Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Юк, мин яши алмыйм алай...
Юк, мин яши алмыйм алай: Әзер утлар табып. Ж.ИЛ кай якка иссә.
Шунда таба авып.
Юк, мин яши алмыйм алай: Мичкә ярка терәп.
Кеше яккан утта Кызынырга теләп.
Үзем — утлар ягам.
Үзем — дөрлим, янам...
Үзем булып яшим.
Үзем булып калам
Юк. мин яши алмыйм алай:
Күккә карап ятып.
Ялган ялла ясап.
Сүзгә үрә катып.
Юк. мин яши алмыйм алай: Көчлегә— баш прып. Язмыш колы булып.
Жнрнеп үксез улы булып.
Кеше — кодрәтле көч.
• Кеше — алла тннсез.
Юк. мин китмәм Җирдән,— Дөнья нишләр минсеэ?
— Хушыгыз’ Мин китам еракка! Хушыгыз!
Ишетелде бер аваз колакка
— ХУШЫГЫЗ!
— Мин китам кайтмаска, озакка, Хушыгыз!
Яфраклар пышылдый колакка:
— Хушыгыз!
— Анда да мондагы шикелле Каеннар, чишмәләр табылыр^. Хушыгыз!
— Картайгач күнелен св.ы ар, Xjiuui ыэ!..
— Мин китәм бөтенләй кайтмаска!
Хушыгыз!
Тау-ташлар, диварлар әйттеләр:
— Кайтырсың...
— Юк. кайтмам!
— Сугышта үлгәннәр кайттылар Я туфрак, я ядкарь-таш булып.
— Юк, кайтмам!
— Галәмдә үлгәннәр кайттылар Көл булып,
метеор шикелле ашкынып.
— Мин кайтмам, түзәрмен!
Бар тарту көчләрен өзәрмен.
(Туган як җилләре тәкрарлый колакка:)
— Аңларсың киткәчтен еракка... Бабайлар туфрагы тартыр ул,
тартыр ул,
Ни белсен яшь бала... Рәнҗемик, Барыбер кайтыр ул, кайтыр ул...
Бәрәңге чәчәге
Бәрәңге чәчәге Сарылы, ак, көрән. Далада юксынып. Багларга мин керәм. ...Яныңда чагында Без сине күрмибез. Тантана-бәйрәмгә Күтәреп йөрмибез. Мактану, шау-шудан Браксың, димәк, син. Тормышта бик кирәк Бик кирәк бизәк син. Туган өй нигезен Балкытып ул чәчәк Еракка киткәч үк Төшеңә керәчәк.
Үз-үзенне эзләп табыйм диеп. Айлар, еллар үтә.
Үз-үзеңне югалтырга Бер минут та җитә. Ычкындырсаң шулмизгелне — Бар гомерең газап.
Үз-үзенә турылыклы шәхес — Мәгърур, көчле, азат.
Исми җил. үсми гөл. Кая ул яшеллек.. Көтмә дә яңгырны, Күкрәүне, яшенне. Күзгә дә күренмәс Иң тыйнак бер чәчәк Беренче төнне үк Төшеңә керәчәк. Бәрәңге чәчәге — Хыялда тирбәлә. Күз яше аркылы Әйтәлми ир бала. Сызыла күңелен, Тойгыңны тый, яшер. Бәрәңге чәчәге.
Туган җир, өй, нәсел...
Аннан бирле күпме печән үсте. Яшел жәйләр узлы, ак кышлар. Нигә, нигә хәтеремнән китми Җыелмыйча калган покослар? Яшь ирләрнең чалгы янаулары Пөрәгсмп уелып калдылар. Киленнәрнең яшьлек чәчәкләре Атар-атмас коелып калдылар. Чалгы тоткан куллар мылтык аллы, Печән чапты япь-яшь киленнәр... Ир бәхетен күрә алмадым дип. Пышылдады кайнар иреннәр. . Картаела, ахры, туган якка Кайтып килүләрне ешайттым. Печән чапкан ыспай егетләрне Мәрхүм әтиләренә охшаттым. Яшь ирләрнең чалгы янаулары Е1нрәкләрдә уелып калмасмы? Киленнәрнең яшьлек чәчәкләре Атар-атмас коелып калмасмы?..
Заман агышыннан калуларын Әллә сизә инде атлар да: Чыбыркысыз-нисез, сүгенүсез Тырышалар тизрәк атларга Оеп кайта берәү буш арбада. Кулда — дилбегәсе бушаган. • Хужасынын хәле атка күчкән: Сорап-нитеп тормый, мөһим эштән Читләтелгән картка охшаган...
Яшьтәшләре бар да яуга киткән: Узе теләп, авыру килеш тә...
Ул ничектер калган, табып алган Рәхәт яшн торган бер эш тә. Зугыш узган Кайтмаганнар — тыныч ил алдында Кайтканнарның — йөзе ак кына Ә ул Йөри,— Ныграк басса — берәр мнна-фәлән Шартлап китәр кебек, сак кына. Еллар тыныч, дәшми закон да.
Ул сөйләшми сугыш хакында Яшьтәшләрнең сүзсез карашлары Аи-як башын түбән идер.» Сугыш кырларында тими калган Кайнар кургаш кебек көйдерә.
Балалыкка кире кайтыйм әле, Кире кайтыйм әле тагын бер, Туфлиләрне салып, тыкрыклардан Ялан аяк чабып карыйм бер... Эшләпәмне җилгә очырыйм да. Костюмымны элеп куйыйм да. Яшел түмгәкләргә башны салып Ятыйм әле Гәрә буенда.
Шагыйрь халкы шулай була инде. Хыялланган икән дисеннәр, Теләсә нәрсә, әйдә, сөйләсеннәр, Тик картайган икән димәсеннәр... Шикләнмәгез миннән, авылдашлар, Зыян итәр өчен кайтмадым, Кызык өчен, сорамыйча гына. Чәлдеримче колхоз шалканын. Кич клубта кино була икән. Билет алмый гына карыйм бер, Тик кызганыч, гәүдәм калынайган. Тәрәзәдән сынмам барыбер. Түбән очтан кайтып керимче бер Урам тутырып елап, кыйналып, Кайгыларга батып йөримче бер Кызлар сөйгән булып кыланып...
Йөзек кашы
Һич кенә дә көтмәгәндә, Уйламаганда,
Синең белән очраштык без Зәңгәр аланда.
Йөзек салыш уйнаганда Син туктап тордың. Йөзегеңне минем учта Онытып калдырдың.
Бигрәк нурлы йөзең, кашың, Ник оныттың йөзек кашың?
Йокыга талды арып кайткан Гүзәлләр.
Тынып калды җәйрәп яткан Үзәннәр.
Түгелерлек мөлдерәмә Тулган Ай,
Нурлар ташый, тау-тәхеткә
Кунган Ай.
Яна туган сабый башы
Д иярсен.
Кулларыңа алырсың да
Сөярсең.
Мичтән чыккан икмәкмени — Түгәрәк.
Туп шикелле төшәр таудан Тәгәрәп.
Таулар, таулар... Зәңгәр ефәк
Шәл сыман.
Ай башына бәйләргә дә
Жәл сыман.
Нурлар ташый, тау башына Кунган Ай.
Шагыйрь күңеле—мөлдерәмә Тулган Ай.
Бер ташыр ул, таң калырлар Үзәннәр,
Сикереп торыр йокыга талган Гүзәлләр.
Мона кадәр уйнап йөргән Моңсыз бер бала
Күнелендә сыз ы лып-сызылып Моннар кузгала.
Тыныч кына яшәгәндә — Уеннан — уймак.
Төннәр буе йоклый алмыйм Гел сине уйлап.
Бигрәк моңлы йөзең, кашын. Иик оныттың йөзек кашын?
Үзең киттең, йөзек кашың Онытылып калды.
Яшь күңелем сиңа таба Омтылып калды.
Әллә уйнап, әллә уйлап. Кайда йөридер. Әллә чынлап оныткандыр. Әллә юридер.
Кайда үзең, йөзең, кашын? Ник оныттың йөзек кап ын?
Мин сине нигә яратам’..■
Кызга егет җавабы
Мин сине яратам, Үзем дә белмим, нн әчеп. Әллә борын очындагы Бәлакәй генә миң өчен? Мин сине яратам: Үзәккә үтүләрен өчен. «Кит аннан, мәхәббәтсез», дип Ташлап китүләрен өчен. Мин сине яратам: Кабат кайтуларын өчен, «Манге, манге үптермим» дип, Саргайтуларың өчен. Мнн сине яратам Кулга ияләшмәүләрен өчен. Ялгыш бер кызга карасам, Сөйләшмәүләрен өчен. Мин сине яратам: Шулай ялындыруларын өчен. Бер кыз мина караса. Борын салындыруларын өчен:
Кагылыйм дисәм, «Каравыл!» Кычкыруларын өчен, Тоттым дигәндә, кулымнан Ычкынуларын әчеп. Мин сине яратам һич тә кача алмавын әчеп. Күпме хыялланып та, сине Коча алмавым өчен.
Мнн сине яратам: Усал, үтереп карауларың өчен. Бездән үткен керфегеңне Йөрәккә кадауларың өчен. Мине өзелеп яратып та. Шуны сиздермәвен өчен. Әнә шул сиздермәвен бел HI Мине биздермәвен өчен. Күпме мине газапладың — Нн ачуым, нн үчем...
Мнн сине яратам. Нн өчен? Үзем дә белмим нн өчен?