Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДУСЛАР ҖЫРЫ


Виктор Шекачев — безнең якташыбыз Ул Зеленодольск шәһәрендә туып-үскән Хәзер Мәскәүдә яши Татар шагыйрьләрен русчага тәрҗемә итүдә актив катнашып килә Озакламый аның тәрҗемәсендә шагыйребез Фәнис Яруллинның шигырьләр китабы Мәскәүдә. рус телендә чыгачак Иҗади дуслык йөзеннән Фәнис Яруллин да журналыбызга В. Щекачевның ике шигырен тәрҗемә итте.
Виктор Щекачее
Мостафа авылында
Шагыйрьнең сеңелесе
Метеоролог Хәдичә Жәлилоеага
Шагыйрьнең сенелесе булу Бик олы бәхет, беләм. Саклыйсыз аның намусын Сез сизгер йөрәк белән. Ерак Урал артларында. Игеннәр уңган якта — Хәтерлисездер Мусаны Бәләкәй малай чактан. Сөйләгез мина, Хәдичә. Сорыймын сездән шуны: — Гап-гади авыл малае Ничек зур шагыйрь булды? Яшьләр белән жырл ар жырлап Урамнар ураганын, Сөйләгез, аның картлардан Киңәшләр сораганын. Өмәләргә катнашканын Калмыйча һичбереннән. Шигъриятне алдымы ул Шушы туган жнреннән? ...Әңгәмә китте озакка. Сораулар әллә ничә. Шагыйрь рухын саклаганга Рәхмәт сезгә. Хәдичә Күрсәттегез матурлыгын Муса туган якларның Шушы хатирәләрне мин Гел күңелдә саклармын.