Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Музей ачтым
Мин өр-яңа музей ачтым.
Анда
Фатих Кәрим язган каләм бар. Мин өр-яңа музей ачтым.
Анда
Кутуй кайта дигән хәбәр бар.
Минем музеемда Мәмәйләрдән, Алишлардан яңа хатлар бар.
Анда Җәлил ярсып шигырь укый!.. Янында...
Аның башын кискән балта бар.
Музеемда канәфер чәчәкләре, кашкарыйлар, кыргый гөләпләр, ядрә тишеп үткән йөрәкләр бар, үтерелгән жырлар, теләкләр...
Музеемда •— каен тузы түгел, Кеше яна торган мичләр бар. һәм солдатлар сөйгән хатыннарын Соңгы тапкыр кочкан кичләр бар. Ярсу хисләр, бетмәс үчләр бар!..
фәннур Сафин
Сугыш кырын ташлап качканнар бар,— Корбаннарны таптап чапканнар...
Шулар бит ул якын туганнарын Мәрхәмәтсез килеш сатканнар...
Бу дөньяда һаман яши әле Намус сатып көн итүчеләр.. ...Яна музей ачтым йөрәгемдә... Килегез сез аңа, Кешеләр!
Юлда
Идел елга ул кич ачуланды, дулкыннары бәрде түшемә... ...Ярда, төнге учак җылысында, акчарлаклар керде төшемә...
Күзләремне ачсам: җил басылган, давыл тынган, алсу таң аткан. Юлга дәшкән кебек, акчарлаклар тавыш бирә миңа ерактан.
Ә дулкыннар, инде пышылдашып, ялый комда яткан ишкәкне. Учагыма талгын җил җан өрә, иңбашыма салам бишмәтне...
Учагыма чыбык өстим дә мин, җан җылысы алам, хәл җыям. Барыр юллар шундый озын әле, җитәсе җир — ерак океан!.
Һаман шулай...
Кызыктырып йөргән кызлар инде хатын булган.
Тин парлары белән атлый алар яныбыздан...
Күрше өйдә челтәр бәйли һаман бер тол хатын.
Ай нурын җеп иткән.
Җебе — алтын, йөрәк — ялкын!..
Яшь кызларның кисеп бәгырьләрен телем телем, гармун сөйли гашыйк егетләрнең йөрәк серен.
t «к. у ■
97
Тик без сөйгән яшьтәш кызлар гына әни булган;
нәниләре белән горур атлый яныбыздан...
Бер елганың ике ярында
Кайгыларым ташлыйм, диеп, ялгыш, бәхетемне суга салганмын... һәм күперсез елга ярында мин көймә көтеп ялгыз калганмын.
Сак белән Сок кебек кычкырабыз бер елганың ике ярында.
Синең якка карап искә алам үткәннәрнең барын-барын да...
Көймә чакырып күпме сызгырсам да, үткән көннәр кайтмый бит инде...
Әмма минем уйчан күңелемә алар әле кайтыр шикелле!...
Карт атменәр
Эх...
үләннәр кибә икән, көзләр дә килә икән. Үзәндәге яшь тайларга инде кем менәр икән?
Пар атларның чанасында ера-ера карларны, ал таңнарның каршысына чабасылар бар әле, чабасылар бар!..
Эх...
үләннәр бетә икән — инде көз җитә икән. Тик шунысы бик кызганыч: гомер тиз үтә