Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҺАМАН ДА ИСТӘ


«Кайтып торырга...»
д —-х өтенесе кичәле-бүгенле генә булып узган төсле... i ДиЧИ Кичелгән юллар — күз алдында. Югалткан дуслар, юлдашлар — күңел түрендә. Хәтта уйла- ит&Л | ган уйлар да хәтердә — берсе дә онытылмыйлар... ъЯиэВ J Үземне мин сизгер кеше дип саный идем Дөнья хәлләренең һаман куера килүеннән, сугыш машина-сының һаман киңрәк мәйданнарда гөрелди баруыннан үземчә бик белдекле бер нәтиҗә ясап, кичке чәй янында сейләшеп утырганда әйтә куйдым:
— Бу Гитлер белән озакламый безгә дә сугышмый булмаячак...
— Әйе, әйе!— дип кабатладым, икеләнер урын калдырмыйча- Сугыш котылгысыз. Бик күп булса —өч ел, дүрт ел узар! Аннары.
Ә бу вакытта немецлар Польшаны басып алганнар һәм Францияне Да үз тылларына әйләндергәннәр иде инде... Суык яз узып, суык җәй килде. Соң гына яфрак ярган алмагачлар июнь урталарын үткәреп кенә чәчәк койдылар. Көннәрне әле һаман җылыта алмасак та. июньнең дүртенче якшәмбесендә язучы Абдулла Әхмәт белән Түбән (кланга дачага чыктык. (Матбугат кешеләре сугышка хәтле шунда тула иде.) Урнашу мәшәкате белән көн узды. Ул чакта әле авыл өйләрендә радио дигән нәрсә безнең шигырь яки хикәяләрдә генә була иде.. Бер тәүлек тулып узгач, дүшәмбе көнне кичке уңайда гына «Сугыш башланган икән» Дигән хәбәрне авыл хатыннарыннан ишеттек.
Фаҗиганең болай тиз башланып китүе һәркемне хафага салды. Со- раулар күп, җаваплар юк иде. Ул төнне күзгә йокы кермәде. Мин таңгача үземнән көлеп, үземне әрләп чыктым:
— Менә сиңа дүрт ел! Ай-яй, шәп күрәзә икәнсең!.. Пычагыма дип сэйрәлен йөрергә иде соң? Дача, имеш!.
Сишәмбе көнне Казанга киттек. Шулай да Абдул көлдерергә маташып карады;
— Ундүрт баланы ташлап, ничек сугышка китәрсен, малай..— дигән булды ул. Ләкин аның тавышы бик хәсрәтле яңгырады. Дүрт баласын ундүрткә әйләндереп әйтсә дә. көләсе килмәде.
Минем хәрби билетта «Сугышның өченче көнендә...» дип язылган иде. Военкоматта: «Сабыр итегез, үзебез чакырырбыз»,—диделәр. Бу сабыр итүләр бик озакка сузылды: көз килде, октябрь бәйрәмен дә уздырдык. Немецлар Мәскәү тирәсенә килеп җитте. Хафалы көннәр, йокысыз төннәр туды, нервлар һаман киерелә, какшый барды. Шушындый кыен һәм җаваплы көннәрдә, бары тик шигырь генә язып, авылларга чыккалап, урман кискән булып, сау-сәламәт көеңә өйдә яту әллә ничек җинаять кебек тоела башлады... Шул беренче керүемдә үк Бауман военко.мына өйдәгеләрдән яшереп кенә гариза калдырган идем —ча-кырмадылар бит. Кергән саен бер сүз: «Сабыр итегез». Ә сабыр төбе тишелеп бара...
Ноябрь ахырларында булса кирәк, Казанга Фадеев килеп чыкты. Ул. СССР язучылары союзының җитәкчесе буларак, вакытлыча монда тулган Мәскәү язучыларының хәлен белергә килгән. Үзе инде баштанаяк хәрби киемдә, комбриг чинында.
Хәзер белмим инде, кайсыбызның башына алданрак килгәндер, без. Әхмәт Фәйзи белән икәүләп, Фадеев аша Кызыл Армиянең Баш политик идарәсенә, Мехлис исеменә, гариза җибәрмәкче булдык. Бу хакта Александр Александровичның үзе белән дә сөйләштек. Ул хуп күрде. Тора- бара безгә Әхмәт Ерикәй дә кушылды. Фадеев китеп бер унбиш көн узганнан соң безне чакырып телеграмма килде. Ниһаять! һич төчеләнми әйтәм: ул чакта бу бик зур шатлык булды. Чөнки ул көннәрдә бөтен ил беренче зур куанычын кичерә иде. Чөнки Мәскәү тирәсендә җәелеп киткән каты сугышларда безнең гаскәрләр, дошманның беренче тапкыр көчен сындырып, аны уңга-сулга янаклый-яңаклый куа башла-ганнар иде Биш айдан артык зарыгып көткән беренче куаныч иде бу. Биш ай буена әкрен-әкрен һаман иелә барган башны беренче тапкыр югары күтәреп, беренче тапкыр горур елмаю, яшь аралаш горур елмаю иде бу!
Безне бик зурлап озаттылар. Банкет өстәле бай, ак башлы «снаряд»- лар да юк түгел. Гитлерга нәләт яудыра торган речьләр дә аз булмады.
Әлбәттә, шулай инде. Сабан туена бару түгел. Кулыбыздан килгәнчә тырышачакбыз. Шулай да шаян сүзне бик ярата торган Әхмәт Фәйзи поездда барганда үз-үзебездән көлмичә булдыра алмады:
— Ну, кырабыз инде без синең белән немецларны. — диде ул. теф- теф иттереп төкергәләп. — Без барып тотынгач та, берсе бер калмаячак, теф-теф!
Чынлап та, аның тышкы кыяфәте бер дә шул фронтка барып, мылтык яки автомат күтәреп, дошманга каршы сугышырдай кешенеке төсле түгел иде. Озын буйлы булса да. элеп киптергәндәй какча гәүдәле иде ул. Өфе каласындагы итекче Сафа агайның ярым подвал өендә үскәнлеге, авыл кояшын, басу җилләрен татый алмаганы әллә каян күренеп тора аның. Шуның өстенә ул бармак калынлык пыялалы күзлек кия. шулай да кәгазьнең өстенә үк ятып яза. Ә минем белән биллиард уйнаганда, йодрык хәлле шарның янына ук барып карый да, бик озак төзәп торганнан соң, «уң почмакка!» дип сугып җибәрә, ләкин шар бөтенләй сул якка тәгәрәп китә иде. Баштарак, шаяра бу, дип уйлый идем. Бактың исә. аның чыны шул икән.
Уен-көлке сүзле, мәзәкчән юлдаш белән юл кыска тоелса да, без тәүлек узганда гына Мәскәүгә килеп төштек. Бөтен Мәскәү эче урам сугышларына әзерләнгән. Ул чактагы башкала үзенең дошманына каршы корыч чәнечкеләрен тырпайтып, һәр минутта еланның башын чәйнәргә әзер торган тирән уяулык белән йомарланып яткан ниндидер гигант керпе төсле булып күз алдында калган.
Без Әхмәт Фэйзинен Калашный тыкрыктагы суык квартирында 5айтак көннәр уздырдык. Политик идарәдә безне тиз генә җибәрә алкалылар. Ә вакыйгалар һаман зурая, сугыш һаман кыза бара. Безнекеләр дошманны һаман ераккарак куалар. Тик без генә иске йорттагы суык 5үлмәдә корыга кызышып ятабыз. Алай да бер юаныч бар: үзләрен ф сүрмәгән-бел.мәгән батырлар турында, белгәндәй-күргәндәй. шигырь- о пэр язабыз. Дошманга каләм белән атабыз.
Кичләрнең берендә без, ике беспартийный шагыйрь, мондый фикергә = килдек: гражданнар сугышы чорында «Кызыл Армия», «Кызыл сугыш- < чы» һәм башка исемнәрдә чыккан милли газеталар татар-башкорт 4 кызылармеецларының сыйнфый аңын тәрбияләүдә, дошманга нәфрәт < уятуда үз ана телләрендә күп хезмәт күрсәткәннәр. Бөек Ватан сугы- = шынын бүгенге иң киеренке, иң җаваплы көннәрендә дә. әгәр шундый * газеталар чыга калса, бик зур патриотик эшләр башкара алырлар иде... ф
Иртәгесен, шушы фикерләрне киңәйтеп, политик идарәнең ул чактагы начальнигы Мехлис исеменә хат яздык та аның ярдәмчесе полков- £ ник Баевка кертеп бирдек. Тимерне кызуында сугарга, оясыннан = кубарылган һәм үҗәт каршылыгы сына башлаган әшәке ерткычны өз- “ лексез куарга, карга чумдырып кисәргә, азау тешләрен сындырырга - кирәк иде ул чакта! Без дә шул пафос белән яшәдек.
1942 елда, январьның уннары микән, Муса килеп керде. Ул баштан- ® аяк хәрби кеше хәзер Шинелен салып куйгач, бөтенләй кызыктырып * җибәрде ул безне: өстендә энәдән-җептән генә чыккан һәм үзенә таман л гына килгән яшел китель, зәңгәр галифе чалбар, аягында хром итек. 3 якаларында берәр шпал — өлкән политрук! Ул хәтта үсеп-калкынып, җитдиләнеп киткән төсле тоелды миңа. Фәйзинең алгы бүлмәсендә озак «йләшеп утырдык. Сүзләр дә гел җитди темаларга барды бугай. Ул инде Марьино-Курск янындагы хәрби курсларда чакта сугышны күр-гән. хәтта дары исен татыган кеше дип әйтергә була. Ә без әле сугышны газета битләрендә генә кичерә торган яшел «батырлар». Өсләрдә дә Казан иске-москысы.
Авыз чылатырлык бер нәрсәбез дә юк иде безнең. Сүзне, диванга утырып, «коры кашык» белән генә алып бардык. Озак утырдык. Ниләр сөйләштек икән? Алар бит икесе дә шаян сүзне, мәзәк сөйләүне, көлүне яраталар иде. Ләкин ничектер хәтердә андый картина калмаган, сүзләрнең эчтәлеген дә тулысынча искә төшерү мөмкин түгел хәзер. Тик Мусаның бик җитди игеп әйткән соңгы сүзләре генә онытылмаган һәм шул чактагы борчулы кыяфәте генә күз алдында тора. Ул болайрак дигән иде: «Политрук ул солдат белән бергә сугышка керергә тиеш. Үлүдән дә артык курыкмыйм. авыр ярадан гарип булып калуың Да мамкин, сугыш — сугыш инде ул, мәрхәмәтсез. Әмма нң курыкканым—дошман кулына төшеп, мәңгелеккә рисвай булу. Дошманы да нинди бит аның — фашист! Ул синең бөтен кешелегеңне изеп тап-таячак!..»
Мусаның мондый сүзләрен мин ул чакта бик үк аңлап бетермәгән идем «Нигә болай нык борчыла икән Муса? Сугыш бит хәзер безнең файдага борыла бара. Беренче дәһшәтен өстән алып ташлап, немецка без тудырабыз хәзер куркынычны. Аларны алабыз пленга. Ә безнең кешеләр камалыштан меңәрләп чыга бара...» — дип уйладым Әмма бу Уйлярнин лаеш шулпасы эчмәгән кешедә генә булу мөмкинлеген ♦₽онпа барып байтак хәлләрне күргәч кенә аңладым мин. һәм Муса- апиидер эчке интуиция көче белән үз язмышын алдан сизенгән
ЧИУЫН да төшенергә туры килде мина.
Гәрчә бу сүз сәер яңгыраса да. мондый хәлнең мөмкинлегенә ышанып Әйтем. Чөнки кеше ул — әле үзе дә белмәгән олы талантлар серен, искиткеч могҗизалар тудырырдай сәләтләр кодрәтен потенциядә сак- иый торган, берәү тарафыннан да әле тулысынча өйрәнелмәгән, ачылып
бетмәгән һәм, ихтимал, ачылып бетүе мөмкин дә булмаган бөек көч Акыл көче, эмоцияләр көче, физик көч. Хәер, физик көч буларак, хәзе] Кеше әллә ни зур роль уйнамый. Бу эшне ул үзе тудырган һәм ндар итә торган техникага тапшыра. Аның идарә итү сәләте көннәнкө! көчәя бара хәзер.
Әйе, Кешедә интуиция көче булуы бик мөмкин, һәм ул көч булмаса ачышлар да, саклана белү дә, каршы тору көче дә булмас иде шикелле..
Кеше тулысынча өйрәнелеп һәм ачылып бетмәгән бөек көч диюек дә, үземчә, очраклы түгел. Мусаны мин биш бармагым шикелле беләк дип уйлый идем. 1928—1941 еллардагы шактый еш һәм якынтын ара лашулар — әле егет чакта ук Мәскәүдәге Габделбәр Шәрипов бүлмә сенең идәнендә җыен яшь шагыйрь, тезелешеп ятып, төн буе уен-көлю сөйләшеп чыгулар, комсомол Үзәк Комитеты бинасының беренче ка тындагы бәләкәй генә бер бүлмәдә «Кечкенә иптәшләр» һәм «Ударник лар» журналын чыгарып ятулар, «Коммунист» газетасында берг эшләү, шул чорларда хәтта бер кызны яратып йөрү, Казан чорынд; өч-дүрт тапкыр бергәләп Васильевода, Түбән Осланда коллекти поэмалар язып яту һәм күп кенә бүтән эшләрдә, гаилә мәҗлесләренд бергә булулар миңа шулай уйларга нигез бирә иде.
Минем бер начар гадәтем бар. әгәр кеше бик җитди булып күренсг саран сөйләшсә һәм сүзләрендә елмаю яки иптәшлек жылысы сизел мәсә, мин ул кеше белән уртак тел таба алмыйм. Ул мине яратмый хәтта дошман күрә шикелле тоела башлый. Аннан инде бөтен җеплә| кырылып төшә. Муса андый салкын холыклы булып чыкмады. Бе аның белән гади генә аралашып киттек. Дөрес, аның миннән өсте яклары шактый күп иде: ул инде күптән җыентык чыгарган кеше шагыйрь буларак танылган, журнал җитәкчесе, комсомол Үзәк Коми тетында да эшли, МГУда да укый — студент! Иң кызыктырганы һә» иң буй җитмәслеге дә шул: Мәскәү университеты студенты!
Ә минем әле урта белемем дә юк. Мин әле кавалерия солдаты гын» Тагын елдан артык хезмәт итәсем бар. Минскидагы вузга әзерле курсларында укып йөргән булам. Белорусча укуы икеләтә кыенраь Хезмәтне тутыргач та тиз генә укырга кереп буламы әле?..
Шулай да танышлыкка ун ел тулганда мин дә вуз бетергән кеш булып киттем. Шул еллар эчендәге иҗатыбыз да бер тирәдә, бер кү ләмдәрәк барды шикелле. Кыскасы, мин Мусаны үзем шикелле ү гади бер шагыйрь итеп саный идем. Холкы да кырыс яки текә түге; хәтта йомшак яклары да, дилбегәсенең салпырак булуы да сизелгәл» шуның нәтиҗәсендә ычкындыргалаган шәхси төгәлсезлекләре Д күренеп куя һәм үзен еш кына әрнетә иде.
Бактың исә, Мусаның мин тышкырт-тышын гына белгәнмен икәг Әнә бит ул нинди булып чыкты! Болай караганда гап-гади булы күренгән иптәшеңнең эчендә мәгълүм бер шартларда гына кабынып үсеп китә торган нинди потенциаль көчләр яткан. Аның тоткынлыкта- ерткычлык һәм үлем каршында уянган ирек көче, каршылык көч шундый хәтәр һәм изге көрәшне оештыра белү көче мине таң калдыра Күз алдына, беренче Муса урынына, бөтенләй икенче Мусаны, гажәп ләндерә торган мәһабәт Мусаны китереп бастыра. Шул ук үлем кар шына баскан килеш, юк, гади һәм табигый үлем генә түгел, ә дошма< тоткынлыгындагы вакытсыз һәм тирән үкенечле, мең җәрәхәтле үле» каршына баскан килеш, шундый искиткеч лиризм, мәхәббәт һәм нәф рәт, кайнар пафос һәм ягымлы елмаю белән язылган швгырьләрендәп гаҗәеп көч мине шулай ук таңга калдыра. Бу ике дәфтәрне укыга< саен, минем күз алдыма тагын да яңа Муса, соклангыч олы талантлы мин белмәгән яна шагыйрь килеп баса.
Гажәп хәл, корычны утта чыныктырган шикелле, әллә шагыйрь ләрне дә «утка салырга» кирәк микән? Ниндидер бер җәнлек бар
калуы да мөмкин. Бар бит андый мисаллар да кайберәүләр яу кил- ♦ гәндә ярга посалар да җан саклап калалар, ә яу узгач, батыр булып, х барабан кагалар. Күрәсең, куркыныч авырлыклар һәм фаҗигале * бахетсезлекләр алдында коелып төшмәү рухи яктан бик көчле һәм бик = талантлы шәхесләр өчен генә мөмкин эштер. Әнә шундый катлаулы < Шагыйрьләр, үзләренең алгы язмышларын мәгълүм бер дәрәҗәдә s интуитив сиземли алып, киләчәк адымнарына билгеле бер юнәлеш бирә белсәләр — бу гаҗәп түгел. Мусаның бөтен көче дә шунда- ул “ үлем куркыныч алдында айнык акылын җуймаган, хәрәкәт юлын. с яшәү юлын эзләгән һәм тапкан. Аның әнә шул көче элек без белмәгән ° Мусаны китереп тудырган... 3
Мәскәүдә безгә аның белән еш очрашу мөмкин булмады. Ул Донской тыкрыктагы политсостав резерв йортында тора, анда хәрби тәртипләр кырыс булганлыктан, сирәк һәм кыска вакытка гына чыгарлар иде. Шуның өстенә, Мусага Столешниковтагы элекке квартирында да (Әминә белән Чулпаннан хат шунда килергә тиеш). За- горскндагы әби-бабаларында да булырга кирәк иде әле. Шул сәбәпле ул Калашный тыкрыкка еш килә алмын иде. Ә политик идарәгә чакырылуга ай тулып килгәндә микән, безнең кулга мондынрак язу тоттырдылар: «До особого распоряжения вернуться в Казань...»
— Менә сиңа, теф-теф, кырык мимечие! — диде Әхмәт Фәйзи, язуны күз төбенә үк китереп укыгач.— Җиңде, кайтты Әхмәтша! (Ул шулай- рак сөйләшә иде.)
Уйга калдык. Көтелмәгәнрәк хәл булды бу. Нишләргә соң? Сине шулай зурлап, банкетлар ясап, изге теләкләр белән озаткач, ничек итеп игре кайтып керәсең? Оят булыр шикелле төсле — уен эш түгел бит. ♦ронтка дип чыгып киттек. Җир йөзендә моңарчы тине күрелмәгән Пмлы фажига бара. Язучы булган кешенең ничек моңа катнашмавы, •чек моны үз күзләре белән күрми калуы мөмкин? Англия шагыйре вйроц грекларның азатлык сугышына нигә барып керде икән? Ә бү- рус «аучыларының инде нихәтлесе фронтта! Дөрес, без үзебезне Байрон яки Хемснгуэй белән чагыштыра алмыйбыз һәм алар чорының максаты да башка булгандыр, ләкин бүгенге максат ап-ачык, ул бер Дә экзотика эзләү түгел:
һич югы, хәрби газеталарның әдәби хезмәткәре булып китү турында фикер алышып карадык та иртәгәсен яңадан политик идарәгә киттек. Сөйләшә торгач, минем бәхет «чиертте» —6! иче армиянең «Боевой призыв» газетасына җибәрергә булдылар. Ә Фәйзигә урын табылмады. ‘Балки, бераздан ..» — диделәр.
*7 Тсф геф,—дип кенә куйды ул, ачуы килде бугай
Бер-нке көн эчендә мин язуларны ясатып, юл хәражатлары алып, х’рСи кием дә киенеп җибәрдем Шинель якасында минем дә бер яшел чпал хәзер — «интендант 111 ранга»! Сәер булып китте: бу «чин» яэу- ,ы яки газетачы булуны бер дә аңлатмый инде, медик т.з түгел, ә бәлки
телек — провизияләр кешесе булып чыгасың... Моның үзенә күрә
Тмеиг аучылар аны оашта овк озак куып йөриләр дә шул үлем кур- иинычы астында җәнлекнең тиресе тәмам агарып җиткәч кенә атып алалар икән, чөнки шунда гына аның тиресе кыйммәтле була, имеш. 0 шагыйрь сон җәнлекмени?.. Борынгыдан килә торган мондынрак сүз ♦ дә бар шагыйрьне, имеш, бәхетсез мәхәббәт сагышы белән җәзаларга, майгы хәсрәт дәрьясына салырга, зинданга ташларга кирәк, шунда гына анын күңел җәүһәрләрен сыгып алу мөмкин Муса кичергәннәр боларнын барыннан да көчлерәк һәм катлаулырак. Ихтимал, шуна күрә дә, әгәр югарыдагы «фәлсәфә»гә ышансак, ании без белмәгән шундый соклангыч сыйфатлары ачылгандыр дип уйларга була. Ләкин әлеге «фәлсәфә» һәр шагыйрь өчен уртак «закон» була аламы соң? Андый хәлләрдә бик күпләрнең бик тиз югалып
ҺАМАН ДА ИСТӘ
унайсыз яклары бар: сиңа «фәләнчәрәк» карыйлар: «ннтендант- «тыл күсесе»,— ди усал теллеләр. Әйдә, хәерле булсын — кабыктамы пи эш!
Муса белән саубуллашырга теләп Донскойга киттем. Коридорд; утырып кына сөйләшергә туры килде. Аның кайчан китәсе әле билгем түгел икән. Политрук итепме, әллә матбугат эшчесе ителме җибәрү мәсьәләсе һаман хәл кылынмаган. Ул шуңа пошына иде. Язучы сугыш та үз сөңгесе белән солдат булырга тиеш, аның сөңгесе — каләм, дигәг фикердә идем мин. Мусаны да үземчә шул эшкә кыстадым. Бу мәсьэ ләнең шактый катлаулы икәнен, Фадеев аша гына хәл ителүе мөмкин леген әйтте ул. Бу хакта ул аңа язган да иде бугай инде... Без, ти: арада яңадан күрешәсе кешеләрдәй, бик гади аерылыштык. Хәтт; адреслар да алышмадык бугай. Чөнки минем дә «кыр почтасы» бил геле түгел иде әле, ул да резервта озак ятасы кеше түгел иде. Менә б; очракта инде безнең интуицияләр йоклаган булган, күрәсең. «Акты; күрешү түгелме?» — дип, уйлап та карамаганбыз...
«Ничек итеп?..»
«Газета редакциясе Ьелев шәһәрендә»,— диделәр. Кайда икән ул бер дә артык телгә кергән шәһәр түгел, ул тирәләрдән йөргәнем дә юк Шулай да бу исемнең кайчандыр колакка чалынганы искә төште Уйлабрак карасам, моннан биш-алты ел гына элек тарих дәресеннәг студентлык имтиханнары тапшырган чакларда булган икән. Алтьи Урданың Олуг Мөхәммәт дигән ханы тәхет өчен үзара сугышлард; җиңелгәч, Сарайдан куылып, шушы Белев тирәсенә килеп чыккан. Ө1 мең гаскәре белән шәһәрне камап торган, ләкин ала алмаган. Үзен; ясалган һөҗүмнәрдән саклану өчен боз кальга (ныгытма) корып шунда кыш чыккан. Ә язлыкта шуннан Казанга юнәлеп, аны сутышыг алган. Тарихчылар Казан ханлыгын шуннан башлап йөртәләр. Мөхәм мәтне казакъ ыруыннан булган, имеш, диләр...
Күпме гасырлар узганнан соң шул бәләкәй генә билгесез бер шәһә[ тирәсендә тагын сугыш давыллары үкерә. Бөтенләй икенче төрл; сугыш. Мин, гади бер татар улы, шул шәһәргә юл тотам.
Поезд Тула каласын үтеп китте. Яртылаш яндырылган йортларнь кара корым сарган: җимерекләр, күңелгә яра салып, ыржаеп калалар Без боларны товар вагонының ачык ишегеннән карап уздык. Монды( картиналарны Мәскәүдән үк күрә башласам да, һаман ияләшеп бул мый, ямьсез уйлар тудыра...
Горбачеве станциясендә бомбежкага туры килә яздык. Ярый ла эшелон вакытында тукталып өлгерде, ут астына барып кермәдек. Мон; да күнегеп булмый. Мәскәүдә чакта мондый хәлне берничә тапкы| күрергә туры килгән иде инде. Бигрәк тә беренчесе хәтердә нык уты рып калган.
Әхмәт Фәйзинең шул суык бүлмәсендә яңа ел каршылый идек Ерикәй дә килгән иде. Михаил Иванович Калинин сөйләде, курантлар сукты, беренче бокалны күтәрдек, авызга Казан колбасалары керде Кинәт радио: «һава тревогасы, гражданнар, бомбоубежищеларга!..» - диде. Аннан-моннан киенеп урамга чыктык. Аяз салкын төн. Күктә - самолетлар гөрелдәве. Зениткалар ата. Әле анда, әле монда шартлага; снарядларның кара бүрке, төнлә дә күренеп, һавада эленеп кала. Мен; шул чакта нәкъ безнең баш очында гына, сыкылы һаваны чынлаты! яра-яра, ачы сызгырып бомба төшә башлады. Өчебез дә бер сулып эчендә койма төбенә сыендык. Каядыр качу, убежищега чабу — мөыкш түгел, баш очында гына чыңлый бит. Тын да алмый көтәбез. Ниһаять
купер төбеннән боз өсләтеп елганы кичтек. Анда эшләп яткан хәрби * саперлар безгә ашыгырга куштылар. «Таң яктыра башлау белән немей ь бомба коярга тотына, күперне аякка бастыртмаска маташа»,— диделәр, х Аргы яктагы текә ярга күтәрелеп, бәләкәйрәк бер авылга килеп кердек. = Ул шәһәргә орынып кына тора диярлек, ә исеме Дураково икән. Сәер ® булып куйды. Бик ерак заманнар тиз генә күңел күзеннән узды. Мондый я исем хәзер көлке дә булып яңгырый кебек, ачуны да китерә. Нигә алыштырмадылар икән?.. Хәер, мин иртәрәк кытыкланганмын, озакла- ~ мый белергә һәм күрергә туры килде — бу районда Дурнево дигән бер Е авыл бар икән әле. Ул гына да түгел: Хлоповка, Глуповка, Балдаво. «> Блохино дигән авыллардан да узган чаклар булды. Әллә ничек, Гоголь Э һәм Щедрин романнары эчендә йөрим шикелле тоела башлады...
Битләрне шактый нык куырып ала торган жилле иртәдә шәһәрнең олы урамыннан атлыйм. Белев — күпчелеге агач йортлардан торган гади бер өяз каласы икән. Сугыш аның яртысын диярлек утка ялмат- кан. Тимер юл эчендәге элеваторның янгыннан калган хәрабәсе янында кап-кара бер очлы тау күренә. Шул көнне ук белдем: бодай көшеле булган икән ул. Немецлар чигенгәндә яндырып киткәннәр аны.
Шушы олы урамның аргы башына урнашкан редакцияне эзләп таптым. Халык иртәнге эш белән мәшгуль иде. Мине дә утырттылар. Өстәлгә чикмәнле бәрәңге, бәләкәй бер тозлы вобла һәм көйдереп тарткан имән чикләвегеннән пешерелгән төсле кап-кара ипи килде. Бу — әлеге янган бодай икмәге икән...
Аралашып китү кыен булмады. Газета редакторы Пекерман иптәш тә караңгы чырай күрсәтмәде. Дөрес, минем язучы булып та хәбәрчелек хезмәтенә килүем аны беркадәр сәерсендерде булса кирәк, шулай да ул моны артык төпченмәде. Аның яныннан чыгуга, шагыйрь Павел Железнов белән сөйләшеп киттек. Ул бик әйбәт, кече күңелле егет булып чыкты. Үзенең вокзалларда, кесә тирәләрендә, детдомнарда һәм чекистлар тәрбиясендә булуларын сөйләп көлдереп бетерде. Шул чакларда шигырь яза башлап, Горькийга мөрәжәгать иткән һәм Алексей Максимович аны олы юлга чыгарган. Без аның белән дуслашып алдык. Калган иптәшләр төрлесе төрле милләттән: редактор урынбасары Пинчук — белорус *гете. Редакция секретаре Яковенко—украин, аның ярдәмчесе Петр Евдокимов — чуваш, хәтта татарча да сукалый. Димәк, халыклар дус-лыгы җыелган монда!
Ике көннән соң Павел Железнов мине алгы кырыйга алып барды. Үрәчәле, кабыклы гади бер авыл чанасына шактый мул итеп салынган печән өстенә кырып ятып чыгып киттек. Үрле-тигезле ап-ак кырларга бормаланып яткан авыл юлы. Кичке эңгер-меңгер һаман куера бара. Ул WHu имансыз кышның сулышны да куырып ала торган сыкылы с)ыгы гәүдәләрне капшамакчы була. Ләкин миңа тиз генә үтәрлек түгел. 'Аяк- лврда әле Казаннан ук алып чыккан бик жылы мех унта белән резин галош, сырган чалбар. Өстә яңа шинель, аның астыннан мех сырма, ’• «к- >.» м а. у?
нәләт суккан бомба каядыр төшеп, «чыңк'» итеп кадалды да шартлап ярылды Безгә, бәхеткә каршы, бер жиле дә кагылмады.
— Бетте баш, теф-теф! — диде Фәйзи, чүккән жирдән беренче буларак калкынып. Мин дә көлеп куйдым, ә үзем эчтән калтыранам Тик Ерикәй генә эндәшмәде. Гомумән, ул үз хәлен алай тиз сиздерергә ♦ яратмый иде. Шулай да өйгә кергәч, аның төсе ап-ак булганын күреп, без якадан көләргә — үртәшергә тотындык. Иртәгесен газеталардан мәгълүм булды: әлеге безнең «баш очында» чыңлаган бомба каядыр Останкино тирәсенә төшеп ярылган икән... Төн урталары күптән узган, инде кышкы таң беленер чакта, поезд Ока ярына килеп туктады. Ул артык бара алмый, бу тирәдә әлерәк кенә булып узган каты сугышларда тимер юл күпере шартлатылган. Капчыкларны аркаларга киеп, вагоннардан төштек тә шпал буйлап атладык,
ЬлМАХ’ ДА ИСТӘ
аның астыннан җылы эчле күлмәк-ыштан. Башта —яңа мех колакчын, Железновта да кыска тун, сырма чалбар, киез итек. Кагылып карасын суыгың!
Бу — якын позиция икән. Без инде бер-ике сәгатьтәй тау өстендәге бер авылның кырындагы бер кирпеч йортында — батальон штабында яши идек. Железнов та, мин дә, блокнотларны чыгарып, командир һәм политруклар белән сөйләшә башладык. Железновка фашистлардан көлә торган кызыклы хәлләр кирәк. Ул газетада «Андрей Снарядкин» имзасы белән сатирик фельетоннар-парчалар биреп бара икән. Миңа — яхшы сугышкан, батырлык-кыюлык күрсәткән солдатлар турында хәбәрләр кирәк. Мин шуларны язам һәм алар шактый күп булып чыкты.
Шулай сөйләшеп-язып утырганда ишектән озын буйлы, шадра йөзле бер кеше килеп керде. Өс киемнәрен салып ташлагач, бу кеше мина таныш булып чыкты: сугышка хәтле нәшриятта эшләгән һәм матбугат йортында һәр көн очраша торган Ишиев иде ул. Билгеле, шау-гөр килеп күрешү, Казан хәбәрләрен сорашу китте. Ул «Смерш»та эшли икән. Ә мин аның нәрсә икәнен белмим.
— Смерть шпионам!—ди ул. — Особый отдел кешесе.
Аңладым...
Без сөйләгән арада ул нәрсәдер «мәтәштерә» башлады, һәм, озакта үтмәстән, өстәлгә бер зур табада кыздырылган, бик тәмле май исе чыгарып торган итле карабодай боткасы килеп утырды, аннары каяндыр бер фляга пәйда булды...
Безне табынга чакырдылар. Алюминий һәм эмаль кружкалар белая чәкештек. Беразга гына икеләнеп тордым да эчеп җибәрдем.
Боткалары чынлап та шәп булып чыкты. Мин аның ләззәтле тәмен бүген дә тоям шикелле әле. Гаҗәп: кешеләр, вакыйгалар, сөюләр һәм үлемнәр генә түгел, ашаган ашның да кайбере озак вакытлар онытылмый икән...
Шул ботканы мактап, көлешә-көлешә утыра идек, атыш башланды.
— «Кичке салют»,— диде берсе.— Мина яудыра...
Өстәл тирәсендәге егетләр, берәм-берәм, шау-шусыз гына өй базына төшеп тулдылар. Моны алар, инде йөз тапкыр кабатланган табигый һәм мәҗбүри кагыйдә сыман итеп, ашыкмый гына, паникасыз гына эшләделәр. Павел Железнов та алар артыннан иярде. Мин ике тәрәзә арасында утырам. Калын стеналы итеп кирпечтән салынган өй (бу якта шундый өйләр еш очрый). Минем арка артында да шундый ук калын, ышанычлы калкан — мина да, снаряд та тишеп үтәрлек түгел... Алгы кырыйга беренче килгәндә үк, беренче атыш тавышын ишеткәч тә базга йөгерсәң, куркак дип, күзеңне дә ачырмаслар, һич югы, артыңнан көлеп калырлар, редакциягә дә ишетелер...
«Шөр-шөр» дигәнең эчне бик тырнаса да, ике тәрәзә арасыннан кымшанмаска тырышам. Юк, батыр булып күренер өчен түгел, куркак булып күренмәс өчен! Аның өчен дә шактый зур тырышлык кирәк икән. Әгәр йөзеңдәге кан алсуы качып, күзләрең чәйнек калаедай елык- елык килә башласа, әгәр гәүдәң нормаль хәрәкәтен жуеп, калтыравык ыгы-зыгы башласа, беттем диген, син инде фаш буласың, сиңа кызганычлы һәм түбәнсетүле көлү белән карый башлыйлар...
Атыш басыла төште. Баздагылар, тәмәкеләрен суыра-суыра, өскә менделәр. Павел Железнов кайту ягын ашыктыра башлады. «Белеп булмый төнгә каршы нәрсә буласын...— ди ул миңа, ярым пышылдап — Тыныч чакта ычкынып калыйк... Синең бит әле кулыңда коралын да юк. (Чынлап та, минем пистолет фәлән юк иде, хәтта винтовка да алып чыкмадым.) Бәлки, ага да белмисеңдер әле...»
^Мояысына инде минем хәтер калды. Сөзәеп бер карай куидмм да. «Я — ворошиловский стрелок!»—дип, авызын капладым тегенең. Бу — шапырыну түгел иде. Студентлык елларында мин. чыннан да, ул норманы тапшырып, күкрәккә значогын кадап та йөргән идем.
Өйалдына чыктык. Ишиев кесә фонаре белән безгә юл яктырта. ♦ Килеп кергәндә абайламаган идем: монда өйгә орынып ук торган в абзар бар икән. Бер-ике метр читтәрәк ала сыер басып тора, аның муе- £ ныннаи кара куе кан тама, үзе пуф-пуф килә... =
— Бәрәч, бу сыер нишләгән? — дип, Ишиев аның янына атлады. — < Яраланган бит бу, понимаешь! Ул фонарен өскә таба борды, салам _ түбә зур гына булып ачылып киткән, шул турыдагы агач аратаның бер- < элеше коелып төшкән.
— Ана каян осколок килеп кергән! — дип аңлатты ул мишәрчә- л
ләбрәк. ♦
Монда инде минем эчкә бөтенләй куян керде. Железнов та ашыкты. ь Тиз генә ишек алдына чыктык. Печәнгә кушып калдырган атыбыз * исән-сау икән. Җәһәт кенә борып, чанага аудык та авылдан чыгып ® ычкындык... <
Сояыннан белдем: минаның траекториясе —конус рәвешендә икән s вертикаль турылыкта диярлек өскә менә дә һәм шул текәлектә жиргә s төшә Шулай булгач, минем тәрәзә арасындагы калын сгенага аркаланып х минадан саклануым кәмитнең дә кәмите булган икән. Бу әле батальон к штабы гына иде бит, ә алгы кырыйның үзендә, солдат янында ничек икән ул?
Иртәгесен солдат батырлыгы турындагы хәбәрләремне бик һәйбәт- ләп, кыска-кыска язып, редакция секретарена тапшырдым. Ул аларга күз йөгертеп чыкты да сызгырып куйды, хәтта әче итеп сызгырды. Аннары миңа карады.
— Нәрсә, бер дә хәбәр язганыгыз юкмыни сезнең? — дип куйды бу. Ни дияргә белмичә, аптырап калдым. Ниндидер мыскыллау сымак тавыш бәгырьгә тукынды шикелле... «Язганым юкмы? Әле 1922 елдан ук башлап «Азат Себер», «Коммунист» (Урал), «Эшче», «Игенчеләр», «Крестьян газетасы», «Кызыл яшьләр» һәм башка газеталарда күпме хәбәрләрем чыкты икән минем! Үзем дә редакцияләрдә аз эшләмәдем. 0 хәзер, фронт газетасына килгәч — шушындый сорау». Кызармаслык та түгел шул. Секретарь, минем хәлемне үзе дә аңлагандай, аз гына елмаеп алды да бер хәбәрне укып чыкты: «Кызылармеец Моргунов фашистларга каршы батырларча сугыша, күренгән берсен чүкеп кенә тора, иптәшләре кыен хәлдә калса, аларга да булыша. Ул күптән түгел «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде...»
— Бик әйбәт сүзләр! — диде ул аннары. — Ләкин гомуми сүзләр. Моны укыган солдат нинди үрнәк ала үзенә? «Ничек итеп?» дигән сорау алдында аптырап кына кала инде ул. Менә шул «Ничек итеп?»кә җавап бирер!ә кирәк. Ничек итеп батырлык күрсәтә? Ничек итеп кенә чүкеп тора-* Ничек итеп иптәшләренә булыша? Нинди шартларда, нинди су- ’ышта нинди тапкырлыклар күрсәтеп медаль алган? Кайсы бүлекчәнеке. исеме ничек? Хәбәр менә шушы сорауларның барына да ачык һәм бәйнә бәйнә җавап бирергә тиеш Хәбәр ул — кечкенә генә хикәя дигән сүз. Моның өчен политрук якн командир белән сөйләшү генә җитми, ә сугышчының үз янына, окопка хәтле барып җитәргә һәм үзе белән сөйләшергә кирәк!..
Бу минем өчен онытылмас сабак булды һәм хәрби хәбәрчеләрнең беренче серләре шуннан ачылып китте Шуннан соңгы дүрт ел буена, кайсы гына частька барсам да. кем белән генә сөйләшсәм дә, «Ничек итегР» дигән бик кирәкле сорау колак төбендә гел яңгырап торучаи булып калды... ’
Озын хикәяле кыз
«Хәбәр дә яза белмәүче жебеки булып чыктың!.. Менә сиңа «шагыйрь!»— дип, үз-үземне әрләп кире җибәрүләреннән шактый куркып йөрсәм дә, алай тиз генә юкка чыгармадылар тагы.
Дивизияләр буйлап берүзем сәяхәт итә башладым һәм китергән материалларым да гел яраксыздан булмыйлар шикелле. Эшли башла- эыма ай да тулмастан, күп хәбәр һәм зарисовкалардан тыш, «Лейтенант Косинский» дигән беренче очеркым басылды. «Бу бит Армия газетасында, рус телендә — өч колонкалык!» — шул сүзләрне авыз эчемнән генә кабатлый-кабатлый, сабыйдай сөенеп йөри бирәм.
Бу армиянең күпчелек дивизияләре Урта Идел буе шәһәрләрендә формирование үткән. Шуңа күрә кайсы гына частька килеп чыксаң да, таныш яки таныш булмаган якташлар белән очрашырга туры килә. Менә бүген, Косинский турындагы очерктан соң 15—20 көн узып, шул ук артполкка яңадан сугылгач, мине бер «интересный кыз» белән таныштырдылар. Хәрби врач Зенин бу кызның соңгы бер айлык сугышларда йөздән артык яралыны ут эченнән алып чыгып, беренче ярдәм күрсәтеп, тиз арада санбатка озатуын, хөкүмәт бүләгенә тәкъдим ителүен, сугышчыларга карата кече күңелле, йомшак телле булуын, партия сафына алынуын һәм тагын бик күп әйбәт сыйфатларын сөйләп узды. Ә кыз үзен бик нык йозакта тота, аңа тел ачкычы табу шактый кыен булып чыкты. Берет астыннан ташып чыккан кыска кара чәче, гел елмаеп торган кара кашлы кара күзләре, киң, якты маңгайлы түгәрәк йөзе тик торуны белмәгән җиңел-жыйнак гәүдәсе — бу кызның эчкерсез гади һәм саф күңелле булуын, эчке бер сөйкемлелеген һәм «ут борчасы» икәнлеген күрсәтеп тора иде. Билгеле инде, мине «Ничек итеп?» мәсьәләсе кызыксындыра. Ә кыз ничек итеп батырлык күрсәткәнен сөйләми. «И, аның нәрсәсен сөйлисең, абый,— дип. җилкәләрен җыерып кына куя.— Батырлык дисәләр, көләсе килә... Хәрби фельдшер булгач, сугыш кырындагы яралыга ярдәм итмичә, нишлисең инде, сызгырып торырсыңмыни?..» Үзе ут күзләрен елтыратып көлә...
Сүз авыл өендәге медпунктта бара. Анда башкалар да бар, тышта сөйләшеп булмый — кыш. Шулай да аны бер почмаккарак алып татарча сөйләшә башлыйм:
—• Исем-фамилияң ничек? Кайсы яктан?
Ул, әлеге якты күзләрен тутырып, миңа карады.
— Суфия Нәбиуллина... Татарстаннан... Красный Бор районы, Умга авылы...
— Менә бит, нинди якын якташлар икәнбез! Мин — Казаннан, кырыгынчы елны гына авылыгызда булдым...
Суфия инде яныма ук елышып утырды.
— Нәрсә, әллә кунакка барган идегезме, абый? — дип куйды ул, сабыйларча беркатлылык белән.
— Юк, әкиятләр җыеп йөрдем...
Кызым бөтен өй эчен яңгыратып көлеп җибәрде:
— И, сөйлисез дә инде, әкият җыеп йөргән, имеш!.. Нәрсәгә кирәк ДИ ул?..
Аңлатырга туры килде. Аның авылдашы Таҗи абзый Гыйззәт белән кара-каршы йортта торуыбызны, аның әсәрләрен бик яратып каравымны, хәтта дус булуыбызны әйтеп уздым...
Без озак утырдык. Ниһаять, аның да теле ачылып китте һәм үз башыннан кичкәннәрне ашыкмыйча гына «сүтә» башлады. Әле бары тик егерме яшьлек бу кыз балага — өстенә яшел гимнастерка киеп, билен киң каеш белән буган, якасына нке кубик кадаган, сырма чалбар һәм киез итек кигән бу хәрби фельдшерга сокландым мин. Турыдан-туры ут
эчендә йөргән һәм миңа беренче тапкыр очраган татар кызының озын хикәясен блокнотка яза-яза куллар талчыгып бетте...
Тик бу материал шул көйгә ятып калды. Ул, һич югы, бер ай утырып, әдәби әсәр хәленә китерүне сорый иде, армия газетасындагы хәбәрчегә андый мөмкинлек каян тисен? «Татар кызы* дигән егерме юллык ши ♦ гырь белән генә чикләнергә туры килде. Калган эшкә кар ява... Ява а торгач, 28 ел узып та киткән. u
Ә мәнге тере, шат һәм уенча күңелле Умга кызының сөйкемле = сурәте күз алдымда һаман басып тора... Сүзне мин аның үзенә бирәсем < килә:
— Аның инде бер дә әллә нәрсәсе юк, абый, — дип башлады ул, әкрен генә тавыш белән. — Авылда җидене бетергәч, Казанга килеп •= мсдтехникумга кердем. Туганнарым бар иде—ярдәм иттеләр. Тәмам J лап, больницага эшкә керешүгә, фин сугышы башланды. Коллектив ф исеменнән үз теләгем белән фронтка китеп бардым... Анда эшләр кызу булды: көн-төн баш та күтәрми яралыларга ярдәм күрсәтү, госпиталь- > ләргә озатудан бушамадык. Сугыш кырында мина кыйпылчыгы үземне х дә яралады... Яхшы әле, ул сугыш тиз бетте. Ярам төзәлгәннән соң, мин ~ кадрда калдым, укырга җибәрделәр. Тик тәмамлап булмады — менә бу - сугыш башланып китте. Аның беренче көннәрендә үк безне, өч хәрби фельдшерны, майор Гараган командасындагы артполкка җибәрделәр... х Фин сугышы репетиция генә булган икән, бусы үзәкләргә үтте. Искит- * кеч авыр һәм әрнүле чигенү көннәрен һич онытасым юк. Әйтеп бирә a белермен микән: корал тотып сугышучылар дошманны туктата алмауга. 3 позицияләрен, туган җирләрен калдырыл чигенергә мәҗбүр булуларына үкенәләр, ә мин күзләре мөлдерәп җирдә яткан яралыларны калдырып китәргә мәҗбүр булуым өчен елый идем. Мин генәме соң? һәр санитар, һәр фельдшер, һәр медик шулай. Сабыйдай тилмереп синнән коткару көткән яралыны калдырып китүдән дә авыр һичнәрсә юк. Шәфкатьсез, имансыз булып тоеласын, вөҗдан газабы изә...
Сентябрь башлары иде бугай, Чернигов өлкәсендәге сугышларда камалышка эләктек. Прилуки шәһәреннән тәртипсез чигенгәндә өченче дивизионны югалттык. Капитан Волобойко җитәкчелегендә 15 кешелек төркем аны эзләргә китте. Төркемгә мине дә алганнар иде. Абайламастан немец автоматчыларына эләгеп, көчкә котылдык, машинабыз сафтан чыкты. Җәяүләп бара торгач, дивизионны эзләп таптык. Алар, туры наводка белән атып, бик каты сугышып яталар иде. Шул чакта безнең тылдан немец танклары килеп чыгып орудиеләргә ата башлады. Капларга пехота-фәлән дә юк. дивизионда исән калган берничә орудие ике фронтка атыш алып барырлык түгел. Аларнын боевой частьларын сафтан чыгардык та төрле якка йөгердек, үзәнгә таба үрмәләдек. Бер заман, якын-тирәмдә беркем дә юк, үзем генә калдым бугай дип, кур-кынып баш калкытсам, артымнан дивизия командиры Брыга килә. Әй, сөендем дә соң шул чакта!
Башкалар каядыр таралып бетте, без икәү генә юлдан атлыйбыз. Кичке якта, икенче дивизион машинасы очрап, безне утыртып алып китте. Әмма кая гына борын төртсәң дә —немец, чыгар юл юк. Оржнна Дигән урында безнекеләр оборона коралар иде, дүрт көн ал арга булыштык. Авыл читендә зур сазлык, шуның аркылы переправка ясаганда үзебезнең тылга чыгарга мөмкин иде, ә дошман һич кенә дә ирек бирми . Бик күп яралы калды безнең анда, бик күп... Чөнки беркая озатырга мөмкинлек юк... Бәйлим, юаткан булам, ә кулымнан берни килми. «Сестра, голубушка, отправь нас»... — диләр өзелеп. Ә минем кычкырып елыйсым килә! Ә медик каты күңелле булырга тиеш, яралы солдат аның күз яшен күрмәсен...
■ Шулай да без моннан китәргә, бу җәһәннәмнән тизрәк ычкыну юлын эзләргә тиеш булдык. Егермеләп кеше җыелдык сугышчылар.
командирлар — төрле часть кешеләре — бергәләп юлга чыктык. Кичке эңгердә бер агымсу буена килеп җиткәч, немец десантына эләктек. Котырып ут ачтылар. Биш кешебез яраланды. Караңгы төшкәч, мин алар- ның яраларын бәйләдем Төнлә ул елганы кичтек. Яралыларны мылтыкларга аркылы бәйләгән каеш носилкалар белән алып чыгарга туры килде. Иртәгесен, таң белән үк, исән калган иптәшләр алга юнәлде. Мин яралылар белән калдым.
— Син кайгырма. Соня, — диде Брыга. — Беренче машина очрау белән үк мин аны монда алып килермен һәм без, яралыларны төяп, төркемне бик тиз куып җитәрбез...
Су буенда утырып көн буе көттек, командирыбыз да килмәде, бүтән берәр машина да күренмәде... Кичен салкын төште. Сентябрь бит, туна башладык. Якында бәләкәй бер авыл күренә. Ике авыр яралыны ике ягыма култыклап алдым, хәлләре җиңелрәкләр аларны икенче яктан култыкладылар, шулай җитәкләшеп атлый торгач, кырыйдагы бер өйгв килеп кердек. Өйдә һичкем юк. урамда да күренмиләр. Арыган, ачыккан килеш йокларга яттык. Иртәгесен: «Русь, фестафай!», -—дигән тавышка күзләремне ачсам, котларым чыкты — автоматларын безгә төзәгән ике немец ишек төбендә басын тора. Тиз генә комсомол билетымны яшереп өлгердем. Шуннан безне икенче бер авылга китерделәр дә. анда җыелган яңа төркемгә кушып, җәя үле колонна белән алып киттеләр. Утыз биш километр буена гел йөгертеп алып бардылар. Минем белән булган яралыларны, йөгерә алмыйча егылган саен, ата бардылар. Ата бардылар... Борыласым, алар янына чүгәлисем килә— булмый. Үзен дә шунда ятып калачаксың... Шулай итеп, төркемдә мни белгән беркем дә калмады хәзер...
Суфияның кинәт тавышы сынып китте, башын түбән иеп, читкә борды. Озын керфекләрен сирпелдергәләп куйды. Бу аның күз яшен күрсәтмәскә теләве һәм тиз генә, керфек очларын кагып, төшерергә тырышуы иде. Ул үзен шундук кулга алып өлгерде булса кирәк, яңадан әвәлге тавышы белән дәвам итте:
— Безне Хорол дигән шәһәргә китереп, биек таш коймалы бер ишек алдына тутырдылар. Монда инде әллә нихәтле әсир бар иде... Аннары мине хатын-кызлар янына — бүлмә сымак бер җиргә керттеләр. Анда ничаклы гына кысан булса да, шундый газаплы юлдан соң бер почмакка баш төртеп, үлеп йокыга киткәнмен. Иртәгесен алтыдан ук дөбер- шатыр куып ишек алдына чыгардылар. Озакламый шәһәр халкы икмәк белән бәрәңге китереп койма аркылы ишек алдына ташлады. Монда инде кешеләр атна буе икмәк төсе күрмәгән булганнар, мин дә өч көн ашамаган идем... Китерелгән ризыкка бар әсир кинәт ябырылды. Сакчылар атарга тотынды. Ач кешенең ачуы яман дигәндәй, безнекеләр дә ташмы, таякмы белән каршылык күрсәтә башлады. Шул чуалыш вакытында халык, дәррәү йөгерешеп, коймаларга ташланды, мин дә йөгереп килеп коймага сикердем, ләкин менә алмыйм, кабаланам, кулым калтырый Бөтенләй мине белмәгән сугышчы әсирләр күтәреп менгерделәр. Мин алар белән бергә теге якка егылып төштем. Койма эченнән чыккан кешеләр тиз генә төрле якка кача баралар. Немецлар хәзер утны бу якка да күчерделәр. Мин дә, күз ачыл йомганчы якындагы бер ишек алдына ятып, абзар почмагына сыенып тордым. Бер өч сәгатьләрдән соң ату тавышлары тына төште. Бу ишек алдындагы өйнең ишек төбендә бер хатын күренде. Нидер тыңлап торгандай итте дә тагын өйгә кереп китте. Нишләргә соң? һаман бу почмакта посып торып булмый, немецлар эзли чыксалар, хәзер үк тотып алачаклар... Өйгә керсәм ни булыр? Андый-мондый дошман кешеләргә эләкмәмме?.. Шулай да. шикләнә-куркына булса да тәвәккәлләп, әкрен генә өйгә барып кердем. Анда өч хатын-кыз бар иде. Алар мине тиз генә өй базына яшерделәр. Ш>нда кичкә хәтле утырдым, шунда тамагыма ашаттылар,
шунда украинча кием киендерделәр Өйдә кичке ут алынган иде инде — мин бөтенләй украин кызы булып баздан чыктым. Ул өчәүнең берсе минем шикелле үк яшь бер кыз иде. Исеме Катерина, үзе студентка һәм комсомолка икән. Ул мине калырга кыстый. «Бергә эшләрбез, немецларга каршы астыртын көрәшербез»,—ди. Ә мин аны үзебезнен якка ф чакырам. а
— Мин хәрби фельдшер, мин анда кирәгрәк, — дим. —Сина да бик н тиз эш табылыр: үзебезнең артполкта ук медсестра итеп урнаштырам! =
Икебез бер урында яткан килеш төн буе бәхәсләшеп чыктык. Чын < лап та, партизан булып яшерен көрәштә мин ни дә булса зур эш май- * тара алырмынмы — белә алмыйм. Ә менә яралыны сугыш кырыннан 5 алып чыгу, бәйләү, коткару—бу иң изге эш минем өчен! Яралының s бит актык өмете <енә кала: сафтан да чыктым, гарип тә булып калыр- 3 мын, инде тик үлмәсәм генә ярар иде...» — дип уйлый ул Менә шул ф актык өметең сүндермичә, аны әҗәл авызыннан тартып ала белсәң, нн зур бәхет шунда. х
Катяны күндерә алдым. Иртәгесен без юлга чыктык. Немецлар х шоссе буйлап Полтавага киләләр иде. Без, украинча авыл киемендә = булгач, алардан бик курыкмасак та, саклык өчен авыл юлларын уратып, а сукмаклардан атладык. Кунган җирләребездә окоптан кайтучылар булып сөйләшәбез. Сүзне күбрәк Катя алып бара Җирле телдә сөйләшү s безгә күп ярдәм итә. һәр урында безнең хәлебезгә керәләр. Гыныч * йоклатып, тамагыбызны туйдырып, юлыбызга да биреп чыгаралар. в Шулай итеп без тугыз көн буена килдек. Тугыз көн буена ниләр генә а сөйләшмәдек икән без! Биографияләр дә ачыкланды, егетләр мәсьәләсе дә тикшерелде, тик икебезнең дә өзелеп сөйгән кешесе юк булып, күңелләр әле буш булып чыкты ул чагында...
—• Ә хәзер ничегрәк соң, буш түгелме? — дип шаяртып куйдым мин.
Суфия оялган чырай белән башын түбән иде:
— Бүлдерәсез бит, Маннур абый, сүзне саташтырасыз... — дигәи булды ул һәм яңадан хикәясен дәвам итте:
— 0 шулай да тугыз көн бик озак икән ул, тора бара сөйләшер сүз бөтенләй бетеп китә, ә сүз беткәч, арыганлык-алҗыганлык икеләтә ныграк сизелә башлый. Моны икебез дә аңлыйбыз, шуңа күрә авызларны йомык тотмаска тырышабыз. Шундый чакларда Катя «Катерина» дигән озын шигырь укый. Ул бик матур яңгырый, украин теленең йомшак музыкасы күңелне тибрәндерә. Катя әйтеп бирде Тарас Шевченко язган поэма икән ул. Шунда мин дә үз Тукаебыз белән мактанырга телим, аның <Шүрәле»сен укып күрсәтәсем килә. Мин аны әле бала чактан ук яттан беләм бит, югыйсә Ләкин булмый, мин татарча укудан нәрсә аңлар ул? Ә русчасы бар микән — мин белмим Катя тынып калгач, авызны тик тотмас өчен мин бүтән бер эш уйлап табам сумкада калган бинт кисәкләрен тартып чыгарам да яралыны пичек бәйләргә икәнен күрсәтәм, санитарлык кагыйдәләрен сөйлим.
— Өйрән, картайган көнеңдә бер кирәге булыр! — дигән булам. Көлешәбез, тагын җанланып китәбез, арыганлык онытыла, юл да кыскаргандай була...
Ахырда бер иртәне туп тавышлары ишетелде, снаряд ярылып, төтене югарыда эленеп калды. Шулхәтле сөендек: турыдан-туры шул төтенгә карап басулар өстеннән элдертә башладык. Ул төтен бик ерак, егерме виш-утызлап чакрымда булып чыкты. Ул көнне без илле чакрымлап бардык, аяклар кабарып бегте. Юлда сораштырып белүебезчә, дүрт чакрым алда Псел елгасы, анда фронт сыэы! ы икән —буякта дошман, теге "ктв безнекеләр . Төнге икеләргә хәтле печән кибәне астында яшеренеп «ттык та елгага үрмәләдек Күпер, әлбәттә, юк. Комсомол билетларын СУ үтмәстәйрәк җиргә кыстырып, киемнәрне башка урадык та сак кына везен киттек. Немецлар берни сизмәде, ә безнекеләр — теге ярга чыгу
белән тотып алдылар Егерме тугызынчы сентябрь иде бу. Сакчы кызылармеецлар ышанмыйлар — кулларны күтәртеп штабка алып киттеләр. Чыланып беткән шәхси таныклык белән комсомол билетларыбызны күрсәткәч, анда ышандылар. Шундук ашарга китерделәр, коры киемнәр биреп, бер өйгә урнаштырдылар. Тәүлек буена уяна алмый йокладык. Тагын бер тәүлек ял иткәннән соң, безне Харьковка җибәрделәр. Анда безгә аерылышырга туры килде... Юлда өйрәткәннәрнең бер файдасы тиде тагы: Харьковта Катя яңа оеша торган частька үз теләге белән санинструктор булып урнашты. Мине Куйбышевка җибәрделәр. Аерылышканда, кочаклашып бик озак елаштык... Ул чакта адреслар да алмаша алмадык — юлларыбыз билгесез иде. Исән микән ул хәзер, хатлар да алышу мөмкин түгел. Мин аны бик сагынам һәм күңелемнән тирән рәхмәтләр укыйм. Шул батыр украин кызы Катя юлдаш булмаса һәм үз киемнәрен киендереп алып чыкмаса, мин ничек шундый ерак һәм куркыныч юллардан әйләнеп кайта алган булыр идем?..
Суфия, чынлап та, әле генә шул авыр газаплардан котылган һәм җиңеләеп киткәндәй бер хәрәкәт белән башын калкытып елмая төште һәм:
— Менә, медицина солдатының гади хикәясе шушында бетте дә инде, — дип куйды ул. — Куйбышевта миңа артполктагы элекке командирым майор Гараган очрады. Полк, каты сугышларда күп югалтуларга дучар булып, хәзер формированиегә күчерелгән икән. Командир мине яңадан үз частена чакырды һәм мин бик теләп риза булдым. Чөнки яхшы кеше ул, кыю артиллерист, аны яратмаган кеше юк.„
Мәскәү тирәсендә каты сугышлар башланып, безнекеләр немецны көн-төн куа башлагач, без дә озак юанмадык — Ефремованың бу ягында сугышка кердек тә, яу кырында үрмәли-үрмәли, Волхов урманнары төбенә килеп җиттек...
Кызның шушы урында сүзе бетте. Мин дә, бу әйбәт хикәяне нишләтергә кирәклеген күз алдыма китерә алмыйча, аптырап калдым. Чөнки ул чакларда камалышта калу да, аннан шундый кыенлыклар белән чыгу да батырлыктан саналмый, шуңа күрә язуы да кыен иде. Ичмаса, газетада аның хакында берәр зарисовка шикелле нәрсә бирәсем килеп, соңгы сугышларда күпме яралыга «ничек итеп» ярдәм күрсәтүен белергә теләдем. Суфия кул гына селтәде:
—• Аның сөйләп торырлыгы юк бит, абый, бәрәңге ашау төсле үк гади эш инде ул, — диде...
Шуннан соң ничектер мин аны очрата алмадым. Аннары бөтенләй икенче фронтка китеп бардым. Еллар узды, сугыш бетте. Бер заман миңа илле яшь тулды. Юбилей ясап, котлап та алдылар. Шул көннәрнең бер кичендә телефон шалтырады. Трубканы алуыма, таныш булмаган бер тавыш сөйли башлады:
— Иптәш ААаннуров, сезне бәйрәмегез белән чын күңелдән котларга рөхсәт итегез...
— Кем соң бу? •— дидем аптырап, тавышны һаман таный алмыйча.
— Бу’—элекке лейтенант, хәзерге полковник Косинский,—диде ул шаянрак тавыш белән.
Тагын да аптырабрак калдым. Чөнки унөч ел гомер узып киткән. Шуның өстенә — ул Ленинград егете иде, ә сөйләшүе моннан...
— Ничек соң сез Казанда? — дип кычкырдым механик рәвештә.
— Соня алып кайткан иде мине... Без аның белән өйләнешкән идек... — диде ул, инде бөтенләй икенче бер сагышлы һәм хәсрәтле тавыш белән.
Озак сөйләштек. Сугышны бергә бетергәннәр, Берлин юнәлешендә. Өч балалары булган. Косинский, кадрда калып, һаман да хәрби ко.ман- Д|.р икән... Ә Суфия, җиңел-җыйнак гәүдәле, мәңге тере, мәңге җитез
хәрәкәтле Умга кызы, утны суны кичкән хәрби фельдшер Суфия ханым... юк икән инде... Ул Кара диңгездә спорт вышкасыннан сикерү ярышларында уңайсыз төшеп, бик үкенечле рәвештә һәлак булган...
356 нчы дивизиягә баргач, моны мина 85 нче полк командиры майор ♦ Хренников үзе күрсәтеп йөрде. а.
Бу майор сәеррәк холыклы, хәтта шактый «үзенчәлекле» бер кеше * булып чыкты. -
Полк комиссары Сапейкин иптәш белән парткомиссия утырышында * булганнан сон, без алар икесе торган йортка кайтып кердек. Ишектә s мине күрү белән: s
— Бу нинди хәчтерүш ияртеп йөрисең тагы? — дип куйды тәкәббер м тавышлы, мәһабәт буйлы бер майор.
Мин, жнр тишегенә керерлек булып, сүзсез калдым. Бик кыен булып 3 китте, шулкадәр мокыт күренә идем микәнни соң? Әллә өстәге интендантлык формасы, аяктагы морж унтасы шулай итеп күрсәтә микән мине?..
Комиссар, аның сүзенә тиз генә жавап кайтарырга ашыкмыйча, өстен чишенде, мина да шуны ук тәкъдим итте. Аннары без алгы якка уздык. Тик шунда гына комиссар авыз ачты:
— Таныш булыгыз: армия газетасыннан корреспондент. Безнең полкның сугышчан эшләре белән кызыксына, — диде.
Мин, елмаерга тырышып, майорга кул суздым. Нишлисен, хәбәрче кешегә андыйларны гына күтәрергә туры килә...
— Приятно, — дип куйды ул. куыш тавыш белән һәм илтифатсыз гына кулны кыскандай булды. Аннары: — Есть у нас дела боевые, пиши хоть целый месяц! — дип өстәде.
Әлбәттә, полк командиры алдында мин бик бәләкәй кеше идем һәм үземне җиңеп;
— Мина нәкъ шул кирәк тә инде! — дип, тагын да ачылыбрак елмайган булдым.
Өстәлгә аш китерделәр. Майор янәшә койкадагы мендәр астыннан шинель тышлы, каеш баулы фляга тартып чыгарды Бөкесен ачып, кырлы стаканга нәрсәдер койды да бер сулыштан шуны каплап куйды. Аннары хикмәтле савытны комиссарга таба этәрде Без дә авыз чылатып алдык. Мин хәзер ачык сизә башладым: бу мәһабәт гәүдәле, кырыс һәм кыргый холыклы «чаптр»га комиссар һәрвакыт авызлыклы Йөгән һәм каеш дилбегә булырга тиеш. Юкса, аның бер «урам әйләнү*- Ла үк тәртәләреңне сындырып, чаналарыңны кырып ташлавы мөмкин Соңыннан мәгълүм булды: полкның күптәнге командиры госпитальгә •ИТкәч, әле бер ай гына элек фронт резервыннан җибәрелгән нкән ул Майорның битләре кызарып, кәефе бераз языла төшкәндәй булды
Ә енн кстати килдең, корреспондент. — дип куйды ул. — Бүген оюда «эш» була... Телисеңме, барын да үз күзең бел »н күреп, кайнар кулдай кайнар табага салып укучыларны сыйларга’ Только яңгыраш* лы булсын!..
Мондый хәлләр дә була иде Армиянең ноябрь ахырларында башлап өч айга якын алып барган һөжүм сугышлары инде тына төште. Көн саен шәһәр һәм авылларны азат итү хәбәрләре урынына аерым солдат яки бүлекчәләрнең кичәге сугышлардагы батырлыгы турында күбрәк яза башладык. Өзлексез ут давыллары сирәк атышларга калды. Алгы сызыкларда оборона оешты
ҺАМАН ДА ИСТӘ
Мондый кызыклы «эш» буласын белгәч хәбәрче түзәме соң? Билгеле, шунда ук риза булдым, һәм миңа бу майор шактый ук ошый башлады хәзер. Чөнки ул куыш тавышның эчендә әллә нинди яшерен сәләтләр ятадыр һәм миңа бик шәп бер очерк язарга мөмкин булыр шикелле тоела иде.
— Алайса, хәзер рекогносцировкага китәбез, комиссар. Корреспондент та барыр, — диде ул, боергандай итеп. — Төнлә «тел» алабыз. Хәлләрен белергә кирәк фрицларның: аяклары өшеми микән, муеннарын бет кимерми микән?..
Без табыннан кузгалып киендек тә авылча итеп диярлек җигелгән терәкле чаналарга чыгып утырдык. Аның әлеге җор сүзләре елмайтып куйды мине. Алдагы чанада ике автоматчы белән ул бара, артта — комиссар белән без. Ә комиссар аеруча җитди кеше күренә. Майорның көлдерергә тырышуына да игътибар итмәде шикелле, әлеге планнарын да артык хуплап бетерми төсле, әмма каршы килеп сүз дә кыстырмый. Ихтимал, минем алда андый сүз килешми торгандыр, полк командиры булган кешенең хокукларына кагылмау кирәктер...
Майор безне Ока елгасының көнбатыш ярында плацдарм тоткан бер батальонына алып китте.
Бу тирәләрдә тар гына булып яткан Оканы боз өсләтеп кенә чыктык та текә яр башындагы Толкачи авылына күтәрелдек. Аннары, ачык басулардан җилдереп узып, яшь нарат урманының аргы кырыена чыктык. Монда, взводларга бүленеп, солдатлар тезелеп ята. Алар карны казып үзләренә ячейка ясаганнар да мылтыкларын кар «бруствер* өстенә салып, шул чокырга сузылып ятканнар. Өс-башлары җылы: киез итек, сырма чалбар, кыска тун, мех бияләй, мех бүрек, авызларында тәмәке, күңелләре көр.
Майор мине бер кырыйгарак китереп юан агач төбенә ышыкландырды да кулга бинокль бирде, үзе урман читенә чыгып басты. Янындагы комбат һәм разведка командиры белән уңга таба китте. Мин дошман ягына карадым: алда ике чакрымнарга сузылган уйсулык, ап-ак кар астында калган басулар ята. Кырның теге чите яңадан үргә күтәрелә һәм шул үр өстендә береннән-бер илле метр чамасында булырлык блин-дажлар тезелеп китә. Алар авыл читләрендә була торган тәбәнәк мунчаларны хәтерләтәләр, түбәләрен кар күмгән, берничә ниргә жирдән калкып торган стеналары гына каралып күренә. Блиндажлар арасында немецлар йөренгәли. Тик ал арның башларын гына күрәсең.
— Нигә гәүдәләре күренми?—дип сорадым якындагы бер сержанттан.
— Алар блиндаж белән блиндаж арасына траншей-хәбәрләшү юлы казыганнар, — диде ул.
Мин, артка борылып, үзебезнең солдатларга карадым.
Сәер уйлар туды: нигә безнекеләр шәрә кар өстендә яталар. Никадәр генә жылы киенмәсеннәр — барыбер суык бит... Нигә безгә дә шундый ук блиндажлар булдырмаска, нигә траншеялар казымаска? Солдатның бер өлеше шулар буйлап сакта йөрсә, өзлексез күзәтү алып барса, икенче бер өлеше җылы блиндажда ял итәр иде ләбаса... Аннары, дошман ут ачкан чакта да шәрә кар өстендә ничек сакланмах кирәк? Янәшәдә траншея һәм землянкалар булмагач, кая яшеренәләр икән?..
Бу хакта кемгәдер, нәрсәдер әйтеп карыйсы килде. Ләкин якында әлеге сержанттан башка беркем дә юк иде. Мондый сүзне аның белән сөйләшү урынсыз булыр. Сапейкии исә батальон комиссары һәм политруклар тирәсендә арттарак калды... Алда яткан ул мәйданны бинокль белән тагын бер кат айкап чыктым да, эчкәрәк чигенеп, агач төбенә чүгәләдем, тәмәке чыгардым.
Баягы юлдашлары белән тагын жиде-сигез разведчик ияртеп, майор килеп житте. Юлда башлаган сүзен дәвам иттергән шикелле
— Әнә, үзегез дә күрдегез, — диде ул, — фриц, көрт күмгән чыршы
төбендәге кылый куян шикелле, корышып йоклый, тәпие тунадыр мескенкәйнең, кузгаласы да килми, күпме күренеп йөрсәк тә, бер тапкыр ф атып карамады. Ничево, йоклый торсыннар, төнлә без алар белән әз генә кети-кети уйнап, аркаларыннан пар чыгарырбыз, мунча кергән н кук булырлар!.. х
Аннары ул «Казбек» чыгарып кабызды. Командир һәм разведчиклар- < га да өләшеп чыкты. Солдатлар, тартыныбрак булса да. бпк ссеиеп, юан папиросны авызларына каптылар. Әллә ничә зажигалкадан берь- 5 юлы ут кабызып командирга суздылар. Бу хәрәкәтләр һәммәсе дә я командир белән солдатнын «үз кешеләр», яудаш иптәшләр икәнен л күрсәтәләр кебек иде. ф
— Ну. пока! — диде полк командиры. — Задача барыгызга да ачык. х
Төнгә хәтле тиешле чараларның барысын да күрегез. Кирәк була калса. > ут нокталары әзер булсын. Безгә ин хәерлесе эшне шау-шусыз гына з бетерү. «Тел» алу шәһәр алу түгел. Ярый, күз күрер. Парадом коман- < довать буду сам!—дип бетерде ул сүзен. s
Әлеге төркем аны бик яратып, елмаеп озатып калды. Без, кгрда яткан солдатлар тирәсеннән узып, атлар янына килдек. Берәр кимчелек * күреп эчем пошса, шуны әйтми кала алмый торган начар гадәтем бар s минем. Бу юлы да шул гадәтем кытыклап жанга тигәч, бая туган бор- 2 чулы уйларымны майорга әйтеп биргән идем, һич кенә дә ошатмады: 4
— Учить каждый мастер!—диде бу, көтелмәгән ярсу тавыш белән. Күзләренә дә каяндыр шундый ук ярсу ялтыравык чыгып өлгергән иде.— Без әллә кар өстенә мәңгелеккә ятканмы? — Бәлки, иртәгүк, фрицның жилкә тамырына атланып, әллә кайларга хәтле куа китәрбез! һе. Ока ярында мунча казып ят, имеш! Ләүкәсендә чабын, яшел себерке, кайнар пар! Ә Берлинга Пушкин барырмы? Кайчан барып житәр?!.
Миңа, әлбәттә, бик житди рәвештә гафу үтенергә, үземнең хәрби миләрдән бнк ерак торучы, бик тә штатский кеше булуымны кат-кат әйтеп майорны тынычландырырга туры килде. Ярый әле. чаналарыбыз аерым. Юкса, ул мине бөтенләй ашап ташлар иде. Без комиссар белән бер чанада кайтабыз. Ул һични эндәшми. Ихтимал, ана шулай тиешле-дер. Ә мин ут йотын кайтам: ник авыз ачтым? Бәлки, чынлап та, майор хаклыдыр, бөтен фронт күләмендә оборонага күчү юк бит. Бу нәрсә безнең армия участокларында гына сизелә. Әгәр якын арада сугышлар яңадан башланып китсә, бүген солдатны жир казытып тинтерәтүнең кирәге бармы? Мин уйлаганча ук авыр микән а.тарга кар өстендә яту?
Кышкы көн бер карыш дигәндәй, без кайтып житүгә кичке караңгы Да төште. Майор төнге «эш»кә барасы разведчикларын жыйды. Алар берунбншләп кеше. Командирлары — лейтенант Карпов Ул озын буйлы, ташып торган сары чәчле, күк күзле яшь кенә егет Түшендә немец автоматы Бу корал тагын биш алты егеттә күренә Ул чакта әле трофей автомат якн парабеллум иясе булу — зур дәрәжәдән һәм батырлыктан санала, андыпларга сокланып карыйлар иде. Күрәсең, бу егетЛәР дә сыната торганнардан булмаса кирәк
Полк командиры башта аларга көндез үзләре күзәткән урыннар- 1«И ничек тып-тын гына барып, тын тын гына төнге сакны арттан Нвятереп алу, тавыш чыгара башлаганчы авызын томалау юлларын өйрәтте Монысын ике кеше эшли, өченче кеше шул чакта тиз геыә олы •өатрас капчыгын фрицмын башына кигезеп өлгерә, дүртенче кеше шУиы. жәлт кенә жнлкәсена салып, артка тәгәри башлый Монысын were лейтенантка караганда ла озын һәм таза гәүдәле, жнрән, сирәк Сипкелле сержант Баһманов эшләргә тиеш иде
■— Карагыз аны, фрицны ипләп кенә, сак кына күтәреп кайтыгыз, тыны бетмәсен, тәне авыртмасын, бик кадерле «кунак»,— дип көлдерде майор.
Аннары ул кәбестә-кыяр китертеп тамак чылаттырды. Шул чакта егетләрнең байтагысын мактап чыкты. Мин аларны блокнотыма терки бардым. Әлбәттә, аның мактавының төп максаты да шул иде. Әйтергә кирәк, без инде майор белән уртак тел табып, шактый ук килешкән идек. Шунсыз мөмкин дә түгел.
Егетләрнең күзләре ялтырап, сүзләре кайнарланып, шау-шулары күбәеп китте. Тик комиссар Сапейкин гына тып-тын иде. Хәер, егетләр юлга җыенып, өйдән чыгып киткәч, ишек төбендә майорны туктатып:
— Бәлки үзең дә анда булу мәҗбүри эш түгелдер, командир? — дип, киңәш рәвешендә сорап куйды.
Майор, аңламагандай гаҗәпләнеп, аңа карап алды да:
— Што син, комиссар, маленький, што-ли! Парадом командую сам! — дип ишектән чыгып китте.
— Ашыкма!—дип кычкырды Сапейкин. Ниһаять, ул телгә килде. Майор ишектән кире керде.
— Исендә тот! — диде комиссар, катгый тавыш белән.— Бу хәтлесе белән мин килешмим! «Югары» белән сөйләшергә туры килә...
Сүз болайга борылгач, мин чыгып киттем. Майорның: «Все согласовано!» дигәне генә ишетелеп калды...
Төнге берләрдә без инде әлеге батальонның алгы кырыенда идек. Бөтен позиция буенча шомлы тынлык яткан. Караңгы — ай да, йолдыз да юк. Теге кырыйда немец ракеталарының калтыравык яктысы гына урыннан-урынга чагылып тора. Март башының җепшек сыман күбәләк кары, җилсез төндә ялкау гына төшеп, битләрдә эри. Майор аттан төшү белән комбатка, тупчыларга, минометчыларга тиешле әмерләрен биреп йөри башлады: кирәге чыга калса, бар да әзер булсын! Ләкин аның приказыннан башка бер генә мылтык та атмаска тиеш! Аннары ул егетләре янына килде дә:
— Ну, орлы, налетим! — диде, һәм алар, көндез билгеләнгән уң тарафка китеп, караңгылыкка чумдылар. Ике сәгать вакыт тып-тын узды...
Шуннан соң теге яктан автомат «чираты» чәчрәп куйды, ракеталар яктысы ешрак бии башлаганы күренде. Тагын биш-ун минут вакыт тынлык. Аннары кинәт әллә ничә автомат берьюлы шашына башлады. Ниһаять, безнең разведчиклар ягыннан да автоматларның кыска җаваплары ишетелде. Мондагы командирлар тирән бер аптырашта калды: бәлки, алар анда бик авыр хәлдәдер, каплау уты кирәктер, ә приказ юк, майор боерыгын берәү дә үзгәртә алмый. Шактый озак вакыт аптырап торганнан соң, комбат егерме кешелек бер төркемне ярым автомат, кул пулеметы һәм гранаталар белән коралландырып, үз урынбасары җитәкчелегендә разведчиклар юлыннан җибәрде. Алай-болай берәр җитди хәл була калса, шундук эшкә керешергә кушты.
Ә тегендә атыш һаман кыза барды. Тавышлар хәтта болай таба якыная килгән сыман да тоела башлады хәзер. Ниһаять, төнге кар өстендә, урман итәкләбрәк, кара күләгәләр күзгә чалынгандай булды:— Үзебезнекеләрме, тегеләрме? — Командирлар сагая төште. Озак та үтмәде, шул тарафтан полк командиры килеп чыкты. Хәер, аның чиксез ярсыган, тузынган тавышы үзеннән алданрак килеп җитте. Күзләренең йодрыктай булып ут уйнаганын төнге караңгыда да сизәрлек иде. Башта бик каты сүгенде ул. дошманны тел бөлән куркытты, аннары:
— Әзер булыгыз! Разведка боем!—дип, тиздән эшкә күчәчәген белдерде.
Бераздан сон караңгылык эченнән разведчиклар төркеме һәм алар артыннан бая киткән егетләр күренде. Хәбәрче эшнен үзәгендә булырга тиеш — каршыларына ашыктым дүрт яралыны житәкләп жиде кеше авыр гына атлап килә иде. Кайберенен ак халатлары дегеттәй кара тапка буялган — балчыкмы, канмы? Арттагы берәве кемнедер ф җилкәсенә салган. «Теләдер! дигән уй мине аның янына ашыктырды. о Бу егет әлеге иң озын буйлы, таза гәүдәле сержант булып чыкты. Җил- £ кәсенә салган кеше дә матрас капчыгында түгел, разведчик халатында... я Ул бер дә кыймылдамый, тавыш-тын бирми, куллары озын, жансыз < булып аска салынып төшкән... Бик уңайсыз булса да сорамый булдыра алмадым: атаклы разведчик лейтенант Карповның үле гәүдәсе икән ? ул... Ә «тел»?.. «Тел»... юк иде... s
Яралыларны санитарларга тапшыргач, сержант Баһманов теләр- -= теләмәс кенә әйтеп бирде: ф
— Хәерсез юлга чыктык... Карповны — Валентин дустымны югалттым... Тагын өч-дүрт үлек анда калды әле... Ай, хәзерсез юл!.. Ике ара- > дагы тирән үзәпдә бәләкәй генә инеш барлыгын белә идек. Әмма аны = шундый мәкерле булыр дип кем уйлаган?.. Кызган мәлгә шул елгага “ барып төштек. Ә ул текә ярлы тар гына тирән су икән. Ике ярына да s калып кар өелеп, шул кабарынкы көрт инеш өстен дә каплап алган Килеп керүгә билдән карга чумдык, аннары көрт астындагы юка боз s шатырдап ватылды да чупылдап суга төшеп киттек. Көч-хәл белән үр- * илләп, теге ярга чыгып аудык. Итек лач су, бөтен кием күкрәктән алып я манма юеш... Немец блиндажларына йөз метрдан ары юк — тик ничек 3 барып житәсе?.. Көчкә үрмәлибез. Бөтен киемгә кар укмаша бара, әйтерсең ак аюлар без хәзер... Булмады. Ул тирә шәп-шәрә, ышыкла-нырга агач-фәлән юк. Траишеяга утыз метрлар калгач, немец сагының кайсыдыр сизеп алды һәм автоматын тырылдатырга кереште. Шуннан китте инде... Эх, лейтенант жалко! Сугыш башыннан бирле бергә идек, алтын дус, батыр егет иде...
Баһманов дустының гәүдәсе янында утырып калды. Мина комбатның күзәтү пунктына юнәлергә туры килде. Әйе, мин кергәндә майор һаман шул ярсыган тавыш белән командирларга әмер бирә, немецларның ата- аналарына янап:
•—«Тел» барыбер булыр! —дип кычкыра иде.
Комбатның да, башкаларның да чырайлары сүрән, һичкем һични МДӘ1ПМИ.
Шулай итеп, тан алдыннан «разведка боем» башланды. Туплар, минометлар, пулеметлар эшк« тотынды. Бераздан төркем-төркем булып, пехота алга юнәлде. Теге яктан да ажгырып ут яудырырга тотындылар. Бөтен операцияне полк командиры үзе алып бара.
Кинәт немецларның туп һәм миномет уты бермә-бер көчәеп китте. Якын тирәдә шартлап ярылулардан һәм яктырткыч пулялар эселдэвен- нан ут бураны уйный башлады. Роталардан «дошман контратакага күчте» дигән хәбәр килде. Хәлләр шактый житднләнеп китте Озакламый. «НГЬга полк комиссары Сапсйкнн килеп житте
— Иптәш майор, син нишлисен?..—диде ул. кырыс тавыш белән.
— Сам отвечу!—дип кисте майор. Ул һаман шул ярсу хәлендә килеш «НП» тирәсендә таптана, теле белән дә, кулы белән дә төрле команда бирә: «Уңга ут!», «Сулга ут!» Ә хәлләр һаман кискенләшә вара Тиздән танклар гөрелдәгән тавыш та ишетелде. Инде беленә башлаган кышкы таң яктылыгында аның сул канатта күренүен хәбәр •ттсләр. Кырык биш калибрлы пушкаларның утын шунда яудырырга «чанда бирелде. Дошман танклары килә башлавы ул чакта безнең «хотага аеруча нык тәэсир ясый, чөнки солдат кулында, яндыргыч сыекча шешәсеннән башка, аларга ерактанрак каршы торырлык ЧШанычлы һәм ныклы корал юк иде әле. Бая алга юнәлеп кар өстеиә
ятарга мәҗбүр булган солдатларның сул кырые чигенә башлавы, гомумән. дошманның батальонны бик нык кысрыкларга тотынуы мәгълүм булды... Майор полкның икенче участокларындагы батальоннарыннан берничә рота өстәмә көч чакыртты. Ләкин ул көчләр килеп җиткәнче, бу драматик вакыйга шомлы тизлек белән чишелеп тә өлгерде. Башта дошман шашкын артналет ясады. Аның артыннан күктә өч-дүрт «мессер» күренде. Алар, түбәннән генә очып, кардагы пехотаны кырып йөрделәр. Аннары өч төштән өч танк, әшәке гөрелдәп, болай таба килә башлады, алар артыннан немец пехотасы ярым бөкрәеп йөгерә иде... Батальонның эчке ныклыгы сынды — күпләп артка тәгәрәү китте. Безгә Ока ярына төшеп ышыкланырга һәм аның бу ягына урнашырга туры килде. Дошман Оканың теге ярында туктап калды. Анда әле генә безнең плацдарм иде. Без аны югалттык. Күршедәге икенче полк батальоны да чигенергә мәҗбүр булды. Плацдарм гынамы соң? Күпме алтын егетләр калды анда... Майор үзе дә... Әйе, аны Ока ярыннан санитарлар ут тынгач табып китерделәр. Якында гына мина ярылган булса кирәк, зур кыйпылчык аның күкрәк сөяген умырып киткән иде...
«Совет власте тәмам җиңелде!»
Туры килде, мондый сүзне ишетергә дә туры килде. Хәер, бу сүзне немецларның күп чәйнәве турында безнең газеталарда да языла һәм ул бер көлке булып кына калган иде. Ә без аны немецтан түгел, колхоз хисапчысыннан ишеттек. Ул аны хәл-әхвәлне анализлап, үзенчә бик белдекле булып әйтте. Аны дошман койрыгы дип тә булмый иде — болай честный кеше күренә, укый, тыңлый, күзәтә, күп сөйләүне ярат-мый. Җитмәсә, безнең фатир хуҗасы иде ул. Хатыны да. үзе дә әйбәт кенә кешеләр. Без аларда Габделхәй Хәбиб белән торабыз....
Хәбиб дигәннән, мин аны 85 нче полкта очраттым. Сугышка кадәр «Кызыл Татарстан»ның секретаре булып эшләгән журналист, ә мин күрешкәндә 120 калибрлы минометта рядовой солдат иде ул. Кышкы калын киемнәрдән Хәбиб ничектер тәбәнәк, юан гәүдәле, кыска муенлы, күзләрен маңгай астыннан гына йөртә торган бер «бүкән»гә әйләнеп киткән шикелле иде. Беренче күрүдә көләсе килде. «Малай, син хәзер шушы кыска юан миномет көпшәгезгә охшап киткәнсең», — дип. үзенә дә әйттем бугай. Соңыннан ул партиягә керде, кыска вакытлы полит- курсларда укыды һәм, якасына кубиклар тагып, политрук булды. Август башларында аны безнең газетага җибәрделәр, бергә эшли башладык... Ә хуҗаның әлеге сүзен ишеткәч, Хәбиб тә шаккатып калды — бер аңа карый, бер миңа... Сүгеникме, бәхәсләшикме, әллә, якасыннан җилтерәтеп, «Смерш»ка озатыйкмы? — дигән шикелле карады ул.
Ләкин берсе дә ярап бетмәс кебек. Без, офицерлар, хәл-әхвәлне киңрәк аңлыйбыз. Каршыбызда исә элеп киптергәндәй шыр-сөяк гәүдәле иллеләр өстендәге күзлекле бер карт. Бигрәк өтек бер җан иясе инде, өрсәң очып китәрдәй тавык йоны!.. Әмма теле ачы: «Хәлләрне үзегез үк күреп торасыз ич, каршылык күрсәтеп маташу — мәгънәсез. Артык корбаннар гына!..»—дип тә өстәде әле ул.
Ә хәл-әхвәлләр ул чакта, чыннан да, шәп түгел иде шул. Белмим, бүтән фронтларда ничек булгандыр, әмма безнең армия участогында яздан ук эшләр шактый мөшкелләнеп китте. Кар сулары юлларны тарката башлагач, армияне азык-төлек белән тәэмин итү мәсьәләсе кинәт бик кыенлашып куйды. Озак оборонада ятып, алҗып беткән солдатны туйдырырга икмәк җитми башлады, сохарига калдык, ул да
кеше башына 100 генә грамм тия иде. Көненә бер тапкыр пешә торган концентрат ашы да бик сыекланды. Котелогындагы ашныи уртасында кашыгы аягүрә басып тормаса, солдат аны ашка да санамый бит. Солдат хәтта басудагы бәрәнге җирләрен һәм бакча түтәлләрен актарырга кереште. Балчыкта калып өшегән вак бәрәңгеләрне җыеп, крах ф мал көлчәсе пешерә башлады, Офицерларның хәле шундый иде. Миңа да ул көлчә белән беркадәр сыйланырга туры килде: балчык сыман кара төстә булуы бер хәл, тәмсез төче булуы һәм шытырдап тешкә тиюе яман Хәзер моны елмаеп сөйләү күңелле, ә теге вакытта җанны бик борчый иде. Чөнки солдатның сугышчан рухы какшый, чырае караңгылана, эчке ныклыгы йомшый иде. Ә дошман ягы моны белеп тора: фронт сызыгы якынрак урыннарда, штык очына элеп, зур түгәрәк калач күрсәтәләр иде безнең солдатка. Баш очында немец «култыкса
сы» (разведка самолеты) оча. Ул бомба ташламый, пулеметтан сип- ф терми. Ул тар, озынча кәгазь чүбе яудыра. Бомбадан ла куркыныч чүп! Анда күп сүз язылмаган: «ШВЗ (штык в землю). Ачка үләсегез > килмәсә, безнең якка чыгыгыз! Тамагыгыз тук булыр, сугыштан да = котылырсыз. Бу—сезгә пропуск. Шушыны күрсәтсәгез, беркем дә ® тимәс!» s
Алданучылар да булмый калмады. Төнлә киткәләделәр. Бигрәк тә туган җирләре шул якта калган кешеләр... Әмма бер эпизод кинәт җан- = нарны тетрәтеп җибәрде. Авылы теге якта, җиде-сигез чакрымда гына * булган бер яшь солдат, әлеге калач богауларга кызыгып, кичке энгер о төшкәнче үк кырыйдагы бер канау буйлап үрмәләп китә. Иптәшләре 3 аны «үз йомышы» белән читләшкәндер дип абайламый да калалар. Ике арадагы ярты юлны узгач, әлеге егет аягүрә калкып, теге якка йөгерә башлый Нәкъ шул чакта ату тавышы яңгырый. Егет, каерылып чалкан төшкәндә, ачы кычкырып кала. Шунда гына иптәшләре, сискәнеп, хәлмен нәрсәдә икәнен айлап алалар. Ләкин ату кайсы яктан яңгырады сон? Моны беркем дә ачык белми . Шулай да алар әле генә яннарында булган һәм күпме вакыт бергә сугышкан иптәшләрен анда калдырырга теләмиләр. Взвод командирыннан рөхсәт алып, төнге караңгы тәмам урнашып җиткәч, ике комсомолец алга үрмәли һәм озакламый хаин үлекне монда сөйрәп алып кайта... Күпләрнең күңелендә берәүгә дә әйтелми торган бер төен туган була: «Үзебезнекеләр атып еккандыр мескенне » Шуңа күрә аның иң элек шинель чабуларын, күлмәкләрен актарып ярасына ташланалар. Пуля йөрәгенең нәкъ ун кырына килеп кергән, калак сөяге астыннан барып чыккан була. Менә шул тетрәтә дә инде! Өстәвенә, егетнең чалбар кесәсе төбеннән бармак башыдай гына итеп бөгәрләп салынган «швз» килеп чыга Күрәсең, ул. факыр, дошман яхшылыгына нык ышанып эш иткән. Ә немецлар аны калач урынына кургаш белән каршы алалар..
Тамак мәсьәләсе — җәйгә таба рәтләнде. Ләкин башка хәлләр тагын да кискенләшә төште. Безнең фронт солдатлары әллә ничә ай буена оборонада ята ята йончып бетте. Ә бездән ерак көньякта каты һәм безнең өчен куанычлы булмаган сугышлар бара. Харьков операциясе дә, Керчь десанты да уңышсыз бетте. Дошман шашынып Донга, Сталинградка ябырыла иде инде. Ул безнең фронт өстенә көн саен әллә нихәтле листовкалар яудыра. Әлеге безнең операцияләрне ничек тар- мар итүе, күпме әсир алуы турында рәсемнәр һәм схемалар белән күрсәтеп, саннар китереп шапырына. Ул каһәр суккан агулы чүпне җыеп яндыра-яндыра җаннар чыга иде безнең.
Көньяктагы шул авыр хәлне беркадәр булса Да җннеләйтү максаты белән дошман көчләрен үзебезгә тартмакчы булып, август башларында «алдавыч» (отвлекающий) һөҗүм ясап каралык. Ул да хәерле булып чыкмады. Америкадан китерелгән 18 «Шерман» танкысы бер көнлек һөҗүмдә, шырпы кабы шикелле «пышт!» итеп, янды да бетте. Бу бездә
ҺАМАН ДА ИСТӘ
шактый бер әшәке тәэсир калдырды: «Нәрсә сон бу? Америка шушы танкларын бүгенге сугыш коралы итеп саныймы? Әгәр шулай булса, икенче фронт ачкач немец «тигр»ларына каршы бу әрҗәләре белән ничек сугышыр ул? Әллә янки агай безгә җыен иске-москысын озатканмы?..» Солдатта союзникларга караш элек тә бик үк ышанулы түгел иде, ә бу хәлдән сон кул гына селкә башлады ул.
Бу һөҗүмгә каршы немецлар контр һөҗүм белән җавап бирделәр. Аларнын теләге — безнен армиянең уң канатындагы өч дивизияне, ике кырыйдан ертып кереп, камап алу иде. Бу участок шактый бүлтәеп дошман тылына кереп тора иде. Көн буе барган каты сугыштан соң сулдагы 44 нче дивизия флангысыннан өзеп кереп, үрдән Сорокино авылына төштеләр, андагы инешне кичеп, урман аркылы Ульяново авылына—87 нче дивизиянең тылына килеп чыктылар. Ул көннәрдә мин шул дивизиядә идем. Камалышта калу куркынычы көн кебек ачык булса да, дивизия урыныннан кымшанмады. Аның язгы-җәйге оборона чорында эшләнгән блиндажлары нык, траншеялары тирән, ут нокталары, терәк пунктлары ышанычлы иде, шуңа күрә немецлар «маңгайэдан ясалган атака белән генә һич ни эшли алмадылар. Танклары да уза алмады, авиациясе дә куркытмады. Тик әнә шул сулдан бүселеш кенә камалу куркынычы тудырды. Шулай да дивизия үз позициясендә калып сугыша бирде. Арттагы «капчык авызы» 8—10 чакрымнар чамасы гына калгач, политбүлек начальнигы полковник Гриценко, бүлекнең бөтен архивын һәм парткомиссия документларын, техник персоналны һәм мине дә төятеп, бер-ике инструкторы белән төнге караңгыда тылга чыгарып җибәрде: «Сез миңа кирәксез хәзер. Бернәрсә дә эшли алмыйсыз. Тыл белән элемтә өзек. Обстановка бик җитди».
Теләсәң-теләмәсәң дә килеш! Чөнки иң хәтәре — дошман кулына эләгү... Киттек. Караңгы төн, көндезге эсседә кубып калган тузанлы юл. Төнлә дә тынмаган атыш. Ике яктан да әледән-әле чөелеп торган немец ракеталары... Шулай чокыр-чакырлы авыл юлларыннан арып-талып бара торгач, иртә белә 16 нчы армиянең тылына барып чыктык. Алар- ның сул канатын да дошман атакалап караган, ләкин тешләре үтмәгән, күпмегәдер тынып калганнар...
Миңа, юлдашларымнан аерылып, редакциягә юл тотарга туры килде. Уң кырыемнан сугыш килә. Әле бер атна гына элек мин узып йөргән тыныч авыллар хәзер ут эчендә. Немец авиациясе котырып эшли: бер төркеме туп-туры алгы кырыйга, солдат башына бомба яудырса, икенче төркемнәре фронт сызыгы артындагы якын тыл авылларын җир белән тигезли. Тузанга батып, сусап-әлсерәп Жуковка авылына килеп кенә кердем, шундый тәмле салкын суның рәхәт ләззәтен дә татып өлгерә алмадым, баш очымда инде алты «юнкерс» тырылдый иде. Юл бер генә: авыл эченнән бик тиз чыгып китәргә кирәк. Юкса, монда хәзер җәһәннәм гарасаты кубачак. Йөгерергә оят — марҗа түтәйләр күренә, мин бит офицер киемендә. Шулай да, бар кызулыгым белән җәһәт-җә- һәт атлап барганда, сулда бер тыкрык күрдем һәм ялт шунда, борылып чаба башладым. Үзем көләм: Лермонтовның «Гарун бежал быстрее лани...» дигән юлы миңа әйтелгәндер кебек тоела. Ниһаять, бакча башларын узып, ачык мәйданга чыктым да бер канау сымак иңкелгә мәтәлдем. Әлеге кара козгыннар, авылның теге башыннан түбәнәеп, пикега керделәр. Беренче бомбалар салам түбәле «хәрби объектлар» өстенә томылды. Дөнья куркыныч әшәке тавышлар белән күмелде. Шул чакта зур гына, матур гына бер эт, каяндыр чыгып, чыйный-чыйный җан-фәрманга чабып килешкә минем өстән сикереп узды. Аннары, шундук борылып карады да, кире килеп яныма сыенды, шактый вакыт елавыннан туктый алмады. Без хәзер икәү булдык. Нишлисең бит, икебезнең дә хәлләр бер төслерәк... Икебезнең дә күзләр авыл өстенә текәлгән. Аның зур булып ачылган һәм яшь белән елтыраган күзләре:
(h« ни аяламыйм, ни өчен бу шундый зур кара кошлар, биек күктән шлея, шундый әшәке, куркыныч тавышлар чыгарып, шундый йөрәк ipnrt чынлап төшә торган һәм жир селкетеп ярыла торган нәрсәләрен 1выл өстенә коялар, шундый кара төтеннәр чыгарып, авылны яндыралар5- Минем өем дә шунда иде бит...» дигән шикелле тилмереп карый... Мин дә акламыйм шул. Мин анда үземә су эчерткән әби карчыкны күрдем, аркасына яшел печән күтәреп кайткан бабайны күрдем, миңа гаҗәпләнеп караган юеш борынлы бер ике малайны күрдем шикелле, йчма бер генә солдат та, бер генә хәрби нәрсә дә күрмәдем... Соң бу итле ерткыч булу нигә кирәк икән? Шул салам түбәләрне жир белән тигезләгәндә генә жиңү мөмкин микәнни? һич аңламыйм. Хәер, мин ашый алмаган нәрсәләр сугышта бик күп булып чыкты...
Үзәк газеталар «Ватан куркыныч астында!» дигән рубрика белән чыга башлады. Радио да тапшыру саен шул хакта сөйли иде. Ихтимал, шушы кыен һәм катлаулы хәлләр, матбугат һәм радионың шундый нык ■рчмлулы авазлары безнең хужапы уйланырга, барлык обстановкага үзенчә анализ ясап, әлеге нәтижәгә килергә мәжбүр иткәндер. _Ул чорда Имәнүчеләр юк түгел иде бит. Бәлки, ул бездән берәр уңай жавап «ки бик нык бәхәсләшү көткәндер, һәм шуның белән эш бетте. Яңадан бу мәсьәләгә кайтырга туры килмәде, чөнки октябрьның 20ләрендә По- литпдарә мине, Мәскәүгә чакырып, татар газетасына жибәрдс. Хәбибне М. минем арттан ук чакыртып, Волхов фронтында чыгасы газетаның редакторы итеп җибәргәннәр.
Әйтеп бетергесез авыр һәм югалтулы еллар узып китте. Шомыртлар атканда күз яшьләрен кояшта жемелдәтеп. яз жиледәй жилфер- ** бөтен ил буена күкрәгән салют булып, жиңү килде! Белев тирәсен- **башлап Берлинга барып житкән, рядовойдан башлап майор булган, •оммуняст булган, күкрәген орденнар белән бизәгән Габделхәй Хәбиб якадан Казан урамында очраштык, һәм беренче сүзебез әлеге «УЖабыз турында булды
Ахыры кил9С« санда.
Редакция Белев шәһәрендә юк иде. Фронт сызыгы болай үзгәргәч, армиянең тылын Ока елгасының көнчыгыш ярына күчергәннәр. Мин аны шәһәрдән 12 чакрым артта, «яңа авыл» дигән урында эзләп таптым. Иптәшләр янына исән кайтып житүемә бик сөендем. Алар да минем өчен хафаланып торганнар нкән. Чөнки шушы атна эчендә күп кенә үзгәрешләр булып өлгергән, шактый позицияләр югалтканбыз, безнең газетада исемнәре чыккан байтак солдатлар, командир һәм яолитработникләр батырларча һәлак булган. 87 нче дивизия камалышта авыр сугышлар алып барса да, үз сафын исән саклап, шул ук 16 нчы армия тылына чыга алган. Тик теге төнне безне камалыштан чыгарып җибәргән политбүлек начальнигы полковник Гриценко гына һәлак булган. Бу хәбәр мина бик авыр тәэсир ясады...
Армия участогында шулай башланып киткән операцияләр көзгә «этле тынмады. Әкрен әкрен үз позицияләребезне кайтарырга, фронт сызыгын тигезләргә омтылыш ясалды. Ә көньяк фронтларында хәлләр һаман начарлана барды. Дошман Сталңнградка килеп керде. Төньяк Кавказга хәтле үрмәләде.
Исән микән ул «бичаракай!»
Үкенмәде микән Җиңү килгәненә?.. — диештек.
Без аны әле дә искә төшергәлибез. Рәхәтләнеп көлешергә бер сәбәп •ула. У*л үзе халыктан бер тамчы булса да. шул күп миллионлы, күп *4tмәһабәт халыкның нинди гажәеп көчкә ия булганын аңлый алыа- Ги- «Үрәсең.