Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШӘКЕРТ ДӘфТӘРЕ— ҖЫРЛАР БИШТӘРЕ


Каэвм университеты каршында эшләп килүче Археографии экспедиция табышлары хакында журнал укучыларына «Тарихтагы тирен эзләрдән» исемле язмада беркадәре мәгълүмат бирелгән иде инде. («Казан утлары». 1970. сан 5.) Соңгы елларда фольклор һәм аноним язма поззия әсәрләрен әчене алгви эреле-хаклы кулъязмалар дистәләп табылды.
Билгеле, мондый әсәр лориен бер элеше әдәби-гьгйльми кыйммәткә ия булмаган саф дини менәжәтләр яисә түбән сыйфатлы такмазалардан гыйбарәт. Икенче геркем исә фольклористикада күптәннән мәгълүм текстларны эченә ала. Дәрес, болар ерасында сыйфатлары белән моңарчы басыла нилгәннәреннен югары торганнары да шактый. Әмма тол элешне әлеге кадәр фольклор белемендә, димәк, укучыларга да, мәгълүм булмаганнары тәшкил итә дисәи, әллә ни арттыру булмастыр, һәм вндый- ларның саны бик күп. Бүген без журнал укучыларына заманында шәкертләр арасында популяр булган әнә шундый фольклор һәм аноним язма поэзия әсәрләреннәи беринче үрнәк тәкъдим итәбез.
Ләкин шигъри теистларның үзләренә күчкәнге хәтле шул истәлекләр теркәлеп калган язма чыганаклар хакында да берничә сүэ әйтәсе киле.
Татарлар орасында киң таралган кулъязмалар турында сейләгэи чакта күлемнәре белен хәзерге гади дәфтәр форматындагы калынлы-юиалы. таушалган тышлы язма китаплар күз алдына килеп баса. Менә шундый кулъязмаларның дә (тел эчтәлеген дииифәлсәфи. гыйльми-әдәби теистлар тәшкил иткән хәлдә дә) артып калган буш битләрендә берән-сәрән шигъри әсәр, җыр бәет очратырга момкин. Күрәсең, кәгазь кытлыгын һаман татып яшәгән шәкертләр жае килгән саен күңеле хуш күргән едәбиәсәрне кәгазьгә теркәп барырга тырышканнар. Шуңа күрә дә тел эчтәлеге буенча котып калган догмага яисә искереп елгергән берәр «рисалэгә» багышланган кулъязма дә бүгенге иендә яңадан кыйммәткә ия була: шәкерт бабаңның кайчандыр узыл барышлый гына теркәп куйган бер гңь'Р-шигыре «ашын ашап, яшен яшәгән» иске, эчтәлеге белән әһәмиятсез кулъязмага икенче мәргобе тңан ерә — әдәбиятчылар, фольклорчылар «үзләрен талдыра-талдьгра «эстәме» язуны укыячаклар.
Мәгәр шәкерт деиьясынын әдәби репертуары белән чыи-чыилал танышырга телибез икән, ул чакта инде безгә тагы да чуар һәм формасы, эшләнеше белен тагы да ярлырак кулъязмалар — шәкертләрнең «мырлар биштәре» белән эш игәргә кала. Бу инде үзенең зурлыгы белән дәфтәр форматының яртысы кадәр генә бер »куен кенәгәләре». Ул 10—15 биттән 500 биткә хәтле була ала.
Ә эчендә ниләр генә юк алариың! Бисммлласы белен никах догасы дисеңме, сәлам хаты үрнәге белән шаян җырлары дисеңме, бәете белән мәет күмү «кагыйдә- сепнме, гыйшык моңнары белән бәхетсез ананың зарларын тыңларга телисеңме, уку. аң-балам, мәгърифәтне мактаган ялкынлы шигырьләр белән тарихи хикәятләр гыйбрәтле риваятьләр эзлисеңме — барысы до. барысы да бар мондый дәфтәрләрдә Кет- кәнең берсеннән килеп чыкмасв, аптырама — икенчесен, оченчесен кара — табарсың, эзле генә!
Ә ул җырлар, бәетләрнең ниндилэре генә юк!.. Түбәндә китереләчәк үрнәкләр шәкерт дәфтәре—җырлар биштәренең бер почмагыннан гына алынган өч-дүрт бөртек кенә. Ул «биштәрне» ачарга, аның эчендә хәзерге көндә кыен укыла торган гарәп хәрефләренә «төренеп» яткан элекке язма әдәбият һәм шәкерт дәфтәрләрендә теркәлеп калган халык авыз иҗаты энҗеләрен әдәби-гыйльми хәрәкәткә кертеп, гамәлдәге хәзинәбезгә кушарга кирәк. Ләкин болар киләчәктәге бурычлар. Шәкерт әдәбияты репертуарына гомум күзәтү ясау да, ул репертуарның көчле якларын, з»- гыйфь урыннарын билгеләү дә, шәкертләрнең дөньяга карашларындагы каршылыклы мәсьәләләргә тукталу да III шулай ук алда торган актуаль проблемаларга керә. Бу елкәдә кыенлыклар да аз булмас. Аларның да иң мөшкеле — шәкерт поэзиясе репертуарының иксез-чиксез булуы: күпме шәкерт булган, шулхәтле дәфтәр язылган — бар, җыештырып кара шулерның һәммәсен!.. Бәлкем, бу мәсьәләдә — шәкерт баба- ларыЬыздан калган «куен кенәгәсе» исемле «җырлар биштәрен» җыеп өйрәнүдә — безгә җәмәгатьчелек тә якыннан ярдәм күрсәтер?!. Чөнки бу төр чыганакларны җыеп өйрәнүнең өдәбият-фольклор, мәктәп-мәгариф, иҗтимагый фикер һәм гомумән культура тарихын тикшерү өчен гаять мөһим икәнлеге беркемдә дә шик уятмастыр...2
Мәсьәләгә якынрак килик. Форсаттан файдаланып, түбәндәге әсәрләр теркәлгән дәфтәрләрне безгә бүләк итүче агаларга, апаларга (монда исемнәре аталмаганнарына да) тагы бер кат күп-күп рәхмәтләр әйтәсе килә. «Казан егетләренә» биреп җибәргән дәфтәрләренең язмышы өчен кайгырмасыннар иде алар: ул дәфтәрләр хәзер Казан дәүләт университеты каршындагы гыйльми китапханәдә һәрберсенә хас махсус номер белән сакланалар һәм шул рәвешчә киләчәк буыннарга да барып җитәрләр.
М. ГОСМАНОВ.
Су агадыр, барадыр...
Егерме-егерме биш ел «падиша хезмәтендә» гомер уздыруга хөкем ителгән бәхетсез егетләрнең бу лирик җырлары Буа районы Чәчкап авылында яшәүче Мөнирә апа Шәрәфетдинова тапшырган кулъязмада сакланган. (1968 ел. КДУ китапханәсе, № Т. 2368.) Дәфтәр XX йөз башында Афзалетдин Шәрәфетдинов тарафыннан мәдрә
Идел суы агадыр, Әчтерханга барадыр, Егламас идем бу кадәр, Үз илләрем каладыр.
Инде безнең барасы Падишаның жат җире. Безнең солдат булуыбыз Бер алланың тәкъдире. Мендем тауның башына, Карадым бән каерылып, Туган-үскән илләрем Калды бәндин аерылып.
Самавырга су салдым. Кайнамыйдыр күмерсез. Бән киткәнгә сәүенгән Үзе булсын гомерсез.
Билемдәге чын путам Өч әйләнми билемә: Насыйп булса кайтырмын Туган-үскән илемә.
Аккош очып барадыр, Аны кемнәр куадыр; Без китә дип куанмагыз. Сезгә шупшы (?) каладыр. III Мәсәлән, суфилардан йөз чөергәне хәлдә, дингә карата иллюзия саклау, «Гыйлем кирәк!» шигыренә карагыз.
® Материаллар җибәрергә теләүчеләр өчен адрес: Казань, Университет, исторический факультет, кафедра истории СССР.
сәдә укып йөргән чакта төзелгән.
Алма берлән бал ашадым, Бал татлырак алмадин;
Исән булсам кайтырмын, Өмет итәм алладин.
Иртә торып карасам, Нурлы кояш жалтырый Бу хәлләрем исемә төшкәч, Яшь йөрәгем калтырый.
Алты мыскал көмеш йөзек Бән киямен кулыма;
Алла узе ярдәм бирсен Бән бичара колына.
Күк күгәрчен жон кояр, Аның жонын кем жыяр;
Бәнем күргән хәлләрем — Кеме еглап, кем көяр.
Әй, сәүекле газиз әнкәм, Бәндин бәхил улсанә, һәр намазның соңында Хәер-дога кылсана.
Кояш [чыгар] әйләнеп, Алмагачка бәйләнеп;
Алла эшен һичкем белмәс,— Шәт кайтырмын әйләнеп.
Су агадыр, барадыр.
Суның өсте карадыр .. Егламас идем бу кадәр, [Үз] илләрем каладыр!..
Тырышаек без шәкертләр
Шлкерг садасы
Шәкерт дәфтәрләрендә элгәрге тотар яшьләренең аң белемгә, мәгърифәткә омты- Туларын чагылдыра торган махсус шәкерт жырлары — садялар, шигырьләр дә шак- гый күп очрыйлар «Тырышаек без шәкертләр» дни исемләнгән бу жыр да шундыйларын берсе Текст берничә кулыима нигезендә бирелә (КДУ. Т. |<МЗ. Т. 1952. I. 23в4 һ. б ).
Без шәкертләр укып сабак, Кальбемезне кылаек ак, Ярдәм бирсен безләргә хак,— Тырышаек без шәкертләр!
Сабак уку шәкерт эше. Кирәк олуг, кирәк кече. Сабак укыр [һәр] яшь кеше,— Тырышаек без шәкертләр!
Безләр кердек яхшы юлга. Гыйлемлекне алыйк кулга. Дикъкать итеп уңга-сулга,— Тырышаек без шәкертләр.
Язу танып язаек без, Алга таба узаек без. Эшкә лаек булаек без.— Тырышаек без шәкертләр! Гүзәл йирдер безем мәктәп, һәр бер төрле китаплар күп, Файда алаек безләр укып,— Тырышаек без шәкертләр!
Башка милләт балалары, Мәктәпләрдә укып бары, Чыгып китте бик югары,— Тырышаек без шәкертләр!
Без алардан һич ким түгел. Укыйк сабак биреп күнел, һәрнәрсәне бик ачык бел.— Тырышаек без шәкертләр!
Милләт хезмәт көтәр бездән, Төшсен бурыч үземездән.
Файда юктыр коры сүздән,— Тырышаек без шәкертләр!
Гыйлем кирәк!
Минлегани Шакир улы һәм Хәлиулла Хәйрулла улы дигән шәкертләр күчерел язган (1907 ел) ике дәфтәрне бергә телләгән бу 65 кәгазьле кулъязманы 1969 елда мәрхүм Гани абзый Фәләхов бүләк иткән нде (Багыш авылы. Апае районы. КДУ. А® Т. 2365). Шигырь авторы кем булуы хәзергә ачыкланмады
Вакыт житте, күземезне ачмак кирәк, Җәһаләт тәкъсиредән 1 качмак кирәк. Гел жәһаләт, тәгассеблә4 5 яшәү булмас, һөнәр-гыйлем орлыгыны сачмак кирәк!
Төрле-төрле гыйлем-һөнәр белмәк кирәк, һөнәр-гыйлем мәктәбенә кермәк кирәк.
-Мич башына гыйлемлекләр килеп кермәс — Гыйлем өчен аһ-ваһ итеп йөрмик кирәк!
Үземез наданлыкны сизмәк кирәк, Шул наданлык—дошманны иамәк кирәк. Өйдә ятып эш тугмады һәм тугмайдыр.— Гыйлем өчен Аурупаны гизмәк кирәк!
Наданлыкны асрамаек,— ташлау кирәк, Милләт, диннең йыгачларын6 ашлау кирәк, Наданлык — дөнья ахирәт йөз карасы,— Ихлас илә гыйлемлеккә башлау кирәк!
Безне жиңгән японга күз салмак кирәк, Күзне салып, шуннан гыйбрәт алмак кирәк, Анлар кеби булырга кирәк нәрсә — Гыйлем-һөнәр юлларында калмак кирәк.
Бик карамыз, безгә бик тә гыйлем кирәк, һәм сәнаигь7, һәм мәгариф белем кирәк, Барчамыз да төрле жиргә тузып беттек,— Үз арада берләшергә жилем кирәк!
Гыйлемлекне остаз итеп санлау кирәк,
Дин тамырын гыйлем илә жанлау кирәк, Дин вә милләт жәһаләтлә үләчәктер,— Белек илә милләт, динне жанлау кирәк!
Гыйлем өчен көн-төн жәһәд итмәк кирәк, Аурупа, Амрика(га) йитмәк кирәк, Укымыйча харап улдык, беләсезме? — Уку өчөн төрле йиргә китмәк кирәк.
һәр авылга олуг мәктәп салмак кирәк. Укытырга жанлы хәлфә алмак кирәк, Ярты-йорты уку илә эш чыкмыйдыр — Ихлас куеп дөреслектә калмак кирәк!
4 Наданлык кимчелегеннән.
5 Фанатизм белән
6 й ы г а ч — агач
7 Сәнаигъ — сәнгать.
Күнлемезне гыйлем илә нурлау кирәк, Укыган адәмләрне зурлау кирәк, Гыйлемләрне күп хурладык, йитәр инде!— Суфи сыман наданларны хурлау кирәк!
Кальбемезне белек илә пакьлау кирәк. Фикеремезне, юлымызны хаклау кирәк. Наданлык, каралыкта череп беттек,— Гыйлем илә үземезне саклау кирәк!
Сәйфетдин мәрсиясе
Иске язма поэзиябездә мәрсия — вафат булган кешеләр истәлегенә багышланган *ле! ия —жанры күренекле урын биләп тора Түбәндә үрнәк сыйфатында китерелгән мәрсияне без 1968 елны Аллабирде авылында (Тәтеш районы) Мәхүбҗамал әби Мв- хәммәтшинадан алган XVI11 йөз ахыры кулъязмасыннан күчердек (КДУ. № Т. 2380).
Кызлар киндер агарта
Кызларның хезмәте, гадәт һәм фигыльләре турындагы бу шаян җырлар Г Фәләхен кулъязмасыннан күчерелде
Кызлар киндер агарта Тау буенда бакчада. Матур кызлар алданадыр Көмеш дигән акчага. Кызлар киндер агарта Агым суның буенда, Матур егет кайдадыр? — Матур кызлар куйнында.
,..а алып хәлал алган * *, Мәгыйшәттән хәбәр алган. Хәбәр алып сабыр кылган.— Сабыр биргел, кадыйр мәүлям.
Ходая, хәсрәтем авыр.
Нәмүк итим икән сабыр? Көеп яна йөрәк-бәгырь— Үлеп китте газиз балам.
Ганимәт дәүләте балам, Жанымның зиннәте балам, Бу дөнья рәхәте балам,— Күзем нуры, йөрәк парәм!..
Ганимәт дәүләте балам. Мәхәлләм куәте балам, Дәхи кул канаты балам, Газиз балам, йөрәк парәм!..
Сәнең киемең кияр булсам. Сәнең күвен2 күләр булсам.
Атың тотып сыйлар булсам,— Тәкатем китәдер, балам!..
Сәнең киемең кияр булсам, Торып карап йөрәр булсам, Әгәр Сәфетдинем дисәм,— йөрәкем өзеләдер, балам!..
[Сәне] сагынадыр әнкәң.
Балакаем ’ диеп, кәгъбәм, [Саргаядыр]' дәхи атаң, Газиз балам, йөрәк парәм!..
Карендәше, агасындин, Анасындин, атасындин, Фатый.макай тутасындии Аерылды газиз балам.
Бу дөньяднн әлүн ’ тарткан, Әҗәл хәстәсенә яткан, Башым авырый дәюп әйткән Газиз балам, йөрәк парәм!..
Кызлар киндер суккачтын Сандыгына куймыйдыр, Матур егет кызлар күрсә, Карый-карый туймыйдыр.
Кызлар киндер суккачтын Агым суда агарта, Матур кызлар ак йөзләрен Егет сагышы саргайта.
Кызлар суккан киндерләрен Кисеп алдым сөлгегә, Таңнар ата, китим, жаный, Үбеп калыйм'бер генә!
Кызлар суккан киндерләрен Чыбылдыкка кистеләр. Ике матур чытлы кызны Егет белән тоттылар.
Кызлар чигү чигәрләр Яшел-кызыл яулыкка, Бән сәнең хәсрәтендин Туя алмадым саулыкка.
Кызлар яка чигәрләр Уң бармагын хуш тотып, Матур кызлар һич тә тормый Гомерләрен буш тотып.
Кызлар бизәү бизәгәчтин Тулган ай тик балкадыр, Кызлар унбишкә йиткәч[тин], Түшләре дә калкадыр.
Кызларның яулыклары Кызыл микән, ал микән? Ошбу матур кызларның Сәүмәгәне бар микән?
Чытлы кызның кершәне Акбур микән, таш микән? Матур кызның сәүгәннәре Халаекка фаш микән?
Кызлар кайда? — аулакта, Өч почмаклы чарлакта,
Матур кызлар хур булыптыр Гомере буё ардакта *.
Кызлар яка чигәдер Аппак-аппак бүзләргә, Кызлар урамга чыгадыр Егетләрне күзләргә.
Кызлар сачын тарарлар. Ука берлән үрерләр,
Матур кызлар сәүгәннәрен Көн дә ике күрерләр (...)
Кызлар күлмәк юарлар, Егетләрне сорарлар.
Начар егетне күрсәләр, Күз кысышып көләрләр.
Кызлар әйтер ал яулык. Ал яулык та гөл яулык, Сәүгәнемә барыр идем. Ходай бирсә бер саулык.
«Әй гүзәлем, барма картка...»
Шигырь югарыда телгә алынган Афзалетдин Шәрәфетдннов кулъязмасыннан күчерелде (КДУ. № Т. 2368)
Егет тә кеше гашыйк булыр. Менеп йөрер яхшы атларга; Рыялы кызлар шул булыр — Гашыйк булыр маллы картларга.
Әй гүзәлем, барма картка, Әй җанымның кисәге!
Карт кешенең мисле шулдыр;
Артка чыгар терсәге.
...Әй гүзәлем, бакмаясың
Карт кешенең малына:
Та гомерлек хәсрәт алма Сән үзеңнең жаныңа!
Карт кешегә гашыйк булсаң, йөргәнен күр бөкрәеп.
Сәңа хаҗәт карар ирсә, Күзе торыр чекрәеп.
Гәрчә аны кабул итсәң, Инанып сән сүзенә,— Гашыйк улып малы өчен Барыр кызлар үзенә.
Әй гүзәлем, заигь итмә, Карт кеше илә гомерен[н]е, Яшьлеген[н]е заигъ итмә — Үз-үзендин кадерең[н]е.
Нәфсенә әүварә булып Бакма аның малына. Бу сүзләрдән аңлаясың. Кара үзең хәлеңә.
Карт кешегә гашыйк булсаң. Гәрчә булса ул надан,— Яшьлегеңнең кадре китеп. Барчасы булыр яман!..
Бу эшләрдән кайт, жаный
Җыр Афзалетдин Шарафетдинов дәфтәреннән күчерелде (ЮУ. V Т 2368).
Биек тә биек баскычтия
Менеп кенә булмый тоткасыз: Ике дә гашыйк бергә килсә, һич булмайдыр, җаный, үпкәсез.
Беләзекләрең бөгелмә.
Бө1елмәдин килгән түгелме?.. Сөямен диеп әйтәсең.
Сөюләрең хәйлә түгелме?
Сикереп атка менгәндә Камчыларым төште, ал, җаный. Сәнен хафаңднн офтанамын. Бу эшләрдин инде кайт, җаный!
Бу чагында талир тәңкә
Бер сум егерме биш тиен;
Үз дигәнем булмагач,
Ж.атлар берлән нншлнем?!.
Төрле җырлар
Төрле кулъязмалардан чүпләнгән дүртьюллыклардан кайбер үрнәкләр (КДУ. №№ Т. 2375, Т. 2385, Т. 2368 һ. б.).
Агач та башы ак мамык, Нинди генә кошның оясы? Ике дә гашыйк кавышса — Оҗмах булыр, жаный, дөньясы.
Агач та башы каләнфер. Җанкай, сәңа сәламдер. Бу сәламләремне алмасан. Гыйшык тотуларың хәрамдер.
Атланган атым Дөлдел тик ’, Бохардин килгән былбыл тик; Сән жанкәй исемә төшкәч. Бер сәгате була бер ел тик.
Биек тауның башында Алтын багана урыны бар. Сән жаикәем йөзендә Йосыф пәйгамбәр нуры бар.
Ишек алдында яшел чирәм,— Каз бәбкәсенең азыгы.
Үз китабымда үзем күрдем — Гыйшык тотуның юктыр языгы.
Йосыф илән Зөләйха Кавыштылар Мисыр илендә. Сән жанкәемне бән телимен Сәҗдәләргә киткән йиремдә.
Каз канатлары—хат, жаный. Ир канатлары — ат, жаный. Сәнең дә күңелең әллә ничек, Бәнем сәүгәнләрем — хак, жаный.
Кара савыты ясадым
Фиргавен дигән тирәктин, Әй, жанкәем, гыйшкын каты,— Мәхшәр көнсез китми йөрәктин.
Кашың да кара Зөлфәкар2 Керпек асларыңдин гөл тама. Гөл тамган керпек асларыңдин Ихлас күңелең илән бер кара!
’ Дөлдел— хәзрәт Галя атынын нсеме.
1 Зөлфә кар — хәзрәт Гали кылычы.
Кызарып кояш чыккапда Шәүләләре төшә диңгезгә. Ике җиңең сызганып Кайчан хезмәт итәсең безгә?..
Мәдрәсәдә язу язганда Кояш кына төште битемә.
Бал-шикәр каптым — йоталмадым, Шул жанкәй төште исемә.
Мәдрәсәләрнең почмагы — Бу дөньяларның оҗмагы.
Икенче оҗмах шул булыр — Шул жанкәйнең кочагы.
Су буйларында ике сал, Берсе генә каен, берсе тал. Бәй әйткәнгә, җаный, ышанмасаң, Йосыф китабиндин гыйбрәт ал.
Талиблар* алтын табыптыр. Ак кәгазьләргә салыптыр.
Гыйшык та тоту гаеп түгел,— йосыф-Зөләйхадин калыптыр.
Укый торган китабымның Бит кенә саен фасылы. Безнең жанкәйне сорасаңыз — йосыф-Зөләйханен нәселе.
Чыктым былбыл тотарга. Былбылым очты Бохарга. Сыйфатың язып алыр идем Күз алдымда гына тотарга.
Җефәктин түмә түәрмен, Хак бирсә лә жефэк киярмен. Ходай ла язып ала калсам.
Яшь угландин артык сүәрмеи.
Һилалә охшый кашларын.
Инҗүя охшый дешләрең..’ Алла разый булсын, жанк-ем.
Мин дигәнчә булган эшләрең.
һавадин очкан аккошның Тамагы ла туймый сайрамый Шушы авылларда бер матур бар — Никах укымыйча ярамый!
1 Талиб— шәкерт, студент.
1 Бу ике юл <Посыф кнтабы»ннан ү»Г9ртеп алынган. Һилал — ай. иижү - »иже.