КИТАБЕННАС ФИ ХАККЫЛХАВАС
ашкорт һәм татар халыкларының зур горурлану белен макталып телгә ала торган көчле шагыйре Шәйхзадә Бабич узенек «ыска гына иҗат гомерендә бай мирас калдырып китте Ул иҗат иткән күп санлы әсәрләр арасыннан үзенең әдәби һәм тарихи-иҗтимагый әһәмияте белән «Китабеннас фи хаккылха- •аса («Атаклы кешеләр турында китапя) диген зпигреммалар циклы аерылып тора. Үткен сүзле, очлы каләмле зур шагыйрьнең бу сатирик юллары шул замандагы «мил- "•» хадимнвг.әане — азучыларга, журналистларга, укытучыларга һәм башка җәмәгать зшлеклоләренә адресланган. Теге яки бу конкрет тарихи шәхестән «әлү белән бергә, «ларда шул чактагы татар пам башкорт халыкларының оеаль тормыш күре-.ешләне, андагы кызыклы һәм үзенчәлекле вакыйгалар да чагылып калган.
* Дана — данлыклы кеше.
Б
Ләкин мәсьәләнең бер кыен ягы бер. Ш Бабичның теге яки бу эпиграммасы кем турында, нинди вакыйга уңае белен язылган?.. Бүгенге укучыларның күбесе ана шулерны белми. Нәтиҗәдә эпиграммаларның көлдерү көче кирәк ноктага барып җитмәскә, алерны укудан алган тәэсир нык кимергә мөмкин. Берьяктан, шуны игътибарга алып, икенче яктан, ул чордагы кешеләр, аларның кем булулары, кайда, ни эшләүләре онытылып, еллар тузаны астында күмелеп калу ихтималын күздә тотып, ул эпиграммаларга кыскама аңлатмалар биреп калдыруны үземнең бурычым дип санадым.
Мондый зур язманы журнал битләрендә тулысынча бастыру мөмкин булмаганга, монда бер төркем аеруча кызыклы яки бүгенге укучыларга бөтенләй таныш булмаган кайбер исемнәр белән генә чикләнергә туры килде.
МӘХМҮД ҺАДИ.
Өхмәдел әрманчи. урманга ник бер бармыйсың!
Кен буе кырда ятып, буп-бушка чыпчык аулыйсың.
Әхмәт Шәрәфетдин улы Урманчиев—татар халкының уяну чорында мәйданга чыгып шактый роль уйнаган мәгърифәтчеләрнең берсе. Ул Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Фатих Әмирханнарны якыннан белгән кеше, «Ялт-йолт» исемле көлке журналының мөхәррире һәм нашире.
Габдулла Тукай исән чакта «Ялт-йолт» укучыларның тирән мәхәббәтен казанган иң көчле сатира-юмор журналы була. Әмма ул үлгәннән соң, бигрәк тә 1915—1916 елларда, журнал үзенең әһәмиятен югалтыр дәрәҗәдә вакланып кала. Ш. Бабич Әхмәт Урманчиевның, чын «көлке урманына» барырга иренүеннән, җыен вак-төяк нәрсәләр язып, чыпчык аулап ятуыннан көлә.
Техфөтуплин җырчы, бакыручы, амефәссир кибрия»!
Үпкәләсәң үпкә ашарсың: һәммә эшләрең рия!-
Бу эпиграммада сүз Камил Мотыйгый турында бара. Мөхәммәтквмил Мотыйгулла улы Төхфәтуллин 1884 елда Уральск шәһәрендә мулла гаиләсендә туган. Гарәбстанда укып кайтканнан соң, Уральскида «Әлгасрел җәдит» һәм «Уклар» исемле журналлар. «Фикер» исемле газета чыгара. Камил Мотыйгыйның яхшы ук көчле тавышы бар иде. Ул — татар һәм башкорт җырларын сәхнәгә күтәргән кешеләрнең берсе.
Биредә шуны да әйтми үтеп булмый: үзенең холкы, кыланышлары белән ул фельетончыларга, көлке журналларына иң куп азык биргән кеше. Әйтик, үз эшен әйбәт кенә башкарып килгәндә, тота да концертлар биреп йөри башлый, ул да түгел, рестораннарга кереп җырлый, циркта көрәшче булып эшли, мәчетләрдә корьән укый. Г. Тукайның «Сибгатуллин» исемле сатирик шигыре дә аның кыланышларын күздә ютып язылган.
Әлҗәлапев чын вакыйф булды әсирлек хапенә.
Ул, ахырсы, тончыгып үләр фәган вә зарына.
Эпиграммада сүз заманында, бик күп көлке нәрсәләр язып, шагыйрь исемен күтәреп йөргән Вакыйф Җәлал турында бара. Байлыгына кызыгып, Казандагы Апанаева диген бер бай чарчыкка өйләнде. Шуның аркасында Г. Тукай каләменә эләкте:
Күңелләр саф чагында шәп. матур кыз сайлыйлар анлар: «Булыр безнең хатын, бупса, йөзе айдай».—диләр анлар. Әгәр басса дөнья һәм муеннарда бурыч тулса. Убырлы карчыгыңны да алырлар, акчасы булса.
Ш. Бабич эпиграммасындагы «Вакыйф булды әсирлек халене» диген юллар шул ук нәрсәгә и шара итә.
Дәрдмәид, дәрт ШӘП чагында «Дәрдмәид» дип алдың ат. Исте җилләр.., күчте комнар... бетте дәрман, сүнде дәрт.
Сүз татарның мәшһүр шагыйре Дәрдмәид турында бара. Заманында вакытлы матбугатта басылган шигырьләрен укучылар кызыксынып, дәрт һәм рухлану балан укыйлар иде. Ләкин революциядән соң никтер качле әсәрләр бирә алмады. Ш. Бабич Дәрдмәиднең шул чорда ук сүрелә башлавына ишарәли.
Шарлатан Шакир юрист, ай-һай, горурлы фиргавен!
Фиргавеннар бик күбәйде, тәңрем, үзең бир гавеи._
Шакир Зариф улы Мехеммәдьяров (1883—1967) — Тукай Петербургка баргаи чакта аны җитәкләп докторларга йөрткән иеше. 1910 елда башкалада университет бета- pen юрист булып эшли. «Таң», «Мәхбир», «Әхбәр», «Йолдыз» һем «Вакыт» газеталарына языша, милли хәрәкәтнең уң флангысында барган журналист була.
Революциягә чаклы Ш. Мехеммәдьяров Оренбургта губернатор канцеляриясенде чиновник булып та эшләп йергән. Күрәсең, үзен эрә тоткандыр. Ш. Бабичның бу эпиграммасы шул уңай белән язылган булыр.
Революциядән соң Ш. Мехеммәдьяров Эчке эшләр министрлы, ында укытучы булып эшләде. Язган әсәрләре бар.
Юк. сафа бетте, Сафа менгәч татарның тәэтеиә, Якты күрмәссең, татар. Иблис текергәч бонаңа!..
Сафа заманында зур түрәләрнең берсе иде. Соңыннан әтисе Гатаулла Баязитов тарафыннан чыгарыла башлаган «Нур» газетасының мехәррира булды. Революция алдыннан Богенроссия меселманнарының рухани башлыгы — мефти итеп куелды. Ш. Бабичның бу эпиграммасы Сафа Баязитов мефти булгач язылган.
Сафа һәм аның Петербургтагы иптәшләре карагруһлар идеологиясен таратучы «Сыйраты мостәяыйм» исемле реакцион оешма тезеделәр. Дәүләт думасының уйга якын депутаты, «Аң» журналының 1914 елгы 5 санына протест хаты язып, ул җәмгыятьнең кара йеэен фаш итте.
Революциядән соң табылган архив документлары буенча Сафа Баязиювның про вокатор булганлыгы беленде.