Логотип Казан Утлары
Хикәя

ГОМЕР


хикәя згы кояшка изрәп, тимгел-тимгел булып карала башлаган кар яланына караган да Мансур, күзе камашудан ун кулы белән маңгаен күләгәләп, ак- ,1ан читендәге калкулыкны күзәтә. Яшь чаган, гөлҗимеш, имән үсентеләре әле бер. әле икенче урында капыл хәрәкәткә килә, өермә бөтереп алган *өсле чайкалып, кайнап китә дә. кар өстенә ут йомгакларыдай ике төлке 81«.лып чыга. Менә ике йомгак бергә кушылып, тәгәрәп китә, алар ауна-ган төштә кар тузаны куба. Бераздан төлкеләр җан-фәрман куышып, вак куакларны кыштырдатэ-кыштырдага, тагын урманга китеп югалалар
Мансур күзен кысып елмая. Менә ул, әллә язгы кояш җылысының кичәле-бүгенле бермә-бер артуына кинәнеп, әллә төлке уенына мавыгып эшен онытканга: «Эх!» — дип куя. Борылып, кояшка аркасын куеп утыра ла тагын үз эшенә тотына
Кулындагы озынча агач кискәсе түгәрәкләп юнылган, нәзегрәк башына калын резин беркетелгән. Хәзер ул шушы кискәне — яна агач аягын —пыяла белән кырып шомартып утыра «Мәшәкате күп әле моның»,—дип уйлый Мансур Өйгә кергәч, үрелеп, киштәдән алюминий саплы озын безне ничек аласын, аны учакта кыздырасын, кып-кызыл булып кызган без белән агачны әче төтен исе беркетеп тншәсен күз алдына китерә Бу эшләрне караңгы төшкәнче тәмамларга кирәк. Гөлниса кайтуга өйдә чүп-чар да. төтен исе дә калмасын. Учакны да. бер көйрә!кәч. сүндермәскә иде. Чуен чүлмәк белән бәрәңге пешерергә куйсам. тап-таман булыр, дип уен дәвам итә Мансур Гөлниса авылга барган көндә буш кул белән кайтмый торган иде. кибеткә сугылыр, мөгаен. Базга төшеп тозлы кыяр алып чыгарга, төшке аштан калган итне турап куярга Гөлниса итне вак тураганны, суык көе табынга куйганны ярата Хатынының, бит алмаларын уелдырып: «Вәт үземнең картым, ичма-сам! Уңган киленнәрең бер якта торсын!» —дип көлүенә хәтле күз алдына китерә Мансур
Бүре хәтле Сарбай, аш-су турындагы уйларын сизгән төсле, кояшка кызынып яткан җиреннән торып, кнерелә-сузыла Мансур янына килде, * 35
күзен мөлдерәтеп, ана карап торды да. игътибар итмәгәнне күргәч, нидер эзләп лапаска таба китеп барды.
Мансур һаман хәтер йомгагын сүтүендә булды. Агач кискәсен җиренә җиткереп шомартып бетерсә дә, һаман җай гына кыра-кыра, ул әле уйлары белән еракларда йөри, кузгалырга ашыкмый иде. Гөлнисасының соңгы вакытта сәеррәк кылануын исенә төшереп, кашын җыерып, зиһенен барлый башлады.
Сәер дип, күзгә күренгән әллә ни үзгәреш юк. Гөлниса ирләр кебек эшләп йөри, бәйрәм булса, аяк тибеп күңел ача, кыскасы — барына канәгать булып тормыш итүче, урыны белән алчак, урыны белән мыжгый торган авыл хатыннарыннан бер ягы белән дә аерылмый. Тик Мансур бу араларда күңелендә ниндидер борчылу барлыгын тоя. Әйтергә, уртага салып сүз башларга сәбәбе юк. Әйтмәсә дә тәкате корыган. «Юктан гына рәнҗетермен, күңелен биздереп куярмын», дип уйлый Мансур, сабырлыгын җыеп көтә...
...Уйласаң, егерме ике ел бергә гомер ителгән. Кырык җиденче елныа җәендә, Мансур култык таягына таянып кайтып төшкән чакны, Гөлниса әлерәк кенә егерме өч яше тулган, йөрәген сугыш ялкынына көйдереп өлгергән тол хатын иде инде. Сөеп-яратып, үсмер көе диярлек барган Фәтхелисламы Сталинград янында үлеп калды. Фәтхелисламның атасы хезмәт армиясеннән кайтмады, әнисе кайгы йөген күтәрә алмый дөнья куйды. Болын кебек зур өйгә хуҗа булып, килен япа-ялгызы торды да калды.
Сылу, уңган, яшь хатынга күз салучы булмыймы? Булды. Булды күз салучылар, соратучылар да булды. Тик Гөлниса Фәтхелисламын оныта алмады, уенлы-чынлы әйтелгән иркә сүздән, оят кинаяләрдән тәне, рухы рәнҗеде, ир-атның бәйләнүеннән котылу әмәле итеп төртмә теллегэ әйләнде. Бернигә дә исе китмичә, башын иеп кенә эшләп йөргән тол киленчәкнең төннәр буе йоклый алмый елап чыгуын, рухын тетрәтеп чакырган табигать авазына каршы торырдай көч тапмын газаплануын берәү дә белми иде шул. Түзмәде Гөлниса, эченә сыеша алмаган сагышны ахирәте Әкълимәгә бушатты. Әкълимә аны үзе белгәнчә юатты. «Яудан кайткан егетләрнең берәрсе белән танышып, йортка керт, гомер буе ялгыз тормассың бит инде»,— дип киңәш итте. Гөлниса аның киңәшен тотмады, әмма сер чишүенә үкенергә туры килде!
Кул ярасы төзәлә, күңел ярасы төзәлми, диләр. Моның шулай икәнлеген Гөлниса гомер!ә онытмаслык итеп татыды. Хәер, нәкъ менә шул вакыйга аны Мансур белән очраштырды да...
...Сугышта Мансур ике мәртәбә яраланды. Икенчесе Берлинга җитә- рәк булды һәм ул аны сынар аяклы итеп калдырды.
Госпитальдән ул озак кына хат язмады. Күршесе — олы яшьләрдәге авыр җәрәхәтле солдат — Мансурның хәлен аңлагандай: «Яхшы түгел, Мансурка, ни үзең хат язмыйсың, ни сиңа бер кемнән дә хәбәр юк. Ярамый алай, син әле яшьсен, сыңар аягың юк икән — ике кулың бар, башың сау»,—дигәч, ул Әкълимәгә—дүрт ел буе кайнар хисле мәхәббәт хатлары язып торган кызга — чын дөресен язып җибәрми булдыра алмады.
Җавап Мансур көткәннән тизрәк килде. Ул калтыранган куллары белән конвертның читен ертты, хатны бер тын күкрәгенә кысып ятты да дүрткә бөкләнгән кәгазь битен сак кына ача башлады. Әкълимәнең тәүге сүзеннән үк Мансур эсселе-суыклы булып китте: хатта «Җаным Мансур!» дигән гадәттәге ике сүз юк иде, «Мансур!» дип кенә куелган иде.
Калганын укып тормаса да аңлашыла иде инде. Мансур, хатны йомарлап, башын мендәргә кысты. Күпмедер яткач, торып утырып,
хатны бөтенләй укып чыкты, тик сүз белән әйтеп булмастай гарьләнү, үпкәләү, рәнҗү тойгысы аның аңын томалаган нде. Юк, Әкълимә аннан йвз чөермәгән, кайтырга кушкан. «Язмышым шулдыр, туемда синең белән парлап биергә язмагандыр. Авылда сыңар аяклы син генә түгел, без дә бер әмәлен табып яшәрбез...» — дигән. Бахыр кыз, ни уйласа, шуны яшерми, ин якын кешесе итеп үкенеч-эрнүен язган да салган, тик ♦ горур табигатьле егет күтәрә алмады аның бу үкенүен. £
Суына төшкәч: «Әкълимәгә имгәк булырмын, әйләнгән саен агач s аягыма карар да йөрәге сыкрар, жәлләр...» — дип уйлады. Атна буе кара ° көеп яткач: «Ирек үзеңдә, Әкълимә, вә1ъдәңне кире кайтарам, көтмә ф мине»,—дип хат язын салды. Озакламый, госпитальдән чыгып, Оренбург ягына китеп барды. Авылга кайтмаса да, Башкортстанына якын- “ рак буласы килде. s
Ике елга якын заводта эшләде, үзе кебек яшь фронтовиклар белән я эшчеләр торагында торды. Кыйгач кара кашлы, томрап торган кара э бөдрә чәчле чибәр егеткә игътибар иткән кызлар булмады түгел. Ләкин * Мансур җаны-тәне белән туган авылында иде. Уеннан Әкълимә китмә- ь де, ятса төшендә, торса күңелендә булды. Башка якын кешесе юк иде х аның авылда, хат-хәбәр алышмады, шулай да йөрәге тойды: Әкълимәне я мәңгегә югалтуы иде бу... S
Җир Йөзендәге иң куәтле көч, мөгаен, туган туфрактыр. Мансур күңеленнән күпме генә карышмасын, авылын күпме онытырга тырышмасын—булдыра алмады, җиңелде. Җай гына эшләп яткан җиреннән кинәт завод белән исәп-хисабын өзде дә, дус-ишен, үзенә гашыйк булып йөргән кызларны аптырауга салып, авылга кайтты да китте. Сагынуының чиге юк нде Күңеленең иң ерак тирән бер почмагында тагын бер хис көйри иде. Ихтимал. Әкълимә көтәдер аны, ярдәмемә мохтаҗдыр, сугыш аякка бастырган, кешеләрне юлаучы ясаган чиксез Рәсәй буйлап аны Әкълимәнең хатлары эзлидер, дип уйлый иде Мансур. Шулай уйлый да, һәр багана янында диярлек туктап торган поезддан сикереп төшеп, җәяүләп кайтып китәрдәй була иде.
Район үзәгеннән ул юл уңае туры килгән, шылтырап таралыр хәлгә җитеп тузган машинага утырып кайтты. Төш авышып барган чакта туган авылы турысында төшеп калды
Күз бәйләнергә байтак вакыт бар —Мансур ирексездән авылга түгел—урманга таба атлады. Урман ярыйсы ук сирәгәйгән, җирдән бер аршын калдырып киселгән агач төпләре әле тегендә, әле монда серәешеп утыра. «Нигә болай кырыктылар икән?» —дип уйлады Мансур. Бу агачларны билдән көрт ярып, карын көрәп-ннтеп тормастан, ашык- пошык, кача-поса аудар)ан хатын-кызны, бала-чаганы күз алдына китерә алмый иде әле ул. Боларын соңыннан белде, сугыш вакытында имгәтелгән урманны терелтү үз естенә төшкәч аңлады
Урман юлыннан сак кына кырга тайпылып. Мансур бәләкәй генә бер акланга барып утырды Бик нык йончылса та. гамагына ризык бармады. аннан-моннан капкалады да чемоданын бикләде. Кичәле-бүгенле генә чабып ташланган печәнне өештереп, сузылып ятты Бөтен рухын ниндидер хозурлык биләп алган иде. Борынын печәннең хуш исе кытыклый, колагында кыл авазыдай нечкә тавыш чыңлый, ә өстә чиксез киң-лек, уй җитмәс иркенлек! Шушымы икән әллә Ваган той)ысы4 Ни җаның белән ят җиргә китә алдың, солдат? Рухыңны оэнҗегкән әрнүеңне туган туфрагыңнан башка нәрсә баса алсын? Иңеннән авыр йөк төшкән, морадына ирешкән кеше сымак Мансур тирән итеп тын алды, бите буйлап аккан күз яшьләрен сөртте дә тынычланып оеп китте
Күпме вакыт үткәндер —ул арба шыгырдаган тавышка уянды Менә »рба туктады, ат пошкырганы, хатын-кызның дәррәү көлешкәне, нидер сөйләшкәне ишетелде Солдат кузгалырга ашыкмады, күзен ачып, тавыш килгән якка карап ята башлады Ун-унбиш адымда гына биек
итеп яшел печән төялгән йөк тора. Аның тирәсендә биш-алты кыз туктаган. Мансур капыл торып утырды. Өнемме бу, төшемме дигәндәй, күзләрен угалады, йөк башында утырган олаучы — Әкълимә иде. Менә ул нидер дәште (Мансур ишетми калды, тик Әкълимәнең яман сүз әйтүен генә абайлап өлгерде), җиргә сикереп төште дә, бөеренә таянып, кызлар алдына барып басты.
Әкълимә! Шул ук бердән үргән калын, озын толым, шул ук килешле, базык сын. Тик нигә соң әле ул шулай кычкырына, нигә куркышып бер-берсенә сыенган кызларны тукмардай булып чәпчи? «Әкълимә, мин кайттым, мин монда!» — дип аваз бирәсе килә Мансурның, ә Әкълимәнең ямьсез сүзләре аны җиргә сеңдерә.
Ул арада булмады, Әкълимә биш-алты кыз арасыннан берсен беләгеннән эләктереп үзенә тартты, аның чәч толымын кулына урап:
— Менә сиңа, кәнтәй, менә! Минем иремнән башка ир-ат беткәндер шул сиңа! «Әхмәтҗан агай да Әхмәтҗан агай!» дип күзеңне уйнатма- саң аның алдында!..— дип кызны тукмый башлады.
Башка кызлар, чәрелдәшеп, кайсы кая йөгерде, ә тегесе, башын неп, учы белән битен каплады да җиргә чүгәләде. Мансур, һични аңламаса да. бу кыргый күренешкә түзеп кала алмады, урыныннан сикереп торып, аксаклый-аксаклый, биш-алты сикерүдә Әкълимә янына барып басты.
— Әкълимә!..— дип эндәште ул, тамагы карлыгып.— Их, Әкълимә.»
— Абау, Мансур дисәм... Абау...— дип, тегесе, «корбанын» кулыннан ычкындырып, сыгылып төште.
Котлары очып читтәрәк торган кызлар, хәвефнең үтүен тоеп, берәм- берәм болар тирәсенә җыела башлады. Берничосе Әкълимә тукмаган олырак кыз янына чүгәләде. Мансур үзенә кызыксынып карап торган уналты-унҗиде яшьлек кызларны, танырга тырышкандай, күздән кичерде. Юк, танырлык түгел, ул киткәндә сабый бала гына булган бит әле алар, ә хәзер әнә ничек үсеп, яшь агач үсентеләре сымак, буйчан булып киткәннәр. Тик өс-башын рәтләп, тузгыган чәчен үреп утырганы гына таныш төсле. Әйе, әйе, ул бит’сугыш башланган елны гына үрге оч Фәтхелисламга качып чыккан Гөлниса лабаса! Фәтхелисламның язмышын моңарчы белмәсә дә, Мансур шундук аңлады: бу бахыр да яшьләй тол калган, бәхетсез хатыннарның берсе...
Берничә минутлык авыр тынлыкны Әкълимәнең сулкылдап елавы гына бозды. Менә ул җай гына урыныннан торды, аты янына атлады, йөк өстенә менеп утыргач, капыл ниндидер чая бер ашкыну белән:
— Ә-әй!—дип кычкырды да ирләрчә киерелеп атына сукты.
Сикәлтәле урман юлында йөкне дөбер-шатыр китереп, ат авылга карап чапты...
...Әнә шулай очрашкан иде Мансур беренче мәхәббәте белән һәм шулай хушлашкан иде.
Кызлар, яшь булсалар да, олыларча фәһемле булып чыктылар. Мансурны таныгач, уратып-суратып, хәтерен аяп, аның авылда борын төртер кешесе калмавын, бердәнбер җиңгәсенең дә бәхет эзләп калага күчеп китүен, йорт-җиренең сатылган булуын аңлаттылар. Һәркайсы: «Безгә төш, агай!» — дип үз өенә чакырды.
Авылга кояш баеганда гына кайтып керделәр. Кызларның ай-ваена куймыйча, Мансур үзләренә ут күрше булып яшәгән Сабит картның ишеген шакыды.
Авылын никадәр сагынмасын, атна-ун көн вакытта Мансур күнегә алмый интекте, һәркем аны жәлләде, Әкълимә белән аралары бозылганга кызганадыр кебек тоела аңа. Алдагы көндә тормышын ни рәвешлерәк җайлап җибәрү, ниндирәк эшкә тотыну хакында баш ватмый мөмкин түгел иде.
Шулай уйланып йөргән чагында аны авыл Советына чакырттылар.
Совет председателе — сыңар җине бил каешына кыстырылган, тап- такыр итеп кырылган ялтыр башлы кеше — Мансурның сәламен ияк кагып кына алды да күптәнге әңгәмәне дәвам иткән төсле:
— Так, тәк... Моратов Мансур, егерме икенче елгы, белеме — тугыз
класс,—дип сөйләнә-сөйләнә. ниндидер кәгазьләрен актара башлады,— ♦ Әһә, менә,—дип куйды. Эзләгәнен тапты шикелле.— Хәрби исәптән тө- - терелгән... Әйе... Ну бит, малай, икмәк исәбеннән төшереп булмый кеше- s не Кыскасы, иртәгәдән эшкә! 2
Председатель, урыныннан торып, үз өстәленә каршы сул як почмакта ф торган икенче өстәл янына барып басты
— Менә, синең урын шул булыр! —дип, стенага беркетеп куелган “
«Секретарь» дигән пыялалы язуга шапылдатып сугып алды. я
Күнеле ятмады Мансурның бу эшкә. Җае чыккан саен председатель- з гэ белдерә торды һәм, азак килеп, Гөлниса белән очрашып вәгъдәләш- * кән көннәрне урман эшенә күчеп китте. х
Ә очрашулары болай булды.
Мансур авыл Советы эшләре белән районга барган иде. Кайтышлый * жәяүләп каладан кайтып килгән Гөлнисага тап булды з
— Утыр. Гөлниса!—дип атын туктаткан иде. тегесе:
— Куй, куй, Мансур агай! Болай да муеныма теләсә кемне асарга торалар Парлап авылга кайтып төшсәк, сиңа да сүз тияр —дип якын да килмәде.
Чак күндерде аны Мансур Биш-алты чакрым эндәшми бардылар. Шуннан капыл Гөлниса борылыбрак утырды да.
— Әйт әле, Мансур агай, теге вакыт Әкълимәнең сүзенә ышандыңмы?—дип сорады.
Тагы Әкълимә! Күпме онытырга тырышмасын, арына алмый Мансур анардан Я көтмәгәндә Әкълимә үзе очрап куя да. башын иеп, адымын тизләтә, я башкалар, теләпме-теләмичәме, аны исенә төшереп торалар Ә егетнең сулкылдаган йөрәк ярасы тагын ачыла Әле дә, шушы хискә бирелеп, ул хәтта җавап бирергә дә оныткан икән.
— Шулай булмый тагы — ирсез хатынга кем ышансын инде,—дип куйды Гөлниса
Мансур, кабаланып, акланырга, Гөлнисаны һич кенә дә гаепләмәве, киресенчә, хәтта берәр гаебе булган тәкъдирдә дә ана тел-теш тидерергә хакы юклыгы турында сөйләргә кереште
— Юкка тырышасың, Мансур,—диде Гөлниса, егетнең сүзен бүлеп.— Бүремен бит ашаса-ашамаса да авызы кан Эш гаептә генәмени? Намус-вөжданым нихәтле пакь булмасын — барыбер ышанмыйлар, алдан искәртү рәвешендә юк гөнаһны бар итеп беркетеп куялар Ә минем күңелем, теләк-өметләрем кайда5 Кайсы чакта, Әкълимә ише бәхетенә исергәннәргә үч игеп, бс-р көнлек кысыр куаныч артыннан җәһәннәмгә китәр идем, дип уйлыйм Юк, йөрәкне алдап булмый Безнең язмышларга шулай ук гомерлек кара печать сугылганмыни?
Икесе дә уйга калды. Гөлнисаның coin ы сүзләре егетнең хәтерендә ерак истәлекләрне яңарткан иде. Гөлниса кебек үк япь-яшь көе якты хыялларын сугыш таптап узган икенче берәү — белорус кызы Данута Да «Гитлер кара печать сукты безнең язмышка. Сынганны ялгап, яңа бәхет корырга батырчылык итүе, ай-һай. авыр!» дигән нде ана. Исәнме икән, нле-йорты өстеннән үткән канлы гарасаттан котылып калдымы икән Данута? Ни кылсын адәм баласы —исән булса, сынык язмышын ялгау әмәлен тапкандыр Ә бәлки, сөлектәй сылу, сап сау көе тереләй утта ннган менә Гөлниса сымак, ул да җәфа чигәдер
Данута. Данута. Аны исенә төшерү белән Белоруссия урманнары, гитлерчылар белән беренче канлы бәрелешләр күз алдына килде Ул үзян, шушылай тарантаска утырып, тыныч юлдан, көндәлек эшләр, гади
һәм табигый мәшәкатьләр артыннан йөреп торучы секретарь итеп түгел, аягы җәрәхәтләнгән солдат итеп күз алдына китерде.
Кырык беренче елның җәе иде. Мансурны лейтенант Свиридов белән иң авыр заданиегә җибәрделәр. Хәлдән тайган, снаряд һәм патроннар бетәр чиккә җиткән ротага элемтә кирәк иде. Әгәр бер-ике сәгать эчендә ярдәм килеп җитмәсә, ротаның һәлакәткә дучар булуы көн кебек ачык иде.
Элемтәчеләр, бер олау снаряд һәм патрон төяп, рота торган урынга әйләнеп килгәндә, анда җан иясе калмаган иде. Рота тар-мар ителгән, кая карама, гайре табигый кәяфәттә, соңгы сулышын алып солдатлар ята. Атыш тавышы, ераклашканнан-ераклаша барып, Свиридов белән Мансур бер сәгать элек кенә булган полк штабы ягыннан ишетелә башлады.
— Кирәге тияр,— дип, Свиридов арбадагы ящикларны аулак бер җиргә бушатырга кушты да үзе иң биек имән башына үрмәләп менеп китте.
— Эш хөрт,— диде ул, агач башыннан төшеп. Шуннан атны тугарып алды, җиргә утырып, автомат дискыларына патрон тутыра башлады.— Давай, Мансур, кимендә бишәр диск, икешәр автомат алыйк. Шунсыз ерып үтә алмабыз...
Мансур командирының уен аңлаган иде инде. Эндәшми генә коралларын әзерләргә тотынды. Эше беткәч, запас дискыларны ике бәйләм итеп, атының ыңгырчагына беркетте. Шулап башланды аларның хәвефле сәфәре.
Олы юллардан читтәрәк урман һәм тугай сукмакларын сайлап, күбесенчә төннәрен бардылар. Бер уй, бер теләк иде икесендә дә: тизрәк фронт сызыгын үтәргә, тизрәк үзебезнекеләрне эзләп табарга.
Ун көн дигәндә юлдан читтәрәк торган ниндидер ташландык сарай янына килеп туктадылар. Бу тирәдә немецларның булуына ишарә ясардай берни юк иде. Атларын тышаулап җибәрделәр дә, сарай чормасына менеп, былтырдан калган печәнгә яттылар. Тирә-як тып-тын. Әйтерсең, җир йөзендә сугыш та юк, хәвеф тә. Арыган-талчыккан ике солдат шундук йокыга чумды.
Кинәт дөньяның астын-өскә китереп, кемдер сарай капкаларын ача башлады, тирә-якны дорфа итеп кычкырган, сүгенгән, эт өргән тавышлар күмеп китте.
Күз бәйләнгән чак. Егетләр чорма ярыгыннан аска карадылар да шаккаттылар. Немецлар әсир төшкән солдатлар төркемен, һай- һулап куып, этләреннән талатып, сарай эченә тутыра башладылар.
— Эш хөрт,— диде лейтенант гадәтенчә. Ә үзе. ярыкка сылашып: — Бер, ике, өч... унике,— дип конвойны санады.
— Әйе, унике кеше. Күп түгел-түгелен. әмма овчаркалары күп — бишәү,— дип аның сүзенә ачыклык кертте Мансур.
Аста, сарай эчендә, ыңгырашкан, буылып йөткергән тавышлар ишетелә. шалтыр-шолтыр итеп капкалар бикләнә. Берәр карарга килү, эш кыйрату авыр иде бу мәлдә, чөнки Свиридов белән Мансур үзләре дә бик астында калганнар иде. Таң атканын көтәргә булдылар.
Иртәгесен әсирләрне ора-суга сафка тезделәр. Немец солдатларының берсе, шик калмасын диптерме, сарай эченә автоматтан атты да конвоирлар янына йөгерде.
— Давай! — диде Свиридов һәм аска сикерде.
Калганы, әллә төштә, әллә өндә дигәндәй, биш минут эчендә булды. Алдан сөйләшү буенча, Свиридов — конвойга төбәп, Мансур овчаркаларга чамалап, икесе ике яктан ут ачтылар. Эшнең ниндилеген анлап өлгергән фашистлар котырынып әсирләргә ата башладылар.
— Ятыгыз! — дип кычкырды Свиридов һәм кайсы кая йөгерешкән әсирләрнең берсенә запас автоматын сузды. Яраланып, я үлеп егылган
конвойның коралы безнең егетләргә күчә барды: алай да үлем, бодай да үлем дип. куркуның ни икәнен күптән оныткан солдатлар, ша- шынып-котырынып, жәлладлар өстенә ябырылдылар.
Күп тә үтми, урман эчен тынлык басты
Мансурның сул балтырына пуля тигән иде. Җәрәхәте артык хәвефле түгел, сөяге исән, тик үз аягын белән сәфәрне дәвам итү* турында уйлар- * га да ярамый иде. j
— Эшен хөрт. Мансур, көнен носилкага калды,—диде Свиридов, s
— Юк, иптәш лейтенант, бара алам әле мин! °
Свиридов аны бер төркем кызылармеецларга тапшырды да үзе теләп ф ястенә алган командирлык вазифасын үтәргә китте Хәзер анын кул астында бер Мансур гына түгел, ике йөзләп кеше. Ачлыктан йончыган “ коралсыз-нисез отрядны бәрелеш урыныннан ераграк урман эченәрәк s алын китәргә ашыга иде командир Алар партизаннар лагерена барып s чыктылар, Мансур шунда Данутаны очратты.
Ярасы жиңел булса да. өч-дүрт көн буе тиешле тәрбия һәм дәва и күрмәгәнлектән, Мансурның аягы шешеп чыкты. Партизан отрядының х врачы: х
— Җәрәхәтең бозыла башлаган. Самолет төшү белән үзебезнең якка =
кит.«рг.-< туры килер,—диде *
Ул хәтәр заманда кешеләр артык төче теллеләнүне хуп күрми, күңелдәге җылы хисләрен тирәнрәк яшерә торган иде. Врач та. күрәсең, иичәмә кешенең үлеменә шаһит булган, дошманның ерткычлыгыннан, халык язмышына төшкән коточкыч сынаулардан бәгыре каткан солдатка әйләнгәндер. Мансурнын. нидер әйтергә җыенып; «Карагыз әле...»— дип авыз ачуына: «Теләсәң нишлә, минем кулдан килгәне шул...— кул сырты белән үзенең аягын күрсәтте.— Безгә сынар аяклы солдатлар кирәкми».
Шул минуттан Мансур сестра Данута карамагына тапшырылды.
Партизаннар белән үткәргән бер атна гомере яшь солдатның хәтерендә мәңге онытылмаслык булып калды. Яше-карты, хатыны-кызы, үсмеренә хәтле —корал тотып нлен-жнрен дошманнан сакларга күтәрелгән белорус халкының вәкилләре иде болар Аз сүзле, салмак табигатьле бу кешеләр авызыннан ул аһ-зар, зарлану-сыкрану ишетмәде. Егермесе дә тулмаган менә чандыр гына Данутага тикле көнозын яралылар тирәсендә бөтерелә, аларнын авыру-сырхавын үз иңенә алырдай булып жан ата. ә кичләрен сансыз калып егыла иде
Мансур үзе дә беркайчан мыжык булмады, ата-анлдан яшьләй ятим калып, эшчән, чыдамлы һәм күндәм егет булып үсте Партизаннар лагерена килгәч тә, гөбедәй шешеп киткән аягы никадәр сызламасын, тешен кысып түзде, ыңгырашмаска, игътибарны үзен.» алмаска тырышты Шуңардырмы — Данута Мансур янында озаграк туктала, эндәшми генә аның чәчен сыйпый, мендәрен төзәтә, күзләрен зур ачып, елмайгандай итә дә
— Күп калмады инде, озакламый самолет килеп житәр,—дип юату сүзләрен әйтә.
Бер көнне ул Мансурга гадәтенчә күзләрен тутырып карады да ягымлы йомшак тавыш белән:
— Чибәр егетсең син Холкың да әйбәт, мөгаен, сөйгәнен бардыр, көтәдер сине,—диде
Аның басынкы юаш тавышы шул тикле сагышлы иде. Мансур теленә килгән шаян сүзен әйтми калды. Әйтмәве дә хәерлегә булган, чөнки Данутаның соңыннан ачылып китеп, ышанып сөйләгән сүзе Мансурның йөрәген көйдереп алгандай булды.
— Минем Василем дә. нәкъ синең шикелле, кара бөдрә чәчле, кара Кашлы, тнпсә тимер өзәрдәй егет иде Башын алдыма куеп ятар иде дә төпсез тирән күк дәрьясына карап: «Менә сугыш бетәр. Дануся, яңа өй
салып җибәрербез. Балаларыбыз булыр. Еллар үтәр, балаларыбыэныи үз балалары, аларның тагы балалары туар. Безнең токым мәңге-мәңге яшәр...» дип хыялланыр иде...— Данута салмак кына сөйләгән уңайга бите буйлап тәгәрәгән күз яшьләрен сөртеп аллы.— Төннәрен, Василь кебек, күккә карап ятам да. юктыр, үлмәгәндер ул, менә урман арасыннан килеп чыгар да. «Данусь1 Бу — мин. Озаграк көттердем бу юлы»,— дип әкрен генә сөйли башлар төсле...
Мансур Данутаны беләгеннән сыйпады, башка сүз таба алмыйча:
— Бәлки, чынлап та шулай булыр, эзләп килер сине,— диде.
Данута башын чайкады, карашын каядыр еракка, ашыгып агылган болытлар төркеменә төбәп, үзенең боек һәм фаҗигале тарихын дәвам итте:
— Үз күзем белән күрмәсәм, ышаныр идем синең изге сүзеңә. Юк, түзмәдем шул. Васильне асканнар дигән хәбәрне ишеткәч, төн уртасында авылга киттем Әнә, күрәсеңме өстенә йолдыз куелган каберне? Василь шунда... Кул арбасына салып, үзем алып кайттым лагерьга...
Данутаның галәмгә сыймас олы кайгысы янында Мансурның хәсрәте кечерәеп, әһәмиятсез булып калды, ул прексездән торып утырырга, нидер эшләргә уйлады, тешен кысып, «ыһ!» дип куйды.
— Син... ни... Данута, ул тиклем үзеңне бетермә әле... яшьсең, бәлки бәхетеңне табарсың, һәркемнең тормышта үз йолдызы — язмышы була...
Данута тагын башын чайкады.
— Ю-ук, Мансур Безнең язмышка Гитлер тамга сукты, фашистлар минем йолдызымны сүндерде. Йөрәгем кара күмергә әйләнгән, ул хәзер сөюгә түгел, бары тик нәфрәткә, үч алуга гына сәләтле...
Шушы сөйләшүдән соң Данута кинәт үзгәрде. Мансур ул чакта бик яшь иде шул, тормышның катлаулы борылмаларын, кеше язмышының кырыслыгын аңлау аңар соңрак килде, Данута исә, Мансур сүз куша калса, «хәзер-хәзер»,— ди дә башка авырулар янына ашыга, аның янында элекке кебек озак тукталмый торган булды.
Мәскәүгә озатылачак яралы солдатны һәм партизаннарны самолетка утыртып бетергәч, Мансур янына отряд врачы килде. Егетнең борчылуын, ачык ишектән күз алмавын күрде, ахрысы:
— Я, хуш, солдат,— диде ул, Мансурны аркасыннан кагып.— Сугышның иге-чиге күренми, ул-бу була калса, гаепләштән булмасын... Ә теге... ни... Данутаны онытма, солдат. Ул, ире һәлак булгач, япа-ялгызы калды, сина аз булса да ияләнде бит ул.
Мансур дәшмәде. Шулай да аның сораулы-ялварулы күз карашын врач аңлаган иде инде.
— Данутаны төнлә калага озаттык. Заданиегә,— дип кенә җавап бирде.
Самолет, гүләп, һавага күтәрелде, төн карасын ерткалап кабынган зенитка утларын ерып үтеп, көнчыгышка таба юл тотты.
Язмыш аяды Мансурны ул чакта, аягы исән калды. Өч ай чамасы госпитальдә яткач, тәмам савыгып, яна частька билгеләнде. Буле? була бит шундый могҗиза: уң беләген мина ярчыгы сыздырып үтте, снаряд шартлаудан башы шаулап йөрүен искә алмаганда, Мансурны чынлап та ниндидер тылсым саклый иде сымак. Билгеле, андый гына шаукым белән кабат госпитальгә керергә туры да килмәде. Меңләгән чакрымга сузылган сугыш юлын ул тәпиләп, җәяүле разведчик булып Өрел каласыннан Берлингача диярлек үтте һәм кырык бишенче елның апрель урталарында гына, тагы шул сул аягы яраланып, егылып калды
Төрле хәлләр булды сугышта — көтелмәгән очрашулар да. аяусыз югалтулар да. Бервакыт Мансур Польша җирендә, ниндидер бер елганы кичкән чакта, йөзләгән машина килеп тыгылган кечкенә күпер өстендә үзен дәвалаган партизаннар врачын очратты. Ике минутлык кына ашы-
гыч сөйләшүдән егет үзенен дусы Свиридовнын хәзер махсус батальон командиры булуын белде.
— Ә Данута югалды,— диде врач, көрсенеп,— Гитлерчылар лагерьны
килеп баскач, өч көн буе атыша-атыша чигенергә туры килде. Яралы командирны алып, Данута икенче базага юнәлгән иде. Шуннан юк бул ды... Бәлки, исәндер, тик хәзер каян белешеп тор-асын... ♦
...Мансур, Гөлнисаның кара печатьле язмыш турындагы сүзләрен £ уйлап, менә шуларны күңеленнән кичерде. Уйлары еракта иде егетнең, s Гөлниса да, үз уен уйлап, байтак вакыт дәшми барды. Соңыннан, нин- 2 дидер чая бер уйга килде шикелле — Мансурга борылып карап утыр- ф ды да:
— Я, нигә бозау сымак кыланасын? Гөлниса — даны чыккан ирсез “ хатын, «һайт» дигәнгә «тайт» дип, кем чакырса, шуның артыннан иярер- s га, муенына сарылырга тора! Ишеттеңме Әкълимәңнең матур сүзлә- s рен?—дип ярсып сөйләргә тотынды —Әле менә синең белән икәүдән- * икәү тарантаска утырып кайтканны болай гына үткәрер дисеңме х Әкълимә? Үткәрмәгән кая!
Мансур ирексездәи Гөлнисаның беләген сыйпап куйды. Шуннан ж капыл гына атының дилбегәсен какты да сызгырып жибәрде. Иренеп. = җай гына юртып барган ат жан-фәрман чаба башлады... *
Ат, юлдан читкә чыгып, тынычрак жиргә. яшь каенлык буена барып туктады. Әнә авам, менә түңкәям дип чаптырып килгән тарантастан чак кына төшеп калмаган Гөлниса, күзен йомып, Мансурның биленнән кочаклап алган иде. Ат туктагач, үкенү катыш шаянлык белән:
— Нигә туктадык инде, күптән шулай адәм рәтле итеп юл йөргәнем юк иде. Йөрәгең басылдымыни? — дип жиргә сикереп төште.
Мансур, атын тугарып, чаукалыкка тышаулап жибәрде, үлән өстенә газета жәеп, юлга дип алган ризыкларын чыгарды. Күңелендә ниндидер кискен бер уй бөреләнә иде.
Кашын төеп, чуалган фикерен барлый, үз йөрәгенең тавышына-ча- кыруыиа колак салгандай, башын иеп. нидер тыңлый Ә Гөлниса, хәйләсез җан, озын керфекләрен жилпеп, Мансурга аптыраулы караш ташлый да кинәнеп ашый. Җитмәсә, «уф, ачыктырган, нинди тәмле кала икмәге!»—дип куя.
Хатын-кыз күңеле—язгы жил. Яңа гына бөтен дөньяга, язмышына, үз-үзенә ачулы сүзләр әйтеп килгән Гөлниса кинәт алчак, мәрхәмәтле кешегә әйләнде.
— Кара әле, кара әле, Мансур!—дип сикереп торды ул, сак кына атлап чаука читенә юнәлде. Иелеп, ике учы белән нәрсәнедер каплаган иде,кул астыннан пырылдап кечкенә генә кош очып чыкты, җәелеп, арырак барып төште. Гөлниса аны. байтак вакыт куалап йөртсә дә. тота алмады. Боегып, урынына килеп утырды,—Тап минем бәхетем сымак,— дип күңелсез генә елмайды — Тоттым, морадыма життем дигәндә кулдан ычкына да куя ..
Мансур баягы уен уйлап бетерде шикелле — Гөлнисаның янына ук күчеп утырды, аптырабрак калган юлдашын иңбашыннан кочаклап, тотлыга-тотлыга сөйли башлады:
— Әгәр рәнҗетсәм... күнмәсән, сүзем шушында калсын .. Әлбәттә, сынар аяклы ир берәүгә дә артык зур табыш түгел. Синең кебек сылу, Уиган хатынга бигрәк тә... Беренче күрүдә үк күңелем яткан иде — менә, юк днмәсәң... кыскасы, кайтышлый ук авыл Советына кереп язылышыйк...
Гөлниса, иңбашын жыерып. егетнең кочагыннан арынды, башындагы чуар парчалы ефәк яулыгын төзәткәләде. Чыраенда җитдилек, курку, икеләнү бар иде. Байтак вакыт дәшми утыргач, Гөлниса Мансурга кыюсыз гына карап:
— Соң бит, Мансур, син егет кешесен. Авыл тулы кыз-кыркын Бер- сеннән-берсе сылу.. Кеше сүзеннән курыкмыйсынмы? — диде.
— Куркудан үткәнмен.— диде Мансур.
— Уйлыйм, вакыт бир... син дә уйла, Мансур. Үкенерлек булмасын. Тагы, әченеп-яратып китеп, сине дә югалта калсам, яшәү юк мина...
Шушы сөйләшүдән соң атна-ун көн үтүгә, авылның яшь-җилкенчәген аптырауга салып, Мансур Гөлниса өенә күчеп чыкты. Ул бу хәбәр таралып өлгермәде — Мансур авыл Советы белән исәбен өзде дә урман эшенә тотынып китте, яшь гаилә урманга күчте.
...Егерме ике ел гомер иттеләр кордонда. Гөлнисаның күңеле, язгы чәчкә сымак ачылып, сарыфланмагаи бөтен назын, янә кабынган керсез хисләрен Мансурга бирде. Менә әле ул, урманда йөрергә кулайрак булыр дип, агач аяк әмәлләп утырган килеш бөтен тормышын күз алдыннан үткәрә, аның текә борылмаларын барлый. Барлый да үкенер нәрсәләрнең байтаклыгына көенеп куя, тик фикере Гөлнисага җитүгә үзе дә сизмәстән елмая, карашы яктыра, сыны турая Юк, җүләр үз хатынын мактар, дисәләр дә, Мансур бөтен ил алдында икеләнмичә: «Уңдым, арабыздан җил дә үтмәде»,—дияргә әзер.
Гаиләләре артык ишле булмады булуын. Бер уллары, бер кызлары бар. «Заманына күрә тап-таман,— дип көлә Гөлниса.— Мин әле кире киткән карчык түгел, гомеремне бала карап өйдә үткәрәсем юк, кулымнан эш килә. Бу заманда икесен үстереп, аякка бастырулары да, ай-һай, җанны әз кыймады». Дөрес сүзгә җавап юк. Җиңел булмады балаларны үстерү. Төпчекләре Айсылу быел унны бетерә. Уллары Тимербай көзгә солдаттан кайтырга тора. Ни язмыш, нинди юллар көтә аларны? Әллә нинди авырлыкларга да күнәргә әзер Мансур, тик балаларының күз яшенә, авыру-сыктавына, күңелләре кыелуга бервакытта да тыныч кына кала алмады.
Капка ягыннан Сарбайның куанып чыйнаганы, һау-һаулап өргәне ишетелде. Мансур борылып карады да, бер аптырап, бер шатланып, җәһәт кенә урыныннан торды. «Үләт, сантый,— дип әрләде үзен,— кояшка изрәп утырып, кич җиткергәнмен!»
— Кунакларны каршыла!—дип кычкырды Гөлниса. Ә Айсылу, күбәләктәй очып-калкып, атасы янына йөгереп килде, аны кочаклап үбеп алды.
— Әти, син танымыйсыңдыр да әле. Бу — минем ахирәтем Сания. Әхмәтҗан бабайның кызы.
«Әкълимә кызы »,— дип унлап алды Мансур һәм капыл күзен йомып, чайкалып китте. Ярый әле, берсе дә сизмәде шикелле. Аның каршысын- да оялыбрак елмаеп торган кызыкай — коеп та куйган Әкълимә иде!..
Кызлар, юынып, тиз генә аш-су әзерләп алдылар да аннан-моннан капкалагач та: «Таң белән авылга китәбез, мәктәптә өмә була,—дип йокларга яттылар.
Гөлниса белән Мансур, сүз куешкандай, болдырга чыгып утырдылар.
Кояш баеп барган чак. Тирә-як алсу нурга чумган, ихата янына ук җитеп, өй кыегына тармаклы ботакларын җәйгән урманны кызгылт яктылык ярып үтә. Моңсурак бер тынлык. Рәхәтлек.
Гөлниса иренә сыенып утырды да:
— Күптән күргәнем юк иде Санияне... Китче, китче, охшаса да охшар икән бала әнисенә! — дип пышылдады.
Мансур эндәшмәде. Бая, берсе дә сизмәде, дип ялгышкан икән. Сизми каламы соң Гөлниса! Мансур сүзне икенчегә борырга тырышып, көндез күңелен тырнаган борчулы фикерен үзе дә сизмәстән әйтте дә куйды:
— Син, ни әнкәсе . нишләптер балтаң суга төшкән кешедәй йөрисең соңгы вакытта... Ул-бу юктыр бит?
— Әйтте дә телен тешләде. «Кеше акылына-зиһененә баш була алмый, көнозын юкны уйлап утырдым—көт тә тор. авызында ахмак сүздән башка берни булма»,— дип әченеп чикәсен ышкып куйды. Ләкин Гөлниса, сизгер, акыллы Гөлниса, иренен бу уен да сизгәндәй, уратыбрак үзе сүз башлады.
— Балтан суга төшкән, дип... син ни. авылда сирәк булгач, дөнья менә урман белән чикләнә, дисеңдер әле. Авыл тулы хәбәр.
— Безгә кагылмыйдыр бит ул хәбәрләр’
— Кагылганы бар, кагылмаганы . Тимербаең бит Сания белән хат алышып ята. имеш. Айсылу күптән белә Кайда ул «Абыем да Сания ахирәткәем!» — дип өтәләнеп тора очтакай! Өчесе бер төптән булып чыга...
Мансурның йөрәген кинәт коточкыч чәнчү аллы Хатынына белдермәскә тырышып, болдыр рәшәткәсенә чытырдатып ябышты да күзен йомды
— Абау! —дип Гөлниса ирен кочаклап алды —Тынычлан, жаным... Куй. нигә алай авырга аласың’ Аны нн... гомер буе яшереп, синнән сер саклый торган эш түгел. Болай да ай артык әйтми түздем, жаным чыга язды...
Мансурның йөрәге, ничек капыл чәнчеп алса, шулай ук тиз генә жибәрде дә. Ләкин ул күзен ачарга ашыкмады Тамагына килеп тыгылган күз яшьләрен тыеп кала алмам дип курка иде ул. Ә күңелендә яңа бер уй —әллә кайчан белорус урманнары төпкелендә ишеткән, шушы озак вакыт эчендә үзенекенә әйләнгән изге хыял дулкынлана иде: «Ба- лаларыбызның үз балалары, аларның тагы уллары-кы.злары туар. Без күмәк булырбыз. Токымыбыз, хыял-өметләребез, мәхәббәтебез мәңге- мәңге яшәр...»
Күк читен алсуга манып, кояш урман артына яшеренде. Тирә-якта шылт иткән тавыш юк. Табигать мәһабәт тынлыкка бирелеп, менә-мен» гүләп агасы язгы ташкыны белән хыяллана Дөнья хәрәкәттән туктаган сыман. Тик узган ел куерып үсеп киткән имән, гөлжнмеш, чаган куаклары тирәсендә генә кар бураны туздырып ике төлке уйный иде...