Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЭПИГРАММАЛАР


Ренат Харисовка
Башкаларга өстән генә карый-карый. Язасың
да, сызасың да, үсәсең дә. Болытка да үрелеп
була икән, җаный, Басып торсаң Дәрдемәндләр
җилкәсенә.
Равил Фәйзуллинга
Дан —авыр йөк. «Мәрмәр» ташы — олы, ай-һай. Аягыңа
төшерә күрмә аны, малай!
ПАРОДИЯЛӘР
Утлы шигырь
•Урамга чәчрәдем
шырпы кабыннан...»
Р. Мингалимов.
•Кирәк идең».
Кем шәһәрдә туган.
Кем — авылда.
һәм тугач та дөрләп кабынган.
Соңгысы мин булам,
Ышаныгыз —
Мин бит чыктым шырпы кабыннан!
Ишәккә сез сүз әйтмәгез,—
Зиһене таралган чагы. Ишәккә
кул күтәрмәгез.— йоны
каралган чагы.
Фотогеничный ишәкнең
Рәсемнәре — өстәлдә.
Фотогеничный ишәк
«Ишәк тыныч. Бакырмый да.
Кузгалмый да... тора.
Фотогеничный төс анарда...
. Бик акыллы, борынгы мал ишәк,
Көлеп искә алма ишәкне!»
Рәдиф Гатауллин.
?Ишәккә бер... мактау
сүзе».
Мин Хәйям поэзиясенә
Шигырь телим өстәргә!
Ишәк бик акыллы хайван,
Аннан көлеп йөрсәк тә.
Шулай да. ник яздым икән
Мактау сүзе ишәккә?!