Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Керә вакыт байракларын җәеп
Дөнья шулай, бөек вакыйгалар Гади хәрәкәттән башлана.
Ильич баскан җирдә — тарих эзе,
Тарих баскан җирдә —
Таш яна.
Тиздән бер суз бәреп янгырар
җирдә.
Кратердан бәргән шикелле:
Җитте! —
Революции вата, каера
Россиянен күкрәк читлеген.
...Төнге учак Нева күперендә, Мәнгелеккә сайлый крейсер порт. Янып килә,
җитә Пегроградка
Большевиклар кабызган бикфорд.
Илнен карашында залп ялкыны,
Илнен кулы мылтык сабында.
Яга мизгел баррикада булып.
Ике заман ике ягында.
Яга мизгел баррикада булып —
Төп-төгәл чик яна гасырга,
Керә вакыт байракларын җәеп
Россиядән
СССРга.
Керә вакыт броневик булып.
Шушы броневикның өстендә
Бар көченә сүз янгырар хәзер —
Шушы мизгел сыман төгәл дә ул. Шушы мизгел сыман кискен дә! Сүз янгырар хәзер!
...Урамнарга
Аяк тавышлары түшәлә.
Акыл гильзасына утыртылган
Хыял снаряды Көпшәдә.
Ильич фикеренен ялкыннары
Илнен йөрәгенә сарылыр
Шушы бомба баррикадаларның
Арьягына төшеп ярылыр.
...Ильич кулын алга сузгач мнэгел,
Заман давылы җанга кагыли —
Әйтерсең лә ишарәли Ильич Космодромлы көннәр ягына. Батырлыкка туар һәйкәл яши Хәрәкәтсез мәрмәр эчендә — Шушы мизгел гаҗәп мәрмәреннән Чориын сынын койды Кешегә.
...Татарстаным Аның хатирәсен Җылы күңеленә төрәчәк: Ул үлмәгән, егылмаган килеш
Киләчәккә барып керәчәк... Безнең өчен Ленин һаман тере, Броневикның һаман өстендә, һәрвакытта таянабыз аңа — Аның утлы, кайнар исменә. Саубуллашып кына калмаган ул. Кулын болгап безнең гасырга. Броневикта килеп кергән Ильич Россиядән СССРга.,