ҺАМАН ДА ИСТӘ
Күңел нечкәрүе
Угыи| утлары эчендә йөргән кешенең күнеле әллә 15“А_ Ш ничә төрлегә төрләнеп китә. Бер карасак, үз өстенә шашынып килгән дошманны, бик тыныч кына булыр- Яг чйи Ж. J га тырышып, аяусыз каты күнел белән атып ега солдат.
Икенче карасак, сугыш кырында яткан үлекләр өстеннән аРкылы сикереп, алга йөгерә, кинәт башка бер үле гәүдәгә ышыкланып ята да. мылтыгын анык өсте- нә салып, дошманга ут яудыруын дәвам итә. Кешене түгел, үз өстенә килә торган үлемне үтерәм дип ата ул. Үзенә калкан булган җансыз гәудәнен дә адәм баласы икәнлеген бер мәлгә онытып тора. «Лбау, нинди таш бәгырьле, нинди миһербансыз бу — кеше дигән зат!> — дип тә уйларга мөмкин
Әмма инде өченче карасан, каршында калкан булып анык башын саклап калган шул үлекнең үз иптәше икәнен күреп ала ул. Күреп ала да тетрәнеи китә, күңелендә чиксез кызгану туа. күзләреннән саран яшь тәгәри һәм, ипләп кенә, ярасы авыртмасын дигәндәй генә кочтырып, шул мәетне хәвефсез урынгарак алып китә башлый. Шулай үле иптәшен уттан чыгарганда, тере солдат үзе дә һәлак була кайчакта Моны ул айнык акыл белән белеп эшләми, моны аңа саф вөҗданы куша, моны ана йомшак һәм нечкә күнеле куша...
Әйе, солдат күңеле, аяусыз сугышлар эчендә йөри йөри, бик тә нечкәреп китә Әз генә ут тынып тәмәке төрер арасы булдымы, аның күз алдына балалары килә Ничәү генә булмасын, бөтенесе берьюлы йөгере- шеп-чөкордәшеп килеп, аның муенына сарыла, күпмедер еллар гомер иткән хатыны ягымлы һәм сагышлы йөзе белән аның янына — траншеягә төшеп баса шикелле. Махорканың зәнгәр төтене, солдатның өзелеп сагынуын сөйли торган тавышсыз җыр сыман, салмак кына бөдрәләнеп өскә күтәрелә... Сөйгән кызы яки яшь кәләше булган егет, гимнастеркасының сул кесәсендә— әйе, нәкъ сул кесәсендә — үзенә чпксез кадерле булган кешенең бердәнбер карточкасын саклап йөртә. Ул аның йөрәк өстенә туры килгәнгәме, аны һәрвакыт рәхәт бер тойгы белән тиб-рәтеп тора, яшерен шатлык белән йөзен елмайта Хәтта ниндидер эчке горурлык бирә аңа һәм шул ук вакытта хәвефле борчуга да дучар итә «Нихәлләрдә яши икән?.. Онытмадымы?.. Көтә микән? Турылыклы ми
Ахыры Башы 5 иче санда.
кән? Исән калып, кавышырбыз микән?.. Дошман сүзләренә карап, ятка күз салмас микән?»
Вәдүт тә шундый ук нечкә күңелле иде. Шагыйрь күңеле, солдат күңеле — аларның уртак өлешләре шактый күп. Вәдүтнең дә өзелеп сөйгән һәм бик тә сагындыра торган кадерле кешесе бар иде...
Без Вәдүт белән кырык икенче елның яз башында Сороколетово авылында очрашып, өч-дүрт көн бергә булдык. Шул көннәрнең һәрберендә аның куанып сөйләгәне шул сөеклесе булды, бергә уздырган бәхетле көннәре хакында булды. Шундый яратуга лаеклы әйбәт иптәше булуга чиксез сөенә иде Вәдүт. Тик мин китәр алдыннан гына үзенең күңелен тырнап торган эчке бер зур хафасын аңлатты ул: сөеклесеннән хатлар бик сирәк, бик сагындырып кына килә икән—ничәмә айга бары ике хат! Анда да бик кыска һәм ярату сүзләре шактый саран языла икән... Ә солдат кешегә җылы сүзләр, юк, жылы гына түгел — яндырырлык кайнар сүзләр, «яратам, бәгърем!» дигән ялкынлы сүзләр кочак-кочак кирәк бит! Шунда гына ул тулы бәхетле.
Аның бу хафасыннан солдат һәм шагыйрь күңелен шик корты борчый башлавын аңладым мин. «Әллә боларның мәхәббәте тигез түгелме?..» дигән сорау һәм... үз хәлләрем... юл буе уйланырга мәҗбүр итте. Ә инде аның белән күрешәм дип икенче килүемдә яшь дустымның фаҗигале үлем хәбәрен ишеткәч, берьюлы ургылган бик күп хисләр белән бергә, кинәт мондый сораулар килеп туды: «Ә ничек, сөеклесеннән хатлар ешрак килә башлаган иде микән? Ул көткән ярату сүзләрен язды микән, солдат күңелендәге авыр төен чишелгән иде микән? Бәхетле хисләр эчендә үлде микән егерме алты яшьлек шагыйрь?. » Бу сорауларга ул чакта, әлбәттә, җавап табу мөмкин түгел иде. Вәдүткә багышланган кечкенә бер шигыремне Казанга җибәрдем. Ул журналдамы, китаптамы басылып чыккан. Вәдүт җәмәгатенең шул шигырьдән соң иске адрес белән язган хаты кырык икенче елның декабрь ахырында гына мине яңа урыннан — Калинин фронтыннан эзләп тапты. Ул хат бик борчулы. бик күп сораулы иде. Күрәсең, шигырь матбугатта күренгәнче, Вәдүтнең язмышы турында ул ханым һични белмәгән булса кирәк. Хәер, үлем хәбәре, бәлки, килгәндер дә, ләкин анда киң аңлатма бирелми ич... Ә таныш булмаган яшь ханымның бу хәсрәтле хатын мин үземчә юрадым: «Димәк, ул да Вәдүтне яраткан икән! Тик шуны анык белеп үлгән булса гына ярар иде! Ул чагында әлеге шик кортлары йөрәген кимермәгән булыр иде...»
Җиңү килде. Илгә кайттык... Инде 1948 елның яз башы иде. Безнең өйгә яшь бер ханым килеп керде. Урта буйлы, тулырак гәүдәле, мөлаем йөзле иде ул. Бу ханым мина күптән үк таныш кешем шикелле тоелды. Уйлана торгач, төсмерләп алдым һәм:
— Сез Вәдүтнең җәмәгате буласызмы? — дип эндәштем.
Ул моңсу гына елмаеп куйды да:
— Каян беләсез, Шәйхи абый? — дип сорады.
— Вәдүт миңа сезнең рәсемегезне күрсәткән иде... Ул аны. юка кәгазьгә бик пөхтәләп кенә төреп, сул күкрәк кесәсендә, комсомол билеты эчендә йөртә иде,— дидем.
Ханым тагын да моңаярак төште. Күз төбендә ептыраган энҗе бөртеген яшермәкче булып, башын түбән иде... Байтак сүзсез утырганнан соң, кулындагы кәгазь төргәкне мина сузды.
— Бу — Вәдүтнең кулъязмалары һәм хатлары...— диде.
«Хатлары» дигән сүз миңа бер хәтле аңлашылып җитмәде:
— Фронттан язган хатларымы? Аларын да китердегезмени? — дип сорадым. Ханым озак кына эндәшми торды. Аннары, башын күтәрмичә генә, әкрен тавыш белән әйтеп куйды:
— Оныта алмыйм, Шәйхи абый... Менә алты ел инде шул хатларны укыйм да җылыйм, укыйм да җылыйм...
Без ул чакта тагып ниләр сөйләткәнбездер, хәзер хәтердә ачык сакланмаган инде. Тик ул ханым киткәннән соң күпмедер вакыт узгач, икенче бер журналист иптәшем белән очрашу хәтердә калган.
— Кара әле, Мансур, син бит Мамадышта эшли идең шикелле, ә сон-
гы вакытларда Чаллыдан яза башладың, анда күчтеңмени?..— дип А сорадым.
— Туры килде шул...— диде ул, авырсынып кына, һәм сораштыра я
торгач, сөйләп бирде: тугыз классны бетергән бердәнбер малае май 8 бәйрәме көнне, кояш дип, жылы дип, бер иптәше белән әле тонып та s житмәгән боздай сулы Вяткада су коенган. Кичкә үк каты авырып § егылган, сәбәбен өйдәгеләргә әйтмәгән һәм үпкәсенә бик каты суык тию- _ дән дүрт-биш көн эчендә дөнья куйган. Гажиз булган ата-ана, бу кот- | очкыч авыр кайгыдан качмакчы булып, урын алыштырырга мәжбүр < булганнар... Бу фажига мина Вәдүт җәмәгатенең хәлен дә бер хәтле л гнлатып бирде шикелле. Ул да шулай уйлагандыр инде: «Бу хатлар ♦ минем күз алдымда булмаса, аларны көн саен укып жыламасам. бәл- а. ки, жннелрәк булыр... бәлки, мәңге кайтмаска киткән Вәдүт дә әкренләп † онытылыр иде...» дигәндер... ®
И кадерле дусларым! Ә кайгыдан качып буламы соң? Ә сагынулар < суынамы соң? Ә яраткан кешең онытыламы соң? я
Мансурны аннан сон да күпме очраттым, ул һаман күз нурыдай шул я улын искә ала иде. Яшь ханымны күптән очратканым юк, ләкин сизеп * торам: әгәр ул исән булса, аның изге хисләре һаман да шулай саф кө- ® еичә сакланалардыр, якты сагынулары сүрелмидер, кайнар итеп сөя g белгән яшь шагыйрь Вәдүт образы һаман шулай күз алдында басып торадыр!
...Вәдүтнең кулъязма шигырьләрен актарырга тотындым, алар күп түгел 39—40 елларда язылган шактый өйрәнчек язмалар, ләкин шулар арасында матур гына строфалар да очрый.
Вәдүт Мифтахов тормышка ятимлек сукмагыннан атлап килгән. Ул вч яшьтә чакта, әтисе үлгәч, әнисе аны Сарайлы авылындагы бабасына илтеп ташлап, үзе кияүгә киткән. Ул кешене «Кара мәзин» дип йврткәннәр Ятим малайның үзәгенә үткән ул һәм шигыренә дә рәхим- шәфкатьсез җан булып кергән.
Киядер күлмәк киеп.
Урамынмы
Айкап йөргәя ягим малайны Хәтерлимсен?
Әллә бөтенләйгә
Оныттыкмы, авылым. Сарайлы. «Тәрбиячем» — «Кара мәзин» иле. Сыек чыбык торды матчада Канлы эзләр. сызым-сызым булып. Кон дә төшә иде аркама...
Ул гына да түгел.
Ашатмыйча.
Өй базына тотып ыргыта.
Авыр эштән, кыйналудан арып, Үэ-үземне шунда онытам...
Кыен иде мина: Хыялга бай. Бәхеткә бик ярлы идем мнн. Шупа күрә ялгыз монаюны Бар нәрсәдән артык сөйдем мин. Мннаәләнен1 ярын каплап алган Куе таллык иде бәллүсм Таллар белән кайгы уртаклашып, Баса идем йөрәк әрнүен.
† Минәалә суы.
Күңел тулгач,
Ятып үкси идем,
Тат төбенә —яшел чирәмгә.
Юатырга теләгәндәй мине. Кошлар сайрый иде тирәмдә...—
дип яза шагыйрь ул көннәре турында.
Вәдүтнен хатлары да шигъри ялкын тулы, ялкынлы сөю тулы. Тор мыш дусты аның 15 хатын һәм полк комсомол бюросыннан алган ик< хатны бергә теркәп, бер почмагыннан бик нык итеп тегеп куйган. «Тар калмасын, югалмасын!» дигән уй күренеп тора. Күбесе карандаш белә) язылган ул хатлар шактый таушалганнар, күп урында хәрефләр, сүз ләр танымаслык хәлгә килгән. Күрәсең, алты ел эчендә әз укылмаган, дыр, ихтимал, ачы тамчылар да сүзләр өстенә томан җәйми калма гандыр...
Солдат тормышының беренче атналарыннан ук сагына башлый Вә дүт. Ул аны көн аралаш диярлек язылган хатларында сөеклесенә яу дыра тора. Тегелү тәртибе буенча җиденче хатын менә мондый мату| шигырь белән яза:
Әй, кайда син минем куанычым, Шат йолдызы бәхет күгемнең? Балкыдың да көлеп баш очымда, Гомерлеккә сүндең түгелме?.. Кабатларга һич тә теләгем юк Җәйге моңсу сагыш җырымны. Чөнки, бәгърем, бергә атлый идем Синең белән тормыш юлымны. Чын сөюле көннәр кичердек без. Чын бәхетле көннәр кичердек.
Бер ай ярым вакыт — кыска гомер, Ә син күпме шатлык китердең! йөрәгемә минем, тормышыма, Хыялыма канат бирдең син.
«Гомер буе шулай шатлык белән Көннәр үтәр безнең», дидең син. Бүгенгедәй күз алдымда менә: Син, утырып өстәл буена, Дәрес хәзерлисең. Күзләреңне текәп китабыңа, Белем җыйнап якты уена...
Ә мин ятам кырын — караватта һәм сокланып сине күзәтәм: Күз алмыйча сиңа карыйм һаман һәм йөрәккә татлы сүз әйтәм: «Әминәм!»
Их. нинди җылы исем!
Нинди якын, нинди кадерле!
...Ә сон, хәзер...
Кая син югалдың?.. Юк син._ Юк син._ Ялгыз хәзер мин_
Ә яшь шагыйрьнең саф сөю тулы мондый хатларына җавап сүзләре тиз генә килеп җитмәгән икән шул. Инде алгы сызыкка килеп, сугышка керер алдыннан язган бер хатында Вәдүтнең сагыну хисләренә үпкә тойгылары да катыша башлый: «Кадерлем! Сиңа хат җибәрүемә нәкъ бер ай тулды, моның гаҗәпләнмәслек сәбәбе бар,— дип яза ул.—Mini сиңа юлдан һәм Кинель-Черкасстан бик күп озын-озын хатлар җибәреп, шуларга каршы бер җавап та алмадым. Әрнедем һәм йөрәгем жыла- ды... Минем бит синең йөрәк тибешеңне ишетәсем килә, синең уй-киче- решләреңне беләсем килә... Без хәзер алгы кырыйга якынлаштык. Тизрәк сугышка кереп, фашистларны кыйный башлыйсы иде... Белеп булмый, әгәр бу соңгы хатым булса, мине начар итеп иск& алмассың дип уйлыйм. Бик аз, бик аз яшәп калдым мин синең белән. Шундый матур сөюне, тулы канлы мәхәббәт белән аккан ай ярым вакытым бөтен күр-
гәя авыр кичерешләремне юып, шатлыкка күмгән иде. Тик ул тормыш- нын гомере кыска булды. Син тагын ялгыз, мин тагын аерым Хуш. иркәм. Кил, сине күнелем белән алдыма утыртып кочыйм да туйганчы бер үбим!.. Сагынычлы сәлам! Хәзергә дөрес адрес юк әле. Булу белән хәбәр итәрмен. Ә бу соңгы хатым булса... Ватаным өчен һәм синең бе- дэн узган бәхетле көннәрем, мәхәббәтем өчен үләчәкмен. Шуны белеп ♦ үлү —үзе бер дан!»
Бик югары ноталар. Бик тә үзәктән өзелеп чыккан сүзләр, һәм барысы да барыбызга да бик таныш һәм бик уртак булган кичерешләр. Барыбыз да шулай өзелеп сагындык, барыбыз да хатларның еш килмәвенә, тиз йөрмәвенә шулай әрнедек. Муса да, әле Мәскәү резервында яткан чагында ук, Казаннан хат ала алмавына шулай борчылып яза (том 111). Бу хисләр минем үземә дә таныш. «Хат көтәм» дигән шигырь да үзәк өзмичә генә тумагандыр... Ә хатлар, безнең шул түземсез хисләргә үч иткәндәй, тиз йөрмиләр иде шул. Фронт почтасының юллары әйләнеч һәм бүленешле иде, хәтта көн саен язылган хатларның да кайчакта әллә ничәсеннән бере генә °* барып ирешә. Фронт юлы өсләрендә элемтә транспортының тар-мар бу- i лып ятканын, почтарьның үле гәүдәсен, жиргә чәчелгән өчпочмаклы х хатларның янып-көюдән калган мескен пачкалары жил белән кырга < тәгәрәвең күп мәртәбәләр үз күзләрем белән күргәнем бар минем...
Чын солдат үлем турында бер уйлый һәм, шул ныклап бер уйлаган - да, бу мәсьәләне үзе өчен хәл итеп куя. Вәдүт тә шулай. Алда китерел- е ган кайнар пафослы сүзләре белән бер карарга килгәч, ул һаман үзенең ® яшәү һәм сөю поэмасын дәвам итә. «Кадерлем! Сина мең мәртәбә са- 3 гыну сәламе. Сиңа, әйе, сиңа, сөеклем! Синең куе кара керфек арасыннан елмаеп карый торган зәңгәрсу күзләреңә! Алсу алма төсле битеңнең мәхәббәт нурларына сагыну сәламе, иркәм! Их, бер генә минут эчендә бер генә мәртәбә сиңа күзләремне тутырып карар идем. Тнк бер генә минутка! Бер генә сүзеңне ишетер идем, кадерлем! Оныттын. ахры, бер генә хатыңны да күрә алмыйм, бер генә сүзеңне дә укый алмыйм! Кадерлем, нигә мине болай борчыйсың? Син уйлап кара, фронттагы солдат •чен яраткан кешесеннән бер жылы сүз ишетү дә көрәшкә омтылыш бирә, җиңү дәрте һәм яшәү өмете тудыра. Мин, сугышчан бурычымны үтәргә керешкәндә, сине күңелемдә саклап ут эченә керәм. Мәхәббәтем, өзелгән бәхетем өчен дошманга үч белән янып, жиңү дәрте белән канатланып керәм...»
Аннары шигырьгә күчеп киткән шагыйрь:
Яфрякларнык сары төсләрендә Сагынуымны күрәм үземнен Ялгыз калган һәрбер минутымда Рәсеменнән алмыйм күземне: Сагынсам да хәзер, Саргайсам ла
Ара ерак инде, алтыным.
Тнк йөрәкгә көн дә арта бара
Снна булган свю ялкыным...
Шулай жыр тулы, сөю тулы, сагыну тулы бай күңел белән яшәгән». әле яңа гына ачыла килгән чәчәктәй яшь шагыйрьне фажигалс үлем кинәт җиргә ега. Аның солдатча батыр үлеме турында бер язган идем. («Совет әдәбияты». 1948. № 6.) Саф йөрәкле шагыйрьнең олы мәхәббәте кинәт өзелә, күңел түрендәге олы жырлар туарга өлгерә алмый кала...
Бу көтелмәгән авыр югалтуны мин генә түгел, полк комсомоллары аа (ул аларның житәкчесе иде) бик авыр кичерделәр. Полк комиссары *°мин иптәш тә аны бик яратканын сөйләп бетерә алмый иде
Икенче баруымда Вәдүтнең үзен түгел, Рыдань авылындагы кабе- Рти генә күргәч: «И дускаем, сон син өзелеп көткән хатлар килдеме?
ҺАМАН ДЛ ИСТӘ 1
Солдат һәм шагыйрьнең артык нечкәргән күңелендәге әрнүле төен чишелгән идеме?..» дип сорадым... (Көлмәгез, арттырмыйм, фронт җирендә кешеләр шундый сәеррәккә әйләнәләр икән.) Кабер, әлбәттә, эндәшмәде... Фәкать алты елдан соң гына (җәмәгате китергән хатлардан гына) ул сорауларга җавап таптым мин. Өенә җибәргән иң соңгы хатында Вәдүт болай дип яза: «Кадерлем минем, йөрәк бәгърем? Бүген комиссар рөхсәте белән передовойдан тылга бер тәүлеккә кунакка кайткан идем. Икенче эшелон мина хат алып кайткан, берьюлы ике хат! Син уйлап кара! Берьюлы ике хат! Ә мин кичә генә әле сина үпкәләп һәм ачуланып хат җибәргән идем . Барып кына җитмәсә ярар иде!.. Нишлим соң, ял итмәгән көннәр, йокламаган төннәр күп, нервылар киеренке, күңел кыллары артык нечкәргән... Комсомол эше буенча дивизия күләмендә беренче урынны алдык. Тиздән партия кандидатыннан членлыкка күчәчәкмен. Менә тормыш шулай ага, акыллым минем, иң кадерле кешем! Хатларыңдагы җәүһәр бөртекләредәй кадерле сүзләреңне ятлап, өмет белән юанып яшим: «Вәдүтем, җаным, синең хатынын булган хәлемдә, минут саен исемнән чыгармыйча, сине көтеп торачакмын. Берәр җирең ранен булса да, йөри алмаслык дәрәҗәдә булсаң да, сине ташламам...» Менә шушы сүзләрең, әгәр син аларны йөрәгең каны белән саф күңелдән язган булсаң, мине канатландыралар, куандыралар, кибәчәк тормышыма өмет яктысы булып балкыйлар...»
Бу юлларны укыгач, мин дә җиңел сулап куйдым. Шагыйрь-солдат- ның нечкә күңелен күпме вакытлар сызлатып килгән әрнүле төен калмаган икән — Вәдүт үзе сөеп кенә түгел, сөелә дә икәнен белеп үлгән... Ә сөю һәм сөелүдән дә бөек нинди куаныч бар, нинди бәхет бар?..
Бай хыяллы иде ул
42 нең октябрь ахырларында мине Политик идарәгә чакыртып, Калинин фронтында чыгарыласы татар газетасына җибәрделәр. Татарча газета!.. Теге вакытта шуны сорап Әхмәт Фәйзи белән язып йөргәнебез келт итеп искә төште. «Әллә шуның берәр файдасы тиде микән?» дип уйлау табигый иде. Алай ук булмагандыр, әлбәттә. Милли газеталар чыгару турында югарыда бездән башка да һәм бездән алда да уйлаучылар булгандыр. Әмма ничек кенә булмасын, мин бу хәлгә сабыйларча куанып куйдым. Менә хәзер батырлык, кыюлыкның «кайнар эзләре» буенча язылган шигырь, хикәя, хәбәр, очеркларны солдатка ана телендә шул ук «кайнар» хәлендә җиткерергә .мөмкин! Бергәләп куанырга Әхмәт Фәйзи генә булмады — ул әле теге вакытта «кайтып торырга» кушылганнан соң Казанда яши икән. Мусаның да июнь башыннан бирле хат-хәбәре булмавын ишеттем. Мәскәүдән бүтән иптәшләрдән берәүне дә күрә алмыйча, яна урынга китеп бардым.
Фронт газетасын Калинин шәһәреннән байтак эчкәредәге бер зур гына авылдан эзләп таптым. «Вперед на врага» исемендә чыга икән ул. Бу сүзләрне татарча шома гына яңгыраулы итеп алу мәсьәләсе шактый кыен эш булып чыкты. Безнеңчә: «Дошманга каршы, алга!» яки «Алга, дошманга каршы һөҗүмгә!» дигән сыманрак кирәк шикелле. Ләкин барыбер тиешенчә матур яңгырамый, кытыршылык сизелә, артык сүз дә кереп китә. Ә солдат газетасының исеме кыска, шома һәм сугышчан яңгыраса әйбәт булачак. «Алга, дошман өстенә!» дисәк тә, калька килеп чыга һәм татарча яңгырамый кебек. Әмма төп текст мәгънәсен хәреф-бихәреф бирү кирәклеге белән эш иткәндә һәм бу ике җөмләне сугышчан команда сүзләре итеп аңлаганда, бу вариант кытыршылыгы белән колакны бик ул хәтле тырнамый шикелле. Шулай итеп, фронтта туган яшь балага «Алга, дошман өстенә!» дигән исем кушылды. Типографиягә җибәрелгән әз-мәз татарча хәрефләрдән баш-
ка һични булмаганлыктан, беренче саннарны чыгару шактый авырга килде. Ноябрьнын икенче яртыларында Казанга кайтып, хәреф жыю- чылар, шрифтлар, язу машинасы, китаплар һәм башка кирәк-яраклар злыП килмичә булмады.
Казандагы бер генә эпизодка тукталасы килә. Фронтовик язучы кайткан бит, борынгыдан килгән йола буенча, кунак кешене сыйларга * кирәк ләбаса... Иптәшләр, үзара салышыпмы, әллә литфонд «кесәсен- - иән>ме. табын оештырганнар. Матбугат йортының бишенче каттагы £ боздай суык бер бүлмәсендә утырабыз. Өйдә булган язучылар барысы = да диярлек килгән. Өс киемнәрен салырлык та түгел, болай да куллар < күшегә, колак туңа...
Алдагы тәлинкәләрдә куш бармак иңлегендә юка-юка гына икешәр ? кисәк (аны телем дип әйтү мөмкин түгел) арыш ипие. Ул ипи ясмык | күмәчедәй кызгылт-кара, йомшагы ләчтә кайрак икәне авызга капканчы -= ук сизелеп тора. Шул кисәкләр өстенә юка гына ярка май куелган. Ста- ф каннарда ак ябалак сөте һәм... вәссәлам! Ичмаса, закускага тозлы кә- бестә дә юк иде бугай. Күреп торам, шул ике «мескен кисәк» — һәр бо > рын башына тигән бик зур өлеш! һәр борын аның чамасын белеп кенә = кабарга тиеш. Әгәр дә мәгәр кем дә кем, үз өлешен «ике кабып-бер * йотып», янадан ярты гына сынык икмәк сораса да. хуҗа (литфондның я ул чактагы башлыгы мәрхүм Мөхәммәт Гали абзый иде бугай) аңа ипи- s нен валчыгын да табып бирә алмаячак: һәм ул «кем» шундый «песмел- м сез»леге белән кунак алдында йөз кызартканы өчен бөтен мәҗлес та- с рафыннан тиргәләчәк!..
Утырабыз. Алдыбызда кырлы стаканнар тулы... һәркем үз хәлен үзе белә... каршымда гына мәрхүм Шәриф абзый. Ул мине кыстый да кыстый.
— Әйдәле. Шәйхи энекәш, күтәреп карыйк әле,— дигән була. Мин дә аны кыстыйм — чын күңелемнән сыйлыйсым килә. Әйтерсең, без сугышка китйәндә ясалган «каз итле», «тавык ботлы», «дөге бәлешле» чын банкет бу! Аннары сораулар китә. Күргән-белгәннәремнең барын ла сөйләргә тырышам. Кайберәүләрнен бик тә инде фронтка китәсе килә. Күршемдә генә Риза Ишморат күзләрен елтыратып утыра. Ул хәрби киемнән, хәтта сержант булып киткән! Ай-Һай, «зур» исем биргәннәр безнең танылган драматургка» Аның бигрәк тә китәсе килә. Аптырагач, монда оеша торган танк частена ул инде үзе барып кергән... (Соцга табарак Риза агай үз максатына ирешкән, әлбәттә. Фронттагы татар газеталарының берендә редактор булып, Берлинны алып, майор булып кайтты ул! Алып дигән сүзне мин куштырнаксыз әйтәм, чөнки ул Берлин сугышларында корал тотып катнашкан һәм яра алган батыр ир бит!..)
Бу мәжлестән мин мондагы иптәшләремнең нинди кыен һәм авыр тормыш алып баруларын ачык аңлап, бик моңаеп кайттым. Фронттагы хәлләр мина бик билгеле, әмма мондагылар тормышы да «майлы ботка» түгел икән... Ихтимал, шуңа күрәдер, ул «банкет» бүген дә онытылмаган. Иптәшләремнең шундый кыен көннәрдә дә кунакчыл була белүләре өчен бүген дә рәхмәт укыйсым килә.
Кешеләр һәм кирәк яраклар алып килгәч, редакция эшләре рәткә салынды, чыгарылган газеталар солдат кулына барып жнтеп. аннан Жавап хатлары, хәбәрләр, шигырь һәм башка материаллар килә башлады. Озакламый язучы Абдулла Әхмәттән дә хатлар килеп төште Ул да Калинин фронтында икән. Кара син аны, әлеге «14» баланы ничек калдырып киткән ул! «Сәмәлүт»ләрнеи баш очында гына очуларын бик куркыныч итеп яза. шулай да көлдерергә тырыша. Соңыннан ул редакциягә китерелде һәм безгә аның белән «Телеграмм баганасы олы юлга маяк ул»ны байтак вакыт бергә җырлап йөрергә туры килде...
а «к. у» м в.
113
Яшь шагыйрь Гаяз Мансурдан да шигырьләр килә башлады. Кыр почтасы, 11101-«Е». Фронт буйлап командировкада, татар солдатлары күбрәк булган частьларны эзләп йөргәндә, шул почтага юлыктым. 306 нчы дивизия иде бу. Мансурның шушындагы бер полкта хезмәт итүен әйттеләр. Тик аның янына көндез кереп булмый икән, немец снайперы күренгән бер кешене чүкеп кенә тора, ди... Төнлә киттек. Алгы кырыйның беренче сызык траншеясына үрмәләп килеп төштек. Кеше күмелерлек тирән итеп казылган тар гына борма юл буйлап барабыз. Бу инде кырык икенче ел башындагы кыш түгел, солдат хәзер кар өстендә ятмый икән. Ул инде бөтен буена җиргә «күмелгән», аны тиз генә урыныннан кубару яки ансат кына атып егу мөмкин түгел хәзер.
Брустверның махсус көйләнгән урынында — кул пулеметы. Ике ягына ике солдат баскан.
— Гаязов! К тебе пришли,— диде мине алып килгән сержант. Солдатларның озын буйлысы безгә таба борылды.
•— Исәнме, Мансур!—-мех бияләйне салып, кул суздым. Мин моны, танып-белеп түгел, чамача гына эшләдем. Казанда кайчандыр бер күргәнем булса да, артык танышлыгыбыз юк иде. Ул да, караңгыда мине таный алмыйча, шактый аптырап калды. Тик мин исемне әйткәннән соң гына җавап кайтарды, һәм без, бик күптән күрешмәгән һәм бик сагынышкан якын дуслардай, кочаклашып калдык. Кырык өченче елның март башлары иде бу. Кышкы айсыз төн. Кар шәүләсе әз-мәз яктыртса да, шактый караңгы. Брустверга таяндык та сөйләшеп киттек. Көнбатыштан җил исә. Аның сулышында аз гына жепшек-йомшак яз исе бар шикелле, шулай да кышкы җил әле ул, кырыс — битләргә әчесе тия...
Мансурны җентекләбрәк күздән кичерергә тырышам: озын буйлы, юка гәүдәле, моңсу чырайлы булып күренә ул. Төс-битен ачык аерып булмый, әлбәттә. Ләкин тавышының да ничектер йомшак, кече күңелле һәм юаш булып яңгыравы йөз чалымнарына барып кушыла шикелле.
Сугыш җирендә гади солдатның да, шагыйрь солдатның да иң кадерле уйлары һәм теләкләре бер төсле була икән: яшисе килә, ничек тә яшисе килә. Туган-үскән җирләргә исән кайтып, җиңеп кайтып, гомерне яңадан дәвам иттерәсе килә.
Без дә шул хакта сөйләштек. Траншеяда чүгәләп тәмәке тартканда, язарга вакыт булмавыннан зарландык, сугыштан соң күтәрәсе зур темаларыбыз белән хыялландык. Ул әле өйләнмәгән егет, аның күңелендә Халидә дигән кадерле бер исем дә бар иде. Үзе генә белгән татлы һәм яшерен серләр пәрдәсен әз генә, аңа хас тыйнаклык белән генә ачып куйды ул...
Сәер булып чыкты безнең бу төнге диалог. Әйтерсең җиде төн уртасында бакча якта качып-посып кына күрешкән егет белән кыз! Иртәгесен яктыда кабат күрешеп сөйләшә алмыйча китеп барырга туры килде миңа... Соңыннан без хатлар аша сөйләшкәнбез. Аның миндә бары ике генә хаты сакланган. 1.943 елның 25 маенда язган озын хатында мондый юллар бар «...Сездән өч хат алдым Тирән рәхмәт. Хат белән килгән кечкенә җыентыгыгыз миңа фронт истәлеге булыр инде... Шигырьләремнең газетада чыгуы бик зур куаныч. Алар- ны укыгач, минем йөрәгемә сыналмыйча кайнаган ачу, көчле нәфрәт — дошман башында ярыла кебек тә. мин аны карап торып җаныма ләззәт, рәхәтлек табам кебек тоела, күңелем тынычлана.
Сезнең җыентыгыгызга тәнкыйть ясап тора алмыйм, аның өчен вакыт тар. Тик китапка булган карашымны кыскача әйтми уза алмыйм шунда да. Иң мөһиме, шигырьләрегездә туган илнең туфрагына баскан дошманга ачы нәфрәт, көчле ачу, бер хаксызга түгелгән
кая һәм күз яшен күреп йөрәгегез әрнүе, Бөек Ватан сугышында гомерләрен дә аямыйча көрәшүче батырларның чагылуы. Менә жыен- тык шул ягы белән кыйммәт, йөрәккә якын. Кайбер юлларның шигырь булып янгырап житә алмавы шикелле кимчелекләр дә бар...
Сөекле дустым Вәдүт Мифтаховның геройларча үлеме чагылды- > рылган шигырегезне укыгач, сүз әйтә алмас дәрәжәдә калдым Авыр, . бик авыр булды минем өчен. Мин Вәдүт белән күп еллардан бирле хат 2 алыша идем. Ачы-татлы яшьләрем комсомолеинын батыр тәне яткан У изге кабер өстенә тамсын. Хуш, хуш, сөекле дус, без синең гомереңне һәм миллионнар гомерен даулап, кулларга коралны нык кысып, алга, =* фашист юлбасарлар өстенә ташланабыз. Хуш, яшь шагыйрь, хуш, х якын дустым!.. s
...Сезгә хат яза башлагач, почта белән очраклы рәвештә татарча * газета кулга эләкте. Анда тагын минем Суворов турындагы шигырем ф бар. Укыдым. Газетада минем хакта искә алуыгыз куандырды. Тик инде минем талантыма карата әйткән сүзләрегезне, сезнең ышанычны £ акларга мин күп бурычлы. Ышаныгыз... Мин үз хезмәтемне чиксез х дәрәжәдә сөям. Ижат эше миңа — көч тә, дәрт тә, бер рәхәтлек тә = бирә Мин ижат эшем белән дә бөек сугышта да үземә булган ыша- s иычны акларга тиеш. Моның өчен мин ил каршында жэваплы. Сез күрсәткән темаларга язу өчен бик тырышсам да, үземнең хезмәттән х вакытсыз аерыла алмавым комачаулый. Сезгә бер мәкалә жибәргән s идем, алсагыз кирәк, тагын шушы көннәрдә язармын. Бакиров. Рәхи- ” мовны күреп сөйләштем, аларның эше онытылып торган, хәзер яңадан а документлаштырылды. Шушы көннәрдә орденнар бирелер, аннары мин алар турында язармын. Оештырасы материаллар күп булса да. вакыт булмавы уңайсыз. Ничек тә шушы арада тагын миннән материал көтегез — язармын.
-Үзем сау-сәламәт, шул бер частьта Мин бу полкка февральдә генә килгән идем. Рядовой. Килгәч тә разведкада йөрдем, һәр төнне, караңгы-салкыннарга, күз ачкысыз бураннарга карамый, дошман ныгытмаларын үтәргә, аның дзот һәм траншеялары буенча капшанырга туры килә иде Бераздан соң үз теләгем белән батальонга күчерел-дем, инде өч ай штабны саклау хезмәтендә мин. Соңгы көннәрдә дә берничә һөҗүмгә бардык, һаман да әле мин исән. Эх, яшәргә, яшәргә, яшәргә иде әле! Бу бөек сугыштан соңгы матур тормышны күрәсем, үземнең сөйгән ижади хезмәтемнең чәчәк атуын күрәсем килә...
Узган ел Ржев сугышында ранен булдым, аннан — өч ай госпитальдә. тагын фронтта; декабрь-январь аенда тагын госпитальдә. Шуннан соң шушы бер частьта... Мин 36 нчы елдан бирле комсомолец, хәзер партия членлыгына кандидат. Үзем турында шул. Бу хатым белән тагын шигырьләр жибәрәм, басыгыз. Сездән хатлар көтәм, сәлам белән М. Гаязов».
Мансурның миңа 20 нче июльдә тапшырылган икенче хаты ярты битлек кәгазьгә гади карандаш белән генә язылып, «өчг.эчмак» итеп салынган Ашыгыч арада гына сызгаланган булуы күренеп тора. Ул анда редакция жибәргән кәгазьне алуын, тагын да шигырь һәм башка материаллар жибәрәчәген хәбәр итә. Аннары «күптән инде «Фронттан Татарстан иленә хат» дигән зуррак нәрсә язып ятам I. II һ. б бүлекләр рәвешендә дәвам итәргә уйлыйм, әгәр исән булсам. Тик. вакыт житмәгәнлектәи, бетереп кенә булмый...» дип яза .
Шуннан соң безнең арадагы элемтә өзелеп калганмы, әллә ул жибәр!ән башка хатлар миндә сакланмаганмы, хәзер инде ачык кына әйтүе бик кыен Тик соңыннан, кырык дүртенче ел башларында гына, аның турындагы кайгылы хәбәрне ишеттем: инде дүрт тапкыр яраланып, дүрт тапкыр госпитальләрдә «ямалып» чыккан яшь шагыйрь
Витебск тирәсендәге каты сугышларда кырык өчнең ноябрь аенда батырларча һәлак булган...
Ә нинди бай хыяллар белән, шигърияткә гашыйк булган иҗат ялкыны белән һәм тормышны чиксез яратып, аңа теш-тырнагы белән ябышып яши иде ул| Аның саф һәм нечкә күңел белән: «Эх, яшәргә, яшәргә, яшәргә иде әле!» дип кычкырган авазы Витебск урманнары төбендә әле дә яңгырыйдыр кебек тоела.
Җилләр канатында
1944 ел. 23 июнь. Солдат язмышы аны төрле якларга ташлый. Мин дә. Калинин фронтындагы татар газетасыннан «җибәрелгәч», III нче Белоруссия фронтындагы бер дивизия газетасына барып төшкән идем инде...
Тулы сугышчан хәзерлек белән икенче эшелонда торган безнең дивизия ул көнне иртәнге дүрттән үк аякка басты. Зур юлга әзерләнүнең актык мәшәкатьләре төгәлләнеп килгәндә, «туплар туе» башланды. Юк. дивизия күләмендә генә түгел, армия, фронт, хәтта берничә фронт күләмендә иде бу. Артиллерия, миномет һәм «Катюша»- ларның бөтен калибры берьюлы эшли. Ж.ир өсте ниндидер чиксез олы ындыр табагы һәм шунда миллионлаган пәПлеван көчле кешеләр миллионнарча чуен чабагач белән ындыр сугалар төсле. Бөтен тирә-як бик киң торф мәйданы сыман салмак кына тибрәнә, җир уфылдап куя һәм без дә сизелер-сизелмәс кенә чайкалабыз төсле. Минем әле «сугыш алласы»ның бу кадәр көчләре берьюлы эшләвен беренче күрүем. Дәһшәтле дыңгылдап ярылган миллион снарядлардан җир ыңгырашуын беренче тапкыр шаккатып тынлап торам, тән чымырдый... Озакламый биек күктән төркем-төркем авыр «бомбачылар» агыла башлады. Алар артыннан, кинәт әллә каян гына килеп чыккандай, киң канатлы штурмовик «ИЛ»лар баш очыннан гына ачы сызгырып, куркыныч гөрелдәп узып киттеләр. Алар койган йөкләрдән җир тагын да авыррак ыңгыраша башлады кебек. Бу ут ташкыны кимендә ике сәгать баргандыр, ә аннан бер мәлгә кинәт һични ишетелмәс булды. Әйтерсең дөньяны калын мамык белән төрделәр. Колаклар тонганын шунда гына белдек. Тик ул мамык тынлыкны бик тиз өзгәләп ташладылар. Аяк астыннан гына чыккан сыман, якын-тирәләрдән кузгалып, киң табаннары белән җирне үтүкли-үтүкли, танклар алга китте. Ирек- сездән 1941 —1942 ел сугышлары искә төште. Күктә ишле бер төркем самолет, җирдә ишле бер төркем танк күрергә интизар була идек. Бердәнбер горурлыгыбыз «Катюша» иде ул чакта. Аз иде. шулай да горур идек. Немецларның аны «кара әжәл» дип атавы безнең солдатка көч бирә шикелле иде. елмаю көче, өстенлек сизү көче!..
Безнең дивизия — гвардия исеме Городок булган (шәһәр исеме) һәм Суворов ордены йөрткән дивизия. Аның зур сугышчан юлы бар. Ләкин ул бер дә олы магистральләрдә, олы объектлар өчен барган сугышларда катнашмаган, һаман шул авыл араларында, чокыр-чакырлы юлларда, сазлыклар эчендә йөрергә туры килгән аңа. Шуңа күрә анын «Болотная дивизия» дигән исеме дә бар. Монысын солдат үзе кушкан, яратып, үз язмышын кушып әйткән. Менә бүген алар тагын зур юлга, кыен юлга әзер булып, соңгы приказны көтәләр. Барысы да күккә караган. Үзебезнең төркем-төркем агылып торган лачын кошларны сабыйларча горур елмаеп озаталар. Иртә белән көн болытлырак иде. хәзер күк ачылып китте, кояш балкый. Ә бер генә дошман самолеты да күренми. Бу ни гаҗәп? Хәтта ышанасы килми. Әллә немецның самолеты беткәнме, әллә берәр хәйлә корганмы? һәрхәлдә, сәер бу! Кая сон әле безнең «мескен» бер «чайка»га немецның ун
<фоккя»е, котырган шөпшәләрдәй, төрле яктан ташланып, аны ничек тә жиргә сылаган чаклары?.. Күкләр безнең кулга күчеп бара! Солдат жиргә карый. Кара төтеннәр чыгарып, кара тузаннар күтәреп, жир селкетеп алга узган авыр танкларны сабыйларча горур елмаю белән озатып кала ул. Пилоткасын салып болгар иде, күккә чөяр иде, тик ярамый — сафта тора, әмер көтә...
Ниһаять, ракета. Дивизия «кайный» башлый. Взводлар, роталар.* батальоннар танк колонналары артыннан кузгала. Безгә юл ачылган £ иде инде. Иртәнге туплар туе, авиация һәм танклар үтүкләве үз эшен^ жяренә җиткереп эшләгән. Җимерек дзотлар, актарылган бетон бун-^. керләр, өзгәләнгән траншеяләр аркылы бик аз каршылык белән үтеп,« дошман тылына ябырылдык. Бездән сулдарак — Орша, шунда таба = юнәләбез. Ләкин бсз1Ә ул кала өчен сугышырга туры килмәде, аны 5 шулай сулда калдырып, алга уздык һәм өченче көннең иртәсендә киң*! асфальт юлга чыктык. Мәскәү— Минск магистрале икән бу. Безнең* «Сазламык дивизиясе» баш магистраль буйлап көнбатышка жилдерә. Чынлап та жилдерә! Чөнки бөтен гаскәр машинада! Шушы нке көн-0- лек һөжүмдә дошман ташлап качкан техниканың төзек булганы^ бөтенесе эшкә жигелгән. Утырып баручы юк, кузовтагы һәм броне-= транспортерлардагы бөтен солдат аягүрә баскан, автоматын ут ачарга * әзер тота. Хәтта машиналарның алгы канатларында да нке яктанz икешәр автоматчы басып бара. s
Безнең редакция дә «һөжүм итә». Ник итмәсен! Үзе бәләкәй генә£ булса да, «Батан бәхете өчен!» дигән зур исеме бар аның. Анын хәреф о тартмаларын, басу станогын, дүрт-биш кешелек «гаскәр»ен һәм калган Ә бөтен хуҗалыгын төягән бердәнбер авыр машинасы полклар, батальоннар белән бер сафта алга, көнбатышка чаба! Мин дә шул машинаның алгы канатына басып барам. Җәйнең иң матур чагы: дөнья саф, яшел, эссе, коры. Алдан килеп бәрелгән жылы рәхәт жил ачык күкрәкләрне иркәли, кытыклый, юл читләрендә бакыр стенадай торган нарат куелыгыннан китергән әчкелт чәер исен үпкәләргә тутыра ул Жил. Җиңеләйтеп, ярсытып җибәрә. Машинада түгел, жилләр кана-тында очасың төсле. Күңел сабыйларча уенчак, мәхәббәттән бәхетле егетләрнекечә күтәренке! Минем әле фронтта йөри башлаганнан бирле мондый хисләрне беренче кичерүем һәм мондый давыл узышын үз күзләрем белән беренче күрүем иде.
Немецларның алгы кырыйдан качкан солдат ташкыны һәм бөтен интендантлык эшелоны шушы юлдан ашыгыч рәвештә Минскига табан агылган булса кирәк. Алар бит урман эчләреннән куркалар иде. Бездән алда хәрәкәг иткән танк армиясе шуңа күрә аларны бик тиз куып җитеп, таптап, гар-мар итен узган. Юлның ике читендә яньчелеп һәм чәнчелеп яткан йөк машиналары, төрле маркадагы, төрле төстәге жиңел автомобильләр, трактор, бронетранспортер, автобуслар һәм бүтән техника әллә ничә чакрымнарга сузылып бара. Кайберләре аумаган да, түнмәгән дә — шул көйгә туктап калган. «Эх! — днп куя солдат.— Утыр ла кит!» Педальгә басып, «клиндерен» боргалап карый, кузгалмый — бензине юк икән. Шуңа күрә хуҗасы җәяүләп сыздырган, күрәсең. Каскалары читкә тәгәрәп яткан немец үләксәләре чутсыз, каршыга ак чүпрәк күтәреп, төркем-төркем килүчеләрнең дә исәп- хисабына чыкмалы түгел. Баштарак алар якындагы тапшырылу пунктына берәр солдат белән озатыла иде, ә соңрак арадан берсен башлык итеп, үзләрен генә җибәрергә туры килә башлады...
Барабыз, җилләр канатында көнбатышка җитәбез, көнбатышка! Ил чигенә, дошман җиренә таба’ Дошман жнренә таба! Күнелләр көр, кәефләр шәп! Инде сугышның, ахырын да шәйлибез шикелле, тиздән өнгә кайту юллары да. иртәнге яңгырдан соң чыккан салават күпере төсле, якын булып, бик матур булып күренә...
Юк, солдат юлы тоташ агым түгел. Тоткарлыклар туып кына тора: әледән-әле кыска-кыска сугышлар булып ала. Урман эченнән шомлы бер пуля сызгыра —тиз генә юлның ике читен кимендә ике йөз метр тирәнлектә «тарап» узарга туры килә. Юл өстендәге авыл яна, аны сүндерешмичә китеп булмый. Ниһаять, кич була, солдат арый, ачыга. Еракта калган «АХЧ»ның кайнар термослары сөйгән ярдай сагындыра башлый...
Шундый чакларда безнең «дредноудт» та юл читендәге берәр җәенке ботаклы юан нарат төбенә килеп туктый. Җил-яңгырларда уңып беткән дерматин белән тышланган фанер көймәле авыр машина ул. Егетләп тиз генә кассаларны сүтәләр дә хәреф җыярга тотыналар. Без әле бүген генә күздән кичкән вакыйгаларны язып, газета хәбәренә әйләндерәбез. Шофер, су табып, корымлы чиләк асып, аш пешерергә тотына. Ул пешергән аш өреле була һәм һәрвакыт диярлек бензин тәме килә, шулай да ашамаслык түгел. Аштан соң урманга кереп йөрим, сирәк үләнле, кипкән ылыслы җир өстенә ятам. Күңел мөлдерәгән—шигырь язасы килә («Җиңү балдагы» исемле шигырь шунда башланган иде). Тик ул шигырь, туса да, тиз генә дөнья күрә алмыйча, сумкада йөриячәк, русчага тәрҗемә итәр кеше юк. Ә Казан моннан бик еракта хәзер!..
Шундый «моцион»нарның берсендә коточкыч бер хәлгә тап булдым. Урман кырыенда, шоссега чыга торган авыл юлы өстендә өч хатын- кыз гәүдәсе ята. Яшьләре егерме-утыз арасында булыр. Өсләрендәге авылча киемнәре ярым өзгәләнеп, каерылып ташланган. Билдән түбән гәүдәләре ялангач, битләренә кан чәчрәгән... Йөрәк «жуу» итеп, ни дияргә белмичә, иптәшләр янына йөгердем. Барыбыз бергәләп килеп карадык. Әлбәттә, фашистлар эше иде бу... йөрәкне пешергән ачу утыннан битләр кызып, кан тамырлары бүртеп чыкты, сүз табып авыз ачу кыен иде. Күммәкче булган идек, соңрак килеп җиткән политбүлек начальнигы күмдермәде. «Белик, кайсы авылдан, кемнәр кчәп, ни өчен бу кабахәтлек эшләнде икән?» — диде. Соңгысы болай да ачык иде, һәрхәлдә, кешелек сыйфаты булган зат моны эшләмәс... Ул нәние бер эшкә дә кул бармады. Күңелгә тулган әйбәт хисләр, якты уйлар түгелеп-чәчелеп бетте...
...Инде Березина ярларына килеп җиттек. Березина! Күпме яуларны йоткан елга бу! Наполеон яулары, Мәскәүдән качып барышлый, шушы елгага батып һәлак булган, көнбатыш ярга чыга алган вак-төяк төркемнәрнең гаскәр дип әйтерлек мәгънәсе калмаган. Егерменче елны ак поляклар да шушында башларын җуйганнар. Гитлер армиясенең үзәк группасы да шушында тәмам тар-мар ителде...
Понтон күпере өлгергәнче һәм төп гаскәр, техника күчеп беткәнче, безгә бу ярда ике көн торырга туры килде. Ике көн буена, ниндидер күксел-көрән дельфиннардай туңкаеп, немецлар гәүдәсе акты... һава сугышларын тамаша кылдык. Дошманның бик биектән 12 авыр самолеты килеп чыкты. Понтон өсте тулы гаскәрне бомбаларга иде нияте. Ләкин безнең яңа тип җиңел, җәһәт истребительләр, үз ояларын карчыгадан саклаучы яр карлыгачлары төсле, күп булып бердәм ябырылып, аларны кире борды. Ипчәседер мәтәлде, калганнары йөкләрен әллә кая читкә ташлый-ташлый ычкынырга мәҗбүр булды...
Менә шул көннәрдә немец гаскәренең кичәге психологиясен аңлый башладым шикелле: алар һәр җирдә җиңеп, тар-мар итеп, өелеп калган ма.т-байлык арасыннан юл ярып, асфальт һәм үлекләр, көлләр өстеннән атлап алга барганнар. Бары да җиңел булып тоелган, бары да күңелгә рәхәт булган. Корбаннар, югалтулар сизелмәгән дә аларга. Шуңа күрә авыз гармуннары уйнап кына килгәннәр. Кая хәтле барсалар да — барыбер. Фюрер кушса, җирне әйләнеп чыгарга да мөмкин, тик бар да майлагандай шома барсын! Үз итекләре астында калган
илләр һәм халыкларның бәхетсезлеге, күз яше, ут йотуы аңлашылмаган аларга. Нәфрәт күрсәтеп, карышып маташулары мыскыллы елмаю гына тудырган. Мыскыллы көлү — жинүчегә хас сыйфат, көчлеләр кыланышы. Ә немец — «җиңүче», немец — «көчле». Шулай булгач, бүтәннәрдә ни эше бар аның!.. Ялгышсам да бик әз ялгышамдыр ф иеменнын бөтен кыланышын, бөтен тырбайчыклыгын сөземтәләгәндә, _ бары тик шундый нәтиҗәгә генә килергә мөмкин. о
Хәзер рольләр алмашынып килә: җиңүче булып без барабыз көнба- У тышка! Ә җиңеп бару һәм шундый көчле ташкын булып җиңеп ” бару —чынлап та бик рәхәт икән! Күңелләр җиденче күктә! Ләкин $ без баш әйләнүдән, масаюдан бик нык сакланабыз. Авызлар пешкән - безнең. Шуна күрә андый очраклар булган чакта бик тиз чик куела. * Максат та жир шарын әйләнү түгел, үз чикләребезгә барып җитү! < Немец анда да корал ташламаса, Берлингача бару һәм шунда корал х ташлатып, бу каһәрле сугышны тизрәк бетерү! Тизрәк бетерү! Бик ♦ житте, бик туйдырды, бер кабарлык урын да калмады... в.
_.Березинаны кичкәч, Борисов аша Минскяга юнәлдек. Инде бу зур * калага без дә барып керәбез икән дип торганда гына, безне төньяк- 3 канбатышка таба — Молодечно юнәлешенә борып җибәрделәр. Аны < алсак та ярый, өлкә шәһәре бит! Ләкин ул да булмады, тагын борылып- я сарылып бара торгач, Литва җирләренә — Неман ярына килеп чык- = тык. Килешли үк. теге ярда, плацдарм алдык. Немец анда шактый * каршылык күрсәтә башлады: атна-ун көн яр буенда юанырга туры п килде. Ниһаять, аннан да дошманны кубарып алып киттек. Вол- 3 ковыськи шәһәрен алдык — бәләкәй генә район шәһәре. Ул да ярый инде безнең «Сазламык дивизия»сенә. Аның каравы, алда Вильнюс. Каунаслар тора бит әле! Кайчан булса да берсен барыбер без алырбыз!
Юк шул, булмаса булмый икән ул. Без, Литва җирләрен аркылап. Польшаның Сувалки өлкәсеннән бер почмагын кисеп, кечкенә бер инешне кичтек тә Көнчыгыш Пруссиягә килеп кердек’
Бу —кырык дүртенче елның октябры иде. Көзге кояшлы көн матур һәм җылы, агачлар, гәрәбә яфракларын җиргә коярга теләмәгәндәй, тын утыралар. Немецның бәләкәй бер арьергард төркеме, инеш күпере тирәсенә бер-ике снаряд салды да. безнең батареяларның массив утыннан соң тынып калды. Пехота каршылыгы бөтенләй булмады. Күпер аша теге якка агылдык, һәм, ни өчендер, барыбыз да артка, үзебезнең якка таба борылып, бәхетле бер елмайган хәлдә тынып калдык.
— Я хода, бу көннәрне дә күрербез икән!..— Кемдер шулай кычкырып җибәрде. Барыбызның да бик тирәннән, күңел түрләреннән чыккан уртак тавыш иде бу. Шул бәхетле тавыш туган җиребезгә эндәшүебез шикелле булып ишетелде: әрнүле дә. чиксез татлы да булып яңгырады ул. Кинәт бөтен автоматчылар, сүз куешкан шикелле, күккә яшелле-зәңгәрле-кызыллы ут сиптереп җибәрделәр. Үзе дә бәхетле елмайган лейтенант кычкырып туктатырга мәҗбүр булды.
— Салют! Жолдас командир, — диде казакъ егете.
Солдат бәхете
Без хәзер Көнчыгыш Пруссиянең Роментен урманнарында Ап ак кар яуган. Бездәге шикелле матур кыш башы. Көннәр кояшлы, җылы булып тора Монда маршал Герингнын аучылык яаповедннгы булган. Бик матур итеп челтәрләп эшләнгән яшел вилласы да бар Яраннары белән шунда ауга килеп, сиптереп-тнптереп йөргән ул. Ә бу кышта яучылык белән шөгыльләнергә, мөгаен, вакыты булмастыр инде анын Бүтән мәшәкате күптер...
Хәер, анын ауга чыга алмавыннан бер күңелсезлек тә сизелми монда. Безнең солдатлар маршалның болыннарын, кыр кәҗәләрен, пошиларын, куяннарын аңардан да остарак аталар һәм итләрен бик яратып, бик мактап, котелок тутырып ашыйлар. Ау ашы гомумән тәмле була ич ул. Шул хәтле ерак араларны сугышып һәм җиңеп узып, бу җирләргә исән килеп җиткән солдатка бик тә кирәкле, ләкин бик тә кыска була торган ял вакытында, бик тә хәләл булган ризык бу! Деликатес! Гел генә концентрат чәйнәргә димәгән бит!
Шундый болан ашы, болан ите белән бер батальонда мине дә сыйладылар. Аннары болан аучысы һән болан ашын шулай тәмле итеп пешерүченең үзе белән дә таныштырдылар. Юк, ул боланнар илендә туып-үскән төньяк кешесе түгел, төп һөнәре буенча аучы да түгел — игенче ул, эшче ул, сугышчы ул. Әйе, аның икенче төп һөнәрен сугышчы дип атарга бик мөмкин.
Акъегет агай Галиев Башкортстанда туып-үскән (районын блокнотка язмый калдырганмын). Өлкән буйлы, таза-нык гәүдәле, үткен күзле һәм калын коңгырт кашлы кеше ул. Түшендә ике Дан ордены һәм медальләр чыңлый, уң ягында Кызыл Йолдыз ордены белән Гвардия билгесе дә күренә. Без аның белән озак сөйләшеп утырдык. Ул кичкән юлларны тулысы белән яза калсаң, үзе бер китап булырлык. Ул инде илледән узып киткән икән. 1916 елда патша сугышына алынып, өч ай ефрейторлыкка укыгач, фронтта отделение командиры булган. Уналтынчы елның августында Рига тирәсендә рус гаскәрләре һөҗүмгә күчә. Акъегет агай үз бүлекчәсе белән бер ай эчендә унөч тапкыр штык атакасына бара. Немецлар штыкка каршы барудан шүрлиләр, тик боларның җиденче атакасында гына штыкка штык киләләр.
— Әмма рус солдатының штыгына немец каршы тора алмый, —ди Акъегет агай. — Без аларның алгы сафын таптап-кадап чыккач, калганнары пленга бирелделәр.
Ул сөйли, мин уйланып утырам: күрәсең, бу бик борынгы заманнардан калган сөңгегә сөңге килү, кылычка кылыч килүнең актык мисалы булгандыр. Бу сугышта инде автомат, пулемет, гомумән, ут чәчә торган техника «патшалык» итте.
— Ул атакада безнең отделение байтак немецның башына җитте, миңа да өчесен җиргә салырга туры килде. Хәер, ел ярым передовой- да йөргән вакыт эчендә андый хәлләр шактый булды инде,— ди Галиев. — Хәтта миңа Гиурги крисен дә биргәннәр иде, тик тагып кына йөрмәдем...
Моның ул чак өчен мөһим сәбәпләре булган икән: «Патша өчен кан коючы» дип, «Козьма Крючков» дип караганнар. Ә Галиев патша өчен алай үлеп торучылардан булмаган. Февраль революциясеннән сон частьлары Петроградка кайтарылгач, алар Кызыл гвардия отрядына кергәннәр. Октябрь көннәрендә Керенскийны бәреп төшерүгә катнашканнар. 1918 ел башларында Уфага кайтып «III сугышчан дружнна»га кергән. Ул дружина белән Дутовка каршы сугышка киткән. Троицк тирәсендә чехлар тылында «Стенька Разин» исемле отрядта партизанлыкта йөргәннәр Соңыннан Кызыл Армиягә кушылып, Колчакка каршы сугышкан. Ижевскины алгандагы батырлыгы өчен исемле сәгать белән бүләкләнгән. Воткинскины алганда пленга эләгә. Анда егетнең ялангач аркасына илле шомпол чыжлап төшә. Канга баткан килеш мунчага биклиләр. Өзлексез яуган яңгырлы төндә, мунча астын казып чыгып, үзебезнең якка кайта һәм үз полкына кушыла. Колчактан Екатеринбургны азат иткәч, Царицынга китәләр. Деникинга каршы дүрт ай буе һөҗүм сугышлары алып баралар. Ниһаять, гражданнар сугышы бетә, Галиев басмачыларга каршы җибәрелә. Егерме өченче елны гына өенә кайтып керә ул. Ләкин Акъегет, ни өчендер, андагы тормыш эченә сеңеп кала алмый, Чиләбе ягына китеп черепица заво-
дына керә, аннары Мәскәү метросында проходчик була, аннары Донбасста шахта проходчигы...
һәм ., менә тагын сугыш... 1941 елнын декабреннән бирле Акъегет тагын алгы кырыйда, тагын ул иске «танышлары» белән очраша башлый. Кышкы һөҗүм сугышлары бара. Алдагы авылга разведка китә. Галиев та шул төркемдә. Таң беленгәндә авылның бер читенә ♦ кереп, хатыннардан сорашып, аргы очтагы биш-алты йортта немец - барлыгын беләләр. Разведка шунда китә, немецлар сизенеп уң яктан н ут ачалар. Разведка тиз генә бакча кырыена ятып, ут белән җавап s бирә Шул чакта бер зур өйдән егермеләп ак халатлы немец чыгып. < басуга таба йөгерә башлый. Берсе сыер җитәкләгән, икенчесе аны арт- тан таяк белән кыйнап чаптырырга тырыша. Разведка утны алар өстенә 5 күчерә. Шул арада якындагы бер өйдән өч малай винтовка күтәреп я чыгып, тегеләргә ата башлый. д
— Абый, абый, безнең сыерны алып китәләр.— ди берсе, елар- ф дай булып. Ләкин аны алып китә алмыйлар, ташлап урманга кача немеплар. Ә малайлар куанышып сыер янына йөгерәләр һәм җитәкләп £ ейләренә алып кайталар. Сыерны урнаштыргач, алар тагын разведчик- я лар янына килеп, авыл аркылы узган суның теге ягындагы өч-дүрт ® йортка немеилар җыелганын әйтәләр Разведка бакча эченнән елга а ярына якынлаша да, җимерек йортка ышыкланып, дошманга ут ача малайлар да булышалар. Атыш кызгач кына патрон бетү куркынычы и туа. Малайларның берсе шул ук бакчага күмеп куелган патрон яшигы я урынын күрсәтә, аны тиз генә актарып алалар да «эшкә җигәләр» ® Озакламый бу алты кеше янына сержант Иванов отделениесе килеп d чыга. Алар бергәләп немецларны авылдан куып чыгаралар. Алып китә алмаган 25 немец гәүдәсе авыл урамында аунап кала. Болар эчендә Акъегетнең дә «өлеше» шактый булса кирәк. Тик ул «фәлән хәтле немец үтердем» дигән сүзне бик үк әйтеп бетерми, «без...» дип сөйли. Шулай да бер урында «тел язып» куйды. Хәл болай булды: шул ук разведка төркеме яна задание белән алдагы авылга барганда, калку жирдә миномет уты астында кала Чанадан төшеп, үзәнгә йөгермәкче булалар Якында гына ярылган мина атны һәм ездовойны харап итә, лейтенант Ивконың иптәше Клавдияне яралый. Аның ярасын ут астында Галиев белән бергәләп бәйләгәч, лейтенант үзәнгә таба алып китә, ләкин шунда үзе дә яралана, икенче солдатның муенына пуля керә, исән калган Кругликов аны тылга алып чыгарга китә, шулай итеп. Акъегет берүзе кала Лейтенант белән Клавдия анардан үзләрен ташламавын үтенәләр. Ә каршыларына җиде немец килә, автоматларын уйнаткандай гына сиптереп, аягүрә киләләр. Галиев лейтенант белән Клавдиягә үзәндәге имәнлеккә шуышырга куша да үзе тегеләргә каршы ут ача. Менә шунда инде-
— Тырпаен аягүрә килгән автоматчының берсен атып ектым,— диде ул, гади генә тыныч тавыш белән. Ә хәлләр ул минутта бик үк тынычлык саклардай булды микән? Немецлар үрмәләп килә башлыйлар. һаман якынаялар. Пез метрдан кимрәк ара кала. Алты немецка бер татар. Тегеләрдә автомат, монарда винтовка гына Хәл —җитдинең теге ягында. Галиев ниндидер бер мизгел эчендә тирә-якны күзәтеп ала: сул якта, юл читендә, бер ватык немец машинасы күренә Бердәнбер котылу урыны шул булыр сыман тоела. Ул үзән сыртына ышыкланып үрмәли-бөкрәя шунда ташлана Уң ягыннан, арттан пуля ява. шулай да Галиев машина астына кереп өлгерә Кереп өлгерүенә мина килеп төшә. Күрәсең, аны ничек тә бетерергә телиләр. Ләкин минаның зыяны тими
— Солдат бәхете саклап калды,— ди Акъегет, елмаеп.
Ихтимал, машина астында ятканда да шулай хйлап сөенгәндер Ул Тик аның сөенүе озакка барды микән? Теге алты немец тагын анын
өстенә— машинага таба килә. Галиев зур, калын көпчәкле авыр йөк машинасы астыннан аларга каршы ут ача. Немецның тагы берсе егыла. Калганнары аның белән азапланган минутта, Галиев машина астыннан үрмәләп чыгып, юл буендагы утыртма наратлыкка кереп югала. Якындагы Заречный авылына барып керә. Анда үзебезнең артиллеристларны табып, хәлне сөйли, алар ул әйткән урынга ут ачалар. Ә Галиев ат һәм бер сугышчы сорап ала да үзән буенча әлеге имәнлеккә чаба. Лейтенант та, Клавдия дә исәннәр! Яшь ханым сөенеченнән аны кочаклап елап җибәрә. Шулай итеп, алар үлемнән котыла...
...Кырык икенче елның май ахыры. Фронт оборонада, солдатлар төн буе траншея казый, ныгытмалар ясый. Көндез эшләргә дошман комачау итә. Галиев тә ул төнне үз взводы белән блиндаж казу эшендә була. Иртәнге дүртләр тирәсендә күрше рота ягыннан әче бер тавыш яңгырый. Акъегет, моны ишеткәч:
— Немецлар!—дип кычкыра да шул якка ташлана. Үрне төшеп, әлеге ротаның алгы сак (боевое охранение) траншеясына якынлашса, ике кешенең тарткалашып ятканын күрә. Берсе аның үз танышы Кустов. Битләре канга баткан, гимнастеркасы ертылган. Икенчесе жирән чәчле, озын таза гәүдәле немец. Алар кулларын тотышып, берберсең чайкашын маташалар. Немец Кустовны алып китәргә тели, ә Кустов бирешми, теш-тырнагы белән каршылык күрсәтә. Немецның да бите ертылып беткән, кан саркыган. Галиев шундук Кустовка ярдәмгә ашыга. Дошман ягыннан автомат уты ачалар. Ут астында траншеяга үрмәләп килгәндә, әлеге немец аңа:
— Танклар килә! — дип кычкыра. Куркытмакчы була, янәсе. Акъегет икенче сикерүдә траншеяга килеп төшә дә автоматын төзәп: «һэнди һоһ!» дип кычкыра. Немец кул күтәрергә мәҗбүр була. Галиев аны якалап траншеядән сөйри башлый, немец яман әшәке тавыш белән акырырга тотына, немецчалап ниләрдер әйтә,— артта, прикрытиедә, яткан иптәшләреннән ярдәм соравыдыр инде...
— Д1унда мин аны культурный гына рәвештә бер-ике рәт селкеп алдың да автомат көпшәсен чигәсенә терәдем, —ди Галиев, көлемсерәп. Шул чакта безнең сугышчылар, арткы траншеядән килеп җитеп, немец автоматчыларын куып җибәрәләр. Бу немецка шаулар урын калмый. «Тел» алырга килеп, үзе «тел»гә әйләнә. Галиев аны рота командирына илтеп тапшыра. Ничек илтә бит әле: ул аның чалбар төймәләрен кырып, ыштанын кулына готтыра, каешын да салдырып ала. Менә шуннан соң инде немецың качып карасын! Ул «батыр» — обер- ефрейтор булып чыга, «тимер тәре» кавалеры икән, «тел» алырга үзе теләп килгән, яңадан бер тәреле булырга теләгән, күрәсең...
...Җәяүле разведка һәрвакыт үз частеның алдыннан бара. Кайчакта тавыш-тынсыз гына, ә кайчакта ачык атака белән дә дошман траншеясына бәреп керергә кирәк була, һәр очракта беренче куркыныч, беренче ут аның өстенә килә.
Ржев төбендә немецлар бик тирән казынып, бик озак утыралар. Аларны кубарын ташлауның хәйләсен табу өчен «җеп очы» кирәк. Разведка төркеме, төп сызыктан читтә булган бер кечкенә авыл тирәсендәге позициягә кинәт атака ясап, дошманның беренче траншеясына бәреп кермәкче була. Ләкин немецлар, шуны гына көтеп торгандай, чамасыз каты ут яудыра башлыйлар. Атака уңышсыз чыга. Төркем байтак югалтуларга очрый. Өч кенә кеше исән: старшина Курдюков, Галиев һәм Филипкин. Алар, максатларына ирешә алмыйча, чигенергә мәҗбүрләр Шул чакта Акъегет, балтыры яраланып, егыла. Старшина белән Филипкин аны җитәкләп алалар. Болар өстенә автомат давылы гына түгел, миналар да чинап ява башлый хәзер. Галиевнең ике иптәше дә сафтан чыга, үзенең тагын кулы да яралана. Ул бер ялгызы кала. Ничек кенә булса да дошман кулына эләкмәскә,
үэ иптәшләре янына кайтып житәргә кирәк. Яралы аягын өстери алмагач. җиргә ятып, ут астында бөтерелә-бөтерелә тәгәри башлый ул, танкка каршы казылган тирән чокырга җитә. Немецлар аны тереләй мэктермәкче булалар. Акъегетнең кулы да яралы булганлыктан, ут белән каршы торыр мөмкинлеге юк. Ул, чокырга тәгәрәп, аның төбендәге суга ук барып төшә һәм сугыш башларында ук казылган бу чокырнын сул кырыена үскән камышлар артына ышыклана. Чокыр кырыена килеп баскан өч немец аны күрми, суга карап нәрсәдер мыгырдашып торалар да түбәнгә китәләр, сусыз җирдән чыкмакчы булалар. күрәсең. Ләкин ул тирәдә алар безнекеләрнең утына эләгәләр. Акъегет, шуннан файдаланып, судан чыга да үз иптәшләре янына шуыша башлый. Аны ике арадагы зонадан санитарлар табып алып кайта. Дәваланып яңадан сафка баса Акъегет агай.
Ул беренче бөтендөнья сугышында бер яра, бер контузия алган булса, Ватан сугышында өч яра һәм бер контузия алган... Дөньяны күп күргән, ә сугышларның әчесен-төчесен кушучлап чөмерергә мәҗбүр булган бу агайның, бу өлкән солдатның беренче ишетүгә сәер тоелган уз фәлсәфәсе бар «Солдатка берни дә кирәкми, бай трофейлар да данда, хәтта орден медальләр дә артык кызыктырмый аны, — ди ул.— Солдатка бары тик бәхет кыйбат, солдат бәхете! Ә «Солдат бәхете нәрсәдә-’» дип сорасагыз, солдат бәхете — үлмәүдә!.. Әйе, әйе — үлмәүдә!»— дип кабат өсти ул.
Аның бик гади әйтелгән бу фикеренә елмаеп куясың, һәм аңа каршы бәхәсләшәсе килә.
— Алайса, бәхеткә ышанып, ут астында теләсә нишләп йөрергә буламы? Яки, үлмәскә теләп, окоп төбеннән баш та калкытмый посып кына ятарга кирәкме?—дип карыйм мин. Хәзер инде ул көлә.
— Икесе дә ялгыш! —дип сүзен дәвам итә.—Әгәр дә мәгәр бәхет дигән нәрсә, ходайның бер хикмәгле кошы булып, синен баш очыңда гына сайрап торса, син немецны ялан куллап кына унлы-суллы яңаклап Йөрер идең. Бөтен бәла шунда: ул кош синең күзгә күренми. Бармы ул, юкмы ул —син аны тиз генә белә алмыйсың. Ә инде окоп төбендәге «йомран» турында сөйләп торасы да юк. Андыйлар хәзер дә очрый һәм шул чокыр төбеннән баш калкытырга, якты дөньяга бер тапкыр күз салырга да өлгермичә, җан бирәләр. «Батыр бер үлгәнче, куркак мең үләр» дип, тикмәгә әйтмәгәндер халык
Ул берхәтле тынып калды. Ашыкмый гына махоркасын чорнап кабызды Аннары гына, сабыр елмаю белән миңа карап, дәвам итте;
— Хәер, бәхет турында үземнән чыгып әйтүем генә... Өч сугышта күргән хәлләрнең уннан берен генә диярлек сөйләдем мин сиңа, иптәш. Барын да сөйли китсәң, кеше ышанмастай маҗаралар да бик күп. Ә кеше ышанмаслык сүзне дөрес булса да сөйләмә, дигәннәр түгелме Әнә шул кеше ышанырдайларын гына кичергән булсам да — мии һаман исән! Хәтта менә немецның үз җиренә килеп кердек, аның болан итләреннән дә авыз иттек. Анысы чеиуха, кәнишне, әмма җиңүче булып Берлинга барып җитәргә өметләнү — бәләкәй эш түгел и барып та җигәрбез, бәхет булса! Ә бәхет дигәнең бик үз холыклы кош ул; иң актыккы минутта гына баш гүбәннән очып югалса, нишләрсең-*;.
Барыбыз да көлешеп алдык. Әлбәттә, баш озындагы ул кадерле кошны беребезнең дә очырып җибәрәсе килми иде. Акъегет агай белән хушлашып, редакциягә кайтканда, һаман шул «кош» турында уйлана бирдем: 1942 елның сентябре иде. безнең армиягә яңарак килеп сугышка кергән мотомехбригадага бардым. Биек нарат урманы эчендәге ачыклыкта яна казылган блиндаж. Командирны да. замполмтны да туры китерә алмагач, штаб начальнигы белән сөйләшәм Шактый олы яшьгәге какча йөзле майор ул. Анардан саннар, сводкалар алып була, ләкин батырлык эпизодлары алып булмый. Тәмәке тартырга чыктым.
ҺАМАН ДА ИСТӘ •
Кат-кат накат өстенә тигезләп өелгән кызыл балчык арасыннан әле Сер 1енә үлән КЫЯ! ы да борын төртмәгән, яшел кәс белән дә капланмаган ул. Җиңел тәмәкене газета кәгазенә чорнап тартсаң, сары май тәмнәре килә инде! Ә тирә-якта атыш бара — артиллерия дуэле. Снарядлар як-яктан һәм урман өстеннән сызгырып узалар. Мондый атыш куркыныч түгел, һәр ике як бер беренең якын тылын капшый, андагы ут нокталарын басарга тырыша Мин. берни дә уйламыйча, нарат башларына карап, тарта бирәм. Шул чагында нәкъ блиндажның өстенә, миннән ике метр чамасы гына алга бер снаряд килеп төште дә, чыелдап, зыр-зыр әйләнә башлады. Борыны белән җиргә кадалмады, «түше» белән килеп төште ул. Мондый ук куркыныч хәлгә беренче юлыгуым — яртылаш җаным чыккандай булып, блиндаж эченә атылып кердем, почмакка постым, майорга сүз катарлык әмәлем дә калмады, «менә, ярыла да, икебез дә бетәбез инде!» дип көтәм. Тешләрнең тешкә шак-шок орынуын сиздермәс өчен иренне тешлим. «Ник бүтән җиргә йөгермәдем? Үлемнең астына килеп кердем...» дип үкенәм. Ә кая качасың?. Көтәм, көтәм, ярылмый. Инде өч-дүрт минут узды булса кирәк, һаман шартлау юк. Әгәр ул соңыннан ярыла торган булса?.. Алайса, хәзер үк чарасын күрергә! Үземне көч-хәл белән кулга алып, телгә килдем:
—• Иптәш майор, әйдәгез, карыйк әле, анда бер снаряд төшкән иде,—дидем. Ул мине анлап бетермәде. Җиңеннән тотып, ашык-пошык алып чыктым да блиндаж өстендәге снарядны күрсәттем. Ул инде кайчандыр һәм ничектер төшеп калган снаряд шикелле тып-тын ята иде. Хәлнең ничек булганын кабаланып сөйләп биргәч, майор бер дә гаҗәпләнмәде.
— Нарат башына эләгеп, рикошет биргән һәм хәрәкәт тизлеген җуеп, монда яны белән килеп төшкән,— диде ул.— Юкса, немецлар монда атмыйлар, ул монда төшмәскә дә тиеш.
Бу «адашкан үлем» турында мондый тулы һәм салкын канлы анализны ишеткәч, мин дә суынып куйдым, баягы шүрләвем көлке сыман булып калды...
Нәкъ шушыннан ике ел соң, 1944 елның август ахырында, Польшаның Сувалки өлкәсеннән барабыз. Тип-тигез арыш басуы, бик матур кояшлы иртә. Тар гына авыл юлының ике читендә сузылып кала торган озын-озын «тасма» җирләрне күргәч, монда әле бик борынгы заман яшәвен хәтерлисең. Басу һәм урман чатларында биек-биек тәре баганалары. Аларның аркылысына беркетелгән Гайсә сыны хәсрәтле итеп ясаган карачкы төсле булып тоела. Шул тар гына юлдан барган бөтен полк атта. Немецлардан алган трофей атлар безне жәяү йөртми хәзер. Якында гына каршылык күрсәтүче дошман юк. безнең төнге тукталышта ул шактый ерак качып өлгергән. Шуңа к\рә пулеметлар, ПТРлар да, солдат үзе дә арбаларга төялгән, разведчиклар атланып, алдан баралар.
Кайсыдыр арбада кемдер аккордеон уйный, шул ук тирәдән басынкы гына җыр авазы яңгырап кала. Бу куанычлы хәрәкәт ниндидер ягы белән гражданнар сугышын, тачанкалы, кавалерияле Кызыл гаскәрнең Украина далаларын кичкән көннәрен хәтерләтеп куя кебек. Матур. Романтикалы! Үзенең шундый әшәке дошманын җиңеп барган гаскәр юлы һәрвакыт матур һәм тантаналы!
Ләкин бу идиллия күпкә сузылмады, бер авылга якынлашып килгәндә һавада немец «култыкса»сы күренде (ике кысалы разведка самолеты) Бер генә әйләнде дә китеп барды. Без сагаеп та өлгермәдек, аның артыннан ук биектән 12 самолет килеп чыкты, якында — бер агачы, урман заты, чокыр-чакыры булмаган тип-тигез басу өсте, озын сабаклы арыш дулкыны. Уңда тик шул авыл гына. Бүтән беркая сыеныр урын юк... Таралырга команда бирелде. Юлга тезелгән атлы
арбалар, күз ачып йомганчы, арыш арасына чәчелеп беттеләр, солдат-* лар да, төрле якка сибелеп, төрле жиргә сеңделәр Кайбер төркемнәр уңдагы авылның бакча башларына йөгерде. Шулар арасында мин дә бар идем. Алдан чапкан яшь, егәрле солдатлар, каядыр таралышып, юк та булдылар Берүзем калдым, кая сыенырга сон? Ә күктән инде, яман да ачы сызгырып, бомбалар ява Ваграк булсалар кирәк, фугас ♦ кебек авыр гөрселдәмиләр. ’ -
Бакча киртәсе аша ничек сикергәнмендер, белмим; бәрәңге сабак- 2 лары арасыннан йөгереп килгәндә салам түбәле бер мунчага килеп х төртелдем дә, стена буена сәке биеклегедәй генә өелгән такталар < естенә йөзтүбән капландым. Күзләрне чытырдатып йомып, шул стена. шул такталарга сеңеп керердәй булып ятам. Бала чакта бер олырак = малай сиңа кизәнсә, башны корыштырып, күзне йомасың. Бу инстинкт х соныинан да бетми икән. Менә хәзер дә, күзләрне шулай чытырдатып * йомгач, минем өчен гүя куркыныч азрак, бөтен дәһшәтне күзләрең белән күрмәгәч, гүя ки ул хәтле хәтәр түгел! Ләкин колаклар барыбер һәммәсен дә ишетеп, йөрәккә житкереп тора. Карамыйча да күреп £ ятам тирә-якның асты-өскә килә. Бомбалар гөрселди тора — кайдадыр х атлар чыйнавы, озын итеп кул пулеметы тыкырдавы. «ПТР»дан аткан = тавышлар бар да бергә кушыла. Менә кинәт бик яман чыйнап, бик д якында гына бер бомба килеп төште, бакчага ук төште бугай ул, хәтта авыр төтен сасысы да борынга килеп сылангандай булды Әмма бик * зурдан түгелдер, ахры. Шартлавыннан жир тибрәнмәде. =
Шуннан сон озакламый ниндидер шомлы тынлык урнашты, баш ™ очында самолетлар уламый башлады. Бик тиз сикереп тордым да а мунча сукмагы буйлап абзар курага таба чаптым шушы гын арада ышанычлырак урын табам, янәсе. Каршыма, аяк астыннан гына дигәндәй, жиде сигез солдат килеп чыкты.
— Кая йөгерәсез, иптәш капитан? — дн берсе.
— Укрытие эзлим...
— Бомбежка бетте бит инде! — диләр, тегеләр, көлеп.
Күккә карыйм — бер самолет та калмаган. Оялып кызарганымны үзем дә сизәм, аларга кушылып көлгән булам.
■— Ә сез кайда идегез соң? — дип сорыйм
— Әнә ич,—• диләр,-— иң шәп убежище!
I Абзар артында гына тирән бәрәңге чокыры. Алар бары да шунда чумганнар икән. Солдат сәләтле һәм тапкыр шул. Мин жүләр. авылда үсеп тә, пэр абзар артында бәрәңге чокыры булуын искә дә алмаганмын.
Борылып мунча янына килеп життек.
— Мин шушы такталар өстендә яттым.— дим тегеләргә.
Алар аптырап калдылар. Мин үзем дә шаккаттым- мунчаның мин яткан урыннан бер генә метр биеклектәге бүрәнәләрен бомба китекләре уч төбедәй умырып алып киткән. Ә бомба мунча сукмагының сул ягына 4—5 метрга гына килеп төшкән. Чокыры тирән түгел — тубал сыярдай гына Тирәсендәге яшел бәрәңге сабаклары кара корымга батып куырылганнар. Бу хәлләрне күргәч, йөрәгем «жу» итеп куйды. Ничек исән калганмын? Әллә күзләрне чытырдатып йому коткарганмы?.. Әллә Акъегет агай сөйләгән солдат бәхете иде микән бу?! Шулдыр, мөгаен, шул тылсымлы кошның корыч канатлары кап-лагандыр мине! Шуннан соң мин ул бәхеткә бик нык ышанып йөри башладым Күңел түрендә ниндидер якты куаныч һәрвакыт балкып торучан булып китте .
Полк яңадан жыелды. Басуга таралган байтак кына атларыбыз шунда ятып калды. Ярый әле, солдатлардан үлүчеләр берәү дә юк, ике-өч егет кенә жиңел яра алганнар. Алар да сафтан китмәде. Юлны яңадан дәвам иттек.
Ә менә минем якын дусларым Шелховской белән Андреевны солдат бәхете ахырга кадәр саклый алмады. Кырык бишенче елның март уртасы иде бит, без инде Кенигсберг төбендә вакытлыча оборонада гына ята идек, алда бары бер генә сикереш калган иде. Юк, булмады, урта бармактай ир-егетләр әрәм булды. Алар икесе дә рядовойдан башлап майор дәрәҗәсенә җиткән офицерлар иде. Мәскәү егете Шелховской — батальон командиры, Курск егете Андреев исә аның замполиты иде. Елдан артык бергә хәрәкәт итеп, бер-берең белән тәмам үзләшеп беткән дуслар! Дивизиянең 52 нче полкына килгән саен мин алар батальонына сугылмый калмый идем. Чөнки Шелховской батальоны әйбәт сугыша, операцияләре грамотный уздырыла. Шунлыктан, газетада язарлык кыю егетләре дә күп була, командирның үзе белән бергә шул уңышлы операцияләр хакында мәкалә-фәлән оештырырга мөмкинлек тә туа. Аннары Шелховской белән Андреевның үзара мыек кабартышмыйча матур итеп тату яшәүләре дә, бер-беренә ихтирам һәм кече күңел белән эш итүләре дә миңа бик ошый иде. Аларның сугыш юлларында кала торган ничәмә-ничә блиндажларында күпме көннәрем, күпме төннәрем узганы бар иде. Күпме сүзләр сөйләшенгән, күпме көленгән, күпме хыяллар кичерелгән иде... Менә шул алтын егетләрне миңа соңгы тапкыр немец хуторының кирпеч сараенда ике тәгәрмәчле арба әрҗәсендә күрергә туры килде. Бүгенгедәй күз алдымда: икесе бер-беренә карап кулларын салып кочак-лашкандай булып ятканнар. Әйтерсең һаман алга күчү юлындагы вакытлы землянканың аннан-моннан гына әмәлләнгән тар сәкесендә төн куналар: талчыгып килеп, каты йокыга талганнар. Каты йокыга-, Әйе, сугыш башыннан бирле җәяүләп, көнбатыш чикләрдән Мәскәү, Сталинградкача чигенгән, аннары кире борылып Кенигсберг капка- сынача барып җиткән бу асыл егетләр, егылсалар да, ял сорауны белмичә һаман алга ыргылган бу давыл йөрәклеләр инде мәңгелек йокыда тынганнар... Аларның сакаллы битләренә иреннәрем тия, битләре суык, куллары да суык, гәүдәләре дә боз күктуңганнар, мескенкәйләрем. Ихтыяр көченә буйсынмый тамган яшьләрем, кайнар булса да, аларны җылыта алмый инде.
Теге снаряд тагын искә төште: 1942 нең сентябрендә блиндаж өстендә ярылмый калган снаряд әйтерсең монда килеп ярылган. Тирән төн уртасында ниндидер котырган немец кулы белән җибәрелгән авыр снаряд, нәкъ блиндаж өстенә туры килеп, актарып ташлаган... Шел- ховскойның да, Андреевның да йөзләре тыныч, бер генә дә кичереш билгесе сызылып калмаган, яра да юк ул йөзләрдә... Күрәсең, алар йокыда булганнар, уяна да алмыйча, сабыйларча тынычлык белән үлеп киткәннәр... Алар һаман күз алдымда минем... Кайда идең син, тылсымлы кош — солдат бәхете?..
Безнең тагын бер якын иптәшебезне саклый алмый калдың син... Подполковник Зәки иптәш Басыйров иде ул. Мин аның белән 1942 елның апрелендә Брянск фронтында, Сороколетово авылында танышкан идем. Ике ярым елдан соң Роментен урманнарында тагын очраштык. Ул инде безнең дивизиядә полк командиры иде. Бик тыйнак, тыныч холыклы, акыл белән уйлап эш итүче бу иптәш бик түбәннән күтәрелгән халык улы иде. Чит авылда, үги ата кулында, чит балалар арасында интегеп үскән Зәки 14—15 яшенә җиткәч, авыл көтүе көтеп тамак туйдыра башлаган. Кичләрен клуб, ликбезда уку, комсомол җыелышлары, спектакль кую, ә соңыннан үзе избач булып китү — яшь батракның күңел күзен көннән-көн киңрәк ача барган... «Укырга, укырга! Кеше булырга!» — дигән омтылыш аның төп максатына әйләнеп киткән. Ләкин кая барып укырга соң? Ул бит ликбездан гына башлаган кеше. Кантон калаларында техникумнар, төрле курслар барлыгын, Уфа белән Казанда рабфаклар булуын ишетә, чарасын
г
да күреп карый — тик белеме җитми, дүрт класс та юк —алмыйлар. Ниһаять, өмет өзми тырыша торгач, 1928 елны Казандагы хәрби учи- ,1ише курсанты булу бәхетенә ирешкән ул. 17 яшьлек Зәки Басыйров шул көннән башлап хәрби кеше булып киткән. Курслардагы отделение командирыннан тотынып, бөтен баскычларны әкренләп уза-уза, полк командирлыгына килеп җиткән, сугышның беренче көннәреннән алып ♦ ут эчендә кайнаган кеше иде ул. ; Башкортстан шагыйре Хәниф Кәрим Унберенче армия газетасында эшли иде. Ул безнең дивизиягә килеп чыкса, һәрвакыт бергәләп Басыйров янына китәбез. Алар якташлар, икесе дә җыр сөючән кешеләр Иркенрәк ара табып, кич утырырга туры килгәндә, сагынып сөйләнә торган истәлекләрдән соң, Хәниф үзенең моңга бай йомшак тавышы белән «һандугасжны сузып җибәрә. Басынров калынрак басынкы тавыш белән «Ирәмәлекәй»не әйтеп бирә, «Ком бураны»н җырлый һәм
ул чакта фронтта популяр булган «Синий платочек», «Огонек», «До ф смерти четыре шага» һәм бүтән күп кенә рус җырларын да оста баш- кара иде. Гомумән, ул дистәләрчә җырларны күңелдән белә, шуның > естенә җыр язып тутырылган калын бер кесә дәфтәре дә йөртә = иде. Хәер, Башкортстан кешеләре, гомумән, җырчан егетләр бит < алар... s
Сугышның актык көннәре килеп җиткәндә генә без әнә шундый а кадерле дустыбызны, 17 ел өзлексез армия сафында хезмәт итеп, х аның өлкән кадрына әйләнгән яхшы бер иптәшебезне югалттык. Миңа £ аны күмешергә туры килде. Сугыш җирендәгечә гади ясалып, карага з буялган табут эчендә, йоклагандай тыныч йөз белән якын иптәш ята... Баш очы тирәсен, әле мартның 24 е генә булса да, солдатлары, каяндыр табып, яшел үсентеләр белән бизәгәннәр. Көн дә кия торган кителенең түшендә орденнар, медальләр һәм Гвардия билгесе балкый. Әле моннан өч кенә көн элек бергә сөйләшеп йөргән иптәшемә хәзер бер сүз дә эндәшеп булмый, җавабын да ишетү мөмкин түгел. Күңел сыкрый, йөрәк елый... И солдат бәхете, ник син үзеңнең тылсымлы канатларың астына яшермәдең аны? Ник әрәм булды ул яхшы кеше"-' Кече күңелле солдат, турылыклы бер командир ник сугышның соңгы Көннәрендә генә сафтан чыкты?..
Шагыйрь Хәниф Кәрим үзенең «Якты йолдыз» исемле талантлы поэмасын Зәки Басыйров истәлегенә багышлаган. Үги ата. үги йорт тарлыкларыннан котылып, тормыш юлын ялан аяклы көтүче буларак башлап җибәргән халык улына, бөтен авырлыкларны егетләрчә күтәрә белгән тыйнак һәм батыр Ватан солдатына гүзәл бер һәйкәл бу «Егетнең егетләре җырга күчеп яшиләр» дигәннең мисалы менә шулдыр инде.
Сүзне «Солдат бәхете» дип башлаган идек бугай. Солдат бәхете... Әйе, солдат бәхете — үлмәүдә. Солдатның тау тарттырудан да авыр хезмәтен егетләрчә үтәп, хәтта ничәдер тапкыр яраланып яки контузия алып булса да, туган-үскән йортына сау-сәламәт килеш кайтып керүдә ул бәхет...
Исән микән Акъегет агай? Кызганычка каршы, без аның белән якадан туры килешмәдек Өч сугышның ут-суларын кичеп, үлемне алдауда остарып беткән Акъегет агай, үзен генә түгел, иптәшләрен дә коткарып йөргән, ә дошманына һәрвакыт аяусыз булган Ил солдаты, түшенә тезелгән орден һәм медальләрне бик хаклык горурлык белән горур чыңлатып, туган-үскән җирләренә исән-аман кайтып җитте микән? Ахыргача саклап йөртте микән аны тылсымлы кош — солдат бәхете? Бик беләсем килә минем шуны.
ҺЛМЛИ ДА ИСТӘ’
Фаҗигадән көлкегә...
Апрельнең беренче атнасы да узмаган әле. Табигать яшел күзләрен ачып килә. Безнең фронт Кенигсбергка һөҗүм башлады. Көнчыгыш Пруссиянең үзәк һәм ныгытылган ноктасы бу. Немецлар моны теш-тырнаклары белән сакларга җыеналар.
Безнең «Сазламык дивизиясе» дә, ниһаять, зур калага һөҗүм нтә! Хәер, уйнап кына әйтү. Үзебезнең Суворов орденлы, Городок исемле 83 нче укчы гвардия дивизиябезне бер дә кимсетеп сөйлисем килми. Мин анда хәзер 14 ай хезмәт итәм, сугышчан көннәремнең иң матурын шунда кичердем. Аның шушы исемнәре генә дә узган юлының бер дә башкалардан ким булмавын күрсәтеп тормыймыни? Ә монда килешли без әле дошманның Гумбенин, Тильзит һ б. калаларын да алып үттек. Юк, олы юлда ул, аның шаян кушаматы онытылып бара хәзер.
Әнә күз алдында тевтоннарның бик борынгы шәһәре Кенигсберг. Алың борынгы соборлары, күп катлы биек йортлары, озын морҗалы завод корпуслары, шәһәр боҗрасындагы бетон фортлары ерактан ук күренеп тора. Алар барысы да ныгытмага әйләндерелгән. Безнең зур калибрлы артиллерия һәм авиация аларны утка тота. Кара төтен баганалары һәм алар аслап күккә сузылган кызыл ялкыннар коточкыч һәлакәтне аңлаталар. Кайчандыр ярты дөньяны кара һәм соры төтенгә батырган әшәке дошман, хәзер, үз башына шул афәтләр ява башлагач, нинди хисләр кичерә икән?.. Яна Кенигсберг, яна... Беребез күңелендә дә кызгану һәм аяу тойгысы тудырмыйча яна. Инде безнец алгы частьлар шәһәрнең беренче кварталларында сугыш алып баралар. Аерым взвод һәм төркемнәр аның юл читендәге аерым йортларны, вак хуторларны снайпер калдыкларыннан, идән асты «убыр»- ларыннан тазарталар. Иген җирен саранча ояларыннан әрчү шикелле вак һәм мәшәкатьле эш инде бу. Андый чакта төрле хәлләргә тап килә солдат. Аяк астына поскан бәла сине һәр минут бәреп ташлавы мөмкин. Шундыйрак бер эпизод һаман хәтердән чыкмый әле.
Безнең бер ротада Галета фамилияле автоматчы егетебез бар иде. Ерак Көнчыгыш казагы. Кайчандыр бабалары Украинадан күчеп, шунда төпләнгәннәр. Озын буйлы, нечкә гәүдәле, сары чәчле, сары мыеклы, җор телле, бик гади һәм ачык күңелле бер солдат иде ул. Аның украинча йомшак сөйләм белән тезә торган мәзәк сүзләрен землянкада төн буе көлә-көлә үземнең дә тыңлаган чакларым булды. Менә шул Галетабыз, «әрчү» эшендә йөргәндә, кызу гына йөгереп, бер коттеджга килеп керә. Автоматы белән ике-өч бүлмәне чайкап уза да, шул ук кызулык белән тагын бер бүлмәне ачып җибәрсә, бүлмә түрендә аңа автомат төзәгән сары мыеклы, озын буйлы сары немец басып тора! Кинәт булган бу хәлдән Галетабыз аптырап китә. Тиз генә ишекне яба да: «Тукта, бу үзе генә түгелдер, хәйлә кирәк», дигән уй белән иптәшләре янына йөгереп чыга. Алар килеп йортны камап алалар, аннары эчкә кереп эзли башлыйлар — берәү дә юк! Галета аптырый: «Неужели шул арада чыгып качтылар микән?..» һәм йөгереп килә дә тагын теге ишекне ачып җибәрә. Тагын аның каршында әлеге автоматлы немец басып тора. Галета тиз генә аңа автоматын төзи, теге дә Галетага төзи... Ләкин Галета, шул ук кызулыгы белән алданрак өлгерергә тырышып, автоматыннан озын бер «чират» сиптереп җибәрә. Каршыда нәрсәдер «чылтыр-р-р!» итеп коелып төшә- Иптәшләре килеп карауга бот чабып көләргә тотыналар: ике тәрәзә арасына буйдан-буйга куелган көзге булган икән ул. Эңгер-меңгердә Галетаның үзен үзенә немец итеп күрсәтеп, шул бутаган икән башын. Әй, көлделәр дә соң ул көнне ротада. Ә Галета, мескенем, оятыннан комачтай кызарып, моңлы бер елмаю белән башын иеп йөрде. «От
>урень, чорт попутав...» дип пышылдый иде ул. Ләкин берәү дә куркаклыкта гаепләмәде аны, чөнки Галетаның чын мәгънәсендә йөрәкле солдат икәнен иптәшләре бары да белә иде.
Икенче көнне Галетадан тагын бер көлеп, һәм тагын ана бер сокланып алдылар әле. Җиденче апрель иде буган бу. Кенигсберг •стендә туплар гөрелтесе тына төште, шәһәр урамнары бер бер артлы алына тора, анда хәзер күбрәк мылтык, автомат, пулемет сугышы бара Шәһәр эченнән безнең тылга таба халык чыга башлады. Болар фашист коллыгында җәфа чиккән хәрби әсирләр икән. Советлар Союзы, Бельгия, Франция, Югославия, Чехословакия, Польша һәм тагын алла кайсы илләрнең әсирләре, гади чүпрәкләрдән әмәлләнгән үз милли флагларын күтәреп, төркем-төркем әкрен генә, хәлсез генә, юл буйлап атлыйлар. Аларның төс-битләрен, өсләрендәге сәләмәләрен күрү йөрәкләрне кысып ала, тамак төбенә төер утыра. Шәүләләр. Үлем авызыннан йолкып алынган шәүләләр... Ләкин алар гына түгел икән әле, алар артыннан «цивильни» немецлар төркеме килеп чыкты. Ике- вч йөз кеше булыр: яше-карты, бала-чагасы...
Асфальт юлдан читтәрәк булган шактый зур бер күл буена килеп туктады алар. Монда ашыгыч кына оештырылган «билгеләү пункты»—кайсы төркем кая юнәлә — шушында әйтелә. Җыелганнар арасында тәртип саклау, һәрхәлдә, күз-колак булу өчен бездән дә бер төркем солдат билгеләнгән. Ә тәртип кирәк: юкса, чуалыш-бу талыш, теләсә кайда укмашып гаскәр хәрәкәтенә комачау итүләр тулып ята Немецлар күл буена килеп туктагач, озак та үтмәстән, сәер бер хәл булып алды
— Бата! Фрау бата! — дип, кемдер русча кычкырып җибәрде. Бу тавыш шаяртып-көлеп кычкыргандайрак булып ишетелде Шулай да күл өстенә карасак, гажәпкә калдык дүрт биш яшьлек малай күтәргән бер хатын җәһәт-жәһәт су эченә кереп бара! Ә бит апрель башы, су —боз кебек. Нишли ул? Күкрәк тиценте кергәч, баласын кысып кочаклады да кинәт чүгеп, суга чумды ул. Ә малай, шыр кычкырып, анасының җилкә башына үрмәләде. Немка кире калкынды — әйтерсең, чиркәнчек алып карый иде. Суык суга чыланган малай, бик әче чырылдап, еларга тотынды. Галета минем янда иде, тәмәке суыра идек, һәм ниндидер бик матур мәзәген сөйли иде. Кинәт сүзен бүлеп:
— Оть дурка, оть скаженна! — дип кычкырды ул.—Малыську-го чи топыть хоче?
«х. У.» м в.
S
X Я
5
Килеп туктаган немецларның да моңа кайберсе гаҗәпләнеп карый шикелле. Ләкин күпчелегенең артык исе китмәгән сыман күренә. Үз хәлләре хәл булса кирәк: берәү дә фрауны коткаруга ташланмый. Галета тагын нидер сукранды да, мин авыз ачарга өлгергәнче, автоматын салып, минем муенга элде дә яр буена йөгерде. Шул уңайга плащ палаткасын җиргә ыргытты һәм теге фрау артыннан кереп тә китте. Беравык эчендә куып җитте ул аны. Малайны нәрсәдер әрепләшкән немка кулыннан тартып алды да муенына атландырды, малай нәни куллары белән аның яңакларына чытырдап ябышты, аннары хатынны култык астыннан эләктереп ярга алып чыкты Немка һаман тыпырчына, кычкырына һәм истерик тавыш белән елый иде. Галета аны яр өстенә бастыруы булды, ул тагын шул зәһәр тавышы белән илаулап, куллары белән чәчләрен йолыккандай итеп, күл эченә малайсыз гына кереп китте Оныттымы ул аны, жәлләдеме, әллә бу коткаручы «дошман» кулыннан тартып алырга курыктымы? Моны белү кыен иде. Галета исә бу юлы аның артыннан ташланмады.
— Топысь, дурка, топысь...— дип көлеп кенә торды ул. Аның гимнастерка һәм чалбарларыннан чебердәп су ата. җилкәсендәге малайның ла юеш киемнәре арык тәненә ябышкан, ул суга керә 6api ан аиисенә караган, ләкин кычкырмый да, еламый да иде.
Фрау батмады, кире әйләнеп чыкты. Яр буена байтак кеше җыелган, бар да аңа кызыксынып карый иде. Безнең политбүлек тәрҗемәчесе капитан Эдельштейн немкага сораулар бирде. Кайгыдан ярсыган фрау «тел яшереп» тормады, кызу-кызу сөйләп китте. Барын да туп-туры әйтеп бирде ул, «кызыл дошман»нан куркып тормаган: ире эсэс офицеры булган икән, Кенигсберг сугышында әле кичә генә үлгән. «Мин үлсәм, син дә, балабыз да үләргә тиеш!—дигән.— Бу кызыл шайтаннар сезне тереләй тотып ашаячаклар,— дигән.— Германия үлә, немец халкы бетә...» — дигән. Фрау иренә һәм фюрергә турылыклы булып үләргә ант иткән. Коткарган булып маташмагыз, барыбер мин сезгә ышанмыйм, барыбер үләчәкмен, дигән...
Калтырана башлаган юеш малайны инде үзенең ллаш-палатка- сына төрен кулына тоткан Галета кинәт «философжа әйләнеп китте:
— Нишли бу немчина?— дип башлады ул.— Дөньяны кара канга, кара трагедиягә батырып, җир күтәрмәс кабахәтлек эшләделәр дә, хәзер үч чукмары үз башларына төшә башлагач, кәмит уйнап маташкан булалар. Корбан булалар, имеш, суга баталар, атылалар, асылыналар. агу эчкән булалар! Ник башладыгыз соң? Мин — солдат Галета, бары тик әйбәт мәзәк сүзләрне, уен-көлкене, бер-береңә яхшылыкны һәм җир сөреп тамак туйдыруны гына яраткан крестьян малае Галета, җир уртасына басып сорыйм сездән: ник башладыгыз бу явызлыкны? Ник башладыгыз? Башлагансыз икән —җавап та бирегез инде! Кәмит уйнап маташмагыз!..
9 апрельдә Кенигсбергның калдык-постык гарнизоны капитуляция ясады. Урамнарда, ерак почмакларда соңгы атыш тавышлары тынды. Шул көнне безнең дивизия өчен сугыш бетте. Солдат, автоматын җилкәсенә аскан килеш, тыныч тормышка күчте... Тик бер «үкенеч» калды: Берлинны күрә алмадык без. Рейхстагның юан колонналарына үзебезнең имзаларны куя алмадык, ә бик тә анда буласы килгән иде, югыйсә...
1970