Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Минутлар...
Сорашып йөрмиләр тукталып: Эшлисе эшләрең беткәнме? — Минутлар үтәләр.
Минутлар
Көтмиләр син куып житкәнне.
Замана үрләре бик текә, Бик кыен үтәсе юллары. Үтәләр.
Менәләр үрләргә
Илемнең гап-гади уллары.
«Калмыйммы, дип, артка дуслардан?» — Ашкынам, ярсынам көн дә мин. Үч итеп тавына, ташына.
Барсына! —
Үрмәлим югары, үрмәлим.
Йөрәгем,
Көнләш син барысыннан.
Ашкын да гел алга алып бар.
Китмәсен,
Үтмәсен заяга
Минутлар,
Кадерле вакытлар!..
Ашыгам сиңа т
Сине күргән көннән бирле.
Иркәм,
Аллаларга ышана башладым,—
һаман саен
Фәрештәләр белән
Әйләнә бит газиз башларым.
Оҗмахтагы
Кәүсәр чишмәсеннән
Авыз иткәнсеңдер син дә бер.
Фәрештәләр җирдә йөри алгач. Валлаһи дим,
Алласы да аның җирдәдер!..
2
Кич җиттеме,
Ашыгам синен янга,
Шуклык көтеп синнән, шаяннан.
Тәрәзәгез селкә ал яулыгын
Мине танып
Әллә каяннан
Качма әле төннен кочагына
Үзен белән алып серләрен. Барыбер табам — компас угы сыман йөрәгемне тарта йөрәген
...Кайсыгыз анда туйган яшәүдән?— Тыгыз уйлардан, мәшәкатьләрдән. Тыйгысызлыктан, кыен эшләрдән һәм тирләп-пешеп, янып эшләүдән?
Кайсыгыз анда туйган сөюдән.
Башкалар өчен янып-көюдән.
Мәхәббәт хисен тун-кырау алган, һәм йөрәкләре гел бушап калган?..
Кайсыгыз анда туйган барысыннан Кошлар җырыннан, чишмә тавышыннан, Якын дустыннан, елмаюлардан, Ж,ил-давыллардан. ерак юллардан?..
Килегез әле минем яныма!..
Килегез әле минем яныма, Ятыгыз әле минем урыныма. Бирегез мина аяк-кул гына! —
Сөю ташыган йөрәге белән, һәр җанга изге теләге белән, Эшкә сусаган беләге белән Бу Кеше торып чыксын дөньяга:
Ул гына ачар серләр бар җирдә. Ул гына чәчәр гөлләр бар җирдә,— Серләрен ачсын, гөлләрен чәчсен,— Кайсыгыз анда туйган яшәүдән?..
Син мина яхшылык эшләдең бер заман.
Ник шуны яңартып сөйлисең син һаман? —
Күклемдә шаулаган рәхмәт хисләрем Инде бит югалта башлады төсләрен.
Афәтнен иң зурын җиңештең — мин беләм, Тик шушы ярдәмен алганга үкенәм...
Элегия
Сагышларым — сары яфрак, Төште җиргә.
Кайгыларым — кара яфрак, Очты җилгә.
Шатлык дигән яшел яфрак
Күрен мәсә,
Нишләр йөрәк —шәрә ботак. Шәрә кәүсә?..
Ишәк
Ишәк беркөнне мактанган ди Кәҗәгә:
— Поэзиядә кем тиң минем дәрәҗәгә — Алардан башка да яшим мин үлгәнче, Ә минсез вәт яшәсен ник бер мәсәлче...