Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ленин


Ленинның тавышы Таулар ташкыны. Ленинның тавышы Көчле дә, саф та! Нурдай яктыра Ул тирә-якка, Байрактай балкый Таң аткан чакта. Җиһан йөзенә Бәхет тарата, Ленин, Ленин!—дип, Җир чәчәк ата.
Ленин исеме Җинүчән давыл, Чүлләргә яңгыр Булып ява ул, Төн уртасында Балкый нурлары, Ленин — мәңгелек Чишмә сулары. Ленин — әлифба,— Укы, яз, өйрән, Йортсыз-жирсезгә Ул йорт-җир биргән!
Ленин бишегендә Тирбәлә бала. Дөм сукырны да Җитәкләп ала. Ленин — ул бөек Тарихның үзе. Иярә ана Бөтен җир йөзе.
Ша1ыйрьләр интекте коллыкта. Күп җәфа чиктеләр чын ирләр. Кайгыны-хәсрәтне җиңәрлек Бәхеткә омтылды шагыйрьләр.
Ярлылык, хаксызлык яшәде. Кешеләр үлделәр сугышта. Тик Ленин балкыгач дөньяга Аштылар өметләр тормышка.
Таңнарда балкыган нурларда Яктыра ярлылар йөрәге.
fi
Бүгенге тормышта күренә Борынгы шагыйрьләр теләге!
Мәскәүдә йөрим мин Кремль янында. Яшем күк агыла Җырым шул чагында. Ленин, дим, Ленин’—дим Берни дә кирәкми. Син көч бир җырыма. Син дәрт бир тагын да! Ә байлар уйлады Мактар дип үзләрен, Сатылыр, дип, мине. Акчага, алтынга. Әй. комсыз корсаклар, һич җитмәс акчагыз. Йөрәгем тулы ут — Сүрелмәс ялкынга. Бу ялкын, бу утны Ул бирде, беләм мин. Шул ялкын нурында Ул бөек атамны — Ленинны күрә.м мин.