Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПУБЛИЦИСТИКА

Йомычка
— Диңгез кичтем. Давылларны жиңдем! Мин барын да
беләм тормышта! — Дип мактана кайчак Дулкын белән Ярга
чыккан гади йомычка.
Озынборын
Филләр бит ул безнең нәселдән.
Мактансаң да була. Урынлы.
Исбат кирәк? Рәхим итегез:
Фил дә. мин дә озын борынлы.
Карачкы
«Эшем тыгыз, эшем тынгысыз бик.
Поста торам төнен-көндезен;
Чөнки мин бит алыштыргысыз»,— дип, Карачкы да мактый ди
үзен.
Турылык
Турылыклы булды:
— Хужам үлсә,
Мин дә җирдән китәм,— диде ул. һәм үз сүзен жилгә
жибәрмәде...
— Кем? — дисезме?
Шәүлә иде ул.
Мин-минлек
Берәү юлда сарык куа.
Ә сарыгы уйлап бара: «Мин алдан юл күрсәтмәсәм, Кая
барсын бу бичара».
TRfl
Ике килми...
— Гомер ике килми бит ул. Мә. туган, син дә чөмер!
— Абзый, мина сала күрмә, Ике килми бит гомер.
Саран
Саран әйткән: «Бакчамнан чык. Җитәр, житәр!
Күп иснәсәк, чәчәкләрнең Исе бетәр».
Бала «гаебе»
ТынлыЙсын да хәйран каласын.
Уйлыйсын да гыйбрәт аласын: Хайваннар да кайчак, хайван,
диеп Әрли икән үзенең баласын!
Ике фикер
— Урман гүя уйга чумган.
Ниндн сафлык һәм нинди гын1 — Әйе, урман начар түгел.
Бер агачы — бер йөк утын.
Бүкән
— Бөгелмим мин. сыгылмыйм мин.
Давылда да е>ылмыйм мнн Кем бар шундый миннән бүтән?! —
Дип мактанып яши Бүкән.
Алтын сүз
— Сүзен — көмеш, эндәшмәвен — алтын .<
— Акыллы сүз тыңлау күнелле.
Тик ул алтын эндәшмәгән өчен Бирә торган ришвәт түгелме?
Битараф
Дөньялыкта беркем өчен Көймәде дә. пошмады да. Хәзер үзен
хәтерләргә Дусы да юк. дошманы да.