Логотип Казан Утлары
Шигърият

Халыклар юлбашчысы


Эзлә син
Бөтен җир йөзеннән, Ләкин бер илдә дә. Башка бер телдә дә Тапмассың данлырак. Көчлерәк, шанлырак Исемне, зур сүзне Син Ленин сүзеннән. Ленин ул давылы Заманның, дөньяның! Куәте, кодрәте Ташкындай зур аның! Искене җимерә, Юк итеп ташлый ул, һәркайда өр-яңа Чын тормыш башлый ул.
Ленин ул май кебек Яралы йөрәккә, һәрвакыт ярдәмгә Ашыга кирәктә.
Уң кулы белән ул Коткара колларны, Сул кулы йолдызга Ача кил юлларны. Кояшның нурлары, Җылы яз нурлары Таудагы карларны Эреткән шикелле, Төннәрне тарата Ленинның сулышы. Шәфкатьле кеше ул, Кадерле, сөйкемле.
Ленин — ул мәңгелек! Кораблар маякка Баргандай төн ярып Скеан суыннан, Халыклар ашкынып, Кулга-кул тотышып Аңарга омтыла Азатлык юлыннан.