Логотип Казан Утлары
Публицистика

УҢЫШЛЫ ӘСӘР


Нурихан Фәттахның «Этил суы ака торур» исемле тарихи романын бик яратып укып
бардым. Халкыбызның моннан мең еллар элгәре тормыш-көнкүрешен, гореф- гадәтләрен,
иҗтимагый һәм культура үсеш дәрәҗәләрен ейрәнудә һәм аны укучыларга җиткерүдә автор
гаять зур эш башкарган. Бу әсәрне игътибар белән укып чыккан кеше борынгы бабаларыбыз
хакында төплерәк, нигезлерәк фикергә килер дип уйлыйм.
Автор татар халкының борынгы бабалары нинди шартларда һәм ничек итеп яшәүләрен
сәнгатьчә шактый осталык белән күз алдыбызга китереп бастыра алган.
Әсәрдә халкыбызның төп тамыры булган хөр күңелле, ирек -хеэмәт сөюче, тынычлык
белән көн күрергә омтылучы бер кабиләсенең тормышы сурәтләнә. Бу халык күрше һәм ерак
юлбасарлар тарафыннан күл тапкыр кыерсытылган, таланган, рухи һәм материал зыян күрә
килгән. Әмма бернинди изү дә, җәбер-золым да аны мескен хәлгә төшерә алмаган. Ил тулы
канлы, иркен сулышлы тормыш белән яши бирә: һа- иәрчеләр үз эшләре белән мәшгуль,
төзүчеләр төзи, игенчеләр иген кгә, сунарчылар җәнлек аулый, балык тота, баһадир уллар ипне
саклый һ. б. Икенчедән, халык үзенә генә хас йолаларын тота, гореф-гадәтләрен изге саклый,
сәнгатен үстерә. Романнан укып без борынгы әби-бабаларыбызның горур да, сәләтле дә,
тыйнак та булуын белеп куанабыз. Аларның бәйрәм итүләре, күңел ачулары да романда
уңышлы тасвирланган. Яз бәйрәмен гаҗәп күңелле һәм бердәм итеп үткәрәләр алар. Төрле
ырымнар башкарудан, күңел ачудан һәм аш-судан берәү дә читтә калмый бу илдә.
Романда шул заманга хас кыргыйлык, беркатлылык, сәер гадәтләр дә ышандырырлык
детальләр, конкрет персонажлар аша уңышлы күрсәтелгән. Бу җәһәттән йола сакчысы мәкерле
һәм алдакчы Уттәш кам образы игътибарга лаек. Халыкның теләсә нәрсәгә эчкерсез һәм
гөнаһсыз ышанырга, табынырга әзер торуыннан бу мәкер иясе бик оста файдалана: алдый,
әшәке уйларын гамәлгә ашырырга омтыла һәм аңа ияр- мәучеләргә карата үч саклый. Ул
Тотышның яраткан Йолдыз кашкасын суйдыра. Күрән бинең властена, байлыгына, гаиләсенә
хуҗа булырга омсынып, төрле мәкерләр эшли. Ләкин ул күп очракта көчсез кала. Халык аңа
түгел, дөреслек, гаделлек ягында торучы ип хуҗасына иярә. Әсәрдә хәзерге атеистларны да
гаҗәпкә калдырырлык кыю фикерләр бар. Аны моннан мең еллар элек Күрән би әйтә. Капка
төбенә яу килгәндә йолык [корбан] бирү белән генә котылып булырмы! Аңа карап дошман кире
кайтыя китәрме! Юк-бар белән шөгыльләнгәнче үзебезгә хәрәкәт итәргә кирәк. Сугышабыэ- мы.
Алмыш ханның шартына күнәбезме, ди ул.
Романда бер кабилә тормышы гына тасвирланса, бу әсәр тулы булмас иде. Чөнки борынгы
терки халыклар узара да. күршеләр белән дә бик якын мөнәсәбәттә торгая- нар. Аларның хәтта
Багдад, Византия. Испания һәм башка ерак илләр белән иҗтимагый. экономик культура һәм
сәудә бәйләнешләрендә торуы тарихта мәгълүм. Әсәрен язганда автор бу фактларны да искә
алып бик яхшы иткән.
Әсәрнең борынгы тел үзенчәлекләрен саклап язылуын да уңай яктан бәяләргә кирәк. Күп
кенә архаик сүзләрнең кулланылуы фикер агышын бер дә төссезләндерми, мәгънәсен
югалтмый, киресенчә, вакыйгаларны, персонажларны ачыграк, тулырак һәм гадәтирәк итеп
төсмерләргә ярдәм итә. Ул сүзләрнең хәтта безнең сөйләштә дә кулланылырга хаклылары бар.
Боркай — масаючы, базарган — базарда сатучы, ым — пароль, битек — донесение селтәр —
скелет һ. б. Болардан тыш шул заманда гыка кулланылган хезмәт һәм сугыш кораллары, кием-
салым, аш-еу төрләре, урын-җир- пәрнең үз исемнәре белән бирелүен дә хуплыйсы килә. Кеше
исемнәре дә тап-гади [Аппак, Тотыш. Бәкәч, Тәңкә). Шул заманнан сакланып кипгән бәетләрнең,
такмазаларның, мәкаль һәм әйтемнәрнең урынлы китерелүен дә әсәрнең отышлы ягы дияргә
була. Кыскача әйткәндә. оЭтил суы ака торур» романы бик кирәкле, файдалы әсәр.
ШӘЙХИ ШӘЯХМӘТОВ.
Башкортстаинын Стәрлебаш авылы.