Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ИСЕМ ФАМИЛИЯЛӘРЕ


сем-фамилияпәр телдәге сүзлек хәзинәсенең бер олешен яки тармакчыгын тәшкил итәләр, һәр милли телдә иң зур урынны шул тел коллективына тарихи береккән, үзенә хас нсем-фамилияләр биләп тора. Татар толендә дә ул шулай. Шуңа күрә, тел культурасы турында мәсьәлә күтәрелгәндә, сүзлек хәзинәбезнең бу тармагына ботен- ләй кагылмый үтү, һичшиксез, ярамас иде Чонкч бу олкәдә дә безнең мәдәниләште- релергә тиешле моментларыбыз байтак.
Беренчедән, торле үзгәрешләр аркасында, г.алкыбызның исем-фамилняләре үзләренең борынгы җирле чыганакларыннан һәм тәзелү үзенчәлекләреннән аерылганнар. Безнең исемнәр бакчабызда инде кайчандыр киң урын тоткан Тимеркәй, Мәргән, Айбулат, Бикбулат. Идегәй, Бангилде, Кенсылу. Абыз. Абызгилде, Акчура. Байчура Ташбулат. Ишбулат. Бикташ. Айдар. Миңлекәй, Бикә. Мнңсылу. Илче. Бүләк кебек исемнәр юк диярлек. Мондыйларның кайберләре фамилияләрдә генә сакланган. (Булатов. Бикбулатов. Хангилдин. Акчурин. Абызгилдин, Ишбулатов, Ишбү- локов, Ишбулдин, Байчурин һ. б ]
Икенчедән, яшәү тарихының торле чор- ларьнда халкыбыз бүтән дәүләтләр һәм халыклар белән экономик, политик һәм культура бәйләнешләренә керә. Шул процесста безнең исем-фамилияләребез оя- кәсендә дә зур үзгәрешләр килеп чыга. Тел бутан ил халыклары, бүтән тел коллективларына хас исем һәм фамилияләр бела и чуарлана башлый.
Мәгълүм булганча. Урта һәм Түбән Идәндә яшәгән терки халыкларга — тарихта болгар исеме беләи танылган, соңгы чорларда татар исеме алган халыкларга — ислам дине IX йезләрдә керә. Бу вакыйга, заманнар үтү белән, әлеге халыкларның идеологияләренә генә түгел, бәлки кон- күреш һәм гореф-гадәтләренә, хәтта исемнәренә дә зур йогынты ясый. Дин баш-лыклары халыкның кулланылыштагы уэ- тума исемнәрен гарәп исемнәре белән алмаштыра башлыйлар һәм шул хәрәкәтне әзлексез җәелдерә баралар. Нәтиҗәдә Гали. Госман. Әбүбәкер. Золәйха. Шәриф. Шәрифә, Кәрим. Кәримә. Габдулла, Хәйрулла, Вәлиулла. Гайнетдин. Шәмсетдин. Хоснетдии. Галләметдин, Габдрахман. Габ- дрәхим. Габделхак. Хормәткамал. Шәмсенур, Хәмзә. Закир. Зәкәрия. Мәхмүт. Мәхмүдә кебек йозләрчә яңа исемнәр пәйдә була.
Алтын Урда. Болгар дәүләтләре һәм Казан ханлыгы чорларында әлеге процесс кечәйгәииәи-кочәя бара. Дин башлыклары балаларга гарәпчә исем кушуны берьюлы үз кулларына алалар һәм аны дини гадәткә әйләндереп җибәрәләр Бу чорларда иранлылар беләи алыш-биреш һәм шул ук ислам дине буенча бәйләнеш тыгызлану сәбәпле, безгә фарсыча кеше исемнәре тагыла башлый (Гәрәй, Сәхибгәрәй, Җиһан. Җиһанша. Шаһгали Гелнар. Голчәһрә, Абруй. Днләрә. Дилбәр һ. б.].
Дәүләтнең Урта Азия беләи бәйләнешә кочәю барышында шундагы кайбер илләргә. шәһәрләргә, башлыча Бохарага барган татар сәүдәгәрләре, укырга барган татар шәкертләре, дамеллалар аинаи «җан* сум остәлгои гарәпчә исемнәр алып кайталар. Татар теленә Рәхимҗан. Газыимҗан. Сабмр- җәи. Габдуллаҗан. Әхмәтҗан. Мехәммәт- җан, Җиһандар. Миһран, Рушан Маһирә
И
Бәһрам, Ростам, Шаһзадә кебек исемнәр есталә.
Соңгырак заманда, аеруч_ М1Х йезнең актыккы мизгелендә һәм XX йөзнең баштагы ун елларында, татар халкының Төркия белән турыдан-туры культура бәйләнешле* ре көчәю, татар яшьләренең бер өлеше шунда уку, шул ук ил белән әдәбият һәм вакытлы матбугат алмашу хәрәкәтләре киңәю аркасында, безгә шул ук гарәп исемнәренең төрекләштерелгән вариантлары да килеп керде: Рифгат, Шәүкәт, Тәлгат, Җәүдәт, Рәмзия, Рәшат, Шамил, Наил, Назыйм, Фоат, Мидхәт, Әнвәр, Фәридә, Халидә, Хәмидә һ б.
Мөселман татарлары совет чорына чаклы рус халкына һәм Көнбатыш Европа ха-лыкларына хасрак исемнәрне кабул итмәделәр. Моңа, һичшиксез, ул чактагы дини, милли аерымлану һәм шул юллардагы көчле пропаганда нәтиҗәләре комачаулагандыр. Совет чорында андый тоткарлыклар бетерелде. Шунлыктан татар халкының исемнәре рус һәм Көнбатыш Европа ха-лыкларына хасрак исемнәр исәбенә дә арту мөмкинлеге алды. Бүгенге көндә инде татар балалары һәм татар яшьләре арасында Альфред, Эдуард, Луиза, Римма, Вира, Венера, Долсрис, Рафаил, Роза, Фи- дел кебек күп төрле милли чыганакларга барып тоташа торган исемнәрне еш ишетергә туры килә. Керәшен татарларында исә иң зур урынны рус исемнәре били.
Әнә шулай, татар халкының бүгенге исемнәр бакчасы әллә нихәтле аерым милли чыганаклардан алынган кырык корамадан тора. Фамилияләребез дә үзләренең чыганаклары ягыннан шулай ук чуар, чөнки алар шул ук исемнәрдән ясалганнар. Шуның белән бергә, фамилияләрнең бик борынгы исемнәргә нигезләнгәннәре дә бүгенге көндә әле шактый җанлы һәм киң кулланыла.
Чыганакларының шундый күп төрлелеге исем-фамилиялэребезнең фонетик һәм грамматик төзелешләрендә дә иксез-чиксез төрлелекләргә сәбәп булган. Чөнки аларның зур күпчелеге татар теленең үз эчке законнарына я бер дә буйсынмаган, яки аңа өлешчә генә буйсынган. Мондый хәл әдәби телебездә аларның төзелеш, әйтелеш һәм язылышларын бердәмрәк кагыйдәләр астына алып нормалаштыру эшен бик нык читенләштерә. Шунлыктан безнең әдәби телебез бүгенге көндә дә исем- фамилияләребезне куллану практикасында гаять күп кирәксез чуарлыклар, бер үк исем-фамилияләрнең төрлечә әйтелеш һам язылышлары белән җәфалана. Менә аның бездәге кайбер мисаллары: Әхмәтҗан- «Эхметзян-Ахметзян, Рауза-Роза, Габдулла- Абдулла-Аптулла-Гаптулла, Җәппаров-Җап- паров-Җапбаров-Яппаров-Яббаров, Гомәр- Гумер-Омар, Рәҗәпова-Разяпова-Раджало- ва, Һаҗәр-Хаҗәр-Хазяр, Җәләлетдин-Җәла- летдин-Залялетдин-Джалялетдин, Шәриф Кәмал, Шәриф Камал, Ш. Кьамал, Һади Такташ, Хади Такташ (мисаллар телебезнең сөйләмә һәм язма төрләреннән алынып тупланды).
Күренә ки, монда аеруча фонетик чуарлык зур. Хәлбуки, иссм-фамилияләребез өлкәсендәге әйтелеш һәм язылыш бердәмлеге әдәби телнең үз төзеклеге өчен генә түгел, ул халкыбызның көндәлек аралашуында, бигрәк тә, рәсми эшләр һәм аңлашулар барышында дөреслек, ачыклык һәм төгәллекне тәэмин итү өчен әһәмиятле. Әдәби телләре нормалашкан халыкларның исем-фамилияләре исә әйтелеш һәм язылыш бердәмлегенә шактый ирешкән була. Мәсәлән, рус халкының исем-фа- мипияләренә карата ул яктан зарланмыйлар.
Дөрес, татар телендәге исем-фамилияләр арасында фонетик үзгәрешләргә тиз генә бирелми торганнары да күп. Шамил-Шами- лә, Дамир-Дамирә, Закир-Закирә, Наил- Наилә, Равил-Равилә. Шакир-Шакирә, Айсылу, Азат, Марат, Илдар, Илдус, Кузай, Надир, Самит, Тукай, Алпар, Алма, Муса, Сандугач, Нур, Нурия кебекләр әнә шундыйлар. Ләкин ата ана һәм аларның якыннары, балага исем сайлаганда, ул исемнең фонетик һәм грамматик төзелеш якларыннан тотрыклы булуыннан бигрәк, аның нинди дә булса эчке мөнәсәбәт, бәйләнеш якларыннан үзләренә ошавын: яраклылыгын, ягымлылыгын, сөйкемлелеген күз алдында тоталар. Элек-электән үк ул шулай килгән. Исемнәр я баланы чолгаган табигать, җәмгыять күренешләрен яки аның шуларга билгеле мөнәсәбәтен, яки, киресенчә, баланың үзенең башкаларга юнәл- телергә тиешле мөнәсәбәтен чагылдырырга тиеш булган. Татар халкының да кайчандыр кулланылган һәм бүген дә кулла-нылыштагы исемнәре, һичшиксез, әнә шу- дый карашлардан чыгып сайланган. Алай гына да түгеп, татар халкы хәтта бүтән халыкларга хасрак исемнәрне үзләренә күчергәндә дә аларны үзләренең яки уз заманындагы идеологиянең кушуынча яраклылык карашыннан чыгып сайлаган. Төзе-
пеш ягыннан аларның бик катлаулылары. аеыр әйтелешлеләре дә күп. Мәсәлән: Габ- деләтыйф. Зәйрелбәиат. Сәйфепмелек, Хисаметдин. Гайнепбәян, Хепбетдин, Мәхәм- мәтрәхим, Габделгалләм, Фәтхелислам. Гыйззелбәнат. Зәйнелбәиат. Гобәйдулла, Зәйнелгабидин һ. б.
Ләкин, шуңа да карамастан, ислам дине җитәкчеләре һәм гарәп телен белүчеләр андый исемнәрне халык арасында таратуны әзлексез дәвам иттергәннәр. Киң халык массасы исә ул чакта әле алардагы яраксыз моментларны бетенләй аңламаган. Укымышлылар арасында да аны сизүчеләр һәм аңа игътибар итүчеләр бик аз булган. Шуларның берсе — һәм ихтимал беренчеседер—Г. Тукай. Ул гарәпчә кеше исем-нәренең саф дини мәгънә аңлата торганнарын һәм катлаулы тозелсштәгеләрен куллануны бик каты гаепләгән. «Исемнәребез хакында» дип аталган бер мәкаләсендә ул, шундый исемнәр турында байтак фикер йорткәинән соң, менә мондый нәтиҗәгә килүен яза: «Безгә тугач та үзебезгә местәкыйль бер адәм булырга исем җә-һәтеннән үк юл калдырылмый:
Без — Габдулла, ягъни ниндидер бер алла колы.
Без — Гобәйдулла, ягъни ниндидер ходай колчыгы.
Без — Гыйбадулла, ягъни ниндидер алла коллары.
Без — Әхмәдулла, ягъни алланың бер Әхмәте.
Без — Рәхмәтулла, ягъни алланың бер мәрхүме.
Менә бу ямъсез. мәгънәсез, тозсыз морәккәб ' исомнәр — һәммәсо дә безнең диндар... хәзрәтләребез хезмәте!§ ** ’
Аңлашыла ни. Г. Тукай гарәп халкы исемиареннән бетенләй баш тарту мәсьәләсен куймаган, бары тик аларның яраксыз мәгънә белдерә торган кушма терлә- рен генә яратмаган ул. Чыннан да. кушма тердәге гарәп исемнәренең иң зур күпчелеге кешеләрне я ислам диненә, яки аллага бәйләп куя. Аларның Мифтахетдин. Имаметдин, Габделхаликъ. Габделрәхим. Байнулла кебек «дин« сүзе, алла исемнәре ялганып тезелгәннәрнең һәммәсе дә диярлек әнә шундыйлар. Баллга исем сайлаганда, аның мәгънә ягыннан яраклылыгына игътибар итү күптәннән килә. Ләкин күп әта-аналар, гарәпчә кеше исемнәренең мәгънәсен аңламаганлыктан. ул эшне, күбесенчә, муллаларга тапшыралар иде.
Балага исем сайлау белән һәрбер халык бик ерам заманнардан бирле шәгыль- ләнгән булырга охшый. Хәтта шул менә- сәбәт белән
• Морәккәб — катлаулы, кушма
** Г. Гукай. Әсәрләр. IV том. 1956 ел. 96 бит.
кайбер халыкларда зур-зур мәрасимиәр — туйлар, мәсҗлесләр, бәйрәмнәр оештыру гадәте дә булган һәм хәзер дә ул бар. Шуның белән бергә, кеше исемнәренең килеп чыгу, үрчү һәм таралу юлларында халыкара уртак моментлар да күп булырга кирәк. Безнең бу мәсьәлә өстендә аз-маз гына күзәтү һәм уйлануларыбыз да шундый нәтиҗәгә китерде. Мәсәлән, миңа күп кенә терки халыкларда кулланыла торган кеше исемнәренең байтагы мәгълүм. Аларның чыганаклары бездәгечә үк диярлек. Ләкин үзтума исемнәр аларның иайберпәрендә күбрәк һәм ныграк сакланган. Хаслап әйткәндә, миңа та- нышрак булган башкорт, казакъ һәм кыргыз телләрендә болар күбрәк. Шулар йә- зендә күп кенә исемнәрнең килеп чыгу юллары һәм андагы уртак моментлар да беркадәр билгеләнергә, хәтта аныкланырга момкин. Мәсәлән, башкортта Ходайбир- дин фамилиясе, кыргызда Кодан бмргеи (Ходай биргән), Алла бирген (Алла биргән) кебек исемнәр татардагыдан фонетик те-зелешләре белән генә беркадәр аерылалар. Мәгънәләре исә бер үк.
Кешеләр, гадәттә һәм күбесенчә, үз исемнәре белән генә аталып йортеләпәр. Шуның белән бергә, бер үк исемдәге кешеләрне бер-береннән аерып билгеләү яки кешегә хәрмәт күрсәтү эчен, аларның үз исемнәрен «ата» исемнәре белән байлап куллану да бар. Бу форма рус телендә ата нсемнаренә «ич» Һәм «на» кушымчалары ялганып ясала. Үзара могамәлә Һәм аңлашу процессында ул формаларның бо- парда ике терпе әһәмияте бар; бер үк исемдәге кешеләрне аерып аныклау һәм эндәшелгән кешегә карата хормәт. үзендә исә әдәплелек күрсәтү. Рус интеллигенциясенең әдәби тел практикасында бу формалар аеруча әна шул соңгы функцияләрендә яки шундый мәгънә тесмерларе белән урнашкан.
Татар халкы исә соңгы чорга чаилы бары тик аралаша торган кешеләре эрасында бер үи исемле иеше икәү яки берничә булганда гына ата исеме осталгән форма кулланырга мәҗбүр була иде. Мондый очракта ул ике терпе синтоисты те-зелмә куллана; 1) ата исеменә үз исеме
IX «К. У.» М и.
177
тагылган тезелмә. Мәсәлән: Муса Гомәре, Шәйбәк Гомәре һ. 6. 2) уз исеменә өстәлгән ата исеменә, «улы, кызы» дигән сүзләрнең берсе ялганган тезелмә. Мәсәлән: Гомәр Муса улы, Гомәр Шәйбәк улы, Хәят Гыйлман кызы, Маһирә Солтангали кызы һ. б. Ләкин ул ике тезелмәнең беренчесе, нилектәндер, әдәби телебезгә бетенләй кертелмәгән. Икенчесе исә телнең язма төрендә шактый актив кулланыла. Кыскасы, татар телендә дә кешеләрне ата исеме катнашында төзелгән исемнәр белән атау, исемләү булган һәм ул бүгенге көндә дә теге я бу күләмдә кулланыла. Ләкин ул ике төрнең берсе бездә дә 5ер үк исемдәге кешеләрне аерып билгеләүдән башка функция үтәми. Анарда эндәшелгән кешегә карата хөрмәт күрсәтү һәм әдәплелек төсмерләре дә сиземләнми.
Ләкин әдәби телдә моның да әһәмияте зур. Шуңа күрә татар халкы, кешеләргә эндәшкәндә, мөрәҗәгать иткәндә һәм гомумән алар белән аралашканда, исемнәрнең шундый ягымлы мәгънә төсмере белдерә алуы белән дә күптән үк кызыксынган, һәм ул шуңа лаеклы исем тезелмәләрен дә тудырган. Әмма бу форманың төзелеше монда бик үзенчәлекле. Болар ата исеме катнашында түгел, бәлки кешенең үз исеменә аны олылау, хөрмәтләүне яки якын күрүне белдерә торган аерым сүз өстәү юлы белән төзелгәннәр. Мондый өстәмәләрнең бүген дә киң файдаланыла торганнары менә болар: абый-абзый, апа-апай, ага-агай, ханым, туташ, туган, иптәш сүзләре. Мәсәлән: Вәли абый, Җә- ләй ага, Гөлсем ханым, Мәрьям апа, Галия туташ, Хәсән иптәш һ. б. Бу форма татар телендәге сөйләмнең һәрбер төрендә (әдәби, әдәби түгел, язма һәм сөйләм төрләрендә] гаять киң кулланылып килде. Мәсәлән: сүз Габделхәй агага бирелә (җыелыш сөйләме): Риза абый кызыклы гына тәкъдимнәр ясады (кулуарда сөйләшүчеләр теленнән); Вәли абыйга минем бер соравым бар (сектор утырышында); Зәйнәп апа күп кенә тарихи әһәмиятле әсәрләр белән таныш икән (доклад тыңлаучылар сөйләменнән).
Шуның белән бергә, икенче яктан, соңгы елларда татар әдәби телендә күптән урнашкан ул формалар белән генә чикләнмичә, шул ук хөрмәт күрсәтү, олылау максаты белән, рус телендәгечә, кешенең үз исеменә өстәлгән ата исеменә «ич», «на» кушымчалары ялганган форманы кабул иттерү практикасы куллану да бар.
Кыскасы, югарыда сөйләнелгәннәр һәм китерелгән мисаллар йөзендә, кешеләрне аныклап күрсәтү һәм хөрмәтләү төшенчәләрен чагылдырылган исемнәр сайлау буенча безнең тел практикабызда зур төрлелек, хәтта беркадәр тәртипсезлек тә яшәп килү фактлары ачыла. Халкыбызның киң сөйләү телендә ул факт ике төрдә, вакытлы матбугатта һәм эш кәгазьләрендә бер генә төрдә, киң әдәби һәм әдәби түгел сөйләмнәрдә тагын үзенә башка, ягъни татарча да. русча да йөртелә икән. Билгеле, әдәби тел гомумән, бүгенге көндә аеруча, андый чуарлык белән килешеп торырга тиеш түгел. Мәсьәлә фәнни планда тирән- тен өйрәнелергә һәм шул нигездә мондагы ул төрлелекләр дә максатка лаеклы тәртипкә китерелергә тиеш. Ләкин бу эш бик җитди карашлардан чыгып башкарылуны таләп итә. Дөрес, ул төрлелекләрнең сөйләү-сөйләшү телендә генә торып калган беренче вариантын әдәби телгә үрләтүне яклаучылар табылмавы мөмкин. Шуннан башкалары бит әле сөйләү телендә һәм әдәби телебезнең бер (язма) яки ике төрендә дә (язма һәм сөйләмдә) шактый киң кулланылалар. Боларның берсен дә берьюлы гына гамәлдән чыгаруны кагый- дәләштереп булмас. Вакытлы матбугат һәм матур әдәбият практикасында «ич», «на» кушымчалары белән ясалган төрләргә әле зур урын бирелмәсә дә, әдәби стильнең һәрбер төренә боларның да әкренләп һаман үрмәли барганлыгы ачык сизелә. Бу факт та матбугат һәм әдәбият практикабызда ачык чагыла.
Моңа хәтле мин фамилияләребез турында аерым рәвештә тукталмадым, алар- ның исемнәребез белән бертөрле яки уртак моментларын күрсәтү белән генә чикләндем. Чынында исә бу мәсьәлә алай гына ачылып бетми, фамилияләребезне^ үзләренә генә хас кайбер фактлары да күз алдына китерелергә тиеш. Чөнки, гадәттә. фамилия кулланудагы ялгышлары- бызның бер өлеше шул фактларны белмәү яки тиешенчә аңлап җитмәү белән бәйләнгән була.
Мин монда татарларның фамилия куллану буенча иң борынгы тарих башын эзләргә керешмим. Казан ханлыгы рус дәүләтенә кушылганнан соң исә, халкыбыз рәсми эшләрдә, язмаларда фамилия йөртергә тиеш булган, һәм бара торгач шул безнең гадәткә кергән, кайбер төркемнәр аны үзара мөгамәләдә дә йөртү юлый тотканнар.
Безнең фамилия формаларыбыз тел чы-ганаклары ягыннан еч төркемгә аерыла- гарәп, рус һәм татар формалары. Гарәп теле формасы исемнәребезгә ый-и кушымчасы. рус теле формалары ов-ев. ова-ева, ин-ииа кушымчалары ялгану юлы белән ясалалар. Полякча ский-ская кушымчасы ялганып ясалган фамилияләр дә күренгәли. Бетенләй кушымчасыз фамилия ролендә йөртелгән исемнәр дә бар. Мисаллар: X. Хәйри. М. Гафури. X. Бәдигый. Г. Камал. С. Сунчәләй. Г. Кашшаф һ. б.
Билгеле, кешегә узеиең фамилиясен ясау өчен ул формаларның тегесен я бусын сайлау турында боерык та. кагыйдә дә бирелә алмый, чөнки ул аның үз эше Ләкин татарча сөйләмдә гадәткә кертелгән һәм рәсми кабул ителгән форманы яки формаларны үзгәртмичә куллану һәркемнән таләп ителергә тиеш. Бу сызыкта бер-дәмлекне сакламау очраклары әле бездә күренгәли. Кайберәүләр кушымчалы һәм кушымчасыз формаларның икесен дә йер- таләр яки ов-ев. ова-ева кушымчаларының калын, нечкә төрләрен ялгауда тотрыксызлык күрсәтәләр Рөстәмов-Рөстәмев, Яма- шояа-Ямашеяа, Тумашова-Тумашева-Туи- шева. Шулай ук. сирәк булса да, ый-и кушымчасын ике вариантта куллануны саташтыру очрагы да юк түгел: Бәдигый. Насый- рм. Мәүла Колый урынына Бәдиги. Насы- ри. Мәүля Коли дип йөртүчеләр бар.
Бу исә. үз нәүбәтендә, фамилия формалары кулланудагы шундый чуарлыкларны бетерү юлында да чара күрелергә тиешлекне искә төшерә. Болар да беркадәр ка- гыйдәләштерелүгә. һичшиксез. мохтаҗ. Кагыйдәгә бирелмәгән чыгармалар исә сүзлеккә кертелергә тиеш булыр.
Без монда татар халкының иссм-фами- лиялэро өлкәсендә алариың туу. үрчү һәм кулланылу терпелекләрен һәм аларның фәнни тикшерү иләгеннән үткәрелеп сайланырга тиешлеген әйттек. Шуп юл белән исем-фамилия куллануны әдәби нормалар астына алу мөмкинлеген дә искәрттек. Ләкин моңа чаклы бу юлдагы эш әле бездә исем-фамилияләребезнең язылышларын беркадәр тәртипкә китерү буенча исемлекләр төзү, фәнни нигезләре булмаган кай-бер кагыйдәләр тәкъдим итүдән узганы юк. Дерес. алариың исемлеге дә, һичшиксез, кирәк. Ул гына түгел, хәтта аларның тулы сүзлеге дә булырга тиеш. Шунсыз бу мәсьәлә хәл ителә алмаячак Ләкин сүзлектә аларның язылу үрнәкләре генә түгел. бәлки әдәби әйтелеш вариантлары да бирелергә тиеш. Моның өчен исә сүзлеккә кертелгән һәрбер исем һәм фами-лиянең лексик-семаитик. фонетик-акустик һ. б. яклардан нык тикшерелгән булуы шарт. Шунсыз мондый белешмәлек яки ярдәмлек киң җәмәгатьчелекне канәгатьләндерә алмаячак. Безнең фикеребезчә, исем-фамилияләребезнең язылу үрнәкләре яки бердәм язылышлары һәм әдәби әйтелеш вариантлары менә мондый нигезләрдән чыгып билгеләнергә тиеш:
1. Аларның үз әдәби телебездә (язма һәм сөйләм төрләрдә] кулланылырга тиешле вариантларын билгеләү. Мәсәлән: «Әхмәтҗан, Ахметҗан, Ахметзян, Ахметзаи. Ахметжаи» рәвешләрендә йөртелә торган төрләрнең әдәби сөйләмдә һәркем тарафыннан кулланылырга (язылырга, әйтелергә] тиешле вариантларын аныклау.
2. Исем-фамилияләребезнең рус әдәби телендә йөртелергә тиешле вариантларын билгеләү. Монда инде аларның язылырга тиешле үрнәкләре генә билгеләнә.
Бу пунктларда күздә тотылган эшләр җентекле һәм дәвамлы күзәтү, фәнни тикшеренү шөгыльләре сорый. Монда һәрбер исем-фамилия. безнең уебызча, менә мондый якларыннан каралырга, өйрәнелергә тиеш: 1] тоташларынча калын я нечкә әйтелүләре ягыннан: 2] калын, нечкә авазлар һәм иҗекләр аралаш тезелгән булулар ягыннан; 3] гади һәм кушма төзелешләрдә булулары ягыннан: 4] шул өч төрдә төзелүләре буенча татар телендәге кушымчаларның калын һәм нечкә төрләренең кайсын кабул итуләре ягыннан.
3. Халыкара уртак кулланылырга тиешле исем-фамилияләребезнең бердәм ва-риантларын билгеләү Бу соңгы пуиктиы гамәлгә ашыру җиңел булыр Рус әдәби телендә андый исем-фамилияпәрнеи әзер вариантлары бар. Шулар безгә дә ярый.
Исем-фамилияләребез өстендә ана шундый җентекле анализ үткәрү, һичшиксез, аларның әйтелеш яки язылышларын беркадәр нормалаштырырга, кагыйдәләште- рергә мөмкинлек тудырыр иде. Ныклы кагыйдәләр астына алырга мөмкин булганнары турыдан-туры сүзлеккә кертелерләр иде Нәтиҗәдә, сүзлек хәзинәбезнең бу тармагы да билгеле әдәбн нормалар юлына аяк басар һәм мондый эш гомуми культурабызга кертелгән әһәмиятле бер элеш тә булыр иде.