БӘЛӘКӘЙ РЕЦЕНЗИЯЛӘР
Г. СӘГЫЙРОВ. Тормыш җиле. Шигырьләр. Татарстан китап нәшрияты. 1970 ел
Тормыш җиле... Кайчагында ул кешене үз кочагына бөтереп ала да яңадан тора алмаслык итеп аягыннан ега. Ләкин кеше бирешми, мәрхәмәтсез язмыш иркенә буйсынырга теләми. Җиргә, кешеләргә булган мәхәббәте аңа, табигать корып куйган киртәләрне җимереп, көрәшчеләр сафында атлап барырлык рухи көч бирә. Бернинди авырлыклар, тормышта очрый торган күп санлы каршылыклар алдында баш имәгән шундый егетләрнең берсе булган Гакыйль Сөгыйров белән укучы инде байтактан таныш. Аяк-куллары хәрәкәтсез калып, урынга егылгач та ул башкалар бәхете хакына көрәшүче кыю солдат булып кала. Илгә, халыкка хезмәт итү өчен үзенең беркайчан да хыянәт итмәс коралы, якын киңәшчесе, тугрылыклы дусты һәм аерылмас юлдашы итеп Гакыйль поэзияне сайлый...
Бу яшь шагыйрьнең беренче иҗат үрнәкләре белән укучы «Ялкын», «Казан утлары», «Азат хатын» журналлары, «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» һәм «Социалистик Татарстан» газеталары аша таныш. Узган ел аның шигырьләре, аерым җыентык булып, Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты. Анда сайлап алынган шигырьләрнең күбесендә тормышка, үзенең ил-җиренә бөтен барлыгы белән гашыйк егетнең эчкерсез уйлары, иң матур хыяллары, якты өметләре гәүдәләнә.
Топольләрем, уйчан топольләрем — Кошларымның яшел бишеге. Топольләрем җирне ямьләндереп. Мәңге аумый яшәр шикелле.
...Көне нинди якты, күге нинди. Самолетлар юллар ясаган!
Берәр меңне яшәп, тагын берне Җибәрәмсең башлап яңадан...
«Аяз иртәләрдә...» дип башланган бу шигырьдәге тирән мәгънәле фикерләр «Ки-
1 Бу сандагы рецензияләрне Рәшит Гәрәй һәм Ренат Галявиннар әзерләде. рәк түгел андый-мондый бәхет», «Күл буенда имән белән каен», «Карлар бүген», «Больницада», «Яшерим мин кемнән яшьләремне» шигырьләрендә тагын да көчлерәк, образлырак итеп әйтелә. Кайбер шагыйрьләр шикелле төшенкелеккә бирелү, укучыны «кызгандыра» торган шигырьләр язарга тырышу Гакыйль Сәгыйров иҗатына бөтенләй ят нәрсә. Нинди генә темага, нинди генә вакыйгага нигезләнеп язылган бул-масыннар, аның шигырьләре укучы күңелендә оптимистик хисләр, саф тойгылар уяталар. Менә шуңа ул шигырьләрдәге лирик герой шагыйрьнең генә түгел, бүтәннәрнең дә рухи туганына әверелә. Менә шуңа күрә дә Гакыйль кешеләрне шатландыра, канатландыра, биеклеккә омтылдыра торган шигырьләр тудыруны үзенең төп иҗат принцибы дип саный. Ләкин бу әле шагыйрь җирдәге һәм кешеләр йөрәгендәге борчуларны, сагыш-моңнарны читләп үтә икән дигән сүз түгел. Тормыштагы шатлык-кай- гылар да, сөенеч-көенечләр дә Гакыйльнең нечкә хисле күңеленә бер үк дәрәҗәдә тәэсир итә, аны бер үк дәрәҗәдә дулкынландыра. Әмма шунысы куанычлы: теләсә нинди очракта да аның шигырьләрендә рухи күтәренкелек, кешенең үз көченә ышануы, һәртөрле кыенлыкларны җиңәргә сәләтле булуын тоюы өстенлек ала. Моның шулай икәнлеге «Яшерим мин кемнән яшьләремне» дип башланган шигырьдә дә бик ачык күренә:
Яшерим мин кемнән яшьләремне — Мескен диеп Жәлләр өчен акмый яшьләрем
Бу көнгәчә дуслар күңеленә Мин кызгану хисе чәчмәдем. ...Ирләр еш еламый... Еласа да Көчсезлектән түгел елавы: Яше аның текә ярларыннан Ташып чыккан дәрья сулары.
«Тормыш җиле» җыентыгының «Нәни дусларга» дип аталган бүлегенә яшь ша-гыйрьнең балалар өчен язган шигырьләре урнаштырылган. Алар киләчәктә Гакыйль-
иен кечкенәләр очей до әйбәт шигырьләр «зв алачагына ышаныч тудыралар.
Китапның эчендә табигать, шулай ук мыл күренешләрен сурәтләгән һәм бер карау белен күңелне үзенә җәлеп итәрлек матур- матур рәсемнәр бар. Ул рәсемнәрне дә Гакыйль үзе ясаган. Алариы караганда күз алдына нечкә хисле, киң табигатьле яп-яшь егет — туган җирен, замандашларын сөел туя алмаучы шагыйрь һәм рәссам килеп баса. Җыентыкны төзегән һәм аңа сүз башы язган шагыйрь Илдар Юзеее әйткәнчә, язмыш Гакыйль Сөгыйровның тормыш кылларын өзәргә уйлаган. Ләкин берничек тә егетнең күңел кылын өзә алмаган. Ул өнә шул өзелмәс нечкә кылда тагы да матур-рак уйнар әле.
М. ФЭЯЗУЛЛИНА Энҗе чәчәк. Шигырьләр.
Татарстан китап нәшрияты. 1970 ел
Шагыйрә Марзия Файзуллина кече яшьтәге мәктәп балаларына багышлап чыгарган яңа җыентыгын «Энҗе чәчәк» дип атаган. Китапның беренче битен ачу белән, кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан көләч йөзле шат балалар күзгә ташлана. Мәктәп бусагасын беренче талкыр атлап кергән бу бәхетле сабыйлар хуш исле әлеге чәчәкләрне укытучы апаларына бүләк итеп бирер өчен алып килгәннәр. «Беренче дәрес» шигырендә автор әнә шул хакта сөйли, һәркем түземсезлек белән көтеп ала торган олы бәйрәмнәргә карата язылган мондый шигырьләр җыентыкта шактый күп. Ул шигырьләрнең берсе «Май бәйрәме» дип атала. Юрий Гагарин булып киенеп, әбисе белән бергәләп урамга демонстрация карарга чыккан кечкенә малай турында шагыйрә менә болай дип яза:
Ул ракетага утырган Кигән нүзлекле бүрен. Парлык балллар соклана Яшь космонавтны күреп.
Нәниләр күңеленә кереп калырлык мондый җыйнак һәм гади строфаларны «Ике «ерак», «Электр уты кабынгач», «Өлкән группага күчкәч», «Атлар зчерткәндә». «Суган тураганда», «Кырда», «Чебиләр», «Качыш уены», «Мырвуҗан». «Үрмәкүч», «Миләш», «Кез», «Күләгә» кебек шигырьләрдә дә очратырга мемкин. Үзенең шигырьләрендә Марзия Файзуллина укучыларны бәләкәйдән үк эш сөеп үсәргә, өлкәннәрнең сүзеннән чыкмаска, зирәк һәм акыллы булырга өнди «Аннан-моннан» дип аталган бүләккә тупланган кайбер шигырьләрне укыганда, шагыйрәнең балалар телен яхшы бе-леп. кыска һәм аңлаешлы ител язарга сәләте барлыгын тоясың. Моны бигрәк тә «Чәче». «Мендәре», «Ник яңа дәфтәр алган», «Таш диеп җавап биргән», «Аинан- моннан акланган», «Горчицаны бал диеп» шигырьләренә карата әйтергә була. Әлеге шигырьләрендә шагыйрә балалар холкын, аларның бер-берләренә һәм үзләрен чолгап алган мохитка булган мөнәсәбәтләрен табигый, ышандырырлык итеп тасвирларга тырыша. «Мендәре» шигырендә ул, мәсәлән. дәрескә соңга калып килгән укучы ха-кында түбәндәгечә яза:
Мәктәбенә соңга калга. Ул болай дип аңлата Имеш, ул түгел... Мендәре Йоклатырга ярата.
Укучыны елмаерга мәҗбүр итә торган мондый юмористик юллар җыентыктагы башка шигъри парчаларда да байтак.
Ләкин, шуңа да карамастан, китаптагы аерым шигырьләрне укып чыкканнан соң күңелдә канәгатьсезлек хисе туа. Моны раслау ечеи, барыннан да элек, «Флаг йөртүчеләр». Язгы чәчүдә». «Кызык тәлинкә», «Күз өстендә каш нигә», «Нени булышчы», «Туган көн юкка чыккан», «Тузаннар», «Үтәли җил», «Салааат күпере» шигырьләрен күрсәтел үтәргә «ирек. Саналып кителгән әлеге шигырьләр ясалма сюжетка корыл* ганнар һәм чын поэзия әсәрләре булудан шактый ерак торалар. Ул шигырьләрнең тел кимчелеге шунда: автор аларда үэ-үзен кабатлый, укучыга бер үк нәрсәләрне кат-кат тәкъдим ите, алынган теманы шигърияткә хас булган үтемле алымнар ярдәмендә чишеп бирү турында кирәгенчә уйланмый. ■ Эш соям». «Озату кичәсе», «Нәни булышчы», «Аумас курчак». «Ял көнендә», «Скрипач курчак», «Сиздермичә», «Поезд», «Кем ул». «Тузаннар», «Яңа квартирада» шигырь-ләренең һәркайсында курчаклар турында сөйләнә Әмма ул шигырьләр бер-берләренә ике тамчы су кебек охшаганнар һәм поэзиягә әллә ни яңалык алып килмиләр. Җыентыкның ахырына урнаштырылган тә* бышмак-шигырьләр дә халык телендә элек* электән йоргән һәм һәркемгә тоныш булган нәрсәләрне рифмалы юлларга тезеп чыгу* дан узмаган. Кайбер шигырьләрдә исә тая кытыршылыгы үзен иык сиздерә. «Кабат килдек тагын да», «урманга рехмәт әйтергә бар авазны тупладык», «кулын яфракка илтте», «башбаштак кылып йердек» шикелле сүз тезмәләре кечкенәләргә түгел, олы* ларга да авыр аңлашыла. Әгер автор яз» геннарын дөньяга чыгарганда талымсызлык күрсәтмәгән булса, тиешенчо эшләнеп бет*
мвгән шигырьләргә җыентыкта, әлбәттә, урын бирелмәгән булыр иде. Яна әсәрләрен матбугатта бастырырга әзерләгәндә киләчәктә шагыйрә бу хакта да ныклап уйланырга тиеш.
ЗӘКИ НУРИ. Озын сүзнең кыскасы. Шигырьләр. Татарстан китап нәшрияты.
1970 ел
Укучылар шагыйрь Зәки Нурины нигездә кыска шигырьләр авторы буларак беләләр. Шигырь язганда ул һәр очракта диярлек тормышта үзе күргән, үзе кичергән яки башкалардан ишетеп белгән вакыйгаларга, гыйбрәтле һәм мәзәк күренешләргә мөрәҗәгать итә. Аның узган ел Татарстан китап нәшриятында басылган «Озын сүзнең кыс-касы» исемле яңа җыентыгы да әнә шундый кыска шигырьләрдән, җырлардан, этюд һәм шигъри репортажлардан, төрле сурәтләргә касап язылган эскизлардан, мәзәкләрдән тора. Аларны шагыйрь тематик яктан өч бәйләмгә бүлеп урнаштырган. Беренче бәйләм «Ярату сүзе» дип атала, «Мәхәббәт бетсә әгәр...» шигыре белән ачылган бу бәйле чгә шагыйрь күбесенчә яшьлек, мәхәббәт һәм дуслык турындагы шигырьләрен туплаган. «Яфрак яуган бер чакта». «Ут күземә дүрт сүзем», «Су буенда яшел куак». «Килерсең әле, килерсең», «Ышан». «Таң чаңы» дигән җырларга да шул ук шигырьләр арасында урын бирелгән.
Соңгы вакытта Зәки Нури иҗатында ке-шенең эчке кичерешләрен, табигать күре-нешләрен үз йөрәге аша үткәрел, белеп тасвирлаган яңа поэтик картиналар, шигъри детальләр шактый еш очрый башлады. Моның матур мисалларын без «Озын сүзнең кыскасы» җыентыгында да күрәбез. Югарыда телгә алынган бүлектәге «Торналар» шигыренең соңгы юлларын укыганда, мәсәлән. күңелне олы бер хис — туган җиргә булган мәхәббәт хисе били:
Җирне кошлар пке якка бүлә — Берсе җылы берсе салкын як. Ә уйлары нәкъ безнеке кебек: Тик туган як җирдә — алтын ян. Маяк булып, кояш, күтәрел син, Тарал юлда тизрәк, күк томан! ...Тезелгәннәр кошлар җылы якны Салкын якка теккән җеп сыман.
Тормышында тынгылык белмәгән һәм күп вакытын юлда үткәрергә, һәр җирдә кешеләр белән якыннан аралашырга яраткан шагыйрь илебезнең төрле почмакларына әледән-әле сәяхәт кыла, ерак Польша җирләренә барып чыга. Үзе булган урыннардан татар укучыларына ул өр-яңа шигырьләр алып кайта. Шул шигырьләрнең бер өлеше җыентыкның «Бәйрәм бәйләмеан тәшкил иткән. Андагы «Җыр белән очрашу», «Шушь елгасы буенда», «Тауларга менү», «Сулар төшә таш алып», «Диңгез күзе» шигырьләрендә Зәки Нури сөекле юлбашчыбыз Ленинның Казанда. Себерд» һәм Польшада яшәгән еллары турында сөйли. «Салют-букет» шигырендә ул даһи Ильич тарафыннан төзелгән туган республикабызның уңышларын күреп сөенә, «Ча- вай чишмәсе» шигырен мари халкының әкиятләрендә һәм легендаларында сөйләнгән Чевай батыр исемен үзенә әдәби псевдоним итеп алган күренекле язучы һәм культура эшлеклесе Сергей Григорьевның якты истәлегенә багышлый. «Кәләпүш», «Арарат», «Вислада су кергәндә», «Күкрәү- ле яңгыр» шигырьләрендә без төрле милләт вәкилләре — җирдә бер үк теләк, бер үк идеал белән янып яшәүче якын дусларыбыз белән очрашабыз. Илен, туган җи-рен. дусларын яңа бәхетләр белән куандырыр өчен көрәшле, авыр юлдан атлаучы һәм максатына карап барганда ару-талуларын оныткан юлчының уй-теләклөрен шагыйрь «Офык» шигырендә менә бола« тасвирлый:
Кеше — юлда. Кеше һаман ашыга.
Җәяүләп тә. самолетта очып та. Шунда гүя аның бөтен бәхете. Бар шатлыгы гүя шушы офыкта.
Сине һаман алга чакырып, еракка дә шеп торган киң офык сызыгын кем сызган соң, дигән сорауга автор бик матур итеп җавап бирә:
Ленин сызган барчвбызның офыгын Уч төбендә кояш тоткан кул белән! Җитеп булч аңа бары көрәштә Һәм хезмәттә җиңеп узган юл беләи.
Зәки Нури — татар совет поэзиясендә сатира-юмор жанрын үстерүгә үзеннән шактый зур өлеш керткән шагыйрьләребезнең берсе. Аның бу жанрда язылган кайбер яңа шигырьләре белән җыентыкның «Чәнечкеле бәйләм» бүлегендә танышабыз. Ул шигырьләрнең күбесе «Бу уклар кемгә тияр», «Таныш затлар түгелме», «Озын сүзнең кыскасы». «Ут чәчеп һәм ук чәнчеп», «Нәни Күпбелмеш сөйли» дип исемләнгән аерым циклларга тупланып басылганнар. Бер яки ике генә строфадан торган сатирик диалогларда, аерым типларга аталып язылган шигъри фельетоннарда, хроника һәм мәзөк- иронияләрдә шагыйрь тормышыбызның алга таба үсешен тоткарларга маташучы хорә- сәннәрне. кире фикерле, ваемсыз кешеләрне тәнкыйть уты астына ала, алардан
ачы итеп иллә. Лаим и биредә шумы да әйтел үтерге кирәк: әлеге циклларда үзләренә йекләтелгән вазифаны тегәл үтәгән «Гыйбрәт эчен», «Хушлашканда», «Көтелмәгән», «Кем кемне кыса», «Бәйләнчек ир». «Кыйммәтле кияү» шикелле шигырьләр арасында автормын әйтергә теләгән фикерен ахыры- иача ачып бирә алмаган, поэтик яктан йомшак эшләнгән дүртьюллыклар да очрый.
Ә гомумән җыентыкка карата булган төп фикеребез, шагыйрь үзе әйтмешли, озын сүзнең кыскасы... шул: андагы шигырьләр белән танышып чыккан укучы кеидәлек тормышыбыздагы вакыйгаларга битараф кала алмый. Ул шигырьләр кешедә Влтан-аиага мәхәббәт, туган туфракка, бер- гә-бергө гомер иткән дус-ишләргә мәхәббәт, алга китешебезгә комачаулык ясарга тырышучыларга — бюрократларга, ялагайларга, ялкауларга, икейезлеләргә тирән иәфрпт хисе тәрбияли. Китапның уңай ягы барыннан дә элек әнә шунда.
А. СӘЛӘХЕТДИНОВ. Туган җирем — Татарстан Очерклар һәм юлъязмалар. Татарстан китап нәшрияты. 1970 ел
Узган ел республикабыз хезмәт ияләре Татарстан АССРның тезелүенә 50 ел тулуны тантаналы тосте билгеләп үттеләр. Шушы олы юбилейга әзерлек көннәрендә азучыларыбыз һәм журналистларыбыз Татарстанның узганы һәм бүгенгесе, аның атаклы кешеләре, социаль һәм культура тормышындагы үзгәрешләр турында күп кенә яңа әсәрләр тудырдылар Ул әсәрләр арасында Абдулла Сәләхетдиновның очерклар һәм юлъязмалар җыелмасыннан торган ■Туган җирем — Татарстан» дигән китабын да күрәбез
Җыентыкның сүз башында автор укучыны үзе белән бергә республика буйлап сәяхәткә чытарга чакыра. Шактый озынга сузылган бу сәяхәт дәвамында ул тугыз урында тукталыш ясый. Аның беренче тук- тслышында язган очеркы «Тимеркәй оныклары» дип атала. Очеркның баштагы өлешендә моннан күп еллар элек Казан губернасының Тау ягында яшәгән Тимеркәй исемлә иешенең авыр язмышы, ә икенче бүлегендә аның оныкларының нур белән бизәлгән якты тормышы, искиткеч матур эшләре тасвирлана.
А. Салахетдинов үзәнең әлеге очеркында «КПСС тарихыпннан менә мондый бор җомле китерә: «Днепрострөйда һәм Мәг- ннтостройда алдынгы бригадалар бәтои салу буенча дөнья рекордлары еу*дылар.-я Аннан соң автор партия тарихында әйтә*- гәи донья рекордын Тау ягы кешеләре — яшьләре белән Тимеркәйгә онык тиешле Хәбибулла Галиуллин бригадасы егетләре куйганлыгын әйтеп үтә.
Исеме бөтен илгә таралган һем бетон салу буенча дөнья күләмендә рекорд яулау дәрәҗәсенә ирешкән Хәбибулла Галиуллин илнең югары бүләге — Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Үзәк газеталар үзләрен эштә аямаган Татарстан егетләренең героик хезмәтләре турында күп тапкырлар язып чыгалар. Күренекле рус язучысы Валентин Катаев «Вакыт, алга!» романында Галиуллин бригадасының дөнья рекорды яулауга ирешкән көнен сурәтли. Шагыйрь Александр Ворошилов, аларга багышлап, «Дөнья рекорды турында җыр» исемле поэма иҗат итә.
Җыентыктагы башка очерклар да як- ташларыбыэның эштәге фидакарьлеге турында сөйләгән гаять бай фактик материалларга нигезләнеп язылганнар. Ул очеркларның күбесендә элекке тормыштан алынган кайгылы вакыйгаларны Октябрь кояшы балкыганнан соң халкыбызның тормышка ашкан уй-теләкләрен чагылдырган якты күренешләр алыштыра. «Язмышларны замана яза» очоркын укыл чыккач, авылдан ерак калага сатарга алып барылучы яшь кызларны күз алдына китереп әрнисең. Шул очеркның ахырында Апае районының Дәвеш авылында туып-үскән һем терлекчелек фермасында эшлеген алдынгы сеңелләрнең колхоз биргән путевка белен Кавказга ял итәргә кит> ләрен ишетеп, куанып бетә алмыйсың.
Язучының алдагы тукталышы — Бөгелмәдә Бу тукталышта язылган сәхифәләр укучыны Бегелмәиен революциягә кадәрге хәле. ин*ервенция елларында ул тирәлардә барган сугышлар, шул сугышларда халык бәхете эчен гомерләрен биргән үлемсез каһарманнар, шәһәрнең хәрби коменданты ярдәмчесе вазифаларын башкарган күренекле чех язучысы Ярослав Гешекның Бөгелмәдә яшәгән дәвердәге эшченлеге, Татарстанда Совет власте урнашкач, бу якларның йезен үзгәрткән яңарышлар, нефть фәнни-тикшеренү институты галимнәренең тынгысыз хезмәтләре белен таныштыра «Урал тау итәгендә» очеркында республикабызда беренче булып «кара алтын» эзләп табучылар, танылган монтажчылар бораулаучылар. төзүчеләр. «Индустрия бастионнары» дип исемләнгән язмаларда Миңлебай
газ заводын коручылар белән очрашабыз.
Җыентыктагы кайсы гына очерк яки юлъ- язманы укыма, анда синең күз алдыңа Та-тарстан җирендә калкып чыккан өр-яңа гигантлар һәм аларга тормыш сулышы өргән баһадир йөрәкле кешеләр килеп баса. «Йолдызларны Зәй кабыза». «Яшьлек каласы өмәдә». «Кама буйларында яңарыш», «Кояшлы кырлар киңлеге» язмаларында республикабыз тормышындагы үзгәрешләр аеруча калку итеп сурәтләнә. Татарстанның данын еракларга тараткан Зәй ГРЭСы, Түбән Камадагы химия комбинаты, елгачылар һәм тукучылар, бетон ясаучылар һәм нефтьчеләр, төзүчеләр һәм энергетиклар шәһәре — Чаллы, андагы иң зур төзелеш — автомобиль заводларының гигант комплексы, киләчәккә карап, ишекләрен киң итеп ачкан Менделеевен. Чистай районының «Татарстан» колхозы... Югарыда телгә алынган юлъязмаларны укыганда, гүя без үзебез дә әнә шул җирләрдә йөрибез. Андагы зур эшләр, җирне яшәртү өчен үзләреннән лаеклы өлеш кертүче кешеләр күңелдә горурлык хисе уяталао.
Сәяхәтнең ахырында автор яңадан Казангә әйләнеп кайта һәм туган башкалабызның киләчәге турында укучы белән җанлы әңгәмә алып бара. Китапның соңгы битен ябып куяр алдыннан ул әйткән сүзләрне син дә үз сүзләрең итеп кабатлыйсың:
— Якты өметләр һәм зур ышанычларны юлдаш итеп, шәһәр буйлап атлыйм. Каза-нымның киләчәгенә, Татарстан башкаласының тиздән туачак яңа таңнарына барам...
Җыентыкка кергән очеркларны язу эчен материал туплауга автор бик күп хезмәт куйган һәм үзе күреп белгәннәрне, башкалардан ишеткәннәрне гади итеп, җиңел тМ белән хикәяләп бирә алган. Озак эзләнүдән соң табылган күп санлы архиз документларын очеркларда оста файдалану, республика тормышындагы төрле вакыйгаларны һәм күренешләрне чагылдырган фото-рә- семнәр урнаштыру исә китапның эчтәлеген тагын да баета төшкән. Мондый характердагы китаплар алдагы көндә дә даими рәвештә чыгарылып барсын иде. Укучы әнә шуны тели.
Р. ХАФИЗОВА. Кирлемән. Әкиятләр һәм хикәяләр. Татарстан китап нәшрияты.
1970 ел
Роза Хафизованың кече яшьтәге мәктәп укучыларына атап чыгарылган яңа китабы «Кирлемән» дип атала. Китап ике бүлектән тора. Беренчесенә әкиятләр, икенчесене хикәяләр тупланган.
Комда чокыр казып уйнаганда Салихның көрәге ниндидер каты әйбергә тиеп китә. Казып чыгарса, ни күзе белән күрсен, ком өстендә — нәни генә бер малай. Күзләренең берсе бер якка, икенчесе икенче якка караган. Бер кулы озын, икенчесе кыска. Башы тап-такыр. «Кем малае син?» — дип сорагач, ул: «Беркемнеке тү-гел. Мин — Кирлемән!» — дип җавап бирә. һәм шунда ук саф күңелле, тиз ышану- чан малайларны һәм кызларны алдый башлый, киреләнергә, сүз тыңламаска өйрәтә.
Җыентыктагы «Кирлемән» дигән әкият әнә шулай башланып китә. Әсәрне, Кирлемән тагын нинди начарлыклар эшләр, тагы кемне юлдан яздырыр икән дип. борчылып һәм дулкынланып укыйсың. «Ник сайрамый сандугач» дигән бүлек Кирлемәнгә карата бигрәк тә нык ачу тудыра. Аннан әшәкелеккә өйрәнгән бер малай оядан ике сандугач баласын тотып ала һәм һавага очыртып уйный башлый. Алар җиргә егылып, бәрелеп үләләр, билгеле...
Кирлемәннең кыланышлары чамадан ашып китә һәм бервакыт ул сизгерлеген югалта. Шунда аны эләктереп алалар. Пионерларның карары нык була: балаларга зыян китергәне, аларны начарлыкка өйрәткәне өчен, аны капчыкка салып җиргә күмәләр.
«Мияубикә сые» да мавыгып укырлык итеп язылган. Бу әкияттә бер явыз песи турында сөйләнелә. Кунакка чакырган булып, ул кошларны тотып ашарга уйлый. Ләкин теләгенә ирешә алмый кала. Өйалды астыннан Сарбай килеп чыккач, эләктергән кошларны да ычкындырып, тиз генә качарга мәҗбүр була. «Мәк чәчәкләренең сере» дигән әкият убырлы карчыкны һәм аның ялчыларын җиңгән тимерче карт турында. Борын-борын заманда биек таулар артында бер убырлы карчык яшәгән. Гомер буе кешеләрне рәнҗеткән, аларга гел начарлык эшләп килгән. Ул әнә яхшы күңелле Миңсылуга да күптән теш кайрап йөри икән. Шулай бервакыт убырлы карчык каз бәб-кәсенә әверелә дә кызны, алдалап, кара урман эченә алып кереп адаштыра. Кая барырга, нишләргә белмәгән Миңсылу челтәрләп-сырлап ясалган күпер күрә, теге якка чыгу өчен күпер өстенә менүе була—• күпер мәче башлы зур ябалакка әверел» һәм кызны упкынга илтеп ташлый. Ләкин убырлы карчык озак тантана итә алмый. Сөекле оныгының һәлак булуын белгән
тимерче карт урмаи артындагы шера кыяны убырлы карчык белен бергә упкынга олактыра.
Икенче бүлеккә биш хикәя кертелгән. •Реке нигә үпкәләде?» исемлесе күңелдә аеруча җылы тәэсир калдыра. Реке кушаматлы озын сыйраклы эт Нияз белән бик дус була. Ул малайны көн саен күрше авылдагы мәктәпкә озата бара, дәресләре беткәнче аны көтеп утыра, мәктәптән чыгуга, Ниязның сумкасын күтәреп кайта.
Көннәрнең берендә бу дуслык бозыла да куя. «Ни өчен?» — дисезме. Бу хәл болей була. Нияз уз авылына кайтырга чыккач, күз ачкысыз буран куба. Чаңгыда була торып та Нияз карга батып-батып китә. Ә эткә бигрәк тә кыен. Җитмәсә, аның авызында сумка бар. Шулай да көч-хәл белән исән-сау кайтып җитәләр болар. Өйгә кергәч, Нияз туйганчы ашый да җылынып, төшләр күрә-күрә йокыга тала. Рекс та бик ачыккан, арган һәм туңган була. Ләкин малай аны исенә дә алып карамый. Иртәгесен мәктәпкә барырга чыккач, Нияз этен бик оэак чакыра. Ләкин Реке аңа иярми. Нишлисең бит, кунак ашы кара-каршы. Үз җаен гына кайгыртканы, башкалар хәлен онытка-ны өчен, Нияз дустын югалта.
• Яңа курчак», «Юлда» хикәяләре дә матур язылган, ләкин аларның ахыры табылып җитмәгән, тәмамланулары уңышлы түгел. Шуңа күрә бу хикәяләрнең тәэсир итү көче азрак. «Электрлы чалбар» хикәясенең до ни өчен язылуы, авторның нәрсә әйтергә теләве аңлашылып җитми.
Ахыр килеп, Р. Хафизова әсәрләренең теле турында берничә сүз. «Кирлемән» әкиятенең беренче бүлеге һәм «Электрлы чалбар» хикәясе, «Ялкын» журналында басылган вариантлары белән чагыштырганда, бик нык эшкәртелгән. Кабатланып килгән сүэлор киметелгән, кайбер җомлә тезелешләре тәртипкә китерелгән. Ләкин ялгыш тезелгән җөмләләр, урынсыз кулланылган сүзләр һәм сүз тезмәләре һаман да калган. Болар исә әкиятләрнең һәм хикәяләрнең тәэсир исчән шактый киметәләр. Авторның сүз байлыгы да әллә ни зур түгел шикелле.
Моңарчы! чыккан китапларына карап хөкем иткәндә, Роза Хафизояаны өметле һем үсеп килүче язучы дияргә була. «Ку- рай-малай маҗаралары» да, «Кыңгыраулар җыры» да мавыгып укырлык итеп, кызык язылганнар иде. Укучылар авторның бу яңа китабын да нигездә ярагып укырлар, дип ышанасы киле.
3. ТУФАЙЛОВА. Нәни капитаннар. Шигырьләр. Татарстан китап нәшриеты. 1970 ел
Зәкия Туфайлова — кече яшьтәге балалар өчен актив иҗат итүче өлкән шагыйрә- ләребезнең берсе. Аның газета һәм журнал битләрендә басыла торган шигырьләрен укучылар һәрвакыт көтеп алалар һәм яратып укыйлар. Узган ел ул, үз шигырьләренең иң уңышлы дигәннәрен бергә туплап, «Нәни капитаннар» исемле яңа китабын бастырып чыгарды. Җыентыкка кергән шигырьләр, эчтәлекләренә карал, «Менә ич мин», «Без мәктәпкә барабыз» һәм «Табышмаклар» дигән бүлекләргә бүленеп урнаштырылган.
Беренче бүлекне нигездә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган шигырьләр тәшкил итә. Ул шигырьләрдә нәниләрнең үзләренә гем хас булган кызыклы тормышлары, үзара М*кэсебәтләре, теге якм бу вакыйганы үэләрепчә кабул итүләре шагыйрә тарафыннан шактый оста тасвирлана. «Мин яңа сүз өйрәндем», «Мин әтинең зур улы», «Бакчада», «Кем җитәкли», «Иртәнге кояш», «Кечкенә тамчылар». «Рәсем сөючеләр», «Озын телле Гөлүсә» ши-гырьләрендә автор балаларның боек Ленинга мәхәббәтен, өлкәннәргә карата булган ихтирам-хөрмәтен, бәләкәй яшьтән үк эш сөкәчән булып үсүен уңышлы тотып алынган поэтик детальләр аша күз алдына китереп бастыра. Әлеге бүлектәге башка шигырьләр турында да җылы сүз әйтәсе кило. Мисал эчен «Тормыйм елап та» шигырен китерергә була. Шигырьдә сүз кечкенә кызчык исеменнән алып барыла. Тау шуар эчен абыйсыннан ул аның тимер чанасын сорый. Абыйсы бирмәгәч, әбисе янына килеп еларга тотына. Әбисе аны: «Тышта бик суык, кызым, суык тышта абыең шусын, әйдә»,— дип юата. Кызчык бераз тынычлана тошо һәм. абыйсын үчекләргә теләгәндәй итеп, болай ди: — Кышын абый шусын, тормыйм етлп та. Җәй җиткәч, мин тормам аннан сорап та.
Зәкия Туфайлованың күпчелек шигырьләре әнә шул рәвешле балаларга хас булган гади һәм аңлаешлы телде язылган. Ул шигырьләрнең бөтенесенә дә диярлек җиңелче юмор хас.
Җыентыкның «Без мәктәпкә барабыз» дип аталган бүлегендә дә уңышлы эшләнгән шигырьләр байтак. Аларны укыганда ве- кыты-вакыгы белән ирексездон елмаеп куясың. «Безләмәгез колакта» шигырендә уку-
чы дәресләрендз өлгермәүче һәм классны артка сөйрәүче Вәли белән таныша. Илтешләре аңа тырышыбрак укырга, дәресләрне игътибар беләнрәк тыңларга киңәш бирәләр. Әмма Вәлинең уз сүзе сүз, аның җавабы бер
— Башта үзегез әйттегез:
«Вәлигә бер шеф кирәк». Үз башымны эшләткәч. Ул шеф миңа ник кирәк! Тәмам черки булдыгыз. Безләмәгез колакта. Сездән котылыр өчен Күчмим, калам класста!
Автор биредә укучыга уйланырга урын калдыра. Кем белә, Вәлигә, бәлки, чыннан да бернинди шеф та кирәкмидер, алдынгы укучылар сафына басарга, бәлки, аның үзенең дә көче-ихтыяры җитәрлектер.
«Безнең китапханәдә», «Локман», «Нур- санә», «Самат», «Мохтар» шигырьләрен шагыйрә китапның кадерен белүче яки аның «канатларын каеручы» балаларга багышлаган. Безнеңчә, җыентыкка кертү өчен бу шигырьләрнең бер-икесе бик җиткән иде. «Табышмаклар» бүлегендәге кайбер шигырьләр турында да шуны ук әйтергә кирәк: анда да китаптагы шигырьләрнең санын арттыру өчен генә китерелгән шигъри табышмаклар юк түгел. Аннан соң һәр табышмакның астына җавапларын биреп бару кирәк иде микән?
П АПУШЕВ Сукмагым. Шигырьләр. Татарстан китап нәшрияты. 1971 ел
Яшь шагыйрь Павел Апушевның ши-гырьләре моңарчы әле вакытлы матбугат битләрендә генә күренгәләп килә иде. Быел укучыларга ул үзенең беренче китабын тәкъдим итте. Җыентык авторның ма- тур-матур хисләрен, яшьлек фәлсәфәсен, дөньяга карашын чагылдырган лирик парчалардан, авыл тормышына багышланган шигырьләрдән тора, П. Апушез шигырьләрен укыганда яшел чирәмле борма сукмаклар. ярсу толпарларга атланып чапканда «олы юлга кул сузган» малайлар, шул малайларга хәерле юл теләп калган авыл картлары күз алдына килеп баса. Күңелне дулкынландыра торган шундый шигырьләрнең берсе «Юл уңсын» дип атала. Анда яшь әдип лирик геройның эчке кичерешләрен, кешеләрнең үзенә карата булган игьтибарлылыгын әйтеп бирү өчен гади һәм җылы сүзләр эзләп тапкан:
Беләм. беләм. изге теләк иде.
Шулай диде күрше картлары Җиңел уз дип, җиңел арбаларга Җикте алар чаптар атларны
Табигать күренешләрен тасвирлап язган шигырьләрендә дә П. Апушев үзен кешеләр янында итеп тоя. Менә шуңа күрә дә аның табигать турындагы «Беренче күкрәү», «Маяклар», «Карыш җирем», «Урман», «Төнбоеклар» шигырьләрен яратып укыйсың, хәтергә алар бик тиз сеңеп калалар.
Яшь шагыйрьнең тагын бер отышлы ягы шунда: ул озын язарга яратмый, тупланган фикерен дурт-биш строфада әйтеп бирергә омтыла. Аз сүзлелек исә үз чиратында шигырьнең эчке динамикасын көчәйтә, киеренкерәк итә, аңа зуррак нагрузка йөкли. Моны бигрәк тә җыентыктагы «Ятлар мине үз иттеләр». «Кайтып киләм», «Дөнья матур, дуслар», «Күке тавышы». «Көзге сагыш», «Кайда туса кеше» һәм башка шигырьләргә карата әйтергә кирәк. «Телләр өйрәнәсем бар» шигыре дә яшь шагыйрьнең алынган теманы үзенчә чишәргә сәләтле икәнлеге турында сөйли:
Ике телне белсәң җиткән диләр.
Килә алай түгел диясем.
Бар бит әле җир астыннан аккан Чишмәләрнең телен беләсем.
Беләсем бар ни дип сөйли икән Җил искәндә яшел камышлар. Йолдызларның телен белмим әле. Ә үзләре күптән танышлар.
Җыентыкта, билгеле, тормышчан булмаган ваныйга-күренешләргә корылган яисә башкалар тарафыннан әйтелгән фикерләрне тагын бер тапкыр кабатлаган шигырьләр дә юк түгел. Ләкин алар китапка гомуми тон бирә алмыйлар. Шуңа күрә киләчәктә андый шигырьләрдән акрын- лап-акрынлал арына барырга П. Апушев-ның көче җитәр дип ышанасы килә.