Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИҺАП ӘХМЕРОВ

Тууына 90 ел Халык шагыйре Габдулла Туканның якын дус* ты, композитор Салих Сәйдәшевнең тәрбиячеся, күренекле мәгърифәтче Шиһап Әхмеров 1882 ялның 30 декабрендә хәзерге Чүпрәле районымда крестьян семьясында туа. Буа мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң ул Әпмәт авылында балалар укыта. Ш. Әхмеров шул елларда ук инде башлангыч мәктәпләр очен дәреслекләр төзү эшенә кереш». 1908 елда ул Казанга килеп «Сабах» китап нәшриятына эшкә урнаша. Аның 1909 елда басылып чыккан «Матбагачылык тарихы» дигәи китабы татар халкына беренче буларак китап бастыру эшенең кайчан һәм кайда кемнәр тарафыннан эшләнүен ачык һәм аңлаешлы телдә сайлап бирүе белән әһәмиятле. Шул ук китабында Ш. Әхмеров 1800 елдан башлап татар теленде китап бастыру буенча эшчәнлек күрсәткән куп кенә типографияләр турында бай мәгълүмат бирә. 1913 елның 21 февраленнән Казанда Ш. Әхмеров редакциясендә «Мактал» журналы чыга башлый. Журналның беренче саны Г. Тукайның «Олуг юбилей уңае белән халык сметлэрс» дигән публицистик шигыре белән ачыла һәм, гомумән, «Мәктәп» журналы һәрвакыт әдәбият мәсьәләләренә киң урын биреп килә. Журналның беренче санында Г. Ибраһимовныц «Мәктәптә әдәбият» дигән мәкаләсе, ә икенче санында исә хатын-кызлар өчен гимназия булдыру турында редакторның үз мәиаляся басыла. Журналның дүртенче саны тулысы белән Тукай истәлегенә багышлана. Бу санда басылган материаллар арасында Г. Кариевның «Габдулла Тукайның Уральски- дагы тормышы» дигән мәкаләсе аеруча тирән эчтәлекле язылган. Ш. Әхмеров сәнгать һәм әдәбиятны ихлас күңелдән ярата, Г. Тукайга, бигрәк т» Салих Сәидгшевкә төрлечә ярдәм күрсәтә. Зур белемле, тыйнак табигатьле, киң күңелле бу кеше үзе дә шигырьләр иҗат итә. шуләрның берсендә ул совет илен» булган эчкерсез мәхәббәтен белдереп болай яза: Таулар ашып, сулар кичеп, күп җирләрне таптадым. Үз илемнан матур илне һичбер кайда тапмадым. Минем илем — дуслык иле, тынычлыкка нык нигез, Юк аңарда көчле көчсез, һәрбер кеше бертигез. Ш Әхмеров пенсиягә чыккач та сәнгать һәм әдәбият белән кызыксынуын дәвам иттерә. Аның 1966 елда «Казан утлары» журналында басылган «Тукай һәм Сәйдәш» дигән мәкаләсе, Салих Сәйдәшев турындагы китапка урнаштырылган «Детские год* Салиха» дигәи истәлеге әнә шул турыда сейли. Ш. Әхмеров 1966 елның 30 апрелендә вафат була