Логотип Казан Утлары
Юлъязма

ДАЛАДАГЫ СОВХОЗДА ЮЛ ЯЗМАЛАРЫ


ракка-еракка сузылган киң дала. Кая карама — яңа төзелешләр: өнә уңда терлек фермасы коралар ө арырак торак йортлар салына, сулда —зур гараж... Ара-тирә тирмәләр дә күренгәли. Болары — көтүлектәге чабаннар өчен.
Даланы кыл урталай ярып таш юл үтә. Без Павлодар ягыннан автобуста киләбех Олы яшьтәге бер казакъ салмак тавыш белән җыр башлады, Аңа башка казакълар да кушылдылар:
Бул домбыра тогыз перне тагылган.
EcTireH жан ун!н аңсап сагынган...
Моңлы көй йөрәк кылларын чиртә, дала күгендә канат жәя, аннары еракка-еракка китеп тарала, югала. Казакълар җырына русча «Яблочка», анысына исә татарча «Исле гел», аннан соң тагын-тагын бүтән җырлар кушыла бара...
Белогорье поселогына килеп җиткәнне сизми дә калдык. Автобус ике катлы теш йорт—«Шыган» кафесы янында туктады. Казакъларның берсе шаяртып әйтә куйды.
— Пушкинның Белогорский крепостена җиттек.
— Пушкин монда кадәр килеп җитмәгән шул,— диде икенчесе.— Уральскида туктап калган.
— Пушкин булмаган җир юк хәзер,— дип елмайды яшь кенә кыз.
— Дөрес, сеңелем! Дөрес!
Пассажирлар бераз ашап-эчкәннән соң, автобус тагын кузгалып китте. Озакламый, алда текә ярлы Иртыш елгасын күрдек. Нәкъ шул елга буеннан аз гына читтәрм кайчандыр кечкенә генә колхоз булган. Партиябез һәм хөкүмәтебезнең чирәм «ирләрне үзләштерү турындагы карары чыккач, бу урынга Татарстаннан да бик күп кешелар күчеп киләләр. Чирәм җирләрне күтәреп бик күп иген чәчелә һәм беренче елны У* мул уңыш алына. Колхозның чикләре шулай киңәя торгач, монда зур совхоз оештырырга булалар. Татарстаннан килгән хезмәт ияләренең соравы буенча, аңа «Казан» дигән исем бирелә.
Без шунда килеп җиткәндә кояш кызгылт-сары нурларын җәеп таулар артына әкрен генә төшеп бара иде. Казакъ стилендә эшләнгән аркалар, колонналар, орнаментлар белән бизәүле яңа биналар — икешәр катлы таш йортлар тезелешкән. Культура йорты, магазиннар, мәктәп, больница, балалар бакчасы, контора... Бакчалар, скверлаР| төз урамнар.
Е
Соехоз директоры Зекеш Кажкеноа белей аның шушы үзек усадьбадагы кяарти- рыидә очрашабыз. Каратут йөзле, киң кара кашлы, урта буйлы, куиакчыл җитәкче,
— Хуп килдегез, хупг — диде ул, түрдәй урын тәкъдим итеп.— Ерактагы Казаннан безчең «Каэанлга килүчеләрне без бик яратып каршы алабыз.
Зекешнең тормыш иптәше, Казан, Татарстан хәлләрен сораша-сораша, чәй әзерләде. Аннары совхозның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында гәпләшергә тотындык ф
«Казан» совхозының беренче нигез ташлары 1954 елда салыча башлый. Бу вакытта Татарстанның комсомол путевкасы белән килгәч яшьләр башта далада палаткалар корып торалар. Беренче тракторлар беренче буразналарны сыза, беренче таш йортлар калкып чыга, яңа урында беренче матур семьялар барлыкка килә. Дала уяна, дала яшелләнә, алтын бодай дулкыннары уйната башлый. Татарстаннан каникул айларында ярдәмгә килгән студентлар хезмәте аерата зур була. Социалистик ярышта Казан университеты студентлары алгы сафта баралар. Аларны биредә әле дә мактап искә алалар. Совхоз үзәгендә беренче елда ук беренче урам барлыкка килә. Аңа «Тынычлык» дип исем кушалар... Ә хәзер бу совхоз өлкәдә алдынгы хуҗалыкларның берсе инде. Аның 90 мең гектар җире бар. Бу — бездәге зур бер районның чәчүлек мәйданы диген сүз.
Совхоз директоры Зекеш Кажкенов, баш агроном Афанасий Ожегов һәм партком х секретаре белән бергәләп ерак басуга киттек. Кызу урак өсте. Далада весе. Тирә- < якта бер генә елга яки күл әсәре юк. Иксез-чиксез бодай басулары гына күренә. 31
— Бу урыннар ташландык җир иде,— ди баш агроном.— Беренче елны аны зш- ь
кертү аерата кыен булды. Ник дисәң, бердән, түмгәкле, икенчедән, ташгы иде ул. < Тиешенчә эшкәртеп, ашлама керткәч, искиткеч мул уңыш бирә башлады. Әнә нинди л матур, иииди киң бодай кырыбыз! u
Еракта саманнан зшленген йортлар күренде. Якында ук комбайннар эшли. Без килеп җиткәндә, татарча җыр ишетелде.
Сарман буйлары ла яшел алан. Печәннәре җитәр бер заман—
— Илдар Галимуллин җырлый,— диде Кажкеное.— Совхозның алдынгы комбайнчысы. Узган ел дә, быел да рәсеме Почет тактасыннан төшкәне юк.
Каерылып үскән бодай ура-ура, комбайн безнең янга якынлашты. Баш агроном кул иэәүге, комбайнчы рычагны тартты. Пыяла күзлек кигән Илдар, комбайннан төшеп, безнең янга килде һәм кул биреп күреште.
— Бик авыр түгелме? — дим, Илдарның елмаеп торган тузанлы йөзечә карап.
— Беренче елларны авыр иде. Хәзер ул кадәр түгел. Кырдагы игенне күргәч, Аерәк ашкына, тизрәк җыеп аласы киле.
Галимуллин 1935 елны Лаеш районы Атабай авылында туган. Армия сафында МЭмет иткән. Чирәм җиргә 1959 елда килсен. Башта комбайнчы ярдәмчесе булган, соңыннан штурвалны үзенә ышанып тапшырганнар. Әтисе Галимулла, өнисе Меслимә башта аның бик еракка китүен енеп тә бетермәгәннәр. «Монда гына үзебездә гене кал»,— дигәннәр. Ләкин комсомолда тәрбияләнгән егет үзенекен иткән — Павлодар елкесе Май районында тезелгән «Казан» совхозында үз бәхетен тапкан Наиле исемле кыз белән никахлашып матур тормыш корганнар, һәр елны сабан туенда алар туган якларына кайталар, колхоз хәлләре белен танышалар һәм ерак даладагы «Назен» совхозы турында бик яратыл сөйлиләр икән. Елның-елыида булмаса да, ике-өч елга бер тапкыр Илдарның әтисе Галимулла агай да Казагыстаидагы улын, киленен һәм оныкларын күрергә килеп чыга.
Тормышны мактаулы эш белән күңелле ял бизи.
Ун елдан артык инде Илдар комбайнда эшли. Ул СК-4 комбайнында норманы 130—150 процентка үтел бара. Аның ярышташы — Николай Бережное. Ул Украинадан килгән, «Казан» совхозында тырышлыгы белен үзен шулай ун тиз таныткан. Коммунистлар партиясе сафына кергән. Хәзер ул биш бала атасы. Бережное исемен Май районында яхшы беләләр. Әйбет эшләгәне өчен елның-елында бүләкленел киле.
Дала. Очсыз-кырыйсыз дала...
Җиңел машина тигез урыннардан элдерә генә. Без еракка күз төшерәбез һ»м горизонтта җәйрәп яткан күл күрәбез.
— Су юк дисез, ә менә каршыда гына нинди зур күл бер.—дидем мин. Совхоз директоры Кажкенов серле генә елмаеп куйды. Ул баш агрономга карап алды да сөйли башлады:
— Бу күл булса, без җирләрне әллә кайчан бакча итәр идек. Шулай бит, Афанасий? — диде. Тегесе «әйе» дигәнне аңлатып баш селекте. Аннары директор күлнең тарихын сөйләп бирде.
Бу күл тоз куле икән. Ләкин тозы бернәрсәгә дә яраклы түгел. Әгәр дә белмичә күл суына керсәң, шунда ук тәнең тоз кристаллары белән каплана. Заманында бу күл тирәсенә күчмә казакълар килеп тирмәләр корганнар. Ләкин күлнең суын эчү аркасында куйлар, дөяләр кырылган, кешеләр арасында авыру башланган. Хәзер күл тирәсендә бер генә дә җан иясе юк. Кул кара-кучкыл төсе һәм зәһәр дулкыннары белән күңелгә шом салып тора. Аның тирәсендә бер генә үлән дә үсми, суында бер генә балык та юк.
— Киләчәктә менә бу күлне киптереп, җирен эшкәртеп, анда иген чәчәргә мамкин булачак.— дип сөйләп китте Кажкенов.— Ләкин хәзергә бу «Зәһәр су» (казакълар шулай дип атыйлар икән) бернигә яраксыз.
— Совет кешеләре космосны яулаган бер чорда мондый гына күлләрне авызлыкларга мөмкин булыр,— диде баш агроном.
— Әйе, бик дөрес, Афанасий! — дип хуплады аны Кажкенов.— Тиздән бу урында да шаулап бодай үсеп утырыр.
Кайтышлый кукуруз җирендә булдык.
Казагыстанда терлекчелек төп урынны алып тора. Бу борын-борыннан килә. Ләкин даладагы кылганлы үлән терлекләрне кыш ашату өчен җитми. Шуның өчен биредә күпьеллык үлән һәм кукурузны мул чәчәләр. Чабаннар тәҗрибәләре турында сөйләгәндә иң беренче итеп күпьеллык үләннәрне мактап телгә алдылар.
Монда яз айларында аз гына яңгыр була, аннан соң тамчы да таммый икән. Табигатьнең бу кырыслыгы күп кенә авыл хуҗалыгы эшләренә зыян китерә. Әмма совет кешеләре корылык алдында баш имиләр, «Казан» совхозында да. туфракта дым саклау өчен җирне дөрес эшкәртү, язгы чәчүне иргә төгәлләү һәм минераль ашламалар кертү нәтиҗәсендә, уңыш алу елдан-ел яхшыра бара.
...Икенче көнне без ерак көтүлекчә — куйлар җәйләвенә бардык. Совхозның 20 мең баш куе бар. Бу куйлардан килгән табыш елдан-ел үсә бара.
Без борылмалы юлларны узып шактый еракка киттек. Чөнки куйларны үләнле далада асрыйлар.
Шофер Вәли машинаны саманнан эшләнгән йорт янына туктатты. Йорт алдында тезгененнән баганага бәйләнгән иярле ат тора. Ат янындагы өлкән яшьтәге агай, кулын каш өстенә куеп, көтүлектәге куйлар ягына төбәлгән.
— Аманмысыз? — диде аңа Кажкенов казакъчалап.
Карт көрәктәй кулларын сузып исәнләште, һәм «амэн, аман» дип, безне йорт эченә алып керде. Түрдә, идәндәге киездә, зур яшел сандык тора. Аның өстенә мендәрләр өелгән. Хуҗа безгә түрдән урын тәкъдим итте, үзе чәй кайнатырга ишек алдынв чыкты.
Бу өлкән аганың исеме Кабдыл иде. Ул инде 64 яшендә. Пенсиядә булуына карамастан, һаман үз эшен дәвам итә. Усманов Кабдыл — баш чабан. Яхшы эшләгәне өчен медальләр һәм Почет грамоталары белән бүләкләнгән. Усмановның шәкертләре Бу- рыкбаев Шәмен, Бурыкбаев Курмаш һәм Кәменов Түлебекләр дә куйлар көтүде тырышлыклары белән танылганнар.
Кабдыл агай, шаулап торгач җиз самоварны өстәлгә китереп куйды да. чәй ясый- ясый, куйларның көр булып үсеп килүләренә аерым бер шатлану белән сөйләп бирде. Ул барлыгы җиде йөз баш куй карый икән, һәр йөз куйдан елына йөз уналты КУ,и
(<ув берэно) алып үстерә, һәрбер куйдан 3 килограмм 500 грамм урынына 4 килограмм 200 грамм йон ала...
Кабдыл агай патша заманындагы авырлыкларны да күл күргән кеше. Революция булу белей алар Соеет республикасын ныгыту эчен җиң сызганып эшлиләр, басмачыларга каршы керәшәләр. Колхоз тезүдә Усманов зур активлык күрсәтә. Бу турыда елкай аксакал бик саран гына итеп сөйли: «Минем кебек эшләүчеләр совхозда күпләр ♦ кулдай килгәнчә тырыштык, аның нәрсәсен сөйләргә инде»,— генә ди. Сүзгә күбрәк совхоз директоры катнашып, бу хөрмәтле чабан турында ул аңлатмалар биреп барды.
Кояш инде тешлектән авышып килә. Без яңадан юлга чыктык. Каршыда шул у* ■ип дала пейзажы!
Машина сикәлтәле, түмгәкле сөзәк тау битеннән бора тор'ач. ниһаятя, иң ерактагы көтүлеккә килеп чыкты. Монда без баш чабан Каратай Кайсыноа белән очраштык. Кара чуен кебек йөзле, кал-кара күзле, кара кашлы бу кеше сүэге бик җор икен. Ул Татарстаннан килгән чабаннарны мактап телгә алды:
— «Казан» совхозының данын бетен Каэагыстанда күтәрү ечеи бергәләп керәшәбез! Татарстан белән дуслыгыбыз бик борыжыдан Уралнскида Тукайны күреп белгән аксакалыбыз әле дә бар.
Карагай, кечкенә шкаф янына барып, аннан Тукай һәм Муса Җәлил китапларын “ алды. Казакъ телендә басылган бу китаплар Карагайның яратып укый торган китаплары 0» икән. Үзен Казанга кунакка чакыргач, Карагай, кысык күзләрен тагын дә кыса төшеп “ һәм елмаеп, йерәк түреннән чыккан сүзләрен әйтте: <
— Безне «Казеиннан Казанга чакыруыгыз өчен рәхмәт, жолдас. Шунда барыл Э Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил һәйкәлләренә «Көзен» совхозы чәчәкләрен куярга, әлбәттә, телибез.
Совхозда кызу эш бара. Урып-җыелган яңа ашлык дәүләт амбарларына егыла. Ябык ындыр табагында көнен-төнен машиналар гүли Ләкин, сменадан бушап, ял сәгатьләрен күңелле үткәргәннәрне дә күл очратырга мөмкин.
Ике катлы, таштан салынган культура йорты. Аның калкасына эре хәрефләр белен казакъча һәм русча язылган зур афиша да эленгән: Бүгем «Моабит дәфтәре» дигән кино күрсәтелә. Киномеханик Иван Чернов казакъ, рус, украин, татар, немец балаларына көндезгә сеанс күрсәтә. Без дә, мәктәп директоры Куандык Чазыханоа белән, кино карыйбыз.
Мвне экранда Муса күренде. Балалар дәррәү кул чабалар: Кайберләре «Муса абый». «Дядя Муса» дип кычкырып та куя. Муса Җәлил бетен халыкның шундый сөекле шагыйре, батыр керешчәсе, ул һәркемнең йерәк түренә тирен кереп урнашкан.
Аннары экранда — Алиш. Аны күрүгә берәү, җиңемнән тартып, әйтергә ашыктыт
— Алишны мин күрел белем. Сугышка кадәр Казанда электр станциясе тезү ЗШенде бергә булдык. Аннан соң мин Казагыстанга киттем, Баек Ватан сугышында •втиаштым. Менә хәзер «Казан» совхозы гаражында слесаря.
Кинодан чыккач, кечерәк буйлы, елмаеп кына сөйләшә тооган бер кеше белән ОКраштык. Ул. тамырлары бүртеп торган сөялле кулларым сузып:
— Ике куллап күрешик, якташ! — диде һәм үзенең бакчачы Исмәгыйл булуын
Гаҗәеп яхшы, киң күңелле кеше. Безнең Норлат белән чиктәш Шыиталы якларында туган. Беек Ватан сугышында — разведчик. 1950 елдан коммунистлар партиясе чвечы. Совхозның Иртыш елгасы буендагы ул үстергән бакчасын карарга, җимеш остасының эш тәҗрибәләрен өйрәнергә хәзер бик күпләр килә.
Исмәгыйл абзыйның чәчәкләр арасында утырган йорты тиресендә — алма. чия. карлыган, шомырт агачлары!.. Кешеләр корят комлы, сусыл далага чәчәклә тереклек алып килгәннәр.
-Исмегыйл абзыйлардан чыгыл ятндыр табагына баргач, якташыбыз Розалина Гоеероааны очраттык. Казаннан комсомол путевкасы белен чирәм җир-ә килгән бу ••"ым унбиш ел инде шушы совхозда эшли. Ул дистегә якын Почет грамотасы белән «Үлекләнгән. Аның турында район газетасында мактал язганнар. Розалина монда теп- *•*•« тамырланып калган. Белоруссиядән килгән шофер егет Иваи Лодотяко белен “Атур семьа корганнар. Розалинаның сеңелосе Венера да Казаннан эшкә «илгәң.
ДАЛАДАГЫ сиихиЗДА
Совхозның икенче бүлекчәсендә күбрәк казакълар тора. Бу урында алар 1931 ыи ук колхоз төзегәннәр. Соңыннан ул «Казан» совхозына кушылган.
Клубта участок управляющие Ходайбирде Пшембаев белән сөйләшеп киттек:
— Мин сезне үзәк усадьбада да күргән идем. Бик вакытлы килдегез. Сезнең якт, шыгыз да бездә әле.
Мин шатланып сорап куйдым:
— Кем ул?
Ходайбирде, елмаеп, клуб алдына куелган зур афишага күрсәтте дә:
— Мостай Кәрим,— диде.
Семипалат шәһәреннән артистлар килгән икән. Алар башкорт халык шагыйр Мостай Кәримнең «Ай тотылган тәндә» дигән трагедиясен күрсәтәчәкләр. Мин £ трагедияне рус, башкорт, татар телләрендә күргән идем. Хәзер исә казакъ телеид күрү бәхетенә ирештем.
Казанга китәсе көнне партком секретаре белән Май районы үзәгендә булды КПСС райкомы секретаре Кәмеш ханым Балтечова «Казан» совхозының олы юл: чыгуын, елдан ел үсә бару перспективаларын саннар белән аңлатып бирде.
— Сезнең якташлар сынатмыйлар! — диде ул,— Киләчәктә дә без татар дусла) ның тагын да күбрәк ярдәм итәчәкләренә ышанабыз.
...Ә совхозның дирекциясе миңа зур әманәт тапшырды. Бу «Казан» совхозы зи челәренен, инженер-техник работникларының КПССның Татарстан өлкә комитеты» язган хаты иде. Анда мондый юллар бар:
«Безнең коллектив Татарстан хезмәт ияләренең безгә ярдәме, безне һәрвакыт ип алуы белән шатлана һәм горурлана. Ерак Казагыстанда төзелгән «Казан» совхоз соңгы елларда бик нык үсте, танымаслык булып үзгәрде. Палаткалар, саманнан эшлә» гән йортлар урынына берәр-икешәр катлы таш йортлар салдык. Кяартиралар пар бела җылытыла, кухняларга газ кертелде. Совхозда терлекчелек елдан-ел үсә: куйла 20 меңгә, мөгезле эре терлек 2500 башка җитте...»
Әйе, якташларыбыз яшәгән совхозның эшләре дә, уңышлары да казакъ далаларь ның үзе кебек үк киң колачлы!