Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВТОБИОГРАФИЯДӘН ӨЗЕКЛӘР


нн 1901 елда Горький олкәсе Красный Остров авылында ярлы крестьян семьясында туганмын. Әтием, нужадай качып, бетен семьясы белән бергә туган авылыбыздан чыгып киткән чакта миңа ике яшь тә тулмаган булган.
Бала чагым Идел буе. Кырым. Урал, Себер шәһәрләре буйлап һәм ул чагында әле бик аз кешеле Алтай далаларында каңгырып йореп үтте. Кав гына барсак та. нужа артыбыздан калмады. Ниһаять, без Актүбә шәһәреида урнашып калдык. Ләкиь әти-әниләремә биредә дә тыныч кына озак гомер итәргә туры килмәда. Барлы-юклы хакка ялланып а.ыр зштә эшләү, әчлы-туилы яшәү алариың сәламәтлеген тәмам какшатты. 1917 елның январенда әтием гүр иясә булды, ә берничә атнадай соң әнисез дә калдым.
М
АВТОБИОГРАФИЯДӘН ОЭЕКЛӘР
Ул елларда минем вчен бердәнбер якты урын Актүбә руе-татар мәктәбе булды. Анда мин рус классикларының һәм татар малык шагыйре Габдулла Тукайның әсәрләре белән таныштым. Шулар тәэсире белән 1913 елда үземнең «Көз» дигән беренче әсәремне яздым һәм Кольцовның «Урман» исемле шигырен тәрҗемә иттем. Аннан соңгы каләм сынавым үзебезнең мәктәптәге дин укытучысы турында «Җирән үгез* дигән кечкенә комедия язу булды. Ул реакцион байлар тарафыннан куелган хәлфә иде. Без. укучылар, минем пьесамны сәхнәгә куярга җыенгач, алар, спектакль алдыннан күзләренә ак-кара күренми мәктәпкә атлыгып кереп, театр уйнаучы без-яшьләрне кыйнадылар, ә тамашачыларны куып тараттылар. Аларның шул кыргый хекеме минем әдәбиятка омтылуымны тагын да көчәйтте һәм мин явызлыкка, рухи торгынлыкка, иске доньяның кара кечләренә каршы көрәштә туры сүзнең кечеи һәм әһәмиятен аңлый башладым.
Шуннан соң озакламый тагын бер вакыйга миңа бик нык тәэсир итте. 1914 елның язында рус теле һәм әдәбияты укытучысы Федор Дмитриевич Николаев безне үзе белән бергә даладагы Илек дигән кечкенә инеш буйлап йөреп кайтырга чакырды. Җылы, аяз көн иде. Инде җир кипкән. Иртәнге җилдә әрем исе аңкый. Биек күктә тургайлар сайрый. Комлы кечкенә калкулыкларда, яңа казыган оялары алдында тәпиләре белән танауларын ышкып, йомраннар сызгыра.
Кысан өйләрдән иркен далага килеп чыккач, безнең, бер генә көнгә булса да тормыш ачысын онытып, уйныйсыбыз, шаярасыбыз килде. Федор Дмитриевич та иренмичә безнең уеннарга катнашты, ә инде барыбыз да шактый арыгач, безне ялгыз агач күләгәсе астына чакырды. Һәм ашыкмый гына рус язучыларның безгә укырга «рөхсәт ителми» торган әсәрләре турында сөйли башлады. Без патша хөкүмәте Чер- нышевскиины тоткын иткән һәм 1905 елда Горький да утырып чыккан Петропавловск крепостеның караңгы казематы турында шунда беренче тапкыр ишеттек.
Кырга чыгып йөреп кайтуыбыздан соң берничә атна үтүгә сугыш башланды. Шунда ук Актубә гарнизонына яңа килгән солдатлар өстәлде. Капкаларда һәм йортларның ишекләрендә фронтка озатылганчы шул өйләргә урнашырга тиешле солдатлао санын күрсәткән цифрлар пайда булды. Империалистик сугышка каршы фикерле кешеләр ерак җирләргә сөрелде. Яшь йөрәкләребездә рус язучыларының бөек әсәрләренә мәхәббәт уты кабызган сөекле укытучыбыз да шулар асасында иде.
Миңа әле бик озак азап чигеп, каңгырып йерергә туры килде. Әти-әниләр исән чагында мин, җәйге айларда Актубә байларында эшләп, кулымнан килгәнчә булыша торган идем. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ел буе эшләргә мәҗбүр булдым. Ул чагында әдәби иҗат турында хыялланырга да мөмкин түгел иде.
Илебез тормышындагы бөек үзгәрешләрдән соң гына алдымда якты киңлек ачылды. Ярлы һәм эшче халык арасында яшәгәндә күргәннәрем, баштан кичергәннәрем минем ечен яхшы мәктәп булды: төрле милләт хезмәт ияләрен азат итү эшендә рус эшче сыйныфының һәм аның партиясенең тарихи ролен мин шул вакытта ук аңлаган идем инде. Шул нәрсә мине — унсигез яшьлек егетне — коммунистлар сафына китерде. Чит ил интервентларына һәм аларның ялчыларына каршы көрәшкәндә Кызыл Армия сугышчысы булдым һәм минем совет газеталарында басылган беренче әсәрләрем шул көрәшкә багышланган иде.
Гражданнар сугышы елларында ара-тирә буш вакыт тапканда гына яза алдым. Тормыш безнең алга бик күп искиткеч һәм күңел дулкынландырырдай темалар китереп куйды, ләкин мин аларны укучыга тәэсир итәрдәй җанлы сүз белән гәүдәләндереп бирә белми идем. Нәкь шул вакытта «РОСТ тәрәзәләреоидә Маяковскийның алга ондәүче ялкынлы һәм формасы буенча да. эчтәлеге белән дә үзенчәлекле әсәрләре чыкты. Аңарчы берәүнең дә алай язганы юк иде әле. Ул шигырьләрне оныту мөмкин түгел иде.
Маяковский белән танышканчы, мин татар әдәбиятында яшәп килгән традицион шигырь техникасын үзләштерергә тырыша идем. Хәзер инде ул мине канәгатьләндерми башлады. Мин аңарчы булмаган яңа форма, үз формамны табарга омтылдым. Шул газаплы эзләнүләр чорында мине Мәскәүдәге хәрби-педагогик институтка укырга җибәрделәр.
Институтның тулай торагы зоопаркка каршы аерым йортта иде. Ничектер укулардан буш бер кичне безнең бүлмәдә Чернышевскийның «Нишләргә!» романын кычкы-
рыл уку оештырдылар Күршедә генә зоопхркта ач җанварлар зәһәрләнеп улый. Ләкин без ул тынгысыз күршеләргә игътибар итмәдек. Без үзебезнең дә ач булуыбызны сизмәдек (курсантларга бирелә торган бәрлы-юилы паегыбызның бер елешен үз теләгебез белән Идел буендагы ачларга һәм үзебезнең шефлык иткән балалар йортына бирә идек). Алексеевский равелин зинданында язылган романны тыңлаганда, якты, юггры моральле, ир йерәкле кәрәшчеләр күз алдыбызга килеп басты ♦ Минем дә шундый ук кочле образлар иҗат итәсем килде 1там мин үземә әле бик а. күп укырга күп уйларга кирәклеген аңладым.
Ләкин әдәбиятта «яңа чыккан» әсәрләрне йотлыгып укый тор-ач һәм герле әдвбн торием (имажинистлар, «ничевокиплар һ. б.| шагыйрьләренең чыгышларын тыңлагач э мин, аны-моны тешеими, сүзләрнең мәгънәсендә ниндидер алышыну-переворот булган = икән дигән карарга килдем һәм «иң яңа үрнәкләр» буенча буталчык, тозсыз сүзләр тезәргә тотындым. Бәхеткә каршы, бу суллык чире озакка сузылмады Андый артык х бизәкле сүз уйнатуларның берәүгә дә кирәге булмавыма укучылар үзләре ышандыр- 2 дылар... Дорес юл табарга миңа Горький ярдәм итте.
Алексей Максимович хакында мчи беренче тапкыр Тукайның Лев Толстой үлеме- х на багышланган мәкаләсен укыганнан соң белдем. Ул югалтуны бик авыр кичергән э Тукай Горькийга, аның бәйсез, горур, яхшы сүзләренә тагын да кечперәк омтыла. э
...һәм менә 1923 елда Горький Казанга килде. Җәйге кояшлы кон иде. «Уриц кий» теплоходы дебаркадерга килеп туктады. Идел яры тулы халыкның дулкынлануын * сүз белән аңлатырлык түгел иде. s
— Алексей Максимовичка сәлам! Безнең Горькийга ура! — сүзләре яңгырады. * Горький бездән тормыш турында, китаплар турында сорашты, тормышны тирәитен х ойрәнергә, туган илебезнең киңлекләре буйлап сәяхәт итәргә әйдәде—
Боек язучының вакытын һәм игътибарын алырга кыймыйча, байтак икеләнеп тор- s ганнан соң, мин шулай да аңа «Шобага» дигән хикәямнең тәрҗемәсен бирдем. Очсыз* s кырыйсыз зур, моһнм эшләр белән мәшгуль Горький минем җитлекмәгән әсаремие ' укырга вакыт таба алырмы икән әле. дип уйлаган идем. Ләкин бии ялгышканмын! Казаннан китеп борничә коннан соң ук Алексей Максимович миңа хат җибәрде. «Со >нең бүләкно — «Шобага» хикәясенең кулъязмасын алдым. Рохсәт итсәгез, мин Сезгә гадирәк язарга киңәш итәр идем чын матурлык Ьам акыллылык һәрвакыт гадилектә—» — дип язган иде ул.
Мин гадирак. димәк, яхшырак яза башладым. Миндәге зур узгәрешке укучылар да абайладылар һәм хупладылар. Моны мин бигрәк тә татар азучыларының Дагыстан. Өэәрбәйҗан, Грузия. Украинага иҗади экскурсиясе вакытында сиздем (безнең тл сәяхәт Горький тәкъдиме буенча оештырылып, анда татар совет әдәбиятының Шәриф Камап, Һади Такташ кебек күренекле осталары да натиашкан иде)
Идел буенда, Закавказье, Кырымда беренче колхозлар оештырылган һәм зур фабрика-зәводларның нигезе салына башлаган еллзр иде ул. Бетен илдә күтәренке рух белән социалистик тезелеш барганы сизелә иде. Без яңа тормышның иске донья калдыклары белән аяусыз керәш шартларында тууын күрдек. Татар язучыпарының яңа китаплары шул вакытларның җанлы яңгырашы булды. Минем «Якты сукмак». «Кояшлы яңгыр» повестьларым да шулай ук тормышмы социалистик нигездә яңадан кору темасына багышланганнар иде.
Сәяхәт кылып кайтышлый Алексей Максимович белән тагын, бу юлы Мәскоүдә очраштык. Ул безнең тугандаш совет республикалары буйлап йерүебез турында сей- ләгәннәрне игътибар белән тыңлап, язучылар, колхозчылар, эшчеләр белән очрашулар хакында җентекләп сораштырып утырды Э биш елдан соң совет язучыларыиың Беренче ботенсоюз съездында без инде Горький белән күптәнге танышлар кебек очраштык.
Миппи әдәбиятлар турындагы докладлардан соң. Горький торле республикалардан чилгән язучыларның байтагын үз дачасына чакырды. Без. ачык евраидада озын әстол тирәсенә утырышып, аның яхшы күңел белән сонпәгән тирән, акыллы сүзләрен, гомер ГО онытмый истә калдырырга тырышып, тыңладык. Ул шунда, рус укучыларын милли әдәбиятларның иң яхшы әсәрләре белән таныштырыр очеи. аерым журнал оештырырга тәкъдим итте. Боз. барыбыз бердәм шатланып. Горькимның бу тәкъдименә
кушылдык, билгеле. Хәзер «Дружба народов» дигән айлык журналга әйләнган әдәби альманах әнә шулай доньяга килде.
Кичкырын, Мәскәү елгасы ярларыннан салкынча жил исә башлагач, без бүлмә* ләргә кердек. Алексей Толстой, Новиков-Прибой. Николай Тихонов. Всеволод Вишневский. Петр Павленколар һәм милли республикаларның күренекле язучылары катнашкан әңгәмә торган саен җанлана барды.
Әңгәмә бүленеп торган бер арада мин. Горький янына барып утырып, үземнен язарга уйлаган китабым турында сөйләдем (бик күп еллар эшләгәннән соң «Язгы җилләр» романы булып чыкты ул китап). Башта төзегән планым буенча, мин анда Казан фабрикантлары, сәүдәгәрләрнең образларын кертмәскә уйлаган идем. Горь* кийның мине шелтәләгән сыман башын чайкап әйткән сүзләре хәтеремдә саклана:
— Ничек инде Сез, кадерлем, шундый романда буржуйларны читтә калдырып үтәргә булдыгыз. Алай булганда, ул китапта сыйнфый көрәш булмаячак бит. Тормыш та башка иде бит—
һәм ул шунда ук, сүз барышы уңаенда, үзе белгән Казан байларының кайберлә* ренең портретын берничә суз белән сурәтли барды.
Соңыннан, романымда тимерче Мостафаның фабрикант Вәлишин белән бәрелешү күренешләрен язган чагымда, Алексей Максимович миңа тормышны төрле ягыннан ачыграк, көчлерәк, тирәнрәк сурәтләргә кушып, янәшәмдә карап утыргандай тоелды.
Хәтта хәзер дә, яңа роман язган чакта да мин Горькийның 1928 елны Казанга килгәндә әйткән кайнар сүзләрен ишеткәндәй булам:
«Мин зур максатлы, көчле ихтыярлы кешеләргә баш иям. Элек минем хыялымда гына булган кешеләр хәзер яшиләр, эшлиләр, сөйләшәләр һәм бөек эш башкаралар. Сезнең ихтыярыгыз белән дөнья үзгәртелеп төзелә, сезнең ихтыярыгыз кешелек дөньясының үсүенә комачаулаган нәрсәләрне юк итәчәк».
Үземнең яңа романымда минем нәкъ әнә шул кешеләрне. Коммунистлар партия* се җитәкчелегендә бөтен илне үзгәртеп яңадан төзегән көчле ихтыярлы, максатлы кешеләрне күрсәтәсем килә; хәзер алар, бердәм тыгыз сафларга тезелеп, шатлыклы, якты коммунизм биеклекләренә таба баралар.
«Язгы җилләр» романы өчен Дәүләт премиясе белән бүләкләнү минем тормышта бик зур вакыйга булды. Бу зур бүләкне мин совет кешеләренең халыклар арасында дуслык өчен, тынычлык өчен, коммунизмның җиңүе очен героик көрәше турында яңа әсәрләр язып акларга тырышачакмын.
1955 ел, 3 май.
К. Нәҗминең бу мәкаләсе «Советские писатели. Автобиографии в двух томах» (том II. Москва. 1959. Составители Б. Я. Брайнина и Е. Ф. Никитина) дигән китапта рус телендә басылып чыкты. Мәкаләнең ахырында төзүчеләрнең түбәндәге искәрмәсе бар: ■
«Кави Нәҗми безгә сәйлән шикелле тезелгән матур вак хәрефләр белән тулы калын дәфтәр җибәргән һәм ул кулъязма «Автобиографиянең кайбер битләре» дип аталган иде. Биредә ул кыскартылып басылды.
Кави Нәҗми соңгы елларда халыкның Совет власте очен героик көрәше турында яңа роман яза иде һәм аны Бөек Октябрь революциясенең кырык еллыгына төгәлләргә ниятли иде.
Кави Нәҗми 1957 елның 24 мартында Казанда үлде».
Мәкалә китап тексты буенча С. Әдһәмова тәрҗемәсендә бирелә.
азакъ даласында 9 яшьлек көтүче булып йөргәндә мин әле шигырь яза белми идем. Ләкин казакъның гаҗәеп тирән моңлы үләңнәрен тыңләп. шулардан тәм таба торган идем. Казакъ килененең бала тирбәткәндәге бер җыры минем хәтердә әлегәчә сакланган. Менә аңардан бер өзек:
К
Әлди, олди. ак булам. Ак түсәккә жат, булам. Жылама, булам, жылама — Җилек чагыл бирәеи. Ала эттең койрыгын Җепкә тагыл бираеи... Айиалаен, чырагым, Ханыма алып чабаеи— Туйга киткән әкәңде Кайдан эздән табаии—
Актүбә капиталистларыннан Сабит Алюковның хуторында су ташып, утын арыл, башка авыр эшләрен үтәп (ул вакытта миңа унберенче яшь иде) йергәндә дэ мин шигырь яза белми идем. Ләкин хутордагы переселенец хохол кызларының кичке хороводтагы җырлары минем йерәккә тирән эз сыздылар. Шунлыктанмыдыр. 1912 елда Актүбә мәктәбендә укыганда (мин анда миссионерский школдаи качып кердем, Казань балаларын чукындыру эчен салынган ул мәктәпкә мине Сабит Алюков кечләп биргән иде.) «Кез» исемле беренче «шигыремне* яздым. Ул вакытта Актүбә мәктәбендәге тел могаллиме Габдрахман Сәгъди һәм башкалар шул шигырьне, минем яшем белән чагыштырып, яхшы ук уңышлы дип таптылар. М. Гали дә. Хәйретдин Вәли дә ул вакытта кыршылган фәс киеп йеруче, ертык киемле «нәни имажинистны» белмиләр иде (кыршылган фәсне мин Бакчасарайдан алып кайттым. Бакчасарайда без 1907 елда булдык. Ул елны минем әти Исмегыйл Гаспрннский мәктәбендә сто- рож-караоылчы булып торды). Шуннан соң...
Мин «Вакыт» газетасына берничә шигырь яздым. Басмадылар. Сәбәбен дә язмадылар.
Шуннан соң...
Әти дә үлде, әни дә үлде.
Шуннан соң...
17 ел да җитте. 18 ел да җитте. 18 елның язында Казвнканың Бишбалта артындагы бер влешено туктаган баржалардан күн заводына каеры ташыдым. Кененә 21 тиен түләделәр (10 тиен — постоялый дворга. калганы — ашарга).
18 елның кышында «Эшче» газетасында берничә шигырем басылды. 19 елның башында Сембер педкурсларына алдылар. Августта партиягә язылдым. Ноябрьда (яшем 18 дә булуга карамыйча) Кызыл Армиягә теләп киттем Фронтлар вакытында рәтләп язып та, бастырып та булмады Фронтлар бетеп. Мәскәүгә эләккәч кенә, тагын бераз шигырь-хикәя белән шаяру мемнннпеге туды. Әдәби эшемнең калган ягы күз алдыгызда — газета-журнал битләрендә үтте—
Матур әдәбиятка бирерлек вакыт рәтләп булганы юк. Күбесенчә якшәмбе кон- нәрен генә файдаланам. Шуңар күрә язмаларымда езеклек, гасабилек, ашыгучанпык билгеләре бәрелеп торапар...
Соңгы вакытларда мин бераз «акылга да утыра» башладым. Уиучыларымиың теләкләре белән дә исәпләшәм. Ләкин укучыларымның да. тәнкыйтьчеләремиең да койрыкларына гына тагыласым, естерәләсем килми. Анысын гафу итәсез, сез теләгәнчә эшлоп булмас.
Укучыларның теләкләрен үтәү очен (бәйләнешсез) әйберләрдән, кисәк-косаклардан кул селкедем. Хәзер мин үземнең кечемне, буш вакытымның һәрбер кисәген бәйләнешле әсәр бирү, киң иңле киндерләргә гаҗәеп күп тармаклы тормышыбызның беек моментларын, аеруча характерлы типларын, тиран мәгънәле вакыйгаларын шәү- ләпәндерү юлына багышлыйм. Ел ярымнан бирле бер бетен әсвр (роман) взу остендә кечәнәм—
Бу еэокләр К. Нәҗминең «Беренчесе де соңгысы да шушы булсын!» дигән мәма- ләсеннән алынды. Мәкалә тулы килеш «Безнең юл» журналының 1927 елгы 6—7 саннарында басылып чыккан иде.