Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘЙфЕЛГАБИТ МӘҖИТОВ


(IMS—1938)
әкыйрьлек, бөлгенлектән иза чиккән татар халкы, бәхет һәм тук тормыш эзләп, иске Россиянең төрле почмакларына таралган. Юзовка шахталарында, Баку нефть промыселларында, Мәскәу, Екатеринбург, Астрахань шәһәрләренең завод-фабрикаларында меңәрләгән ’атар эшчеләре эшләгән. Сәйфелгабит Мәҗитов та шундый язмышка дучар булган кешеләрнең берсе.
Ул 1865 елда Казан артындагы Өртәм 1 исемле бер авылда ярлы крестьян гаиләсендә туа. Әтисе Мәҗит Габделрәкыйп улы тормыш авырлыгына түзә алмый, туган авылын ташлап, читкә китәргә мәҗбүр була. 1875 елда алар Казагыстанның Актүбә шәһәренә күчеп киләләр. Бирегә килүгә Мәҗит ага үзе кәрваннарга йөк төяп озату хезмәтенә керә. Улы Сәйфелгабитне исә, авылда башлаган белемен дәвам иттерү өчен, Актүбәдәге мәктәпләрнең берсенә укырга урнаштыра. Монда ике-өч ел яшәгәч, кәрваннарга ияреп, Мәҗит ага тагын да ераграк, тагын да караңгырак җирләргә сәфәр кыла. 1877 елда алар Арал диңгезенең көньягындагы Таллык елгасы буена барыл урнашалар. Бу гаиләнең шуннан соңгы тормышы анык билгеле түгел.
Каракалпак телендә чыккан «Ватан әдәбияты» ’ дигән китаптагы мәгълүматларга караганда, Сәйфелгабит кече яшьтән матур әдәбият белән кызыксына. Аның «Инаят булышка» дигән беренче әсәре 1907 елда ук дөнья күрә. Ләкин авыр тормыш, кыен шартлар аңа матур әдәбият өлкәсендә иркенләп канат җәяргә мөмкинлек бирми. Бары Совет власте елларында гына ул җиң сызганып иҗат эшенә готына. Сәйфелгабит Мәҗитов Октябрь революциясен шатлык хисләре белән тулы шигырьләр языл каршылый;
Агарып таң туды, иркенлек таңы.
Омтылды мазлумнар җиткәнгә чагы. Табигать шаулады җиткәнгә язы. Уянды бар халык, безгә ни булды!
С. Мәҗитов «Ильяның улы» (1924), «Кызлар» (1926), «Маркс бабай» (1928), «Кыз киткән» (1934) кебек дистәләрчә поэмалар авторы. Моннан тыш, ул күп кенә пьесалар яза, каракалпак мәктәпләре өчен беренче «Әлифба» һәм «Уку китап»лары төзи. 1927 елда Сәйфелгабит Мәҗитов Каракалпак автономияле республикасының ул вакыттагы башкаласы Дурткүл шәһәренә күчеп килә һәм «Азат Каракалпак» (хәзерге «Совет Каракалпакстаны») газетасының җаваплы секретаре булып эшли.
«Ватан әдәбияты» авторларының язуына караганда, С. Мәҗитов үзенең бөтен гомерен һәм иҗат көчен каракалпак халкының мәдәниятен һәм әдәбиятын үстерү эшенә багышлый. Ул каракалпак совет әдәбиятына нигез салучыларның берсе санала.
Журналның бу санында укучыларга якташыбызның 1924 елда язылган «Ильяның улы» дигән әсәрен тәкъдим итәм.
ӘХМӘТ БУЛАТО8
Ильяның улы
Үлчәүгә салсаң барлык җиһанны. Авыррак килгән Ильяның улы. Кешелек, азатлык, бәхет юлына Омтыла белгән Ильяның улы.
1 Күлле Киме күршесендә Рус Өртеме исемле бер авыл булуы мәгълүм.—Ә. Б.
’ Ватан әдәбияты. 8 класслар өчен хрестоматия. Нөкес-Казан. 1966 ел. 85— 88 битләр
Ф
Карт тарих күрмәде мондый нык ирне. Үткәннәр күп булды, я, әйт, ни бирде! Б-атып хыянәткә тулган бу юлны, ®р-яңадан юл салды Ильяның улы.
Ул яңа юл гаҗәп: үзе тех, үзе киң. Гарипкә, гаҗизгә кулайлы, җайлы, тиң. Халыкны туплады, мазлумнан китте моң, Тзләгең шул иде, Ильяның улы.
Бу дөнья яшәүгә күп миллион ел үтте. Ничә йез мең акыл иясе юл үтте. Булдымы тик мондый туры юл табучы! Ал байрак күгәрде Ильяның улы.
Кай философ дерес күрсәтте уя юлын, Кай дама 1 сузды кол-мескенгә үз кулык! Владимир Ильич Ульяноа-Ленин ул Барчасыннан боек — Ильяның улы.»
Теләгән гаҗизгә бирдең сии кулыңны, Җәфасын сии чиктең, татыдык без балын. Киң, якты юл булып, шул салган юлың Безгә мирас булды, Ильяның улы.
Үтелде җиһанда синең васыятең, Булыр коммунизм дигән моратың. Телдә хормәт белән сойләнә атың. Мәңгегә яшисең Ильяның улы.