася төзәтә алмый бит аларны. Үзалдына шулай сөйләнде Сәгадәт һәм ашыгыч эше бар сыман хушлаша башлады. Василийның болай гына
бөтенләйгә аерылышасы килми иде, ахрысы. Мәскәүдәге телефон номерын бирде, барган чакта шалтыратмый калма, диде. Менә шул. Бу очрашуның бөтен мәгънәсенә соңыннан гына төшенде Сәгадәт. Вася әйткән һәр сүзне, аның һәр күз карашын кабат-кабат күңеленнән кичерде. Сизде бит Вася Сәгадәтнең бик үк бәхетле түгел икәнен Югыйсә, хушлашканда Сәгадәтнең кулын шулай озак җибәрми тормас иде, телефон номерын язып, кечкенә блокнотын Сәгадәтнең кесәсенә салмас иде. Озак, бик озак арына алмады Сәгадәт очрашу күренеш- ләреннән. Василий үзе дә бәхетле түгелдер. Югыйсә, нигә дип Сәгадәт белән очрашу эзләп йөрер иде икән?
Бер кичне Сәгадәт Василийны Казанда очратуын иренә сөйләп бирде. Нигә сөйләгәндер, үзе дә белми. Ире белән ике арадагы томанны сыпырып ташларга да мөнәсәбәтләрне ачыкларга теләптер, бәлки. Чыннан да, үткәннәргә кайту юклыгын аңлашкандай булганнар иде. Ачуын соныннан чыгара башлады Вәсил. Теге гөнаһ шомлыгы очрашуны ул да озаклап уйлап йөреп, аның һәр ваклыгын, хәтта булма- ганнарын да күз алдына китерә иде бугай Икесенең исемен бергә кушып, шелтә сүзләре ишетә торгач, Сәгадәт чынлап торып Василий белән очрашуны тели башлады. Юк. бу юлы ул барын да сөйләп бирер, барын да сорашыр, бер күләгәле төш тә калдырмас иде. Хатынының башка берәү белән саташып, үзеннән бөтенләй читләшүе Вәсилнең җенен тагын да ныграк котырта. Алар бер-берсен аңламас хәлгә җитәләр, сүздә булсын, эштә булсын, бер-берсенә юл куймый башлыйлар. Юк, болай яшәп булмый, аерылырга кирәк. Бер-береңне газапламый яшәүнең бердәнбер чарасы шул. Менә, Чулпан гына укырга керсен.
Ә Чулпан кире кайтты. Гаиләдәге орыш-талаш балага тәэсир итми каламы сон? Бик кәйсезгә әйләнде кызый, бер ничек тә аның җаена килеп булмый. Тиргәүне дә кабул итми, иркәләүне дә. Әнисенә ул чыраен сытып карый башлады. Өзек-өзек ишетеп калган сүзләр буенча чит ирләр белән очрашып йөрүче дип белә торгандыр. И. бала, бала, ничек итеп сине ялгыш адымнардан саклап, әниең язмышыннан йолып калырга? Укытырга иде, югары белемле итәргә Ромбик тагып йөрүчеләргә тыштан ачуы килсә дә, эчтән аларга кызыгып карый иде Сәгадәт. Зирәк булса да, гыйлем акылы җитмәде, ахрысы. Сәгадәткә. Чулпан мәктәптә берснчеләрдән саналды. Укуда да, җәмәгать эшендә дә Тагын бер омтылыш ясап карарга кирәк.
Чулпан исә әнисенең кулбашына курнос борынын төрткән дә мыс- мыс йоклый. «Минем Чулпан йолдызым...» Сәгадәт күнеленнән генә бишек җыры көйли.
Күк йөзен тутырып җемелдәшкән йолдызлар арасыннан балкып ай чыкты Йолдызлар тоныкланып калды Сәгадәтнең янәшәсендә алтын шар сыман тәгәрәп баручы ай гына Сәгадәт йөгерә, ан тәгәри. Сәгадәт атлый, ан бара. Сәгадәтне бер адым ялгыз калдырмый, югары булса да янәшә. Үзе шомлы, үзе серле. Үзе куркыныч, үзе рәхәт Ике йолдыз айның алдына төшеп, Сәгадәткә чекерәеп карап тора башла-дылар Сәгадәт аларга йодрык күрсәтә дә кире якка йөгерә. Ай үз юлыннан китә. Йолдызлар, әйтерсең, чатларын йомарлыйлар да йод рыкка әйләнеп. Сәгадәтнең башына суга башлыйлар «Подрыгың үз башына, үз башыңа...»
Сәгадәт башы чатнаудан уянып китте. Ишек шакыйлар икән. Сәгадәт үзенең кайдалыгын абайларга тырышып яткан арада, берсе ишек ачты. Настя икән. Керүчесе сөйләнә сөйләнә керә
САҖИДӘ СӨЛЭИ МАНОВА ф ЙОЛДЫЗЛАРГА ЙОДРЫК
— Әле һаман йоклыйсызмыни? Бу шәһәр кешеләре бер минут бикләнми тормыйлар, үзләрен урлап китәрләр дип куркалармы?
Шәһәр хатыннарын әрләүчесе Рәшидә икән. Сәгать әле иртәнге җиде генә, ул инде әллә каян урап кайтырга өлгергән. Ишекне кем бикләгәнен йокы аралаш күреп калган иде Сәгадәт. Көн яктыргач, бер кызкай шым гына кайтып, эчке бүлмәгә узды. (Ачык капкага охшашлы ишек артында тагын өч карават бар.) Рәшидә ана чаклы чыгып киткән, күрәсең.
•— Авылдан өч кыз ФАШка керделәр. Тулай торак мәсьәләсендә йөргән идем кичә, урнаштырырбыз дигәннәр иде. Шуларның хәлен белеп килдем әле. урнашканнар. Түлке тәртип юк торакларында. Комендантларын күреп сөйләштем.
Рәшидә йоклап ятканнарның тынычлыгын бозмау турында уйламый да. Киресенчә, шушы гомер урында аунап яту үтә гаҗәп тоела иде бугай аңа. Эшчән хатын алдында уңайсызлык сизеп, Сәгадәт торды, аның артыннан Чулпан да кузгалды.
— Настук, син Казанда кала торгансыңдыр әле. Театрларым, музыкаларын карап кайт. Яшь балалар чоры түгел, дуңгызларына берни булмас.
Сәгадәт оек кияргә иелгән җиреннән тубыгына таянып туктап калды. Ул үзенә әле генә бер яңалык ачты. «Яшь балалар» дип Настя күп сөйләгәч, аның үз балалары күптер дип белә иде Сәгадәт. Баксаң, алар әнә нинди... балалар икән. Кызганыргамы дуңгыз караучы Настя- ны. сокланыргамы аның фидакарьлегенә? Сәгадәт кешеләргә катгый бәя бирергә гадәтләнгән. Аптырашта калыбрак утыра ул караватында. Рәшидә жил-жил генә әйберләрен җыя.
Мин китәм. Бүген үк. Көн ачылып тора. Саламнарны нишләтәләр икән анда. Яуды да яуды бит. Быел печән хәлләрен үзең беләсең, малдан салам да артмас. Кая, берәр чынаяк чәй эчеп алыйк та, самолетка чаклы бер-ике йомышымны үтисем бар.
Нинди йомыш? — Настя Рәшидәнең кабалануына ризасызлык күрсәтә.
— Туңмаңгай сельхозтехниканы үзем йөрми кузгатып булмас. Яна комбайн кирәк. Әйдәгез, балалар, чәй янына! — Бусын Сәгадәтләргә карап дәшә Рәшидә, үзе стаканнарга чәй агыза, үзе Настяга гүя отчет бирә.— Аннары, картым ашханә салдырып йөри дигән идем бит. Зур итеп, ямьле итеп салдыра. Комсомол туйлары уздырырлык булсын, ди. Шуның финанс яклары төртелеп тора әле. Аны да кузгатып җибәрергә иде.
Рәшидә өстәл янында маташкан Настяга гаепле сымаи бер караш ташлады да әкрен генә:
■— Карт үзе больницада ята бит,-— диде. Бер мәлгә хәрәкәтсез калган Настяның сорашуын көтмәстән. белгәч белсеннәр инде дигәндәй, өстәп куйды:
— Шул . зәм-зәм суыннан инде. Әле генә яныннан кайттым. Өченче тапкыр керүе...
Хатыннар дәшми генә чәй эчә башладылар. Дүрт стаканга чәй ясап куелган иде, Сәгадәт утырса да утырды, утырмаса да утырды. Әле ишеткән хәбәрдән аның бөтен тәне чымырдап китте. Әнә бит ничек тә була икән тормышта. Рәшидәгә озак кына карап торды ул. Хәсрәтләре өчен ихтирам итеп, ныклыгына сокланып. Шундый нык кешегә нинди йомшак характерлы ир эләккән. Аерылып кына котылырга уйламаган, кеше итәргә тырыша ирен. Бөтен а^ыл белән идарә итә, ирен кулында тоталмаган. Мөгаен, эш аркасындадыр. Рәшидәнең кичәге кырыс сүзләре... «Анда нәфескә баш булырга өйрәтәләр...» Әллә эш кенә түгел микән, бүтән сәбәпләре дә бар микән?
Чулпан да Сәгадәтне гажәпләндерде әле: кичәдән бирле өстәл янына кыстатмый гына килеп утыра Әнисе дәшсә, кырык әйттерер иде.
Дәшми-тынмый гына чәй эчәләр. Күнелсез тынлыктан чыгар өчен Рәшидәгә ягымлы сүз әйтәсе килә Сәгадәтнең.
— Прическагыз үзегезгә бик килешә, яшәртә, шәһәр модасыннан калышмыйсыз.
Рәшидәнең караңгы чырае чыннан да ачылып киткәндәй булды. Гөрелдәп кенә көлеп тә куйды.
— Гөнаһларымны яндырып ясадым мин бу прическаны. Кар астында кышлаган саламнарны яндыоып йөри идек. мангай чәчемә ут капты. Көйгән чәч белән йөреп булмый бит инде, кыркыттым. Шулай яка мода чыкты авылда.
Хатыннар гөрелдәшеп көлешкәндә. Чулпан тамак кырып алды. Кичәдән бирле бер авыз сүз әйтмәгән кешенең бу өненә бар да игътибар итте. Кыз нидер әйтергә җыена иле бугай. Мода турындамы, салам яндыру турындамы.
— Рәшидә апа, алып китегез әле мине авылга эшкә...
Көтмәгәнчәрәк чыкты Чулпанның сүзе. Сәгадәтнең башына китереп суккандай булды, ул гүя аңгыраеп калды.
— Нигә, рәхим ит. әйдә. Укырга керә алмадың исә... Бездә эш җитәрлек. Башта карап кайтырсың.
— Керә алмадым инде. Эшкә барам.— Чулпан кискен хәрәкәтләр белән урыныннан кузгалды. Рәшидә апасы кыз йөрәгенә һаман ялкын өсти тора. Сәгадәтләрнең гаиләсендә дә. кызның эчке дөньясында да ал-гөл түгел икәнлеген тәгаен белеп сөйләшә ул. Кыю сөйләшә.
— Бер-ике ел эшләрсең. Сәләтең, теләгең булса, укырга җибәрербез. Агрономлыккамы анда, врачлыккамы.
— Ни кылануың бу, Чулпан? Эшлим дисәң, үзебездә эш беткәнме’ Нишләрсең авылда, кайда торырсың? Өчебезгә өч бүлмә...
Сәгадәтнең бер дәлиле дә кызга тәэсир итмәде. Әнисенә ул көйдергеч караш ташлап алды.
— Ул өч бүлмәгә сез икегез дә сыеша алмыйсыз!
Яннарында кеше булмаса, Чулпан шулай дигән булыр иде Аның өттергеч карашын Сәгадәт шулай аңлады. Аңлады һәм тынып калды. Чулпан барыбер үз сүзен сүз итәчәк.
Чулпанны Рәшидә белән озаткач, нн уйларга, ни кылырга белмичә, ишек төбендәге караватында озак утырды Сәгадәт. Кинәт аның хәтеренә иртән күргән төш килде. Менә Сәгадәт йолдызларга йодрык күрсәтеп, ай белән янәшә йөгерә, йолдызлар чатларын йомарлыйлар да Сәгадәтнең башына төшәләр, «йодрыгың үз башыңа, үз башына!..» Кинәт айнып китә Сәгадәт, зиһененә ачыклык кил • Әйе, йолдызын югалткан ул. Якында ялтыраганга алданып, алдагысын күрмәгән. Рәшидәләрнең йолдызлары бар. Алар шуңа җирдә кыю йөриләр. Вәсил белән Сәгадәт тормышта юнәлеш бирүче йолдызларын җуйганнар, һәр иртә, һәр кич бер-берсенең җаннарында казынып, югарыга к^тдРелеп карарга бер-берсенә ирек бирмәгәннәр Вәсилгә моны әйтергә кирәк. Аңлатырга кирәк. Бүген үк.