Логотип Казан Утлары
Шигърият

Карагачлар


Карагачлар — дала балалары, Кемнәр сезне монда китерде? Юл буенда җәелеп утырасыз, Таҗлар киеп куйган шикелле. Шул таҗларны селки-селки кинәт Исеп куяр кебек җил шашып һәм яфраклар, бөреләрен ярып, Сикереп чыгар кебек шаулашып.., Самар шәһәрендә үсә алар. Үз язларын монда тапканнар,— Әллә Ильич басып йөргән туфрак — Изге эзләр инде тартканнар! Гаҗәп түгел, Ленин тирәсенә Тупланды бит җирдә бар милләт. Үсә алар, карагачлар кебек, Россияне бизәп, иркенләп.