Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫКНЫҢ КҮҢЕЛ КӨЗГЕСЕ


ездә халык иҗаты җыентыклары еш чыгып тора. Сугыштан соңгы елларда гына да 30 дан артык яңа китап дөнья күргән. Шул китапларның барысын бергә җыеп, бер-бер артлы карый башласаң, күңелдә герле сораулар туа. Халык иҗаты әсәрләрен ничек чыгарырга! Дларны төзәтергә, ничек тә булса үзгәртергә яки редакцияләргә ярыймы! Халык иҗаты әсәрләре тупланган җыентык нинди булырга тиеш!..
Төп мәсьәләгә керешкәнче башта фольклор җыентыкларының төрләре турында бер-ике сүз әйтеп үтәргә кирәктер кебек. Алар гадәттә өч төркемгә бүленеп йөртеләләр: фәнни җыентыклар, фәнни-популяр һәм популяр җыентыклар. Популяр китаплар нигездә балалар, укучы яшьләр өчен чыгарыла. Мондый җыентыкларда махсус кереш сүз яки киң аңлатмалар бирү мәҗбүри түгел. Әмма күләме белән зур булмаган, күңелне тартырлык һәм балаларга да аңлаешлы итеп язылган кереш сүз комачауламый, әлбәттә. Элегрәк балалар өчен төзелгән халык иҗаты җыентыклары ешрак чыга торган иде. Гомәр ага Баширов белән Хәмит ага Ярми тарафыннан төзелгән «Татар халык әкиятләре» (1949), «Гөлчәчәк (1947)', Афзал ага Шамов белән Хәмит ага Ярминең «Халык җырлары» (1948), Г. Төх-
1 Бу китап соңыннан рус, украин һәм кытай телләрендә дә басылып чыкты.
Фольклор җыентыкларын төзу һәм матбугатка чыгару мәсьәләләренә карата
фәт төзегән «СССР халыклары әкиятләре» (1953) әнә шул хакта сөйли.
Соңгы елларда исә балаларга багышланган фольклор җыентыклары сирәгрәк күренә башлады. Халыкның күңел көзгесенә балачактан ук ихтирам, туган илгә һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә мондый җыентыклар искиткеч зур роль уйный. Шуңа күрә киләчәктә аларны ешрак һәм күбрәк чыгару турында уйлашырга кирәк.
Фольклор китапларының кайберсе по-пуляр һәм фәнни-популяр җыентыкларның һәр икесенә хас сыйфатларны берләштерә. Мәсәлән, 1967 елда Нәкый ага Исәнбәтнең «Нәниләр шатлана» дигән кктабы чыкты. Ул кече яшьтәге мәктәп балалары өчен тезелгән. Ләкин анда «Уеннар турында» дигән тирән эчтәлекле, чын мәгьнәсендә фәнни кереш мәкалә, уеннарның кайберсенә карата төрле характердагы киң аңлатмалар бирелгән. Аннан соң китапта, кече яшьтәге мәктәп балалары арасында таралган уеннар һәм такмак-такмазалар белән бергә, яшүсмерләр, яшь егетләр һәм кызлар арасында таралган җырлар һәм такмаклар да китерелгән. Шулай булгач, бу басманы без популяр җыентык дисәк тә. фәнни-популяр китап дисәк тә, ялгышмыйбыз. Күптән түгел Н. Исәнбәт «Балалар дөньясы» исемле тагын бер китап чыгарды.
Фольклор китаплары арасында чагыш-тырмача киң таралганы — фәнни-популяр җыентыклар. Мондыйлар рәтенә Гомәр ага Бәшировның «Туксан тугыз мәзәк» (1960)
Б
һем «Мен Да бер мәзәк» (1963). Хәмит ага Ярми тарафыннан тезелгән «Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре» (1960). Абдул- аа ага Әхмәт чыгарган «Хуҗа Насретдин мәзәкләре» (1962 һәм 1966 еллар) кебек «италларны кертергә мемкин. Мондый җыентыкларда киң фәнни аңлатмалар бу- яуы шулай ук мәҗбүри тугел. Ләкин китапка кергән әсәрләрнең чыганаклары күрсәтелергә тиеш. Фәнни-популяр җыентыкларда кереш мәкаләләр дә була. Алар жанрның тарихын һәм теориясен терле яклап ачыклауны дәгъва итми. Шулай да китапка кергән әсәрләрнең кайбер үзенчәлекләре, соңгы заманнарда, бигрәк тә безнең кемнәрдә яшәү формалары, тәрбияви әһәмияте һәм эстетик кыйммәте турында җитди мәгълүматлар булуы мемкин.
Соңгы елларда донья күргән фольклор китаплары арасында теп урынны фәнни җы-ентыклар алып тора. Аларның иң матур үрнәкләре тесендә Нәкый ага Исәнбәтнең ■Татар халык мәкальләре»н (1959, 1963 һәм 1967 еллар) яки Ильбарис Нәдировның «Татар халык җырлары»и (1963) күрсәтергә мемкин.
Фәнни җыентыклар турында сүз барганда нигә соң бу ике җыентык кына үрнәк итеп әлыиды әле! Бу сорауга, кыска гына ител, түбәндәгечә җавап бирергә мемкин; күрсәтелгән ике җыентык безнең кеннәрдэ әзерләнгән фольклор китапларына куела торган таләпләргә тулысыича җавап бирәләр. Кайбер аермалары булуга карамастан, әлеге җыентыкларның икесе дә бүгенге фольклор фәне казанышлары, халык иҗаты әсәрләрен бастырып чыгаруның чын фәнни принциплары нигезендә тезелгән. Хотта бу китапларны соңгы елларда чыккан җыентыкларның иң яхшылары ди- сем дә ялгышмам кебек.
«Татар халык мәкальләре» белән «Татар халык җырлары» — икесе ике типтагы гңыентык. Бу аларның аерым бүлекләренә игътибар иткәндә ук күзгә ташлана. «Татар халык җырларымның ахырында «Искәрмәләр» дигән махсус бүлек урнаштырылган. «Татар халык мәкальләре»ндә исә мондый бүлек юк. Андагы аңлатмалар аерым мәкальләр белән рәттән урнаштырылган. Гомум фольклор фәнендә аерым әсәрләр- т« бирелгән аңлатмаларны, махсус бүлек итеп бер тирәгә туплап, җыентыкның ахырында урнаштыру кулайрак санала. Әмма Исәнбәт томнарындагы искәрмәләрнең >ч- телогене, никадәр тирән һәм киң булуына мгынбар итсәк, аларның «бармак башыдай
ДУСЛАРЧА ШАЯРУ
А Шамуковка
Салих Батталга
Н. АРСЛАНОВ иинграммвсы.
вак» әсәрләр белән бәйләнгәнлеген дә истә тотсак, тезүче, һичшиксез, дөрес юл сайлаган дип әйтәсе килә. Өстәвенә, аңлатмаларның мәкальләр белән рәттән урнаштырылуы китапны укуны, аның искиткеч бай һәм катлаулы эчтәлеген үзләштерүне җиңеләйтә.
Инде әйтелгәнчә, соңгы елларда басылып чыккан фольклор китапларының гомуми саны шактый. Һәрбер фольклор китабы турында махсус сейләү зур урын таләп итәр иде. Шуңа күрә биредә гадәттә фольклор китапларында очрый торган төп бүлекләргә генә тукталу отышлырак булыр шикелле.
Фәнни җыентыклар гадәттә еч бүлектән тора: кереш мәкалә, халык иҗаты әсәрләре тупланган топ бүлек һәм искәрмәләр яки аңлатмалар. Бу бүлекләргә безнең көннәрдә нинди таләпләр куела] Фольклор җыентыклары бу таләпләргә ничек җавап бирә!..
Сүзне кереш мәкаләдән башлыйк. Аның күләме гадәттә яхшы ук зур була. Фәнни тирәнлеге дә шуңа беркадәр тәңгәл булырга тиеш, әлбәттә, һәрхәлдә, кереш мәкаләдә китапка кергән материалның асыл сыйфаты, эстетик әһәмияте тикшерелә. Әгәр җыентык аерым бер жанрга гына багышланган булса, аның специфик үзенчәлекләрен һәм тарихын ачыклау да таләп ителә. Мөмкин дәрәҗәдә, билгеле. Менә шул принциплар ноктасыннан карап, яңадан Н. Исәнбәтнең мәкаль томнарына һәм И. На- дировнын җырлар җыентыгына игътибар итик. Нәкый аганың «Мәкальләребез турында» дигән хезмәтендә теоретик яктан җен-текләп тикшерелгән төп мәсьәләләрне санап үтү генә дә аның никадәр киң мәгънәле булуын күрсәтә (жанрның билгеләмәсе; идея эчтәлеге; алынмачылык, ягъни мәкальләрнең бер халыктан икенче халыкка күчеп йөрүе; мәкальләрне төрләргә бүлү; татар халык мәкальләренең кипеп чыгышы; тарихы; милли үзенчәлекләре; безнең мәкальләрне җыю һәм өйрәнү тарихы һ. 6.J. Нәкый ага тарафыннан чыгарылган башка җыентыклар һәм аларның керешләре дә фольклорчылар алдына яңа җитди проблемалар куя. Чөнки алар кирәк дәрәҗәдә киң һәм фәнни яктан тирән язылган. 1941 елда басылып чыккан «Табышмаклар» бе-лән «Балалар фольклорывн, 1967 елда дөнья күргән «Нәниләр шатлана» һәм 1970 елда чыккан «Татар халык табышмаклары» ки-тапларын искә төшерик. Шуглй ук И. На- дировның «Татар халык җырларыина һәм X. Гатина төзегән «Татар халкының җырлы- биюле уеннарыана (1968) язган кереш мәкаләләрендә халык җырларының төп тар. ләре, тарихи усеш-үзгәреш процессы, шигъ- < ри үзенчәлекләре турында киң мәгълүмат- < лар бирелгән, җитди фәнни фикерләр әйтелгән.
Әмма соңгы еллардагы фольклор ки-тапларының кайберсендә урнаштырылган i керешләр безнең заман фольклор фәне та-ләпләреннән шактый түбән тора. Мисалга 1964 елда Мәскәүдә басылып чыккан «Татар халык кәйләре» исемле музыкаль җыентыкны алырга мөмкин. Бу китапның кереше бөтенсоюз укучысына татар халык җырларының асыл табигатен, шигъри гүзәллеген һәм матурлыгын күрсәтергә тиеш иде. Чынлыкта нәрсә килеп чыккан соң! Иң элек, җыентыкның исеме дөрес түгел. Анда көйләр генә түгел, бәлки җырлар, ягъни халык лирикасы әсәрләренең көйләре дә, сүзләре дә урнаштырылган. Димәк, суз татар халык җырлары турында бара. Күләм ягыннан кереш мәкалә зур түгел. Аннан татар халык көйләре, аларның герләре турында кайбер кызыклы мәгълүматлар табарга мөмкин. Әмма, шуның белан бергә үк, мәкаләдә төрле бәхәсле фикерләр дә җитәрлек. Кереш сүздә, җыентык-ның төп өлеше әлегә кадәр беркайда да басылмаган материаллардан тора, дкп язылган. Чынлыкта исә китапта нибары биш-ун гына яңа җыр бар. Җыентыкның төп өлеше А. Ключарев, Җ. Фәйзи һәм башкаларның китапларында кабат-кабат басылган, «Уел», «Кара урман», «Галиябану» кебек, әллә кайчаннан бирле киң җәмәгатьчелеккә яхшы таныш җырлардан тора. Фәнни дөреслеккә туры килми торган мондый урыннарны бу мәкаләдән тагы да табарга мөмкин. Әйтик, кереш мәкалә авторы фикеренчә, революциягә кадәр татар халкында хор белән җырлау практикасы бөтенләй булмый, халык җырларын башкаруның бу яңа формасы тик революциядән соң гына тарала икән. И. Надиров үзенең бер мәкаләсендә бу фикернең дерес түгеллеген фактларга таянып исбат иткән иде инде («Совет әдәбияты» журналы. 1957 ел. 6 сан). Шуңа карамастан, объектив дөреслеккә туры кипмәгән фикер Мәскәүдә басылып чыккан китапта тагын бер тапкыр кабатланган, һәм ул татар халык лирикасының яшәү формалары турында бөтенләй ялгыш фикер уята. Чыннан да, татар халкының сабан туйларын, җыен бәйрәмнәрен, туйларны, аулак өйләрне, тула басу һәм каз өмәләрен, халкыбыз арасында киң таралган түгәрәк һәм әйлән-бәйлән уеннарын
ничек инде күмәк җырсыз күз алдына китерергә момкииП.
Кереш мәкаләдән соң гадәттә җыентыкның тол олеше — халык иҗаты әсәрләренең үтләреннән торган бүлеге башлана. Халык иҗаты җыентыкларын чын мәгънәсендә сәнгатьчә яңгыраган әсәрләрдән генә тетү эчен бездә бетен мемкиилекләр бар. һәм әнә шундый әсәрләр генә халык күңелемдә гасырлар буена яши, олы һәм урта буын вәкилләре аңа ата-бабалардан калган кыйммәтле мирас дип карый, бетен матурлыгын саклап яки тагы да камилләштереп, аны яшь буынга тапшыра. Нәкъ әнә шуңа күрә Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов кебек олы әдипләребез халык иҗатының гүзәллегенә сокланып караганнар. Халыкның күңел коэгесенә тирән ихтирам — безгә алардан калган васыять.
Соңгы елларда чыккай китапларның тол олеше татар халык иҗатының иң яхшы, чын мәгънәсендә матур әсәрләреннән тора. Кабатлап булса да әйтим: Нәкый ага Исәнбәт- моң мәкаль томнарына, табышмаклар һәм балалар фольклорына багышланган китапларына, Гомәр ага Бәширов белән Хәмит ага Ярмииең әкият җыентыкларына, Гомәр аганың мәзәк китапларына, Ильбарис Нади- ровның җырлар җыентыгына нигездә югары сыйфатлы әсәрләр тупланган. Бу китапларның һәркайсы татар фольклор фәне тарихында әһәмиятле роль уйнады һәм халык иҗатының иң матур үрнәкләрен яңадан халыкка таратырга ярдәм итте. Ниндидер сихри бер нечкә ия булган әкиятләр, кайгы хәсрәт дәрьясыдай бәетләр, гасырлар моңын туплаган җырлар үткен телле мә- зои-моселләр, хикмәтле мокаль әйтемнор һем шат күңелле такмак такмазалар — әлеге китаплардан боларның барысын да табарга момкин. Алар белән танышкач, халык шигъриятенә булган мәхәббәт һәм ихтирам хисең тагы да кочәя тагы да тирәнәя...
Саналган китаплардагы әсәрләр киң катлау укучыларга, фәнни һәм иҗади җәмәгатьчелеккә яхшы таныш булганга, мин аларга озак тукталып тормыйм, игътибарны фольклор китапларында очрый торган кайбер җитешсезпеилоргә юнәлтәсе килә Аерым очракларда без халык иҗаты әсәрлә-ренең әһәмиятенә. аларның эстетик кыйммәте һәм шигъри үзенчәлекләренә тиешле игътибар биреп җиткермибез шикелле. Шуңа иуро кайбер җыентыкларда әдәби актай иачар эшләнгән, түбен сыйфатлы
Марс Шабаевка
•дби-апа», әти, аии... Туганнарын соя Шабай Имеш, хәзер яза ди ул Шигъри роман «Абый-вабай».
Р. ВЭЛИЕВ эпиграммасы.
Галимҗан Латыйпка
Р. ВӘЛИКВ еоигреммасы
II. аК. У,» N &

әсәрләр урын ала. Мәсәлән, «Татар халык иҗаты» (1954 ел) антологиясендә «Чапай турында», «Ничек без утыз биш фашистны плен алдык» кебек истәлекләргә махсус бүлек бирелгән иде. Аларны хәтта совет чоры халык иҗатының яңа бер эпик жанры дип бәяләгәннәр иде. Яңа. мөстәкыйль жанр булгач, аңа исем дә кирәк бит инде. Анысы да табыла: сөйләк, имеш. 1954 елдан бирле уннан артык фольклор җыентыгы чыкты. Ә менә «яңа эпик жанр» дип игълан ителгән сөйләкләр халык тарафыннан кабул ителмәде һәм аларның соңгы җыентык-ларда, халык иҗаты әсәре буларак, басылганы да юк. Бу аңлашыла да. Үзенең төп сыйфатлары белән сөйләк фольклор әсәрләреннән ерак тора. Хәзер инде фольклорчылар мондый истәлекләрне мөстәкыйль әдәби әсәр дип тә исәпләмиләр.
Басылып чыккан бәетләр арасында да әдәби яктан шактый йомшаклары очрый. Үз вакытында берничә тапкыр тәнкыйть ителгән, шуңа карамастан, кат-кат басылып чыккан «Гаптиева бәете», шуннан әллә ни ерак тормаган «Сернокислотный цех бәете», «Балтай бәете» кебек әсәрләрне әнә шундыйлар рәтеннән санарга мөмкин.
Фольклор җыентыкларындагы аерым әсәрләрнең шактый йомшак, беркадәр ясалма булуы күзгә бәрелеп тора. Мәсәлән. «Татар халык иҗатыпнда басылган «Туды- кайлар» дигән туй җырында шундый юллар бар:
Ирең сиңа баш була. Аңа каршы сүз әйтмә; Каты-каты кыйнаса да, Туды кай лар, Аны һич тә рәнҗетмә.
Ирең булыр баш сиңа, Ә син хатын — муенсың, Яратмасаң да иреңдә тор, Тудыкайлар, Иреңә тик син буйсын.
Бу юллар кулга алмаслык начар түгел. Идея эчтәлеге дә ярыйсы гына. Шулай да вларда ниндидер ясалмалык сизелә, һәрхәлдә, үз тормышындагы зур вакыйга алдында торган кызга, әлеге җырдагыча, ямьсез киләчәк вәгъдә итү. элеккеге гаилә гормышының иң әшәке якларын гына күрсәтү шактый ясалма яңгырый, ышандырмый. Җырның теле, стиле дә ярыйсы ук кытыршы.
Шулай да. төрле характердагы җитешсез- лекләре, аерым кимчелекләре булуга ка-рамастан, соңгы елларда чыккан филологик җыентыклар тулаем уңай тәэсир калдыра, аларга кертелгән әсәрләр яхшы сайланган, тиешле дәрәҗәдә редакцияләнгән була. Ә менә музыкаль җыентыклар турында, кызганычка каршы, болай әйтеп булмый. Аларның байтагында без халык иҗаты әсәрләренә, конкрет әйткәндә, җыр һәм бәетләрнең текстларына искиткеч игътибарсызлык күрәбез. Музыкаль ягы, ягъни ноталары ярыйсы гына тезелгән җыентыкларның да текстларында күп төрле кимчелекләр очрый. Аларда таралган типик күренешләрнең берсе — җырның көен, музыкасын тулысымча урнаштырып, сүзләрен ярты-йор- ты килеш бирү. Әйтик, «Уел», «Нурия», «Галиябану» 4—5 куплеттан торган җырлар булса, җыентыкта аларның 1—2 куплеты гына урнаштырыла. Нәтиҗәдә бик күп җырларның текстлары өзек-өзек булып чыга. Киң таралган бу күренешкә аерым мисаллар китереп тормаска да мөмкин. Чөнки нинди генә музыкаль китапны алсаң та. мондый кимчелекләрне теләгән кадәр табарга мөмкин.
Шулай да музыкаль җыентыкларның теп кимчелеге бу түгел әле. Шундый өзекләр генә адәм рәтле булса да. шөкер итәргә ярар иде. Кызганычка каршы, болай түгел шул. Музыкаль җыентыклардагы җыр текстларының шактый өлеше примитив яңгырый. Югарыда телгә алынган 1964 елгы «Татар халык көйләре»ннән мондый җырларның үрнәкләрен байтак табарга мөмкин. Мәсәлән. күптән билгеле «Әтнә» җыры анда болай бирелгән:
Кактым-суктым ачылды, Тәңкәләре чәчелде. Эте чыкты өрмәгә. Кызы чыкты күрмәгә. Этен алдым пычакка. Кызын алдым кочакка.
Иң элек бу без аңлаган мәгънәдәге җыр түгел, ә такмаза. Беренче тапкыр ул 1875 елда Габор Балинтның Будапештта чыккан китабында бернинди исемсез басыла. Аның 1964 елдэ чыккан китапка «Әтнә» көе буларак керүе шактый сәер. Чөнки «Әтнә» революциягә кадәр туган җыр түгел, ә бәлки безнең заманның популяр җырларыннан берсе. Һәм аның сүзләре белән әлеге такмаза арасында бернинди уртаклык юк. Халык арасында таралган, күп мәртәбәләр басылып чыккан «Әтнә» көе түбәндәге сүзләр белән башлана:
Җырлыйк Этне көйләренә Җырчыларга таралсын; Мул уңышлар үстерүдә Безнең Әтнә дан алсын.
Моны әлеге җыентыктагы текстларны езерләуче 3. Хайруллина да бик яхшы белә. Ул тезегән «Халык җырлый» (1962) җыентыгында җырның сүзләре дәрес бирелми. Ә менә 1964 елгы «Татар халык койлә- реанә кайдандыр бөтенләй башка текст килеп карган. Яисә шул ук китаптан «Сәфәр» җырын алыйк:
Урам аша киртә үтә.
Киртә буе гел үсә шул.
Эшче, игенче гел бергә.
Аерыла алмый бер күрсә.
Строфаның идеясе матур. Биредә сүз эшче һәм крестьяннарның сыйнфый дуслыгы турында бара. Ләкин мондый боек идея турында халык болай ямьсез җырламый бит. Биредә исә «аерыла алмый бер иүрсә» тәгъбире халыкның мәхәббәт лирикасыннан алынып. социаль-политик характердагы җырга ябыштырылган. Аннан соң «урам аша үтә» торган киртәләр нинди авылларда була икән! — дип тә уйлап куясың... Әнә шундый примитив текст бо- тенсоюэ укучысына татар халык җыры дип тәкъдим ителә. Мондый мисаллар әлеге җывнтыкта, кызганычка каршы, аз түгел. Менә «Асиләсе, Василәсс» җырыннан бер куплет:
Авылларда тудыңмы.
Фабрикларда үстеңме!
Беләкләрең тимер кебек, Машиналар, динамолар. Станоклар техникасын Белер ечен үстеңме!
Хатын-кызлар турындагы җырлар «• лык лирикасының зур һәм гүзәл бер элешен тәшкил игә. Гадәттә, алар турында сүз баронда алма, чия, борллгее. тандугач. былбыл кебек нәфис сурәтләр, искиткеч ма- тур чагыштырулар, ягымлы сүзләр кулланыла. Биредәге «беләкләрең нмер кебек» чагыштыруы исә колакка ятмый, һәрхәлдә, •ндый кызлардан ераграк керүең хәерле... Кыскасы, әлеге җыентык белән танышып чыккач: «Кайдан килгәнсең мондый начар •Чырлар!» — дип аптырарга гына кала. Ан- дыйларны халык арасыннан табуы да җиңел «үтеп бит. Хәер, җыентыкның керешендә редактор А. Абдуллин бик җитди рәвештә: ■Җырларның теистлары музыка белгече
Рааил Файзуллинга
/ өлшат Зәйнашечага
10311.1 шкграммасы.
1OJH.1 аиыграмыасы
3. Ш. Хәйруллина тарафыннан тәкъдим ителде»,— дип яза. Шулай булгач, музыка белгеченнән филолог та булуны таләп итеп булмый инде. Тик җыентыкны төзүчеләр белән редактор гына моны истән чыгарганнар, күрәсең...
Югарыда конкрет әсәрләрне бәяләүдәге җитешсезлекләр күрсәтелде. Моннан кала, кайбер китапларда җыентыкны тезү принципларына, халык иҗаты әсәрләрен ур-наштыру тәртибенә караган кимчелекләр дә очрап куя. Соңгы елларда дөнья күргән җыентыклар арасында төрле принциплар нигезендә тезелгәннәре бар. И. Надиров- ның «Татар халык җырлары», мәсәлән, тематик принцип нигезендә төзелгән. «Борынгы татар әдәбияты»ндагы (1963) фольклор материаллары, хронологик тәртип буенча, аерым чорларга бүленеп бирелгән. Фольклор әсәрләренең күп төрләрен үз эченә алган «Татар халык иҗаты» китабының нигезендә жанрларга булу принцибы ята.
Халык иҗаты әсәрләрен жанрларга бүлү фольклор фәненең гомуми торышы, үсеш дәрәҗәсе белән бәйләнгән. Бездә исә татар халык иҗатының гомуми эчтәлеге, аның жанрлары, төрләре турында соңгы елларда нинди дә булса махсус мәкалә, җитди фәнни тикшеренү язылганы юк. Күрәсең, шуңа күрәдер кайвакыт бер жанрга караган җыентыкка бөтенләй икенче жанр әсәрләре кереп китә. Мәсәлән, узеннән-үзе җырлап торган «Тали», «Ташкай» кебек тарихи җырлар, лирик җыр икәнлеге шиксез булган «Ялчылар хәле» Хәмит ага Ярми төзегән «Бәетләр» китабына кереп киткән:
Алыста ла җирдән, әй, күренә Җемелдәгән Чаный күлкәе.
Кыйгылдашып очкан акчарлаклар Җемелдәгән күлнең гөлкәе.
(«Ялчылар хәле»)
Бик күптәннән бирле җыр булуы бәхәссез «Карьят батыр» 1964 елгы «Татар халык көйләрепндә бәетләр бүлегенә кергән. Шул ук китапта кулъязма поэзия йогынтысында туган, шуңа күрә халкыбызның традицион лирикасыннан шактый ерак торган агитацион-публицистик садалар (гимннар) исә тарихи җыр дип бирелгән. Мәзәк булуы шиксез әсәрләр еш кына әкиятләр рәтендә йөри. Андый әсәрләрне «Татар халык иҗа- ты»ннан да, әкият томнарыннан да табарга мөмкин. «Кәкрә каен терәткән», «Атланма, билен сындырырсың», «Үткен кияү» кебек әсәрләр Эдуард Касыймовның «Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре» (1962 ел] исемле китабында да. Гомәр ага Бәшировның «Меңдә бер мәзәк» җыентыгында да бар. Э. Касыймов аларны әкият дип исәпли, Г. Баширов исә мәзәкләр рәтенә кертә. Димәк, татар халык иҗатының жанрларын ачыклау, аларны момкин кадәр төгәл итеп төрләргә бүлү бүгенге фольклор фәненең мөһим практик бурычларыннан санала икән.
Фольклор китапларының күлчелеге те-матик классификация нигезендә төзелгән. Бу — безнең фольклор фәнендә халык иҗаты әсәрләрен билгеле бер тәртип белен урнаштыруның беркадәр камилләшкән ысулы.
Башка прнциплардан халык иҗаты әсәр-ләрен хронологик яктан икегә — Октябрьга кадәрге дәвергә һәм совет чорына бүлеп йөртү киң таралган. Октябрьга кадәрге чор дигәннән, бу бүлеккә гадәттә IX—X йөзләрдә барлыкка килүе ихтимал булган әсәрләр дә, XIX һәм XX йөз башында туган әсәрләр дә керә. Бу хронологиягә нигезләнгән җыентыкларда бик тә сәер күренешләр очраштыргалый. «Татар халык иҗаты» китабының беренче бүлегендә XX йөздәге әсәрләр, икенче бүлегендә исә X— XIX йөзләрдә туган әсәрләр урнаштырылган. Ягъни хронологик принцип киресенчә килеп чыккан. Фольклорчылар мондый принциптан акрынлап арыналар. Ә менә 3. Хәйруллина «Халык җырлыйпның 1962 елгы басмасында шул ук искергән принцип нигезендә эшләгән. Китапның баш өлешендә нигездә безнең заман, ягъни XX гасыр җырлары, ахырда борынгы җырлар урнаштырылган. Тагын мисалларга мөрәҗәгать итик. «Татар халык иҗаты» китабында мәкаль һәм әйтемнәр, табышмакларга багышланган бүлекләр совет чорына кергән. Таныша башлагач исә аларның нигездә традицион, ягъни революциягә кадәр туган әсәрләр булуы ачыклана. Төзүчеләр борынгы мәкаль, әйтем, табышмакларның совет чорында да яшәү фактына таянганнар, кү-рәсең. Әмма бу турыда искәрмәләрдә бер нәрсә дә әйтелмәгән. Хәтта, киресенчә, андагы әсәрләр нигездә революциягә кадәр чыккан китаплардан алынды дип язылган. Шул ук вакытта китапның «Октябрьга кадәрге чор» дигән өлешендә мәкаль, әйтем, табышмаклар бөтенләй юк. Әйтерсең алар безнең халык иҗатында революциягә кадәр гомумән булмаган.
Фольклор әсәрләрен хронологии тәртипкә салу шактый катлаулы зш. Чонки фольклор әсәрләре халык телендә гасырлар буе. мең еллар буе аши. Безнең заманда азыл алынган әсәрләрнең дә кайберсе моннан 2—3 йеэ, аии хәтта мең ел злек туган булуы момкии. Шуңа күрә халык иҗатының куп кенә борынгы әсәрләренең кайсы гасырда туганын билгеләп тә булмый. Шулай да бу юнәлештә аерым ззләнү- ләр бар. Мәсәлән. «Борынгы татар әдәбня- тыпидагы легенда, риааать һәм бәетләр билгеле чорларга С^ленеп урнаштырылган. Халыкның риваять һәм легендаларын башка телләрдән тәрҗемә итеп, әдәбиат китабына кертү никадәр нигезледер, мәсьәләнең бу агына мин кагылмыйм. Ә менә нишләп «Кыйссаи ике былбыл* белән «Нәүрүз бәете» VIII—XIII йезләр әдәбиатына кергән икән! — днп уйланырга урын бар. Бү әсәрләрдә сүз егетләр киеме киеп, мәдрәсәдә укыган һәм аннан чыгып китәргә мәҗбүр булган кызлар турында бара. Эчтәлеге агыннан алар XIX йезиең беренче артысыида туган «Җиде кыз бәете»нә бик акын. Бу бәеттә дә егетләр киеме киеп укырга кергән кызлар азмышы гәүдәләнә. Кыз икәнлекләре сизелгәч, алариы мәдрәсәдән куып чыгаралар. Димәк. «Нәүрүз бәете» VIII—XIII йезләрдә туган дисәк, әле Болгар чорында ук кызларга мәдрәсәдә укырга рохсәт ителмәгән булып чыга. Әмма археологик тикшеренүләргә һәм гарәп сәяхәтче- лоренең ламаларына караганда. Болгар социаль-политик актан прогрессив ил саналган. Уку-укыту хшләре дә анда шактый алга киткән булырга тиеш дип уйларга кирәк. Ислам диненең реакцион законнары Идел буенда нигездә XVII—XIX йезләрдә генә тирән тамыр җәа. Моңа кадәр исә ■Нәурүз бәетевидәге кебек реакцион күренешләр сәнгать әсәренә күчү дәрәҗәсенә җиткән типик хәл була алмый. Китапны тезүчеләр Ш. Мәрҗанинең Болгар чорында аНаүруэ воете» һәм «Шәһре Болгар га-зыйлары бәете» булуы турындагы сүзләренә таянганнар, күрәсең. Әмма, минемчә, Марҗаии XIX йоз азагында басылып чыккан •Ноүрүз бәете» турында түгел, ниндидер башка бер осәр хакында сойли булса кирәк.
Халык иҗаты җыентыклары арасында бернинди принципка, бернинди классификациягә нигезләнмәгәннәре дә бәр. Шундыйлар ротоне халык әкиятләреннән торган торло җыентыкларны кертергә момкии •ниятләрнең нигездә оч торкемге бүленүе
Зәкия Туфайловага
Союзга алынмаган. Зинһар, дип ялынмаган. Рецензия иүрмаган. Языгыз дип Аермаган. Унлап иитап авторы Нам ул, я, айт. туп-турыЛ
ЮЗИЛ епшраммасы.
Мәхмүт Хөсәенгә
ЮЗИЛ әпи раммаем.
күптән ачыкланган факт: хайваннар турындагы әкиятләр, тылсымлы һәм тормыш-көн- <үреш әкиятләре. Әкият томнары киләчәктә дә чыга торыр, һәм аларны әнә шул бүленеш нигезендә чыгару хәерлерәк булыр шикелле.
Халык иҗаты китабының тол өлешен алып торган әдәби текстлардан соң фәнни җыентыкларда (ә кайвакыт фәнни-популяр басмаларда да] «Искәрмәләр» яки «Аңлатмалар» бүлеге урнаштырыла. Аларның сыйфатын ачыклау өчен, югарыда телгә алынган кайбер китапларның соңгы битләрен актарып карыйк. «Аңлатмалар»да суз гадәттә әсәрне кайчан, кайда, кем язып алганлыгы яки иинди башка төр чыганактан (китап, кулъязма) алынганлыгы күрсәтелә. Бу мәгълүматлар нинди әсәрләрнең кайсы якларда һәм ничек таралганлыгын, татар халкының төрле этник төркемнәре фольк-лорының эчтәлеген, шигъри үзенчәлекләрен, аерым җырчы-әкиятчеләрнең репертуарын, татар фольклорының географик чикләрен ачыкларга ярдәм итә. Мондый искәрмәләрнең әһәмияте бәхәссез. Кайбер китапларның искәрмәләре югарыда телгә алынган мәгълүматлар белән генә дә чикләнми. Андый аңлатмаларда аерым әсәрләрнең үзенчәлекле сыйфатлары, барлыкка килү чоры, халыкның борынгы ышанулары һәм карашлары белән бәйләнеше, талантлы җырчы-әкиятчеләрнең репертуары, халык иҗаты әсәрләренең яшәү формалары турында киң мәгълүматлар бирелә. Бу очракта искәрмәләр яки аңлатмалар мөстә-кыйль әһәмияткә ия булган җитди фәнни хезмәт булып әверелә. Әнә шундый искәрмәләр белән тәэмин ителгән җыентыклар рәтенә мин иң элек Нәкый ага Исәнбәтнең «Балалар фольклоры», «Табышмаклар», «Татар халык мәкальләре» китапларын кертер идем. Бу җыентыклар үзләренең кереш мәкаләләре һәм конкрет материаллары белән генә түгел, ә бәлки искиткеч бай һәм җитди аңлатмалары белән дә кыйммәтле чыганак булып тора. Мондый киң һәм җитди аңлатмалар белән чыккан җыентыклар бездә әллә ни күп түгел. Ләкин бар. Биредә мин тагы да И. Надировның «Татар халык җырлары>н күрсәтер идем. Андагы искәрмәләр нигезендә җырларның чыганакларын гына түгел, аларның кайсы якларда ничек таралганлыгын, эчтәлеге һәм формасына караган үзенчәлекләрен, аерым җырчыларның репертуарын күз алдына ки-терергә мөмкин. Үз гомерендә күп санлы әкият, бәет вә җырлар җыйгвн һәм төрпе җыентыклар төзеп чыгарган Хәмит ага Ярминең «Бәетләриендә һәм «Татар халык әкиятләремнең 1—2 китапларында да киң генә аңлатмалар бирелгән.
Шулай да. безнең көннәрдә татар фольклор фәненең шактый алга китүенә карамастан, кайвакыт аңлатмалар шактый түбән сыйфатлы була. Югарыда кат-кат телгә алынган «Татар халык көйләрем җыентыгына тагы бер тапкыр тукталыйк. Бу китаптагы Ю. Виноградов тарафыннан тезелгән аңлатмаларда сүз бнк күп төрле әйберләр турында бара. Кайбер искәрмәләрнең бөтенләй кирәге юк. «Сикереп төштем» җыры турында, мәсәлән, мондый аңлатма бирелгән: «Хатын-кызларның элеккеге замандагы авыр язмышын чагылдырган куп җырларның берсе». Моның шулай икәнлеге җыр-ның сүзләреннән дә күренеп тора лабаса. Яисә менә «Анам кабере янында» әсәрен «ятимнәр җыры» дип аңлату нәрсәгә кирәк булды икән! Аңлатмалар арасында бөтенләй аңлашылмаганнары да бар. Мәсәлән, «Яшә, республикам!» җырына бирелгән аңлатмада мондый юллар бар: «Батырлык һәм көч символы булган арысланнарны телгә алу татар фольклорында еш очрый». Ә җырның текстында бернинди арыслан юк_
1964 елгы «Татар халык көйләревнә мин шактый киң тукталдым. Чөнки ул халык иҗатына, аның идея-эстетик әһәмиятенә игътибарсызлыкның «классик» үрнәге булып санала ала. Моны мин күп мисаллар белән исбат итәргә тырыштым. Җыентыкның күп төрле кимчелекләре булуга карамастан, А. Юсфин исә аңа югары бәя биреп, «замечательный сборник» дип язып чыкты («Советская Татария» газетасы. 196S ел. 24 март].
Югарыда сөйләгәннәрдән фольклор җы-ентыгының нинди булырга тиешлеге беркадәр аңлашылса кирәк. Яхшы әзерләнгән фәнни китапларда тирән эчтәлекле һәм киң мәгънәле кереш мәкаләләр, халык иҗаты әсәрләренең чын мәгънәсендә сәнгатьчә яңгыраганнары, аларның чыганакларын һәм җитди үзенчәлекләрен ачып бирердәй аңлатмалар була. Фәнни җыентыкның һәрнайсы әнә шул таләпләргә җавап бирергә тиеш.
Китапка кергәнче халык иҗаты әсәре редакцияләнә. әлбәттә. Әмма редакцияләү әсәрнең асыл табигатенә — сюжетына, төп образларына, композициясенә кагылмаска тиеш. Ләкин телен, әгәр ул диалекталь сүзләр белән артык чуарланган булса, беркадәр редакцияләү кирәк шикелле. Алай да
бу турыда махсус әйтелгән булырга тиеш. Диалекталь сүзләргә килгәндә, фольклор әсәрендәге үзенчәлекле тәгъбирләр, билгеле бер атиик терпемнең коикүреше. йолалары. ышанулары, ягъни этнографиясе белей бәйләнгән сүзләр һәм җомләләр сакланганда яхшырак була, әлбәттә.
Халык иҗаты әсәрләрен бастырыл чыгару турында сүз кузгалгач, тагы бер-ике җитди мәсьәләгә кагылып үтәргә кирәк шикелле. Иң злек безгә татар фольклоры әсәрләрен русчага тәрҗемә итеп чыгару турында уйланырга кирәк. Дәрес, кайбер әсәрләр бездә русчага яхшы гына тәрҗемә ителгән һәм басылып та чыкиан. «Татар лоззиясе антологиясеннән русчасында халык җырлары белән бәетләрнең шигъри тәрҗемәләре бирелгән. Аерым китаплар да бар. Татар халык әкиятләреннән X. Ярми тарафыннан балалар ечен русча тезелгән берничә җыентык басылып чыкты. Әмма әлеге кадәр татар халык лоззиясе әсәрләрен туллап рус телендә чыккан бер генә җитди фәнни җыентык та юк. Бу яктан без тугандаш терки халыклардан һәм үзебезнең күршеләрдән шактый артта калдык. Моңа кадәр мәгълүм булган эпосларның иң зу* рысы — кыргызларның «Манаспыннаи аерым күренешләр, үзбәкләрнең «Алпамы- ш«ы. бурятларның «Гасәрпе. казакъларның терле дастаннары, кыргыз, үзбаи. казакъ, каракалпак һем якутларның әкиятләре, мә- каль-ойтемиәре һәм башкалар рус телендә иәт-нат басылып чынты. Хәзер рус телендә мордяа халык иҗатының 8 томлыгы чыга. Ә безнең халык иҗатының мнллн-оригн- нала тере булган бәетләр дә әлеге кадәр русча чыга алганы юк! һәм бу гына да түгел! безнең халык иҗатының кайбер жанрларын тәшкил иткән классик әсәрләр әлеге кадәр татарча да рәтләп басылганы юк. Димәк, басылып чыккан китаплар нигезендә генә татар халык иҗатының бетен байлыгын күз алдына китереп булмый. Сүз биредә аерым әсәрләр турында гына бармый. билгеле. Аларның һәрвакыт яңалары иҗат ителер, язып алыныр һәм иң матурлары басыла торыр Сүз аерым жанрлар турында бара Биредә без иң элек татар халык эпосы турында уйланырга тиеш булабыз. Аның бездә гомумән акрын ойрәнә- луе һәркемгә мәгълүм факт. Һәрхәлдә, татар халык иҗаты буенча вуз программаларында һәм лекцияләрдә милли эпос турында бернәрсә дә әйтелми, һәм моңа гаҗәпләнерлек тә түгел. Чәнки безнең бар дастаннарыбыз да XX йездә бер тирәгә тупланып басылганы юк. Хәзер Г. Ибраһимоа исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институтының фольклор фондында «Кузы-Кер- пәч белән Баян-сылу» дастанының 16 варианты бар. Бер вариант В. В Радловның мәгълүм китабында басылган. Киләчәктә әнә шул 17 вариант нигезендә дастанның нке-еч зур җыелма вариантларын тезеп бастырганда, гаять яхшы булыр иде. Болар- дан кала терле чорларда, терле җирләрдә язылып алынган, кайберсе басылып та чыкиан дастаннардан «Алпамша»ның әкиятне якын торган вариантын, казакъ халкында зур эпик поэма буларак мәгълүм булган. бездә шулай ук әкият формасында сакланган «Дутаи батыржы. «Ак Күбек». «Кара Күккел». «Гүруглы» кебек әсәрләрне иүрсәтергә кирәк. Тел. әдәбият һәм тарих институтында «Йосыф-Зеләйха», «Таһир- Зоһре». ■ «Сәйфе лмелеи» «Бүз егет» кебек китаби дастаннарның соңгы елларда халыктай язып алынган вариантлары да бар. Аңлашыла кн. татар халык эпосы буенча да конкрет материал юк түгел. Аларның барысын бер тнрәга туплап, иирәк дәрәҗәдә редаициялап. киң фәнни аңлатмалар белән бастырып чыгару — безнең эпосны ейрәиү- дә беренче җитди адым булыр иде.
Рнааять-легендалар һәм мәзәк-мәсәлләр буенча да ярыйсы ун бан конкрет материал тупланган. Киләчәктә халык иҗатының моңа кадар рәтлән ойрәнелмәгән бу герләренә багышлап та махсус академик томнар әзерләнер дип ышанырга кирәк.
Димәк, татар халык эпосы, риваять һәм легендалар буенча махсус җыентыклар әзерләү белән бергә, тугандаш халыклардан үрнәк алып, татар залын әкиятләреннән, җырлардан, афористик әсәрләрдәй, бәетләрдән торган русча зур-зур фәинн томнар янса татар халык иҗатының теп жанрларын эченә алган күләмле антология чыгару — безнең бүгенге филологиянең актуаль бурычы.