Логотип Казан Утлары
Шигърият

БАЙ ДА, БӨЕК ТӘ, ТИРӘН ДӘ


Таҗикстанның җирле исеме — Кухиетан. Бу — биек таулар иле диген еуэ. Өсләрен- Д» маңге эремәс бозлавыклар белән калын карлэр яткан таулар монда, чыннан да. бик куп. чыннан до. бик биекләр. Беренче булып телгә алынырга тиешле Памир үзе гаиә до ни тора! Андагы бер түбәнең биеклеге 7134 метр. Аны карталарга беек Ленин исеме белән язалар. Шунда ук җиде чакрым арым биеклектәге киенче түбә булуы да бетен доньяга билгеле. Шул ике гигант биеклеккә безнең кыю альпинистларыбыз Ватан байрагын һәм юлбашчыбыз сурәтен мендергәннәр! Тау сыртларының Алай. Торкстаи, Зераошан. Гиссар исемле тезмәләре дә Памирдан әллә ни кайтыш түгелләр...
Шул тауларда «Кояш кызы» булып туган гайрәтле һәм җитез сулар Аму Дәрья һәм Сыр Дәрья, Вахш һәм Пянҗ, Кафнрниган һәм Мургаб елгаларында дулкынланып шаулыйлар Алар кече белән Кайраи-Ком һәм Вахш (буасының биеклеге 100 катлы йорт чамасы!| электр станцияләре эшли. Шуларның Фәрганә. Гиссар һәм Вахш исемле *Угару ьаналлары буйлап аккан шифалы суларын эчеп, тау итәкләрендәге искиткеч ундырышлы бакчаларда йозем. орек. шафталы җимешләре, яшелчә, мамык һәм чих- мвои үс». Кунлар. йон алыр эчен урчетелгон ап-ак ангор кәҗәләре һәм каракүл тирел- сарыклар йергән җәйләүләрдә хуш исле үләннәр дулкынлана.
Ул якларда булсагыз, киң күңелле һәм кунакчыл таҗиклар сезне атаклы Памир юпы буйлап тауларга менгереп. Каракүл. Яшелкул. Искәндәркүл. Кырыкчишмә кебек гаҗәеп матур күлләргә алып барып, яшеллеккә һәм чәчоикә күмелгән шәһәрләрдә тукталып, сүзгә үзпәренең ефәк фабрикаларын, трактор һәм электр детальләре заяод- аорын. күмер шахталарын һәм нефть промыселларын күрсәтерләр. Алардаи ишетеп
сез Таҗикстанда җир астыннан алтын, вольфрам, кургаш, цинк, еормә, терекемец шпат, асбест, таш тозы һәм озокерит кебек кыйммәтле казылмалар алынганлыгы» белерсез—
Кыскасы, биредә бик күп нәрсә биек, бик күп нәрсә матур, бик күп нәрсә пц һәм бик куп нәрсәнец тарихы бик тирәннән һәм борынгыдан килә. Апар cwt кызыксындыралар һәм уйландыралар, сокландыралар һәм сөендерәләр.
Таҗикстанга безнең Язучылар оешмасыннан һәм әдәби журналдан дуслар таң. рибәсен өйрәнү һәм әдәби әсәрләребез үрнәкләрен алмашу өчен барган (апрель, 1°70 ел| бер вәкил буларак, мин, болардан тыш, әлбәттә, барыннан да күбрәк һәм тирәнрәк итеп таҗикларның әдәби тарихы белән һәм бүгенге әдәбияты белән кызык, сындым.
Билгеле булганча, тау халыклары тарафыннан тар-мар ителгән гарәп гаскәр баш. ныкларыннан көлеп, урта гасырларда ук таҗиклар иҗат иткән фольклор әсәрләр бар Халыкта әкиятләр, бик кечкенә күләмле сатирик хикәппәр (латифәләр) борын-борыннп сөйләнеп килә һәм монголлар һөҗүменә каршы «Гургули» дигән эпос туа. Хәзерге таҗикларның борынгы бабалары иран телендә иҗат иткән язма әдәби һәйкәлләр аз түгел. Мәсәлән: Азестадан «Гаты» — жырулар Һәм иЯшты» — гимннар, «Сирия агачы*. «Ядгари Зареран», «Кояшка һәм айга гимн». Аннары XI гасырның романтик поэма автор, ларыннан Унсури, Аюки һәм Гургонилар иҗаты билгеле. Шулардан соң инде Урт» АЗИЯДӘ һәм Хорасанда фарсилар, дарилар һәм таҗикларга уртак телдә XV гасырга кадәр иҗат иткән Рудаки. Фирдәүси, Эбугалисина, Хайям. Хисроу, Руми, Саади. Ззкани. Хафиз, Җами кебек фарсы һәм таҗик әдәбияты классикларын әйтеп үтәргә кирәк. Соңрак гасырларда изүләргә һәм җәберләүләргә каршы Румони әсәрләре, дехканиар восстаниесен тасвирлап «Восе турында җыр», зимагорлар белән ялчыларның җырлар җыелмасы «Гариби» һәм. ниһаять, пролетар рухлы «Тукучылар җыры» языла.
Совет чорында яңа халык җырчылары [хафизлар] һәм халык шагыйрьләренең две- таниары, газәлләре һәм робагыйлары туа башлый. Ә бүгенге таҗик поэзиясе һәм прозасында исә Айнилар һәм Лахутилардан соңгы яңадан яңа буын шагыйрьләр һәм әдипләр мәйданга чыга. Алар бай мирас, зур традицияләр җирлегендә яңача эзләнеп, ачышлар ясап, новаторлык пафосы белән иҗат итәләр.
Таҗик әдәбияты әсәрләренә тирән мәгънәле фәлсәфи уйланулар, заманның һәм замандашларның яңа характерын күрсәтүгә зур омтылыш, заманча яңа һәм югары сыйфатлы поэтик образлар, күңелгә ятышлы лирик кичереш һәм матур елмакз, яманнан үткен көлә белү хас. Шуңа күрә тәрҗемәчебез Яхья Халитовның таҗик прозасыннан бу сан өчен нигездә әнә шул сатирик һәм юмористик пландагы әсәрләрне санлап алуы да очраклы хәл түгел. Таҗик шагыйрьләрен тәрҗемә итү минем өчен, мактал буларак, бүтән милләтләр поэзиясен тәрҗемә иткәндә алган һәм инде тупланган азмы күпме тәҗрибәмә өстәп, шактый ук гыйбрәтле сабаклар бирде.
ЗӘКИ НУРИ
Мирзо Турсунзода
Кояш белән хатын-кыз
Диңгездә давыл. Җилләр котыра.
Аксыл дулкыннар зур кыя төсле.
Җәйләр яңгырны чиләкләп коя...
Болар барысы да бер кояш эше.
Кар һәм боз ява Көн һәм төн килә.
Күкләрдә болыт йөри буталып.
Кышлар узуга ж.ылы яз килә...
Барчасы кояш эше, ди, халык.
Ерак юл үтеп карлыгач кайта, Чәчәкләр балкый яз җитсә, түрдә... Болар барысы да бер кояш эше, Кояш тирәли әйләнә җир дә.
Шул кояш көче үлән үстерә. Шушы нур белән таннар сызыла. Яктыра кояш ак төннәр булып, Тылсымлы күпер булып сузыла.
Шул кояш көче яшәртә-бнзи, Гөлбакча итә сахра-чүлләрне. Көйдерә ала кояш кырларны. Киптерә ала кояш күлләрне.
Кайчакта кояш, әйе, шәфкатьсез... Ләкин барыбер ул мәңге кирәк. Хатын-кыз белән тиңләргә мөмкин — Кояш ул шундый! ди һәрбер йөрәк.
Яратса әгәр — иркәли, назлый Хатын-кыз безне тиңсез көч беләп. Яратмый икән — киптерә ала, Газаплый белә кайнар үч белән.
Сине үтәли күрә белә ул Утлы, оялчан, чая күз белән. Ә кирәк чакта — җиңә ул сине Дәһшәтле, горур, шаян сүз белән.
Яратса сине — кыю итә ул, Бер бизсә әгәр — боз кебек салкын... Әйтә йөрәгем: яшә, хатын-кыз. Кояштай булып! Яшә син, ялкын!
Мирсаит Миршакар
Бөркет
Елады бер бөркет кунып тау башына: Күрәсең, зур кайгы төшкәндер башына!
Сорадым: «Патша-кош, син таулар түбәсен
Билисең! Ә пигә болай яшь түгәсең?»
Әйе. ул елады, әйе, яшь түкте ул, һәм менә нәрсәне хикәят итте ул:
«Бадахшан тавында җәйләдем, кышладым.
Котларын алып мин барча вак кошларның.
Уздым мин алардан һәм өскә үрләдем.
Миннән дә тиз очкан бер җанны күрмәдем.
Талпындым кояшка күз йоммый карап мин, Мин шундый кыюмын, шундый киң канат мин.
Ышандым үземә, уйладым биектә — Миндәй кош булмады һәм булмас! диеп тә.
Ә хәзер мин мескен кичерәм кара көн, Күкләрдә күрдем зур алып-кош канатын.
Дөньяда иң батыр бөркеткә ул тиңдер, Патшалар патшасы дияргә мөмкиндер.
Куышып карыйк! дип, ник канат талдырдым Икән мин... Ул мине еракта калдырды.
Буйсынды күк ана, күктә ул гүләде. Ул көчле, ул хәким — күкне ул биләде.
Очышта ул узды. Мин калдым оятка...
Кем аны, канлардай китергән бу якка?»
Мин әйттем: «Чал бөркет, үзеңне хурла син, Кешегә дан җырла, кешене зурла син.
Син күргән яшь бөркет — галәмне үтәрлек, Аны без, кешеләр, күкләргә күтәрдек!»
Абдуҗаббар Каххори
Елмаю
Бер вакытны гөлнең һәм кешенең Елмаюын урлый кемнәрдер. Кеше йөзе нурсыз булып кала, Сагышлана көннәр-төннәр гөл.
Кеше күзе, матур гөл сабагы Оныталар кинәт көлүне. Үлем бит ул елмаюсыз калу, Елмаймау ул—җырның үлеме.
Кинәт бер көн күктә нур балкый да Куаналар бар кыр, бар сулар.
Бар чәчәкләр җирдә күтәрелә. Елмаюын җирнең каршылап.
Бар табигать, барча кеше күрә Кояш көлү бүләк иткәнен. Аңлый алар елмаюлар яме Шатлык белән бердәм икәнен,
Шуннан бирле кеше гел елмая Хәтта хәле авыр чакта да. Елмай, кеше, көлү нурын ярат, Олыла да шуны, макта да^
Мин жыр итеп шуны әйтә алам Көлә белгән кеше тарында: Анын йөзе — гүя матур чәчәк, Балкып ачыла кояш нурында.
Файзулло Ансори
Юлда
Син мине күрмичә торып Гел болынга карадың .. Анда чәчәк күп булганга Дөрес иде каравың.
Ә без уздык тау юлыннан. Болын ягалап, читтән.
Ул болынны күксел елга Ал чәчәк белән чиккән.
Килешәм, иркәм, болын бит Һәр чәчәккә жыр элгән Мин — табигатьнең көндәше, Ә син — аңа бирелгән. Муьмин Каноат
эваэясэясэвсэвсэшсэваэваэваэ
Разлив
Хөкемдарлар мәш киләләр башкалада — Жандарм да, шымчылар да, башкалар да Яраталар мактанышып сикерергә.
Бөтен төшне кат-кат тенти, күзли алар, Бөтенесе бер Ленинны эзли алар. Тиеш алар инкыйлабны1 үтерергә.
Алар эше — азатлыкка кабер казу, Митингларда акырынып, янап азу— Инде күптән: «Дөмек, нрек!» — диде алар. Курка алар шул ирекне уттай күреп. Шул ирекне, ап-ак каен еккан кебек. Туган жнрдән йолкып алыр иде алар.
К нкыЛлаб — революция
Бөек тетрәү якынлашкан көннәр иде, Ә Ленинны урман, болын, күлләр иле — Иркен Разлив үз куенында яшереп саклый. Өе — шалаш. Язу—аның иң төп эше. Табигатьнең олы җаны, бер өлеше Ленин монда яшерен ята, яшерен атлый.
Аңкып торды үләннәр һәм җирләр исе, Җылы яңгыр алып килгән җилләр исте Сулар тыныч һәм тугайлар киң урында. Каеннарда куе яфрак шыбырдады, Нык тамырлар кара җирдә шыгырдады... Ул уйлады кешеләр һәм җир турында.
һаман яза аулак, тыныч якта, шунда. Чык юеше күренә өстәл тактасында. Куллары нык, каләменең эзе якты. Туган җирнең җылы куены саклый аны, Шуңа дошман һичбер җирдән тапмый аны — Чөнки бит җир аның гадел сүзе яклы.
Кеше теле яфрак була белсә әгәр, Ленин сүзе шунда ишетелсә әгәр, Кеше тынар, ул кош булып тыңлар иде... Сүзләр туды, сүзләр канат ярып китте, Давыл булып Балтиккача барып җитте,— Бит ул сүзләр — туа торган томнар иде.
А1ыла болыт. Көн арты көн туа тора, Күкрәүләрне гүя урман куа тора.
Андый чакта тар шалаш та — кулай ирек. Хезмәт тәмам! — килде бәхет минутлары. Кабындылар җирдә яңа көн утлары Кара болыт арасыннан шаулап килеп.
Убайд Раҗаб
Сукмак
Кан тамыры итеп күрәм сине Авылымның чандыр чигәсендә. Синең таңнар, синең эңгер яме Күз алдыма минем килә көн дә. Сабый чакта сине күп таптадым, һәр тармагың буйлап йөрдем мин дә. Бусагамнан синең буйлап китеп Зур дөньяга барып кердем мин дә... Алып киттең мине бер таңда син, Олы юлга чыгып китте улын. Аңкып калды рәйхан хуш исләре, Фонарь булып тюльпан сипте нурын.
Шау чәчәктә иде ак гөмбәләр, Сандугачлар өзелеп сайрый иде. Минем күзләр тан-чулпанга түгел, Еракларга — алга карый иде. Таштан ташка тиеп аккан елга Минем арттан гүя куа барды. Як-ягымда гүя тукранбашлар Күз яшьләрен коя-коя барды. Аерылыштык. Шарлавыклар жырын- Тыңлый-тынлый алга атладым мин. «Хуш!» дип калды тауда таныш кошлар, Үбәр ечен сина капландым мин. Тарлавыктан мине алып чыктың Көр сулышлы киңлек юлларына И сукмагым, минем нәни кулны Син тоттырдың Тормыш кулларына! Мин хаклымын: тәүге сабакка ул Илтте!—диеп сине мактасам да. Тынладым мин синең кииәшеине Кайсы юлдай жирдә атласам да. Еллар үтте.. Тагын сина кайттым. Синен буйлап тагын узамын мнн. Таныйсынмы? Мин бит синең улың, Бер бөртеге синең тузаныңның. Хыялларым юлы, өмет эзем! Текә үрдән тагын сиңа төшәм. Үтәдем мин синен әйткәннәрне, Кыю канат үсте миңа. ышан. Ә син һаман олы юлдан читтә... Бик борчыла шуңа балаң синең. Вакыт житте! Инде зур дөньяга Үзем алып чыга алам сине!
Мәүҗүдә Хәкимова
Энҗе бөртеге
Ике гөл кочышты язын — бердәмлекне хис итте.
Ә мине өмет һәм сагыш — шул ике кош дус итте
Син мине оныттың. Ләкин кил шундый яңгыр булып.
Без бергә торган жирдә там — нур булып там. жыр булып.
Уйларым кебек таркалып толымым туза минем.
Син рәтлә шуны — башыма кулыңны суз да минем.
Бәлки мнн юләрмен хәзер яратып батыр булдым.
Үзем яз булдым да кышка: «Килмә!» дип әйтер булдым, һәркем белә кеше кулы чәчәккә сузылганын.
Ә мин гел сина үреләм — торырмын сүземдә мин!
Мин сөям Жылы яңгырны сипсен дим көзге болыт.
Кил генә! Үзем балкырмын жирдә бер энже булып.
Мин әле яшь агачмын. Мин әле җимеш бирмим.
Нәни яфраклы кием Кияргә тиешмен мин.
Тәүге кат чәчәк атам.
Миңа каты тимә, җил — Салкын сулыш өрмә син. Түзсен әйдә! —димә, җил.
Лоик Шерали
Соңгы җыр
Советлар Союзы Герое Исмаял Хәмзәлиев истәлегенә
Язлар килеп, көмеш тауда тагын Нурлар уйнар — ләкин мин булмам. Җир ярасы белән минем ярам Төзәлерләр — ләкин мин булмам. Җиңү яме һәм яуланган шатлык Миннән башка кайтыр — мин булмам. Халкым каны минем тамырларда һаман тибәр — ләкин мин булмам. Кашларына кызлар сөрмә сөртер, Мин күрәлмам аны — мин булмам. Туйда яшьләр «Ер-ер» көен сузар, Мин кушылмам җырга — мин булмам. Миннән башка шаулар тормыш. Миңа Үлем калды — бетте игелек.
Полкым калды миңа — мин булмасам, Дошман аны кыра иде бит.
Мин — бер таҗик, мин Шеракта тудым. Ташланам мин дошман дотына.
Минсез, әни, сиңа кыен булыр, Ләкин кичер, ләкин куркынма, Мин бүтәнчә була алмыйм монда. Җирдә юллар булсын киң, әни. Мин кайтырмын табын җыры булып, Кара күлмәк кимә син, әни. Синең өчен, илем өчен, әнкәй, Гомеремне мин корбан иттем бит. Ә син мине матур чапан тегеп Туйларына өйнең көттең бит... Ул чапанны кече энем кисен, Җыр җырласын туйда яшьләргә. Белсен шуны: мин булмасам әгәр Булмас иде җирдә яшәү дә.
Хабибулло Файзулло
xxxKxxxjooeC'Ocx ооо<>о<>оо<><х>с<><^^
Җилгә әйтә агач