Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Бәрәңге турында Александр Георгиевич Лорхка Бер карасан — сугыш чоры Сагынырлык еллармы. Бигрәк тә мәзәккә урын Табылырлык еллармы? Мәзәк иде бу, ә чыны Башкача килеп чыкты — Дошманнар элмәккә керде, Бәрәнге җиңеп чыкты! Хәвеф-хәтәрне ул көннәр. Әйе. аз китермәде, Әмма иңне иңдерсә дә. Башларны илермәде! ...Яз иде. көннәр җылынган, Юрганны илтеп саттык... һәм ниндидер бер «лорх» дигән Бәрәңге алып кайттык. Кайгылар кара булсалар, Өметләр якты иде, Үткәннәр юк та, киләчәк Гел безнең яклы иде! (Юрганга карап аякны Сузасылар калмады! Аякларны суза идек — Шул бәрәңге ялгады...) Ипи эләкмәгән икән, Бәрәнге тиде әзрәк, Бәрәңге беткән чакта да Бетмәде бездә мәзәк! Ж.нр тулып уңды яна сорт. Бик тиз таралды даны Соңрак белдем мәгълүм галим Лорх тапкан икән аны. «Бу дөньяны авыр диләр, Кем күтәреп караган!» Шулай дидек, ә бәрәнге. Имеш, болай җырлаган Лорх бабайның иҗатына Бик күбебез бурычлы Шул җимешкә тоташкан бит Шигьремнен дә бер очы.
«Иртә дә мин.
Кич тә мин. Учакта мин. Мичтә мин. Чыдый алмыйм һич тә мин...» Гадилектә ул да шунын Кебегрәк булсын нде. Халыкка шул бәрәнгедәй Гел кирәк булсын нде!
Тормыш тозы
Гадәти күк тоелса да Болай карап торышка — Ансыз яшәп булмый торган Нәрсәләр бар тормышта.
— Икмәк! — диярләр хатыннар,
— Су!— диярләр яшь кызлар.
— Икмәк белән су... — диярләр Дуадаклар-ярсызлар.
Өйләнгәннәр:—Хатын, — дияр, Бездәйләр: — Кыз! — диярләр. Башкалар ни диярләрдер. Бабайлар:—Тоз...— диярләр.
Тормыш әйбәт, имин була һәрвакыт ул барында.
Күрдек аның юк чагын да Без сугыш елларында.
Тормыш тозы нидәлеген Белдек шул вакытларда,
Тоздан агарды аркалар Тылда һәм окопларда.
Сез күрмәдегез, димим мин, Бик житкән без күргән дә, Тик әчесен онытмагыз Тәмнәр татып йөргәндә.
Аңла син ул заманны да, Тозсыз сүздән арала, Кайчагында тозсыз сүз дә Тоз сала бит ярага...
һәр кешенең тозы була, Була, ягъни, мәгънәсе, Сер түгел, тозсыз да була Кайбер хода бәндәсе...
Ә тормыш —тозлы тир түккән Жир уллары кулында.
Җирдә ин кирәк тә шулар — Сүземнең тозы шунда!
Кайчак шигырь Кинәт күктән Иңгән төсле — Карыйм, минем Катнаш бармы Дигән төсле...
Ачу җиле, Моң җилендә Кайчак килә;
Тешне кысып Үкси кайчак... Кайчак көлә.
Ә кайчакта Буй җитмәслек Биек тора.
Миңа чаклы Үсәсең бар, Диеп тора.
Үсә дә китә Бала дигәнең — Быелга кысан Былтыр кигәне.
Тормышка шигырь Өлгесе кисәм,
Үскән дә киткән Киертим дисәм!
Тагын соңардык, Ах, колак кактык;
Кинәнеп йөри
Ялангач хаклык...
Күнегелгән, белгән танышлардан, Кабатланып беткән сүзләрдән Аерылып мин сәфәргә чыгам — Күңел офыкларын үзгәртәм.
Яна жирләр күзгә тансык була, Яна кешеләр тансык күңелгә. Янага бит текәп карала да, Яналата ачык күренә...
Гомердә бер әле очрашсак та. Гомерлеккә танып китәбез, йөрәкләрдә яңа карашларның Кояшларын алып китәбез.
Кара юллар була, ак юллар, Кара еллар була, ак еллар. Туры юллар, туры еллардан Әйдәп бара кыю акыллар.
Туры еллар, туры юллардан Себереп түгеп барлык ваклыкны. Күтәрәләр ялкын-байрактай Гасырларда янар хаклыкны!
Борчулар йөрәкне таласа. Күңелне шом үртәп торганда, Тынычлык табам мин урамда, Үзгәрәм дә куям мин анда.
Күтәрәм күземне түбәннән, Текәләм наратлар башына; Югала минутлык йомшаклык Йөз еллык сабырлык каршында...
Артык имин көн кичермим микән? — Булды шулай уйлап пошканым. Кагылмый күк чорның тыгыз җиле. Юк та бугай хәтта дошманым?..
Туры сүзне ярып әйткән идем, Җайланды да китте тормышлар — Минем дә бар шәхси дошманнарым. Явып кына тора орышлар)
Әмер булсын иде, шигырьне тик Ташка гына чокып язарга. Буш сүз төзүчеләр бетәр иде! һай, бер ш)ны сынап карарга)
Җәй әле, җәй кебек, кай ара Изрәткән эсселек сүрелде? Офыкта — тасмадай, Урманда тәңкәдәй Сары төс күренде.
Җәй әле, җәй дисең, көннәр бар!.. Ә үзең сагаеп күзлисең.
Кинәттән күңелдә тоясың — Көз төсен, көз исен, көз хисен...
Җәйнең соңгы көне... Кояш, җылы. Гап-гадәти бер көн күк тыштан,— Көтмәгәндә яулап алыр өчен Сары яфракларга көз поскан...
Күбәләкләр, наян күбәләкләр Сөенә-сөенә уйнап очалар. Үзләренең соңгы бәйрәмнәре Икәнлеген белми ич алар...
Язын сирень, шомырт чәчәге, Көзен әгәр миләш очраса. Ах-вах килеп кеше ташлана, Сындыра да төйи кочакка.
Ботарланып, бик тиз таланып. Әрәм була, күпме ямь бетә. ...Яратмаса кеше читләп үтә. Яратканын күбрәк рәнҗетә...
Елмайдың да киттең һәм оныттың—* Күңелеңдә синең калмамын. Шуңа күрә гамьсез булырга да Тырышып мин шактый карадым.
Кабат-кабат төшмә исләремә, Кузгатырга мине ярамый;
Син яшендәй тиз сүнәсең дә бит, Әкрен кабынып озак янам мин...
Тизрәк җитсен иде, диеп. Ял артыннан ялны көтеп. Яшибез без көннәр санап, Кыш артыннан язны көтеп.
Ашыктырабыз елларны. Шулай көтеп ала ала Ә үзебез офтанабыз: Гомерләр бит үтеп бара!
Үкенмәскә инде өйрәндем мин. Үкенүләрнең бармы файдасы? Тик икәүләп үткән урыннарны Күрергә бер килә кайтасы...
Ул чакларда тетрәндергән хисне Кичереп карыйм, диеп талпынам: Әмма шушы сонгы очрашуны Киләчәккә һаман калдырам...
Таныш түгел якка киләсең дә Таныш түгел кызлар күрәсең. Шулкадәрле нигә үз икән, дип. Сискәнәсең очрап берәрсе.
Сәерсенмәс кебек әйтсәң әгәр: «Кил. якынрак килеп күрен.. Дәш!» Карашларны көчкә аерып алам. Кала таныш түгел күнелдәш...
Текәлеп карыйм — көткәнем Юлымда күренер күк, Мәхәббәт тулы күңелем Чайкалып түгелер күк.
Ах. яшен оныткан йөрәк, йөри үзен юатып... Кызларны бүген яшьлегем — Улым кайтыр озатып.
Мин омтылган максат ерак иде, Гомергә дә барып җитмәслек.
...Ирештем дә дисәм, бурычы бар — Бер гомергә үтеп бетмәслек.
Күңелем ачык сина. дустым.— дидем,— Я. кер.
Бактың исә, үрмәләгән икән —
Маке р...