Логотип Казан Утлары
Хикәя

САРБАЙ— САРЫ ЭТ


яталар.
Ә йоны... Сап-сары йоны җирдән өстерәлеп бара. Безнең бакчадагы бер алмагачка Сарбай куштылар, аның да нечкә ботаклары җиргә тик-, ле салынып төшә, алма уңган елны бигрәк тә...
Малайның исеме Илдус. Хәер, Илдус булса ни дә. Илгизәр булса ни, Илсөяр булса ни дә, Илнур булса ни. Исемгә карап малайның асылы үзгәрми, малай булып кала бирә ..
Хәтерләп калдыгызмы? Кечкенә малай бар, кечкенә малайның зур эте бар. Исеме Сарбай.
Бер малай бар җирдә икенче малайның булуы гаҗәп түгел. Икенчесе янында өченчесе, бишенчесе чабып йөрсә, шулай ук бик табигый. Безнең урамда малайдан күп нәрсә юк. Ни арада туып өлгерәләр дә ни арада үсәләр... Бер карыйсың — әнисенең имиенә борынын төртеп, мыш- мыш чүпрәк чылатып ятканын күрәсең, икенче карыйсың—өч тәгәрмәчле велосипедта чабып йөргәнен күрәсең. Әллә инде ашлама сибеп үстерәләр ул малайларны?
Әйе. безнең урамда малайлар бер көтү. «Автоматтан» ата-ата. ура кычкыра-кычкыра, алар урамнан чабышып узганда чыдап кына торкай төшләреннән чыгадыр шул хәтле әче тавыш... Ә Сарбайны әйт, күсәктәй башы белән оялмыйча, шул бала-чаганың уенына тыгылып, шул әч әрвахлар белән уйнап йөрергә ярата. Нишлисең бит — ярата. Яратуга каршы әмәл юк. Малайлар да Сарбайны яраталар. Сарбайга кайвакыт бик авырга килә шул хәтле малайның яратуы: чөнки бит
ер малайның эте бар. Ионга бай, гәүдәгә бай. Бозау хәтле! Юк. арттырдым. Бозау хәтле үк булмас, шулай да зур. бик зур. Тавышы... Нәрсә белән чагыштырыйм икән тавышын? Бүрәнә калынлыгы. Ул өргәндә тәрәзә пыяласы дерелди, моржадан чыккан төтеннәр сынып-сыиып кигә, үләннәр жнргә
Илдус та ярата, Илгизәр дә ярата. Илсөяр дә ярата. Илнур да ярата — барысы да ярата. Ә Сарбай бер ялгызы Бер көтү .малай берьюлы ярата башлагач, Сарбаегыз арып тәмам эт була.
Малайларның нинди ярату белән яратканын беләсез: алар Сарбайга атланып йөриләр: чиратлашып та атланалар, чиратсыз да атланалар ф алга карап та атланалар, артка карап та атланалар. Илдус та атлана, Илгизәр дә атлана, барысы да атланалар Бичара Сарбайга ходай « сабырлык бирсен! Шабыр тиргә батып, яшел үләнгә егылганчы мәхлук- з иын сыртыннан төшмиләр. £
Малайларның шундый рәхимсез булуы мине әллә ни гаҗәпләндер j кя. Малай халкы гомер-гомергә эт белән мәче азаплап үсә (азаплыйм с дип уйламый да). Мин үзем дә күршеләрнең Дүрткүзенә атланып үскән a малай, бер дә үкенмим, мине гаҗәпләндергәне бүтән: шундый көчле, шундый акыллы Сарбай ни өчен шул үзен азаплаучы малайларны таш- и лап качмый, ни өчен ул аларга ябышып ята? Ничә күргәнем бар: ана ф таяк белән кизәнәләр, аңа аяк тибеп кычкыралар, бичара этнең койры- я гыннан тарталар, ә ул һич кенә дә үпкәли белми Кая үпкәләү, җиргә « сузылып ята да,—юк, чалкан төшеп, ботларын күтәреп, ялагайланып < ятмый,— алгы аякларына башын куеп ята, үзен азаплаучыларга акыллы, сөйкемле күзләре белән ягымлы гына карап тик ята. з
Шундый сәер җан инде, күрәсең, бу Сарбай дигәннәре: ачулана да л белми, үч тә саклый белми Инде бит шундый озын, шундый шәп аякла- * ры була торып, һич югында, качып та котыла алыр иде. о
Илдусның әтисе, Закир абый, малае кебек үк. эт дигәндә үлеп китә з торган кеше. Тик аның яратуы гадәттә озакка бармый, этләрне ул гел алмаш-тилмәш китереп тора. Әле шушы арада гына Закир абый яңа эт алып кайтты — исеме Реке. Бүре дә бүре. Рекс та бүре. Бик усал эт булып чыкты бу Реке. Шушы усаллыгы аркасында үзенә еш кына чылбырда утырырга туры килә. Нишлисең бит. характерын начар булгач, утырмый хәлен юк.
Яна эт алып кайтты, Сарбайны да куып чыгармады Куган да булыр иде, бәлки. Илдус бик ялынып-ялынып сорагач, бераз балавыз да сыгып алгач, Сарбайга тимәскә булды.
Сарбай калды, тнк барыбер Закир абыйның җан яраткан эте хәзер инде Сарбай түгел, Реке. Сарбай йокыга бай, гәүдәгә бай, акылга да ярлы түгел, тик нишләмәк кирәк, хуҗа икенче этне ярата, көчләп яраттырып булмый. Сарбай күздән төште. Сөякнең майлысы — Рекска. Сарбайга — калдык-постык. Ягымлы сүз — Рекска. Сарбайга — пошел отсюдова!»
Шулай итеп, Сарбай —сары эт малайлар кулына калды: алар бирса—ашый, бирергә онытсалар — ашамын йөргән чагы да була. Хәер, бала чага Сарбайны бик ташлап бетерми, өйдәгеләрдәп кая сорап, кая Урлап дигәндәй, сөяген дә. ашын да алып киләләр. Реке, комсыз, ач күз. але шунда да Сарбайныкына сузыла, аның барлы-юклы сөяген таламак- чы була, малайлар Сарбайны аерым ашаталар, ә Рекска бу бер дә ошамый, малайларга ырылдый, тешләрен ыржайта...
Малайлар кулыннан ашап бер ай яшәде, ике ай яшәде. Бер дә бер көнне, кичкырын, яңарак яуган кар өсләп бер чаңгычы узды аучы булдымы ул, әллә болай гына мылтык асып йөрүче булдымы, андыйлар Да хәзер дөнья тулган, шәһәр ягына таба кайтып бара иле. Гөнаһ шомлыгына каршы дип әйтикме, шушы нн аучы, нн яучы булмаган адәм затының каршысына үзенен бозаудай гәүдәсе, бүрәнәдәй танышы белән Сарбай чабып чыкмасынмы
...Менә бервакыт чкнәт мылтыктан аткан тавыш ишетелде. Илдус Йөгереп чыккан чыкта Сарбай инде ап-пак кар өстендә сузылып ята иде
Кар өстендә сары эт Сарбай ята, Сарбай янында — ике-өч тамчы кызыл кан ята.. Ә теге мылтык, узышлый эткә атып киткән адәм затын әйтэм артына да әйләнеп карамыйча, чангысы белән шәһәр ягына җилдертепме җилдертә...
Тавышка җыелып өлгергән малайлар, Сарбайның кечкенә дуслары, күзләрен тутырып, танга калып, карап торалар: Илдус та карап тора^ Илгизәр дә карап тора. Илсөяр дә, Илнур да, барысы да аптырашып карап торалар: шундый зур. шундый көчле Сарбай кар өстендә сары чүпрәк шикелле аунап ята. Морҗалардан чыккан төтеннәр инде сынып- сынып китмиләр, тәрәзә пыялалары да дерелдәми. Кемгә атланып уйнарлар инде бу балалар? Җәй җиткәч, кем үзенең бозаудай гәүдәсе белән балалар арасында уйнап йөрер? Ята Сарбай кичке зәңгәр кар өстендә, ә Сарбай янында ике-өч тамчы кара кан ята...
Малайлар әллә ни гомер шулай телсез калып тордылар. Аннары Закир абыйлары Сарбайны урманга илтеп ташларга кушты.
Малайлар Сарбайны, сары этне, үзләренең сөекле дусларын, кышкы урманга илтеп, карга күмделәр. Ул бит инде хәзер берәүгә дә кирәкми. Берәүгә дә. Хәзер инде барлык татлы сөяк Рексныкы, бай хәзер Реке сөяккә.
Үттеме икән бер көн, Сарбай урманнан кире кайтты. Реке аны кар астыннан эзләп тапкан да өстерәп алып кайткан. Алып кайткан да оясындагы йомшак печән өстенә кертеп салган, ә үзе... үзе сакка баскан, берәүне дә Сарбай янына якын җибәрми: килә башласаң, ачулана, тешләрен ыржайта, килмәгез, тимәгез Сарбайга дип әйтүе... Барлык булган сөякләрен Сарбай алдына китереп өйгән.
Закир абый Рексны чылбырлады да. Сарбайны оядан тартып чыгарып, малайларга атты: илтегез күмегез. Тегеләр бу юлы тагын да ераграк илтеп, тагын да тирәнрәк күмеп кайттылар
Ә ап-ак кар өстендә, балалар күңеленә шом салып, ике-өч тамчы кара кан әле һаман да ята иде.