Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИЗГЕ ЭШ

оңгы вакытта күп кешеләр вафат булган ата-баба- лары, онытылган якташлары турында яза башла* дылар. Бу хәлне күреп, мин дә кызыксынып киттем. Минем лә ике бабам бар бит. Әйтик, әтинең әтисе Гыйниятулла бабамның гәзиттә языла торган геройлардан кай жире ким?
күлмәк-ыштан тегәргә генә дә алтмыш аршын киндер китә торган бр. ган. Мәрхүмнең борынында уң якта ике кара мине бар иде, диләр. ! Бусы инде яхшы нәселдән туу билгесе. Бабаң ачуланса, күзләре ут кебек яна иде, диләр. Аннан ары, бик оста атучы булган. Абзам әйт» торган иде: тычканның күзенә тидерер иде дип. Үзе бик зур көч иясе булган! Бер үзе берничә басмачыга каршы сугыша торган булган., i Бабагыз хакында андый кызыклы хәлләрне бик күп беләм Шулай да
Байтак кына эзләгәннән соң Сабир мулланы да таптык.
— Гыйниятулла хакында ишеткәнем бар, тик үзем күргәнем булма- ды,—диде ул — Ходай урынын җәннәттә кылсын,— бер тапкыр әти сөйләгән иде: сезнең ул мөхтәрәм бабагыз чит җирдә үлгән булган, шуннан аның изге гәүдәсен авылга кайтарып җирләгәннәр. Андый бәхет һәркемгә эләкми. Минемчә, гүре әле кайчан гына бар иде. Без кечкенә чакта узган-барган кешеләрнең аның кабере янына утырып дога кылуларын күрә торган идек. Кардәшләрегез дә аны зыярәт итә торганнар иде. Бабагызның оста аучы булуы исә бәхәссез — бер тапкыр без алачыктай чакмалы мылтык табып алган идек,— әти аны сезнен бабагыз Гыйниятулланыкы, диде. Мин хәзер ул мылтыкның кайда икәнлеген хәтерләмим инде. Председателебезнең бабпсы Идибек абзыйдан сорасагыз... Ул аларның барысын да күргән кеше бит.
Сабир мулланың сөйләгәннәре бабамның тәрҗемәи хәлен тагы да ачыклый төште. Чит җирдә үлеп калу — бик кыйммәтле тарихи факт ул — бабамның каты сугышларның берсендә батырларча һәлак булуын раслый. Аның берәр удар отрядның оашлыгы булган булуы да бәхәссез. Бабамның чакмалы мылтыгы бу турыда шикләнергә урын калдырмый.
Иднбекне дә эзләп таптым Бабамның исемен ишетү белән ул, купеле нечкәреп, елап та алды. Идибек карт минем бабамның һәлак булганлыгын раслады. Дөрес анысы, бабамны кая җирләгәнлекләрен хәтерләми. Аның каравы, бабамның күкбәре ярышында һәрвакыт җиңеп чыга торган булуын әйтте. Атка атланса, аягы җиргә тияр иде, ли Гыйлем ягына да сәләте булган — мәдрәсә бетергән Бабай хакында менә тагы өр-яңа бер факт: аның кабан тешләре авызыннан мылтык штыгы шикелле чыгып тора, йөргән чагында сул кулын ни өчендер селтәми иде, ди.
Идибек картның сөйләгәннәрен бик бирелеп тыңлап утырдым, хәтта күңелем нечкәреп китеп, күзләремә яшь тә килде. Ник дигәндә, бабай без оныклары өчен гомерен дә кызганмаган, ә без моңарчы аның исемен хөрмәт белән телгә дә алмыйбыз.
Иң ахырда мин, җыйган материалларымны туплап, «Батыр көрәшче» дигән исем астында тарихи очерк яздым һәм аны әдәбиятчыларга тикшерергә тапшырдым.
Очеркыма бик зур бәя бирделәр, ул хәзер берничә газетада басыла, хәтта конкурста беренче премияне дә алды.
Хәзер инде мин икенче бабамның — әнием әтисенең каһарманнарча яшәп уздырган гомер юлын өйрәнеп язам.