Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘРВӘР ӘДҺӘМОВАГА 70 ЯШЬ


Кыл күперләрне үтеп, ожмахка кергән теепесен, Юлга төштең, зур каршылыкларның үтеп иң кәчлееен.
Ш. Бабич.
Күренекле шагыйрь Шәйхэадә Бабич бу шигырен Сәрвәр ханым Әдһәмовага багышлап язган, һәм бу юкка түгел. Сәрвәр ханым үз тормышында сикәлтәле юллар да, кылдай нечкә күперләр дә үткән.
Ул Троицк шәһәрендә туган. 6—7 яшендә үк әнисеннән укырга-язарга өйрәнгән. 1911 елның көзендә Александровское училище дигән өч класслык кызлар мәктәбенә керү бәхетенә ирешкән. 1914 елда шул уку йортын тәмамлап, мактау кәгазе алган.
Яшүсмер чагында ике ел мөгаллимәләр йортында да укырга туры килә Сәрвәргә, Анда укучылар язма рәвештә «Яшь көч» исемле журнал чыгаралар. Сәрвәр бу журналда редколлегия члены була. Булачак язучының беренче шигырьләре, мәкаләләре әнә шул журналда теркәлә башлый.
Февраль революциясеннән соң Сәрвәр рус кызлары ярдәмендә гимназиягә әзерләнә һәм май аенда, хосусый имтихан тотып, укырга керә. Шул вакытта Октябрь революциясе тудырган совет мәктәбендә укытучы булып та эшли.
1920 елда Сәрвәр Томскига китә, университетның медицина факультетына керә, уку дәвамында балалар йортында тәрбияче булып та эшли башлый. Биредә эшләү булачак язучыны яңа дөньяга, сабыйлар дөньясына якынайта, ул аларнын психологиясен өйрәнә, рухи теләкләре белән кызыксына, алар өчен җан азыгы әзерли. Сәрвәр балалар көче белән спектакльләр куярга уйлый. Тик ул елларда балалар өчен язылган пьесалар булмый. Шуңа күрә тәрбияче бу эшкә үзе тотына. 21—23 елларда балалар йортында эшләгән Сәрвәр «Авыл тормышыннан бер күренеш» пьесасын яза. Тора-бара «Әптерәхим — добрахим» һәм «Хәзер бул» кебек әсәрләр иҗат ителә, Ул әсәрләр Казанда китап булып басылалар.
Ачлык елларында Идел тирәсендәге авыллардан җыелган йөздән артык боланы Казанга озатырга туры килә. 1923 елда Сәрвәр шул балаларны озата килә дә Казанда урнашып кала.
Сәрвәр ханымның укуы һәм хезмәте аның иҗади эшләре белән бергә алып барыла. Аның яшьлек энергиясе барын да күтәрә. 1924 елда күренекле татар язучысы Кави Нәҗми белән тормыш башлагач, аның иҗаты тагын да җанланып китә. Ул классик рус язучыларын тәрҗемә итәргә керешә. 1931 елда Г. Ибраһимов тәкъдиме буенча ул Н. Тихоновның «Сугыш» исемле повестен һәм В. Катаевның «Акча туздыручылар» исемле хикәясен татар теленә тәрҗемә итә. Аның бу хезмәте укучылар алдында уңай бәя ала. Шул ук вакытта ул «Крестьян гәзите», «Кызылармеец» газеталарында актив
IL £
хвтившып кил». 1932 елдан башлап ул профессионал тәрҗемәче булып кит». М. Горь- хийиың «Балачак», «Малайлыкта», «Минем университетларым» кебек всәрлере аның гврҗемвсеида басылып чыгалар, «Фома Гордеев», «Артамоновлар эше» кебек зур всорлвреи до Сервәр тәрҗемә ит». Гомумән ул М. Горькийиың егермедән артык әсәрен татар теленә тәрҗемә итә һәм бу хезмәтләр матбугатта югары бә» алалар. Моннан башка Л. Толстойның татар телендә дөнья куртән «Алпавыт иртәсе», «Балдан сон» һәм «Кавказ әсире» кебек әсәрләренең тәрҗемәсе дә — Сәрвәр ханымның хез-мәте. Укучыларга якын таныш булган «Робинзон Круэопны һәм чит илләр әдәбиятының тагын берничә үрнәген дә татар укучыларына ул җиткерде. Соңгы елларда М. Әуээовның «Абай» исемле зур романын Сәрвәр ханым турыдан-туры казакъ теленнән тәрҗемә итте. Кыскасы, бүген 70 еллыгын хөрмәт белән билгеләп үткәндә, без аның бу хезмәтләрен зур горурлык белән искә алабыз.
Сәрвәр ханым Әдһәмова хәзер дә әдәбият бакчасыннан читтә яшәми, матбугат битләрендә аның исемен еш очратабыз. Аның әдәби җыентыгы хәзер нәшриятта басарга әзерләнеп ята. Җәмәгать эшләреннән дә читтә яшәми ул. Язучылар союзы, •Азат хатын» журналы һәм тынычлыкны яклау комитеты каршында оештырылган хикәяләр конкурсында ул жюри члены булып катнаша, яшь каләмнәргә актив ярдәм күрс»теп килә. Танылган балалар язучысы һәм оста тәрҗемәче Сәрвәр ханым Әдһә- моваиы 70 еллык бәйрәме белән котлыйбыз һәм аңа тазалык-саулык, иҗади уңышлар теләп калабыз;
Г. БАКИР.