ИНСАФЛЫ КИЛЕН
— Исәнмесез. Хәдичә апа? — дим мин ана, әйберләрен алып Карчыкның шатлыгы эченә сыймый
— Ходайга шөкер, улым. Кулын-аягын сызлаусыз булсын инде, рәхмәт яутыры!
— Килен алырга кирәк, Хәдичә anal Карт көнегездә болай интегеп йөрмәгез.
Хәдичә апа ниндидер бер изге серен чишкәндәй пышылдап кына җавап бирә:
— Шуна әзерләнәбез инде, улым.
— Ә килен кем?
— Кем дип, үзебез кебек мөселман баласы инде Дөнья көтәргә бик әвәс күренә. Өченче көн килгән иде. Боз бергә яшисе кешеләр, мин дип әллә ни мәшәкатьләнмәгез, ди. Үземә кирәк әйберләрне генә алыгыз. Җылы итегем бар, мамык шәл дә кирәкми Тун белән ак йон күлмәк шикелле модалы нәрсәләр алсагыз, бик житкән, соңыннан акча тотмаска яхшы булыр, ди Телкәйләре шундый тәмле-татлы, күңелләр эреп кенә китә инде. Бу йортыбызны сатып, каператифтан кухнәле, ванналы фатир алып җибәргәч, өч бүлмәнең берсендә үзең генә торырсың. өрмәгән жиргә дә утыртмабыз, дип өзелеп тора.
— Сез ризамы сон?
— Порт саттырыргамы?
— Әйе. Алмагачларыгыз әрәм була бит.
— Килен әйтә: өнне барыбер сүтәчәкләр, сатып калырга кирәк, ди. Алмагачларны картымның төсе итеп кенә саклый идем дә СОН. Барыбер бетәрләр, ахры
Без. сөйләш.) сөйләшә тыкрыкны үтеп. Хәдичә апаларның өенә таба борылабыз Урамда яз. Кешеләр дә язгыча киенгәннәр, йөзләрендә нур
әдичә ana базардан кайтып килә. Бер кулына авыр сетка, икенчесенә зур сумка күтәргән Аның болай да бөкрәя төшкән карт гәүдәсе йөк авырлыгыннан бөтенләй жиргә чүккән сыман. Ул тишелгән иске гармун күреге шикелле уфылдап тын ала-ала бераз бара да хәл жыярга туктала, кулларын ал-маштыра.
уйнап тора Әле яна гына мин дә шундый идем Ләкин Хәдичә апа белән очрашкач, әллә ничек күңелгә ямансу, күкне болыт баскандай булып китте Хәдичә апа моны сизенгәндерме, юкмы —белмим. Тик ул һаман үзенеи «йорт җанлы» килене турында бертуктаусыз сөйләнүен белде.
— Беркөн Галинурым белән туйга кемнәрне чакырырга икән, дип баш ватып утыра идек анау очлы туфлиләре белән тып-тып басып кына килеп керде дә уйлап та тапты: «Син Галинурның сүзенә карама, ди. ул — бозау бит. шулай булмаса. утызы җиткәнче буйдак булып йөрмәс ие, ди. Мин үзебезнен яктан туйга чакырдым инде, бүләкләр турында да әйттем», ди.
Галинурым гаҗәпләнеп калды: «Нинди бүләкләр ул? Кешегә, бүләк алып кил, дип әйтәләрмени?..»
Килен тегенә тезеп китә:
— Белмисен, чөнки уҗым бозавы бит син. йоласы шундый анык: туйга килә —бүләк китерә. Өйгә юк-бар белән чүп-чар җыелмасын өчен нинди бүләк кирәклеге турында алдан әйтеп кую бер дә начар түгел Менә син кемнәрне чакырасын? Имамов киләме? (Монысы улымның нәчәлниге була инде, бик әйбәт кеше ) Әйдә, акча күп ала, бүләккә берәр телевизор китерсен, һич югында, магнитафун да ярый, дөнья көткәч эчне тишми ул. Өч абыең, апан. жизнән бар. Акчаларын жәл-ләмәсеннәр җыйнаулашып халадилник китерсәләр дә, харам булмас, ди.
Тәки сүзендә торды, кешеләрен дә таптырды, әткриткәләрен дә җибәрттерде. Туебыз бик шаулы, зур булмакчы.
— Кайчанга тәвәккәлләдегез соң?
— Берсекөнгә инде. Шуна тыз-быз йөгергән мәл.
— Моннан сон түр башында гына яшәргә язсын. Хәдичә апа, үзеңә
— Сүзләрең фәрештәнең амин дигәненә рас килсен, балакаем,— Хәдичә апа, ничектер, моңсу гына көрсенеп куйды.— Ярый. улым, рәхмәт. Мин ашыгыйм әле. Бүген талчукка да чыгып керәсем бар Мәшәкатьле чак бит... Аннары Хәдичә апа. үзенчә шәп атларга тырышып, ләкин бөгелә-сытыла, капкасыз зур өйгә таба юнәлде.
ГЫЙЛЬМИ нәтиҗә
(Җилинскайтечарак итеп)
диссертация яклап кандидат булды. Хәзер инде «Шөпшәләр нигә бал җыймый» дигән хезмәт өстендә эшли. Димәк, доктор булачак.
Мин үзем дә, билгеле, төшеп калганнардан түгелмен. Әлегә кадәр кандидат яки доктор булмаганмын икән, бу бары дошманнарымның күп булуы аркасында гына Аяк чалалар. Гыйльми дөнья шулай ул— гел үчлеккә корылган. Ә бит, фән күзлегеннән чыгып караганда, минем
еше ничек фән кандидаты була, беләсезме? Белмә- сәгез, аңлатып бирим тикшеренеп, ягъни нинди дә булса гыйльми ачыш ясап һәм нәтижә чыгарып. Менә күптән түгел, мәсәлән минем бер якын дустым «Шөпшәләр нигә жуылдап оча» дигән темага
кадәр күп һәм катлаулы тикшеренү алып барган берәр кеше бар'- j безнекеләр
арасында? Юк, әлбәттә. Буыннары сыек. Мин бит кайберәүләр кебек ат ботының,
аның адымының уртача озынлыгын исбатларга тырышып йөрмим. Мин психологик
тикшеренүләр алып барам.
Кеше — жан иясе. Аның һәр хәрәкәтен, эшен, психология күзлегеннән карап,
күңеленең нечкәлегенә бик тирәнтен үтеп кереп тнкшерәм һәм шуннан гыйльми
нәтижә чыгарам. Әле күптән түгел генә бер малай, үз күз алдымда таш атып, безнең
тәрәзәне челпәрәмә китерде. Дөрес, мин аны туктатып та кала алган булыр идем.
Ләкин туктатмадым. Чөнки мәсьәләгә фәнни карашның бөтен сере дә әнә шунда.
Тикшерергә. ачыкларга кирәк: ни өчен ул нәкъ әнә шул төбәктә ягкаН ташны иелеп
алды? һәм ни өчен аны безнең өйнең тәрәзәсенә тондырды, ә башка кешенекенә
түгел?
Психологик тикшеренүләремне мин бер генә минутка да туктатмыйм. Ятсам да,
торсам да, бакчада яки урамда йөрсәм дә—һәркайда да дәвам итгерәм. Әле дә менә
урам буйлап бара идем, шунда бик кызык бер тикшерү объектына тап булдым
Алдымнан, көчле жилгә чайкалган тал чыбыгыдай бер тегеләй, бер болай селкенеп,
әзмәвердәй ир бара. Киң урам тәмам тараеп калган аңа. Кешеләр аның янына килеп
жнтү белән читкә өркелешәләр. Чөнки алар өчен ул гади бер исерек Ә миңа алай
түгел. Минем өчен ул — серле йомгак, психологик жепләр төйнәлеше. Нигә ул шулай
чайкала? Чайкалган саен аның башына нинди уйлар килә? Ара-тирә абынып
китүләре аның миендәге яки характерындагы серле үзенчәлекләр турында
сөйләмиме? һәм, ахыр килеп, аны аракы шаукымымы яки икенче бер психологик көч
шулай хәрәкәт иттерәме? Мин. шулай уйлап, тегенәрдән бер тот ам да калмыйча
атлыйм.
Кинәт каршыдагы капкадан бер көчек йөгереп чыкты да тегенең аяк астына ук
килеп керде. Шуны гына көткән кебек, минем психологик объектым, киерелә
биребрәк, аны тибеп очырмасынмы?! Теге мескенкәй, әллә нинди ямьсез хәрәкәтләр
ясап, бөгәрләнеп тәгәрәп әллә кая барып төште. Ә абзыйга берни булмады кебек,
хәтта чайкалуыннан да туктап торды. Мин тизрәк мәсьәләнең тамырына ук карарга
тырышам Бу психологик момент ничек туды? Тибү рефлексы аның аңында, аерып
әйткәндә, аның кайсы жирендә барлыкка килде дә һәм нинди космик тизлек белән,
баш миеннән гәүдә аша үтеп, гажәеп бер сихри көч сыйфатында аякларына күчте
икән? Нинди психологик бәйләнеше бар боларнык?
Кинәт ачы итеп сүгенгән тавыштан сискәнеп куйдым Башта бу тавышның каян
килгәнен дә төшенеп булмады Тирә-якта бүтән кешеләр күренми. Каршыга таба бер
ханым гына якынлашып килә килүен, әмма аның тавышы андый калын булмас.
Өстәвенә, хатын-кыз урамда сүгенеп тә йөрми. Димәк, теге тавышны минем тикшерү
объектым биргән булып чыга. Менә кызык! Пигә кирәк булды соң әле мона бу сүгенү?
Сүгәр кешесе дә юк лабаса. Монысы нинди психологик сер тагын? Моны рефлекс
дин атарга мөмкинме?
Мин шулай уйларга өлгермәдем, объектым каршыга килүче ханымны туктатып,
ана бәйләнә, акча таптыра башлады Ханымның йөзе куркудан күм-күк булды, үзе
сүзен дә әйтә алмый. Калтыранган куллары белән сумкасын ачып, бер сум акча
чыгара. Ә тегеңә бу хәтле генә аз. Ул аның артыннан:
— Убырлы карчык, баш төзәтерлек тә бирмәде,—дип, ачы сүзләр белән тиргәнеп
калды Ул тиргәнә, ә мин аның таныш булмаган ханымны туктатып, акча таләп итәргә
мәжбүр иткән тойгылар көчен фәнни нигезләргә тырышам. Бу тойгыларны нинди
сигнал системасы барлыкка китерде икән — беренчесеме, әллә икенчесеме?
Гомумән, анык
адым саен диярлек шулай янадан-яна нәрсәләр уйлап табуы нәрсәгә бәйләнгән:
табигый таланткамы, әллә дөньяны бик тиз танып белү сәләтенәме?
Бераздан ул кибеткә керде. Аннан чыгып азрак баргач, миңа әйләнеп күз
кыскандай итте һәм, кабарып торган кесәсен кулы белән сый- паштыра-сыйпаштыра.
шәп-шәп атлап янә урам буйлап китеп барды. Бу вакытта анын давылдагы кораб
төсле ихтыярсыз чайкалуы да бөтенләй кимегән төсле булды. Мин дә. адымымны
тизләтеп, ана якынлаша төштем, һәм шул чак... Оригиналь объектым, жәһәт кенә
борылды да, изүемнән эләктереп алып, бала башы кадәр йодрыгын күз төпләремдә,
казнам өстендә биетергә тотынды. Башым чатнап, зиһенем томаланып китте...
Ә коелган тешләремне жыйнап аякка басканда, обьект дигәнем каядыр китеп
югалган иде инде Ләкин мина анысы мөһим түгел иде. Мөһиме — психологик
ситуация. Күрәсен, аның да үз төенләнеше, кульминацион ноктасы һәм чишелеше
буладыр, һәм моны һич кичекмәстән фәнни яктан исбатларга, гыйльми нәтижә
ясарга кирәк Фәнни ачышлар шулай нечкә тикшеренүләр, авыр кичерешләр аша
килсә генә шатлыклы булалар бит алар Кем-кем, моны мин яхшы беләм инде. Чөнки
диссертациям дә шул хакта булачак.