Логотип Казан Утлары
Хикәя

КАРТ


чага шаулашып су керәләр, кояшта кызыналар, ял итүчеләрнең күңелле шау-шуы ишетелә, моторлы көймәләр җилдереп үтеп китә, халык белән тулган су трамвайлары уза, ә мин шул ике арада йөрәгемне кысып | утырам. Халыктан читкәрәк китүем аны яратмаудан, аның шатлыгына каш җыерудан түгел, бәлки шул төрләп торган матурлыкны бозарга, : ямьсезләргә теләмәүдән генә. Кем генә булмасын, күрсә, хәлеңне | сораша, ә үз хәлең болай да сине туйдырып бетергән, аны сөйләү түгел, телгә аласы да килми. Идел генә сине аңлый кебек, ул синнән берни дэ сорамый, кешеләргә күрсәтергә теләмәгән кайгыңны сүзсез генә каядыр еракларга агызып алып китеп яшерә, сиңа текә ярында сыеныр урын бирә. Иделнең сөзәк ярында да, Боровой тирәсендә дә шундый текә урыннар бар. Сип сөяк кебек ап-ак агач төбендә яки яртылаш черегән, . беркемгә дә кирәкмәс ташландык юан бүрәнә өстендә утырасың. Кояш- j та җемелдәгән вак дулкыннар, чулт-чулт килеп, ниндидер бетмәс жыр ' көйлиме яки серле әкият сөйлиме — син шуның тәэсире.ia бирелеп әкрен генә онытыласың. Баш түбәңдә, текә ярда, түгәрәк-түгәрәк тишекләр — яр карлыгачларының оялары. Карлыгачлар шул тирәдә күз иярмәс тизлек белән очып йөриләр. Ярда һәм су эчендә бик күп агач төпләре күренә. Әле күптән түгел генә бу тирәләрдә куе урман булган, зур Идел килә башлагач, аны кискәннәр, төпләрне чистартып бетермәгәннәр яки бетерә алмаганнар, хәтта кискән агачлар да калгалаган. Хәзер аларны ләм каплаган, су баскан. Дулкыннар агач төпләре тирәсендәге комны юа һәм язгы ташу шул төпләрне берәм-берәм ярга чыгарып ташлый. Ләкин аларны берәү дә җыештырмый, алар инде кирәксез, яз көне яңадан дулкыннар иркендә калалар. Былтыр, Иделдә су азрак булганга, алар әллә нихәтле күренә иде. Быел, агач төпләре артык күренми, барда су астында. Ләкин күзеңне йомсаң, алар су астыннан калкалар кебек
Ж
айчак бик авыр минутлар була. Мин, йөрәк ярсуымны басарга теләп, бер үзем генә яр астына төшеп утырам Моннан күренмәсә дә, беләм, өстән асфальт юл үтә, i бертуктаусыз арлы-бирле машиналар узалар, бирегә бары тик гүләүләре генә ишетелә. Алдымда кояш як- I тысында киң Идел җәелеп ята, читтәрәк йөзләрчә бала- I
һәм шунда әллә нәрсәләрне искә төшерәләр. Ихтыярсыз көрсенеп куясын.
Мин бер үзем уйланып утырырга яраткан урында моннан берничә көн элек бер карт күренә башлады. Ул какча гәүдәле, озын кулларын артына куеп, картларча башын ня төшеп, арлы-бирле йөренә. Өстендә, иске булса да, чиста ак костюм, башында салам эшләпә. Ап-ак мыеклы ♦ түгәрәк кечкенә сакаллы Ун колагы янында шактый тирән яра эзе бар. £ йөзендә—карчыга кыяфәте, мыегы белән кашлары кара чагында ул < шактый кырыс күренгәндер.
Без исәнләшә башладык. Бер көнне ул минем яныма — агач төбенә * килеп утырды. Эшләпәсен салып, такыр башын кулъяулыгы белән сөртеп а алды, аннары тагын эшләпәсен башына каплады.
— һавалар әйбәт тора әле. Игеннәр өчен янгыры бик кирәк, ял итү- о
челәр өчен — кояшы,— диде ул. Бу картларча гадәти сүз башлау гына. моннан әле бер нәрсә дә көтмисен. Шуннан карт минем исемемне сора- 2 ды, үзенекен дә әйтте: Вәлиша абзый икән. с
— Күрәм, синең дә кайгың бар, ахры, кешеләрдән читләшәсен,— диде °
ул, Идел өстенә карап.— Кайгыңны кешеләргә күрсәтеп, үзеңне кызган- 3 дырасьг килми шул. Кызгану сине жәберсетә. Кеше, билгеле, рәхәт яшәр - өчен туа да бит. нишлисен, тормыш үзенчә ага. Барысын күреп тә бете- х рә алмыйсың. Бүген ничәнче число әле? <
— Егерме икенче июнь,— дидем мин.
— Әйе, егерме икенче июнь, сугыш башланган көн. Каһәр генә сук * сын иде шул фашист ләгънәтләрен. Гитлерның муенын сындырдык, аны- * сы бик яхшы булды, менә Көнбатыш Германиядә яңа фашистлар борын төртә, ди. Әнә Идел буенда бала-чага ничек чыр-чу килә. Менә шул сабыйларга кизәнә бит алар, явызлар. Без инде ак этен дә. кара этен дә күргән кешеләр, кемлекләрен беләбез, яшьләр менә яхшы танысыннар иде. Ил язмышы, ни әйтсәң дә. алар кулына кала. Мин үзем илбасарлар* ia каршы гомеремдә ике тапкыр сугыштым, ике тапкыр алар мине тыныч тормышымнан аерды. Дөресен әйткәндә, минем сугышырга бер лә ниятем юк иде. Без бит көрәк, сәнәк тотып үскән кешеләр,— хәзер дә тормышым авылда. Монда төпчек кызыма кунакка гына килгән идем, ул больницада врач булып эшли, кияү дә —доктор, анысы операцияләр ясый Шул көрәк, сәнәк, ни әйтсәң дә, безпен кулга ятышлы Берәүгә бер зыяның тими, явызлык эшләү уеңда да юк Эш кешесе гомумән андый нәрсәләрне белми. Ә алар, йөзе каралар, безне коралга тогынырга мәжбүр иттеләр. Гражданскидан жинеп кайткач, империалистлар кем белән эш иткәннәрен аклаганнардыр дип уйлаган идем. Без ул чакта аларга яхшы ук төшендергән идек югыйсә. Авыз-борыннары канагач та сугыштан туймаганнар икән. Сез инде укыган кешегә охшыйсыз, тарихны яхшырак беләсездер, мин үземчә, авылча гына фикер йөртәм. Ну. кияүнең атасы эшче, электә Алафузовта эшләгән кеше— минем белән полный килешә. Дөрес әйтәсең, дип әйтә, империалистлардан безгә игелек булмаган да, булмас та. Пример, Алафузов ншеләр ни уйлый5 Фабрикаларын кире үзләренә кайтару, эшче халыкның канын эчү турында. Врешь, монысы булмас! — дип кычкыра кода. Сөйләсәң, хикмәтләре бар аның. Но мин үзем яшь чакта шактый кайнар холыклы кеше булсам да, политикага артык үрелмәдем. Белем дә юк иде, жаным да тартмады Ләкин Ү» тормышымны туры юлдан алып бардым, вакыты килгәч, колхозга д < кердем, бригадир да булдым. Мин әйтмим колхозда барла жинел булды, млйлаган кебек кенә барды дип. Төрле чак килде, ләкин анысы үзебезнең эчке эшебез иде. Сикереп мендек, егылып төштек, но ятка сер бирмәдек Шулаймы? Бигрәк тә хәзер, ул еллардан еракллша төшкәч, партиянең никадәр алга карап эш иткәнен аклыйсын Мәсәлән, без кәрә- чин юклыктан да интегә идек, лампа куыгы ла булмый нде. хәзер, рәхим ит, колхозыбызда электр, радионы әйтмим дэ, ул һәр өйдә дә бар. теле-
визор да күп. Төрле машиналарны санап бетерерлек түгел. Шундый чакта менә картайдык кына. Картлыкның һәркемгә киләсең беләсең, тик! кайчак анын белән дә килешәсе килми, әдәм баласының хыялы чиксез бит. Менә әле Иделгә карап-карап йөрим. Тормыш та шулай мул ага бит. Җиң сызганып аңа катнашасы иде, яр астында утырмыйсы иде!_ Ләкин дәрт бар да, дәрман юк дигәндәй... Син менә, авыргач, Идел буена килеп бик яхшы иткәнсең. Идел обязательно авыруны җиңә, аның һавасы шифалы. Картлык башка. Менә мин быел җитмеш алтынчы белән барам. Ә сиңа алтмыш та юктыр әле. Бу яшьтә ир кеше полный җитлегеп кенә җитә. Син әзрәк эшләштергәлисецме? — дип, кинәт сорады карт һәм үзе үк җавап та бирде.—Эшлә. ту!ан, кулыңнан килгәндә тик торма. Эш ул бөтен авыруга дәва. Минем җитмеш отшкә хәтле билемнән фартук төшмәде, авыруның да нәрсә икәнен белмәдем. Җитмеш алтынчы киткәч кенә бераз шыгырдый башладым, шуңа күрә кызу зш вакытында кызымны күрергә дип килдем. Карчык әйтә, синең шыгырдавың күп сөйләгәннән, ди. Күп сөйләвемне үзем дә беләм. Сине дэ туйдырып бетердем бугай инде.
— Юк, юк. Вәлиша абзый.
— Алай булса ярый. Үземнең дә Идел буенда эчемне бер бушатасым килгән иде. Менә, картлык бәласе, ахрысы, сөйли-сөйли җеп очымны югалттым. Бер нәрсә турында башлыйм, аннары, кнтә-китә. кайдан башланганын да онытам. Мин малай чакта әле безнең авылда Җиһанша исемле бер карт бар иде. Шул сөйли-сөйли ычкынып китсә, әйтәләр иде:. Җиһанша бабай, Күгәрченле ялгыз нараттан уң якга калды дип. Күгәрченле— безнең авыл, ялгыз нарат дигәне басу капкасында үскәи бер агач. Күгәрченле уң якта калды, дисәләр, димәк, үз авылыңны узып кит- ген була. Шуның шикелле мин дә сөйли-сөйли үз авылымны узып киттем бугай. Сугыш турында әйтә башлаган (идем түгелме? Ватан сугышында мин төп солдат булмадым инде. Иң элек арсландай өч улым сугышка киттеләр. Икесе тракторчы иде, алары анын танкист булды, берсе авыл хуҗалыгы институтында укый иде, анысын башта артиллериягә алдылар, аннары «Катюша»га күчергәннәр. Исән кайтырлар дигән өмет бик зур иде, башта Ленинград фронтында өлкән малаем Надирша үлде. Командирлары бик зурлап хат язган иде: Надиршалар, дошманга бирелмәгәннәр. танк эчендә януны артык күргәннәр. Икенче малай, Гаделша, инде Болгариядә сугышканда һәлак булган. Анысы бик күп орденнар, медальләр алган. Берсен, истәлек өчен, өйгә дә җибәргәннәр иде. Шулай итеп, кара ефәк белән урап. Надирша белән янәшә Га-делшаның да рәсемен стенага элдек. Актык өметебез Әхмәтшада калган иде. Анысын каһәр суккан мимеч җиренә кергәч аяктан екканнар. Иптәшләре, плащпалаткага салып, сугыш кырыннан алып чыккан булганнар, санчастька җитә алмыйча җан биргән. Соңгы улыбыз МнбәрәкшайЫ кырык дүртенче елның көзендә армиягә алганнар. Анысы Берлинны штурмлаганда баш куйган. Шулай итеп, дүрт малайның берсе дә исән кайтмады. Стенадагы рәсемнәре генә сагынганда карарга калды. Нәселебезнең тамыры корыды дияр идем, өлкән малай Надиршаның игезәк уллары үсеп җитте. Шулай да ата-анага авыр, туган,—диде карт, тирән көрсенеп.— Без, ни әйтсәң дә. солдатлар, сугыш кырында дус-ишләрне җирләгән кешеләр, күз яшен тыя беләбез. Менә бичара карчыкларга читен. Аларга ачуланып та, кычкырып та булмый, үлгәннәр кайтмый, дип тә әйтә алмыйсың. Менә сугыш беткәнгә дә егерме елдан артык инде, ә алар сугышка киткән балаларын һаман тәрәзәдән карап көтәләр. Андый аналар бик күп бит алар. Төнлә тәрәзә капкачы шыгырдаса да, капканы җил дөбердәтсә дә. карчык урыныннан сикереп тора, улларым кайтмадымы, дип ян тәрәзәгә йөгерә. Аннары тәрәзә катында таң атканчы бер үзе басып тора, күз яшьләрен берәүгә дә күрсәтмичә, әкрен гена җылый. Менә шунысы бик тә, бик тә авыр, туган. Барысына да тузар
күрсеннәр, аңласыннар иде.. Ф
Вәлиша абзый сүздән туктый, Идел киплегенә карап тора Хәзер в Назендәге карчыга чалымы аермачык Бу карт болай бик тыныч, ләкин о »ны ачуландырма инде, аннары үкенеп бетә алмассың. Мин Вәлиша s абзый шул турыда берәр нәрсә әйтмәсме дип көтә.м. Кешегә үзенең" сизенүен раслату канәгатьлек бирә бит. Бу очракта сүз тирәнрәк — хал- ° кыбызнын күңелен аңлау турында бара. Ләкин карт жил өреп горган 2 утлы күмер кебек кызса да, ялкынланып китми, гүя аның бөтен игьти- ® бары агымга каршы менеп барган су трамваенда. Аннан кемнәрнеңдер =
Идел бнт ул, кнн бнт ул.« <
х
Ж,ыр ераклаша, аннары бөтенләй тына. Бераздан Вәлиша абзыйның J кйвзе» сүнә, әйтерсең, күмерне үрләтеп торган жил туктый. Вәлншз < вбзый башын селкә, көрсенеп ала, гүя эчендәге утын бөтенләй баса u һәм инде мыек очын картларча бөтергәли башлый Бармаклары юан, бирчәйгән, күрәсең, үз гомерендә ул бик күп эш эшләгән. Анысын сорап ia торасы юк.
— Әйе, туган, Идел бит ул, киң бит ул,—диде Вәлиша абзый авыр сулап.— Халык күиеле дә шундый кип, тирән. Менә җырны җырлыйлар ац суга ташлыйлар кебек. Юк. алай түгел ул, аны кемнәрдер ишетә, йөрәкләре кузгала, кабына. — Вәлиша абзый тагын тирән көрсенеп куя —Ярый, бу турыда күп сөйләргә мөмкин дә, калып торсын инде. . Менә снна карап торам да уйлап куям әле син әллә бик күп беләсең, Ы1ЛЭ мин картка хөрмәт күрсәтеп, бер дә белдермисең, минем килде- кипе сүземне бик игътибар белән тыңлыйсың.
— Мина дөнья күргән кешеләрнең сүзләре кадерле, Вәлиша абзый. Сез килде-китте сөйләмисез.
— Рәхмәт, туган. Ләкин мин акылымны җилгә чәчеп бетердем бугай, белмим, рәтле нәрсә калгандырмы. Солдат учаклары янында күпме сөй- ингән. окопларда тагы.. Ике сугышны башымнан кичердем дигән идем 5нт Совет влачтен туган көненнән алып корал белән яклаштым, чөнки шып үз влачтыбыз икәнен йөрәк белән тойдым Аннары Ленинны ШНладым. Солдат массасы арасында, билгеле Ул минем белән сөй- •ашмәде, ләкин нәкъ микем йөрәктәге сүзләрне әйтте кебек Шуннан 5езне кая гына җибәрмәделәр, тотарга рәтле корал, кияргә рәтле кием la булмады, ну. революцияне сакладык, бер дошманга да бирмәдек Нене колак янындагы бу яра эзен күрәсеңме? Кырымда барон Вран- ельга каршы сугышканда алдым Монда тагын йөрәк астында, анна- )U аркала яра эзләре бар Алары бу сугышның тамгалары Мине, яшем •лы булганга, бу сугышка сонрак алдылар. Башта тыл эшләренә куел- 1ым эш эш ннде ул. без апа күнеккән, авыр булса да. зарланм «ДЫҺ 1әкнн малайларның үлгән хәбәрләрен берәм-берәм алгач, түзмәдем. кВмзндоваинсдан алгы сызыкка җибәрүләрен сорадым Син үзең сугыш-
булган кешеме?
— Булдым. Вәлиша абзый.
— Алай булгач, аңлыйсың инле Безнең агай-эне арасында тылда «лап калырга тырышучылар да, алгы сызыкка омтылучылар да
илен, барысын кичерер идеи, менә карчык аналарның сүзсез кайгысы, кешнә күрсәтми аккан күз яшьләре үзәкне өзә. Аларны берни дә эшләпә алмыйсын. алар актык көннәренә хәтле шулай газапланырлар инде. Солдат аналары! Аларга юату сүзләре дә әйтеп булмый, чын кайгыны зндый сүз белән генә юып ташлау мөмкинмени?’. Кайчагында сугыш * чукмарлары шул аналарның кайгысын үзләре күрсен иде, диләр Моны- н сы да, минемчә, кирәксез эш. Безнең кайгыдан дошманның йөрәге i әрнеми. Безмен халык үзе, бигрәк тә сугышны кичермәгән яшьләр моны »
жырлавы ишетелә.
байтак идс. Берәүләрне ил кайгысы алга илтә, берәүләр үзләренең җаннарын ничек тә саклап калырга тырышалар. Ул чакта бит хәл кискен, сугыш иде, шуңа күрә ике чикне генә алып сөйлиләр иде. Я ил белән, я илгә каршы. Югыйсә һәркемнең җаны үзенә газиз. Безнең взводта бер солдат бар иде. Башын иеп, җиргә карап кына йөри иде. Дошман-фәлән түгел ул, элекке бай да түгел, фашистларны да зрә яратмый, кушканны кулыннан килгәнчә эшли. Болай мактап та, хур. лап та булмый. Минем алгы сызыкка җибәрүләрен сбрап командирларга рапортлар бирүемне ишеткәч, бер үземне очратып шул:
— Командирларга язу язгансың икән, Вәлиша кордаш, дөресме?- дип сорады.
— Бар иде шундый теләк, малайларым өчен кулымнан кнлгав кадәрле үчне кайтарасы килә, дим.
— Анысы бик аңлашыла, бик изге теләк, Вәлиша кордаш. Ләкин гайрәт күрсәтер өчен безнең инде яшь узган бит. Хөкүмәт үзе дә белә, югыйсә безне тыл эшенә куяр идеме? Аннары карчыгын турында да, улларыңның семьялары турында да уйларга кирәк. Хәзер бит аларныц синнән башка терәге калмады. Кешегә ничек булса да яшәргә кирәк бит. Берәү дә үзе теләп бу дөньяга килми дә, бу дөньядан китми дә. Күпме бирелгәнен тартасы бар.
— Төпчек малайны быел солдатка алырлар, ахрысы, аларныц еллары быел карала,— дидем.
— Менә бит, Вәлиша кордаш. Яшьләрне бераз өйрәтерләр дә еер- мәгә кертерләр. Берни эшли алмыйсың, заманы шундый. Сиңа, кордви бик тә, бик тә уйларга урын бар,— ди.
Вәлиша абзый уйга калды. Вакыт-вакыт аның карт күзләрендә ниндидер чаткылар кабынып китә, йөзеннән ниндидер кичерешләренең күләгәләре чагылып үтә кебек, карт хәзер ярсын башлар шикелле иде. Әмма ул әүвәлгечә сабыр гына сөйли бирде:
— Болай бик дөрес, бик төпле сөйли кебек әлеге солдат. Тел твбез бераз соңрак аңладым. Мин болай сабыр кеше, юкка-барга дуламый». Миңа карчыга Вәлиша дигән кушамат малай чактан ук тагылып ган калуын, анысы инде малай чак дуамаллыгы өчен — кем авыз-боры-J нын канатышмаган да, кем дөмбәсләшмәгән. ОлыгаТпач, акылга утырдым, картая башлагач — бигрәк тә. Ну тегенең төп уен белгәч, валлаһд' дип әйтәм, чак яңагына салып җибәрмәдем. Аның миндә дә, минем) семьяда да эше юк икән, анысы аның сүзе генә, ул үз тиресе турында, пошынган икән. Алар, ди бу, командирларны әйтә, безнең барыбыздай сорап та тормаслар бит, солдатларның үзләреннән шундый патрнотя?| чески язулар бар, дип барыбызны да ут эченә җибәрерләр. Ә мон» безгә нәрсәсе ярамый? Кушканны эшлибез, өстебезгә пуля «умыК тамакка бирәләр. Башыңны бөгеп эндәшми !енә тор да тор. Орден-.чеда- ле безгә нәрсәгә, аларын яшьрәкләр алсыннар, ди... Менә бит ул чага безнең үз арабызда да нинди кешеләр бар иде. Явызраклары да булгш диләр, ләкин мин үзем күрмәдем. Тамчы тама-тама ташны тиш»] дигәндәй, тора-бара теләгемә ирештем, бер җае чыгып, алгы сызын! киттем. Монысы инде кырык бишенче елның январенда булды. К]Д сугышларда катнаштым, Берлинны алышуга да, Прагасына да життей Орден-медальләр дә бирделәр. Сөйләсәң, китап язарлык булды нн1ч Бер заман, сугыш беткәч, өйгә кайтам. Шатлык та, кайгы да. Мин мвЦ| карт булсам да, кайттым, ә сукса тимер өзәрлек егетләр кайтмады-. Киресенчә булса җиңелрәк булыр иде дә. нишлисең, кеше кабере® кеше керми шул. Бер ел үткәч, өлкән килен килеп керә. Малай, ейлаН гәч, башка чыккан иде. Җылый. Нишлим, көттем-көттем, ди. сугыЯИ та бетте Япь-яшь хатынга ике бала белән тормышчы алып бару бит. Бу турыда сөйләп торасы да юк, кыен икәне һәммәбезгә
Озак елагач, килен әйтте: үз авылыбызныкы бер солдат йортка керергә сорый икән. Үз хатыны сугыш вакытында ук йортын-жирен сатып каядыр шәһәргә киткән дә иргә чыккан... Сугыш вакытында андыйлар аз булмады Без карчык белән кинәштек тә киленгә фатиха бирдек. Нишлисең бит, Надирша белән гөрләп торасылары иде дә, бәхетләре булмады. Без киленнән, мөмкин булса, балаларын безгә тәрбиягә бирүен үтендек. Хәзер инде карчык белән икәү генә калып барабыз, төпчек кызыбыз укырга китәм дип тора. Аннары кыз кешене барыбер өйдә бикләп тота алмыйсын. Килен «уйлыйм әле. киңәшим әле, бәгыр алмаларым бит, ничек йөрәгемнән өзеп алыйм» ди. Ә бер атнадан соң балаларны безгә китерде, әгәр түзәрлегем калмаса, кире алырмын, сез инде каршы килмәссез, диде. Ана сүзенә каршы килеп буламы. Ну балалар егет булганчы бездә үстеләр. Икесе дә әтиләренә охшаганнар, карчык: «Надиршам уллары», дип, әле дә теленнән төшерми. Килен башта бик ямансулады, аннары яна иреннән балалары булды. Хәзер инде Надиршаның уллары армиядә дә хезмәт итеп кайттылар. Берсе — бригадир, берсе — шофер. Бик яхшы егетләр, чын солдат балалары. Берсе күптән түгел генә өйләнде, икенчесе көзгә күзле-башлы булырга жыена. Хәзергә барыбыз бергә торабыз, икенчесе өйләнгәч, анда күз күрер. Безнең авылыбыз уртасында Ватан сугышында һәлак булган батырларга һәйкәл бар Анда минем дүрт малаемның исеме язылган. Надиршаның уллары һәйкәл салуда бик тырышып эшләделәр...
Минем икенче малайның—Гаделшаның бала-чагасы юк иде. Хатыны, иренең үле хәбәре килгәч, күрше авылга — әти-әниләренә күчеп киткән. Әхмәтша белән Мөбарәкша өйләнмәгән егетләр иде Менә безнең тормыш шулай, туган. Бөтенләй белмәгән кешегә хәл-әхвәлне сөйләп биргәч, ничектер жиңелрәк булып китте, югыйсә эчтә жыеп йөртсәң, авырга килә башлый. Безнең якларда булырга туры килсә, кунакка рәхим ит. Ә хәзер кайтыйм инде, кияү белән кыз, коданы алып килербез, дигәннәр иде. Үз машиналары булгач, аларга рәхәт... Битне-башны юмыйбызмы? Идел суы бик йомшак бит...
Без төп өстеннән тордык. Күз иярмәс тизлек белән очып йөрүче яр карлыгачларына карап алдык, аннары Иделнең салкынча суы белән юынып алдык. Текә яр янында тагын бераз басып тордык та Вәлиша абзый бер якка китте, мин икенче якка юл алдым.