ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
ӘДӘБИ FJT ЙОМГАКЛАРЫ
Шушы елмын 16—17 мартында Гатар стан
язучыларынын зур жыелышы үткәрел де. Узган
әдәби елга йомгак ясауга бз тышланган ул
жыелышта әдәбиятыбыз үсе- шенен төп
тенденцияләре турындагы берен че докладны
Язучылар союзының жава.глы секретаре Гариф
Ахунов сөйләде Узган елда басылып чыккан
поэзия әсәрләре ту рында Нәби Дәули һәм Гамил
Афзал, проза әсәрләре турында Барлас Камалов
һәм Атилла Расих, драма әсәрләре турында Баян
Гыйззәт, тәнкыйть турында Хәсән Хәйри һәм
Татарстанда янпүче рус язучы ларының әсәрләре
хакында Юрнй Белостон- кий иптәшләр доклад
ясадылар Докладчы ларның барысы да узган елда
басылып чык кан һәм сәхнәгә куелган әсәрләргә
зур. жнтдн таләпләр күзлегеннән карап бәя бир-
деләр Үткән елгы әсәрләр ярасында күп кенә
унышлылары белән беррәгтән, йомшаклары да
дөнья күрүен искәрттеләр Ә тулаем алганда
әдәбиятыбызның һам > үсүен, алга баруын
билгеләп үттеләр
Докладлардан сон үткәрелгән фикер
алышуларда язучылардан /Аяз Гыйләжев. Фатих
Хөсни. Туфан Мицнуллин. Зәки Нури, Марс
Шабаен. Рафаэль Мостафнп. филология фәннәре
докторы Гали Халит. Татарстан кнтян
ншириятынын балалар һәм яшьләр редакцияң-
мөдире Шамил Рәкый вщ, «Азат хатын»
журналының жаваплы сДфегирс Габдулла
Шарафетдинов. Г. Ка мал исемендәге татар дәүләт
акадсми. театрының әдәби бүлек мөдире Замирә
CpfiiKoua катнаштылар Алар докладчылар кын
фикерләрен тулыландырдылар, шулай иЛп. үткән
елгы әдәби әсәрләргә һәр ик-iai анализ ясалды.
Ел йомгаклары жыелышында «Спартак» аяк
киеме берләшмәсе эшчесе Д Идалов», Горбунов
исемендәге япнация заводы эшчесе X. Вәлиен,
Саба районыннан М Гаялиев иптәшләр дә чыгыш
ясап, язучыларыбыз- iiijii әсәрләрен үз
предприятиеләрендә эшләүчеләр яратып укуын
әйттеләр һәм эшчеләр тормышын чагылдырган
китаплар күбрәк язылсын нле, диделәр
Җыелышта КПСС Азәк Комитетының матур
әдәбият сЛторы мөлнре А А. Беляев. КПССның
Гатарстан алка комитеты секрегаре М Ф Вәлнев,
культура бүлеге Мөанре М. М Мусин. РСФСР
язучылары союзы нларже члены шагыйрь Кайсын
Ку вняв, «Наш современник» журналының баш
редакторы шагыйрь Сергей Викулов. СССР
азучылар союзыннан Внль Ганиев. РСФСР
азучылар союзы әдәби консультанты Җә> мнл
Мостафнн иптәшләр дә катнашты Сергей Внкулоз
үзенең чыгышында татар әдипләрен киләчәктә
актнврак булып. «Наш современник» журналы
белән якыннанрак элемтә тотарга өндәде.
«Юность» журналының редколлегия члены
шагыйрь Кайсын Кулиев та татар әдипләренең
әсәрләрен «Юность» журналы битләрендә күрергә
теләвен әйтте һәм ел йомгаклары жыелышы бнк
эшлекле булуын билгеләп үтте.
— Мин,— диде ул аннары,— татар әдәбиятына
бик зур хөрмәт белән карыйм Урта Азия һәм
Кавказ халыклары әдәбиятларының үсүенә татар
әдәбияты бик зур йогынты ясады Бу өлкәдә
Габдулла Тукай һәм Галнмжан Ибраһнмов аеруча
зур роль уйнадылар Татар язучылары шул зур
әдипләрнең традициясен унышлы дәвам игәрләр
дип ышанам һәм аларга уңышлар телим.
Ел йомгакларына жыйналган язучылар СССР
азучыларының V съездына делегатлар сайладылар.
Делегат итеп Гази Каш- шаф. Нәби Дәүлн. Гариф
Гобәй. Сибгат Хәким. Геннадий Паушкин, Шәүкәт
Галиев, Зәки Нури, Гариф Ахунов һәм Равил Фәй-
зуллнн сайланды
ӘДӘБИЯТ АТНАЛЫКЛАРЫ
Согггы елларда язучыларыбызның рес-
публикабыз хезмәт ияләре белән бәйләнеше аеруча
ныгый бара. Республикабыз районнарында
үткәрелә торган әдәбият атналыклары—шул
элемтәнең ачык мисалы Бу елның март аенда Арча
һәм Саба районнарында да әдәбият атналыклары
үткәрелде. КПССның XXIV съездыг а багышлан
үткәрелгән ул атналык көннәрендә Арча районына
нзучыларыбыздан Самат Шакир, Гөлшат
Зәйнашева. Вакыйф Нуру.глнн, Рәдиф Гатауллин;
Саба районына Снбгае Хәким. Илдар Югеев.
Шәүкәт Галнев. Туфан Мнннуллнн. Зөлфәт
Маликов, композиторлар Ис май Шәмсетдиноа.
Фа.нл Әхмәтои, А1ЭСГҮТ Имашев һәм жырчы
Флера Сөләйманова иптәшләр барды Арча груп-
пасы шул районның Күнербаш. Мәнгәр, Бәрәскә
һәм Күәм авыллары клубларында колхозчылар
белән, мәктәпләрдә укучылар һәм укытучылар
белән очрашулар үткәрде. Саба группасындагы
иптәшләр район үзәгендә. лесхоз поселогында,
Тныершык п.»и Нырты авылларында һәм
мәктәпләрендә колхозчылар, эшчеләр һәм
укучылар белән тугыз очрашу үткәрделәр
Әдипләребез бүгенге татар әдәбиятының торышы
турында сөйләделәр, үзләренең әсәрләрең
укыдылар, ижат планнары белән уртаклаштылар.
УӘСКӘҮДӘ, КҮРГӘЗМӘДӘ
Шушы елнын апрель ахырында һәм май
башларында Мәскәүдә уналты автономияле
республика художникларының әсәрләрен эченә
алган күргәзмә булып үтте. Анда Татарстан
художниклары ижат иткән әсәрләргә дә шактый
зур урын бирелгән иде Сынлы сәнгать, графика,
скульптура, плакат, сатира, монументаль
әсәрләрдән торган һәм 400 дән артык экспонатны
тәшкил иткән Татарстан художниклары әсәрләре
бүлеген Мәскәү тамашачылары яратып карадылар
БАКУДА УЗДЫРЫЛГАН КИҢӘШМӘ
«Бердәм хәрәкәт һәм үзара тәэсир итешү —
әдәбиятта һәм сәнгатьтә милли традицияләрне
яңарту һәм үстерү факторы» дигән темага Баку
шәһәрендә киңәшмә булды. «Литературная газета»
һәм Әзер- бәйжан язучылары союзы инициативасы
белән үткәрелгән ул зур киңәшмәдә Мәскәү,
Ленинград шәһәрләреннән. Урта Азия, Казахстан,
Балтик буе республикаларыннан һәм күп кенә
автономияле республикалардан җыелган
шагыйрьләр, тәнкыйтьчеләр, әдәбият һәм сәнгать
белгечләре катнашты Татарстан язучылар
союзыннан барган тәнкыйтьче Р. Мостафин да ул
киңәшмәдә чыгыш ясады һәм тугандаш
әдәбиятларының үзара тәэснре һәм үзара
баетылуларына кагылышлы актуаль мәсьәләләр
турында сөйләде.
ШАГЫЙРЬНЕҢ ТУГАН КӨНЕНӘ
БАГЫШЛАП
Февраль аенда, герой шагыйребез Муса
Жәлилнен тууына 65 ел тулуга багышлап.
Оренбург шәһәрендәге «Россия» культура
сараенда зур кичә үткәрелде Кичәдә М Жәлилнен
тормышы һәм ижаты турындагы докладны
журналист Н Альтов ясады. Махсус чакыру буенча
Казаннан барган язучы Р Мостафин кичәгә
жыелган халыкны Жәлилнен иҗатына һәм
батырлыгына бәйләнешле яна материаллар белән
таныш тырды Шагыйрьнең сеңелесе Хәдичә Жәлн
лова абыйсы Муса турында истәлекләр сөйләде.
Шулай ук Казаннан барган шагыйрь Ренат Харисов
үзенең Муса Жәлнлгә багышлап язылган яна
шигырьләрен укыды.
Кичәдә республикабызның күренекле
композиторы Александр Ключарев та катнашты
һәм тагар музыка культурасын тудыруда һәм
үстерүдә Муса Жәлилнен бик күп хезмәт куюы
турында сөйләде.
Соңыннан Оренбург шәһәре үзешчәннәре
Муса Жәлилнен шигырьләрен укыдылар, аның
сүзләренә язылган җырларны башкар дылар пәм
«Моабит дәфтәре» исемле нәфиг фильм
күрсәтелде.
Пермь шәһәренең Свердлов исемендәге
культура сараенда да Муса Жәлилнен тууына 65 ел
тулуга багышлап кичә үткә релде. Күп санлы
интеллигенция вәкилләре, укытучылар, эшчеләр
катнашында үткәрелгән ул кичәдә «Белем»
җәмгыяте члены Б Кадыйрова Муса Жәлилнен
тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Барда
районының «Таң» газетасы каршындагы әдәби
берләшмә членнары Р Габтукаев, Д. Cap- манаева
һәм Г Исмәгыйлова М Жалил шигырьләрен һәм
үзләренең шагыйрьгә багышланган әсәрләрен
укыдылар.
Казаннан чакырылган кунаклардан шагыйрь
Илдар Юзеев һәм компознтор-жырчы Мәсгут
Имашевларның М. Жәлнлгә багышланган
әсәрләрен тамашачылар аеруча кызыксынып
тыңладылар. Свердлов исемендәге культура
сараеның татар-башкорт сәнгать коллективы көче
белән куелган һәм Муса Жәлил әсәрләреннән
төзелгән концерт та кичәдә катнашучыларның
күңеленә хуш килде.
ТАМАШАЧЫЛАР КОНФЕРЕНЦИЯСЕ
Драматург, актер, тамашачы. Шушылар- дан
башка театр яши алмый. Болар арасында тамашачы
аеруча әһәмиятле урын тота, чөнки театрнын төп
максаты — тамашачыга рухи азык бнрү. аны
безнең коммунистик идеал яктылыгында
тәрбияләү. Шунлыктан тамашачының фикере
театр өчен аеруча әһәмиятле.
15 мартта үткәрелгән тамашачылар кон-
ференциясен Г Камал исемендәге Ленин орденлы
татар дәүләт академия театры директоры Рәшидә
Җиһаншина әнә шундый фикерләр белән ачып
җибәрде.
Театрның баш режиссеры, ТАССРнын
атказанган сәнгать эшлеклесе Марсель
Сәлимжановның кереш сүзеннән сон тамашачылар
үзләре чыгышлар ясадылар. «Спартак» аяк
киемнәре берләшмәсе эшчесе Зиннәтов. В. И
Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт
университеты студентлары Галиев, Снтдыйков,
театр белгече, филология фәннәре кандидаты Б
Гыйззәт һәм башка иптәшләр театрның ирешкән
уңышларына сөенеп сөйләделәр, теләк-фикерлә-
рен әйттеләр.
Соңыннан спектакльләрдән өзекләр күр-
сәтелде.
ҖӘЛИЛ ТУРЫНДА ЯҢА КИТАП
Муса Җәлил... Бу исемне хәзер бөгеп дөнья
халкы белә. Бу исем — батырлык һәм илгә
турылык символына әверелде. Муса Жәлилнен
ижаты. тормышы һәм фашизмга каршы көрәше
турында төрле илләрдә, төрле телләрдә шактый
күп китаплар басылып чыкты инде, һәм хәзер дә
басылып тора. Бу өлкәдә рус язучысы Юрий
КОРОЛЬКОВ аеруча тырышып эшли. Анын Муса
Жәлил турындагы «Через сорок смертей» («Кырык
үлем аша») исемле китабы укучыларга яхшы
таныш Ул китапның укучылар соравы буенча
чыгарылган икенче басмасы да бик тиз таралып
беткән нде. Әле күнгән түгел 1енә Ю
Корольковнын Муса Җәлилгә багышланган ташн
бер китабы басылып чыкты Мәскәүдәге
Политиздат нәшрияты тарафыннан «Совет иленең
Геройлары» сериясендә чыгарылган «Не
пропавший беа вести» («Хәбәрсез югалмаган»)
исемле бу китапта М. Жәлилнен дошман белән
тигезсез көрәш алын барган вакытыңдагы тор-
мышы һәм шул чорларда ижат нткән шигырьләре
турында сөйләнә.
ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ әлмәт
БҮЛЕГЕНДӘ
Әлмәт бүлеге язучылары нефть районна-
рындагы нефтехимия i ромышленносте «ки-
текчеләре, шәһәр партии оешмасы вәкилләре белән
аледәи-әле очрашып тбралар Com ы
очрашуларның берсендә КПСС Әл- мәт шәһәр
комитетының иконе секретаре С. X Закиров чыгыш
ясады. Ул язучыларга шәһәр һәм район
промышленносте предприятиеләренең бу
бишьеллыкта үсү перспективалары һәм район
халык хужилыгы алдында торган бурычлар
турында сөйләде, сорауларга ж а каплар бирде
Бүлек утырышында КПССнын Мөслим
райкомында консультант вазифасын башкаручы.
яшь язучы Фоат Садриевнын хикәяләре укып
тикшерелде Әлмәт язучылары хөкеменә яшь
автормын 10 ля и хикәясе куелган иде. Чыгыш
ясаучы иптәшләр һәм мэсе Ф. Садриевнын каләме
үткен, юморга бай икәнлеген әйтеп уздылар «Ал да
гөл», «Башны кем ашый*, «Ялгышлык», «Елга ага
да ага» хикәяләре чагыштырмача яхшы дин
билгеләп үтелде Авторга әсәрләренең йомшак
яклары да күрсәтелде
Шул ук жыелышта шагыйрә К Булатова
каләмдәшләренә үзенең ижат планнарын да
сөйләде
Әлмәт шәһәре янындагы «Юность» ял
базасында район комсомол оешмасы секре-
тарьларының ике көйлек семинары булды
Семинарда катнашучылар алдында шагыйрь Р
Фәйзуллин, драматург С Ка.тьме- тоя иптәшләр
чыгып ясап, үзләренең әсәр дарен укыдылар.
Соңгы айларда Әлмәт бүлеге язучыла рынын
Татарстан китап нәшриятында бай так әсәрләре
аерым хитап булып басылып чыкты. Алар
арасында Г Афзалның «Ыша- Мзгыг* исемле
сайланма шигырьләр китабы Р Фәйзуллнннын
«Гадиләргә гимн», С. Сө МЙыанованын «1'лмаеп
тора Ильич* исемле шигъри жыентыклары, проза
әсәрләреннән Р Тифәтуллнпнын «Давыл чәчәге» Ә.
Малаховның «Кембригә юл салучылар* М
Хәсәновнын «Кан жылынды», «Юллар, юллар*
исемле китаплары бар
ТӘНКЫЙТЬЧЕЛӘР СЕКЦИЯСЕНДӘ
Татарстан язучылар союзы каршында! ы
тәнкыйтьчеләр секциясенең чираттагы уты рышы
«Казан утлары» журналында әдәби ҮМамбтыген
торышын тикшерүгә багыш ааяды Куп кенә
тәнкыйтьчеләр һәм мзучы- аар катнашкан ул
утырышта филология фммәре докторы Ибраһым
Нуруллин көн тәртибенә куелган мәсьәлә буенча
доклад ясады
Анык доклады буенча фикер алышуда
агвгыйрьләрсбездән Сибгат Хәким, Шәйхи
Маннур, өлкаи әдибебез, драматург Нәкый
Исәнбәт, тәнкыйтьчеләрдән Гали Халит, Газн
Кашшаф, Рафаэль Моетафин. әдәбият белгече Азат
ӘХМӘДУЛЛИВ. «Казан утлары»- иьщ тәнкыйть бүлеге
меди ре Фәрваз Мин- иуллин һәм башка иптәшләр
катнашты Алар бердәм рәвештә журналда
басылгая тәнкыйть материалларының сыйфаты
нигездә канәгатьләнерлек булуын билгеләп үтте-
ләр һәм шул ук вакытта тәнкыйтьчеләре- безнен
бүгенге әдәби әсәрләргә тиешенчә игътибар биреп
житкермәүләрен, күп кенә китапларның
рецензиясез калып килүен дә әйттеләр Утырышта
өлкән әдипләребез ижаты турында кызыксынып
укырлык монографияләрнең аз булуы,
тәмкыйтьчеләребез- иен үз әдәбиятыбыздагы
уңышлы һәм уңышсыз әсәрләр хакында союз
матбугатында бөтенләй сүз алып бармаулары, ә бу
нәрси щ бик кирәк икәнлеге әйтелде
МӘСКӘҮГӘ. ШИГЫРЬ УКЫРГА
СССР язучылар союзының әдәбиятны
пропагандалау бюросы нлебезнеи төрле милләт
әдәбиятлары вәкилләрен әледән-әле Мәскәүта
чакырып, әдәби кичәләрдә «ларның ижат
отчетларын үткәреп килә Шундый кичәләрнең
берсе күптән түгел генә Мәскәүдәге Союзлар
йортында булды РСФСР язучылар союзы
секретаре Сергей Наровчатов председательлегендә
уздырылган ул кичәдә украин язучылары Микола
Божан, Дмнтро Павлычко. Владимир Попов,
грузин шагыйре Ираклий Абашидзе, Дагыстаннан
Рәсүл Гамзатов һәм Фазу Алиева, Белоруссиядән
Аркадий Кулешов, татар шагыйре Зәки Нури һәм
күп кенә Мәскәү язучылары катнашып, үгләренең
иңа әсәрләрен укыдылар.
ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ
КОНСУЛЬТАЦИЯ БҮЛЕГЕНДӘ
Кукмара районы Лубяв урман технику* мы
студенты Әнәс Ибәтуллнн һәм Башкорт- стаинын
Ааыргазы районыннан укытучы Салават
Рахматуллин Язучылар союзының консультация
бүлегенә чакырылдылар. Аларнын шигырьләрен
тикшерүгә багышланган семинарда
шагыйрьләрдән Хәсән Туфан. Шәүкәт Галиен,
Илдар Юэеев. Рәдиф I атауллнннар катнашты.
Ике яшь шагыйрьнең ип яхшы дип та Сылган
шигырьләре «Казан утлары* журналына тәкъдим
ителде
Саба район газетасы каршында оешты* рылган
әдәби берләшмәнең чираттагы уты- [ышында
шагыйритәрдән Сибгат Хәким. Нәүкәт Галдев,
Илдар Юэеев. Зөлфәт Маликов һәм драматург
Туфан Ммммуяаии катнаштылар һәм башлап
кзучыл»рн*>к әсәрләре турында фикерләрем
әбттеләр. әдәбият алдында горгав бурычлар
турында сөйләделәр.
ОЧРАШУЛАР, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР
Казанның 2 аче проаиөодство-төхник
училищесы укучылар*. Муса Жәлкл ижа- тыиа Һәм
тормышына багышлап, тематик кичә үткәрделәр.
Ул км-ода тәнкыйтьче Рафаэль Мсхтвфин да
катнашып, умнем М. Жалил турындагы яитвбып
(«Жә-и-л вхтәре буйлап») ничек вауы турында
сөйлә-
де, укучыларның бик куп сорауларына жа- вап
бирде
Казанмын оргсинтез заводы эшчеләре дә
Рафаэль Мостафинны үзләре белән очрашуга
чакырдылар. Р. Мостафин аларга герой
шагыйрьнең тормышы һәм ижатына бәйле булган
яна материалларны ничек эзләве һәм табуы
турында сөйләде
Ерак Kasai ыстан даласында «Казан» совхозы
бар. Бу совхозны чирәм жирләрне күтәрү чорында
— 1954 елда Татарстаннан килгән кешеләр
төзегәннәр иде.
Совхоз елдан-ел үсә. Ул — Павлодар ел-
кәсендә алдымы совхозларның берсе. Совхозмын
таштан салынган ике катлы культура йортына да
«Казан» исеме бирелгән.
Совхозга Татарстан язучылары да бар- галап
торалар. Күптән түгел язучы Самат Шакир шул
совхозга барып, якташлар белән очрашты. Ул
совхоз эшчеләренә үзенең яна әсәрләрен укыды,
татар әдәбияты турында сөйләде Нәм совхоз
эшчеләре турында очерк язү өчен материал туплап
кайтты. тиз арада популярлашып киттеләр, һәм
сатылып та беткәннәр иде инде. Бу китапны тагын
бер мәртәбә бастырып чыгаруны үтенеп, 10.
Әхмәтжановка бик күп хатлар килде. Әнә шул
иптәшләрнең үтенечләпен искә алып, автор «Татар
ашлары»нын кенә яна мәгълүматлар белән
тулыланд рылган яна басмасын рус телендә
бастыры.1 чыгарды. Китап төсле рәсемнәр белән
иллюстрацияләнгән һәм ледирин тышлык белән
басылган.
ТАТАР ХАЛЫК ҖЫРЛАРЫ
Мәскәүдәге Бөтенсоюз «Совет ’пзн- торы»
нәшрияты татар халык m
аерым китап итеп бастырып чыга Зл- кыбызнын ике
йөз утыз жырын эче. ..ran бу жыентыкны сәнгать
фәннәре кандидаты, музыка белгече Мәхмүт
Әхмәтжанов төзегән. Редакторы — ТАССРның
атказанган композиторы Александр Сергеевич
Ключарев.
«ТА1АР АШЛАРЫмНЫЦ ЯҢА БАСМАСЫ
РСФСР сәүдә министрлыгы карамагындагы Үзәк кулинария советы члены, Ленин орденлы
пешекче-оста Юныс Әхмәтжанов- нын «Татар ашлары» исемле китабы моннан берничә ел элек татар
телендә ике тапкыр, рус телендә бер тапкыр басылып чыккан иде Ул китаплар йортта агв-су пешерү
белән uiei ыльләнучедәр арасында
Бу китаптан татарлар гына түгел, башка
милләт вәкилләре дә файдалана алачаклар:
җыентыкка кертелгән җырларның барысының да
русча сүзгә-сүз тәрҗемәсе һәм ноталары бирелгән.
Төзүче тарафыннан җыентыкта бирелгән сүз башы
да рус телендә язылган.
Жырлар китапка тематик яктан хезмәт
җырлары, мәҗлес җырлары, туй җырлары, уен
җырлары, бәетләр, лирик жырлар, рекрутлар һәм
көнкүреш җырлары дигән бүлекләргә аерып
урнаштырылган
Җыентык зур формат белән, яхшы кәгазь һәм
ледирин тыш белән чыгарылган.