УЙЛАНУЛАР ДӘФТӘРЕННӘН
Син килгәнсең... Син килгәнсең кебек бу дөньяга Йөрер өчен таңнар аттырып: Елмайганда син үтәдән-үтә Күренәсең кебек яктырып. Син килгәнсең кебек бу дөньяга Былбыл булып таңда сайрарга һәм әйтергә: матур чәчәкләрне Кайда, ничек, кайчан сайларга. Син килгәнсең кебек бу дөньяга Очыртырга безне биеккә — Гөл кояшка карап мен син! дип тә, Егыла күрмә, җаным! диеп тә. Син килгәнсең кебек бу дөньяга Ялкын көчен җырга кушарга, Кисәтергә безне һәр адымда: Буш эштән, дип, кирәк бушарга. Син килгәнсең... үзең ауганда да Күтәрергә безнең күңелне... Бу дөньяга син килгәнгә күр; Бу дөньяда яшәү күңелле! Җыр турында Күкләрдә йолдызлар Җыр булып кабынсын. Гашыйклар бер-берсен Җыр көйләп сагынсын. Без яккан учаклар Җыр булып дөрләсен. Җырсыз көн — нурсыз көн Төшкә дә кермәсен. Сокланыйк чишмәгә: Чишмәләр — җырчылар! Эндәшик урманга: «Җыр көйлә, җыр чыгар!» Яңгырлар көткәндә Ялварыйк болытка: «Җир синнән җыр көтә, Җыр җибәр, онытма!» Озатыйк очкычны — Зәңгәр күк батырын: «Юлыңда җыр булып Гүләсен моторың!» Син, үлән, җыр көйләп Иелгән үлән бул. Син, болын, җыр белән Чигелгән келәм бул. Җыр булып шауласын Суларда дулкыннар — Ул җырны җан сөяр, Ул җырны ил тыңлар. Җыр булып сибелсен Күзләрең чаткысы. Кем җырны ят итә — Ул безгә ят кеше. Җыр! Йөре, юл йөре! — Дип иссен җилләр дә:— Йөрәктән йөрәккә, Илләрдән илләргә... Яшибез җыр белән Серләшеп, гөрләшеп, Җыр — канат, җыр — хыял, Җыр — илче, җыр — бәхет! Мәхәббәтемә Йөргәнем бар кысан урамнарда, Күргәнем бар тыкрык тарлыгын. Юлларымны ләкин син киң иттең! Синең булу, синең барлыгың Ашыктырды мине мәйданнарга, Киң офыклы биек үрләргә. Сәфәрләргә син озаттың мине Барып җит, дип, ерак җирләргә. Сүзең хак сүз: «Сафка мин бастырдым, Син онытма шуны, ир егет!» Юк, онытмам! Сиңа сыенып үстем, Тамырым белән сиңа берегеп. Рәхмәт сиңа — авыр эшләр куштың, Этәрмәдең вакка, юкбарга. Кирәк булды — тирән сулар кичтем, Кирәк чакта — кердем утларга. Котырса да ачы язмыш җиле, Канатларны йолкыпкаерып, Юк, әйтмәдем синең исемне мин Исеменнән илнең аерып. Сыйганың бар тап-тар околка да, Киң галәм дә сиңа тар сыман. Син чәчәк тә кебек һәм чәчкә дә Кунасың син кырпак кар сыман. Әйтте шагыйрь Язны күреп дулкынлангач һәм кулына каләм алгач, Давылланган уе белән Тик икәүдән-икәү калгач, Әйтте шагыйрь: — Ак кәгазьгә Саф хыял шәүләсен сызам. Шигырь юлы сузам түгел. Тормыш юлы буйлап узам. Ерганак үзәнгә ташый Күпмә пычрак, күпме шапшвк' Ә тауга менсәң була бит, Салават күперен капшап. Таң булып атты күңелдә Язның якты, тирән хисе: Ул — бөре ачылган тавыш, Ул — яфрак һәм үлән исе. Әнә туфрак. Ул әйләнер Бер тузанга, бер балчыкка. Менә хәзер учта уып Кара аны, кырга чык та. Орлык салсаң — шытмаячак, Туфрак салкын, юеш әле. Җантәнгә ул кояш нурын Сеңдерергә тиеш әле. Әйтер тиздән:— Буразна сыз! Бөртегеңне әйдә сал! — дип. Ә бөртек өстәр үзеннән: — Берне сал да күпне ал!—дип. Җир — юмарт ул. Тир генә түк! Юк, куркытмый озак кетү. Җир һәм кешенең эше бер: Илгә муллык иҗат итү. Сорардай булам күңелдән; «Ник кыр кебек син киң түгел?..» Юк, кояш белән җир көчен Зурламаска мөмкин түгел. Ашыктыра сыман җилләр, «Йөрешеңне тизләт!» диеп. Кошлар сайрый гүя: «Сине Мактыйбыз без, хезмәт!» диеп... Сүзләрен яз әйтеп тора, Ничек инде мин җыр язмыйм! Әллә инде мин язныкы, Әллә инде үзем яз мин?! ...Шулай диде шагыйрь. Җыр бит — Язның алтын фикере ул. Әйе, җыр — йөгрек ерганак, Җыр — салават күпере ул. Салкын бар һәм... — Салкын, дисең, нәрсә дулый,— дисең,— Циклонмы бу, антициклонмы? — Шигырь белән җавап бирмәм, иркәм, Көтмә миннән андый циклны. Шуны әйтәм — чөнки сүз җае бар, Әйтәм бары шуның өченгә: Аллануын август алмасының Күрү кирәк февраль көчендә. Белер өчен җылы җәйләр кадерен һәм яратыр өчен ялкынны, Без узарга тиеш кышлар аша һәм тоярга тиеш салкынны! Җәйләр килмәс кышлар үтми торып, Ләйсән яумый яфрак юылмас. Салкыннар һәм ялкыннарны җиңсәк, Безнең ара мәңге суынмас. Мин шулай күрәм... Күрәм сине җирләрдә мин, Күрәм сине биектә. Чәчәктер диеп тә уйлыйм, Уйлыйм таңдыр диеп тә. Бер күрәм — син күк йөзе дә, Син ул болыт та кебек. Бер күрәм — ай булдың да син Качтың болытка кереп. Көндез эшеңдә күргәнне Төнлә төшемдә күрәм,— Безнең ике йөрәк бер пар Булсын өченгә күрәм. Күрен әле — тирә-якта Хуш ис аңкысын әле. Күрен әле — күкләремдә Ал таң балкысын әле. Укучы дуска... Ачам сиңа китап битләремне, Йөрәгемне учка салган төсле. Шәфкать көтмим: әгәр алдаласам Чын дип әйтеп берәр ялган төсне. Балык судан, су балыктан курыкмый! Сүзеңне әйт дус һәм якын итеп: Күңел аны киңәш диеп аңлар, Кирәк икән — санар закон итеп. Ләкин, зинһар, чыгып чыгырыңнан, Ялгышма һәм күккә чөя күрмә. Иң яманы шулдыр: яманымны Яхшы белән бутап сөя күрмә. Хис ятмасы — серле, тирән ятма. Дөрес юллар салып үтә белик. Гадилекне катлауландырмыйча, Катлаулыны гади итә белик. Җавабым бер Дәлилләрнең китереп зурларын, Күз-колагым, аяк-кулларым Катгый сүзләр тезеп китәләр — Менә нәрсә исбат итәләр: — Без булмасак әгәр — күзләрең, Күрмәс идең тормыш эзләрен. — Без булмасак әгәр — аяклар, Барыр идең җирдә кай якка? — Без булмасак әгәр — колаклар, Тавыш килгән якка кем атлар?! — Без булмасак әгәр — кулларың, Язалмыйсың шигырь юлларын... Җавабым бер шул дүрт керешкә: — һәркайсыгыз кирәк-кирәген... һич ярамас иде җыр эшкә, Тудырмаса аны йөрәгем.