Логотип Казан Утлары
Шигърият

Оста


Һич онытмам: шундый матур бер яз,
Ә тирә-юнь шундый якты. тын...
Тәүге тапкыр куранг сукты бездә — Белдерде ул Мәскәү вакытын
Кызыксынам. Чабам мәйданга мин.
Әрсезләнү — минем гадәтем.
Осталарны көн дә карап торам Куйган чакта шәһәр сәгатен.
Ә аларнын берсе исә — башлык, һәм мин һаман шуны күзәтәм Сөйли халык. Кремль курантын да Нәкъ шул оста, имеш, төзәткән
— Дөресме? — дим Ә карт оста әйтә:
— Анысы дөрес, минем кул алтын... Тик мин түгел, нн зур оста Ленин Ремонтлады Кремль курантын
Тавышын да анын, йөрешен дә Ул үзгәртте — борып янача Безнен эшне шулай белгән оста Булганы юк әле анача!
Тузган нәрсә. Иске механизм ..
Ә кирәк бит сүгеп жыярга. һәм йөрешне — яңа чорга турылап — Пөз ел алга борып куярга!
Ә мин. бала, шуны чын дип белдем, Остам, дидем, дөрес сүз әйтте I үя минем күз алдында Ленин Көне буе сәгать төзәтте.
һаман шул чак искә төшә хәзер Ишеткәндә куранг чынлавын. Оста мина алтын сүзләр әйткән. Әйбәт булган аны тыңлавым