Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

«Мин—Сонгми!»
Руене, Лидице, Пирчюпис, Хатынь фашистлар тарафыннан юк HTMI авыллар Алар меннән артык Без» көннәрдә бу исемлеккә тагын бер ш бан өстәлде: Сонгми... Америка солд лары Сонгми обшннасынын 500 дәи < тык кешесен үтерәләр, авылны яндыр жир белән тигезлиләр.
Инеш кенә чылтырап агып яткан топольле һәм таллы бер авылга төнге сәгать 12 дә, дәшми-тынмый, килеп керде Сонгми
Су сорады.
Кара шәлен япкан.
Тезләнде ул килеп
мич алдына:
Кояш мине эзли, диләр, ә мин аны күптән
күргәнем юк.
Ә мин аннан качам,
куркам хәзер яктылыктан...
Мин, кешеләр, сездә калам.
Йөрим нигездән нигезгә...
Без, җирдән үчкән авыллар, йөрешәбез шулай бер-беребезгә.
Сорашабыз хәлләрне;
карыйбыз бары тик
сүнгән учакларга, искә төшерәбез сабыйларның шат авазын, икмәк исен, тормыш төсен, матчаларда бишек тирбәлүен...
Картларымның тамак кырган авазы тора һаман ишек алларымда.
Тора һаман урамнарда агачларның яшел күләгәсе һәм тирбәлә юлга төшеп гашыйкларның ак шәүләсе...
Әтәчләрем кычкыра тан алдыннан.
Янгыр ява!
һәр иртәдә кыр капкамнан
көтү чыга...
Су алалар коемнан...
Бар да миңа шулай тоела. Үзем белән йөри күченеп бар да...
Кайталар кешеләрем, китәләр — төрле вакытларда, аердылар мәңгегә йокымнан.
Төнем — йокысыз, Булдым Пирчюписта. Ул савыккан.
җыйган балаларын. Лидинеда булдым.
Ул да онытып килә бугай Иске яраларын...
Сөйләштек утырып бер туйганчы, таң сызылганчы...
Тик
йокыда
каядыр төш күреп еласа балалары, үземнекеләр! дип ымсынып, куя йөрәк барын юксынып, әрнеп сызлый...
Мин — Сонгми.
Мин — яну образы.
Әгәр
җир шарындагы бөтен авылларның учаклары җыелып янса да, яна алмас иде минем кадәр!..
Мин — Сонгми.
калды нигезем такырланып
Шул янудан миллионнарга тапкырланып, чаткыланып үрчедем мин.
Шуннан бирле яши йөрәк уртасында һәр кешегә — берәр Сонгми.
Бала чак кышы
Кая ул күңелнең беренче ак карлары, Тирәкләр шыгырдаган иртә?
Кыш карларын или читән аша. Киртәләргә куна көмеш көрпә.
Уза күмел кышкы эңгер аша.
Ташы баскычларда буран эзе.
Чөйдә бүрек мине көтә. Төнен Сагынгандыр инде урам безне...
Зенли капка. Тамак кыра кемдер, Морҗаларда төтен чайкала.
Төшен сөйли әни: «Әтиең кайтыр»... Тәрәзәдә сары ут яна.
Юлда —карга, карда — «ат төшләре», Үрәчәләр уза чалулап...
Ап-ак таннын уйнак өермәсе Муйнак булып каба чабудан...
Романс
Кич, шәүләләр озынайгач, нәни шигем,
баганадай, юлга ята...
Икеләнү, упкын тора йөрәгемнең яртысында. Килер юлың — тып-тын гына Ак каеннар яктысында.
Бүгенге кич — безнең өчен, мәңгелектән безгә килгән. Сагынуларым ташкынына көймә булып кер син. иркәм.
йолдыз булып төш син ана. я йөзеп йөр яфрак булып; давыллармын — җилем тимәс, яратырмын — саграк булып...
Ак каеннар яктысында килер юлың тып-тын гына...
Әй, сөекле сының тора икеләнү упкынында...
11111111111111111