Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Көзге моңнар
Көзге моңнар җырын җырлаганга, Моңсу диеп уйлый күрмәгез, Моңсу күңел — нурсыз гомер бит ул, Моңаябыз шуңа күрә без.
Хушлашабыз кошлар киткән чакта, Тик беләбез язда кайтасын, Елгаларда кимеп калган сулар Беләбез ич язын артасын.
ЛАоңаябыз бакчаларда гөлләр Көзге кырау төшеп сулганга, Куанабыз кышлар үткән саен, Саф һавалы язлар туганга.
Төннәр җитсә, җирне нурландырып,
Ай калка да, йолдыз кабына, Чын күңелдән сөя белгәннәргә Үз йолдызы җирдә табыла.
Җилләрең, бураннарың...
Җыр
Шатланып көтә күңелләр
Яңа ел туганнарын.
Ябынсын кырлар, болыннар
Ак мамык юрганнарын.
Кадерле безгә, туган ил, Җилләрең, бураннарың.
Күңелле карап торырга
Зур йортлар төзелгәнен...
Онытмыйк авыр елларда
Үзәкләр өзелгәнен.
Тынычлык — ул кадерле сүз, Әй, газиз туганнарым, Хәтерләп үтик батырлар Дошманны куганнарын.
Күңелгә рәхәт, туган җир, Җилләрең, бураннарың.