НИЧӘ «КАРА» БАР?
монимнарны (аваз-хәреф составы бер, мәгънәсе башка булган сүзләрне) белү — телнең нечкәлеген» төшенү дигән сүз. Мондый сүзләр бездә байтак.
Элегрәк, омонимнар барысы да бертуган кардәшләр, дигән фикер бар иде. Имеш, соңыннан гына бу сүзләр төрле мәгънә алганнар. Бу теория буенча фикер йөртсәң, егыла язу, яз (ел фасылы), язу язу, аяк язу дип әйткәндәге һәм башка язлар, имештер, бер чыганактан булып чыга. Бер автор хәтта Идел-Ител сүзе белән «итүине бер тамырдан дип чыкты.
Хәзер галимнәр омонимнарның килеп чыгышы хакында башкарак фикердә. Алар — төрле җирдә, төрле шартларда бер-берсен белмичә туган сүзләр.
Күп мәгънәле «кара» сүзен тикшереп карыйк. Безнеңчә, еш куллану ягыннан ул омонимнар арасында иң алда тора. Түбәндәге таблицага карагыз — нинди генә мәгънәләрдә кулланылмый бу сүз:
1. Иң әүвәл төсне аңлата:
Кара кашлы, кара күзле
Бала бәхетсез була.
(Борынгы халык җыры.)
2. Гади, простой мәгънәсендә:
Кара халык; кара эш; кара эшче; кара кул. Төрекләр суканы «кара сапан» диләр.
3. Явыз, шомлы, усал, шәфкатьсез дип әйтер җирдә:
Эче кара, тышы ак (усал кеше); кара йөз; кара уй; кара хәбәр; кара көз; кара кыш.
4. Бәхетсез мәгънәсендә:
Кара төн, кара язмыш.
5. «Күзгә-күз» очрашу, килү мәгънәсендәге «кара-каршы» сүзендә.
6. Зур, дәу. олы мәгънәсендә:
Каракош (бөркет); «Кара тау»; Каридел (Кама, Уфа иделләре); кара урман: кара яу (бик ишле яу); кара болыт.
7. Бөек дигән сүзне алмаштыра:
Кара диңгез; «Кара кором» (борынгы Себердәге империянең башкаласы); «Кара- ханнар» (тарихта ханнар династиясе); кара хан (бөек хан).
8. Чит кеше дигәндә:
«Кеше-кара белә күрмәсен» (Ә. Мирзаһитов. Гел бакчасы).
9. Сихер, бозымга бәйләнешле мәгънәдә:
Кара китап, кара китапчы. (Кара: С. Руденко. Башкортлар. 332 бит.)
10. Шикләнгәндә, шомланганда:
Алдың-артың шәйләп йөре, берәр кара-фәлән булмасын. (Кумертау районы Калта авылында ишеткән сүз.) Ягъни, яман хәлгә очрама.
11. Җирдән чыккан су — чишмә яки куп:
Кара су (кар суын «ак су» диләр. Урта Азиядә Кара су, Ак су исемле елгалар күп). Чишмәне күп җирдә «каран» дип әйтәләр. «Каран» — кара сүзенең борынгырак формасы.
О
12. Шәүлә урынына;
«Еракта бер кара күренде» (Ә Вели).
13. Яэу карасы мәгънәсендә:
Кызыл кара; яшел кара.
14. «Язу» дияр төште:
«Акка кара тешсо, алтын була» (мәкаль).
15. Җир дигән сүзне алмаштыра:
Яз җитте —карага бастык (ягъни, кара җиргә).
16. Карау, күз салу мәгънәсендә:
■Кара син алга!» (М. Гафури).
17. Багу, хәстәрлек күрсәтүне аңлата:
Бала карау; авыруны карау; карап үстерү.
18 Тою, белү мәгънәсендә:
Тәмләп чара; үзең кара анысын.
19. Искәрткән, янаган чакта:
Килеп кара! Эшләмирәк кара.
20. Чагыштыру ечеи:
«Аласына караганда сеңлесе чибәр бугай?» (Җыр.)
21. Игътибарга алу-алмауны аңлатып:
Аның сүзенә карама, эшеңдә бул. Аңа кара, ул ни әйтсә, шуны эшлә.
22. Буйсыну, кул астында торуны аңлатканда:
■Килем авылы халкы Тәфкилевләргә караган» (Д. Юлтый)'. Амурның уң яры Кытайга карар икән, сул ягы — безнеке.
23. Борын заманда «кара» эре терлек (сыер) һәм гомумән терлек-мал (ат, сыер, сарык һ. б.) мәгънәсендә кулланылган. Орхон-Енисей язмаларыннан Кижилиг-Хәбу эпитафиясендә;
Сездән, җирем, суым. ...Сездән, угланым. Сездән, агым, карам, Адырылдым,—
диелгән (ягъни, аерылдым).
Академик Радлов «агым» сүзен — елкым, «карам» сүзен —сыер кәгүем дип тәрҗемә иткен (икесе бергә байлыгы була). Филология докторы Җәлил Киекбаев әйтүенчә, аларның ягында. Табын башкортларында, терлек-туар диген тәшенчоне •мал-кара» диләр икән. «Карап сүзе шул мәгънәдә казакъ телендә до йори. «Колхоз- дың иеше карасы бар?» (Ягъни, «Колхозның ничә баш малы бар?»)
24. Әйбер, кыйммәт нәрсә мәгънәсендә
■Карап йөре, әйбер-караң югалмасын» (Хәниф Кәрим).
25. Начар, зшләнеп бетмәгән, таза түгел дигән мәгънәдә:
Каралама (әсәрнең тәүге, эшкәртелүе җитмәгән космосе).
26. Тоньяк мәгънәсендә:
Казан арты татарлары үзләренең ягын «ак як», е үзләреннән тоньякто мэря, удмурт арасында яшәгән татарлар ягын «кара як» дигәннәр (Татары Сродного Поволжья и Приуралья. Москоу. «Наука» нәшрияты. 1967. 40 бит).
Шулай итеп, хеэерго бу сүзнең 26 мәгънәсен таптык. Әмма сүз сорешсндо ««ара» да. «ак» та бер генә мәгънә алалар: «акка кара тешергон», ягъни язган кәшә дә. сой- яоүче до һәр сүзнең иң килешле урынын тоя.
Омонимнар телнең ярлылыгын күрсәтә дигән ялгыш сүз ишетергә туры кило. Ләкин, толлорәч уйласаң, алар телнең бик киң мемкиилекле. бай, үткен икәнен күрсәтәләр. Әгәр галимнәребез омонимнарның сүзлеген тезеп чыгарсалар, билгеле, мондый карашларга урын да калмас иде.
ЯОСЫФ ГӘР®И
' Бүздән районы Килем асылы крестьяннары помещик Тофкигевноң крепостнойлары булганнар. Д. Юлтый бу авылга барып, танышып, зур очерк азган иде.